Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 19 страница



Тегелә р тагы бер тү бә не узгач, офык читенә кереп тә мам баттылар. Кабат калкырлармы икә н?

Берсе калыкты, икенчесе батты.

Язмыш мине, кү рә сездер, еш кына хә тә р вакыйга­ларның, кө телмә гә н фаҗ игалә рнең, гадә ттә н тыш хә л­лә рнең гуаһ ы ясады.

Сугыш бетү гә ел тулып ү ткә н иде инде. Авылга кайткач, ниндидер йомыш белә н авыл Советына кер­дем.

— Җ иң ү дә н соң кү пме гомер ү тте, ә кешелә р һ а­ман һ ә лак булалар. Ү злә ре ө чен ә ллә кайчан ү лгә ннә р, ә ле килеп безнең ө чен икенче кат гү р иясе булалар, — дип зарланды председатель. — Ә ле берсе, ә ле икенчесе хакында «Пал смертью храбрых» кә газе килеп тора.

Ул миң а таушалып беткә н кә газь кисә ге сузды. По­хоронная. Учымны ө теп алды. Мондый яман язуны мин беренче кат кулыма тоттым. Кеше ү лемен тегендә мин кү п кү рдем. Ә ү лем хә бә рен ү з кү злә рем белә н тә ү тап­кыр кү рә м. Болай караганда, сыер сатарга бирелә торган рө хсә т кә газеннә н һ ич кенә дә аерылмый. Ә ү зендә бө ­тен бер кешенең ә җ ә ле ята. Бу язуны тө зә теп тә, ү з­гә ртеп тә, яндырып та булмый. Ул — кешенең мә ң гелек шә хси танытмасы: «Батырларча һ ә лак булды... » Кем? Гвардия старшинасы Мә рә һ им Зә биров.

Председатель, минем кулдан кә газьне кире алып, ә йлә ндереп-ә йлә ндереп карады. Ә йтерсең, аннан хата эоли, шул хатаны табарга ө мет итә.

— Мондый хә бә рне иясенә тапшыру хә зер бигрә к тә кыен, кайгы яң артып... Тордым-тордым да, нә рсә кыла­сың, Акйолдызга кеше җ ибә рдем инде. Сугышның соң ­гы айларында гына Хә мзә дә кайдадыр Венгриядә госпитальдә ү леп калды. Килгә ч килә инде бә ндә гә... Мә рә һ имнең бичә се кар астында калган агулы бодай ашап ү лде теге җ ә йне. Бер ай эчендә бик кү п халык кы­рылды ул чак. Ачлык бә ласе инде. Мә рә һ имнең бө тен­лә й ү ксез калган кызын Акйолдыз ү зенә алып кайтты. Терә ү гә таяныч булып яшә п яталар шулай. Кызы җ итеп килә инде.

Берьюлы кү пме кайгы-хә срә т сө йлә п ташлады уң кулын Сталинград янында кү меп кайткан бу кеше. Ку­лы турында ул кү решкә ндә ү к ә йтте: «Сулы белә н генә кү решергә туры килә инде. Уң ын Мамай курганына кү меп калдырдым. Данлы курганга», — диде.

Тыштан ук кычкырып-укыныпмы, карганыпмы — таяк таянган бер карчык килеп керде.

— Сө бханалла, машалла! Ходайның ачы каһ ә ре суккыры! — диде ул, бусагага абынып. Җ ә һ ә т кенә ат­лап, председатель алдына килеп басты. Бу — Ө ч ә тә ч урамын дер калтыратып тоткан Майтап ә би иде.

— Утырып сө йлә шик, җ иң ги, менә тү рдә н уз, — дип председатель урын кү рсә тте.

— Утырмыйм! — дип кирелә нде карчык. — Баструк- та черет анавы Ә лмисакны, персидә тель булсаң. Ми­нем хө кемем бетте ул ристанга. Кичә тагы кә җ ә мне сауган. Тамагына агу булып баргыры! Кө тү че тү гел бу, бер бур булып чыкты бит. Кө пә -кө ндез адә м талый! Бирә н!

Майтап ә би тү р башындагы утыргычка узып утыр­ды, кулындагы таяк очын ияк астына терә де. Таягын шунда ук кире читкә алды:

— Чыгар хө кемең не! Югыйсә бү ген сө тен сауса, иртә гә ү зен суеп ашар кә җ ә мне. Иманы юк аның!

— Ярый, чара кү рербез.

— Чара кирә кми миң а, җ ә за кирә к. Ә лмисакка ка­ты җ ә за бир! Бү тә ннә ргә гыйбрә т булырлык итеп...

— Ярар, җ ә за да бирербез, ә гә р гаебе исбат ителсә.

— Исбаты-ние бары да шунда — бер кә җ ә җ иле­нендә! Элекке кө н ө ч тустаган чыккан иде, кичә икегә торып калды. Ибраһ им пә йгамбә р тотып иммә гә ндер бит инде аны! — Карчыкның тавышы кинә т йомшарып, хә тта калтыранып китте. — Ү зем ө ченмени ул сө т? Ми­ң а ү сә ргә тү гел, ү лә ргә генә калган. Ә нә ике ятим оны­гым, кулларына тустаган тотып, кө тү кайтканны кө н саен тилмереп кө теп утыра. Шул ятим сабыйлар ризы­гын ашый бит ул убыр.

Бер-ике минут эчендә Майтап ә бинең зары мине кырыкка тү нтә рде. Башта ул ачуымны китерде, аннан кызыкка ә йлә нде, азак килеп, йө рә гемне ө теп, бө тен рухымны куырып алды.

— Сү зең раска чыкса, Ә лмисакка каты җ ә за бирер­мен, — дип вә гъдә итте председатель. — Бик каты җ ә за.

— Бир шул. Ә мма баструкка яптырма. Аның да баласы итә к тулы. Яхшы кө ннә н эшлә мә гә ндер бит бу эшне, бахырың. Син аң а тел җ ә засы бир. Нык иттереп...

Безнең авылда ә ллә килделе-киттеле кешелә р кү п, ә ллә тормыш ү зе шулай килделе-киттеле инде. Бер карасаң, тегелә йбез, бер карасаң, болайбыз. Ү зебез ут чә чә без, ү зебез су сибә без. Лә кин бу безнең аумакай­лыгыбыз тү гел. Безнең кә ефебез уйлаган уебызга, ишеткә н сү зебезгә буйсына, бө тен хикмә т менә шунда.

Майтап ә би таяк очына ияген янә куйды. Тагы ишек ачылды. Хә ле барынча җ ыйнак, пө хтә киенгә н Акйол­дыз кү ренде. Аның аягында ап-ак оек, тирә н резин га­лош. Тө скә -башка артык ү згә рмә гә н. Яулыгын ул ә ү ­вә лгечә ү к артка чө еп бә йлә гә н. Чигә сендә берә м-сә рә м ак чә члә р кү ренә. Толымының очында шул ук чулпылар чылтырый. Ул елмайгандай итте, лә кин мин кү реп ө йрә нгә н, мин сокланып туймаган балкышның ә сә ре дә юк иде. Ул куш куллап башта Майтап ә би белә н кү ­реште, шуннан председатель белә н миң а кул бирде. Минем кулны тиз генә ычкындырмады.

— Кунак бар ласа... Менә исә н йө ргә ч, ә йлә неп тә кайткансың. Бә хетле икә нсең. Бү тә ннә рне дә бә хетле иткә нсең... Озын гомерле бул. — Кинә т аның матур иреннә рендә теге елмаю гө лт итеп кабынып китте. — Усман тө бә гендә печә н җ ыйганда син малай гына идең. Гомер буе исемдә булды шул тө бә к... Матур булып тө шлә ремә керә... Ө мет ө змим ә ле...

Ә йе, мин кайттым. Лә кин кү пмегә кайтуым гына билгесез. Ике ү пкә мне дә туберкулез кимерә. Шулай да кайтып кү згә кү рендем, ү зем дә кү рдем.

— Чакырткансың икә н, — ул, ике кү зен мө лдерә теп, председательгә карады. — Ә ллә Мә рә һ им җ ә һ ә теннә н бер-бер ө метле хә бә р бармы?

— Утыр ә ле, Акйолдыз.

Ул шунда ук мич кырыендагы тимер тышлы сандык ө стенә барып утырды. Ике кулын кушырып, тезлә ренә куйды. Бү лмә не таш тынлыгы басты. Мин тимер тыш­лы сандыкны таныдым. Ул кү птә н тора монда. Сә ми­гулла карамагындагы җ ә мә гать акчасы теге чак шушы сандыктан урланган иде. Ул миндә кү ргә н саен шом уятты, каракка бирешкә не ө чен ачуымны китерде. Менә ә ле дә. Юкка анда утырды Акйолдыз. Хә ер, хә зер инде барыбер.


Председатель исә н кулы белә н маң гаен уып алды.

— Нә рсә дип кенә башлыйм икә н?.. Ө мет ү терү — адә м ү терү белә н бер. Соң гы ө метең нә н яздырам. Ка­һ ә рлә мә, карендә ш. Мә, ү зең укы... — Председательнең калтыранган кулы баягы кә газьне Акйолдызга сузды.

Алыйммы икә н, юкмы икә н дигә ндә й, Акйолдыз икелә неп торды. Шуннан, ике кулын сузып, яң а чыккан тавык чебешен тоткандай, язуны куш учына алды. Аның чибә р ак йө зе минем кү з алдымда карая барды, карая барды. Лә кин аның аккош муеныдай нечкә муе­ны сыгылып тө шмә де, авыр хә срә т тулы башы иелмә де. Ул таш сынга ә йлә нде. Тә не калды, җ аны кайдадыр очып китте. Ә мма кү пкә тү гел. Ул җ ан тагы ү з тә ненә урап кайтты:

— Ярабби! — дип, ачы кычкырып җ ибә рде ул. — Шушы кадә р мә хә ббә т тә кешене ү лемнә н саклый ал­магач инде! Нә рсә гә ышанырга, нә рсә гә таянырга кала соң? Ә мин шулкадә р ышанган идем... Мә хә ббә тнең ә җ ә лдә н ө стен булуы турында кү пме китап язганнар. Ул китапларны бит мин иман урынына кү реп укыдым, һ ә рбер сү зен ятлап алдым. Бө тенесе дә ялган, бө тенесе дә уйдырма микә нни? — Ү лем кә газе яткан куш учын ул тагы алга сузды. — Шундый баһ адирдан шушы гына торып калсын инде. Гаделлек кайда?!

Акйолдыз янә шымды. Майтап ә би ияген таяк очын­нан алды.

— Ә мин ә йтә м, килен, шул мә хә ббә т аркасында башын салган ул, — дип, аяусыз хө кем чыгарды кар­чык. — Гашыйк булдымы, ирнең асылы шаша да китә, кү зенә ак-кара кү ренми аның, курку-ө ркү не оныта. Мә рә һ им азамат та, янә се, сиң а шә пле кү ренергә ты­рышып, алдын-артын карамый, гарасатның эченә кер­гә ндер. Син кү зә теп торганны сизгә ндер ул. Иң алга, яуның иң хә тә ррә к җ иренә ташлангандыр. Имеш, кара: менә мин ниндирә к! Ә нә шулай харап булгандыр аның башкайлары. — Ул туктады да уфылдап ө стә п куйды. — Ә ллә җ ыен җ ирле-юкны сө йлә п ташладым инде?..

Карчыкның шә фкатьсез сү злә ре Акйолдызга бер­тө рле дә тә эсир итмә де, ахры. Ул хә тта кузгалып та куймады. Ә минем гимнастеркамның ике кесә сендә йө ргә н ике хат тере кү мер урынына кү крә гемне кинә т ө теп алды.

Берсе аның болай башлана...

Юк, ашыкмыйк ә ле. Хатка кадә р Акйолдыз турын­дагы ә ң гә мә не тә мамлыйк. Ул башкача эндә шмә де дә, бө ртек яшь тә тамызмады. Майтап карчык чыгып кит­те. Без ө чә ү, белмим, кү пме утырганбыздыр, башлап Акйолдыз кузгалды. Без аны, болдырга чыгып, озатып калдык. Хатын ө енә табан юнә лмә де, теге елны Мә рә ­һ им ү з алдына ияргә утыртып чапкан Мө кеш ү ре ягы­на китте.

Чибә рлеген гомер ташламас бу җ иң гә мне, байтак еллар узгач, тагы очраттым. Урамда тап булыштык. Йө зе аның яң адан яктырып киткә н, ничектер тыныч­ланып калган. Кыяфә тенә, тө сенә ә ле булса картлык кагылмаган. Нинди ныклы токым, бирешмә с зат бу?! Ул дү рт-биш яшьлек малай җ итә клә п алган. Бала­ны аз гына алга уздыра биреп, куанычын яшерми, ә й­теп салды:

— Акйолдызның улы. Мә рә һ им исемле.

Малай карт атасына шулкадә р охшаган — суйган да каплаган. Усман тө бә гендә ге яшь зирек ү сентелә ре дә шулай ү злә ренең тө п аталарына охшыйлар. Мин бел­гә ннә н бирле генә ө ченче буын урман гомер сө рә.

Менә шулай. Кү пме ташкыннар, ә йлә нмә лә р, ө ер­мә лә р ү теп, Акйолдыз ү зенең ярына килеп чыкты. Ә л­бә ттә, кү ң еле кө ткә н телә ге, яшьтә н җ аны омтылган яры шушы булмагандыр... Хә ер, яшь чагында ул кая, кайсы тарафка баруы, нинди ярга килеп сугылуы ту­рында, бә лки, уйламагандыр да. Теге вакытта аның бары бү генге кө не һ ә м нртә гә не кө тү е генә бар иде. Шуннан арысы томанда иде.

— Юанычым, таянычым шушы инде, — дип, малай­ны ү зенә сыендырды ул. Тегесе, башын кү тә реп, ике бө ртек фирү зә ташы кебек кү злә рен Акйолдызга тө бә ­де. Мө гаен, бу малайны сө йгә ндә дә аң а аң лашылып ук бетмә гә н сү злә р ә йтелә дер: «Мә рә һ им чаткысы — дө ньямның яктысы». Бә лки, сү злә ре бү тә нрә ктер, лә кин асылы барыбер шулдыр.

Без хушлаштык, һ ә ркем ү з юлына китте.

... Тү ш кесә мдә ге хатларның берсе болай башлана иде: «Минем хатынымның ү леменә сез сә бә пче булды­гыз».

Ике хат

Коточкыч хө кем. «Ә йе, аны мә хә ббә тегез бе­лә н сез һ ә лак иттегез. Ү лем газабы кичергә ндә ул гел сезнең исемне ә йтеп саташты, һ ушына килгә н арада, хә ле җ иткә нчә, сө йлә ргә тырышты. Мендә р астыннан алып, сезнең хатларны кү рсә тте. Мин аларны укыдым. Аздыручы иблис тозаклары иде алар. Хатынлы ир була торып, сезнең ир хатынын яратырга ни хакыгыз бар? Ничек җ ө рьә т иттегез? Кем бирде сезгә андый хокук­ны? Нинди моральгә, кем мораленә сыя бу?!

Мин аны дә валанырга җ ибә рдем, ә сез һ ә лак итте­гез. Ишетә сезме? Мин сезгә лә гънә т яудырам. Мин сезнең хатны укып торганда Людмила ә йтте: «Каһ ә р­лә мә аны, —диде —Сез икегез дә миннә н торып кала­чаксыз. Каһ ә рлә мә. Киресенчә, минем ү лемем сезне якынайтырга тиеш. Башың ны югалтма». Ул газаплан­ганда минем сездә кайгым юк иде ә ле. Мин аны акы­лымнан шашып ярата идем. Бө тен дө ньяда бер. ул гына иде. Людмиланы июльнең егерме тугызында җ ирлә дек. Җ еназа беткә ч, коеп яң гыр яуды. Яман яшен булды. Ү земне яшен атуын телә дем. Атмады. Ул да телә сә ни вакытта атмый шул... Тө нгә чаклы мин каберенең аяк очында утырдым. Нинди бө ек, нинди илаһ и җ ан иде! Хә ер, андый булмаса, сезне дә шул кадә р ү к яндырмас иде... Шайтан алгыры! Сезнең януыгызда минем ни эшем бар?! Онытырга, сезне бө тенлә й онытырга телә ­дем. Булмады. Дә рья чаклы хә срә тем сезгә булган нә фрә тне киметмә сме дип уйлаган идем баштарак. Ки­мемә де. Кайгыга нә фрә т килеп кушылды. Иң тә ү дә сезнең хатларны ө згә лә п җ илгә очырдым... Ачу басыл­мады. Мин сезне кү ралмыйм. Мең кат каргыйм. Ә гә р Людмиланы алып киткә н чахотка сезне тиз арада буып ташламаса, мин сездә н ү ч алачакмын. Ә җ ә лдә н котыл­сагыз да, миннә н котыла алмаячаксыз. Аклану да, яр­лыкау да юк сезгә! Гомер буе баш очыгызда, ү ткер кылычсыман, минем нә фрә тем, минем янавым асылы­нып торачак. Ө стегезгә нинди генә бә ла килсә дә, ми­нем җ ә зам булыр ул. Котылу юк сезгә! Юк!!! »

Хә срә тлә ре, газаплары эченә сыймаган кеше менә шулай дип язган иде.

Ә миң а соң, миң а нинди җ инаятьлә рем ө чен чыкты ә ле бу каты хө кем? Языкларым шулкадә р ү к зур ми­кә нни?

Менә бә йнә -бә йнә сө йлә п бирә м.

Ә ү вә л ә йткә немчә, сугыш беткә ч, минем ү пкә лә ­ремне туберкулез кимерә башлады. Башта байтак ва­кыт Румыниядә Предял дигә н җ ирдә дә валанып ят­тым. Тау һ авасы, карагай урманы, яз кояшы — бө тенесе дә минем карамакта иде. Лә кин шифасы тимә де. Җ ит­мә сә, кү рше палатада, кич булдымы, берә ү йө рә к ә р­неткеч итеп җ ырларга тотына:

Что стоишь, качаясь, Тонкая рябина, Головой касаясь, До самого тына?..


Там через дорогу За рекой широкой Тоже одинокий Дуб стоит высокий... Но нельзя рябине К дубу перебраться, Видать, сиротине Век одной качаться.

Мин ү земне милә шнең сө йгә н яры — елга аръягын­дагы бахыр имә н хә лендә хис итә м. Ялгызлыктан, са­гыштан минем яфракларым саргая, тамырым корый. Мин тә мам җ ирседем. Шуны кү реп, врачлар мине ту­ган илгә, Кырымга, кү черделә р.

Симферопольдә н Ялтага без госпиталь автобусында бардык. Тө рле поездларда тө рле госпитальлә ргә кил­гә н авыруларны башта, кычкырып, вокзал мә йданына бергә җ ыйдылар. Тө ш җ итү гә генә кузгалып киттек. Борма-борма тау юлы, бө ркү һ ава безне бик нык йон­чытты. Алда утырган яшь кенә бер хатын бигрә к тә газап чикте. Буылып-буылып ютә лли дә укшырга то­тына. Алуштада тукталгач, аны кү ршелә ре җ итә клә п алып чыкты. Маң гае ап-ак, кан ә сә ре юк. Ү зе дер-дер калтырый. Җ итмә сә, уң айсызланып, башын тү бә н ия. Ә йтерсең, ул гаепле.

— Тирә н итеп, кү крә гең не тутырып тын ал, — дип киң ә ш бирә бер майор.

— Тын алып булса икә н ул... Болай интекмә с тә идем, — диде хатын, ү зе тагы буылып ютә ллә ргә ке­реште.

— Кинә т климат ү згә ртү шулай итә инде, кү негер­сең ә ле, — дип юатты безне каршы алган сестра.

Алуштадан тиз ү к китмә дек. Ару гына тын алдык. Теге хатынга да бераз хә л керде. Юлның икенче ярты­сында ул артык җ ә фаланмады. Хә тта ара-тирә оеп та киткә лә де бугай. Мин иң артта утырам. Бө тенесен дә ачык кына кү рә алмыйм. Шулай да шә йлим: урындык­ның йомшак артына кырынрак куелган башы тыныч кына тирбә леп бара. Монысы ә йбә т.

Ялтада тау ягындагы бер урам тупигына килеп тукталу булды, автобустан халык шыбырдап коела да башлады. Яшел вещмешоклар аскан яки чит яклардан кайткан купшы саквояжлар тоткан хә рбилә р, катыргы чемодан кү тә ргә н яки култыгына тө енчек кыстырган хатын-кызлар тө рле якка сибелде. Мин иң азактан чыктым. Безнең госпитальгә кадә р ә ле байтак кү тә ре­лә се бар икә н. «Байтак» дигә нем чирле кеше чамала­ган чама инде ул. Булса, ике йө з адым булыр. Туктый- туктый барам. Бераз ү ткә ч, карасам, ө й кү лә гә сендә баягы хатын чемоданы ө стендә утыра. Мин, аның ту­рына җ иткә ч, тагы туктадым.

— Миң а карамагыз, атлагыз. Мин ү з җ аем белә н барып җ итә рмен ә ле. Хә зер миң а хә л керде инде, — диде.

Мин тә ү тапкыр аның йө зенә җ ентеклә п карадым. Ул ә йтерлек чибә р тү гел иде, ә мма озын керфекле ике кара кү зенә бө тен җ иһ ан кереп баткан дисә м, чак кына да арттыру булмас. Шушы кадә р ү к тө псез, шу­шы кадә р ү к сагышлы кү злә рне минем моң а чаклы да, моннан соң да кү ргә нем булмады. Янә куллары. Озын бармаклы моң су куллары игътибарымны тартты. Аларны мин азактан «акыллы куллар» дип атаячак­мын.

—• Барыгыз сез, бара торыгыз...

Сиң а ә йтү е җ иң ел. Ә менә мин шулчаклы да газаплы кү злә рдә н аерылып китә рлек кө чне кайдан алыйм?

— Мин булышыйм сезгә. Чемоданнарны алмаш- тилмә ш илтим.

Ул кө лемсерә п куйды:

— Сезнең дә ниндирә к пә һ леван икә негезне баядан бирле карап торам...

— Сезгә булышсам, бә лки, кө чем артып китә р.

— Мин ә ле утырам. Миң а рә хә т. Ә нә диң гез дә кү ­ренеп тора.

— Алайса мин дә... — дип, чемоданыма атланмакчы иттем.

— Утырмагыз, барыгыз, зинһ ар, китегез.

Гаҗ ә п. Кеше аң а ярдә м тә къдим итә, ул яныннан куа. Минем аптыравыма җ авап иткә ндә й, ә йтеп куйды:

— Хә терегез калмасын. Мин сезне кумыйм. Ү тенә м генә...

Чемоданымны кү тә реп, мин китеп бардым. Кү пме­дер җ ир ү тү ем булды, ул тагы, тыны бетеп, ютә ллә ргә тотынды. Мин ә йлә неп карарга базмадым.

Кабул итү бү лмә сендә дә байтак юандым. Теге ха­тын килеп җ итмә сме дип кө ттем. Ү з палатама озатыр­га килгә н сестрага да: «Чак кына тын алыйм ә ле», — дип, вакытны суздым. Лә кин ул килеп җ итмә де. Кү рә ­сең, бер-бер хә л булгандыр. «Их, син! —-дип ә рлә дем ү земне. — Шундый хә лдә ташлап киттең кешене... »

Атна чамасы ә лсерә п яттым. Тә ү ге кө ннә рдә теге сагышлы ике кү з юк-юк та минем кү ң елемне борчып куйды. Лә кин озакка бармады бу хә л. Онытылды.

Аякка басып, тышка чыктым. Кү рше корпус кырын­нан ү теп барганда, колагыма хатын-кыз тавышы ки­леп чагылды:

— Ә й, капитан! Капитан!

Мин артык игътибар итмә дем. Юлымда булдым. Беткә нмени монда—хә рби госпитальдә — капитаннар.

— Капитан, мин сезгә эндә шә м бит! Юлдаш!

Карасам, ә леге тө псез ике кү з. Хатын икенче катта тә рә зә тө бендә утыра.

— Миң а җ ан кереп килә инде. Тик тышка гына чы­гармыйлар. Дө нья ә йбә тме анда?

— Ә йбә т. Чыгармагач, урлап качыйммы соң сез­не? — дигә н булдым. Хә лсезлектә н ү земнең тез буын­нарым калтырый.

— Кү птә н инде карак кө теп утырам. Урлагыз. Мин риза, — дип, ике кулын алга сузды. — Башта ә нә теге тау тү бә сенә кү тә реп мендерегез, аннан диң гез буена алып тө шегез. — Аның иреннә ре елмая, хә тта кө лә. Ә кү злә ре тулы хә срә т.

— Теге кө нне мин сезне приемный покойда кө ттем, кө ттем дә... Ташлап китү ем ө чен соң ыннан ү кендем хә тта... — дип акландым мин.

— Нә рсә, сез мине, бу ү зе сикереп тө шә р, дип кө ­тә сезме?

Мин аның янына кү тә релдем. Ул палатада ялгызы гына. Кү ршелә ре чыгып таралышкан, ахры. Мин кер- гә лә гә нче, ул, тә рә зә тө беннә н тө шеп, койкасына утыр­ган. Йө зе тагы агарган.

— Башта танышыйк ә ле. Мин Людмила исемле. Ә сезне «Капитан» дип кенә йө ртермен. — Ул кү решергә кулын сузды. Аның кулын кысуым булды, шунда ук йө рә гем аша тетрә ү узды. Ниндидер бик мө һ им, бик фаҗ игале хә бә р салгандай булды шушы уч, шушы бармаклар. Моннан соң мин кү п тапкырлар шә йлә я­чә кмен: Людмиланың кү злә ре генә тү гел, куллары да боеклар. Алар гел генә авыр уйга баткан тө слелә р. Кеше кулларының уйлануын, хә срә тлә нү ен, килеп-ки- леп шатлануын шушы язны мин ү зем кү реп белдем, ү зем кү реп аң ладым. Шулкадә р дә зирә к, шулкадә р дә сизгер куллар булыр икә н...

— Атың ны хә зергә бә йлә п куй, батыр, хан кызының кө е тагы китеп тора, — ул юрганын ачмый гына койка­сына ятты, — Шушы температура тең кә гә тимә сә... Сез утырып торыгыз.

Ул бү тә нчә зарланмады да, сукранмады да. Безнең чир белә н чирлә ү челә рдә н мин зар сү злә рен, гомумә н, бик аз ишеттем. Авыртыну-сызлану булмагач, кү рә сең, ихтыяр бирешми, ө мет тиз ү к какшап бармый. Озак вакытларга больница биналарына ябылганлыктан, безнең ү з мохитыбыз, ү з тормышыбыз, ү з мә шә катьлә ре­без барлыкка килә. Бара торгач, безгә больница капка­сыннан тыштагы тормыш тү гел, ү зебезнең яктагысы чын булып кү ренә башлый. Тегендә ге ыгы-зыгы юрамалга ә йлә нә. Чө нки андагылар ә ле ү з гомерлә ренең хә вефсез җ ирендә гамьсез адашып йө рилә р, кичә бозганнарын бү ген тө зә тә алалар, бү ген кылган языклары ө чен иртә гә җ ә за кичерә лә р, ә без инде гомер яланының читен, юл­ның ахырын тө смерлибез. Безне вак-тө як белә н алдатып кына юата алмассың. Шулай да без ышанабыз — соң гы тамчының ә ле таммый торуына, соң гы яфракның ә ле ө зелми калуына ышанабыз. Ү лемгә дучар ителгә н адә м, ү з куә тен югалта барган саен, инерция кө ченә ныграк буйсына.

... 1942 елның язында безнең бригада иртә гә һ ө җ ү м­гә кү чә дигә ндә, фаҗ игале, яман шундый хә л булды: ревтрибунал хө кеме буенча бө тен гаскә р алдыида бер дезертирны җ ә заладылар. Башта аң а урман акланында тар гына елга янында кабер казыдылар. Приговор игълан ителгә ч, җ инаятьчене шушы кабер янына бас­тырып аттылар. Ул туп-туры ү з гү ренә авып тө ште. Бу гадел һ ә м шә фкатьсез вакыйгада мине иң тетрә ткә не җ ә залаучы залп тү гел, ә залпка кадә р булган хә л иде. Яланаяк дезертирны елгачыкның аргы ягыннан алып килделә р. Конвойдагы солдатлар, итеклә ре белә н суның кү зенә басып, чә пелдә теп атлап чыктылар. Ә тоткын, аягын чылатмас ө чен, елгачыкны аша сикерде. Коры аяклары белә н ул нибары унбиш-егерме адым гына атлады. Ү з каберенә җ иткә нче генә...

Менә шулай: соң гы адымына кадә р адә м аягын чы­латудан курка.

— Магнолия чә чә к атса, бә лки, юнә еп тә китә р идем. Магнолия чә чә ген ифрат яратам мин... Аны иснә п исергә нем дә бар, бә лә кә й чагымда... — Ул беразга кү з­лә рен йомып торды. — Ә тием мине ул чак Гурзуфтагы апама кунакка алып килгә н иде.

Людмила йончыды. Аны башкача ялкытмыйм дип, китә ргә булдым.

— Иртә гә тагы килермен... — дидем, урынымнан то­рып.

— Бая тә рә зә гә менгә ндә харап шә пле булыр кебек идем дә, кинә т рә т китте. Кичерегез инде.

— Мин сезне барыбер урламый куймам. Сак булы­гыз.

— Мин ә зер торырмын. Икенче юлы шушы тә рә зә тө беннә н иярегезгә ү зем генә сикереп тө шә рмен. Монда кереп йө рсә гез, мә шә кать тагы озакка сузылыр.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.