Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 13 страница



— Патша малае тү гел, качкын мин! —дип кырт кисте Чә ң чә к. Бу сү злә р минем колагымны ө теп алды.

— Качып котылгач, качкын була инде, — дип тө зә теп аң ларга тырыштым мин. Тө зә тмә не ул кабул итмә де.

— Качкын! Йоласына, ыруына хыянә т иткә н мө р­тә т мин! Гаделлек, шә фкатьлелек, аек акыл яклы бер изге, затмын мин! Җ аным шулай икегә бү ленде. Гомер бакый ике ярты бер-берсен каргап яшә де. Бу дө ньяда да, теге дө ньяда да килешү, кавышу юк аларга. Чө нки аларның берсе балыкка, икенчесе кошка ә верелде. Ә Кавказ патшалыгы исә — фаҗ игале матур тө ш кенә. Ә ул тө шне дә ү зем тү гел, минем ө чен бү тә н кешелә р кү рде — теге заманнарда. Иртә н торып сө йлә делә р дә миң а юрадылар. Мин тө шне кире какмадым. Бара тор­гач, хә тта ү зем дә ышана башладым. Китте шуннан Кавказ патшалыгы турындагы коточкыч ә кият!..

Менә сиң а ө ч тө ймә!

Эчемнә н генә шулай дип ә йтү ем булды, Нә симә не акыртып, Ә лифә кайтып та керде. Ә ң гә мә, Исабә к җ аны кебек, бү ленеп калды.

Ө зелгә н сү з тик биш-алты ел узгач кына ялганды.

Авылыбыз колхозга кү чте. Кайсыдыр бер хә терлесе Исабә кнең ә ллә егерме, ә ллә егерме биш ел ә ү вә л ә йт­кә н «атта чабам» дигә н сү зен хә тергә тө шергә н. Колхоз елкысын кө тә ргә тө нге кө тү че тә гаенлә гә ндә, ә леге зи­һ енле адә м ә йткә н ди: «Җ ә мә гать! Безнең Исабә к сы- байлы бар бит! Намуслы, тугры кеше. Ә йдә гез, бу эшне шуң а тапшырыйк! Кулы тигә ндә, кө ндез ү з кә себе белә н дә булыр! Кө н иткә н илгә ул һ ө нә ре дә кирә к». Халык дә ррә ү ризалашкан. Халыктан болай Исабә к ү зе риза булган.

Сакал-мыегына нык кына чал кергә ч, Кавказ сыбай- лысы яң адан ат менде. Тә ү ге кө н ул, менә се атын җ и­тә клә п, ө енә кайтты. Ө йгә кереп, ү зенең артыннан килгә н теге купшы киемен баштанаяк киеп чыкты. Ө зә ң гегә сул аягын тыгып, җ ә һ ә т кенә ияргә сикерде. Онытмаган икә н, һ ә ммә кыланышы килешеп тора. Кө ­меш кынлы озын хә нҗ ә р тотып, Ә лифә дә килеп чыкты. Хә нҗ ә р! Монысы — Исабә к алачыгында кү ргә н нә р­сә без тү гел иде. Хә ер, без кү рмә гә н нә рсә азмыни?

— Ә й, атасы! Нә симә нең атасы! — дип сө рә нли Ә лифә, Сә лимә лә р ягына карап. — Кө меш хә нҗ ә рең не та­гарга оныткансың бит!

— Китер, бичә кә й, бик мә слихә т булыр...

Кө меш кынлы озын хә нҗ ә р сыбайлының биленә та­гылып та алды. Мондый мә һ абә т атлыны бү тә нчә кү р­сә ң дә, картинкада гына кү рергә мө мкин. Исабә ге ат ө стендә утырып, Ә лифә се җ ирдә торып рә хә т чигә. Нә симә се, бусага ташына басып, чә бә кә й итә. Менә кай­чан ул Чә ң чә к курасында куаныч тулып ташты. Ат башы чаклы алтын талканнармыни. Гомер буе бө крә еп калай чү кегә н кеше ничегрә к тураеп китте. Моң а кадә р Исабә ккә чак кына һ аваланып, чак кына мыскыллап, чак кына кызганып караган кү рше-тирә, сокланып, таң калды. «Менә ниндирә к ул — безнең кү рше! » — дип тел шартлатучылар да булды. Шушы сә гатьтә н алып го­меренең ахырына кадә р ул иярдә н тө шмә де.

Соң рак ике җ ә й тоташ мин Исабә ккә елкы кө тештем. Иң кү ркә м заман Дим тугаенда печә н җ ыелып беткә ч килә. Ә ле кичлә р салкын тү гел. Ә чебен, черки, кигә вен заты инде интектерми. Яшел, йомшак курпы ат авызын­да ү зе эреп тора. Дим суына кө зге тә м кайта. Эчеп туйгысыз. Шундый кичлә рдә без кө тү не я Барлыбай ут­равына, я Капкалы эченә куып кертә без дә Димнең ярында гына учак ягып җ ибә рә без. Таганга чә йнек аса­быз, кө лгә бә рә ң ге кү мә без, һ ә р урында безнең ә зер таганыбыз бар. Эң гер тө шкә лә гә нче, Исабә к тө рле җ иргә каралышкан атларны яң адан барлап, һ ә ркайсының диярлек хә л-ә хвә лен сорашып чыга, «йончыта тө шкә н­нә р, ахрысы, ү зең не бү ген, Җ ирә нкә й... Ә снн, Бурыл, хә йлә кә р, бирешмә гә нсең. Картлач Кашка бү ген ял иткә н икә н... » — ди ул. Бу атларны кө ндез җ игеп йө ргә н кешелә рне я мактый, я хурлый. Колынкайларны муен­нарыннан кочаклап ала, йомшак ялларын сыйпый, сө я, һ ә р хайванның ү зенә генә тө бә п, яхшы сү з ә йтә. Кызу канлы Чә ң чә кнең шушы ике җ ә й эчендә бер елкыга, бер колынкайга ачуланып эндә шкә нен ишетмә дем. Гадә т­тә ге кө тү че коралы чыбыркыны ул кулына да алмады.

һ ә р кич, шулай кө тү нең кә ефен, хә л-ә хвә лен белеп чыккач, ө ер айгыры Дә рман янына кплеп, ирлә рчә ә ң ­гә мә алып бара. Нә рсә сө йлә шү лә рен ишетеп булмый, бик шым сө йлә шә лә р. Соң ыннан Дә рман, ризалык бел­дереп, баш кага. Кү рә сең, килештелә р, мә слихә тлә ште­лә р. Баш кө тү че ө ер башлыгына, димә к, тө нге киң ә ш­лә рен бирде. Тегесе кабул итте.

Эң гер тө шеп бетә. Чә й кайнап таша. Бә рә ң ге пешеп ө лгерә. Баш кө тү че шунда гына учак янына килә.

Ике җ ә й буе сө йлә шмә гә н сү з, җ ырланмаган җ ыр калмады. Исабә ккә, бигрә к тә утка бакса, моң килә. Лә кин ул ө ер-ө ер болыт каплаган Кавказ тавы хакын­дагы моң ны да, Кавказ патшалыгы турындагы ә ң гә мә не дә кабатламады. Мин сорашырга кыймадым. Бер тө н­не ул, сү релә башлаган учакка карап, кннә т кө рсенеп куйды:

— Шушы учак янында без синең белә н икә ү генә утырабыз дисең инде. Юк, икә ү генә тү гелбез. Ә нә, ут­ның теге ягында минем егет чагым басып тора, — дип тө нге бушлыкка ымлады. — Якында гына тө сле. Ә ике арада кө йрә п торган учак. Ике арада — узган гомер...

Мин инде аның кинаяле сө йлә венә кү негеп беткә н­мен. Кысылырга ашыкмыйм. Ү зе очын китереп чыгарыр ә ле.

— Бахыр егет чагым — батыр егет чагым... Ә йе, ко­рал кү тә рер ө чен генә тү гел, кү тә релгә н коралны тыяр ө чен дә батырлык кирә к.

Монысы инде миң а бө тенлә й аң лашылмый. Селтә н­гә ч — кылыч чабарга, тө бә лгә ч — мылтык атарга тиеш. Мин егет корына кереп барам. Батырлыкның нә рсә икә ­нен аң лыйм.

— Нигә килгә н монда синең егет чагың? — дидем мин, Исабә кнең сү зенә җ айлашып.

— Синең белә н кү решергә, танышырга. Таныштыр­сам, кабул кыларсың мы, ә ллә, каһ ә рлә п, яның нан ку­арсың мы?

Мин, ни дип ә йтергә дә белми, шымып калдым.

— Шулай да таныштырыйм ә ле...

... Унике яшем тулганда, карымтачы [VI] минем агаем­ны ү терде. Ө й эчендә ир затыннан иң ө лкә не мин торып калдым. Ә тием тө рек сугышында гаеп булган иде. Ү ч алу минем ө скә тө шә. Карымтачының елга-ел, айга-ай, кө нгә -кө н миң а яшьтә ш улы бар. Боташ исемле. Унҗ и­дебез тулган кө нне, мин аны ү тереп, ү ч кайтарырга тиешмен. Йола шулай куша. Ә гә р карымтачының ү зен юк итсә ң, ул ү лә дә котыла, ә менә улсыз калдырсаң, гомер буе газап чигә чә к. Без газап чиккә н шикелле. Ул мә лдә тау итә клә рен каплап ө рек агачлары алсу-ак чә чә к аткан булыр, куаклар арасында, ярсып, кошлар сайрар, язгы моң чыгарып елгалар чылтырар, тә ң ре яраткан һ ә ммә җ ан иясе, тереклек кылуына шө кер итеп, рә хә т чигә р. Нә къ шушы мизгелдә караң гы бер тө ндә минем хә нҗ ә рем Боташ йө рә генә кадалыр. Айдан-ай, кө ннә н-кө н мин аң а карата ү земдә ү ч яндырдым, нә ф­рә т ү рчеттем. Кыл ярырлык шушы хә нҗ ә ремне биш кыш, биш җ ә й буе кайрадым. Очына чебен кунса, ү тә тишеп чыга торган иде. Тә ү дә елларны, аннан айларны, ахыр­да кө ннә рне саный башладым, һ ә р кө н Боташның ә җ ә ­лен якынайта. Тә къдир сә гате сугар да, менә мин җ ан алырмын, Боташ җ ан бирер. Карымтачының каны җ иргә сең ә р, алган ү чем миң а гомерлек гайрә т китерер, рухы­ма кө ч ө стә р.

Боташ арык кына малай иде. Җ итмә сә, аксак. Бә ­лә кә ч чагында сакля тү бә сеннә н егылып имгә нгә н. Шуң а карамастан, ачык йө зле, шаян табигатьле, хө р кү ң елле иде. Явыз, тискә ре, ямьсез булса икә н! Ә мә л­гә калгандай, андый тү гел шул. Уен вакытында бө тен малайлардан болай аның шат тавышы яң гырый. Мин якыная башласам, ул кинә т тына, йө зе кө л кебек була. Ә җ ә лен сизә. Буйга җ иткә ч, ул мә йданнарда оста бубен кагучы, уен, җ ыр башлаучы булып китте. Мә йданга мин килеп керсә м, ул, каушап, кеше артына поса, аннан, ак­саклап, ө е ягына юнә лә. Ә җ ә лен сизә.

Боташның атасы — минем карымтачым, кыр кә җ ә ­се аулаганда кыядан егылып, җ ә һ ә ннә мгә китте. Аны, буркасына ураган кө е, ияргә аркылы салып, авылга алып кайттылар. Боташ ат җ итә клә п килә иде. Юлда мин тап булдым. Ул тә ү дә башын тү бә н иде, аннан читкә боры­лып, узып китте. Бер мә ет ат сыртында тирбә леп бара, икенчесе, тезген тотып, сукмактан атлый. Аң а да атлар­га кү п калмады инде... Боташның миннә н тартынуы шулай да гайрә темне кайтара, нә фрә темне сү релтә. Ә мма мин бирешмим. Ә ледә н-ә ле билемдә ге хә нҗ ә рем­не капшап куям. Ү чем янә гө лт итеп кабынып китә.

Ө рек чә чә к атты. Биш ел буе кө теп алган кө н кил­де. Гө наһ шомлыгына, тө н мин кө ткә нчә караң гы бул­мады. Ү тә дә н-ү тә кү ренеп торган айлы тө н килде. Кө ндез Боташ Тү бә н Бигимгә базарга киткә н иде. Ә ле кайтканы юк. Мин, авылдан чыгып, аның кайтыр юлын­да таш арасына постым. Айлы тө н болай да минем зиһ енемне ала. Ә ллә нинди ырымы бар аның. Дө нья телдә н язган диярсең — шылт иткә н нә рсә юк. Ә ә нә тегендә тау киртлә ченә кыр кә җ ә сенең баласы килеп чыкты. Инә се кү ренми. Бичаракай, ә ллә адаштымы икә н тө н йө зендә? Ары карый, бире карый, тавыш би­рер иде, бү редә н курка. Бә лки, аны якында гына ата бү ре сагалап ятадыр. Менә бер генә сикерер дә буып ташлар. Бар иде бу дө ньяда матур кыр кә җ ә се, хә зер юк булачак... Шө кер, кә җ ә баласы имин-исә н кө е ү з юлына китте, бү ре-фә лә нгә хә зергә тап булмады. Лә кин ата бү ре барыбер кайдадыр посып ята бит. Шушы бә рә н, кү ң елемне кузгатып, шом салды. Мин кайсысы булып чыгам соң ә ле? Ә нә теге гамьсез, исә р кыр кә җ ә се ба­ласымы, ә ллә шуны сагалап яткан бү реме? Моң а мин тиз ү к җ авап бирергә тиешмен. Югыйсә, ә нә, Боташның арбасы шыгыр-шыгыр-шыгыр килеп, болай табан ү рмә ­ли. Җ авабымның кирә ген, тапкырын суырып алмакчы булып, хә нҗ ә рем сабына кул сузам. Кулым тың ламый, тартыша. Арба һ аман шыгыр-шыгыр минем ө скә тә гә ри, ү гезлә р мышный-мышный минем ө скә килә. Боташ, арт­тан арбасын этә реп, арыган хайваннарга булыша. Аксак булгач аң а, мө гаен, кыендыр. Юлның бу текә җ ирендә мин ү зем дә шулай ү гезлә ремә ярдә млә шә м. Ә ле дә арба артындагы кеше Боташ тү гел, мин ү зем, имеш. Мин таза, кө чле. Миң а берни дә тү гел.

Башымда бө тен нә рсә берьюлы килеп буталды —• гамьсез кыр кә җ ә се баласы, ата бү ре, ү гезлә р, ай, ак­сак Боташ, ү зем... Арба һ аман шыгырдый. Боташ һ айт­лап малларын ә йди. Тау тү бә сендә акылдан шаштыргыч тү гә рә к якты ай тора. Ай нурында ө рек чә чә клә ре җ ем- җ ем итә. Җ ан ала торган тө нмени бу? Җ ан ө лә шә тор­ган изге мә л бит!.. Мә рхү м агаемның коелган канын ярдә мгә чакырам. «Ү ч! Ү ч!! Ү ч!!! » — дип кабатлыйм. Колагымда ыруымның каһ ә ре яң гырый, куркаклыгым, йола бозуым ө чен ул мине каргый. Янә хә нҗ ә ремә ү ре- лә м. Кулым бармый. Теге тау киртлә ченә баягы кә җ ә баласы тагы килеп чыкты. Шыгыр-шыгыр итеп Боташ арбасы янымнан узып китте. Боташ ү зе гыжнап тө шкә н, тынын чак ала...

Карымтачым авылга кереп китте, туган ө емә минем юлым киселде. Чө нки мин йолабыз ярлыкамый торган хыянә т кылдым. Корбанымны йолып, кайтып керсә м, ыруым мине кабул итмә с иде. Лә гънә т укып, илдә н сө ­рер иде. Ә мин ү земне-ү зем сө рдем.

Агаемның кайтарылмаган ү чен намусыма алып, бик кү п заманнар ил гиздем. Карт ә тием һ ө нә ре — калай белә н чү кеч миң а ризык бирде. Байтак еллар оясыз- илсез йө ргә ч, шунда килеп тө як таптым. Оям башта салкын, котсыз иде. Кү реп торасың, картлык кө немдә тө ягемә кот иң де, замана атка мендерде мине...

— Менә, энем, учакның теге ягында басып торган егет шушы инде, — дип Исабә к баягыча ук тө нге буш­лыкка ымлады. Миннә н җ авап кө тте. Мин эндә шмә дем. Нә рсә дип сү з кушыйм соң?

... Мин авылдан киткә ч тә, Исабә к атларын ташлама­ды. Район газетасында хә тта аның исемен ташка басып чыгардылар. Эше белә н беррә ттә н аның намусын мак­тадылар. Фронтта чагымда авылга хат язган саен, кү рше-кү лә нгә аермыйча сә лам җ ибә ргә ндә, Исабә ккә мин һ ә рчак атап сә лам кү ндердем. Ул да сә лам кай­тара торды. Инде сугыш бетә дигә н язда кү ршемнең сә ламе урынына ү ле хә бә ре килде. Теге кара хатта болай диелгә н иде: «Бик зур кайгылы булып торабыз ә ле. Иса­бә к кү ршебез ү з аягы белә н дө ньядан китеп барды. Димдә боз кузгалган чакта Капкалы эчендә елкы кө теп йө ргә н җ иреннә н суга батты. Яр буенда гына сикергә лә п уйнаган бер колынкай суга егылып тө шкә н икә н дә, Исабә к кү ршебез, шуны коткарам дип, боз арасына ташланган, колынкайны барып тоткан, ә мма ярга кире чыга алмаганнар. Кочаклашып боз астына кереп кит­кә ннә р. Ул җ ирдә чоң гыллар кү п шул. Белмә гә ндер, кү ­рә сең, мә рхү мең... Ә йбә т кеше иде. Гә ү дә сен таба ал­мадык. Ү зе урынына теге артыннан килгә н җ илә нен, бү реген, итеклә рен, хә нҗ ә рен, янә утырып йө ргә н иярен җ ирлә дек. Җ еназада халык бихисап булды. Ә лифә тә ­гә рә п елады... »

Шулай итеп, Исабә к кү ршебез, Дим бозына ияреп, мә ң гелек сә яхә тенә йө зеп киткә н.

... Исабә к теге заман учак янында ү зенең егет чагы белә н мине очраштырыр алдыннан болай дигә н иде: «Кабул кыларсың мы, ә ллә югыйсә, каһ ә рлә п, куарсың ­мы? » Аның тарихын тың лагач, мин җ авап кайтармаган идем. Кешенең гомерлек кичерешлә ренә кысылырга ә ле минем хакым юк.

Кайтмаган ү ч... Сугышның тә ү ге елларында, илебез газапларыннан җ ан ә рнегә ндә, солдат киеме кигә н һ ә р­бер немецны биш тапкыр ү терерлек ү ч йө ртә идек кү ­ң елдә. Ү терергә! Мылтык аткан чагындамы, йоклаган, ашаган, гыйбадә т кылган җ ирендә ме — ү терергә! Ак чә чле картмы яки мыегы да чыкмаган селә гә й ма­лаймы — ү терергә! Берне генә булса да — ү терергә! Бу нә фрә тне безнең кү ң елгә алар ү злә ре салды. Без, тумыштан кансырау тү гелбез. Канлы барымтаны [VII] алар ү злә ре башлады. Бө тен нә сел-нә сә бе хә зер аяусыз ка­рымта кө тсен! Берсенә дә аяу юк.

Ә менә кояш чыгып килгә ндә, бө тен ө метлә рен ө згә н бер пар зә ң гә р кү з сиң а ялварып караса, шушы мә л ку­куруз кыякларыннан, кү з яшьлә ренә охшап, елтырап чык тамып торса, дө ньядагы бө тен авазлар тынып калган булса, кеше маң гаена тө зә п мыктык ату мө мкинме соң? Мө мкин тү гел икә н.

Минем белә н нә къ ә нә шундый хә л булды.

Яссы — Кишинев сугышларында дошман гаскә р­лә ре чамасыз кырылды. Яу барган кө ннә рдә шушы яланнар ө стендә иртә дә н кичкә кадә р тузан катыш тө ­тен болытлары асылынып торды. Бер тә ү лек ә ү вә л су­гыш бу җ ирдә н ычкынып, оча-җ илә Прут ярларына та­бан юнә лде. Ялга чыккан ротаның командиры кояш баер алдыннан мине — фронт журналистын — кичә яу узган кырны кү рсә тергә алып килде.

— Сугыш барганда аны кү реп булмый, узып киткә ч кенә нинди мә хшә р булганын аң лыйсың, — диде ул. Ә йе, моны мин ү зем дә белә м. Ә нә, немец армиясенең, ә й­терсең, ярты коралы шунда торып калган. Җ имерек танклар, орудиелә р, минометлар, автомашиналар, трак­торлар... Исә бе дә, саны да юк. Элекке кө н атлы ар­тиллерия дивизиясе дә кыйратылган иде. Ә ле менә я •иярле, я камытлы атлар кукуруз басуын кыдырып йө ри. Безне кү ргә ч, кешни-кешни, арттан иярә башладылар. Дө мегеп ө лгермә гә н фашист имгә клә ре дә шушы ку­куруз арасында посып ятадыр ә ле. Тик чыгып иярмилә р генә.

Без шоферның ү зен генә җ ибә реп, атларга менеп алдык. Миң а тимер кү к бия элә кте. Безгә ияреп, авыл­га бер ө ер ат кайтып керде. Авыл читендә ге бер ө й кар- шысында ике-ө ч солдат, зур табактан кружкалар белә н сосып, яшь вино эчеп утыра иде. Солдатлар янына ки­леп туктагач, минем биям, башы белә н тегелә рне тө рле якка этә реп, табактагы виноны чү мерергә кереште. Шун­да гына без атларның эчә се килгә нен аң ладык. Сусаган елкы малы ү зе шулай кешегә тартыла икә н. Без ө ерне кечкенә генә елга буена ияртеп тө штек. Атлар эчеп туй-


гач, шунда аерылыштык та. Миң а ү зебезнең редакцияне тиз ү к куып җ итә ргә кирә к иде. Аның Белград дигә н калада тукталачагын белә идем. Картага карыйм. Ә гә р олы юлга кире чыгып, урап барсам, ике тә ү лектә дә куып җ итә чә к тү гелмен. Кабат авылга кайтып, бер мол­даван картыннан туры юл сораштым. Ул бик ихлас һ ә м ачык итеп аң латты. Бабай ө йрә ткә нне карта белә н ча­гыштырып алдым. Бө тенесе дә туры килә.

— Бу юл аулак булыр. Сак йө ре, — дип телә п калды ул. — Насыйп булса, иртә гә кичлә теп барып та җ итә р­сең. Ә мма юлда атың а ял бир.

Эң гер тө шкә ндә, ү земне язмышка тапшырып, сә фә р чыктым. Иксез-чиксез кукуруз урманы эченнә н тар гына юл сузыла. Ай калыкканда, бер бә лә кә ч кенә утарны ү ттем. Аннан элекке еврей авылын уздым. Юлым бабай ә йткә нчә килә. Дө нья тынганнан-тына бара. Ул тынган саен, эчтә шом арта. Сугыш мә лендә тынлык һ ә рвакыт хә веф сала. Ай яктысы да ә ллә ничек кү ң елне ә лсерә тә. Гомеремдә беренче тапкыр бө тен җ иһ анда ай белә н икә ү дә н-икә ү генә торып калдым. Аның ырымына би­релсә ң, башны югалтырга мө мкин. Бу еллар эчендә су­гыш кырында дуамал ярсу да, хурлыклы курку да ки­черелгә ндер. Лә кин бү ген кичергә н хә л бө тенлә й башка. Тынлыктан шиклә нү бизгә ге элә ктереп алды мине. Ярый,, менгә н биям акыллы, сизгер, шул ук вакытта сабыр бу­лып чыкты, һ ә р карачкыдан ө ркеп бармый. Хатын-кыз заты шул.

Таң алдыннан йокы баса башлады. Ничә мә еллардан соң беренче тапкыр ө зә ң гегә баскан аякларым да авы- райганнан-авырая бара. Балтырларымны, очаларымны ияр кырды. Биям, киресенчә, җ егә рлә неп китте. Ара- тирә юырткалап та куя. Ә ллә, Германиямә кайтып ба­рам, ди инде? Мин йокы белә н алышам. Бер ул ө стен чыга, бер — мин. Ай яктысы, эреп, югала башлады, аны туып килгә н кө н яктысы кысрыклый. Ай яктысы ү з уры- нын болай гына бушатмый. Тартыш китә. Ике яктылык бер-берсен йотарга керешә. Яң адан эң гер тө шә...

Башын кинә т артка чө еп, атым шып туктады. Мин сө рлегеп киттем. Алдымда гына зур тү гә рә к кояш тора. Кү рә сең, шуң а килеп тө ртелгә нбездер. Кояш ары тә гә ­рә п китте. Юлдан бер-ике адым эчтә, кукуруз арасында, нечкә генә муенга утыртылган кә пә чсез сарыбаш серә еп тора. Бү тә н нә рсә шә йлә мә дем. «Ә » дигә нче пистолетым­ны суырып алып, буй-буй кара тир юллары ергычлаган маң гайга тө зә дем. Шул чакта гына маң гай астындагы бер пар зә ң гә р кү зне кү рдем. Бу кү злә рдә н хә тта курку да качкан. Бары ялвару гына торып калган. Менә хә зер ул берә млә п ә сир тө шкә н һ ә р немец солдаты ә йтә тор­ган дү рт сү зне кабатлар: «Сталин корош, Гитлер ка­пут! »— дияр. Мө гаен, шулай дияр. Ә гә р шулай дисә, валлаһ и, курокны тартам. Җ ан саклар ө чен ә йтелгә н шушы ялган тә ү бә отыры чиркандыра, отыры нә фрә тне арттыра.

Бу һ аман эндә шми. Хө кем кө тә. Ул — илбасар. Мин — ил хуҗ асы. Нинди хө кем чыгарсам да хакым бар. һ ә м гадел дә булыр. Приговор минем пистолет кө бә ­гендә.

— Миң а унсигез генә яшь... — диде ул. Тез буын­нары сыгылып, чайкалып китте, лә кин аумады.

... Кинә т хә теремә бер вакыйга килеп тө ште. Моннан ике ел ә ү вә л унсигез яшьлек механик-водительне, дезер­тирлыкта гаеплә п, бө тен бригада алдында аткан иде­лә р. Дезертирлыгы шул иде: резервта торган чакта тө нен танкка утырган да ун километр җ ирдә ге авылга ә нисен кү рергә барган. Шуның ө чен ү лем җ ә засы бир­делә р. Ул кө н унсигез яшьлек егеткә тө бә лгә н авто­матлар безнең һ ә рберебезнең эчендә яткан гамьсезлекне, мә нсезлекне, җ авапсызлыкны бер катардан атып ү терде. Ү з кешебезгә карата булган аяусыз хө кемне мин шу­ның белә н аң латтым. Акламадым, аң латтым. Асылда

механик-водитель бер зыян да итмә де. Тик ә нисен генә кү реп килде. Килгә ч — аттылар.

Каршымда фашист гаскә ренең киемен кигә н, кичә генә минем ватандашларыма тө зә п аткан дошман, ми­нем кан дошманым басып тора. Шуның аталары, ага­лары бит инде Смоленщина авылларын тоташ утка ү р­тә делә р, Донбасс шахталарында мең ә рлә гә н кешелә р­не терелә й кү мделә р, елга-елга яшьлә р тү ктереп, Ук­раина кызларын Германиягә коллыкка олактырдылар, аналарның чал чә члә рен мә схә рә иттелә р, сабый бала­ларны ялкынга ыргыттылар. Боларның бө тенесе ө чен дә кемнә н ү ч алырга соң? Зә ң гә р кү зле сары шайтан, ишетә сең ме? Кемнә н ү ч алырга?

Минем уйларымны ул ишетми. Югыйсә кү злә рендә ө мет яралмас иде. Шул кү злә рдә ге ө мет минем иң нә рем­не баса. Кукуруз кыякларыннан мө лдерә п чык тамчы­лары тама. Җ ир йө зе шундый тыныч, аяз, ваемсыз. Ә й­терсең, аның ү ткә не юк, тик килә чә ге генә бар. Мин дертлә п киттем. Дө нья ничектер сә ер җ емелдә п куйган­дай булды.

Пистолетымны җ ан ачуым белә н кире кобурага тык­тым.

— Ә йдә, алдан атла! — дидем, юлга ымладым. Ул, аксый-аксый, алга чыкты. Башкача мин аң а суз дә куш­мадым, йө зенә дә карамадым.

Олы юлга чыкканчы без шулай килдек. Кояш инде байтак кү тә релде. Юлда очраганнар безгә аптырабрак карап уза. «Кошның асылыдыр, кү рә сең, бу. Берү зенә бер сакчы... » — дилә р, мө гаен. Бер кү пер тө бендә ә сир­лә р колоннасына каршы очрадык. Конвой башлыгы сержантка «ү земнең » ә сирне тапшырдым. Тапшырганда, болай дип кисә ттем: «Аксак дип, юлда алай-болай ит­мә гез». Нигә шулай ә йткә нмендер, белмим. Бер котыл­гач, иленә кайтып җ итсен, дигә нмендер, бә лки. Бә лки... Юк, ә йтеп кенә аң лата торган нә рсә тү гел бу.

Бояр балалары

Ә ү вә л-ә ү вә лдә н безнең авылга, савым биялә ре тоткан кешелә ргә, кымыз эчеп, ит ашап ятарга тө рле тү рә лә р килә торган булган. Ә ле дә шулай. Бичә -чә чә се, бала-чагасы белә н кыл да кыймылдатмый җ ә й буе рә ­хә тлә неп яши бирә тегелә р. Безнекелә р аларны «бояр­лар» дип йө ртә лә р. Бояр булмый, тагы кем булсын, йо­кылары туйганчы йоклыйлар, эчлә ре кү бенгә нчы кымыз эчеп, ит согыналар, аннан кө тү лә ре белә н я урманга, я тау ягына сә хрә гә чыгып китә лә р. Хә тта сә хрә дә дә алар кыланып туймыйлар, ү лә н ө стенә япма җ ә еп кенә утыралар; янә се, безнең ү лә н аларның ниен... тә нен чә нчә, кү лмә ген пычрата. Бичә лә ре баш ө стендә чатыр тотып йө ргә н була. Имеш, безнең кояш аларга килешеп җ итми. Явым булса, тегелә р, ө ндә ге йомраннар шикелле, капкадан баш тыгып карыйлар да кире курага чума­лар. Бик таман аларга! Ул боярлар белә н минем ү зем­нең исә п-хисабым бар. Сә ке ө стендә ашап утырганда чак кына кырын ята биреп куйсам, ә тием: «Туры гына утыр. Бояр булдың мы ә ллә? » — ди. Иртә н озаграк йок­ласам, Олы инә ем: «Шулкадә р йокларга — каян килгә н бу бояр? » — ди. Мортаза агаем йомыш кушканда, ирен­сә м: «Шундый сү лпә н кузгала, ә йтерсең, бер бояр». Бә лә кә йрә к чагымда шул бояр белә н битә рлә п, бигрә к тә тә катемә тиялә р иде. Хә зер бер чама басыла тө ште­лә р, бә лки, ү земнең дә боярлыгым кимидер.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.