Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 11 страница



Олы инә ем учыма ө ч тиен бакыр акча салды.

— Биялә ең эчендә учлап кына бар. Тик теге Сә гый­дулла кебек булма,, — диде.

Лавка бездә н ерак. Аны кә пирә тиф дип тә йө ртә лә р. Кала урамы белә н Ө ч ә тә ч урамы почмагында ул. Аң а барганда Сә лмә й чокыры аша ү тә ргә кирә к. Элегрә к шө рлә тә иде дә, хә зер чокырына ис китми. Ул лавкада кү ркә Мә ү летбай белә н Ә тә ч Сафуан агай сату итә. Кушаматлары ү злә ренә бик таман килеп тора. Икесе дә кә прә ергә, кешене мыскыл итә ргә бик шә плә р.

Бакыр тә ң кә не учлаган кө е йө герә бирә м. Ү зем, теге Сә гыйдулла мә зә ген уйлап, эчемнә н кө леп барам. «Менә бер пешмә гә н... »— димен. Безнең тү бә н кү рше Сә гый­дулланың маҗ арасы кө леп туймаслык шул. Югары очтагы Зө лә йха җ иң ги Сә гыйдуллага бишмә т тегә икә н. Ә нисе моның учына ө ч тө ймә салган да:


— Мә, тиз ү к җ иң гә ң ә илтеп бир, кө пең ә тагар, — дигә н.

Сә гыйдулла учын йомып, йомышын йомышларга- йө гергә н. Юл уң аенда малайлар белә н ат тизә ге тибеп уйнаган бу, Гариф тавында чана шуган, аннан эт та­лаштырган җ ирдә торган, тик кичкә табан гына Зө лә йха җ иң гигә барып җ иткә н. Килеп кергә ч тә, йодрыгын ачып, җ иң гигә сузган.

— Җ иң ги! Менә сиң а ө ч тө ймә! — дип сө рә нлә гә н.. Баксаң, учында бер тө ймә дә юк икә н.

Сә гыйдулла хә зер җ иткә н егет инде. Аның малай чагында ә йткә н ү темле, тапкыр сү зен безнең авыл халкы ә ле булса онытмый. Эш кө ткә нчә барып чыкмаса яки нияткә ирешелмә сә,, һ аман кабатлый бирә лә р: «Мен»' сиң а ө ч тө ймә!.. » — дилә р.

Лавкага йө рергә мин элек ярата идем. Ә нә шул кө н­нә н соң биздем. Аның нигез буенда ә ле булса брә дә к Микә й укшып ятасыман... Бө тенесе дә шул бә хә с ар­касында инде. Безнең типтә р ү леп бә хә с ярата. Яше- карты, бала-чагасы, бичә -чә чә се, хә тта килен-килә мә се, - бә хә с дисә ң, каплана да китә. Җ ирә н мыек кодабыз Хисмә тулланы ә йтеп торасы да юк. Аның ә ң гә мә се ә ле алда булыр. Ә нә, бездә н дү рт ө й аша Гайшә белә к Гө лчирә исемле ике килендә ш тора. Ү ткә н атнада шулар бә хә слә шкә н. Бер тавыктан. Гө лчирә ә йтә икә н: «Сак- бай Миң зифа карчыкның кигә н ыштанын салдырып- алыйммы? »—ди икә н. Гайшә се ө слә тә бирә, ди: «Бул­дыра алмыйсың! » Тегесе һ аман: «Булдырам! » — ди. Монысы отыры котыртып: «Юк! Юк! Юк! » — ди икә н. Икесе дә берә р тавык тотып, аягын бә йлә п ташлаган­нар.

Миң зифа карчык дигә нең — бә лә кә ч кенә алачыкта гомер итеп яткан ятим бер ә би. Ү зе фә кыйрь, ү зе бик игелекле. Гө лчирә килгә н дә ә бигә болай дигә н (Гай­шә се тә рә зә дә н кү зә теп тора икә н):

— Ә бекә ем, бө тен ышанычым синдә генә! Агаемнар Кара Якуптан, кунакка чакырып, пар ат җ ибә ргә н. Кешелеккә кияргә бер генә ыштаным да калмаган. Аруырак берә р ыштаның ны биреп торчы...

Миң зифа карчык шунда ук сандыгын актарырга ке­решкә н. Ә Гө лчирә гә тегесе ошамый, монысы ярамый, имеш. Аптырагач, ә би ә йткә н:

— Алайса, киленкә ем, менә ө стемдә гесен килештер­мә ссең ме икә н? Кичә генә кигә н идем. Ямавы-фә лә не дә юк.

Гө лчирә монысын, ә лбә ттә, ошаткан. Шул кү лмә к- ыштаны белә н генә ике катлы булган ә би куана-куана салып биргә н.

Юкка гына Гө лчирә не: «Елан аягын кискә н», — ди­милә р шул. Ифрат усал, хә йлә кә р нә рсә.

Ә менә Микә й бө тенлә й хә йлә сез бер җ ан иясе. Аның каян килеп, кая киткә нен һ ичкем белми, йө ри шунда ти- рә -якны кыдырып. Безнең авылга ул базар кө ндә генә килеп чыга. Бирсә лә р — ашый, кусалар — китә. Зыяны да, файдасы да юк. «Нә рсә берә р җ ирдә тө плә неп кенә эшлә мисең, Микә й? » — дисә лә р, ул болай җ аваплый: «Эшлә п карадым инде. Миң а эш чыдамый», —ди. Тиле Габбә сне ирештергә н шикелле, Микә йне бала-чага ү чек­лә ми, артыннан таш ыргытып та калмый. Кайвакыт аны сырып алып, авызы белә н мү зикә н уйнаттырабыз. Ирен­нә рен дерелдә теп, шундый уйный ул мү зикә нне, гар­мунчы Мә рә һ имең бер читтә торсын. Кө е генә безнең чә тү гел, ә ллә марича, ә ллә керә шенчә. Шулай да моң лы. Эчлә рне ө здергеч. Микә й ү зе дә адашып йө ргә н бер ят җ ыр шикелле. Ү зе моң лы, ү зе — безнеке тү гел.

Ү ткә н базар кө н Кече инә ем мине сабын алырга җ ибә рде. Лавкада халык байтак иде. Шагыр-шогыр ба­сып, Микә й килеп керде. Туң ып беткә н. Сирә к кенә мыегына боз каткан.

— Ә, Микә й! Юл бирегез Микә йгә! —дип гылдырдады Кү ркә Мә ү летбай. — Товар кирә кме, бай абзый?

— һ и-и, Мә ү летбай, намусың тү рдә, оятың гү рдә булгыры, — дип кеткелдә п куйды Микә й.

— Нидә н шулай кө лә сең, Микә й? — дип бу юлы Ә тә ч Сафуан сү з катты.

— Ү земнә н. Миннә н дә мә зә грә к адә м бармыни? Аласы товарым алынган, сарайларым салынган, менә кү рә сең, ү зем керә шен, эчкә нем — кә рә чин.

Микә й тагы нә рсә лә рдер тезмә кче иде, Мә ү летбай тиз ү к элә ктереп алды:

— Ә син, Микә й, чынлап та кә рә чин эчә аласың мы?

— Минме? Кә рә чинме? Ә ллә, белмим...

Шушы мә лдә лавка эче гө ж килде. Берсеннә н-берсе уздырып, тө рле тавышлар илерде:

— Булдыра алмый ул!

— Хә леннә н килми!

— Нишлә п хә леннә н килмә сен, ди, ир асылының!

— Ү зе шундый гына булса да, эче тулы гайрә т аның!

— Куегыз бушны! Микә й булдыра торган эш тү гел бу!

— Булдырса, миннә н егерме тиен кө меш! —дип Мә ү летбай тә ң кә чө йде дә учы белә н тотып алды.

— Миннә н дә егерме тиен! — Сафуан кө меш акчаны бармак очлары белә н чеметеп тотып, тегелә й-болай ә йлә ндереп куйды.

Боларга бү тә ннә р дә кушылды:

— Миннә н ун тиен!

— Биш тиен!

— Ө ч тиен!

Кешегә ияреп мин дә: «Ике тиен! »—дип кычкыра яздым. Чак-чак кына тыелып калдым. Югыйсә, сабын­ның бер чите ару гына кителә иде.

Исә ррә к булса да, Микә й акчаның нә рсә икә нен белә, ахрысы. Мул гына тө шә чә к бит. Икелә небрә к ул тагы кабатлады:

— Минме? Кә рә чинме? Кү пме эчә ргә кирә к соң аны?

— Җ ә мә гать! Җ ыемны менә монда салыгыз, — дип берә ү колакчынын чиште. Танымыйм, чит авыл кешесе бугай. — Батыр ө леше шушы колакчында булыр!

— Ә ллә тә вә ккә ллә ргә ме икә н? — диде Микә й ү з- ү зенә. — Кү пмерә к эчә ргә соң?

— Ә нә бер кружка җ иткә н, — дип билгелә де Кү ркә Мә ү летбай. Мичкә ө стендә тора ул калай кружка. Бер шешә сыешлы булыр.

Шушы мә л ә леге колакчынга кө меш катыш бакыр тә ң кә чың лап сикерешә башлады. Минем кү ң елемне кинә т ниндидер хә веф басты. Ә йтерсең, ә ле акча чыл­тырамый, ә Микә йнең башына, чың латып, бакыр табак белә н сугалар. Мин белә м инде, кә рә чиннең бер тамчы­сын йотуы да ә җ ә л. Без аулак калсак, авызга кә рә чин уртлыйбыз да, аны янган шырпыга бө ркеп, ялкын чы­гарып уйныйбыз. Шул чак ялгыш йотып җ ибә рсә ң, эч­лә рең актарылгандай була...

Колакчын хуҗ асы, колакчынын туктаусыз селкетеп, акча чылтырата. Башка шылт иткә н нә рсә юк. Бары тә ң кә лә р генә чың лый...

— Алай бик кыстагач ни... Акча ө чен тү гел, сү зегез­не екмас ө чен генә ходайга тапшырам. Эчемнә н җ аным чыгып качмас ә ле. Качса тагы... Коегыз!

Койдылар. Микә й кү зен йомды да, тын алмый, бер кружка кә рә чинне эчеп бетерде. Нигә кү зен йомды икә н? Бу бә хә снең нә рсә се кызык булуын мин шул чакта да, аннан соң да аң ламадым. Тик исә р Микә йнең ни ө чен кү злә рен йомуын менә бара торгач тө шендем. Ул, мө гаен, акыллы кешелә рнең ыржайган ахмак йө з­лә рен, ә шә ке кыяфә тлә рен кү рергә телә мә гә ндер. Ни генә ә йтмә, моннан ары да шул кешелә р арасында яшә р­гә кирә к бит... Менә шундый арзан, мә гънә сез кә еф- сафаларны вак акчага сатып алып, рә хә т чиккә ннә рне бу гомердә байтак кү рергә туры килде. Ә бит берә ү дә (мин ү зем дә! ): «Туктагыз! » — дип дө нья ярып кычкыр­мады. Кычкырмый да. Акчасы тү лә нгә н, янә се...


— Афарин, Микә й, акчаны кө рә п алдың, — дип ә леге агай колакчын тө бендә ге акчаларны тырнап учына җ ыйды да Микә йгә сузды. Теге баш чайкады. Берә ү гә дә игътибар итми лавкадан чыгып ук китте.

— Вә т, ә й, акчадан туйган адә м дә булыр икә н, — дип аптырады Кү ркә Мә ү летбай. — Вә т, ә й...

— Ачтан койрык чә нечсә, килеп алыр ә ле. Мә, Са­фуан, синдә торып торсын. — Чит авыл кешесе иганә не лавкачыга тапшырды. Колакчынын каккалап башына киде. Янә се, кү регез, сукыр бер тиене дә калмады, ди­мә кче була.

Мин лавкада байтак юандым. Чират тими торды. Йомышымны йомышлап урамга чыкканда, Микә й нигез буенда кар ө стендә капланып ята иде. Ә ллә ү ксеп елый, ә ллә укшый. Мин янында байтак басып тордым. «Ми­кә й, Микә й агай! »—дип елардай булып чакырып кара­дым. Ул эндә шмә де. Ә бит, иреннә рен калтыратып, ни­ чегрә к мү зикә н уйный ул! Хә зер йө зтү бә н ята. Ә ллә укшый, ә ллә ачынып елый. Кырык ямаулы чикмә не ар­касына сыдырылып менгә н. Ыштан тө бе лычма юеш. Кү рә сең, баягы кә рә чин юлны ү зенә тиз тапкан.

— И, кафер, бугазына җ иткә нче тыгынмаса тагы! Тфү! — дип бер ә би тө керенеп ү тте. — Дө нья корткычлар, шайтан коллары... Сиң а ни калган тагы?! —дип миң а да җ икеренеп алды. — Эт косыгын иснә п торасың. Бар, ө ең ә кайт!

Микә йнең газаплары ө чен мин ө стемә ү зем кү тә рә алмастай гаеп йө клә п кайтып киттем. Бу ү ткә н базар кө н булды. Бү ген тагы шул лавкага китеп барам. Сә л- мә й чокырына җ иткә ндә, кө н эң гергә авыша башлады. Кинә т шомланып куйдым. Шомланырсың да шул. Менә бу кү пер астында бит җ ен-пә ри мыжгып тора. Ярый юашлар ә ле. Берә ү гә дә тигә ннә ре юк.

Мин лавкага килеп җ иткә ндә, Кү ркә Мә ү летбай белә н Ә тә ч Сафуан ишеккә йозак салып тора иде. Та­ралдым да тө штем. Бетте болай булгач...

— Агайлар! —дип ялвардым мин. — Зинһ ар ө чен биклә ми торыгыз! Олы инә ем шырпы алып кайтырга кушкан иде... Агайлар...

— Биклә дек шул инде. Ә нә, кү рә сең ме? — Ә тә ч Са­фуан тө нбоек яфрагы зурлыгы йозакка кү рсә тте.

— Кү рә м лә... Шырпы бик кирә к иде шул. Олы инә ем кушты. Дө м-карангыда утырабыз югыйсә, — дип шаш­тырдым. Коба сыерны да кыстыра язган идем, ә мма тыелдым. Кө лкегә алулары бар. Бу икә ү дә иман ягы чамалы.

Шулай да Мә ү летбай ишек яныннан китә ргә ашык­мады.

— Син кем малае соң ә ле? — дигә н булды, кү рә лә тә башын этлеккә салып.

— Белә сең дә инде... Нурсафа малае. Олы инә ем- нең улы...

— Ә ллә, Сафуан, бу егеткә шырпы бирә безме, хакын ә йбә т тү лә сә?

— Тү лә рмен. Ә йбә т тү лә рмен. Менә акча! — Бия­лә емне селкеп куйдым.

— Акча гына җ итми, һ ө нә р дә кү рсә тергә кирә к.

— Нинди һ ө нә р?

— Бар шундый тылсымлы бер һ ө нә р... Ә нә теге мичкә гә басып, җ илпенә -җ илпенә, ө ч тапкыр «Торыйк! Торыйк! Торыйк! » дип кычкырсаң, лавка ишеге ү зеннә н- ү зе ачыла да китә, — дип авыз ерды кызыл бү ксә ле Кү ркә. Аның ияге шулай миң а бү ксә булып кү ренде.

Кинә т тыным кысылды. Минем «Кендек», «Рукав- каз» дигә н ү з кушаматларымнан тыш «Торна» дигә н ыру кушаматыбыз бар. Менә кая тө зи Мә ү летбай ү зенең агулы угын. «Кендеген» ә йтсә лә р дә, чикә гә чү кеч белә н суккан кебек була, «Торна»сын ишетү — ә җ ә лдә н дә яман. Тегесен атап ү земне хур итсә лә р, монысын атап, бө тен ыруымны мә схә рә гә калдыралар.

— Юк! Ә йтмим! Ү терсә гез дә ә йтмим!

— Алайса, шырпы да юк! Утыра бир ә йдә дө м-ка- раң гыда.

Нә къ шул мә л коба сыерның боек кү злә ре миң а тө бә лде. «Бү ген таң да китерә м, — ди ул, гү я, — бозавым­ны туң дырсак, нишлә рбез».

— Агайлар! —дидем, ү земне шартлатып сындыр­дым. — Минем ү з кушаматым бар. Миң а «Кендек» дип исем атыйлар. Алайса, шуны гына ә йтим дә... Телә сә гез, дү рт тапкыр...

Мә ү летбай якын да килми:

— «Кендек» тә булган икә н кушамат! — Оятсыз нә рсә, хә тта минем кушаматымны кимсетә. — Син безгә чынын, ата-бабадан калганын давай! — ди.

Мин икелә нә башладым. Коба сыер хә зер миң а моң а­еп карау гына тү гел, ялварып мө гри дә, имеш. Тавышы җ анымны ө тә. Аның былтыргы бозавы, ү зе тө сле ү к, хә йран сылу иде, алгы бә кә ллә ре ап-ак иде. Тик гомер­сез булды. Ниндидер ярамаган ү лә н ашап, кү бенеп ү лде. Коба сыерыбыз шул хә срә теннә н һ аман айный алмый йө ри. Бу бозавы, бә лки, юаныч китерер дип торабыз, имин генә котылса.

— Нә рсә, шырпы кирә кмә с булдымыни?

— Кирә к. — Мин бастырып куелган зур мичкә кы­рына килдем. Ү зем генә менә рлек тү гел. Биек. — Мен­дерегез! — дип боердым. Ә тә ч Сафуан мине мичкә ө с- тенә бастырды. Менә хә зер шунда торган кө е, ике ку­лың ны җ илпеп, бер Мә ү летбайга, бер Сафуанга тө бә п: «Голдыр-голдыр кикри-кү -ү к! Голдыр-голдыр кикри-кү - ү к! » дип йө з тапкыр, юк, мең тапкыр кычкырырга иде. Ниндидер мә лдә тел очымнан ычкына да язып калды. Тыйдым. Тирә -якка карап алдым. Ү ткә н-сү ткә н кү ренми. Я ходай! Ни кө ннә ргә тө шә м мин! Тә ү дә канатларымны җ илпеп тордым. Бик озак җ илпедем. Шуннан суза биреп, ачык итеп: «Торыйк! Торыйк! Тор-рыйк! » — дип кычкыр­дым. Торнага охшатып, җ иренә җ иткереп кычкырдым. Ө ч кенә тү гел, биш тапкыр, ун тапкыр, егерме тапкыр кабатладым. Ү земә уч итеп кабатладым, янә тегелә ргә ү ч итеп кабатладым. Торган саен чә мем, гарьлегем арт­ты. Тә мам ярсыдым. Инде ү земне тыя алмый кычкырам: «Торр-рыйк! Торр-рыйк!! » «Мә гез! Бугазыгыз тыгыл­сын! » — дип каһ ә рлим ү злә рен эчемнә н.

— Я, булды инде, булды. Җ итә р, тө ш, — диде Мә ү ­летбай, нигә дер йомшарып. Мин бераз һ авага муен су­зып тордым да, канатларымны киң җ ә еп, җ иргә си­кердем. Торна, булгач, ахырынача торна булып калыр­га, — хурлыкка бер баткач, муеннан батарга кирә к —• гомергә онытылмаслык итеп...

Сафуан ишекнең биген ачты. Эчкә кергә ч, Мә ү лет­бай шә м кабызды.

— Кү пме кирә к? —дип сорады Кү ркә.

— Ө ч тиенгә. Беткә нче. Менә... — Мин биялә й эчен­нә н кулымны китереп чыгардым. Учым буш иде. Икенче биялә емне дә салдым. Юк. Биялә йлә ремне селкеп тә карадым. Юк. Бердә нбер чалбар кесә мнең тө бен ә йлә н­дереп чыгардым. Юк. — Шушы учымда гына иде. Ө ч тиен бакыр иде...

— Менә сиң а ө ч тө ймә! — дип кыткылдады Ә тә ч Сафуан. Мә ү летбай аның кө лү енә кушылмады. Хә тта мине юаткандай итте.

— Мичкә тирә сендә тө шкә ндер, иртә гә табып алыр­быз ә ле. Менә сиң а ө ч тиенлек шырпы, — дип миң а ничә ­дер кап сузды. Мин санап тормадым. Аларны чалбар кесә мә тутырдым. Ү зем һ аман тулыша килә м, тулыша килә м. Менә -менә шартлыйм бит инде. Ишеккә барып җ итә алмадым, кычкырып елап җ ибә рдем.

— Елама, исә р, югалса, синеке тү гел, безнеке югал­ды бит, — дип калды Мә ү летбай.

Чыгып йө гердем. «Их, сез!.. Сездә акча кайгысы, миндә намус кайгысы. Ө ч тиенлек шырпы ө чен карт атамның, ә тиемнең — бө тен ыруымның яманатын сат­тым мин. Намусны хә җ ә ткә алыштырдым. Шул аркада ү зем бө лдем, юкка чыктым. Менә ни ө чен елыйм мин,,, »

Кайтыр юлымда бу хурлыкка тө шү емнең сә бә плә рен берә м-берә м барлап чыктым. Иң тә ү дә, ә лбә ттә, Кү ркә Мә ү летбай белә н Ә тә ч Сафуанга килеп тө ртелдем. Ә шә ­ке нә рсә лә р! Аннары уенда хә рамчел Шә йхаттарга су­гылдым. Хә рә млә шкә н ө чен генә ота ул. Янә коба сыер­ны гаеплә дем, — шушындый кө ндә бозауларга җ ыенмаса тагы... Олы инә ем дә инде. Иртә гә чаклы кү ршедә н генә берә р кап ү течкә алып торып булмыйдыр шул! Кич йө ­зендә мине җ ибә рмә сә... Ө ч тиен бакырын ә йтер идем —• куйган урынында тормый. Ә гә р алтын булса, нилә р кы­ланыр иде икә н?!

Бө тенесен дә ә дә п хө кеменә тарттырдым. Лә кин бар бә ланең башы да, азагы да булган ү земә тел тидерү ул чак башыма да кермә де. Хә зер килеп ү земнә н җ а­вап алам: ә син соң?

Намуска, ә дә пкә кө ч китереп, шулай хаҗ ә т аткару­чылар,, мө гаен, ү злә рен гаепле санамыйлардыр. Ул кө нне бит мин хаҗ ә т башкардым...

Хә ер, безне шаярттылар гына бит. Хә йлә кә р Гө лчирә җ итмешне ү ткә н Миң зифа карчыкның болай гына, кы­зык итеп кенә ыштанын салдыртты. Базар кө нне бахыр Микә йне, кызык итеп кенә, ү терә язганчы интектерде­лә р. Минем мохтаҗ ымнан файдаланып, кө лке чыгарыр ө чен генә җ анымны имгә ттелә р. Уенның уймагы менә шулай килеп чыга. Бә лки, мин хаксызмындыр, уен кү ­тә рми торган бер тинтә кмендер,, бә лки. Ярый, шулай да булсын. Лә кин барыбер уен кешене эт итмә скә тиеш.

... Бик кү п еллар ү ткә ч, ерак Кө нчыгыш иллә ренең берсендә мин борынгы цирк тамашасы карадым. Ар­тистларның уеннары мавыктыргыч булды. Ә мма бер нә рсә йө рә ккә онытылмаслык ә рнү салды. Аяк-кул- лары кө тек, муены озын гарип ир аренада эт булып уйнады: ул сикерә, ауный, ө рә, олы сө як кабып йө герә, ырылдый, багана янына килеп арткы аягын кү тә рә, тагы ә ллә нилә р кылана. Шундый килештерә, чын этең ары торсын. Вак акча тү лә п тамаша кү рергә килгә н кешелә р, моны хуплап, гө ж килә, чә бә кә й итә, сызгыра; банан, ә флисун, ) кә нфит ыргыта. Мин ү земне чамадан тыш нечкә кү ң еллемендер, дип уйламыйм. Шулай да цирк аренасында эт урынына ө реп йө ргә н гарип миң а кече туганым булып кү ренде. Ул да кеше затыннан иде...

Ерак Кө нчыгыш иле ә ле бик ерак иде. Мин, туң чаба­таларым белә н шыгыр-шыгыр карны шыгырдатып, ө йгә кайтып барам. Тирә -якта һ ичнә рсә кү рмим, һ ичнә рсә ишетм! им. Тик аяк астымда кар гына шың шый. Нигә шың шыйсың, кар? Мин йомышымны йомышлап кайтып килә м бит...

Гариплә ргә бә йрә м кирә кме

Минем ике апам бар: Сайран авылындагы Гайникамал апамның җ итеп килгә н кызлары алар. Берсе Гө льямал,, икенчесе Ө ммикамал. Гө льямалы буйга сылу, тө скә чибә р. Ү зе хә йран уенчак. Аяк-кулың тө гә л, буең -сының купшы булгач, шаярсаң да, кө лсә ң дә ки­лешеп тора. Ә менә Ө ммикамал апамның хә ле бү тә нчә ­рә к. Аның ярты сыны гарип. Ми чиреннә н шулай булып калган. Йө ргә н чакта кыйшаеп-кыйшаеп китә. Ул да гарипмен дип, кө н-тө н елап утырмый. Адә м рә тенә эшли дә, сө йлә шә дә „ кө лә дә. Тик кайвакыт, кычкырып кө л­гә ндә, бер гаебе чыккан шикелле, кинә т туктап кала. Гариплеге исенә килеп тө шә, ахрысы.

Сайрандагы җ изнә мнең исеме Хә бибрахман. Ул мә чет карты. Эштә н чыккан динчел нә рсә. Бө тен затны бары хә рам белә н хә лә лгә генә бү лә. Хә тта минем фуражка козырегын да хә рамгә чыгара. «Мө селман киеме тү гел, шайтан мө гезе ул» ди. Шуң а кү рә мин, алар йортына килеп кергә ң дә, фуражкамның алдын артка ә йлә ндерә м, «шайтан мө гезен» кире якка борам. Ишетү емә кара­ганда, җ изнә м бик озак заманнар солдатта кафер ара­сында йө реп, иманын югалтып кайткан. Шуның арка­сында, гө наһ ларын йолмакчы булып, мә четкә иялә шеп алган. Ә ллә шулай, ә ллә тү гел, — анысын кем белсен. Ә мма чит кеше алдында ул, песи тө чкерсә дә, «Ярхам- бикә, алла! » — дип кенә тора. Бә рә ң ге бакчасына кү р­ше тавыгы килеп керсә, аны катлы-катлы сү геп, куып чыгара. Оста сү генә җ изнә м. Аннан уздырса да безнең урамның кө тү че Нуретдин гына уздырыр. Минем җ из- пә м куянчы. Бер чө йдә аның мылтыгы, икенче чө йдә камчысы эленеп тора. Ө йдә малай заты булмагач, ул мине якын кү рә. Эчем пошып китсә, йө герә м дә Сай­ранга барам. Башыма берә р уй'тө шсә, ә йтеп-нитеп тормый, кайтып та китә м. Уй дигә нең ул сә бә псез генә килми инде, һ ә рвакыт сә бә бе була. Берчак бакча ар­тында печә н чабып уйнаганда, ат атланган малай шун­дый җ ыр җ ырлап ү тте:

Кыргын кузгалмый, дилә р... Ул кузгалса, дө ньяларда Хатын-кыз калмый, дилә р.

йө рә гем жу итеп китте. Ә гә р ул кузгалган булса? Инде безнең авылга килеп җ иткә н булса? Минем ике инә емне дә ү тереп ташлаган булса? Мин, арткы киртә арасыннан гына чыгып, ү зебезнең авылга таба йө гердем. Ү зем йө герә м, ү зем елыйм. «И Олы инә ем! И Кече инә ем! » —дим. Хә лдә н таеп беттем. Авылга килеп кер­сә м, бө тенесе дә ә ү вә лгечә. Ө йдә дә иминлек. Икенче бервакыт безнең авыл ягында тө тен кү ренде: «Без яна­быз икә н... » — дип, тыным бетеп, авылга чаптым. Кайт­сам, Казнагол басуында салам яндыралар икә н. Шун­дый сантыймын мин. Куркуым белә н узыша-узыша, биш чакрым араны сизми дә калам. Я бу яктан, я теге яктан мине артымнан эзлә п килә лә р. Табылгач, орышмыйлар алай. Бә лки орышырлар да иде, Олы инә ем тел тидертми. Хә бибрахман җ изнә мнең дә миң а ә йткә н иң каты сү зе «Тинтә к! » Шуннан арттыра алмый. Алмас та шул! Бә рә ң ­ге бакчасында тибенеп йө ргә н кү рше тавыгымыни мин аң а? Менә Ө ммикамал апамны ул ифрат кага, «һ и, са-ансыз! » — дип кенә тора. Ә йтерсең, ул гариплеген ү зе телә п алган. Чирдә н шулай калмаса, Гө льямалдан да сылурак булыр иде ә ле — шушы буе белә н!

Гариплә рне мин ү леп жә ллим. Бигрә к тә бә йрә м чорында. Бә йрә м кө ндә аларның зә гыйфьлеге тагы да ныграк кү ренә тө сле. Мә йданга чыкмасалар ни була икә н? Былтыр сабан туйда Ө ч ә тә чнең кө тү чесе бө кре Шә рә й ак кү лмә клә р, кара итеклә р, ак эшлә пә лә р киеп чыккан булган. Ә йтерсең, сабан туй бер аның ө чен генә ясалган. Бичаракай! Мин дусым Ә сгатькә ү земнең ши­гемне ә йтә м:

—Гариплә ргә бә йрә м нигә кирә к инде?

Ә сгать аң ламый тора:

— Кайсы гариплә ргә?

— Теге бө кре Шә рә йгә, чалыш муен Хансага, тө як­сез исә р Микә йгә...

Дусым аптырабрак торды:

— Гариплә ргә бә йрә м бигрә к тә кирә к шул. Башка кө нне аларны азмы кимсетә лә р, бә йрә м кө нне, ичмасам, бө тен адә м тиң... — дип Ә сгать яфраксыз колагын сый­пап куйды.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.