Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 16 страница



* * *

Теге кышлау ү гезе табылды. Шул шатлыктан без быел арыш урагына ө мә ясарга ниятлә дек. Мич башын­да ике мичкә балыбыз ү кереп ә чеп утыра. Сугымга ә ле­ге баш бирмә с брә дә к ү гезне тә гаенлә дек. Тө шкелекне ашатыр ө чен олы-олы ө ч тә пә н баллы катык оетмакчы булдык. Кү п итеп икмә к пешердек, калач салдык.

Урак ө мә се — ү зе бер бә йрә м ул. Кө н буе янып-пе- шеп эшлилә р дә кичен ихата тутырып табынга җ ыела­лар. Ит согыналар, шулпа чү мерә лә р. Олырак ир-ат, чаярак бичә -чә чә шау-шу килеп бал эчә. Егет-җ илә н белә н кыз-кыркын табыны болай да, бал эчми дә, кыз- мача була. Чулак Кә шфулла кебек берә р җ ырлаучы моң лы итеп сузып та җ ибә рә.

Ө мә лә рдә эчкә н ә че балның Шифалары җ итте тамырга. Ө мә лә рдә кү зем тө шкә н ярны Форсат килде туйлап алырга.

Бу җ ырның хикмә те бар аның. Ө мә дә уң ганлыгы белә н данга чыккан кызның базары тиз ү к кү тә релеп китә. Аның йортына уң балагын чыгарып салган яучы карчыклар ешрак сугыла башлый.

Ө мә гә сайлап кына, кө ндез кулыннан эш килер, ки­чен табын кадерен белер кешелә рне генә чакыралар. Анда элә гү мә ртә бә гә санала. Дө рес, кайбер ә рсезрә к адә мнә р чакырганны да кө теп тормый.

Дү рт-биш кө н алдан ук без кичке чә й вакытында кемне-кемне чакырачагыбызны чамалап, барлап чык­тык. Мин хисапчы эшен башкардым.

— Мә рә һ имгә ә йтә сездер бит? — диде Олы инә ем.

— Бичә се чирле икә н, — диде Сә лих агаем ашыга- пошыга.

— Ү зе килер.

Мин калә м белә н сыза барган кә газьгә тагы бер таяк ө стә лде.

— Кү рше-кү лә ннең һ ә ммә сенә дә кагылдыгызмы? — дип белеште бу юлы ә тием.

— Галлә мнә ргә генә сугылмадык, йомык Хә мзә ба­рыбер ө неннә н чыкмас, дидек, — дип җ аваплады ө лкә н агаем.

— Килмә сә, чакыруыбыз калсын. Кү рше хакы бар. Хә тер калыштан булмасын...

Мин тагы ике таяк ө стә п куйдым. Шуның белә н вә с­сә лам.

Кояш чыгуга, безнең капка тө бендә мә хшә р кайный иде. Кулбашларына уракларын салып, бө тенесе дә килгә ннә р. Мә рә һ им дә, Хә мзә белә н Акйолдыз да бар, хә тта бер-ике «туң аяк»та кү ренә. Кыш кө не кунак- тө шем чорында чакырылмый гына ө йдә н ө йгә йө реп, аяклары бозланып каткан ә рсез бә ндә не «туң аяк» дип атыйлар. Җ ә й кө не андыйларның аягы туң булмаса да, кадерлә ре барыбер шул ук була.

Якынрак кардә ш-ыру, алдан ә йтеп куелганча, атын җ игеп килгә н. Быел арыш басуы ерак. Җ ә яү лә п озак барырга кирә к булачак. Аннан да болай, ө мә урагында җ ә яү йө рү ү зе килешә торган эш тү гел. Яме китә.

Минем кү зем, билгеле, теге икә ү дә. Алар бер-бер- сеннә н качмый да, сарылып та бармый. Акйолдыз кыз- кыркын арасында. Алар шырык-шырык кө лешә лә р. Култык астына кың гыраулы гармунын кыстырган Мә ­рә һ им, Мортаза агаем белә н сө йлә шкә н булып, ике генә адым арырак басып тора. Ә йтерсең, алар Кызлар тавы- на да менмә гә н, чут-чут ү бешмә гә н дә... Болар бө тенлә й икенче кешелә р. Теге тө нне мин, димә к, бү тә н ир белә н бү тә н хатынны кү ргә нмен булып чыга. Хә тер калып китте хә тта. Ә мма аларга сыный биреп караучы бер мин генә тү гел икә н. Ә ле теге якта, ә ле бу якта шул икә ү нең я монысына, я тегесенә юнә лгә н кү з карашы елт-елт итеп кала.

Кү к алашаны җ игеп, капкадан ә тием чыкты.

— Я, ө мә челә р, хә ерле сә гатьтә! Кузгалыйк, —* диде. — Утырышыгыз арбаларга. Кызларның иң уң ган­нарын, иң чибә рлә рен ү з яныма алам. Арба минеке, җ ыр сезнеке...

Кинә т ыгы-зыгы купты. Кыз-кыркын белә н килен- киштә, чыр-чу килеп, ә ле теге арбага, ә ле бу арбага барып сугылды. Берсе ахирә те, икенчесе кардә ше, ө чен­чесе кү ршесе янына элә гергә тырышты. Я кучер сай­лаган булып кыландылар: янә се, монысының чә че бө дрә тү гел, тегесенең бичә се кө нчел, бусының танавы кыеш. Табыла инде, шаярырга дисә ң. Байтак чуалышкач, кыз­лар утырышып бетте. Тиешле арбаларына, тиешле кешелә ре кырына егетлә р дә тавыш-тынсыз гына сые­нып алды. Олырак хатыннар белә н ир-ат тегелә рдә н калган арбаларны тутырды.

— Миннә н дә чибә ре, миннә н дә уң ганы юктыр, кү ­рә сең, агаем, — дип, ә тием арбасына шапшаклыгы белә н дан тоткан кара шадра Ниса апа менеп утырды. Мин аның безгә ничек кардә ш икә нен дә белеп бетермим. Ярты авыл аның нә селе инде.

— Ә йдә, ә йдә, Ниса, — дип хуплады ә тием, — шадра да йө рә к яндыра.

— Этү! — Ул вак кына ак тешлә рен кү рсә теп елма­еп җ ибә рде. Ниса апам елмайдымы, бетте — ү згә рә дә китә. Йө зенә карап туймассың. Ул ә тиемә борылды. — Ә йткә ч, ә йтеп ү к бетер инде: «Ак хатынның эче боз, каракайның эче куз», — диген.

Мин, нишлә птер, шунда Акйолдызга борылып кара- дым — акмы, карамы ул? Ак та тү гел, кара да тү гел икә н.

Алдагы атлар кузгалып китте. Бары ө ч кеше генә нә рсә гә дер икелә нгә н, аптыргансыман, ө ч яры һ аман басып тора, ә йтерсең, ө ч багана: Хә мзә, Акйолдыз, Мә - рә һ им. Менә Мә рә һ им дә, җ ә һ ә т кенә борылып, Мортаза агаемның арбасына сикерде. Киттелә р.

— Чибә рлә р кө ймә сенә безне дә алыгыз ә ле! —диде Акйолдыз уенчак тавыш белә н. Ә мма мондый уенчаклык аң а — «бер чеметем бә хет ө чен шул чаклы газап йө к­лә ре йө клә п йө ргә н» кешегә — килешми иде. Мин ошат­мадым. Ә тием эндә шми генә кү к алашаны аның ягына табан борды. Акйолдызга тә гаенлә нгә н урындагы пе­чә нне чыбыркы сабы белә н тетеп кү пертеп куйды. Хә м­зә ә ллә моны кү рмә де, ә ллә юри кү рмә мешкә салышты: сикерә бирде дә лып итеп шул урынга утырды. Сө мсез нә рсә кә й! Акйолдыз арбаның икенче ягына чыкты. Ниса апа аң а кулын сузды.

— Ә йдә, аккошым, ү земнең яныма! — диде, — ике чибә р тап килик ә ле бер. Без аларга тө с тү гел. И-и, ү шә н! — Ул Хә мзә нең кабыргасына тө ртеп алды.

Акйолдыз иренә арка биреп, арбаның читенә генә, ү рә чә сенә генә утырды. Кү к алаша дертлә п алга ом­тылды. Акйолдызның ап-ак оек белә н ап-ак чабата ки­гә н аяклары кинә т артка чайкалып китте. Ул, сө рлегеп, чак-чак егылып тө шмә де. Ә лдә ү рә чә гә тотынып калды. Иң азактан гына арба артына ыргып ү зем менеп бас­тым. Алдагы атлар юырта да башлады. Без сө йлә шми генә барабыз. Телгә беткә н Ниса апа да, җ ор сү зле ә ти­ем дә шымып калды. «Алачыгы бикле» Хә мзә не ә йтеп торасы да юк.

Авыл очына җ итә р-җ итмә с ү к Мә рә һ им гармунын тартып җ ибә рде. Мин елт итеп Акйолдыз ягына ә йлә н­дем. -Кү ң елем сизеп тора: гармун моң ы бер аның ө чен генә шулай сибелә. Моны Акйолдыз ү зе дә сизә дер, мө ­гаен. Аның яң агында гө лт итеп куе кызыллык балкыды. Балкыды да сү нде. Гармун ашкынып-талпынып моң тү гә, лә кин аң а кушылып җ ыр башлаучы юк. Ни ө чен дигә ндә, эшкә барганда авыз кү тә реп җ ырлау гадә тен мактап бетермилә р безнең урамда. Кайтканда ә нә те­лә сә ң кү пме җ ырла. Ө ч ә тә члә р генә ул вакытлы-вакыт- сыз тавык урынына кыткылдашалар, ә тә ч урынына кыч­кыралар. Без чаманы чамалый, ә дә пне саклый белә без.

Сакладың!.. Ә нә бер кыз, чә релдеген чыгарып, җ ыр башлады. Аң а тагы ике-ө ч тавыш кушылды. Дә ртлә ре иртә кузгалган боларның! Тегендә җ ыр кө чә йгә н саен, безнең арбада сагыш арта бара тө сле. Акйолдызның йө ­зен ниндидер моң су шә ү лә каплый килә, каплый килә. Аның чынлап та аккош муенына тартым муены сыгы­лып, башын тү бә н идергә н.

... Ул чакта Хә мзә белә н Акйолдызның, аркага арка куешып, ике тораташ шикелле, сү з дә кушышмый кеше арбасына утырып баруы мине ә ллә нинди хә вефле уй­ларга тө шергә н иде. Йомык Хә мзә нең бар табигате шул булгач, нә рсә кыласың. Авызындагы сү зен кыскыч белә н тартып аласың мыни? Ярый ә ле алда моң, җ ыр бар. Без шуларга ияреп барабыз. Арыш басуына ул вакыт тиз барып җ иттек. Юл ә ллә ни озын булмады. Ә менә ә ле хә зер, шушы икә ү нең озын гомере турында уйла­ганда, җ анымны кинә т калтырау алды. Бө тен гомер юлын нә къ шулай, кеше арбасында аяк салындырып, аркага арка биреп утырган кө е ү тмә с микә н бу икә ү дим. Алда чакырып торган моң булса, тагы бер хә л иде. Ә гә р ул да булмаса, булып та, соң ыннан тынып калса...

Безнең арыш җ ирлә ребез басуның тө рле урынына та­ралган — тегендә бер дисә тинә, монда бер пирә ез, те­гендә бер ачминнек, монда бер тү тә рә м. Шуң а кү рә «мә челә р, икегә бү ленеп, берсе — Куянлы бү лә к ягы­на, икенчесе Бә рсү ә н буена китте. Тө шкә кадә р аерым- аерым урдылар да, тө шлекне, бергә җ ыйналып, Бә рсү - ә н буенда ашадылар. Бә рсү ә н суы — ул безнең авыл билә мә лә ренең чиге. Аръягында чит җ ирлә р китә.

Тө шкелеккә баллы катык белә н юача булды. Ө мә ашы ү зе бер тамаша ул. һ ә р табынга зур-зур табаклар куелган, тау-тау итеп юача киселгә н. Табак тирә ли утыр­ган ө мә челә р кашыкларны биетә генә. Оялып, юанып утырсаң, ач калуың ны кө т тә тор. Аннан бигрә к «аша­ганда колагың селкенсен, эшлә гә ндә йө рә гең җ илкенсен» дигә н фә һ емле сү зне безнекелә р бик кү птә н тө шенеп алганнар. Сү лпә н кү шә ү — ү шә н эшлә ү дә н дә мә с­хә рә лерә к нә рсә. Монысын эштә н чыккан ялкау да белә.

Туя биргә чрә к шаяру, кө лешү дә башланды. Я бе­рә ү нең кулындагы кашыгын кинә т табакка бә реп тө ­шерә лә р, я икенчесенең кулыннан, инде каптым дигә ндә, калачын тартып алалар. Теге ачык авызлардан бө те­несе дә гө ж килеп кө лә шуннан. Бу юлы кашыгын че­метеп кенә тоткан Ө ч ә тә ч кызы Саҗ идә белә н сү лпә н Хә мзә кө лкегә калды. Кашыгыннан язган Саҗ идә тур­саеп торып ук китте. Юачаны умырдым дип авызын ачкан Хә мзә нең хә тта тешлә ре шакылдап калды. Ә мма моң а аның исе китмә де. Бары танавын гына тартып куйды. Шунда ук ү релеп икенче телемне алды, ә Ак- йолдызның баягыча ике яң агына берьюлы кызыллык йө герде. Мин ү з ихтыярымнан тыш шулай кү зә тчегә ә йлә ндем. Акйолдыз белә н Мә рә һ имнә н кү земне читкә, алсам, кү ң елемне аерып ала алмыйм. Арбадылар бит болар мине!

Мин баллы катыкны зур гына тустаганга ү земә ае­рым салып алдым. Мин аны салам белә н суырырга яра­там. Кашык белә н соскан ише тү гел, болай ширбә те та­макны ныграк рә хә тлә ндерә. Ир җ итеп, дө нья гизә баш­лагач, зур калаларда салам аша тө рле коктейльлә р чү мерергә туры килгә ндә, мин гел уйлый торган бул­дым: шундый хикмә тле һ ө нә рне, мө гаен, бездә н кү череп алганнардыр ә ле бу тә мле тамаклар, дидем. Башлары җ иткә н. Ө йрә нер ө чен дә акыл кирә к бит...

— Ә ллә катык ү тә баллы булып чыкты инде, Ниса­ның ә нә ирене иренгә ябышкан, — диде ә тием. — Бер дә тавышы чыкмый.

— Кичен майлы ит согынганда кубар ә ле, агаем, — дип, вак кына ак тешлә рен ялтыратты Ниса. — Итең генә мул булсын.

Бө тен халык урыныннан торганда, иң читтә ге табын­да бер Исхак кына утырып калды. Ул бө тен җ иргә — туйга да, җ еназага да, эчү мә җ лесенә дә, ө мә гә дә — чакырганны кө теп тормый, ү зе килә. Авылның беренче «туң аягы» ул. Исхакны кумыйлар да, тү ргә дә чакыр­мыйлар. Ул ү з урынын, ү з дә рә җ ә сен белә. Аның уры­ны — иң тү бә ндә, иң читтә. Нә зек озын буйлы, уклау юанлыгы гына муенлы, бә лә кә ч башлы бу коры сө як адә мнең ә кә мә т кушаматы бар. Аны «патша казнасы» дип йө ртә лә р. «Казна» дигә не шуны аң лата: ү зе бихи­сап убыр, ү зенә чеметем дә ит кунмый, ягъни, туймый да, оялмый да. Кем, кайчан таккандыр аң а бу куша­матны, берә ү дә белми. Ә мма иллегә җ итеп барган бу бахыр, кыерсытылган ялгыз кеше, патша тө шкә ннә н соң да, «патша казнасы» булып яши бирә. Ул бичә лә р мендә р тышы ясый торган эре чә чә кле ситсыдан тегел­гә н кү лмә к киеп йө ри. Ни ө чен дисә ң — шул иң арзан товар. Тагы алга узып ә йтим: хә зерге заманда Исхак иң модный киенгә н ирлә рдә н исә плә нер иде — тот та ү зен Бродвейга чыгар да җ ибә р!

Исхак табакны кү тә реп эчте дә тө бен ялап куйды.

— Я, туйдың мы инде, Исхак? — диде ә тием.

— Туймадым, агай, тулдым, — дип җ аваплады теге, тире агып торган озын муенын сыйпап.

— Ә й, Исхак! Бә хә с бар. Отсаң, билемдә ге каешны чишеп бирә м, — диде безнең җ ирә н мыеклы Хисмә тулла исемле кодабыз. Ул тирә -якта беренче бә хә сче. Кай­дадыр чуваш авылында бә хә слә шеп, атын оттырган ул бер заман. «Атның бит елыгып ү лү е дә ихтимал иде», — дип юаткан ул бичә сен. «Ярый ә ле оттыргансың гына


икә н, исә н калган, егылып ү лсә, ү тә кызганыч булыр иде, атыбыз ифрат дан иде», — дип куанган беркатлы кодачабыз.

Исхак та тә ү тапкыр гына бә хә скә керми. Дө ресрә ге, ул ү зе тү гел, аның корсагы алышка чыга. Ә ле дә ул тиз ү к тө шенеп алды.

— Кү пмегә? — дип сорады.

— Чү мә кә й тулы ун тустаганга.

— Бә хә с бар! Бә хә с бар! —дип шаулашты ө мә че­лә р. — Исхак пә һ леван алышка чыга. Мә хрү м булып калмагыз!

Халык тиз ү к бә хә счелә р янына җ ыелып алды.

— Кая, каешың ны чишеп кү рсә т, — дидё Исхак. Те­гесе шундук каешын чиште. Җ ирә н коданың киң җ из прә шкә ле сары каешы могҗ иза иде. Исхак аны, кулына алып, ә йлә ндереп-ә йлә ндереп карады да:

— Ач чак булса, каешың унбиш тустаганга, хә тта егермегә дә торырлык. Хә зер биштә н арттыра алмыйм, — диде.

— Тугыз! Тугызга ризалашыгыз! — дип кычкырды берә ү.

— Алты, — дип тартышты Исхак.

Җ ирә н кода тегенең кулыннан каешны тартып ук алды, ә каешы — хә зинә иде.

— Алты тустаганга ә нә мин Кендек белә н дә бә хә с­лә шмим! — Ул башы белә н минем якка ымлады. Миң а кыен булып китте. Их, кода, кода! Миннә н дә булдыксыз, миннә н дә ким кеше юк инде синең чә, ә? Уң кулым елт итеп башымдагы кә пә чкә ү релде. Ү релде дә кире сү рел­де. Кә пә ч ташлап бә хә скә чыгар идем, кешелә рдә н генә оят. Ни дисә ң дә, теге «җ ирә н мыек» кода ишарә те бит.

— Тук Исхакның хә ленә керик, агай-эне! Сигезне тү нтә рсә, җ иткә н, — дип гө рселдә де Чокыр башы Ти­мербай. Аның тавышы сикә лтә ле җ ирдә н буш мичкә тә гә рә ткә н тө сле дың гырдап ишетелә. Тимербайга бү ­тә ннә р дә кушылды:

— Сигезе бик җ иткә н. Шунысын сыйдырса да ярый...

— Исхакның да эче эчә ксез тү гелдер бит!

— Сигезне дә булдыра алмый ул! Хә леннә н килми!

— Элекке Исхак тү гел инде, рә те беткә н хә зер!

Монысын кү рә лә тә тегене чә млә ндерү ө чен ә йтә лә р — беленеп тора.

Исхак гө п иттереп корсагына ике тапкыр сугып алды:

— Аллага тапшырдык. Ярылсаң, ярыл, мине хур итмә! — диде ул. — Китерегез катыкны. Сигезгә кадә - ресен тө гә л санагыз. Калганын кү з кү рер.

Олы табак катык, коштабактан чак кына кечерә к тустаган китерделә р.

— Сос, Тимербай кордаш! Син гадел кеше, кулың җ иң ел булыр, — диде Исхак.

— Я, утырышыйк. Исхак, син дә утыр, — диде ә ти- ем. Бө тен кеше баскан җ ирендә лап итеп җ иргә утырды, лә кин Исхак аягү рә кө е калды.

— Мин басып эчә р идем, рө хсә т булса... — Ул ялва­рып ә тиемә карады.

— Рө хсә т юк! — дип кырт кисте каеш иясе. — Ашка хө рмә т кирә к!

Мин сизеп торам: аш кадерен яклап ә йтмә де ул моны. Баскан кө е эчсә ң, карынга кү брә к сыя. Менә нә рсә дә н шө рли җ ирә н шайтан.

— Ярый, синең чә булсын, — дип ризалашты Исхак. Ул табак алдына килеп тубыкланды. Җ ә елеп утырмады, бары тубыкланды гына; аның бө тен кыяфә те менә - менә очып китә ргә җ ыенган торнага хас иде.

Тимербай тә ү ге тустаганны сосып бирде. Исхак аны җ ай гына чү мерергә кереште. Шундый җ ай чү мерә, хә тта арык бугазы буйлап катыкның эчкә тө шкә не дә сизелми. Икенче тустаганны да шулай ашыкмый эчте. Ө ченчесен чү мергә ндә, халык сукрана башлады:

— Шушы кадә р сү лпә н кылангач, знамо, отар.

— Кичкә чаклы сузмакчы бит бу!

— Кит, шул да булдымы бә хә с! — диде бер кыз. — Ятим бозау чү прә к имгә н шә йле, биллә һ и!

— Оетасың, Исхак!

Исхак боларга ә йлә неп тә карамады. Шулай да дү ртенче тустаганны тизрә к бетерде. Бишенчесе белә н алтынчысын бер-бер артлы тү нтә реп кенә куйды. Аның бү лтә еп чыккан бугаз тө ене, ияк асты белә н ү ң ә че ара­сында арлы-бирле йө гереп, килә п сарып торды. Бу чак ө мә челә р утырган җ ирдә н акрын-акрын Исхакка табан шуышты. Бара торгач, аны бө тенлә й камап алдылар. Җ иденчесенә кул сузганда, ул тирә н кө рсенеп куйды. Маң гаеннан моң ача тамчылап торган тир, юл-юл бу­лып, чө бердә п агарга тотынды. Тустаганны авызына китергә ч, бү лт-бү лт итеп, аң а эре тамчы тама башлады. Чә чкә ле кү лмә к астындагы корсагы, тыгыз тышлы мен­дә ргә охшап, кү беп чыкты. «Мендә р» чак кына да тиб­рә лми. Тынын каян ала икә н бу кеше? Җ иденче туста­ганны ул ө чкә бү леп эчте. Эчте дә кикереп җ ибә рде.

— Җ имерелеп тө ште! —диде кемдер. — Урын бушады.

Урын шулай да кү п бушамады, ахры. Соң гы туста­ганны Исхак бик авыр, бик җ ә фаланып чү мерде. Урт­лаганы тамагына китми җ ә фалады, һ ә р йотымы газапка ә йлә нде. Аның авызына карап торган кешелә р, муен­нарын сузып, ү злә ре тырышып-тырышып йотарга кереш­те. Янә се, Исхакка булышалар. Тә ү дә уртламлап, азакка табан тамчылап кимеде катык. Шулай да киме­де. Тө бенә тө шә башлагач, Исхак чү мерү дә н туктады да, озын ак телен сузып, песисыман яларга кереште. Ялап бетергә ч, буш тустаганны һ авага чө йде дә тотып алды. Аннан тамчы да таммады. Җ ирә н кода сү зсез- нисез генә аның муенына киң җ из прә шкә ле сары ка­ешны китереп элде. Каешы илдә бер иде. Шул мә лдә мин гомеремдә тә ү ге һ ә м соң гы тапкыр Казна Исхак йө зендә шаян, хә йлә кә р елмаю кү рдем.

— Ә йдә, мыек, — диде ул, — бә хә сне дә вам итә без.

— Шартың ны ә йт! —дип янә кабынды безнең кода.

— Бө тен адә м алдында ыштан бавың ны суырып алып бирер булсаң, тагы икене тү нтә рә м.

Янә шау-шу купты:

— Давай, давай, мыек!

— Ну маладис, Исхак, чая ир икә н!

— Сигез сыйган җ ирдә ун да сыяр, бирешмә!

— Ә йдә, тә вә ккә ллә!

— Кит, оятсызлар! —дип чә релдә де бер бичә. — Тапканнар тамаша, ө мә яме китә реп.

— Мин риза! Сос, Тимербай! —дип ә тә члә нде җ ирә н кода. — Оятка калсам, оялганнар карамас.

Лә кин бу арада җ иң ү че батыр, эчен тоткан кө е йө герә -атлый барып, зуратлар артына посты. Уракчы­лар арасында да, кичке мә җ лестә дә ул бү тә нчә кү рен­мә де. Ә мма шул кө ннә н алып дө нья куйганга кадә р Ис­хак биленнә н теге каеш тө шмә де: ә йтерсең, аның бер ә гъзасына ә йлә нде. Җ ирлә гә ндә дә каешын будырып җ ирлә гә ннә р аны: ә җ ә ле алдыннан бердә нбер васыяте итеп мә рхү м шуны ә йткә н, имеш. Бә лки, кешенең ү з гомерендә алган иң зур бү лә ге шушы булгандыр...

Ә мма бә хә снең катысы, ярышның хә тә ре алда иде.

Тө штә н соң бу яктагы вак ө лешлә рне ике тө ркем бергә кушылып урды. Ө мә вакытында, халык кү п бул­гач, җ ирнең буена тү гел, аркылысына тө шеп уралар. Кояш тө шкелектә н байтак узгач, ө мә челә р бер-берсен- нә н ө ч-дү рт адым ара калдырып, соң гы ачминнекнең ызанына буйдан-буйга килеп тезелде. Ап-ак алъяпкыч­лы кызлар, яулыкларын артка чө еп бә йлә гә н киленнә р, ачык изү ле егетлә р, аркалары тозланып беткә н агайлар, иң башларына уракларын салып, беразга тынып калды. Алда агарып пешкә н арыш җ ире, тыныч кү лгә охшап, оеп утыра. Менә шушы кешелә р менә -менә ярдан си­керерлә р дә, колач җ ә еп, йө зеп китә рлә р тө сле.

Ниса апа белә н Хә мзә арасында торган Акйолдыз кинә т атылып алга чыкты. Чыкты да елт итеп артына борылды. Башта ул бала итә кле яшел сатин кү лмә генең


итә ген ике яктан да кыстырып куйды, терсә генә чаклы җ иң нә рен сызганды, чулпылары чылтырап торган ике толымын, бер кат муенына урап, артка салып бә йлә де. Шуннан гына, кыннан кылыч суырып алган шикелле, сул иң башындагы кызыл саплы ай урагын уң кулы белә н тартып алды. Аның кү зендә моң ача безгә таныш булмаган чая очкыннар сикерешеп уйнады. Башка чак­та гел елмаерга гына торган матур иреннә ре кинә т тараеп, катып калды.

Кө тә лә р. Акйолдыз да аякларын аера биреп баскан килеш ә легә кузгалмый. Бик озак вакыт ү ткә ндә й булды. Ниндидер бер арада бу хә л миң а тө штә гесыман тоел­ды, лә кин монысы ө н иде. Ә соң рак ә ле арыш ызанында басып торган шушы чибә р җ иң ги я биек кыя тү бә сендә, я куркыныч шарлавык кырында, я котырынган янгын алдында торган кө е кү п тапкырлар тө шемә керә чә к. Уң кулындагы кызыл саплы елтыр ай урагын югарыга сузып, ул инде кыядан егылды, инде шарлавыкка атыл­ды, инде ялкынга ташланды дигә ндә генә, уянып китә ­чә кмен. Уянгач, куанычымның чиге булмаячак. Бә лки, тө шлә рем бө тенлә й ү к буш та булмагандыр; бә лки, Акйолдызның ө ннә ре минем шушы тө шлә ремә охшабрак ү ткә ндер...

Ү тә сабыр, ү тә ә дә пле бу киленнең кылыгыннан ха­лык гаҗ ә пкә калды. Нә рсә булыр икә н? Кымшанган да адә м юк. Бө тен кү злә р бер Акйолдызга тө бә лгә н. Тик Хә мзә генә бу тамашага кү злә ре белә н тү гел, оч­лаеп ачылган авызы белә н карап тора.

— Безнең якта ирлә р ашта тү гел, эштә ярыша! — диде Акйолдыз. Аның тавышы, элекке кебек ү к, чылты­рап чың лап китте. Чә м дә, гамь дә юк кебек иде бу тавышта. — Йө рә ге җ иткә н ир чыксын минем белә н алышка! Кайсыгыз тә вә ккә лрә к? Ягез.

Ө мә челә р, ә ле булса ни дияргә дә белми, аптырап тора. Акйолдыз, ү чекли биреп, тагы эндә ште:

— Ир заты юкмыни бу авылда?


Мин, ү зем дә сизмә стә н, кү злә рем белә н Мә рә һ имне эзлә п таптым. Ул ызанның арырак очында башын иеп тора. «Сиң а ә йтә бит, сиң а! Нә рсә җ ебеп торасың ан­да? » — дип кычкырасым килде.

— Давай, Хә мзә, — диде безнең ә леге җ ирә н кода, — бичә ң белә н ярышып, булмаса, ү зең кү рсә т ә ле ирле­гең не!

— Ә йдә, Хә мзә, ә йдә! — диештелә р бү тә ннә р.

— Мыек дө рес ә йтә — Хә мзә ярышсын!

— Кемнең базары кү пме икә нен кү рик ә ле!



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.