Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 24 страница



— Нинди чибә р... Бер кү рү дә янып ү лә рлек, — дидем.

— Сатыла. Тулаем тү гел, ваклап, вакытлап сатыла. Тик бик кыйммә т, — диде юлдашым тыныч кына.

— Ничек инде сатыла? Ү зе шундый матур...

— Матур булганга кыйммә т тә... Мин ул «тә ти кыз- лар»ның бө тен тарифын белә м.

Ничектер кө н караң гыланып, сү рә нлә неп киткә ндә й булды. Ү кенечле, ә лбә ттә...

Йө ри торгач, мә йданга килеп чыктык. Мә йдан тулы


халык. Уртада зур озын арбага җ игелгә н бә лә кә ч кенә ишә к бакыра. Ишә кне йонтач очлы бү рек кигә н кеше колагыннан тартып бакырта. Арбада галә мә т олы баш­лы, кыска гына гә ү дә ле, кө тек аяк-куллы ө ч яшьлә р чамасындагы шыр ялангач ир бала ята. Бала кырында калай купы '. Ишә к бакыра. Купыга ара-тирә бакыр тә ң кә лә р чың лап тө шә. Бу кү ренешнең ә че мә гънә сен со­рашмый да аң ладым: ә ти кеше ү з баласының гариплеген ваклап сата.

Моны кү ргә ч, баягы шук полицай да салпаеп калды:

— Нинди генә кө ннә ргә тө шерми адә мне фә кыйрь­лек...

Сатлык матурлык белә н сатлык гариплеккә бер кө н эчендә тап булдым шулай. Кайсысы аянычрактыр, бел­мим. Бә лки, икесе дә бер иштер...

Насыйпның бармаксыз куллары миң а инде гарип бу­лып кү ренмилә р. Ничек бар, шулай: матур да тү гел, ямьсез дә тү гел. Ү зем дә хуҗ а кә ефенә буйсынып, ярак­лашып ө лгердем.

Ямлиха җ иң ги чә й ә зерлә де. Кайдандыр бер «кара баш» килеп чыкты. Насыйп шешә не елт иттереп тез ара­сына кыстырды. Шуннан, учы белә н астан тө бенә сугып, чос кына ачты да, ике кулына кысып, стаканнарга койды. Бик тө гә л, бик гадел бү лде.

— Кү рә сең дер, кулларым тө п эшкә ярый бит. Калга­нын башкару берни дә тү гел ул... — Башта ул кых-кых кө лде. Шуннан ике «кө лчә сен» дә кинә т алга сузды. — Шушы кулларның котына ничә мә еллар буе берә ү не дә ышандыра алмаган идем. Тә ки, бер килеп, инандыр­дым, ә й.

Берә р стаканны тү нтә реп куйгач, Насыйпның кү ң еле тагы да кү тә релеп китте:

— Бармаксыз калдым, ә мма кулымның котын исбат иттем, — дип шул ук хакта сү з яң артты ул. — Бә лә кә ч-

1 Купы —савыт. тә н... Малай чагымнан ук сиздем мин бу кулларның хик­мә тен! Сез генә ышанмый каң гырттыгыз. Их-ма! — Ул бү лт-бү лт иттереп, янә стаканнарга аракы койды, — Ә йдә, җ ө п булсын!

— Ә шулай да бармагы-ние белә н кайда кырыктың тырнакларың ны? — дип аның кө енә тө шебрә к сорадым мин.

— Кешедә н ишетсә ң, Насыйпның кулында зур бомба ярылган икә н дип, шыттырулары бар. Ү зем генә сө йлә п бирим. — Шешә нең бө кесен ул кире тыкты. — Хуҗ асы сө йлә гә ндә, кү ң елгә вә свә сә салмый, тик кенә тың лап кына утырсын. Менә шулай.

Насыйпның йө зенә кызыллык йө герде. Димә к, ике стакан аракы шифасыз ү тмә де. Тик кү злә ре генә бераз тоныклана тө ште.

— Алайса, тың ла: туң ып коелды бу бармаклар.

— Ничек?

— Шулай. Лә кин ү з эшлә рен башкарып һ ә лак булды алар. Батыр яугирлә рчә һ ә лак булды минем бармаклар...

Ул дә вам итте:

— Мин артиллериядә элемтә че булдым. КП белә н ут позициясе арасында катушка кү тә реп йө герү че идем. 1943 нең кышы иде. Шыгырдап торган чатлама суык ир­тә дә яман бой башланып китте. Безнең орудиелә р КП- дан кү з кү реме җ ирдә урман полосасына сыенып алган­нар да тегелә рнең позициясен ө шкерә генә бирә лә р. Полк командиры подполковник телефон аша моннан ү зе командовать итә. Ну тавышы, ә й! Кушбугаз ир иде. Бер заман еракта ак кар ө стендә тө рле җ иргә сибелгә н кара таплар кыймылдаша башлады. Таплар акрынлап зурая бара, зурая бара: танклар! Таныш картина. Тиздә н алар ут тө керергә керешә чә к. Давай, тыгыл, давай! Ут кибә ­ненә ә йлә нү ең не кү р дә тор менә! Эчемнә н шулай дигә н булам, иң алдагы танкка тө бә п. Тегелә рнең моң арчы сү лпә н аткан пушкалары да дә ррә ү телгә килде. Кө н аяз, тавыш һ авага сең ми. Җ ирне тоташ кү крә ү тетрә тә. Ике яктан да ут ө ермә се ө ерелә. Нә къ шул вакыт под­полковник, ачуланып, телефон трубкасын ташлады. «Ө зелде! Линия ө зелде. Ялгарга! »—диде. Кече сержант Скворцов шунда ук кабель буйлап йө герде. Без аны кү ­реп торабыз. Ө ч-дү рт йө з метр араны имин ү тте. Шуннан ул шартлаулар полосасына барып керде. Бер йө герде, бер егылды, бер торды. Шартлаулар һ аман куера барды. Ахры, танклар да ата башлады. Скворцов тагы бер-ике тапкыр кү ренеп калды да башкача калкынмады. Линия ялганмады.

— Рө хсә т итегез! —дидем мин.

— Итмим! Син бар! — Подполковник рядовой Шиха- новка боерды. Шиханов шул ук кабель буйлап Скворцов эзеннә н йө герде. Ярты юлга җ итә р-җ итмә с, аны шартлау тө тене ялмап алды. Шул кө е кү здә н югалды, тө тен эчен­дә эреп юк булды. Линия ялганмый калды.

— Рө хсә т итегез, иптә ш подполковник! Минем кулым котлы!!! — дип янә мө рә җ ә гать иттем. Ачулы командир кинә т кычкырып кө леп җ ибә рде:

— Кулың котлы булгач, бар!

Мин дә шул ук юлдан йө гердем. Туп шартлавын да, мина пошкыруын да, пуля сызгыруын да ишетмим. Алар минем ө чен тү гел иде. Кар ө стеннә н сузылып барган телефон кабеленнә н башканы кү рмим — дө ньяда бү тә н нә рсә юк иде. Иелмә дем дә, егылмадым да. Мине котым, тылсымым саклый. Йө гердем дә йө гердем. Мина ярылып иң гә н корымлы чокыр янында бө гә рлә неп яткан алыптай Скворцов гә ү дә сенә тап булдым. Бик уенчак егет иде. Ә ле кичә генә, маскхалатка уранып, чегә н кызы булып җ ырлап биегә н иде. Хә зер ята. Тукталмадым. Кайтканда алып чыгармын инде. Шихановны шә йлә мә дем бугай. Хә терлә мим. Йө герү емне белдем. «Китә генә кү рмә, ко­тым, китә генә кү рмә... »—дип инә лә -инә лә йө гердем. Котым ташламады мине. Снаряд тө шеп ө згә н урынны барып таптым. Биялә йлә ремне салып ташлап эшкә то­тындым. Ике очны да тә ү дә ү з аппаратыма тоташтырып тикшереп карадым. Башта КП белә н бә йлә ндем. Эшли. Аннан ут позициясенә тоташтым. Эшли. Шуннан гына ө зекне ә йбә тлә п ялгап, изоляцион тасма белә н урап куй­дым. Суык кулны ө теп бара икә н. Монысын эш беткә ч кенә сиздем. Биялә йлә ремне тапмый изаландым. Аларны бая кызулык белә н ә ллә кая читкә атып бә ргә нмен икә н. Шуларны алыйм дип, ике-ө ч адым читкә атлавым булды, таралдым да тө штем. Җ ай гына ауганымны хә терлим бары. Мине шартлау исә ң герткә н икә н — азак белдем. Безнекелә р һ ө җ ү мгә кү чкә н, мин ятып калганмын. Шу­лай да бә хет бар икә н, ә й, кемдер, миң а тап булып, тере икә немне сизгә н. Ул арада минем ялангач бармакларым шакырдап туң ып ө лгергә н. Аның каравы, минем котлы кулым аркасында безнекелә р кү пме немец танкларын кырып салган. Тугыз бармакның хакын артыгы белә н чыгарганнар. Икенче кө нне медсанбатка подполковник ү зе килде.

— Кулларың чынлап та котлы булып чыкты, ефрей­тор. Рә хмә т сиң а! Хә вефле хә тә р мә лдә кү з-колаксыз калган полкны бә ладә н коткардың, — диде. — Онытыла торган батырлыклардан тү гел бу, — дип ө стә де. Ихлас, шулай диде, ә й.

— Онытмаганнар да... — Мин Насыйпның кү крә гендә Кызыл Байрак орденына ымладым.

— Бумы? Бу ә ү вә лрә к булган эшлә р ө чен, Ржев хә ллә ре ө чен...

— Ә соң гысы ө чен нә рсә бирделә р?

— Бирмә делә р. Бә лки, биргә ннә рдер дә, юлыгып ала алмадым. Мине тылга озаттылар.

— Азактан юлламадың дамы?

— Ничек дип юллыйм? «Мин ү земнең тө п вазифамны башкарганда бармакларымны туң дырган идем, шуның ө чен бү лә к сорыйм» диимме? — Кинә т аның йө зе агарып китте, куллары калтыранып куйды.

— Бү тә ннә р сорый бит.

— Мин бү тә ннә р тү гел. Минем ө лешемә иң олы бү ­лә к — гомер тиде. Ә егерме яшьлек Скворцов белә н ун­тугыз яшьлек Шихановка нә рсә элә кте? Юллап та кара­макчы идем берчак, ә нә шул икә ү дә н оялдым. Скворцов- ның арысландай гә ү дә се ә ле булса кү з алдымда бө гә р­лә неп ята. Ә мин чебеш хә тле генә гә ү дә м белә н һ аман йө ргә н булам.

— Синең чә уйлый китсә ң, тере калганнарның мә р­хү мнә р алдындагы бурычы ерып чыккысыз булып чыга.

— Анысы рас, туганкай, ерып чыккысыз... Гомер буе кайтарырга туры килә чә к ул бурычны. Терелә ргә, ягъни бер-беребезгә кайтарырга...

Бу кешене мин бая эчемнә н кызганып, ничек кимсет- мә кче иткә нмен. Баксаң, ул канатлы икә н лә баса! Чебеш тү гел, затлы кош, гайрә тле кош икә н лә!

Насыйпның ү з кулларының котына шик-шө бһ ә сез ышануының серен менә ә ле килеп аң ладым. Куллары­ның котыннан аның ү зе ө чен файда да кирә кми, шө һ рә т тә, бү лә к тә, мал да кирә кми. Гомер буе ул шушы кул­лары белә н кемгә дер бә лә кә й генә булса да изгелек кү рсә тергә, яхшылык итә ргә тырышты, бү тә ннә ргә эштә, уенда, кә септә фарт китерергә, аларны куанычка юлык­тырырга ө мет итте, һ ә м бер заман, бармаксыз калып, кулларының изгелеген исбат итте. Хә зер инде аларның тылсымлы кө че хакында да беркайчан да икелә нмә ячә к. Чө нки кул — кү ң ел хезмә тчесе. Кү ң ел ни кушса, кул шуны башкара. Насыйп ишелә рнеке — бигрә к тә...

Насыйп теше белә н шешә нең бө кесен тартып алды. Калган аракыны тө гә л итеп стаканнарга койды.

— Адә м эчендә һ ә рвакыт Ә дә п белә н Нә фсе алы­ша, — диде хуҗ а бик җ итди тавыш белә н. — Без нибары икешә рне генә тө шереп, тегелә рнең бә хә сен шә йлә кыз­дырдык кына. Ә йдә ө ченчесен аткарыйк. Нә фсегә зыян килсен, Ә дә пкә куә т ө стә лсен.

Без, чә кә штереп, Нә фсене кыерсытып, Ә дә пкә дә рман ө стә п куйдык.

— Менә шулай, туганкай, — дип Насыйп учын учка сугып алды. Нә рсә нең «менә шулай» икә нен ачыкла­мады.

Мин дә сорамадым. Хә ер, ачыкланасы ачыкланып беткә н иде инде, һ ә р шә хеснең тө п ү зә ге, аның рухи дө ньясының тотып торган бер терә ве була. Минемчә, иң ныклы, иң ышанычлы терә ү, бә ла-казаларга бирешмә с иң каты ү зә к — могҗ изаларга ышану ул. Насыйп ә нә шуң а ышана, һ ә м, ни дисә дә, аныкы дө рес, аныкы хаклы.

Ямлиха җ иң ги, ә ледә н-ә ле ө стә л янына килеп, чә й яң артты, табындагы ризыктан җ итешергә кыстады. Аның йө решлә ре ү згә ргә н бө тенлә й. Атлаганда кыек- мыек китми, тыпырчынып та куймый, туры басып, җ ай гына, йө зеп кенә йө ри. Чө нки аны ө ркетеп, җ икеренеп торучы юк.

— Ишетмә гә нсездер ә ле, мө гаен, — диде Ямлиха җ иң ги, — Йомры Талип ә җ ә л тү шә генә яткан икә н. Ямь­ле җ ә й айларында гына китеп бармагае. Кереп бә хиллә ­шеп чыксагыз, савап булыр иде. Ни җ итте адә м тү гел бит, изге кү ң елле зат.

— Кайчан ди?

— Атна-ун кө н чамасымы икә н?., йө рә ген учына кы­сып тоткан да ауган икә н.

Бу хә бә р мине айнытып җ ибә рде. Теге кышны, Сә ми­гуллага самосуд булган елны, аның башыннан мескен бү рке очып тө шкә н иде, ап-ак кар ө стенә кып-кызыл каны тамган иде. Шуннан соң ул такыр башын бик ү к яшерми башлады. Тора-бара, җ ае чыккан саен кә пә чен салып, елтыр тү бә сен дө ньяга фаш кылыр булды. Кем­дер аң а ә йткә н, имеш: «Пелә шлек — ул галимлек бил­гесе, акыл мө һ ере», — дигә н, имеш. Нигә бар акылны, бар гыйлемне адә мнә н яшерергә? Оят нә рсә мени? Ә ул миң а бү лә к иткә н самокат тә гә рмә че? Бө тен урам ма­лайлары алдында минем дә рә җ ә не ничегрә к кү тә рде шул тә гә рмә ч — заманында! Бер тә гә рә теп җ ибә рер ө чен

дө нья мө лкә тен бирергә ә зер иделә р. Мин бушка тә гә - рә ттердем, тимераяк хуҗ асы Шә йхаттар ише, мал ар­тыннан кумадым, рә хмә т алдым. Бер рә хмә ттә мең бә ла­дә н коткарырлык кө ч барын ул чакта мин ныграк аң лый идем. Бу хакта шундый фә һ емле хикә ят тә бар.

Борын-борын заманда сусыз чү лдә бик бай бер кә р­ван адашкан, ди. Сусызлыктан кешелә р генә тү гел, дө ялә р дә кырыла башлаган. Казага тарыган шушы кә р­ванга бер юлаучы тап булып, аны су янына алып килгә н, ди. һ ә лакә ттә н котылгач, кә рван башы болай дигә н: «Ә й, юлаучы, изгелегең синең зур булды, ә мма ул рә хмә т ә й­терлек ү к тү гел. Син безне бер генә бә ладә н коткардың. Рә хмә т ә йтү кү брә к булыр. Ә нә, хә зинә тө ялгә н телә сә кайсы дө ямне сайлап ал. һ ә рберсендә гомерең ә җ итә р­лек байлык бар», — дигә н.

Рә хмә тнең кадерен белгә ннә р борынгылар. Йомры Талипның самокат тә гә рмә че кү пме рә хмә т яудырды миң а!

Ямлиха җ иң ги ә йтеп салган кү ң елсез хә бә рне ишет­кә ч, менә шундый хатирә лә р килде минем кү ң елемә.

Нишлә птер Насыйп буш шешә гә янә бө ке тыкты. Кө рсенеп куйды:

— Теге чак калач оеткысын ул салган иде бит. Мин исә ргә җ итә калды. Янә се, бө тен урам малаен калачка тиендерә м... Оеткылы кеше була торган иде Талип агай, — диде ул, ү залдына сө йлә нгә ндә й генә итеп.

Кө тмә гә ндә, кү ң елгә бү тә н хә стә р, бү тә н гамь керде. Без Йомры Талип белә н бә хиллә шергә киттек. Юл уң а­енда тың кыш Вә летдингә дә сугылдык. Сугышны Бер­линда бетереп, ул тү шенә Дан ордены тагып кайтты. Лә кин аның ү зе сө йлә гә н маҗ аралы батырлыклары ун орденнан да артып калырлык иде. Арттыру-кушу ягын­нан Вә летдин Талиптан калышмый. Ул барда мә рхү м булачак кеше белә н уртак телне тизрә к табарбыз диеш­тек һ ә м отылмадык.


Ә җ эмэ дару бар икә н

Талипның теге чакта, Олы инә ем белә н без кә җ ә тиресе илтергә баргач, ә йткә н сү зе раска чыкты. «Мин череп байыйачакмын, кө не генә килсен», — дигә н иде. Кө не килде. Череп ү к баемаса да, еллар хә ллә нгә ч, нык котайды, нык бө тә йде Талип. Малайларының исә н калганнары яудан кайтты, кечелә ре ү сеп җ итте. Кайсысы тракторга атланды, кайсысы автомашинага утырды. Бә гъзелә ре, кулына озын чыбыркы алып, мал ә йдә де. Ү з тормышларын да җ итеш кордылар, аталарына карата да итагатьле, ярдә мчел булдылар. Алты почмаклы, биек болдырлы, калай тү бә ле йорт салдырды Талип. Тә рә зә капкачларын яшелгә, тү бә сен ачык кызылга буятты, лә кин, бү тә ннә р шикелле, урам якка биек койма койдыр­мады, сирә к кенә тә бә шә к рә шә ткә тотты. «Минем эчемдә гем—тышымда. Курамдагы да урамда бул­сын», — диде ул, ихата киртә лә гә ндә. Курасында малы, кош-корты ишә йде. Ө с-башы бө тә йде. Такыр тү бә гомер кү рмә гә н фетр эшлә пә гә тиенде. Бу муллыкның игелеген җ ә мә гате генә кү п кү рә алмады, ике кыш ә ү вә л гү р иясе булды. Менә хә зер ү зе хә л эчендә, ди, — димә к, карчы­гыннан чакыру килгә н.

Безне кайсы улының дыр бичә се каршы алды. Авыру тү р якта, елтыравык башлы тимер караватта, йомшак тү шә ккә чумып ята. Шушындый, ө рсә ң, гө лтлә п кабы­ныр кө нне ө стснә калын юрган ябынган. Кү рә сең, хә ле мө шкелдер. Кешене кабер салкыны шулай алдан ала, ди бит. Юрган астыннан аның такыр җ илкә се генә кү ре­нә, йө зен ул тә рә зә ягына борган.

Килен кеше, һ ә рберсенә тү гә рә к сырма салып, ө ч утыргыч куйды. Без утырышкач кына, ул каенатасына эндә ште:

— Каенатам, ә нә хә л белергә килгә ннә р, кала кунак­лары да бар...

Талип ө н чыгармады, тик чак кына кыймылдагандай итте.

— Рә тең булмаса, эндә шмә, Талип агай, — диде Вә ­летдин, — арыслан йө рә гең нең типкә нен тың лап, без сиң а карап кына утырырбыз.

Авыру ың гырашып куйды. Димә к, арыслан ә ле тере. Кө ч-хә л белә н азрак башын борды, бер кү зен ачты, лә ­кин эндә шмә де.

Насыйп, иелеп, тү гә рә к учын авыруның маң гаена куйды. Янә се, ул котлы кул белә н кагылса, шифасы булачак. Талип башын япә читкә тайчандырды.

Тыныч кына утырудан башка чара калмады. Безнең авазлар җ ә ннә ткә юл тоткан адә мнең колагына юл таба алмый.

— Менә шулай, телдә н калмый, сү здә н язды. Икенче атна тула инде, — дип тө шендерде килен. — Ә ллә пидә бер җ авап кайтара кайтаруын...

Алгы ө йдә ү к нә рсә гә дер бә релә -сугыла, дө бер-ша­тыр, һ ә вә скә р мулла Фә рхетдин килеп керде. Бу тирә - якта мә шһ ү р кеше — дү рт тамыр, алты буын аша миң а жизни туры килә. Заманында Фә рхетдиннең итмә гә н кә себе, башкармаган һ ө нә ре калмады. Мин белә башла­ганда ул, имгә нгә н-сугылгап мал алып, мал суеп ә веш- тә веш итә иде. Ул арык атына утырып: «Иткә -майга! Иткә -майга! »—дип кычкырып ү теп киткә ч, вак балалар, ана ияреп, уен уйный торган иде. Бә лә кә й арбаларын тарталар да: «Иткә -майга! Иткә -майга! »—дип сө рә н- лилә р.

Бу сә ү дә сен ташлап, җ изниебез чү прә к, сө як-саяк, мө гез-тояк, тимер-томыр җ ыярга кереште. Аръягында кә сепне еш алмаштырды ул: бидрә, комган тө плә де,, самовар тө зә тте, дуга бө кте, тал чыбыгыннан каз оясы ү рде, кирпеч сукты, аркан иште; суга баткан, буранда адашкан, диванага сабышкан кешелә р турында, форсат булганда, кызганыч бә етлә р чыгарды — ә җ еренә тор­мады, заказчы ни бирсә, шуң а шө кер итте. Сугыш вакы­тында бу һ ө нә ренең базары аеруча кү тә релгә н, дилә р. Кызганыч бә еткә мохтаҗ лык зур иде шул. Фә рхетдин бө тенесен эшлә де, лә кин ике аягының берсен буразнага басмады. Ү зенчә ул акыл белә н, хә йлә белә н җ иң ел кө н итә м дип уйлады. Хә йлә дигә нен ә йтер идем инде — ташка ү лчим...

Сугыштан соң җ изнә м Уфага юл тө шкә н са& н минем тупсамны читлә п узмады. Ә йтсә м дә, еш таптамады алай, килү -китү е елына ике-ө чтә н артмас. Ашап-эчеп алгач, тегенең кызмача башына гел генә бер бик ә йбә т хә йлә килә торган булды.

— Апаң самовар торбасы сораган иде дә, менә чама чамага туры килмирә к калды бит ә ле каһ ә рең... — ди.

— Ни хак тора соң ул торба?

— Аның тө п бә һ асы 22 сум 50 тиен инде. Илле тиенен ү зем дә куша алырмын, — ди. Ул чак ә ле акча алмашын­маган иде.

Акча алмашынгач, самовар торбасының бә ясе 2 сум кырык тиенгә җ итте, аннан 2 сум 70 тиенгә менде. Лә кин мин бә я арту белә н исә плә шмә дем, апамны бер тапкыр да торбасыз калдырмадым. Җ изнинең:

— Апаң самовар торбасы апкайт дип, артымнаи кычкырып калган иде дә, каһ ә рсезең... — дип ә йтергә ө лгерми, мин кесә мә тыгылам.

— Ни хак соң ул торба бу кө ннә рдә?

— Аның аруы ике сум сиксә н җ иде тиен инде...

— Мә, ө ч сумлыгын ал алмайса, апам куаныр.

— Знамо, куаныр.

Шулай да берчак шаяру катыш сорап куйдым:

— Синең кулың белә, Фә рхетдин җ изни, нигә ул тор­баны ү зең генә ясамыйсың?

— Материал юк. Кул тими. Болай арзанракка тө ­шә, — дип, бик тө пле җ авап кайтарды кунагым. Шуннан соң мин аң а бу кадә р ү к ахмак сораулар бирмә дем.

Кү птә н тү гел шушы җ итмеш һ ө нә рле маһ ир ир, һ ә ­вә скә рлек кү рсә теп, дин ә һ еленә ә йлә нде. Аны сайлаучы да, тә гаенлә ү че дә булмады. Кү пме адә мнең ә дә бе, има­ны, гө наһ -савабы ө чен җ аваплылыкны ү з ирке белә н ө стенә алды, рухына йө клә де ул. Мондый авыр бурыч алырга аң а, ә лбә ттә, дин җ ә һ ә теннә н тома наданлыгы тә вә ккә ллек биргә ндер. Малай чакта отып алган ике-ө ч бө ртек догасын да ул, рус арасында кү п йө реп, ә ллә кайчан оныткан иде. Берчак, хә мердә н авыз итә -итә, хода эшлә рен чә йнә п утырганда ү зе шулайрак ычкын­дырган иде. Хә зер килеп, кү рә сең, шул догаларын яң а­дан хә теренә тө шергә ндер. Зиһ енле, тырыш ир шул.

Ишектә н кереп бетә р-бетмә с ү к һ ә вә скә р хә зрә т сузып сә лам бирде:

— Ә ссә ла-мө галә й-кү -ү м! Барчагызга да...

Ул безгә артык игътибар итмә де. Югары дә рә җ ә сен саклый белә. Авыру яткан карават читенә утырып дога кылды да ү з хә стә рен хә стә рлә ргә кереште:

— Кордаш, — диде ул, ө нсез яткан Талипның юрга­нын тарткалап, — ә й, кордаш, тә ң ре ихтыярын алдан белеп булмый, ү теп-нитеп китсә ң, ясинсыз ү тмә дим. Ясин чыгып калыйм ү зең ә.

Талип кү злә рен ачмый гына башын борды. Фә рхет­дин моны ризалык бирү дип аң лады, кычкырып укый да башлады:

— Ә гузе биллаһ и минашайтан раззим бисмилла рах- мап рахим-и-и...

Талип юрган астыннан чыгарып кул селтә де. Тегесе укуын дә вам итте. Монысы башта йодрык, аннан кукиш кү рсә тте, тегесе, ярты мә етнең сә ер гамә лен кү реп, оты­ры тырышты. Монысы ике кукиш сузды. Тегесе, кө чә нә торгач, кә җ ә тавышлары чыгарып җ ибә рде. Монысы, ике кү зен шардай ачып, муллага җ икерде:

— Җ итә р дим, сиң а, мө ртә т! Тыныч кына ү лә ргә ирек бир...

Мулла ясинын ө зсә дә тиз ү к чигенмә де.

— Хода хө кемен белеп булмый...

— Син белмә сә ң, мин белә м. Хө кем чыккан. Фә р­ман юлда. Сә гатен генә кө тә м. — Олысы-кечесе каршы- сында гел инсафлы, кү ндә м, юаш Талипның ә җ ә ле ал­дында шулай кискен, кырыс сө йлә шү е гаҗ ә брә к тоелды. Шул ук вакытта эчкә җ ылы кереп китте. Болай йодрык тө йнә п, мө ртә ттә н салдырып, дин ә һ елен рисвай иткә н ирдә н ө мет ө зә ргә иртә рә к ә ле. Кө рчеккә килеп терә л­мә гә н ә ле бу.

Вә летдин шымып калган «хә зрә ткә » ишек ягын ым­лап кү рсә тте. Теге аң лады. Зирә клеге бар мә гә р. «Их­тыярың да, кордаш», —дип ишеккә юнә лде. Килен аны озата чыкты. Тү р ө йдә дү ртә ү генә торып калдык.

— Шулай итеп, дө нья белә н бә хиллә шергә бул­гансың икә н, Талип агай? —диде Вә летдин.

— Җ итә р, туганнар, — диде ул йомшак кына. — Ашын ашаганмын, яшен яшә гә нмен. Чама белергә кирә к.

— Алайса, ә йтер васыятьлә рең не ә йтеп, бирер фа­тихаларың ны биреп ө лгердең ме соң? —дип тө пченде шул ук Вә летдин.

— Васыятем юк. Дө нья минем васыятемә мохтаҗ тү гел. Ул бө ек гакыл иялә ренең васыяте белә н бара, — диде бер кү зен ачып. — Фатихамны мин кешелә ргә тә нем исә н, зиһ енем тө гә л чакта ук биргә нмен.

— Бер генә дә ә йтер сү зең юкмыни шулай? Соң гы сү зең?

Талип байтак шымып ятты. Аннан чалкан ә йлә нде, ике кү зен дә ачып, шундый моң су, шундый ялварулы итеп карады, хә тта тә нем чемердә п китте.

— Бар. Ү тенечем бар, — диде.

— Ә йт ү тенечлә рең не, агай. Бө тенесен дә ү тә рбез, — дип вә гъдә итте Насыйп.

Авыру тирә н итеп кө рсенде:

— Минем җ еназамда бичә лә р елар, шуларны юатыгыз.

— Кемнә р? Нинди бичә лә р, агай?



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.