Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Александр Иванович Куприн 9 страница



— Ә бельгиялелә р кайда? — дип сорады, ул, кискен һ ә м карылдык тавыш белә н.

Десятник башын чайкады һ ә м Квашнинның кола­гына иелеп тагын нә рсә дер пышылдарга кереште.

— Аһ, шайтан! — диде кинә т Квашнин һ ә м кулын­дагы тастымалын йомарлап, аягү рә сикереп торды. — һ ич уйламаган җ ирдә н... Тукта, сабыр ит, станциягә телеграмма илтә барырсың, хә зер ү к губернаторга хә ­бә р бирергә кирә к... Ә фә нделә р, — дип кычкырды ул аннары, мә җ лестә гелә ргә мө рә җ ә гать итеп: — заводта чуалыш... Чаралар кү рергә кирә к... безгә моннан тиз­рә к китү хә ерлерә к булыр...

— Шулай булыр дигә н идем дә аны, — диде Андреа, зә һ ә рле кө лү сизелеп торган тыныч тавыш белә н.

Павильонда ыгы-зыгы купты. Бары Андреа гына, ә ү вә лге тынычлыгын саклап, ашыкмыйча кулына яң а сигара алды һ ә м кесә сендә ге шырпысын капшап, ста­канына коньяк тутырды.

XI

Чыр-чу, ыгы-зыгы башланды, һ ә ммә кеше урыннан кубып, бә релә -сугыла павильон буенча чабарга тотын­ды; урындыклар ауды, кайсыларыдыр сө ртенеп егылды. Хатын-кызлар калтыраган куллары белә н кабалана- кабалана эшлә пә лә рен кияргә ашыктылар. Җ итмә сә, кемнең дер боерыгы белә н, электр фонарьларын сү н­дерделә р. Бу исә гомуми ыгы-зыгыны тагын да кө чә йтә тө ште... Караң гыда берө злексез чә релдә п кычкырган хатын-кыз тавышлары яң гырап торды.

Иртә нге сә гать бишлә р чамасы иде. Кояш ә ле чык­маган, шулай да кө н якынлашып килү ен белдереп, кү к йө зендә инде таң алдының соргылт яктылыгы җ ә елә ' башлаган иде. Электр балкышына шулай кисә к һ ә м кө тмә гә ндә генә алмашка килгә н бу соргылт, тонык


яктылык гомуми ыгы-зыгы кү ренешен аеруча куркы­нычлы, хафалы итеп кү рсә тә, аң а ниндидер фантастик бер тө с ө сти иде. Кешелә рнең килеш-килбә тлә ре ә ллә нинди куркынычлы ә киятлә рдә генә була торган ө рә к­лә рне хә терлә тә. Аларның йокысызлыктан таушалган, йончылган йө злә рен курку баскан. Аш ө стә ле гү я нин­дидер коточкыч гыйш-гыйшрә ттә н соң торып калган: анда тә ртипсез рә вештә савыт-саба, шешә лә р ө елеп ята, эскә тер тә мам аракы табына буялып беткә н иде.

Экипажлар тирә сендә тавыш-гауга тагы да коты- рынкырак иде. Анда, йө гә н кияргә телә мичә хырылдый- хырылдый дулап, куркынган атлар ү рле-кырлы сике- ренә; тә гә рмә ч тә гә рмә чкә -элә геп, арба кү чә рлә ре шарт-шорт сына, һ авада ә ледә н-ә ле кучерларның ү зара ә реплә шеп сү генгә н ә шә ке сү злә ре һ ә м инженерларның ү з кучерларына исемнә ре белә н дә шеп кычкырган ча­кыру авазлары яң гырап китә. Гомумә н, монда бө тен нә рсә тө нге зур янгыннар вакытында гына була торган бә ла-казалы, миң герә ү лә ткеч бер мә хшә р тө сен алган иде. Ә нә кайсысындыр бә репме, таптапмы уздылар бугай: кинә т кенә ачыргаланып кычкырган яман тавыш ишетелде.

Бобров ү зенең кучерын таба алмыйча тә мам гаҗ из булды. Ө сте-ө стенә ө елешкә н экипажлар арасында берме, икеме тапкыр Митрофанның җ авап авазы ише­телгә ндә й тоелса да, анда һ ичничек тә ү теп керерлек тү гел, чө нки ә йлә нә -тирә дә ге ыгы-зыгы, этеш-тө ртеш һ аман саен хә тә ррә к була бара иде.

Шул вакыт кинә т гө жлә гә н халык тө ркеме ө стендә кызыл ялкынлы керосин факелы балкып китте. Ул да булмады, кемнә рдер сө рә н салып: «Юл бирегез! Читкә китегез, ә фә нделә р! Юл бирегез! » — дип кычкырып җ ибә рде. Кө чле басым астында ябырылып барган халык дулкыны Андрей Ильичны элә ктереп алды да ә йлә ндерә -тулгандыра ү зенә ияртеп китте һ ә м бераздан аны бер пролетканың арткы стенасы белә н икенчесенең тә ртә се арасына кертеп кысрыклады. Шуннан торып, Бобров экипажлар уртасыннан ничек юл ачылуын һ ә м шул юлдан тимеркү к атлар җ игү ле Квашнин тройка­сының чаптырып узуын карап калды. Коляска ө стендә җ илфердә п барган факелдан Василий Терентьевичның илә мсез симез гә ү дә сенә кан тө сле кызыл, дерелдә век һ ә м шомлы яктылык бө ркелә иде.

Колясканың як-ягында исә, тү зеп булгысыз кысрык­лаудан, курку һ ә м ачудан тә мам шашу дә рә җ ә сенә җ итеп, халык тө ркеме улый иде... Бобровның чигә сен кинә т нидер чә нчеп алгандай булды. Бер генә мизгелгә аң а коляскада утырып баручы Квашнин Квашнин булып тү гел, ә ниндидер дә һ шә тле һ ә м канга манчыл­ган шыксыз кыяфә тле илаһ и зат — кайбер шә рык халыкларының табына һ ә м шашынулы дини бә йрә м­нә ре вакытында кеше корбаннары китерү не сорый тор­ган сә намнарыдай куркынычлы бернә рсә булып кү рен­де. һ ә м Бобров ү зенең кү ң елендә кайнаган чарасыз ярсудан калтыранып куйды.

Квашнин узып киткә ч, шундук бераз иркенә еп кал­гандай булды. Бобров артына ә йлә неп карады һ ә м аркасын кысып торган тә ртә нең ү з пролеткасыныкы икә нен кү рде. Митрофан кузла янында басып тора һ ә м факел кабызып маташа иде.

— Тизрә к заводка ку, Митрофан! — дип кычкырды Андрей Ильич, пролеткага менеп утырып. — Бер ун минуттан барып җ итә рлек булсын, ишетә сең ме!

— Тың лыйм, — диде Митрофан, караң гы чырай белә н.

һ ә рбер яхшы кучерга хас булганча, ул, пролетканы тирә ли ә йлә неп узып, кузлага уң яктан менеп утырды, дилбегә не кулына алды да, артка таба башын бора тө шеп:

— Тик атларны яндырсак, гаеплә штә н булмасын, барин, — дип ө стә де.

. — Аһ, ә йдә сә нә, ни булса шул булыр...

Бер урынга ө елешкә н экипаж һ ә м атлар тө ркемен­нә н ничек кирә к алай котылып, тар урман юлына чыккач, Митрофан дилбегә не шартлатып куйды. Тик торып алҗ ыган һ ә м ә сә рлә нгә н атлар җ ан-фә рманга чабарга тотындылар. Юлга аркылы сузылган агач та­мырларына очраганда пролетка сикереп-сикереп куя, сикә лтә ле урыннарда ә ле уң га, ә ле сулга янтаед, кучер­ны да, пролеткада утыручыны да балансир кебек чайка­лып барырга мә җ бү р итә иде.

Чатыр-чотыр чапкан уң айга факел ялкыны айкалып- айкалып җ илферди. Аның белә н бергә пролетка ә йлә ­нә сендә агачлардан сузылган сә ер һ ә м озын кү лә гә лә р тирбә леп кала. Нечкә билле, озын буйлы, тө ссез-җ исем- сез ө рә клә рдә й, алар тыгыз сафка тезелеп һ ә м ниндидер аң лаешсыз, мә гънә сез биюлә р биеп, пролетка янә шә ­сеннә н чабалар; ә ле атларны узып китеп, чиксез зурая­лар, ә ле җ ир ө стенә сузылып яталар да, бик тиз кече­рә я барып, пролетка артында кү здә н югалалар; ә ле берничә секундка урман куелыгына кереп китә лә р һ ә м кө тмә гә ндә генә тагын пролетка янына атылып чыга­лар; яки, бер-берсенә якын ук килеп, чайкалыша-тирбә - лешә, ү зара сер сө йлә шергә тотынгандай булалар... Юл буена елышып утырган куакларның нечкә ботак­лары, куллар сыман алга сузылып, берничә тапкыр Бобров белә н Митрофанның битенә ү к сугып калды.

Менә урман артта калды. Атлар чупыр-чапыр атлап ниндидер кү лдә век судан бара башлады; су ө стендә, сикеренеп-тирбә леп, факел ялкынының кызгылт кү лә ­гә се ялтырап чагылды. Аннары атлар юыртып, элдер­теп кенә ү ргә менделә р. Алда, кап-караң гы буш кыр җ ә елеп ята иде.

Пролетка кыр буйлап сулыш кысылырлык тизлектә чаптырып барса да, Бобров сабырсызланып Митрофан- •га кычкырды:

— Атларны куалачы, Митрофан, болай ә крен бар­сак, без беркайчан да заводка җ итә алмабыз!..

Кучер авыз эченнә н генә нидер мыгырданды да мичә ү дә сыртын дугайландырып чапкан Фарватерга чыбыркысы белә н сыздыртты. Моң арчы атларны гел кызганып караган баринның шулай кинә т кенә ү згә реп китү е Митрофанны тә мам аптырашта калдырган иде.

Офык читендә ге йө змә болытларда чагылып тирбә л­гә н ниндидер зур ялкын шә ү лә се Бобровның игътиба­рын ү зенә җ ә леп итте. Ул шул шә ү лә гә текә лде һ ә м кү ң ел тө беннә н усал бер куаныч хисе калка башлавын тойды. Андреаның зә һ ә рле, кыю тостыннан соң аның ө чен барысы да: Нинаның бү генге мә җ лестә ни ө чен шулай сө йлә шергә телә мә ве дә, мазурка вакытында ә нисенең нидә н ачулануы да, Свежевскийны Василий Терентьевичка якынлаштырган сә бә плә р һ ә м Квашнин­ның Нина артыннан ү зе ө стерә леп йө рү е хакында заводта таралган имеш-мимешлә р дә берьюлы ачыкла­нып, аң лашылып калгандай булды... «Шул кирә к ул җ ирә н аждаһ ага, шул кирә к, —диде Бобров, ү залдына пышылдап. Ул ү зен чиксез кимсетелгә н итеп санады һ ә м шул кимсетелү е ө чен ү зендә шундый ачу кабаруын тойды ки, анын хә тта авызындагы тө кереге кипте. — Ух, хә зер аның белә н йө згә -йө з очрашсам, мин ул мактан­чыкка, кеше каны белә н сату итү че шул ит бү кә ненә, акча капчыгына ни ә йтергә белер идем. Бакыр маң гаена шә п кенә мө һ ер чә пә п, мин аны бик озакка тынычлы­гыннан мә хрү м итә р идем!.. »

Артык кү п эчкә н булса да, Андрей Ильич исерек тү гел иде. Ә мма бү генге эчү аң арда гадә ттә н тыш бер кө ч-куә т дулкыны кү тә релү гә сә бә п булды, аны сабыр­сыз һ ә м ә рнү ле бер халә ткә салып, нидер эшлә ргә җ илкендерде. Ул бө тен гә ү дә се белә н туң ып калтыран­ды, теше тешкә бә релү дә н котылу ө чен хә тта теш каз­насын чытырдатып кысты; кү ң елендә исә, кызышып саташкандагы кебек, ниндидер буталчык уйлар алышы­нып торды. Андрей Ильич, ү зе дә сизмә стә н, ә ле ың гырашты, ә ле ү залдына кычкырып сө йлә ште, ә ле шаркылдап-шаркылдап кө леп җ ибә рде, шул ук вакытта ү зеннә н-ү зе аның куллары йомарланды.

— Барин, сез авырыйсыздыр, ахры? Ө йгә кайтсак ә йбә трә к булмасмы икә н, — диде Митрофан кыюсыз гына.

Бу сү злә р Бобровны тә мам чыгырыннан чыгарды, ул ярсып, хырылдап:

— Лыгырдама, ахмак!.. Кууың ны бел!.. — дип җ и­керде.

Озакламый ү р ө стеннә н уч тө бендә ге кебек бө тен завод кү ренә башлады. Ул бө тенлә е белә н аксыл-алсу' тө тен эчендә иде. Арттарак, гаять зур учак сыман, агач склады дө рлә п яна. Янгын яктысында ыгы-зыгы килеп исә псез-хисапсыз кечкенә кара кү лә гә лә р — кешелә р кайнаша. Коры бү рә нә лә рнең чырт-чырт шартлап януы ерактан ук ишетелеп тора. Каупер һ ә м домна мичлә ре­нең тү гә рә к башнялары ә ле яктырып китә лә р, ә ле яң а­дан караң гылык эченә чумалар. Текә ярлы буаның коң гырт-соры суы ө стендә дә һ шә тле булып кызгылт янгын шә ү лә се чагыла. Буа яры ө сте кешелә р белә н шыгрым тулы; алар кайнап торган кара бер ташкын кебек ә крен генә алга хә рә кә т - итә лә р, һ ә м дү рткел ярны тә мам тутырып, кысылышып барган шушы кот­очкыч халык ташкыныннан тирә -якка ерак диң гез шавы сыман шомлы, фетнә ле бер гө релте тарала иде.

Шул вакыт кемдер берә ү тупас тавыш. белә н:

— Кая чабасың, башың беткере! Кү зең юкмы ә ллә, кеше ө стенә килә сең, сволочь, — дип кычкырды.


Каршыда, гү я атлар астыннан калкып чыккандай, озын буйлы һ ә м ялан башын ак чү прә к белә н чорнаган сакаллы бер ир кеше, кү ренде.

— Ә йдә куала, Митрофан! — дип кычкырды Бобров.

— Барин! Ут тө ртеп яндырганнар! — диде Митро­фан, калтыравык тавыш белә н.

Ул да булмады, алар артында кемдер таш атып җ ибә рде. Таш кисә ге, сызгырып килеп, Бобровның уң як чигә сен яндырып алды. Бобров капылт кына чигә ­сенә тотынды һ ә м учы астыннан җ ылы, ябышкак кан саркуын тойды.

Пролетка ә ү вә лге тизлеге белә н һ аман оча бирде. Янгын шә ү лә се куерганнан-куера бара иде. Җ ан-фә р­манга чапкан атларның җ иргә яткан озын кү лә гә лә ре юлның ә ле бер ягына, ә ле икенче ягына йө гереп чыга­лар. Ара-тирә Бобровка алар гү я ниндидер текә тау астына таба чабалар тө сле тоелып-китә; менә -менә яр кырына килеп җ итә рлә р дә утырган экипажлары, атлары белә н бергә тирә н упкынга капланырлар шикел­ле. Бобров бө тенлә й исен-акылын җ уйган һ ә м инде ү злә ренең кайсы тирә дә н баруларын да аера алмый байтлаган иде. Кинә т атлар туктап калды.

— йә, ни булды анда, нигә туктадың, Митрофан? — дип җ икеренде Бобров, сабырсызланып.

— Туктамый нишлим, алда халык ич! —диде Митро­фан, ачу белә н мыгырдап.

Таң атып җ итмә гә н иде ә ле. Бобров, никадә р генә текә леп карамасын, кызгылт янгын шә ү лә се фонында киртлә ч стена сыман калкып торган ниндидер кара таптан башка бү тә н берни дә шә йли алмады.

— Нинди кешелә р кү рә сең соң син анда, шайтан алгыры! —диде ул, ачуланып, һ ә м пролеткадан сике­реп тө ште дә ак кү беккә баткан атлары алдына чыкты.

Лә кин ул биш-алты адым алга киткә ч тә ә леге кара стена булып кү ренгә н нә рсә нең чыннан да юл тутырып каядыр баручы зур халык тө ркеме икә нлеген аң лады. Эшчелә р артыннан аң сыз рә вештә тагын бер илле адым чамасы ияреп барганнан соң, Андрей Ильич заводны икенче башыннан ә йлә неп узарга кирә к дигә н карарга килде һ ә м, кире борылып, Митрофан торып калган урынга китте. Лә кин юлда Митрофан да, атлар да юк иде инде. Митрофан ү зенең хуҗ асын эзлә п икенче якка китеп бардымы, ә ллә Бобров ү зе адаштымы — моны һ ичничек тә аң лап булырлык тү гел иде. Андрей Ильич кучерына кычкырырга тотынды, ә мма аң а җ авап кай­таручы булмады. Шуннан соң ул, яң адан ә леге эшчелә р тө ркемен куып җ итә ргә уйлап, кырт борылды да тагын кире йө герә башлады. Тик-—гаҗ ә п хә л! — эшчелә р тө ркемен, ә йтерсең лә, җ ир йоткан иде; тө ркем урынына Бобров чабып барган уң айга ниндидер тә бә нә к такта коймага килеп тө ртелде.

Бу койманың уң ягыннан да, сул ягыннан да очы- кырые кү ренми иде. Бобров аны аркылы сикереп чыкты да каракура һ ә м чү п ү лә не каплаган текә, озын яр буйлап югары менә башлады. Андрей Ильич тиргә батты; авызы кибеп, теле агач кисә ге шикелле бө тенлә й хә рә кә тлә нмә с булды; сулыш алган саен аның кү крә ген­дә нә рсә дер чә нчеп-чә нчеп куя, еш-еш типкә н кан тамырлары баш тү бә сенә дың -дың сугып тора, ә җ ә рә ­хә тле чигә се тү зеп булмас дә рә җ ә дә ә рнеп сызлый иде...

Ү р аң а очы-кырые булмаган биек бер тау булып тоелды, кү ң елен шик-шө бһ ә, ө метсезлек хисе билә п алды. Лә кин ү зе, куллары белә н чә нечкеле куакларга тотынып, минут саен абына-сө ртенә һ ә м тез башларын сыдырта-сыдырта һ амйн югары ү рмә лә де. Кайчагында Андрей Ильичка гү я ул ү зенең элеккеге вакытларда­гыча саташулы тө шлә р кү рә -кү рә йоклап ята кебек тоела башлый иде. Пикниктан соң булган ыгы-зыгылы тамаша да, юлда бик озак адашып йө рү һ ә м менә хә зер кичергә н тау менү газабы да — һ ә ммә се дә аның ө чен шул саташулы тө шлә рендә ге куркыныч, авыр, мә гънә ­сез һ ә м кө телмә гә н хә ллә рне хә терлә тә иде.

Ниһ аять, ү р артта калды, һ ә м Бобров шундук бу ү р дигә ннең тимер юл ө еме булганлыгын аң лап алды. Ә ле биш-алты кө н элек кенә, тантаналы гыйбадә т вакытын­да, фотограф шушы биек урыннан эшче һ ә м инженерлар тө ркемен рә семгә тө шереп йө ргә н иде. Андрей Ильич тә мам хә ле бетеп шпал ө стенә утырды һ ә м шул минутта ук ү зендә ниндидер сә ер бер ү згә реш сизде: аның аяк­лары кисә к кенә ә рнеп авыртырга тотынды, кү крә ге һ ә м эче турысыннан бө тен тә ненә кү ң ел болгаткыч һ ә м сызландыргыч бер кымырҗ у таралды, маң гае белә н яң аклары ничектер берьюлы салкынаеп китте. Аннары кү з алды караң гыланып, бө тен нә рсә зырылдап ә йлә нә һ ә м гадә ттә н тыш бер тизлек белә н каядыр тө псез уп­кынга оча башлады...

Андрей Ильич бер ярты сә гатьтә н соң гына һ ушына килде. Тү бә ндә, ү р итә гендә, гадә ттә кө н-тө н зур завод гө релтесе яң гырап торган уйсулыкта, хә зер сә ер һ ә м шомлы бер тынлык урнашкан иде. Бобров кө ч-хә л белә н аягына торып басты да домна мичлә ренә таба атлады. Ул ү зенең чуендай авырайган башын кө чкә генә тотып тора иде; җ ә рә хә тле чигә се кымшанган саен ү тереп- ү тереп сызлый. Капшап карагач, ул бармакларының яң адан җ ылы һ ә м ябышкак канга тиеп китү ен тойды. Шулай ук авызы, иреннә ре дә канлы иде булса кирә к: телдә гел тимер тә медә й тө чкелтем, тозлы кан тә ме сизелеп торды. Бобров ә ле бө тенлә й ү к айнып җ итмә гә н иде, шуң а кү рә ул ү зе кичергә н хә ллә рне исенә тө ше­рергә, ачыкларга тырышты, лә кин киеренке уйланудан башы тагын да катырак авырта башлады. Аның кү ң е­лен кемгә дер тирә н ачу һ ә м ө метсез бер сагыш билә п алган иде...

Таң инде беленеп килә иде. Ә йлә нә -тирә дә бө тен нә рсә дә н: җ ирдә н һ ә м кү к йө зеннә н, саргайган ябык ү лә н яфракларыннан һ ә м юл кырыйларында тә ртипсез рә вештә ө елеп яткан ташлардан — һ ә ммә сеннә н дә бертө рле юеш, салкын, сагышлы моң сирпелә. Бобров бернинди максатсыз-нисез заводның буш биналары арасында каң гырып йө рде һ ә м бик зур рухи борчулар кичерү че кешелә ргә хас онытылу белә н ү залдына кыч­кырып сө йлә шергә кереште. Шул рә вешчә ул ү зенең чуалган фикерлә рен эзгә салырга, аларны тә ртипкә китерергә телә де.

— Нишлә ргә соң миң а, йә ә йт, нишлә ргә? Алла хакы ө чен ә йт, — дип ялварды ул, кемгә дер — гү я ү з этендә утырган икенче берә ү гә мө рә җ ә гать итеп. — Аһ, шундый авыр миң а! Шундый кыен!.. Бө тенлә й тү зеп булгысыз -кыен!.. Мин ү з-ү земә кул салырмын ахры... Мондый газапка бү тә н тү зә рлегем калмады...

Ә тегесе, икенче берә ү дигә не, шулай ук кычкырып, лә кин мыскыл катыш тупасрак тавыш белә н кү ң ел тө беннә н аң а җ авап бирде:

— Юк, син ү з-ү зең ә кул сала алмыйсың. Нигә инде ү з-ү зең не шулай алдап маташырга?.. Ү з-ү зең ә кул са­лыр ө чен син артык йомшак, ихтыярсыз кеше ич, тор­мыш рә хә те, лә ззә те сиң а кадерлерә к. Аның соң ында, син физик авыртуга тү зә алмыйсың, анардан куркасың. Син артык кү п уйланасың,

— Алайса нишлә ргә соң миң а? Нишлә ргә? — дип пышылдады Андрей Ильич тагын, ярсый-ярсый ү зенең кулларын боргычлап. — Ул, минем Нинам, — шундый нә фис, шундый саф кыз иде! Дө ньяда аң ардан башка минем бү тә н беркемем дә юк иде бит! Шул кыз менә хә зер ү зенең яшьлеген, гыйффә тле тә нен акчага сата!.. Бу бит коточкыч кабахә тлек!..

— Кыланмачы, зинһ ар, кыланма! Бу купшы сү злә ­рең нигә кирә к! —дип һ аман ү зенекен җ ө плә де ә леге икенче берә ү, мыскыллап. — Ә гә р Квашнинны алай бик яратмыйсың икә н инде, тот та ү тер соң аны.

— һ ә м ү терермен дә! — дип кычкырып җ ибә рде Бобров, туктап һ ә м йодрыкларын югары кү тә реп. — Ә ллә ү термә мме! Ү зенең нә җ ес сулышы белә н намуслы кешелә рне бү тә н агулап йө рмә с ичмасам. Ү терермен шул!

Лә кин кү ң елдә ге икенче берә ү зә һ ә рле кө лемсерә п ә йтеп куйды:

— Ә син аны ү термә ячә ксең... Моны ү зең дә бик яхшы белә сең, Квашнинны ү терерлек кө ч тә, батырлык та юк синдә... Ә ү вә лге кү ндә млегең, юашлыгың сиң а иртә гә ү к яң адан кире кайтачак...

Кү ң елдә ге шушы коточкыч каршылыклы уй-фикер- лә р талашыннан айнып торган араларда, Бобров, тирә - ягына аптыраулы кү з карашы ташлап, ү зенә ү зе сорау бирде: ни булды соң ә ле миң а? Ничек соң ә ле мин монда килеп элә ктем? Нишлә ргә җ ыенган идем соң ә ле?.. Нә рсә дер эшлә ргә кирә клеген һ ә м бу эшлә ргә җ ыенганы ниндидер зур һ ә м мө һ им эш булырга тиеш­леген белсә дә, ул аның нинди эш икә нлеген оныткан иде. һ ә м хә зер никадә р генә кашын-кү зен җ имереп уйламасын, Бобров бу эшен һ ич тә хә теренә тө шерә алмады. Шундый акылы аек чакларының берсендә ул ү зен кочегарка чокыры янында басып торган килеш кү рде һ ә м шундук аермачык итеп ә ле кү птә н тү гел генә нә къ шушы урында доктор белә н ү зе арасында булган сө йлә шү не исенә тө шерде.

Чокырда кочегарлардан беркем дә юк иде: һ ә ммә се дә каядыр качып беткә н. Пар казаннары да инде кү п­тә н суынырга ө лгергә н. Тик кырыйдагы ике топкада гына чак-чак кызарып торган ташкү мер калдыгы кү ре­нә... Шул чак Андрей Ильичның миендә яшен чаткысы­дай акылсыз бер уй ялтырап китте. Ул тиз генә тү бә н иелде, куллары белә н чокыр читенә таянып, аякларын салындырды да кочегаркага сикереп тө ште.

Ташкү мер ө еменә кө рә к кадап куелган иде. Бобров кө рә кне суырып алды да ашыга-кабалана ике топкага да кү мер тутыра башлады. Ике-ө ч минуттан инде топ- каларда гө рли-гө рли аксыл ялкын теллә ре сикерешә, ә казанда быгырдап су кайный иде. Бобров мичлә ргә ару-талуны белмичә һ аман кү мер ташлады да кү мер ташлады. Шул ук вакытта ул мыек астыннан гына елмая, хыялындагы ниндидер кешегә эндә шкә ндә й, башын кагып куя һ ә м ә ллә нинди мә гънә сез, кискен сү злә р кычкыра иде. Ә ле анда, юлда килгә ндә ү к, кү ң е­лендә туган коточкыч мә керле, саташулы уй хә зер аны бө тенлә е белә н ү зенә буйсындырган иде. Быгырдый- быгырдый гү елдә гә н һ ә м кызудан тә мам утлар чагыл­дырып җ емелдә гә н зур казанга ул кү зен алмый карап торды. Казан аң а тере, җ анлы булып тоелды һ ә м Боб­ровтагы нә фрә т хисен ү стергә ннә н-ү стерә барды.

Аң а беркем дә комачауламый иде. Суү лчә гечтә ге су кү згә кү ренеп кими, су кимегә н саен казанның быгыр­давы һ ә м топкалар гү лә ве дә катырак һ ә м шомлырак була бара иде.

Лә кин кү негелмә гә н эш Бобровны тиз арытты. Аның чигә тамырлары, бү ртеп-кабарып, саташкан чактагы бер кызышу белә н леп-леп тибә ргә тотынды, җ ә рә хә т­тә н саркыган җ ылы кан ә крен генә яң агы буйлап тә гә рә де. Шашкын кү ң еленең кө че-куә те сү релде, ә теге эчке тавыш, икенче берә ү, мыскыллап һ ә м ү ртә п, янә сү з башлады:

— йә, сиң а тагын бер генә нә рсә эшлисе калды! Тик син аны эшлә мә ячә ксең... Basta... Болар һ ә ммә се дә кө лке генә бит; иртә гә бу ниятең не — тө нлә пар казан­нарын шартлатырга уйлап йө рү ең не син хә тта искә тө шерергә дә оялачаксың.

Андрей Ильич завод больницасына барып кергә ндә офык читеннә н инде тонык-аксыл тө стә ге зур тап сы­ман кояш кү тә релеп килә иде.

Докторның, яраланучы һ ә м имгә нү челә ргә ярдә м кү рсә тү эшеннә н беразга гына аерылып, җ из кулъюгыч­тан юынып торган чагы иде. Аның янә шә сендә, сө лге тотып, фельдшер баскан иде. Бобровны кү ргә ч, доктор гаҗ ә плә нү дә н хә тта артка чигеп куйды.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.