Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





1 Юка сукно. 11 страница



XXX бү лек

ЭШЛӘ ГӘ Н ЭШЛӘ РЕМ

итеп фортепьяно тө зә тү чегә, музыкага, фортепьянога борды һ ә м тү змә де — уйный белгә нен ә йтеп куйды, ан-

Шулай булса да, ү земдә музыкага дә рт кузгалу аркасында бу җ ә йне мин кызлар белә н башка елларга караган­да ныграк дуслаштым. Язын безгә та­нышырга дип кү рше авылдан бер егет килгә н иде. Кунак бү лмә сенә керү гә, фортепьянодан кү зен алмады, Катень­ка һ ә м Мими белә н сө йлә шкә н арада, сиздерми генә урындыгын шуң а таба- рак шуытты. Кө ннә рнең матурлыгы, авылда торуның рә хә тлеге турында бераз сө йлә шкә ч, ул сү зне оста гына, нары шундук ө ч вальс уйнап ташлады. Ул уйнаганда, Любочка, Мими һ ә м Катенька фортепьяно янында аң а карап тордылар. Ул егет безгә шуннан гайре кермә де, лә кин миң а аның уйнавы, фортепьяно янында утыруы, башын селкеп чә чен артка ташлавы, бигрә к тә сул кулы белә н октава алуы, шунда чә нти бармагы белә н баш бармагын икесен ике якка җ ә һ ә т кенә аеруы, акрын гына бергә китерү е һ ә м яң адан аеруы гаҗ ә п нык ошады. Шушы мә һ абә т кул хә рә кә те, гамьсез генә утыруы, ба­шын селкеп куюы, аннары аның талантына безнең кыз­ларның игътибары миндә фортепьянода уйнау телә ге кузгатты. Шуннан соң инде, музыкага дә ртем дә, талан­тым да бар икә н дип уйлап, ө йрә нергә ябыштым. Монда мин, тумыштан сә лә тсез, сә нгатьнең ни бирә сен һ ә м ул нә рсә дер бирсен ө чен аң а ничек тотынырга кирә клеген бө тенлә й белмә гә н хә лдә, юньле укытучысыз-нисез ө й­рә нергә тотынучы миллионлаган ир-ат; бигрә к тә хатын- кыз кебек ү к, четерекле хә лдә калдым. Музыка, дө рес­рә ге, фортепьянода уйнау минем ө чен кызларны ү земә карату чарасы гына булды. Катенька ярдә ме белә н ноталарны ү злә штереп, юан бармакларымны бераз ба­сарга ө йрә неп (ике ай буе тырыштым, ашап утырганда теземә, йокларга яткач мендә ргә бертуктаусыз тискә ре атсыз бармагым белә н бә рдем дә бә рдем), пьесалар уйнарга тотындым. Ү зем тагы җ аным-тә нем белә н aves â me уйнадым (моны Катенька да шулай диде), лә кин тактның ни икә нен дә белмә дем.

Нә рсә уйнаганым билгеле инде — вальслар, галоп- лар, романслар (arrangé s) һ. б. — бө тенесе дә яраткан композиторларымныкы: андый композиторларның ә сә р­лә рен музыканы аз-маз аң лый торган кеше ноталар магазинында бер кочак гү зә л ә сә рлә р арасыннан сайлап алып сезнең кулыгызга тоттырыр да: «Менә уйнамаска тиешле ә йберлә р, шуннан да начар, шуннан да тозсыз-

1 (Патетик соната».

• рак, шуннан да мә гънә сезрә к нә рсә лә рнең нота кә газенә тө шкә не юк ә ле», — дияр; ул ә сә рлә рне начар булганга да шул һ ә рбер рус барышнясының фортепьяносы ө стен­дә очратырсыз. Дө рес, бездә Бетховенның кызлар бозып бетергә н мескен хә лгә тө шергә н «Sonate Pathé tique» 1 белә н Cis-moll сонаталары да бар иде, Любочка аларны татап’ны искә алып уйный торган иде, аннары тагын


Любочкага Мә скә ү дә музыка укытучысы ө йрә ткә н яхшы ә йберлә р бар иде, лә кин Любочка ә ле алар ө стенә шул укытучының мә гънә сез маршларын, галопларын да уй­ный иде. Катенька белә н без зур ә йберлә рне яратмадык, «Le Fou» [XIX] белә н «Сандугач»ны барыннан артык кү р­дек; «Сандугач»ны уйнаганда Катеньканың бармакла­рына кү з иярми иде, мин дә инде башыннан алып ахырына кадә р дың гырдатып чыккаладым. Теге егетчә утырырга ө йрә ндем һ ә м еш-еш кына уйнавымны карап тормауларын кызганып куйгаладым. Лә кин озакламый Лист белә н Калькбренер миң а артык авыр тоелдылар һ ә м мин Катеньканы куып җ итә алмаячагыма тө шендем. Шуннан соң инде, классик музыка җ иң елрә к булырга тиеш дип уйлап, аннары оригинальрә к булу нияте белә н кинә т, гыйльми немец музыкасын яратам икә н, дигә н фикергә . килдем; дө ресен генә ә йткә ндә, туйдырып бе- •тергә н булса да, Любочка «Sonate Pathé tique» уйнаган­да, шаккатып тың лап тора башладым, ү зем дә Бетховен ә сә рлә рен уйнарга тотындым, Бееетховен дияргә ө йрә н­дем. Хә зер уйлап карыйм да, никадә р генә фикер бутал­чыклыгы булмасын, никадә р генә кыланып маташ­мыйм — миндә шулай да талантка якынрак бернә рсә булган икә н, дигә н фикергә килә м. Чө нки музыка тә э­сирендә минем кү земә яшь килә иде, ошаган кө йлә рне мин тырышып-тырышып булса да, нотасыз гына фор- тепьянода чыгара ала идем; ул чагында мине музыка ул кызу һ ә м тә эсирле уйнавың белә н кызлар кызыкты­рырга ярарлык нә рсә генә тү гел, бә лки максат, ү зенә бер лә ззә тлә нү, дип карарга ө йрә тсә лә р, ихтимал, мин­нә н чынлап та ярыйсы музыкант чыккан булыр иде.

Ул җ ә йне минем икенче эшем француз романнары уку булды, — Володя аларны кү п • итеп алып кайткан иде. Ул вакытларда Монтекристолар һ ә м тө рле «Сер­лә р» яң а кү ренә башлаган гына иде ә ле. Сю, Дюма һ ә м Поль-де-Кок романнарыннан аерыла алмадым. Иң ясал­ма кешелә р дә, иң ясалма вакыйгалар да миң а чынбар­лык шикелле кү ренде, кайда ул авторны ялганлый дип уйлау — мин ә ле авторның барын да белмә дем, тере кешелә р, чын вакыйгалар китаптан чыгып минем алды­ма ү злә ре генә килеп басалар иде. Ә гә р дә инде ү зем укыган кешелә ргә охшаган кешелә рне. чынбарлыкта кү рмә сә м, аларның килеренә бер тамчы 'да шиклә нми идем.

Шиклә нү чә н кеше медицина- китабы укыганда ү зендә бө тен авыруларны да бар дип уйлаган шикелле, мин дә ү земдә һ ә р укыган романда очраган характер — һ ә м ә йбә те, һ ә м явызы — белә н уртаклык таптым, анда языл­ган хислә р бар дип уйладым. Ул романнарда миң а хә йлә ле фикерлә р дә, кайнар хислә р дә, тылсымлы ва­кыйгалар да, бө тен итеп бирелгә н характерлар да оша­ды: яхшы кеше икә н, ул инде ахырынача яхшы булсын, каһ ә р икә н, гел явыз булсын — яшьлегем башланганда мин кешелә рне нә къ менә шулайч булалар дип уйлый торган идем; боларның барысының да француз телендә язылган булуы да, итагатьле кешелә р авызыннан чык­кан гыйбрә тле сү злә рне кү ң елемдә саклап, берә р яхшы эштә куллана алуым да ошады. Шул романнарга тая­нып, очрата-нитә калсам дип, Колпиков ө чен нинди генә француз сү злә ре ә зерлә п куймадым да гыйшкымны оч­ратып кү ң елемдә гене ә йтер ө чен нинди генә француз сү зе ә зерлә мә дем! Мин аларга ишетү белә н егылып ки­тә рдә й сү злә р ә йтергә ә зерлә ндем. Романнар укый-укый, ү зем ирешергә телә гә н мораль биеклекнең яң а идеал­ларын да булдырдым. Иң элек мин ү земнең бар эшем­дә «noble» буласым килде (noble дим, юньле кеше димим, чө нки француз сү зенең икенче мә гънә се бар, немецлар моны аң ладылар да ehrlich белә н беррә ттә н nobel сү зен дә алдылар), аннары дә ртле буласым килде, шуннан соң инде мө мкин кадә р comme il faut буласым килде —• моң а элек-электә н минем кү ң ел ята иде. Берә р геройда менә шушы билгелә рнең берсе очрый икә н, мин тышкы кыяфә тем белә н дә, гадә тлә рем белә н дә шул геройга охшарга тырыштым. Ә ле дә булса исемдә, ул җ ә йне мин йө злә п роман укып чыктым. Шуларның бер­сендә куе кашлы, гаҗ ә п гайрә тле бер герой бар иде. Мораль яктан безнең арада бернинди аерма юк дип уйлап, кыяфә темне дә гел аныкы тө сле итә сем килде. Кө зге алдында кашымны караштырдым, куерак булып ү ссен ө чен аны чак кына кыркып алырга булдым, тик инде бер тотынгач, бер җ ирдә тө птә нрә к кыркып таш­лаганмын — тигезлә ргә туры килде. Моның соң ы шуның белә н бетте: кө згедә бө тенлә й кашсыз һ ә м шуң а кү рә бик ямьсез булып калганымны кү реп, чә члә рем ү рә тор­ды. Лә кин тиздә н кашым теге дә ртле кешенеке тө сле
куе булып ү сеп китә р, дип кү ң ел юаттым, кашсыз ки­леш кү злә ренә кү ренгә ч, ү зебезнекелә ргә ни ә йтермен инде, дип борчылдым. Володяның дарысын алдым, аны кашларыма ышкып ут тө рттем. Гә рчә дары дө рлә п янып китмә сә дә, кашым кө йгә н тө сле ү к булып калды, хә й­лә не сизү че булмады. Теге гайрә тле кеше тә мам истә н чыгып беткә ч, кашым чынлап та гаять куе булып ү сеп китте.

XXXI бү лек

COMME IL FAUT

Хикә ямнең берничә җ ирендә мин ә нә шул француз сү зенә туры килгә н мә гънә не телгә алдым, хә зер шуң а бө ­тен бер бү лек багышларга туры килә, чө нки миң а тә рбия һ ә м җ ә мгыять бир­гә н ул нә рсә ү з гомеремдә иң ялган, иң зарарлы фикер булды.

Кешелек дө ньясын бик кү п тө рлә р­гә бү лә ргә мө мкин: кешенең була бае, ярлысы; була аның яхшысы, яманы; була акыллысы, ахмагы; була хә рбие, статские; була башка бик кү плә ре; лә кин һ ә ркем дә ү зенчә бү лә ргә ярата, берә р яң а кешене очраттымы — ү зе нишлә гә нен тө шенеп тә җ итми, хә зер: моны кайсы тө ргә кертим икә н, дип уйлый башлый. Ә ле яза торган дә веремдә мин кешелә рне башлыча, comme il faut (ком иль фо) һ ә м comme il ne faut раэ’ка [XX] бү лә ргә ярата торган идем. Икенче тө р исә чын-чыннан comme il faut булмаган кешелә ргә һ ә м гади халыкка бү ленә иде. Comme il faut кешелә ргә мин хө рмә т белә н карый идем һ ә м ү земә иш булырга лаек саный идем; икенчелә рен дошман кү ргә н булып кыландым, чынында исә алар мине рә нҗ еткә н-кимсеткә н сыман, кү ң елемдә ниндидер ү пкә һ ә м ачу саклап килдем; ө ченчелә рен бар дип тә белмә дем —■ аларын бө тенлә й дошман кү рдем. Минем comme il faut дигә нем, беренчедә н (һ ә м шунысы иң ә һ ә миятлесе), француз телен бик шә п белү һ ә м бигрә к тә сү злә рне дө рес ә йтү иде. Французча ярым-йорты сө й­лә шкә н кешене кү рдем исә, гайрә тем чигә иде. Мин эчемнә н генә аң ардан кө леп: «Хә лең нә н килми икә н инде, нә рсә дип безнең шикелле сө йлә шеп маташа- сың? »< —'дип сорый идем. Comme il faut’Hbm икенче шарты озын һ ә м керсез тырнаклар иде; ө ченчесе —■ баш иеп исә нлә шә, сө йлә шә һ ә м танцевать итә белү иде; дү ртенче һ ә м бик ә һ ә миятлесе — һ ә ммә нә рсә гә дә гамь­сез карау, һ ә рвакыт затлы итеп кенә, бү тә ннә рне ким­сетебрә к кенә ямансулау иде. Аннары мин, кешегә сү з кушмыйча ук, аның кайсы тө ргә кергә нен билгелә рлек сыйфатлар белә идем. Ул сыйфатлар арасында бү лмә ­нең җ иһ азыннан, язган язуыннан, куйган печатеннан һ ә м утырып йө ргә н экипажыннан тыш, кешенең аяклары бик зур урын тота иде. Кемнең кем икә нлеген аның панталон балагы итегенә ничек ятып торуына карап ә йтә идем. Итеге ү кчә сез һ ә м тупас башлы булып, пан­талонының балак очы тар һ ә м анда тасма юк икә н ул кеше гади була; итеге ү кчә ле, итек башы тар һ ә м йомры булып, панталоны балтырына сыланып торырдай тар балаклы һ ә м тасмалы икә н, яисә тасмалы булып та, итек башына тө шеп бү лтә еп тора икә н ул кеше mauvais genre1 дигә н сү з һ. б.

Минем ише comme il faut’Hbm якынына да килми торган кешенең шуң а ябышып ятуы ү зе бер гаҗ ә п. Бә лкем ә ле, миң а нә къ comme il faut булыр ө чен артык кү п кө ч сарыф итә ргә туры килгә нлектә н шулай булган­дыр. Исемә тө шсә, котым алына: гомеремнең иң матур чорында, уналтыда чагымда нихә тле кадерле вакытым­ны ү земдә ә нә шул сыйфатны булдыруга ә рә м иткә нмен бит. Минем ө чен ү рнә к булган кешелә рнең барысына да — Володяга, Дубковка һ ә м танышларымның бик кү ­бесенә бу сыйфатка ирешү ә ллә ни тормагандыр тө сле кү ренә иде. Аларга мин кө нлә шеп карыйм, берә ү гә дә сиздермичә генә французча нә фис сө йлә ргә тырыштым, баш игә н кешенең ү зенә карамыйча гына баш ию сә н­гатен ү злә штердем, сө йлә ү телен камиллә штердем, ә йбә т танцевать итә ргә, һ ә рнә рсә гә ис китмичә карарга һ ә м ямансуларга ө йрә ндем, тырнакларымны матурлат­тым (бармагымны кайчы белә н аз тунамадым) — бо- ларның барысына да шактый кө ч сарыф иттем, шулай булса да максатка ирешергә ә ле бик ерак икә нлеген


 


1 Рә тле һ ә м рә тсез.


 


булып, мине ялтырап чыккан иртә нге кояшның нурлары уята иде. ) Тиз генә киенә м дә, сө лге белә н француз романын култык астына кыстырып, ү зебезнең ө йдә н бер ярты чакрымдагы каенлык турысына коенырга китә м. Анда мин кү лә гә ле җ иргә чирә мгә сузылып ятып укыйм

ү зем ү к кү реп тордым. Бү лмә мне, язу ө стә лен, экипа­жымны һ ич кенә дә comme il faut хә ленә китерә алмый азапланып беттем, ә бит андый практик эшлә ргә җ ирә ­неп карасам да, шуң а кү пме кө ч сарыф ителде. Бү тә н­нә р исә бер дә кө ч тү кми генә моң а ирешә лә р иде кебек, гү я башкача булуы да мө мкин тү гел иде. Хә те­ремдә ә ле, бер мә лне тырнакларымны чистартып азап­ланып беткә ннә н соң, тырнакларын соклангыч бер хә лдә йө рткә н Дубковтан тырнакларының кайчаннан бирле шундый булуын, моң а ничек ирешкә нен сорадым. Дуб­ков миң а: «Ү земне белә башлаганнан бирле алар шун­дый булсын ө чен берни эшлә гә нем юк, рә тле кешенең тырнаклары башка тө рле була да алмый», — дип җ авап кайтарды. Бу сү злә р мине тә мам аяныч хә лгә китерде. Ул чагында ә ле мин comme il ГаиГның иң ә ү вә лге шарт­ларыннан берсе — comme il faut’Ka ирешер ө чен нилә р эшлә гә нең не башкалардан яшерү икә нен белмидер идем. Comme il faut минем ө чен асыл бер сыйфат, югары дә рә ­җ ә, яки ү зем омтылган камиллек кенә булып калмады, бә лки тормышта зарури шарт, аннан башка бә хет тә, дан-шө һ рә т тә, бернинди яхшылык та килмә слек бер­нә рсә булды. Ә гә р ул comme il faut тү гел икә н, мин данлыклы артистны да, галимне дә, кешелек дө ньясына изгелек эшлә ү чене дә — берсен-бер ихтирам кылмаган булыр идем. Cqmme il faut булган кеше алардан- чагыш­тыргысыз дә рә җ ә дә ө стен тора иде; ул аларга рә сем ясарга, нота һ ә м китап язарга, яхшылык эшлә ргә юл куя, хә тта моның ө чен мактап та җ ибә рә: берә ү нең яхшы яклары кү ренә икә н, аны кем булуына карамас­тан мактарга кирә к, — лә кин ул ү зен аларга тиң итә алмый, чө нки ул comme il faut, алар comme il faut тү гел, —шуннан артыгы кирә кми дә. Ә гә р дә мә гә р абый, ә ти, яки ә ни comme il faut булмаса, мин аларга да: ә лбә ттә, бу бик зур бә хетсезлек, тик инде мин сезнең белә н араны ө зә м, дип ә йтер идем тө сле. Лә кин comme il faut’Hbin минем ө чен авыр, бернинди җ итди эш белә н кызыксынуларга юл куймый торган шартларын сак­лыйм, саклыйм ди-ди ә рә мгә тү ккә н алтын вакыт та, кешелек дө ньясының уннан тугызына булган нә фрә т һ ә м дошманлык хисе дә, comme il faut кабыгы тышында эшлә нгә н гү зә л эшлә рнең берсенә -бер илтифат итмә ү дә — болар ә ле comme il faut'ны аң лавымнан килгә н зарарның иң зурысы тү гел. Иң зурысы: comme il faut җ ә мгыятьтә мө стә кыйль бер хә л икә н дә, comme il faut кешегә чиновник буласы да, галим буласы да, аның ө чен тырышып ятасы да юк, шул дә рә җ ә гә ирешкә ч, ул ү з бурычын ү ти инде, моның белә н ул хә тта кү пчелек кешедә н ө стенрә к тә кү тә релә, дип уйлауда — зарарның иң олысы ә нә шунда иде.

Яшьлекнең билгеле бер чорында, кү п ялгышулардан һ ә м тө рле ә йберлә р белә н кызыксынулардан соң, гадә т­тә һ ә ркемнең җ ә мә гать тормышына катнашасы килә - башлый, берә р тө рле эш тармагын сайлап ала да го­мерен шуң арга багышлый; тик инде comme il faut бул­ган кеше бик сирә к алай итә. Мин элек тә, хә зер дә бик кү п картларны белә м, — алардагы горурлыкка, мин-мин­леккә, ү тә кискен фикер йө ртү гә исең китә р! Ә гә р шу­лардай теге дө ньяда: «Кем син? нишлә дең син фанн дө ньяда? » — дип сорасалар: «Je fus un homme trè s comme il faut» дип ә йтү дә н башка җ авап тапмас­лар иде.

Мине дә шундый язмыш кө тә иде.

XXXII, бү лек

ЕГЕТ ЧАКЛАРЫМ

Башымдагы фикер­лә рнең ә нә шулай чуа­луына да карамастан, ул җ ә йне мин яшь идем, ирекле идем һ ә м шуң а кү рә бә хетле идем дисә ң дә хата булмас.

Кайчакларны — ә ан­дый чаклар еш булды — мин бик иртә тора идем, (йоклый торган җ ирем ачык һ авадагы терраса


. да укыйм, сирә к-мирә к кенә китаптан башым калкытып, ә йлә нә -тирә мә кү з салгалап куям. Кояш тө шмә гә н җ ир­дә инеш милә ү шә тө сенә керә һ ә м иртә нге җ илдә н чай­калырга тотына; инешнең аргы ягында сап-сары булып арыш басуы җ ә елеп ята; иртә нге кызгылт нурлар каен­нарның ап-ак кә ү сә лә реннә н акрынлап тү бә нгә ү рмә ли; ул ап-ак кә ү сә лә р, берсе артына берсе яшеренеп, мин­нә н качалар, саф урманның эченә ү к йө герешеп кереп китә лә р. Мин тирә -ягымдагы шикелле ү к яшь һ ә м саф яшә ү кө чен ү земдә дә тоям, шуннан лә ззә тлә нә м. Кү к йө зенә иртә нге соры болытлар җ ә елеп, коенганнан соң туң ам икә н, юлсыз-нисез урман, басу буйлап китә м, иртә нге чыкның итек ү тә ли аягымны чылатуыннан нин­дидер бер тә м табам. Андый вакытта мин яң арак укып чыккан ромаИның геройлары белә н мә ш килә м, ә ле полководец, ә ле министр, ә ле гаҗ ә п кө чле пә һ леван, ә ле гыйшык тоткан кеше булып хыялланам да минут саен як-ягыма карангалыйм: аланда яисә агач артында кинә т кенә аны кү реп алырга ө метлә нә м. Шулай йө ргә ндә эшлә п ятучы крестьяннарны, аларның хатыннарын, кыз­ларын кү рә м икә н, гади халыкны бар дип белмә сә м дә, нилектә ндер бик нык уң айсызланам, кү злә ренә чалын­маска тырышам. Ә гә р, кояш ныграк кыздыра башлагач та кызларыбыз чә йгә чыкмый торалар икә н, ул чагында инде бакчага ө лгергә н яшелчә сен-җ имешен ашарга ке­реп китә сең. Иң зур лә ззә тлә рнең берсен шунда табасың. Кереп утырасың алма бакчасына, биек һ ә м куе булып ү скә н кура җ илә генең нә къ уртасына. Ө стә — яп-якты эссе кү к йө зе, ә йлә нә -тирә дә — чә нечкеле кура, тө рле чү п ү лә ннә р. Иң тө з ү скә не —* карасу яшел кычыткан булып, ул ө скә таба нечкә рә бара, иң очында чә чә к утыра; чә нечкеле һ ә м ниндидер шә мә хә чә чкә ле, җ ә елеп ү скә н тигә нә к кура җ илә геннә н дә узып киткә н, кешедә н дә озын булып тырпаеп тора, кайбер урында, кычыткан белә н бергә, карт алмагачларның ботакларына ук тиеп тора; ә ул ботакларда исә, кызу кояш нурларына карап, тү м-тү гә рә к, шоп-шома алмалар ү сеп утыра, аларда ә ле чык кибеп җ итмә гә н. Аста сирә к яфраклы кура кояшка таба авышкан; тар кыяклы ү лә н белә н япь- яшь ә рекмә н, корыган яфраклар арасыннан башларын гына калкытып, чыкка чыланып утыралар, ү злә ре мә ң ­гелек кү лә гә дә булганга, алмагач яфракларында кояш «урлары уйнаганын белмилә р дә шикелле.


 

 


Бу чытырманлыкта кайчан карама дымсу була, бур­сыган ис, пә рә вез, каралып җ ирдә аунап яткан черек ■ алма, кура җ илә ге исе аң кып тора, кайчагында урман кандаласы исе дә килә, ул кандаланы җ илә к белә н бер- тә ялгыш кабып та җ ибә рә сең — аннары тизрә к икенче җ илә к кабып авызың ны тә млә тә сең. Алга таба барганда гел шунда яткан чыпчыкларны ө ркетә сең, аларның чыр­кылдашырга тотынганын һ ә м бә лә кә й генә канатларын кызу-кызу кагып, ботакларга бә релә -сугыла, пырылдап кү тә релгә ннә рен ишетә сең, бер җ ирдә бал корты безел­дә гә нен ишетә сең, юл буйлап барган бакчачы Аким юлә рнең аяк тавышын, аның бертуктаусыз ү залдына мыгырдавын ишетеп аласың. «Юк! Ул да, бү тә н кеше дә мине моннан таба алмас... » — дип уйлап куясың һ ә м уң нан да, сулдан да сусыл җ илә к чү плисең, рә хә тлә неп бер-бер артлы кабып җ ибә рә сең. Аякларың тез тиң ен­тен манма су, башың да чеп-чи мә гънә сез нә рсә (эчең нә н генә кырыкмаса-кырык кат кабатлыйсың: е-егер-ме-е-е дә -ә җ и-и-и-и-де дә -ә ), кулларың ны да, юеш панталон ү тә ли аякларың ны да кычыткан чага, башың а инде куе. куаклар арасыннан ү теп кергә н кояшның эссесе каба, инде ашыйсың да килми, ә шулай да ә рә мә лектә һ аман утыра бирә сең, як-ягың а караштырасың, колак саласың, уйлап куясың, иң пешкә н җ илә клә рне ө зеп аласың да кабып йотасың.

Сә гать уннарда, кү п вакыт чә йдә н соң, кунак бү лмә ­сенә керә идем, ул чагында инде Мими белә н кызлар эшкә тотынган була. Беренче тә рә зә гә кояштан киндер ■ пә рдә корылган, пә рдә тишеклә реннә н сирпелеп кергә н якты кояш нуры ни элә кте шуң а уттай янып торган тү ­гә рә клә р тө шерә, шундый якты ул тү гә рә клә р, кү зең не ачып карый алмыйсың. Тә рә зә буенда киерге станы тора, аның ап-ак киндерендә акрын гына чебеннә р йө ри. Киергедә Мими чигеп утыра, ул ә ледә н-ә ле ачуланып башын чайкый, кояштан качЫп бер урыннан икенче урынга кү чеп утыра, ә кояш кө тмә гә ндә генә каян да булса ү теп керә дә я аның битенә, я кулына ут тасмасы сала. Калган ө ч тә рә зә дә н кү з камаштыргыч булып дү ртпочмаклар тө шә, алар ө стенә рамнардан кү лә гә сы­зыклары сузыла; ул дү ртпочмакларның берсенә, кунак •бү лмә сенең буямаган идә ненә, иске гадә тен куып Мил­ка сузылып ята да, колакларын шомартып, кояшта йө ргә н, чебеннә рне кү зә тә. Катенька диванда чигепме, укыпмы утыра, сап-сары куе чә ч арасына кереп чә бә * лә нгә н чебенне куар ө чен кояш нурында ү тә ли кү ренгә н тө сле ап-ак нә ни куллары белә нме селтә нә, башынмы чайкый. Любочка я бакчага чыкканны кө теп, ике кулын артка куеп, идә н буйлап ишекле-тү рле йө ренә, я фор- тепьянода һ ә р авазына кадә р миң а таныш берә р пьеса­ны уйный. Мин берә р яры чө мә шә м дә шул кө йне яки китап укыганны тың лап утырам, фортепьяно янына ү зе­мә утырырга җ ае чыкканны кө тә м. Тө шке аштан соң. ара-тирә, кызларны ияртеп, атка атланып йө рергә чыгып китә м (шушы яшькә җ итеп, шундый кеше була торып,, җ ә яү йө рү не мин ү зем ө чен хурлык саный идем). Без­нең алай атта йө рү лә р бик кызыклы була, чө нки мин кызларны кеше аягы басмаган җ ирлә ргә алып барам. Ә ллә нинди маҗ араларга тап булабыз, шунда мин ү зем­не егетлә рчә тотам, 'кызлар мине атта шә п йө ргә н ө чен, кыюлыгым ө чен мактыйлар, ү злә ренең яклаучылары дип саныйлар. Кичен, кунак-мазар булмый икә н, кү лә ­гә ле галереяда чә йлә р эчкә ннә н соң, папа белә н йорт тирә сендә йө реп кергә ннә н соң, мин ү земнең элеккеге урыныма, вольтер креслосына менеп ятам да, Катенька- ның яки Любочканың уйнаганына колак салып,, китап укыйм, бер ү к вакытта электә гечә хыялланам. Кайчакны шулай, Любочка берә р борынгы кө йне уйнаганда, кунак бү лмә сендә ялгызым калам да, ирекле-ирексез китабым­ны бер читкә куеп, балконның ачык ишегеннә н кү ренеп торган биек каеннарның салынкы бө дрә ботакларына (аларга ул чакны инде кичкә кү лә гә тө шә ), ачык кү к йө зенә карап ятам, кү к йө зенә текә лебрә к карагач, ки­нә т тузанланып беткә н саргылт тап кү ренеп киткә ндә й була; залдан ишетелгә н музыканы, капка шыгырдавын, хатыннар сө йлә шкә нне, кө тү кайтканын тың лап ятам да —< кинә т исемә Наталья Савишна, maman, Карл Иваныч килеп тө шә, беравык бик ямансу булып ала. Тик кү ң елемдә яшә ү кө че һ ә м ө метлә р чамасыз кү п бул­ганга, ул истә лекнең миң а канат очы гына кагылып уза.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.