Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Александр Иванович Куприн 13 страница



Олеся, эрлә веннә н туктап, башын тү бә н иде, кул­ларын ә крен генә тезе ө стенә куйды. Аның киң ачылган һ ә м хә рә кә тсез катып калган коң гырт кү злә рендә нин­дидер шомлы курку, кү ң елен билә п алган ниндидер серле һ ә м табигатьтә н ө стен кө члә ргә ихтыярсыз буй­сыну чагылып кү ренә иде.

V

Ул арада Мануйлиха ә би ө стә лгә чиккә н башлы зур тастымал җ ә еп, аның ө стенә бу бө ркеп торган чү лмә к китереп куйды.

— Олеся, кызым, ә йдә ашарга утыр, — диде ул, оны­гын табын янына чакырып, аннары, бераз икелә неп торгач, миң а эндә ште: — Бә лкем, сез дә, барин, безнең белә н ашарга утырырсыз? Рә хим итегез... Ә ллә ни шак­катырырлык ризык булмас булуын — нибары карабо- дай ө йрә се... Без бит бү тә н тө рле ашлар-шулпалар пе­шермибез...

Ә йтергә кирә к, карчыкның тә къдимендә артык кыс­тау, ө ндә ү сизелмә гә нгә, мин башта аштан баш тартыр­га да уйлаган идем. Лә кин Олеся, ү з нә ү бә тендә, миң а таба иркә кү з карашын юнә лтеп, ү тә сө йкемле бер са­дә лек һ ә м мө лаем елмаю белә н шул ук тә къдимне кабатлагач, мин ихтыярсыз риза булдым. Олеся ү зе ү к миң а тә линкә не тутырып ө йрә бү леп бирде. Дуң гыз мае, суган, бә рә ң ге һ ә м тавык ите салып, карабодай ярмасыннан пешерелгә н бу ө йрә ифрат та тә мле һ ә м туклыклы ашамлык булып чыкты. Табынга утырыр ал­дыннан ә би дә, оныгы да чукынып-тө ртенеп мә шә кать­лә нмә делә р. Кешенең холкы иң беренче чиратта аша­ганда кү ренә дер дигә н ныклы һ ә м хә зерге кө нгә кадә р ү згә решсез карашымны кү здә тотып, мин ике хатынның да табын янында кыланышларын кү зә теп утырдым. Карчык ө йрә не комсыз бер ашыгычлык белә н, кабала­нып, авызына зур-зур ипи кисә клә ре кабып, чупылдый- чупылдый ашый, шуң а кү рә аның лепердә век яң ак тирелә ре ничектер бү лтә еп, эчендә ә ллә нинди каба­рынкы нә рсә лә р йө ргә н кебек тоела иде. Олесяның исә хә тта ашавында да ниндидер табигый ә дә плелек, садә ­лек кү ренә иде.

Ашап-эчкә ннә н соң тагын берә р сә гать чамасы утыр­гач, мин ялгыз урман алачыгының хуҗ алары белә н саубуллаштым да китә ргә җ ыендым.

— Телә сә гез, мин сезне бераз озата барам, — диде Олеся.

— Ниткә н озатулар инде ул тагын! —дип кыштыр­дап куйды карчык, ачулы тавыш белә н. — һ ич тик кенә урынында утыра белмә с, чикерткә...

Лә кин Олеся инде башына кызыл кә шимир яулы­гын бө ркә неп ө лгергә н иде. Ул кинә т ә бисе янына йө ге­реп килде дә, аны кысып кочаклап, битеннә н чупылда­тып ү беп алды.

— Ә бң ем! Җ ан кисә гем, кадерлем, алтыным... мин беразга гына, шундук кире борылып керә м.

— Ярар, бар инде, бар, җ ан кө еге, — диде карчык, оныгы кочагыннан кө чкә котылып. — Сез, барин, зин­һ ар, гаеп итә кү рмә гез: шундый илә с-милә срә к инде ул.

Тар сукмактан без урман эчлә теп сузылган пычрак юлга чыктык. Юл тояк эзлә ре белә н чуарланган булып, тирә н тә гә рмә ч эзлә рендә ге кар сулары ө стендә кичке шә фә кънең кызгылт шә ү лә се чагыла иде. Без юл кы­рыйлатып — ә ле генә кардан арчылган һ ә м ү ткә н елгы яфраклар тү шә лгә н дымлы сырт буйлап ә крен генә атлап киттек. Чери башлаган соргылт-кара яфраклар юрганы астыннан ара-тирә Полесьеның беренче язгы чә чә ге — шә мә хә тө стә ге эре кың гырау чә чә клә р баш тө ртеп чыккан иде.

— Карале, Олеся, — дидем мин, сү згә башлап, — ми­нем синнә н кайбер нә рсә лә р турында сорыйсым килә, тик син ачуланмагае дип кенә куркам... Кешелә р ә йтә ­лә р, имеш, синең ә биең... ничек дип ә йтим икә н?

— Сихерче дилә рме? — диде Олеся тыныч кына, ми­ң а ярдә мгә килеп.

— Юк, сихерче ү к тү гел... — дигә н ’булдым мин, бу­талып. — Хә ер, телисең икә н, ә йдә сихерче дип ә йтик... Ә лбә ттә, кеше ни сө йлә мә с. Ә биең нең нинди дә булса шифалы ү лә ннә р җ ыюы яисә им-том белү е гаепмени?.. Соң, ә гә р соравым ошамаса, син миң а җ авап та бирми аласың.

— Юк, нигә ошамасын, — диде Олеся, һ ич тә кә ефе кырылмыйча. — Ошамаслык бернә рсә дә юк монда. Ә йе, ә би минем чыннан да сихерче. Тик хә зер бик картайды инде ул, ә ү вә лге вакытлардагыча оста эшли алмый.

— Элек нилә р эшли ала иде соң ул? — дидем мин, кызыксынып.

— Тө рлесен эшли ала иде. Дә валый, теш сызлавын баса, зә хмә т кайтара, котырган эт тешлә гә н яки елан чаккан кешелә рне ә фсенлә п терелтә, хә зинә яткан җ ир­лә рне эзлә п таба иде — кыскасы, эшлә гә н эшлә рен са­нап чыгарлык та тү гел...

— Белә сең ме нә рсә, Олеся? Туры ә йткә нем ө чен га­фу ит: мин боларның берсенә дә ышанмыйм бит, Иә, сер итеп кенә ә йт ә ле миң а: болар һ ә ммә се дә кү з буяу, алдашу гына бит, ә йеме?

Олеся искитмә ү чә н бер кыяфә ттә җ илкә сен җ ыерып куйды.

—- Ихтыярыгыз, телә сә гез ничек уйлагыз. Авыл ха­тынының башын катыру — анысы бер хә л, лә кин сезнең алда мин алдашып маташмас идем.

— Димә к, син сихергә чынлап торып ышанасың, шулаймы?

Ничек инде ышанмаска? Безнең гомумә н бө тен нә селебез тылсым кө ченә ия... Мин ү зем дә кү п нә рсә ­лә р эшли алам.

— Олеся, җ анкисә гем... шуларның ичмасам берсен генә булса да кү рсә т ә ле...

— Ник кү рсә тмә скә? Телә сә гез, кү рсә термен дә шул, — диде Олеся. — Хә зер ү кме?

— Ә йе, мө мкин булса, хә зер ү к кү рсә т.

. —■ Курыкмассызмы соң?

— Анысы тагын ниткә н сү з. Тө нлә, бә лкем, курык­кан да булыр идем, хә зер якты ич ә ле.

— Ярар алайса. Бирегез миң а кулыгызны.

Мин, буйсынып, аң а таба кулымны суздым. Олеся минем пальто җ иң ен тиз генә кайтарып куйды, манжет каптырмасын ычкындырды да, ү зенең кесә сеннә н ө ч вершок чамасы озынлыктагы фин пычагын алып, аны кү н кынысыннан суырып чыгарды.

Кинә т мин ү земдә ачу китергеч бер курку хисе уяна башлавын тойдым.

— Син нишлә мә кче буласың? — дидем мин, шик­лә неп.

— Ү зегез кү рерсез... Сез бернә рсә дә н дә курыкмыйм дидегез ич!

Кинә т Олеся кулы белә н сизелер-сизелмә с* кенә хә рә кә т ясап алды, һ ә м шулчак мин ү земнең белә гемдә, кан тамырын тотып карый торган җ ирдә н бераз ө стә - рә к, йомшак тирегә ү ткен пә ке йө зе сызылып ү ткә нен тойдым. Җ ә рә хә ттә н шундук кан саркып чыкты һ ә м җ иргә еш-еш тама башлады. Кычкырып җ ибә рү дә н мин чак кына тыелып калдым; шулай да_бик нык агарын­дым булса кирә к, чө нки Олеся кө лемсерә п:

— Курыкмагыз, исә н калырсыз, — дип куйды.

Ул белә гемне җ ә рә хә тле урыннан югарырак кысып тотты да, йө зен җ ә рә хә ткә якын ук китереп, аның ө сте­нә кайнар сулышын бө рки-бө рки, ниндидер аң лаешсыз сү злә р пышылдарга тотынды. Олеся кулымны ычкын­дырып тураеп басканда инде, канлы җ ә рә хә т'урынын­да беленер-беленмә с кызгылт сызык кына торып кал­ган иде.

— йә, ничек? Шул җ итеп торырмы? — диде ул, хә й­лә ле елмаеп, һ ә м пә кесен кесә сенә яшереп куйды. —• Тагын телә мисезме?


— Телим, билгеле. Тик, зинһ ар, алай бик куркыныч­лы булмаса иде, аннары кан да акмасын иде.

— Тагын нә рсә кү рсә тергә икә н соң сезгә? — диде Олеся, уйга калып. — Ярар алайса, менә болай эшлик: сез ялгызыгыз гына юлдан алга атлагыз... Тик, ишетсен колагыгыз, артыгызга борылып карамагыз.

Бу билгесез сынаудан шү рлә вемне яшерер ө чен, мин ү земне кө члә п елмаерга мә җ бү р иттем һ ә м юри уенчак тавыш белә н:

— Синең ул мә зә гең бик куркыныч тү гелме соң? — дигә н булдым.

— Юк, юк... Куркырдай бернә рсә се юк... Барыгыз, — диде Олеся.

Мин, тә җ рибә нең нә тиҗ ә се белә н чиктә н тыш кы­зыксынып, алга таба атладым. Шул ук вакытта мин аркамда Олесяның миң а тө бә лгә н киеренке кү з кара­шын тойгандай булдым. Лә кин унбиш-егерме адым да китеп ө лгермә гә нмендер, кинә т тип-тигез урында сө рте­неп киттем дә йө зтү бә н җ иргә капландым.

— Барыгыз, бар! — дип кычкырды Олеся. — Артка борылып карамагыз! Егылудан да курыкмагыз, туйга хә тле тө зә лер ә ле... Егылганда җ иргә ныграк тоты­ныгыз.

Мин юлымны дә вам иттем. Бер ун адым чамасы баргач, тагын йө зтү бә н җ иргә капландым.

Олеся шаркылдап кө лә -кө лә кулларын чә бә клә ргә тотынды.

— йә, ничек? Кү ң елегез булдымы инде? — диде ул, ак тешлә рен хә йлә ле елтыратып. — Хә зер ышанасызмы инде? Зарар юк, зарар юк!., һ авага очмадыгыз бит, җ ир ө стенә генә тө штегез.

— Ничек эшлә дең соң син моны? — дип, гаҗ ә плә неп сорадым мин, киемемә ябышкан чү пне сыпырып. — Ә л­лә серме, югыйсә?

— Нишлә п сер булсын. Телә сә гез, мин сезгә рә хә т­лә неп сө йлә п бирә м. Тик менә аң лашылырмы икә н... сез аң ларлык итеп сө йли алырмынмы икә н дим...

Дө рестә н дә, ул сө йлә гә ннә рдә н кайбер нә рсә лә рне мин ахырынача аң лап җ иткермә дем. Лә кин, ялгышма- сам, аның кызыклы бу фокусы шуннан гыйбарә т иде: минем арттан аякны аякка, адымны адымга атлап бар­ган хә лдә, ул бер ү к вакытта минем һ ә рбер хә рә кә тем­не дә тө гә л рә вештә кабатларга тырышкан, ягъни ү зе­нең бө тен килеш-килбә те белә н мин булып кыланган. Шулай кү пмедер адым җ ир киткә ч, ул минем барасы юлымда, янә се, җ ирдә н бер аршын югары кү тә релеп торган һ ә м юлга аркылы сузылган бау бар дип фараз итә ргә керешкә н. Аннары, мин шул фараз ителгә н бауга аягым белә н орынам дигә ндә генә, кинә т сө рлегеп егыл­гандай бер хә рә кә т ясаган... Андый чакта, Олесяның ә йтү енчә, иң таза, иң нык кеше дә аягында басып кала алмаска тиеш икә н... Миң а Олесяның ә леге буталчык аң латмасын кү п еллар ү ткә ч тагын бер мә ртә бә искә тө шерергә туры килде. Сальпетриер шифаханә сендә истериядә н газапланучы ике профессиональ сихерче хатынга ясалган тә җ рибә лә р турында Шарко язган отчетны укыгач искә тө ште ул. Мине иң гаҗ ә плә ндер­гә не шул булды: гади француз халкы арасыннан чык­кан кү з буяучылар да мондый очракларда нә къ менә Полесьеның чибә р сихерчесе кулланган бер ү к ысуллар ярдә мендә эш иткә ннә р икә н.

— О-о! Ул гынамы ә ле, мин тагын кү п нә рсә лә р белә м, — дип куйды Олеся, ү з кө ченә нык ышанган кө р тавыш белә н. — Мә сә лә н, мин сезне бик куркак кеше итә алам.

— Анысы тагын ни дигә н сү з?

. — Сез тиктомалга курка торган кешегә ә верелә сез. Ә йтик, сез бер ялгызыгыз ү з бү лмә гездә утырасыз, ди. Кинә т бер заман сезне тиктомалдан гына курку билә п ала, һ ә м сез калтырана ук башлыйсыз, артыгызга бо­рылып карарга да куркасыз. Тик моны эшлә ү ө чен миң а иң элек сез торган урынны белергә, бү лмә гезне кү рергә кирә к.

— Алайса бик җ иң ел инде бу, — дидем мин, шигем­не белдереп. — Урам яктан тә рә зә тө бенә килеп, пыя­лага чиртә сең дә ни дә булса кычкырасың.

— О, юк, алай тү гел... Бу вакытны мин урманда булам, ү з ө емнә н беркая да чыкмыйм... Лә кин мин кү ­ң елемнә н ү земнең нишлә ргә тиешлегемне гел уйлап, фараз итеп утырачакмын. Ә йтик, мин урамнан барам, сезнең ө йгә керә м, ишегегезне ачып бү лмә гезгә узам... Сез бу вакыт кайда да булса... ә йтик, ө стә л янында утырасыз, ди... мин акрын гына арттан сезнең янга килә м... сез мине кү рмисез дә, ишетмисез дә... шулай килә м дә, кулларымны иң башыгызга куеп, аска таба баса башлыйм... торган саен катырак басам иң башы­гызга... ә ү зем сезнең кү злә регезгә карыйм... менә бо- лай — карагыз ә ле...

Олеся, нечкә кара кашларын җ ыерып, юихерлә ү чә н дә һ шә тле бер шом чагылган кү злә рен миң а юнә лтте. Аның кү з бә бә клә ре ничектер зураеп, кү гелҗ ем тө скә кергә н иде. Моны кү ргә ч, мин шундук кайчандыр Мә с- кә ү дә, Третьяков галереясында караган һ ә м хә зер инде рә ссамының исеме дә онытылган бер рә семне — Медуза башы рә семен искә тө шердем. Олесяның миң а тө бә лгә н кө е катып калган сә ер кү з карашы, илаһ и бер кө ч сы­ман, мине тә мам тетрә ндереп-җ ибә рде.

— Иә, булды сиң а, Олеся... җ итә р, — дидем мин, ясалма бер кө лү белә н кө леп. — Елмайган чагың миң а кү брә к ошый — андый чакта синең сабыйларча мө лаем йө зең ә карап туймаслык була.

Без юлыбызны дә вам иттек. Барган шә пкә минем кү ң елдә кинә т бер сорау туды: Олеся сө йлә мендә ге тә эсирлелек, укымаган гади кыз ө чен бө тенлә й ят бу­лырга тиешле нә фислек, нә закә тлелек каян килде икә н?

— Белә сең ме, мине нә рсә гаҗ ә плә ндерә, Олеся? — дидем мин, ү земне борчыган сорауга җ авап алырга тырышып. — Менә син, беркем белә н дә диярлек ара- лашмый-нитми, урманда ялгыз башың ү скә нсең... Шу­лай ук синең китап укырга да ә ллә ни чамаң булма­гандыр...

— Мин бө тенлә й язу танымыйм.

— Алайса, бигрә к тә... Шул ук вакытта синең сө й­лә шү ең барышнялар сө йлә шү еннә н бер дә ким тү гел. Ә йт ә ле, Олеся, каян килде бу сиң а? Нә рсә турында сораганымны аң лыйсың дыр бит?

— Ә йе, аң лыйм. Боларның һ ә ммә се дә ә бидә н килә... Сез аның шыксыз кыяфә тле булуына карамагыз. У-у! Белә сезме, ул нинди акыллы! Иялә шә тө шкә ч, бә лкем, сезнең алда да аның теле ачыла башлар ә ле, менә шун­да ү зегез дә кү рерсез... Дө ньяда аның һ ич белмә гә н нә рсә се юктыр, чын менә, ни сорасаң шуны ә йтә дә бирә. Дө рес, хә зер картайды инде ул.

— Алайса, синең ә биең ү з гомерендә бик кү пне кү р­гә ндер, шулаймы? Элек кайда торган соң ул?

Бу сораулар Олесяга бик ү к ошап бетмә де булса кирә к. Ул җ авабын шактый кө ттереп һ ә м телә р-телә - мә стә н ә йтте;

— Белмим... Ул ү зе дә бу турында кү п сө йлә ргә яратмый. Ә гә р ара-тирә сү з кузгаткаласа да, сө йлә гә ­нен шундук онытырга, бү тә н искә тө шермә скә куша... Ярар, миң а кайтырга вакыт, — диде Олеся, кинә т ашы­га башлап, — ә бием ачуланыр. Хушыгыз... Гафу итә сез, мин исемегезне белмим бит ә ле.

Мин аң а исемемне ә йттем.

— Иван Тимофеевич? Бик шә п. Алайса, хушыгыз, Иван Тимофеевич! Безне читлә теп узмагыз, керә йө ­регез.

Мин аң а кулымны суздым. Олеся кечкенә, лә кин кө чле кулы белә н дусларча каты итеп минем кулымны кысты.

VI

Шул кө ннә н башлап, мин ә леге субайлар ө стендә ге йортка бик еш барып йө ри башладым. Килгә н саен Олеся мине гадә ттә гечә сабыр, горур йө з белә н каршы­лады. Лә кин мин ишектә н керү гә, ул ниндидер сизелер- сизелмә с хә рә кә т ясап куя һ ә м шуның белә н минем ки­лү емә эчтә н шатланганлыгын кү рсә тә иде. Карчык исә, авыз эченнә н һ аман нидер мыгырдануын дә вам итсә дә, мина булган дошманлыгын ачыктан-ачык белгертмә де. Монда, ә лбә ттә, оныгы Олесяның уң ай тә эсире сизелде булса кирә к. Аннары, кү рә сең, ара-тирә минем кү чтә ­нә ч, бү лә клә р: йон яулык, банкалы варенье, чия шә ра­бы ише нә рсә лә р алып килү ем дә карчыкның кү ң елен йомшартмый калмагандыр. Ә арада ү зенә кү рә сү зсез бер кайтырга җ ыенгач, ул мине озата чыга иде. Шул озату кызыклы, җ анлы ә ң гә мә лә р юлны озайтыр ө чен, ирексездә н ә кренрә к барырга ты­рышабыз, тын урман аланнарын урап ү тә без. Ириновка юлына килеп җ иткә ч, мин Олесяны янә бер ярты чак­рым чамасы кире озата барам; аннан соң да ә ле, аеры­лышмас ө чен, без берә р нарат агачының җ ә енке һ ә м хуш исле кү гелҗ ем ботаклары астында озаклап сө й­лә шеп торабыз.

Олесяда мине җ ә леп иткә н нә рсә, ә лбә ттә, аның матурлыгы гына тү гел иде. Моннан башка мине тагын аның гадә ттә н тыш ү зенчә лекле, эчке каршылыклардан,


икелә нү лә рдә н азат булган ирекле, самими табигате сокландырды; нә селдә н килгә н какшамас бер хорафат белә н ө ртелгә н, шул ук вакытта сабыйларныкыча бер­катлы да, чибә р хатын-кызларныкыча хә йлә ле, наян да булган ачык, саф акылы сокландырды. Аның бозыл­маган һ ә м хыялга бай кү ң елен дө ньядагы барлык нә р­сә кызыксындыра, дулкынландыра иде шикелле. Ул миннә н ә ллә нинди чит-ят иллә р, кү з кү рмә гә н халык­лар турында, кыргый табигать кү ренешлә ре, җ ир һ ә м галә м тө зелеше, галимнә р, зур шә һ ә р-калалар турында туктаусыз сораштырды. Мин сө йлә гә ннә рнең кү бесе, ә лбә ттә, аң а кеше ышанмастай могҗ иза, ә кият булып тоелды. Ә мма беренче танышкан кө небездә н ү к ү зара сө йлә шү дә мин тоткан эчкерсез, җ итди, гади тон Олеся- га минем һ ә рбер сү земне, бернинди икелә нү сез, ышанып кабул итә ргә ярдә м итә иде. Дө рес, кайчакта Олеся­ның ярым кыргый акылына барып җ итмә стә й (еш кына хә тта ү зем ө чен дә ахырынача ачык булмаган) берә р кыен мә сьә лә килеп чыга да, аны ничек аң латырга белмичә, мин кызның комсызланып сорашуларына кар­шы: «Белә сең ме нә рсә... Мин моны сиң а тө шендереп бирә алмам... Син мине аң ламассың », — дип аклана башлый идем.

Андый чакта ул ялварырга керешә:

— Юк, зинһ ар, зинһ ар, сө йлә гез, мин ничек тә аң ­ларга тырышырмын... хә тта аң ларлык булмаса да... ба­рыбер сө йлә гез... — ди.

Ул мине ә ллә нинди коточкыч чагыштырулар ясар, - га, хә тә р-хә тә р мисаллар белә н эш кылырга мә җ бү р итә, һ ә м ә гә р мин кирә кле тә гъбирне таба алмый кыен­сынып торсам якн берә р сү здә тө ртелеп калсам, тот­лыгып сө йлә шү че кешегә булышкандай, сабырсызланып, миң а сораулар яудыра башлый иде. һ ә м, чыннан да, аның йө герек, зирә к акылы, табигый кү заллау сә лә те ахыр чиктә минем педагогик зә гыйфьлегемне җ иң еп чыга иде. Мин ирексездә н аның ү з мохитында, ү зенеке- дә й тә рбия алган (яки, дө ресрә ге, бернинди тә рбия алмаган) кешелә р арасында искиткеч сә лә тле бер кеше булганлыгын кө ннә н-кө н ачыграк кү рә бардым.

Бервакытны мин сү з арасында ничектер Петербург­ны телгә алдым. Олеся шундук кызыксынып сорашыр­га кереште.

— Нә рсә ул Петербург? Авылмы?

— Юк, авыл тү гел. Петербург ул Россиянең иң зур шә һ ә ре.

— Иң зурымы? Иң -иң зурымы, ә йеме? Шуннан да зуррагы юкмы? — дип сораша бирде Олеся, сабый ба­ладай каныгып.

— Соң, ә йе инде.. Баш тү рә лә рнең һ ә ммә се шунда тора... зур хуҗ алар ягъни... Анда барлык йортлар таш­тан салынган, агач йортлар бө тенлә й юк.

— Алайса ул безнең Степаньнан зуррак инде, шу­лаймы? — диде Олеся.

— Бераз зуррак булыр шул... бер биш йө з мә ртә бә ­гә. Андагы ө йлә рнең кайберсендә Степаньдагыдан ике тапкыр кү брә к халык яши.

— Йа аллам! Нинди ө йлә р соң алар? —дип куйды Олеся, курка калып.

Аң лашылсын ө чен мин, гадә ттә гечә, чагыштырулар ясарга мә җ бү р булдым.

— Коточкыч зур ө йлә р. Биш катлы, алты катлы, хә тта җ иде катлылары да бар. Ә нә, кү рә сең ме теге на­ратны?

— Иң биегенме? Кү рә м.

— Менә шундый биек йортлар инде, һ ә ммә се ө стә н аска хә тле кеше белә н шыгрым тулы. Ул кешелә р, чит­лектә ге кошлар сыман, бә лә кә й-бә лә кә й бү лмә лә рдә то­ралар; һ ә ркайсында бер унлап кеше урнашкан, хә тта сулыш алырга һ ава да җ итми. Ә кайберә ү лә р бө тенлә й тү бә ндә, җ ир астында ук яши, юештә, салкында; анда­гы бү лмә лә ргә елның ел буе кояш нуры тө шмә гә н чак­лар да була.

— Алайса, мин урманымны сезнең ул шә һ ә регезгә гомеремдә дә алыштырмас идем, — диде Олеся, башын чайкап. — Степаньга базарга баргач та тыным кысыла башлый. Этеш-тө ртешлә рдә н гаҗ из буласың, шау-шу, кычкырышудан колаклар тона... Урманнан читкә чык­тыммы, кү ң елемне шундый сагыш баса — барысын калдырып, уң га-сулга карамыйча ташлап качасым килә башлый... Җ ә һ ә ннә мгә китсен ул шә һ ә р дигә негез, мин анда бер кө н дә тормас идем.

— Ә киявең шә һ ә рдә н булса, нишлә терсең? — дидем мин, хә йлә ле кө лемсерә п.

Олесяның кашлары җ ыерылды, кҗ а борын яфрак­лары дерелдә п куйды.

— Шул гына калган иде! '—диде ул, йө зен чытый, — Миң а бернинди дә кияү кирә кми.

— Син хә зер генә алай дисең, Олеся, һ ә ммә кызлар башта шулай дилә р, ә соң ыннан барыбер кияү гә чыга­лар. Бераз сабыр ит: менә берә рсен очратырсың, яра­тырсың, шул чакта инде аның белә н шә һ ә ргә генә тү гел, дө нья читенә китә ргә дә риза булырсың.

— Аһ, сө йлә мә гезче булмаганны... зинһ ар, кирә к­ми, — диде Олеся, ү пкә лә гә ндә й кулын селтә п. — Йә, ни­гә юкны сө йлә ргә?.. Ү тенә м сездә н, башка сө йлә мә гез.

— Кызык та инде син, Олеся. Гомерең буе бер егет тә яратмам дип уйлыйсың мыни? Син бит шундый яшь, шундый чибә р, кө чле, йө рә гең дә гыйшык ялкыны ка­бынса, алай антлар белә н генә котыла алмассың.

— Котылмасам соң — яратырмын! — дип җ авап бир­де Олеся, кү злә рен очкынландырып. — Кешедә н киң ә ш сорап тормам...

— Алай булгач, димә к, кияү гә дә чыгарсың, — дидем мин, ү ртә п.

— Сез нә рсә, чиркә ү дә никах укытуны ә йтә сезме ә ллә? — диде Олеся, шиклә нә калып.

— Ә лбә ттә, шуны... Поп сезне мө нбә р тирә ли җ и­тә клә п йө ртер, дьякон никах җ ыры җ ырлар, синең ба­шың а таҗ кигезерлә р...

Олеся керфеклә рен тү бә н иде һ ә м, сизелер-сизелмә с кенә елмаеп, башын чайкап куйды.

— Юк, җ анкисә гем... сү зем ошамаса ошамас, тик сезгә яшермичә ә йтә м: безнең нә селдә беркем дә никах укытмаган. Ә ни дә, ә би дә никахсыз гына яшә гә ннә р... Безнең нә селгә хә тта чиркә ү гә барып йө рергә дә яра­мый...

— Ә леге шул сихергә табынуыгыз аркасындамы?

— Ә йе, шул сихергә табынуыбыз аркасында, — диде Олеся, тыныч бер җ итдилек белә н. — Ә гә р минем җ а­ным туганда ук аң а сатылган икә н, ничек инде мин чиркә ү дә кү ренә алыйм?!

— Олеся... Акыллым... Ышан сү земә, син ү зең не ү зең алдыйсың... Син адә м ышанмаслык кыргый, кө лке нә рсә сө йлисең бит.

Олесяның йө зенә тагын теге вакытта бер мә ртә бә булган һ ә м ү зенең шул серле тә къдиренә инануын һ ә м буйсынуын кү рсә ткә н шомлы, сә ер бер чырай калыкты.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.