Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Александр Иванович Куприн 14 страница



— Юк, юк... Сез моны аң лый алмыйсыз, ә Мин аны ачык сизә м... Менә шушында, — Олеся кулы белә н кү к­рә ген кысты, — йө рә гемдә сизә м. Без мә ң ге-мә ң гегә ка­һ ә рлә нгә н нә сел. Соң ү зегез уйлап карагыз: безгә ул булышмыйча, тагын кем булышсын икә н?! Гади кеше мин эшли алганны эшли аламыни? Безнең нә селнең бө тен кө ч-кодрә те аң ардан килә.

һ ә м сү з чак кына шушы четерекле мә сьә лә гә ка­гылдымы, безнең сө йлә шү һ ә рвакыт шулай бә хә с белә н тә мамлана иде. Мин Олесяга ү земчә аның ө чен аң ла­ешлы булырдай кү п тө рле дә лиллә р китереп карадым, гади генә сү злә р белә н аң а гипноз турында, инандыру кодрә те, психиатр докторлар һ ә м фокусчы һ инд дә р­вишлә ре турында сө йлә дем; хә тта аның ү зе башкарган кайбер могҗ изалы тә җ рибә лә рен физиологиягә нигез­лә п аң латырга тырыштым; мә сә лә н, аның канны ә ф­сенлә ү дигә н тә җ рибә сенең нибары кан тамырын кысып тотып, канның йө решен туктатудан гыйбарә т икә нлеге­нә тө шендермә кче булдым. Ә мма минем бу дә лиллә рем аң а тә эсир итмә де. Бү тә н һ ә ммә нә рсә дә миң а тулы ышаныч белә н караган Олеся сихер мә сьә лә сендә ми­нем барлык дә лил, аң латмаларымны катгый тө стә кире какты... «Ярар, яхшы, яхшы, канны ә фсенлә ү мә сьә лә ­сендә ә йдә сезнең чә булсын, — ди иде ул, бә хә с кызу­ында тавышын шактый кү тә рә тө шеп, — ә калганнары ничек туа соң? Минем бар белгә нем ә ллә кан ә фсенлә ү генә дисезме? Телисезме, бер кө н эчендә мин сезнең ө йдә ге бө тен таракан, тычканнарны кырдырып бетерә м? Яки сезнең бернинди докторыгыз да җ иң ә алмаган иң хә тә р бизгә кне ике кө н эчендә гади су белә н дә валап бирә м? Яки сезгә менә ү зегез белә торган берә р сү зне гомер гомергә онытырга куша алам. Ә тө ш юравымны кая куясыз? Кү рә зә лек итү емне ничек аң латасыз? »

Бә хә себез һ ә р юлы бертө сле тә мамлана: без икебез дә, бер-беребезгә җ иң елчә ү пкә лә п, сү здә н туктап ка­лабыз. Чыннан да, Олесяның кара1 сихер сә нгатенә ка­гылышлы кү п нә рсә лә рне мин ү земнең чиклә нгә н акы­лым белә н берничек тә аң латып бирә алмый идем. Олеся беркатлы самимилек белә н ү зе инанып сө йлә гә н ул сихри серлә рдә н ичмасам яртысын гына булса да анык белгә ндерме, юктырмы — анысын тә гаен ә йтү е читен, ә мма ү зем еш кына шаһ ит булган кайбер тә җ ­рибә лә рдә н кү ренгә нчә, аның ниндидер серле, томанлы бер гыйлемгә ия булганлыгы минем ө чен кө н кебек ачык иде. Очраклы тә җ рибә лә р нигезендә барлыкка килеп, ү з-ү зенә йомылып яшә ү че кара халык арасында буыннан буынга кү чә -кү чә, тө рле кыргый, сә ер ышану­лар, хорафатлар белә н бергә туплана барган һ ә м асыл­да ү зенең сә ер казанышлары белә н тө гә л фә ннә рне дә йө злә рчә елларга узып киткә н бу серле гыйлемне Олеся, кү рә сең, аң сыз һ ә м инстинктив рә вештә, ү злә штергә н иде.

Шушы бердә нбер мә сьә лә дә кискен каршылык бу­луга карамастан, без бер-беребезгә торган саен ныграк якыная бардык. Мә хә ббә т хакында ә легә бер генә авыз сү з ә йтелмә сә дә, даими очрашып тору безнең ө чен ин­де зарури бер ихтыяҗ га ә верелгә н иде. Еш кына, ү зара берни сө йлә шмичә тын гына утырган чакларда, безнең кү з карашларыбыз кө тмә гә ндә генә очрашып куя да, мин шул чакны Олесяның керфеклә ре дымлануын һ ә м чигә сендә кү гелҗ ем, нечкә кан тамырларының бү ртеп тибә ргә тотынуын кү рә идем...

Аның каравы Ярмола белә н минем арадагы мө нә ­сә бә тлә р бө тенлә й ү згә реп китте. Ярмола ө чен, кү рә сең, минем субайлар ө стендә ге ө йгә барып йө рү ем һ ә м Оле­ся белә н кичке очрашуларым сер тү гел иде; ул, гому­мә н, ү зенең урманында нилә р булганын һ ә рвакыт га­дә ттә н тыш бер тө гә ллек белә н белеп тора иде. Соң гы вакытларда исә ул миннә н бө тенлә й читлә ште, минем белә н кү згә -кү з очрашмаска тырышты Ү зенең уйларын- хислә рен ачыктан-ачык ә йтмә сә дә, мин урманга барыр­га җ ыенган саен, ул миң а таба, ерактан кара кү злә рен елтыратып, шелтә белә н карап тора иде. Безнең ярым кө лке, ярым җ итди тө стә барган уку дә реслә ребез дә тукталып калды. Кайчакта кичлә рен Ярмоланы сабагы­на утырырга кыстый башласам, ул җ ирә неп кулын гына селт. и һ ә м иренчә к бер нә фрә т белә н:

— Нигә кирә к ул! Юк эш ул, паныч, — дип кенә куя иде.

Шулай ук ауга йө рү лә р дә тукталды. Бу турыда сү з кузгатсам, Ярмола һ ә рвакыт нинди дә булса сә бә п эзлә п таба: я аның мылтыгы тө зек тү гел, я эте сырхау, я ү зенең вакыты юк. Еш кына ул минем чакыруыма каршы: «Җ аем юк, паныч... бү ген җ ир җ ыртасым бар», — дип җ авап кайтара иде. Шул ук вакытта мин яхшы белә идем: ул бу кө нне бернинди «җ ир җ ыртыр- га» да бармаячак, ә берә рсеннә н сый-фә лә н элә кмә сме дип, иртә дә н кичкә хә тле монополия тирә сендә йө рия­чә к. Ахыр чиктә, аның сү зсез, яшерен бу дошманлыгы мине ялыктыра башлады, һ ә м мин инде, берә р сә бә п табып, Ярмоланы ә ллә хезмә теннә н азат итә ргә ме икә н дип тә уйлана башлаган идем... Тик аның дү рт тә ң кә жалуньясенә ачлы-туклы яшә гә н ишле гаилә сен кыз­гану хисе бу ниятемне эшкә ашырудан тыеп торды.

VII

Кө ннә рдә н бер кө нне, кичкә таба, гадә темчә, субай­лар ө стендә ге ө йгә килгә ч, миң а ө й хуҗ алары ничектер бик кә ефсез, хафалы булып кү ренделә р. Карчык, аягын бө клә п, ятагында бө крә еп утыра һ ә м, куллары белә н башын тотып, чайкала-чайкала, авыз эченнә н генә ү з­алдына нидер мыгырдана иде. Ул хә тта минем сә лам бирү емә дә илтифат итмә де. Олеся исә, һ ә рвакыттагы- ча, минем белә н бик кө лә ч исә нлә ште, лә кин безнең арада сү з ә ү вә лгечә җ иң ел генә ялганып китә алмады. Ул мин сө йлә гә нне бө тенлә й игътибарсыз тың лый һ ә м шул сә бә пле, кү рә сең, җ авапларны да урынлы-урынсыз кайтара иде. Аның гү зә л йө зендә ниндидер җ уелмас эчке бер сагыш, хә срә т бар иде.

Мин, кызның сә ке ө стендә ге кулына сак кына оры­нып:

— Олеся, сездә ниндидер яман хә л булган, ахры­сы, — дидем.

Олеся, нә рсә дер карарга телә гә ндә й, йө зен тиз генә тә рә зә гә таба борды. Ул ү зен тыныч тотарга тырышса да, җ ыерылган кашларының калтырануы һ ә м аскы иренен ә ледә н-ә ле тешлә п-тешлә п алуы аның нә рсә гә ­дер бик борчылганын кү рсә тә иде.

— Юк... нинди яман хә л булсын бездә? — диде ул, саң гырау тавыш белә н. — Бө тенесе дә искечә, бернинди ү згә реш юк.

— Олеся, нигә инде шулай ялганлап торырга?.. Си­ң а бер дә килешми бу... Мин инде синең белә н бө тен­лә й дуслашып беттек дип уйлаган идем.

— Чынлап менә, берни юк... Болай... ү з мә шә катьлә ­ребез генә... тө рле юк-бар, кысыр хә срә т...

— Юк, Олеся, монда алай кысыр хә срә т кенә бул­маска тиеш. Ә нә ү зең ә карачы — бө тенлә й чыраең кал­маган.

— Сезгә шулай тоела гына ул.

— Зинһ ар дим, алдашма, Олеся. Дө ресен ә йт. Сиң а ярдә м итә аламмы, юкмы — анысын хә зер ү к ә йтә ал­мыйм, ә мма файдалы киң ә ш бирү ихтималым бар... Кайгың ны уртаклашсаң, синең ү зең ә ү к җ иң ел булып китә чә к ич.

— Аһ, калдырыгызчы, зинһ ар, бу турыда сү з озай­туның һ ич хаҗ ә те юк, — дип куйды Олеся, сабырсызла­нып. — Бу эштә сез безгә бернинди ярдә м кү рсә тә ал­маячаксыз.

Шул чакны карчык гадә ттә н тыш кайнарлык белә н сү згә кушылды:

— Син нә рсә ә ле шулай кә пә ренә сең, тиле! Аң а эш турында ә йтә лә р, ә ул борынын чө йгә н була. Дө ньяда синнә н дә акыллырак кеше юк диярсең... Рә хим итегез, ә фә нде, мин сезгә бө тенесен тә ртибе белә н сө йлә п би- рә м, — диде ул аннары, миң а таба борылып.

Мә сьә лә горур Олеся сү злә реннә н аң лашылганга ка­раганда шактый яманрак булып чыкты. Кичә кичен аларга кө тмә гә ндә тө бә к уряднигы килеп тө шкә н икә н.

— Ә ү вә ле ул җ айлап-мачлап тү ргә кереп утырды да аракы сорады, — диде Мануйлиха ә би, сү зен дә вам итеп. — Аннары ә й тотынды безне куарга, ә й. тотынды. Егерме дү рт сә гать эчендә ө йдә н чыгып кит, монда эзең дә булмасын, ди. Ә гә р, ди, килә се килү емә сине монда кү рсә м, ятап белә н сө рдерә чә кмен, белеп тор, ди. Як- ягың а ике солдат бастырам -да туган җ ирең ә озатты- рам син мә лгуньне, ди. Ә минем туган җ ирем бик ерак­та шул, Амченск каласында, атакаем... Анда инде ми­нем таныш-белешлә рем дә калмаган, аның соң ында пачпортларыбыз да тә ртипле тү гел, вакыты чыкканга биш былтыр узган... Йа ходай, ничек кенә котыласы бу бә ладә н!

— Урядникны ә йтә м, нигә соң ул элек сиң а монда яшә ргә рө хсә т иткә н дә, хә зер кирелә нә? — дип сорадым мин.

— Анысын кем белә инде... Нә рсә дер такылдап ма­ташкан иде дә маташуын, мин, ихлас менә, аң ламый калдым. Хикмә те бардыр, кү рә сең. Менә бу без тора торган йорт безнең ү з ө ебез тү гел бит, алпавыт ө е. Без Олеся белә н элек авылда тора идек, аннары гына мон­да кү чтек...

— Велә м, ә би, белә м, ишеткә нем бар иде... Ул чак­та ә ле сиң а мужикларның бик каты ачулары да булган бугай...

— Булды андый хә ллә р, булды... Ул чакта мин карт алпавыттан, Абросимов ә фә ндедә н'менә шушы алачык­ны сорап алдым. Ә хә зер бу урманны ниндидер яң а алпавыт ү зенә сатып алган, ди; ул, имеш, сазлыкларны киптерергә йө ри, ди. Белмим инде, мин аларга нә рсә м белә н комачау иткә нмендер?

— Ә би, бә лкем, болар ә ле барысы да ялгандыр? — дип куйдым мин, аны юатып. — Бә лкем, урядникның «кызыл кә газь» аласы гына килгә ндер?

— Биреп карадым, улым, биреп карадым. А-алмый! Менә бит хикмә т нә рсә дә... Егерме бишлекне тө рттем, алмады... Кай-я ул! Миң а шундый итеп җ икеренде, кая басып торганымны оныттым. Ө зми-куймый, һ аман бер сү зне кабатлый: «Чыгып кит тә чыгып кит! » — ди. Без бичараларга нишлә ргә кала инде хә зер! Җ анкисә гем, ичмаса син булышса идең, шул бирә н корсакка ә йтә сен ә йтеп, аны оялтып караса идең. Шуның ө чен ү зең ә го­мерем буе дога кылырга ә зермен.

— Ә би! —дип, шелтә белә н ә йтеп куйды Олеся.

— Нә рсә — ә би! — диде карчык, бусарынып. — Мин сиң а ә би булганга егерме бишенче ел китте инде. Ә ллә капчык асып хә ер эстә ргә чыгу яхшырак булыр дисең ­ме? Юк инде, сез аның сү зен тың ламагыз, барин. Зин­һ ар, ярдә м итегез, кулыгыздан килгә нне берү к эшли кү регез.

Мин артык аныкламыйча, гомуми сү злә р белә н генә, аң а ярдә м итә ргә вә гъдә бирдем, ә мма, дө ресен ә йт­кә ндә, нинди дә булса уң ышка ирешү емә ө мет бик аз иде. Ә гә р инде безнең урядник та «алмый» икә н, димә к, эш монда шактый катлаулырак. Бу кичне Олеся минем белә н бик салкын хушлашты, хә тта ү зенең моң арчы булган гадә тенә каршы килеп, мине озатырга да чык­мавы. Горур кыз ү злә ренең тормышларына тыгылуым ө чен миң а эченнә н генә ачулана һ ә м ә бисенең зарлану­лары ө чен беркадә р ояла да иде булса кирә к.

VIII

Болытлы, соргылт җ ылы иртә лә рнең берсе иде. Ин­де берничә мә ртә бә эре тамчылы, кыска вакытлы, кү з алдында ү лә н, чирә мнә рне яшә ртеп җ ибә рә һ ә м яң а шытымнар Шыттыра торган шифалы яң Гыр да явып уз­ды. Яң гырдан соң беразга гына кояш чыга да, минем ө й алды бакчасындагы ә ле яң а яфрак яра башлаган һ ә м яң гыр суына чыланган куе сирень куаклары ө стен­дә алтын нурлар җ емелди башлый; кө пшә к тү тә ллә рдә чыпчыклар чыр-чуы кө чә йгә ннә н-кө чә я; тупыл агачла­рының куе сары тө стә ге ябышкак бө релә реннә н тирә - якка хуш ис тарала.

Мин ү з бү лмә мдә ге ө стә л янында урман дачасының планын сызып утыра идем. Шул вакыт бү лмә гә Ярмола килеп керде һ ә м караң гы чырай белә н:

— Врядник килде, —■ дип белдерде.

Моннан ике генә кө н элек Ярмолага: ә гә р урядник килә калса, миң а хә бә р итә рсең, дип боерып куюымны мин бу минутта ничектер онытып җ ибә ргә нмен, шуң а кү рә ул власть иясенең миң а нинди эше тө ште икә н ди­гә н уй мине башта сә ерсендерә калды.

— Ни булды? — дип сорадым мин, аптырабрак.

Ярмола, соң гы вакытларда гомумә н минем белә н сө йлә шкә ндә гадә т итеп алган дошманнарча тонын ү згә ртмичә, сү зен кабатлады:

— Врядник килде, дим... Ә ле генә буа аша чыкка­нын кү рдем. Монда таба килә.

Чыннан да, кү п тә ү тми урам ягыннан тә гә рмә члә р дың гырдавы ишетелде. Мин ашыгып тә рә зә гә ташлан­дым һ ә м аны иң елә й ачып куйдым. Урам уртасыннан, салмак кына юртып, озын, ябык гә ү дә ле, салынкы ирен­ле, кимсенгә н боек танаулы куе-кө рә п тө стә ге алаша­сына сың ар тә ртә һ ә м юан бау ярдә мендә генә җ игел­гә н биек, дың гырдык читә н тарантаста урядник узып бара иде. (Тө бә кнең зә һ ә р теллә ре сө йлә венә караган­да, урядник, ү зен юк-бар гайбә тлә рдә н саклау ө чен, йө рергә чыкканда атын юри шулай сың ар тә ртә ле та­рантаска җ иктерә, имеш. ) Ул ө стенә һ ә йбә т офицер поставыннан тегелгә н шинель кигә н һ ә м коточкыч симез гә ү дә се белә н тарантастагы ике кешелек урынны берү зе алып утыра иде.

— Сә лам бирдек, Евпсихий Африканович! —дип кычкырдым мин, тә рә зә дә н башымны сузып.

Урядник, дилбегә не тартып, атын тыя тө ште, учын фуражкасының козырёгына тидереп, авыр, симез гә ү дә ­се белә н алга табарак бө гелеп куйды да, ихтирамлы, тү рә лә рчә яң гыравыклы калын тавыш белә н:

— A-а, сә лам, сә лам! Исә нлек-саулыклар ничек? — дип, җ авабын Кайтарды.

— Бер генә минутка ө йгә кереп чыкмассызмы икә н? Сезгә бер йомышым бар иде.

Урядник, кулларын киң җ ә еп, башын чайкады.

— Юк, керә алмыйм. Хезмә т вазиф'ам буенча Воло- шага барышым. Анда мине мә ет кө тә — суга батып ү лү ­че мә ете.

Лә кин мин Евпсихий Африкановичның холкындагы йомшак якларны яхшы белә идем инде, шуң а кү рә юри искитмә гә н тавыш белә н:

— Кызганыч, бик кызганыч... Юкса, граф Ворцель экономиясеннә н бик шә п ике шешә алдырткан идем... — дигә н булдым. .

— Керә алмыйм шул. Хезмә т вазифасы...

— Таныш буфетчыдан гына сатып алдым. Ү з бала­сын саклагандай, базында саклап тоткан булган... Ке­рер идегез... Бер уң айдан атыгызга солы бирергә ку­шармын.

— Менә бит сез нинди бә йлә нчек кеше, валлаһ и, — диде урядник, шелтә белә н, — Иң беренче чиратта хез­мә т, шуны да белмисезме ә ллә?.. Ә ул шешә лә рдә нин­ди нә рсә соң? Сливянкамы?

— Нишлә п сливянка булсын' инде! —дип кул сел­тә дем мин. — Старка, атакаем, менә дигә н карт старка!

— Без юлда бераз эчеп-ашап алган идек шул ин­де, — диде урядник, ү кенгә ндә й, йө зен җ ыера-җ ыера, муенын кашып.

Мин ә ү вә лгечә тыныч кыяфә т белә н сү земне дә вам иттем:

— Белмим инде, хак сү зме-юкмы, шулай да буфет­чы антлар итә -итә ул аракыны ике йө з еллык дигә н булып маташты. Исе инде менә — чын коньяк диярсең, тө се дә гә рә бә дә й сары. "

— Эх! Нишлә тә сездер сез мине! — дип, кө лкеле бер ачыргалану белә н кычкырып куйды урядник. — Кая, ат­ны кемгә тапшырыйм?

Чыннан да, минем ө йдә берничә шешә старка бар иде. Ул, мактаганымча, бик ү к борынгыдан сакланган аракы булмаса да, шулай да минем ү тереп мактавым аң а бер егерме-утыз ел ө стә р дип уйладым мин... һ ә р­хә лдә, бө лгә н алпавытның аракы базынд-а иң яхшы эчемлеклә рдә н саналып йө ргә н һ ә йбә т, кө чле, каты старка — ө йдә тө нә телгә н старка иде ул. (Чыгышы бе­лә н рухани булган Евпсихий Африканович, салкын тидерү ихтималына дигә н булып, аның бер шешә сен шундук ү зенә сорап алды... ) Эчкә ндә кабар ө чен дә ярыйсы гына шә п закуска — ә ле генә язылган атлан май да яшь редиска табылды.

Бишенче рюмканы авызга каплап куйгач, урядник авыр гә ү дә се астында болай да шыгыр-шыгыр тирбә л­гә н борынгы кә нә финең аркасына ятарак тө ште дә:

— Йә гез, тың лап карыйк, йомышыгыз ниндирә к соң? — диде.

Мин ашыкмыйча гына Мануйлиха ә бинең кызганыч язмышы турында сө йлә ргә керештем; аның хә зерге ва­кытта ярдә мчесез калуын, ө метсезлеккә бирелү ен ә йт­тем, аң а кү рсә телгә н формаль мө нә сә бә т турында да сү з арасында искә тө шереп алдым. Урядник минем сү злә рне башын тү бә н иеп, эре, итлә ч кызыл редиска­ны җ ай белә н генә кабыгыннан чистарта-чистарта һ ә м аны авыз эчендә бик тә млә п, кыштырт-кыштырт чә йни- чә йни тың лады. Ара-тирә ул, капылт кына башын кү ­тә реп, миң а таба ү зенең искитмә ү чә н бер битарафлык чагылып торган гаҗ ә еп кечкенә, тонык зә ң гә р кү злә рен юнә лтә, лә кин шул ук вакытта зур кызыл йө зендә аның бернинди телә ктә шлек яки каршылык билгесе кү ренми иде. Мин, сү земне бетереп, тынып калгач, ул бары:

— Ярый, монысын ишеттек, лә кин сез миннә н нә рсә телисез соң? — дип сорап куйды.

— Нә рсә булсын... — дидем мин, шомлана калып. — Аларның хә ллә ренә керсә гез иде диюем. Бичара ике җ ан иясе бернинди ярдә мчесез калган, моң арчы алар тыныч кына яши бирә иделә р...

— Ө стә венә, шуларның берсе гө лбакчадагы чә чә к бө ресе кебек тә мам ө лгереп җ иткә н! — дип куйды уряд­ник, хә йлә ле елмаеп.

— Ө лгереп җ иткә нме, җ итмә гә нме — анысы инде безнең эш тү гел. Лә кин шулай да, ә йтегез ә ле, ни ө чен сез аларга ярдә м итү дә н баш тартасыз? Аларны урын­нарыннан сө рү шулай бик ашыгыч эшлә нергә тиешле нә рсә мени? Соң ра мин ү зем дә алпавыт янына барып сө йлә шә алам, тик шуң арчы аларны кузгатмый торасы иде. Берә р айга сабыр итсә гез, аң ардан гына сезгә берни булмыйдыр ич?

— Ничек инде берни булмасын?! — дип, урыныннан ук сикереп торды урядник. — Була шул менә, була! Иң элек минем хезмә т урынымнан коры калуым бар. Нинди кешедер бит ә ле ул Ильяшевич дигә н ә фә нде, ә леге яң а алпавыт ягъни. Анысын бер алла белә. Бә л­ки, ул бик тә тавыш-гаугалы адә мдер... чак кына бер хә л була калса, кә газь-калә мгә тотынып, шундук Пе­тербурга донос язарга яратучыларның берседер? Без­дә андыйлар да еш булгалый бит!

Мин артык каударланып киткә н урядникны тыныч­ландырырга тырыштым:

— Юкка баш ватмасагыз сана, Евпсихий Африка- нович. Сез бу эшне артык кү пертеп җ ибә рә сез бугай, йә гез, нишлибез? Тә вә ккә ллек бер нә рсә, ә мма бу эш­нең рә хмә т дигә не дә бар бит ә ле.

Урядник кулларын чалбар кесә лә ренә тыкты да:

— Фью-ю-ю! — дип сызгырып җ ибә рде. — Ичмасам рә хмә т дип ә йтерлек булса иде! Сез нә рсә, мине ә ллә егерме биш тә ң кә ө чен хезмә ттә ге абруен сатар дип уйлыйсызмы? Юк, хө рмә тлем, сез мине начар белә сез икә н ә ле.

— Кызмагызчы, Евпсихий Африканович. Хикмә т бит акчаның кү лә мендә тү гел, анысын болай гына ә йтү ем... Хикмә т кешечә мө нә сә бә ттә...

— Ке-ше-чә? — дип, һ ә р иҗ екне, мыскыллагандай, аерым-аерым басым ясап ә йтте урядник. — Белә сегез килсә, менә кайда утыра ул сезнең кеше дигә негез!

һ ә м ул кү лмә к якасы ө стеннә н тө ксез симез җ ыерчык булып салынып тө шкә н юан кызыл муенына шапылда­тып бер сугып алды. ■

— Ну, монысын инде сез бө тенлә й арттырып җ ибә р­дегез, Евпсихий Африканович.

— Бер тамчы да арттырмадым. Мә шһ ү р мә сә лче Крылов ә фә нде нә рсә дигә н ә ле: «Алар — һ ә р тө бә кнең яман шешлә ре», — дигә нме? Менә шул яман шешлә р инде сезнең ул ханымнарыгыз! Аннан соң, сезнең князь Урусов галиҗ ә напларының «Полиция уряднигы» дигә н һ ә йбә т бер китабын укыганыгыз бармы?

— Юк, туры килмә де шул.

— Бик кызганыч. Гаять тә ә йбә т, югары ә хлаклы китап. Берә р буш вакытыгызда укып чыгарга киң ә ш итә м...

— Яхшы, яхшы, рә хә тлә неп укып чыгармын. Шулай


да, мин аң ламыйм ә ле, ул китапның ә леге ике бичара хатынга нинди катышы бар соң?

— Ниндиме? Турыдан-туры катышы бар. Беренче пункт (Евпсихий Африканович сул кулының юан, йон­лач имә н бармагын бө клә де): «Урядник җ ә мә гать хал­кының һ ичбере калмыйча гыйбадә тханә гә йө рү ен һ ә ми­шә кү зә теп торырга тиеш, ә мма бу хосуста мә җ бү рлә ү тыеладыр... » Хә зер инде сездә н сорарга рө хсә т итегез, теге... кем ә ле ул, Мануйлиха атлымы?.. Шул карчыкның кайчан да булса чиркә ү гә барганы бармы?

Мин, сү знең кө тмә гә ндә мондый четрекле юлга бо­рылып китү енә гаҗ ә плә неп, тынып калдым. Урядник исә миң а таба тантаналы бер кыяфә т белә н кү з ташлап алды да икенче бармагын бө клә де:

— Икенче пункт: «һ ә мишә урында ялган кү рә зә лек итү лә р вә ялган юраулар тыеладыр... » Сизенә сезме ин­де? Аның соң ында менә ө ченче пункты: «Ү з-ү зең не кү рә зә че яки Сихерче итеп таныту вә шул юлда ялган эш кылу тыеладыр». Сез- моң а ни дисез? Ә гә р шушы нә рсә фаш ителеп, начальствога барып җ итсә? Җ авабын кем бирер? Мин. Кемне хезмә теннә н алырлар? Мине. Кү рә сезме, хикмә т нә рсә дә!

Ул янә ү зенең урынына кире утырды. Аның чепи кү злә ре, югарыга карап, гамьсез бер битарафлык белә н бү лмә стеналарын капшый, ә бармаклары шак та шок ө стә лне шакылдата иде.

— Шулай да, ә гә р мин сездә н ү тенеп сорасам, Ев­психий Африканович? — дип, янә сү з башладым мин, юмакайрак тавыш белә н, —Ә лбә ттә, сезнең эшегез кат­лаулы, мә шә катьле, лә кин, белү емчә, сез ү зегез дә гаять киң кү ң елле, мә рхә мә тле кеше бит. Шул ике хатынга тимә скә дип сү з бирү сезнең ө чен авыр эшмени?

Урядникның кү з карашы кинә т минем баш ө сте аша каядыр стенага юнә лде. Аннары ул, бармаклары белә н ө стә лне шакылдатуын дә вам иткә н хә лдә, гамьсез генә ә йтеп куйды:

— Мылтыгыгыз щә п. сезнең, искиткеч мылтык. Ү т­кә н юлы да, сез ө йдә юк чакта монда кергә ч, сокланып карап торган идем... Бик шә п мылтык!

Мин дә, артыма борылып, стенадагы мылтыгыма кү з тө шереп алдым.

— Ә йе, мылтык яманларлык тү гел, —-дидем мин, мактап. — Борынгы мылтык, Гастин-Реннет фабрикасы- ньпкы. Ә ле ү ткә н елны гына чакмасын яң адан ү згә ртеп эшлә ттем. Сез аның кө пшә лә ренә генә игътибар итегез.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.