Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Александр Иванович Куприн 5 страница



Алар платформаның бө тенлә й кеше йө рми торган почмагында тукталып калдылар. Икесе дә бик дул­кынланган иде. Нина, ү зенең тапкыр уеныннан ү зе хозурланып, җ авап кө тте, ә Бобров, авыр-авыр тын алып, дулкынланып, кирә кле сү злә р эзлә де.

Лә кин шул вакыт сигнал быргыларының ә че тавышы ишетелде, платформада ыгы-зыгы башланды.

— Ишетә сезме... Мин кө тә м, — дип пышылдады та­гын Нина, Бобров яныннан тиз генә читкә тайпылып. -^- Минем ө чен бик мө һ им нә рсә бу, сез уйлаганга кара­ганда да мө һ имрә к...

Тимер юл борылышыннан кара тө тенгә уралып курьер поезды атылып чыкты. Берничә минуттан ул, рельс кү чергечлә р ө стеннә н дө бер-шатыр узып, тизле­ген ә кренә йтте дә платформа янына ук килеп туктады... Поездның очына ялтыравык зә ң гә р тө скә буялган озын вагон — кунак вагоны тагылган иде. Каршыларга тө ­шү челә р барысы да шунда ябырылды. Кондукторлар ихтирамлы кыяфә т белә н вагон ишеген ачарга ташлан­ды; ишек ачылуга, эчтә н шыштырдый-шыштырдый җ ыелма баскыч сү телеп тө ште. Дулкынланудан һ ә м чабып йө рү дә н тирлә п чыккан, каушаган йө зле станция начальнигы кунак вагонын поезддан тизрә к ычкындыру турында эшчелә ргә боерыклар бирергә тотынды. N ти­мер юлы акционерларының иң зурларыннан булган Квашнинга бу юлдан йө ргә ндә һ ичкем кү рмә гә н, хә тта иң югары тү рә лә ргә дә бик сирә к элә гә торган бер хө рмә т-ихтирам кү рсә телә иде.

Вагонга Шелковников белә н Андреа һ ә м йогынты­лы ике чит ил инженеры гына керделә р. ■ ‘Квашнин, коточкыч юан аякларын як-якка ташлап һ ә м корсагын киереп, креслода утыра иде. Башында тү гә рә к киез эшлә пә, эшлә пә астыннан уттай кызыл чә члә ре кү ренеп тора. Салынкы яң аклы, ө ч кат иякле, актерларча шома итеп кырылган һ ә м эре сипкел баскан симез бите озак йоклаган 'Кешенеке сыман шешенке һ ә м ачулы кү ренә; иреннә ре, җ ирә нү белдереп, чак-чак кына кө лемсери иде-.

Инженерларны кү ргә ч, ул кө ч-хә л белә н Генә аягы­на торып басты; нә закә тле кү решү ө чен аларның һ ә р­берсенә юан, итлә ч кулын сузды һ ә м карлыккан калын тавыш белә н:

— Исә нмесез, ә фә нделә р, — диде. — Йә, заводыгызда ни хә ллә р бар, эшлә р барамы?

Шелковников эш кә газьлә ре теле белә н хә лне сө й­лә ргә кереште. Заводта бө тенесе дә ә йбә т, янә се. Менә домна мичен ачарга торабыз, яң а биналарга нигез сала башларга да вакыт җ иткә н; сез килгә нне генә кө тә идек, янә се. *. Эшчелә р белә н мастерларның эш хаклары яхшы, заказлар кү п — шулкадә р кү п, эшне тизрә к баш­лап җ ибә рә се килеп тора.

Директорның сө йлә гә ннә рен Квашнин тә рә зә гә бо­рылып баскан килеш гамБсез кыяфә т белә н тың лады. Аның йө зенә арыганлык галә мә те чыккан һ ә м таркау кү з карашы вагон алдына җ ыелган халык тө ркеменә тө бә лгә н иде.

Кинә т ул директорга кө телмә гә н сорау бирде:

— Э... ка... карагыз ә ле... Нинди кызчык ул анда? Шелковников тә рә зә гә таба борылды.

— Ә нә теге... эшлә пә сенә сары каурый кадаганы, — диде Квашнин, сабырсыз тө стә бармагы белә н тө ртеп кү рсә теп.

— Аһ, аны ә йтә сез икә н! — диде директор, куанып һ ә м, Квашнинның колагына иелеп, сер ә йткә ндә й, фран­цузча пышылдады: — Безнең склад мө диренең кызы. Фамилиясе Зиненко.

Квашнин салмак кына баш какты. Шелковников ө зелгә н сү зен дә вам итә ргә тырышкан иде дә, хуҗ а кеше аны тагын бү лдерде.

— Зиненко... Зиненко... — дип сузды ул, кү зен тә рә ­зә дә н алмыйча, уйга калып. — Зиненко... Кем иде соң ә ле ул Зиненко?.. Кайда ишеткә н идем соң ул фами­лияне?.. Зиненко?..

— Ул бездә склад мө дире булып эшли, — дип, юри тыныч тавыш белә й кабатлады Шелковников.

— Аһ, белдем! — диде кинә т Василий Терентьевич, исенә тө шереп. — Миң а аның турында Петербургта сө й­лә гә ннә р иде бугай... Ягез, дә вам итегез, ә фә ндем.

Квашнинның ү зенә тө бә леп карап торганлыгын һ ә м бу минутта аның хакында сү з алып барганлыгын Нина хатын-кызларга гына хас сизгерлек белә н шундук аң ­лап алды. Ул беркадә р читкә борылыбрак басты, лә кин аның чытлыкланудан хозурланып алсу тө скә кергә н йө зе бө тен гү зә ллеге белә н, миң нә ре белә н ә ле һ аман Василий Терентьевичка аермачык кү ренеп тора иде.

Ниһ аять, директорның сү зе бетте, һ ә м Квашнин вагонның павильон сымак итеп эшлә нгә н пыяла стена­лы арткы ө лешенә узды.

Бу кү ренешне мә ң гегә истә калдыру ө чен, Бобрө в- ның уенча, бары фотография аппараты гына җ итёшми иде. Квашнин тү бә н тө шә ргә ни ө чендер ашыкмады, вагон алдында җ ыелган халык тө ркеме ө стеннә н кал­кып торган япон сә намыдай, йө зен чытып һ ә м аякларын аеры куеп, пыяла стена артында тораташтай басып торды. Аның шулай хә рә кә тсез торуы каршылаучылар­ны ө нә ндереп җ ибә рде булса кирә к: җ ырылган авызлар ничектер кинә т кенә ямьсез бер рә вештә катып калды, югарыга тө бә лгә н ялагай кү з карашларында исә курку- ө ркү гә охшаш бернә рсә чагылып узды. Вагон ишегенең як-ягында басып торган кондукторлар да солдатларча ү рә каттылар. Бераз алгарак киткә н Нинага очраклы рә вештә генә кү зе тө шкә ч, Бобров хә тта аның йө зендә дә шул ук катып калган елмаю һ ә м потка табынучы кыргый кешедә була торган шомлы ө ркү чагылуын кү рде.

«Ө ч йө з мең сум еллык кереме булган кеше алдын­да эчкерсез, ихтирамлы бер соклану ' гынамы бу, ә ллә башка нә рсә ме? — дип уйлады Андрей Ильич, ачы­нып. — Беркемгә һ ичкайчан игътибарлы кү з карашы да тө шермә с шушы кеше алдында мескенлә неп койрык болгап торырга аларны нә рсә мә җ бү р итә икә н? Ә ллә,
юРыйсә, аң лавы да читен булган берә р психологик за-1 кон — ялагайлану законы сә бә пчеме? »

Шактый вакыт шулай хә рә кә тсез басып торганнан соң, Квашнин, ниһ аять, урыннан кузгалды һ ә м корса­гын тагы да киерә тө шеп, ү зен култыклаган поезд кон­дукторлары ярдә мендә баскычтан ә крен генә тү бә н тө ште.

Уң га-сулга тайпылып, уртадан юл ачкан халыкның ихтирамлы сә ламенә сиздерер-сиздермә с кенә баш иеп җ авап кайтаргач, ул аскы иренен ямьсез итеп бү лтә йт­те дә тың кыш тавыш белә н:

— Ә фә нделә р, иртә гә гә чаклы сез азат, — дип бел­дерде.

Вокзал ишегенә җ итә р-җ итмә с, директорга ишарә ясады, директор якынайгач, ярым пышылдап:

— Сергей Валерьянович, сез аны минем белә н та­ныштырыгыз инде, — диде.

— Зиненконымы? — дип кабатлап сорады Шелков- ников, сү знең кем турында баруын абайлап.

 

— Соң, аны булмый кемне булсын! — дип, ачу белә н мө гердә п куйды Квашнин. —Тик монда тү гел, монда тү гел, — дип, боерыкны ү тә ргә омтылыш ясаган дирек­торны җ иң еннә н тотып туктатты. — Заводка баргач та- ' ныштырырсыз... [VII]

Тантана ө чен кө не дә бик килешле, матур туры килде. Кө з башында гына була торган кояшлы һ ә м салкынча һ авасы исерткеч хуш ис бө ркеп, аяз кү к йө зе ү зенең куе зә ң гә р тө се белә н аерата тө псез булып тоел­ган гаҗ ә еп хозур бер кө н иде бу. Эшчелә р, мә ет кү ­мә ргә җ ыенгандай, яң а һ ава ө рдергеч машинага һ ә м бессемер миченә нигез салу ө чен казылган квадрат чо­кыр тирә сен ә йлә ндереп алдылар. Шушы җ анлы ихата уртасында, чокыр читенә ү к терә п, ө стенә ак эскә тер й'булы буялмаган гади агач ө стә л куелды.

Ө стә л ө стендә Инҗ ил китабы, тә ре, изге су савыты һ ә м кропил 1 ята иде. Бер читтә, кү мә клә шеп изге җ ыр башкару ө чен сайлап алынган унбишлә п эшче сафы алдында, алтын чигелгә н яшел ризасын [VIII][IX] киеп, священ­ник басып тора. Ихатаның ачык ягына исә, ике йө з кешелек шау-шулы, чуар зур бер тө ркем булып, инже­нерлар, подрядчиклар, ө лкә н десятник һ ә м конторщик- лар ө елешкә н иде. Чокырдан казып чыгарылган туфрак тавы ө стенә фотограф менеп баскан; ул, ү зен дә, аппа­ратын да кара шә лъяулык белә н каплап, рә семгә тө ше­рер ө чен инде кү птә ннә н бирле җ айлы кү ренеш эзли иде.

Биш-ун минуттан тө зелеш мә йданына һ ә йбә т юртак атлар җ игелгә н тройкада Квашнин килеп туктады. Коляскада ул ү зе генә утыра иде. Хә ер, аның янә шә сен­дә башка кеше утыртыр урын табып та булмас иде. Квашнин артыннан тагын бишме, алтымы экипаж килде. Василий Терентьевичның «иң баш тү рә » икә нле­ген сизенгә н эшчелә р берьюлы баш киемнә рен салды­лар. Квашнин эре генә атлап тү ргә узды һ ә м священ- никка таба сизелер-сизелмә с кенә баш какты.

Шул вакыт мә йдан ө стендә священникның чә ң гелдек нечкә тавышы калтырап ишетелде:

— Благословен бог наш, всегда, ныне и присно, и во веки веко-ов...

Хор аң а шактый тигез тавыш белә н:

*— Амин, — дип җ авап бирде.

Эшчелә р — ө ч мең гә якын кеше, — бая Квашнинга баш игә н кебек, куллары белә н чукыну галә мә те ясый- ясый, барысы берьюлы тү бә н иелделә р, аннары озын чә чле башларын чайкап яң адан тураеп бастылар... Боб­ров ирексездә н аларны кү зә тә башлады. Алдагы ике рә ттә гелә р ташчылар булып, һ ә ммә се дә ак алъяпкыч бә йлә гә н һ ә м барысы да диярлек җ итен тө сле сары чә чле, җ ирә н сакаллы иде. Алар артында француз һ ә м инглиз эшчелә ре кия торган киң блузалардан, бит-кул- ларына юылмас тимер корымы каткан тимерче һ ә м чуен коючы агайлар урын алган; арада кә кре борынлы чит ил кешелә ре дә кү згә ташлана иде. Иң артта, тимер-^ че һ ә м чуен коючылар башы ө стеннә н, онга буялган­дай ап-ак йө зле, ялкынсынган, шешенгә н кызыл кү зле ө ченче бер тө ркем — известь миче эшчелә ре кү ренә...

Хор беркадә р тың кыш, лә кин шулай да каты һ ә м тигез тавыш белә н: «Ходаем, ү з бә ндә лә рең не бә ла- казадан сакла», — дип ә йткә н саен, бу ө ч мең кеше, ү зенә бертө рле кыштырдап һ ә м еш-еш чукына-чукына, бил бө геп ала иде. Ниндидер стихияле кө ч, кодрә т һ ә м шул ук вакытта балаларча бер самими кү ндә млек ча­гылгандай тоелды Бобровка бу кү мә к гыйбадә ттә. Иртә ­гә алар һ ә ммә се дә эшкә чыгачак, һ ә ркайсы ү зенең ярты тә ү лек буена сузыла торган авыр, интектергеч хезмә тен башлаячак. Кем белә, бә лки берә рсенә язмыш ү лем дә ә зерлә п куйгандыр? Биек баскычтан егылу, металл эремә сенә пешү, вак таш яки кирпеч ө еме ас­тында калу — азмыни заводта андый фаҗ игалә р!., һ ә м хә зер, аксыл чә члә рен җ илфердә теп, бө гелә -сыгыла гыйбадә т кылганда, ә хор алладан ү з бә ндә лә рен бә ла- казадан саклавын сорап җ ыр кө йлә гә ндә, алар, бә лкем, язмышның ә нә шул- катгый карары турында уйлана торганнардыр. Чыннан да, сасы, салкын землянкала­рыннан кө н саен гадә ттә гечә авыр хезмә ткә ашыгучы батыр йө рә кле, сабыйлардай киң кү ң елле, гаскә рилә р­дә й кү ндә м табигатьле бу кешелә р алладан башка та­гын кемгә сыенсыннар, кемнә н мә рхә мә т сорасыннар?

Киң, шигъри кү ренешлә ргә һ ә вә с Бобров ә нә шулай уйлады. Гыйбадә т шикелле нә рсә лә рне ү зе инде кү птә н оныткан булса да, священникның нечкә, калтыравык җ ырына бердә м килеп кушылган халык гө релтесен ишеткә н саен, Андрей Ильичның аркасы буйлап нинди­дер салкын бер кымырҗ ык йө гереп уза иде. Авыр, хә тә р эштә бил бө гә р ө чен туган йортын ташлап, ерак-ерак губерналардан һ ә м тагып ә ллә каплардан җ ыйналган


бу соры гавамның эчкерсез гыйбадә тендә ниндидер кө ч­ле, кү ндә м һ ә м фидакарь нә рсә бар шикелле тоелды...

Гыйбадә т тә мам булды. Квашнин искитмә ү чә н бер кыяфә т белә н чокыр тө бенә алтын акча-ыргытты, лә кин кө рә ген тотып бө гелә алмады — аның ө чен туфракны Шелковников ташлады. Аннары тү рә лә р таш фунда­мент ө стендә дә ү кара башняларын һ авага чө еп торган домна мичлә ренә таба юнә лделә р.

Яна тө зелгә н бишенче домна, техника теле белә н ә йткә ндә, «ходка салынган» иДе инде. Домнаның нигез­дә н бер аршын чамасы биеклегендә ясалган тишеген­нә н, як-якка кү керт очкыннары чә чрә теп, аксыл-кыз- гылт тө стә ге шлак эремә се атыла; авыш улак буенча шыбырдый-шыбырдый тү бә н агып, эремә мичнең текә фундаментына терә п куелган казаннарга коела һ ә м шунда, суынып, койка сыман яшькелт массага ә верелә бара. Домна башнясының иң очына менеп урнашкан эшчелә р мичкә берө злексез ташкү мер һ ә м руда ө сти торалар; руда белә н ташкү мерне анда кечкенә тимер вагонеткаларга тө яп менгезә лә р иде.

Священник домна миченә тө рле яктан «изге су» бө р­кеп чыкты да, куркуыннан абына-сө ртенә, картларча кыйшык-мыйшык атлап, читкә китеп басты. Горн [X] мас­теры — сең ердә н генә торган чандыр гә ү дә ле, кара тут йө зле карт — чукыну галә мә те ясап учына тө керде, янында торучы дү рт ярдә мчесе дә шуны ук эшлә де.

Аннары алар бишесе бергә җ ирдә н гаять озын корыч лом алып, аны бик озак тирбә теп-чайкап тордылар да, берьюлы сө рә н салып, чын кө ч белә н мичнең тү бә н ө ле­шенә китереп тө рттелә р. Лом балчык бө кегә бә релеп чың гылдап куйды. Курку катыш бер сабырсызлык белә н кү зә теп торган халык кү зен йомды; кайберә ү лә р хә тта артка чигенде. Эшчелә р ломны чайкап торып икенче кабат, аннары ө ченче, дү ртенче кабат тө рттелә р... һ ә м кинә т лом очы астыннан, кү з камаштыргыч якты очкын­нар чә чрә теп, сыек металл фонтаны атыла башлады. Горн мастеры ломын айкап ә йлә ндерә -тулгандыра ти­шекне тагын да зурайта тө шкә ч, чуен эремә се ә крен генә комлы ерганак буйлап агылды һ ә м җ ете кызыл тө с­кә керә барды. Мич тишегеннә н һ авага берө злексез эре-эре очкыннар атыла; алар, чытырдый-чытырдый тө рле якка сибелеп, бераз җ емелдә п торалар да, анна­ры сү релеп, тоныкланып юкка чыгалар. Иренеп кенә агылган шушы сыек металлдан тирә -якка тү зеп булгы- сыз эссе бө ркелә. Андый эссегә кү некмә гә н кунаклар битлә рен куллары белә н каплыйлар һ ә м отыры артка чигенә баралар иде.

Домна мичен карап бетергә ч, инженерлар тө ркеме һ ава ө рдергеч машиналар бү легенә юнә лде. Эшкуарлар психологиясен оста белү че Квашнин ү зе белә н бергә килгә н акционерларга — ширкә т вә киллә ренә заводның бө тен зурлыгын, ыгы-зыгысын кү рсә тергә һ ә м шуның белә н аларны шаккатырырга кирә клеген алдан ук ки­сә теп куйган иде. Аның исә бе ү тә гади: ә леге ә фә нде­лә р монда кү ргә н һ ә м ү злә ре ө чен бө тенлә й яң а булган нә рсә лә рне кайткач ширкә т җ ыелышында зур бер могҗ иза итеп сө йлә ячә клә р. Ул чакта инде Василий Терентьевичка, ширкә т җ ыелышының моң арчы булган каршылыгын җ иң еп, ү зе ө чен шактый файдалы яң а ак­циялә р чыгарырга юл ачылачак иде.

Чыннан да, акционерларга завод башлары авыртыр, тез буыннары калтырар дә рә җ ә дә гаҗ ә еп бер тә эсир ясады, һ ава ө рдергеч машиналар бү легенә килеп кер­гә ч ү к, алар дулкынланудан тә мам телсез-ө нсез калды­лар. Ике сажень озынлыгындагы дү рт вертикаль пеш­кә к ярдә мендә һ ава, коточкыч гү елдә ве белә н таш сте­наларны дер селкетеп, ике колач юанлыгы чуен торба­лар аша кауперларга кудырыла һ ә м, андагы газ ялкы­нында алты йө з градуска хә тле кызгач, домна миченә ү теп кереп, ү зенең кайнар сулышы белә н руданы да, ташкү мерне дә сыек эремә хә ленә китерә иде. Бү лек мө дире вазифасын башкаручы инженер кунакларга аң латмалар бирергә кереште. Гә рчә ул һ ә рберсенең колагына иелеп, кычкырып сө йлә сә дә, коточкыч машина гү елдә ве эчендә аның сү злә ре бө тенлә й ишетелми, һ ә м ул иреннә рен кө чә нә -кө чә нә юри кыймылдатып торган кебек тоела иде.

Шуннан соң Шелковников кунакларны пудлинг мич­лә ре урнашкан бинага — бер башыннан икенче башы чак-чак кына тө смерлә неп торган гаять озын тимер сарайга алып керде. Сарайның бер як стенасы буйлап, таш платформалар ө стендә, тышкы кыяфә тлә ре белә н кө пчә ге салдырылган вагоннарны хә терлә ткә н пудлинг мичлә ре тезелеп киткә н иде. Алар барысы егерме бу­лып, бу мичлә рдә сь! ек чуен белә н руда катнашмасын­нан корыч эретә лә р. Ә зер корыч эремә се, торбалар буенча тү бә н агып, югары башы тоткалы тимер штамб­ларга — тө псез биек чаннарга тула һ ә м шунда кырыгар потлы тоташ кисә клә р булып ката бара. Каршы як стенаның буеннан-буена чуен юлы сузылган; анда пош- кыра-пошкыра чыжылдап, шаулап, сыгылма хортумлы кү ндә м, ө лгер хә рә кә тле хайваннарга охшаш пар кран­нары тыз-быз йө ренә. Бер кра'н штамбны тоткасыннан ыргагы белә н элә ктереп ала да югары кү тә рә; штамб эченнә н җ ете кызыл тө стә ге тигез кырлы озын борыс сыман корыч кисә ге шуып чыгып, тү бә н ыргыла. Ә мма ул җ ир ө стенә тө шеп җ иткә нче, аста торучы эшче гадә т­тә н тыш бер җ итезлек белә н аң а белә к юанлыгы чыл­быр чорнап ө лгерә; икенче кран ыргагы белә н шул чыл­бырдан элә ктереп, «тумранны» салмак кына итеп яң а­дан һ авага кү тә рә һ ә м ө ченче кранга беркетелгә н платформага — башка шундый «тумраннар» янына китереп сала. Ө ченче кран исә ү зенә тө ялгә н йө кне са­райның аргы башына алып китә. Анда ыргак урынына кыскыч-каптыргыч белә н коралланган дү ртенче кран «тумраннарны» берә млә п-берә млә п вагоннан бушата һ ә м идә н астында урнашкан газ мичлә ренең ачык люк­ларына ташлый бара. Ниһ аять, кү пмедер вакыттан соң, бишенче кран газ мичендә тә мам ■ ак тө скә кергә нче кызган «тумраннарны» бер-бер артлы люк авызыннан сө йрә п чыгара да горизонталь кү чә рдә зыр-зыр ә йлә неп торган ү ткен тешле пычкы-тә гә рмә ч астына китереп куя. Ниндидер бишме-алтымы секунд эчендә пычкы кырык потлы корыч «тумранны», йомшак перә ннек кискә ндә й, ике кисә ккә урталай яра. Шуннан һ ә рбер кисә к җ иде йө з пот авырлыктагы пар чү кече — пресс астына җ ибә ­релә, анда гадә ттә н тыш кө ч һ ә м балавыз сыккандай бер җ иң еллек белә н ялпакландырылганнан соң, эшче­лә р аны кул арбасына салып, йө герә -чаба һ ә м ә йлә нә - тирә гә кызган тимер очкыннары бө рки-бө рки, тиз генә икенче урынга кү черә лә р иде.

Шуннан соң Шелковников ү зенең кунакларына рельс прокатлау цехын кү рсә тте. Кып-кызыл булып кызган галә мә т зур металл борыс идә н астында салмак кына ә йлә нгә н һ ә м иң югарыгы ө леше генә идә ннә н чак-чак калкып торган валиклар ө стеннә н арлы-бирле шуышып, ә ле бер станокка, ә ле икенче станокка таба чаба. Станокның бер-берсенә капма-каршы якка ә йлә ­нү че параллель ике корыч цилиндры борысны ике ара­га суырып ала да, калтыранып-ухылдап, аны шул ара­лык аша уздыра. Борыс шуннан соң цилиндрларының арасы тагын да таррак булган икенче станокка, барып керә, һ ә р яң а станок аша узган саен борыс юкара һ ә м озыная бара һ ә м, ниһ аять, цехтагы унбиш станокның берсеннә н икенчесенә шулай йө ри торгач, ә кренлә п, ун сажень озынлыгындагы кызыл рельс кыяфә тен ала. Барлык станоклар белә н нибары бер кеше идарә итә. Ул пар машинасы ө стендә ге капитан кү перчеге сымак калку урынга менеп баскан да идарә рычагын ә ле алга этә рә, ә ле ү зенә таба тартып китерә. Эшче рычагны алга этә ргә ндә, барлык цилиндр һ ә м валиклар бер юнә ­лештә ә йлә нә башлыйлар, ә рычагны ү зенә таба тарт­канда кире, якка ә йлә нә лә р. Борыс сузылып, 'тә мам рельс кыяфә тенә кереп беткә ч, тү гә рә к пычкы, колак тондыргыч тавыш белә н чыжылдый-чыжылдый һ ә м ти- рә -якка аксыл-кызыл очкыннар чә чрә тә -чә чрә тә, рельс­ны ө ч бертигез кисә ккә кисә.

Аннары кунаклар кыру цехына кү чтелә р. Монда башлыча вагон һ ә м паровоз кө пчә клә ре кырып эшкә р­телә иде. Цехның бер башыннан икенче башына хә тле тү шә м аслап сузылган юан корыч кү чә ргә исә псез-хи- сапсыз каеш приводлар кигезелгә н; алар тө рле зурлык­тагы һ ә м тө рле фасондагы ике-ө ч йө злә п станокны хә рә кә ткә китерә лә р. Тө рле юнә лешлә рдә аркылы-тор­кылы сузылган бу приводлар шулкадә р кү п, ә йтерсең лә, бө тен сарай эче калтыранып торган һ ә м чуалып беткә н тоташ бер җ ә тмә белә н сарып алынган. Кайбер станокларның кө пчә клә ре секундына егерме ә йлә неш ясаса, бү тә ннә ренең ә йлә нү тизлеге бө тенлә й юк дә рә ­җ ә сендә — кү згә чак-чак кына сизелә иде. Идә ндә кая карама анда озын-озын матур спиральлә р булып бө те­релгә н корыч, тимер, бакыр йомычкалары аунап ята. Бораулау станокларыннан һ авада берө злексез тешкә тигеч ә че, нә зек тавыш яң гырап тора. Шушы ук цехта кунакларга корычтан эшлә нгә н һ ә м ике зур теш казна­сыдай бер ачылып, бер йомылып торган авызлы икенче бер машина — гайка ясаучы машина да кү рсә телде. Ике эшче кып-кызыл булып кызган озын, юан тимер чыбыкны очы белә н шул машина «авызына» китереп


Tufa Да, Машина, тимер чыбыктан тиГез кисә клә р feth- лә п алып, бераздан җ иргә ә зер гайкалар тө керә.

Кыру цехыннан чыгып, Шелковников акционерларга (ү зенең аң латмалары белә н ул гел аларга гына мө рә ­җ ә гать итә иде) заводның мактанычы, горурлыгы бул­ган тугыз йө з ат егә рлегендә ге «Компаунд» машинасын •карарга тә къдим иткә ндә, Петербург ә һ еллә ренең инде моң арчы кү ргә н, ишеткә ннә рдә н дә тә мам башлары ә йлә неп, зиһ еннә ре чуалган иде. Яң а тә эсирлә р аларны бү тә н кызыксындырмый, бә лки арытканнан-арыта гына бара иде. Аларның йө злә ре рельс прокатлау цехындагы эсседә н кызарып чыккан, куллары, киемнә ре кү мер ту­занына, корымга буялган иде. Директор тә къдименә алар эчтә н бик сыкранып, бары тик ү злә рен вә кил итеп җ ибә ргә н ширкә т җ ыелышының абруен тө шермә с ө чен генә кү нделә р бугай. (-

Тугыз йө з ат егә рлегендә ге «Компаунд» машинасы бик чиста итеп җ ыештырылган һ ә м җ иһ азланган киң, якты тә рә зә ле, мозаик идә нле аерым бинага урнашкан иде. Кү лә ме белә н гаять зур булса да, машина эшлә ­гә ндә бернинди шакылдау тавышы да чыгармый дияр­лек... ‘һ ә рбере дү рт сажень чамасы озынлыктагы ике пешкә к, ишетелер-ишетелмә с кенә чыжылдап, тышкы ягы такта белә н тө релгә н цилиндр эчендә тыз-быз йө ри. Егерме фут 1 биеклеге зур кө пчә к тә, сыртына кигезел- гә н уникелә п арканы белә н бергә, шулай ук бик тиз һ ә м тавышсыз ә йлә нә; аның киң колачлы хә рә кә теннә н бина эчендә ге коры, эссе һ ава кө чле дулкын сыман тал- пынып-талпынып куя. һ ава ө рдергечлә р, прокатлау станоклары һ ә м кыру цехы машиналары — һ ә ммә се дә шушы «Компаунд» машинасы ярдә мендә хә рә кә ткә ки­терелә иде.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.