Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 8 страница



Барабыз, йө рә гем леп-леп тибә. Барабыз, барабыз, кала һ аман бер җ ирдә тора. Хә тта азрак артка да чи- генә сымак. Ташка басып та булмый, аякны кө йдереп ала. Тезелешеп юл читеннә н килә без. Адымнар нык ук сү лпә нә йде. Ү леп эчә се килә. Баягы такмаклар, ә йтер­сең, бө тенлә й онытылды. Алдан Насыйп атлый, аның артыннан Хә митҗ ан, Хә митҗ аннан соң — Вә летдин... Шаһ идулла юлның икенче ягыннан берү зе бара. Ми­нем алдан гына, аю табаннары белә н аркылы басып, Ә нвә р сө йрә лә. Аның ике ү кчә сендә дә камыш калын­лыгы ярыклар. Бу аякларның кышын киез итек, язын- кө зен кү н итек кү ргә не юк. Сирә к-саяк чабата тисә тия шунда. Алтын такыялы нә селе турында ул дө ресен ә йт­те микә н, ә ллә шыттырдымы? Булыр да. Без бө тенебез дә кү пертергә, купаерга ә вә сбез.

— Их, сусын кайтканчы су эчсә ң иде! — диде На­сыйп.

— Мин бер уртлауга да риза булыр идем ә ле, вал­лаһ и! — дип ант итә ргә кереште Вә летдин. — Уртка сыйганчы уртлатсалар.

— Син, бирә н, бала-чага котыртып, шың шыма! — дип кырт кисте Шаһ идулла.

Башкача сү з куертучы булмады.

Бер катлы агач йортлар тезелеп киткә н урам буй­лап байтак баргач, Агыйдел кү перенә килеп җ иттек. Кайсыбыз тү бә тә е, кайсыбыз киез эшлә пә се белә н со­сып алып, туйганчы су эчтек. Суы җ ылымса, тө че иде. Шулай да безгә җ ан кереп китте. Калач бә йрә ме, ә л­бә ттә, кү пер аръягында, тау ө стендә, булырга тиеш. Бә йрә м ул гел калку җ ирдә уза бит. Бу тирә дә ә ле аның ишарә се дә юк. Кү пер аша чыккач та ә ллә ни та­маша кү ренмә де, йортлары болай биек кенә, капкала­ры да гел урыс капка, урамнары безнекеннә н таррак. Урам тулы я атлы, я җ ә яү ле кешелә р ары-бире узып тора. Бер-берсенә сә лам дә бирмилә р.

— Ә һ ә, малайлар, ана «Калачлар» дип язылган. Калач лавкасы! — Моны арада иң шә п укый торганы­быз Вә летдин хә бә р итте. Мин ә ле кушып укый бел­мим, бары хә реф кенә тө смерлим.

Урамның теге ягындагы сары йортның ишек тө бенә килеп туктадык.

— Егетлә р, ишек тоткасына тә ү дә мин тотыныйм, минем кулым... — шулай дип ә йтү е булды, эчтә н ишек­нең ачылып китү е булды, алга сө зелеп барган Котлы кулның башына шап итеп килеп тиюе булды. Кү п тә ү тми тегенең маң гаенда саргылт-кү гелҗ ем оры да бү л­тә еп чыкты.

— Ә ссә ламә галә йкү м! —дигә н булды ул ишектә н чыккан кешегә.

— Кү м, кү м, — дип ү чеклә де дә теге кеше китеп барды.


Ишек ябылмас борын без эчкә агылдык. Кердек тә, сә лам бирергә дә онытып, катып калдык. Шү рлеклә рдә » кү перелеп торган калачлар тезелгә н, чө йлә ргә бө ят- бө ят итеп бә йлә нгә н тө рле-тө рле крендельлә р эленгә н, ә рҗ ә лә рдә кызыл билле прә ннеклә р мыжгып ята. Тагы ә ллә нинди хә лвә лә р дә ә лбә лә р авызга керергә тора. Менә кайда ул сыйның оясы!

Безгә карап, лавкачының кү зе дү рт булды. Без дә - эндә шмибез, ул да сү з кушмый. Тә ү дә бездә н шө рлә де, ахрысы. Ү лчә ү табагында яткан зур гына гер ташын ү релеп алды. Без, ә дә п саклап, ишек тө бендә генә то­рабыз. Нишлә птер ул кузгалмый, чырае да сытык кү ­ренә. Кайсы җ иребезнедер килештермә де бугай. Алан адә м ошатмас җ иребез юк кебек тә...

Ә ллә кү пме шулай торгач, калын елтыр иреннә рен чак кына кыймылдатып, теге бездә н сорар булды:

— Нә рсә кирә к сезгә, йолкышлар?

— Без йолкышлар тү гел, иптә ш, без авылдан кил­дек! — диде Шаһ идулла, ү зебезнең абруйны югары то­тып.

— Патша сараеннан килмә гә негезне кү реп торам, иптә ш йолкышлар, — ул тамак тө бе белә н кых-кых кө ­лә ргә кереште, аның җ ә енке итлә ч битенә пешкә н чө ­гендер тө се керде. — Шулай да ни дип безнең тараф­ларга рә хим иттегез? — Учындагы герне сикертеп алды.

— Без ни, калач бә йрә ме кайда була икә н дип, со- рамакчы идек, тик... — Вә летдиннең ә йтеп бетерү ен кө т­ми, башлык аның җ иң еннә н тартты.

— Калач бә йрә ме? Ә... калач бә йрә меме? — Чө ген­дер бит тагы җ ә елеп китте. — Калач бә йрә ме ул кесә дә - була, менә монда. — Ул, кулын кесә сенә тыгып, кө меш акча чылтыратты.

Без дә, сү з куешкандай, бө тенебез берьюлы кесә лә ­ребезгә тыгылдык. Анда бә йрә мнең ә сә ре дә юк иде... Киштә лә рдә тезелеп торган калачлар да, чө йдә ге крен­дельлә р дә, ә рҗ ә лә рдә ге прә ннеклә р дә, ә лвә -хә лвә лә р> кү п кайтыш тоелды миң а. Исә нлә шми кергә н идек бу йортка, хушлашмый чыгып та киттек. Лә кин моң а ка­рап кына без ә ле ө метебезне ө змә дек. Ары киттек.

— Без дә инде — җ ыен исә р! —диде Насыйп. — Ка­лач бә йрә ме бит ул урысныкы, ә без мө селманга килеп каптык.

— Ү з мө селманыбыз, ә ничегрә к мыскыл итә, йол­кыштан гына салдыра! — дип чә пчеде Вә летдин.

— Мө селманның каруны аның кафердә н дә яман була. Шуның ө чен ә нә теге карун бә ете чыккан да, — дип тө шендерде Ә сгать.

Карун мә лгунь бар иде, Ахырда аны җ ир йотты...

Моны да йотар ә ле берчак.

Без һ аман кала ө стенә, югарыга, кү тә релдек. Ка­лач лавкалары каршына килеп, озак-озак басып тор­дык, урыс капкалы биек-биек йортлар турында тукта­лып, тә рә зә лә ргә карап каттык, яң а пешкә н икмә к исе килгә н ө йлә р тирә сендә уралдык, ә мма безне берә ү дә исә пкә алмады, берә ү дә чакырмады. Калач ө лә шә тор­ган урыслар кая икә н? Бардыр бит инде алар. Булма­вы мө мкин тү гел. Монысы башка сыймый: шул тиклем җ ирдә н кил дә, селә гә й агызып йө ри-йө ри, бушлай кай­тып кит, имеш?!

Минем нә рсә уйлаганны сизгә ндә й, Хә митҗ ан ә йтеп салды:

— Я без эзли белмибездер ә ле... Кешедә н сорашыр­га кирә к.

— Бә йрә м сиң а адашкан бозаумыни — эзлә п табар­га? Бә йрә м ул ү зе: «Мин монда! » — дип, нур чә чеп, ерактан кү ренеп, чакырып торырга тиеш. Болай бул­гач, туйдан соң дө мберенә генә килгә нбез, бә йрә м бет­кә н. Вә ссә лам! — дип мө һ ер сукты башлык.

Шулай дип ә йтү е булды, минем бө тен буыннарым


таралды да тө ште. Ачлык та, сусын да — икесе берь­юлы буып алды мине. Җ итмә сә кояш, кү лмә к аша ү теп, тирене генә тү гел, сө якне ө теп бара. Бү тә ннә рнең дә хә л шә птә н тү гел иде.

Тә рә зә капкачлары ябык бер ө йнең болдырына те­зелешеп утырдык.

— Давай минем нә селне табабыз, — диде Ә нвә р, — пожар каланчасы кайда икә нен белә без дә... Бер само­вар чә ен жә ллә мә с ә ле.

Пожар каланчасын тиз сорашып таптык. Тик аның тү бә сендә башына алтын таҗ киеп утырган адә м генә кү згә чалынмый. Муеннарны сузып, ә ллә ничаклы ка­рап тордык, Ә нвә рнең нә селе тә ки кү ренмә де.

— Ә ллә егылып тө шеп имгә ндеме икә н? — дип ап­тырый Ә нвә р. — һ и-һ и, Янбирде агай, син кайда?

— Янбирдегә юнь бирер, безгә җ имне кем бирер? — дип Ә сгать шаяртмак булды. Тик бездә мә зә к сү з кай­гысы юк иде. Берә ү дә кө лмә де.

— Янбирде агай! Бу — мин, Ә нвә р! Авыддан кил­дем! — дип кабатлады теге.

— Ярылырдай булып, нигә сө рә н саласың? " Марш! Марш моннан — җ ыен эшлексез!! — Зур кызыл капка­дан килеп чыккан мыеклы бер агай шулай дип безне куып җ ибә рде. Нинди эре чиерттерә, җ из элмә кле киң каеш будым дигә ч тә.

Нә сел-нә сә п эзлә ү шуның белә н тә мам дигә ндә, Вә ­летдин михылдады:

— Бер уң масак, бер уң арбыз, малайлар, ә йдә гез куш манаралы таш мә четтә мич ягып торучы минем кодага барабыз. Кү чем коданың якын гына кодасы ул.

— Шундый челлә дә мич ягалармыни? Ул кодаң ә ллә кайчан авылына кайтып киткә ндер инде, — дип кү ң елгә шик салды Насыйп.

— Кала мә четен җ ә ен-кышын ягалар! — дип кү згә терә п алдашты Вә летдин.

— Алдыйсың, бирә н!

— Биллә һ и! Мич якмасаң, анда чиркә ү пә рилә ре иялә шә, — дип безне шунда ук сыртка ә йлә ндереп сал­ды Вә летдин. — Ә нә, кая карама, чиркә ү бит.

Каланы байтак кыдырып йө ргә ч, куш манаралы таш мә чет янына да килеп чыктык. Тик мә четнең кап­касы бикле иде. Шулай да янә шә дә ге капкасыз ихата эчендә тө птә ү к торган бә лә кә ч кенә тә бә нә к ө йгә су­гылырга булдык. Урам яктагы зур йортка кагылырга, йө рә к җ итмә де.

Ө йгә тә ү дә Вә летдин белә н мине кертеп җ ибә рде­лә р. Кергә ч тә кү згә чалынган нә рсә лә р шул булды: кө нгә караган тар гына ике тә рә зә дә н ике буй булып,, тузан агыла (гаҗ ә п, ничек пыяла аша ү теп керә икә н ул? ); как идә ндә бер бала мү кә йлә п йө ри, икенчесе тү шендә шуа; сә ке ө стендә олы гына апа яманып уты­ра, ишек тө бендә ге караң гы почмакта ир кеше йоклап, ята.

— Исә нмесез! — дидек без бер-бер артлы. Теге апа кү тә релеп карамый гына:

— Арубыз ә ле, — дигә н булды. Шуннан ул акрын гына башын безгә борды. — Ә леге ө яз хә ерчелә ре! Иртә димилә р, кич димилә р, җ ә й димилә р, кыш димилә р — килә лә р дә керә лә р, килә лә р дә керә лә р! —дип кабы­нып китте ул. — Тең кә гә тиделә р бит инде! Тапканнар юлаучы йорты!

— Без хә ерче тү гел, апа, без... — дидем дә мин тот­лыгып калдым.

— Хә ерче булмасагыз да барыбер... хә ерче инде. Бае аның безгә фатир тө шә мени? — дип кул селтә де ул.

— Безнең Кү чем коданың якын гына кодасы шушы: мә четтә ел ә йлә нә сенә мич яга... — диде Вә летдин эте- нә -тө ртенә. Апа азрак җ анланып китте.

— Кү чемнекеме ә ллә сез? Исә н-аманмы, кү чемнә р?

— Юк, без Келә шнекелә р. Без шушында мич ягучы; коданың Кү чемдә ге кодасының якын гына кодасы бу­лабыз. Гыйзелниса карт инә йнең оныгы мин.


— Ә ллә тагы, — дип сү релде апа, — андый кодагый­ны бер дә генә белмим лә сә. Ә й, Ишбирде, ә нә кода­ларың килгә н! — «Ишбирде» дигә не почмакта яткан теге кеше булып чыкты.

— Ә? Кодалар? Хуш килдегез, кодалар! — дип теге сикереп ү к торды, йокысы да чыгып бетмә гә н кү злә рен уа-уа кабатлады. — Хуш килдегез, тү рдә н узыгыз, кода­лар! Бик вакытлы йө рисез, ай, афарин!

Ул тә мам уянып бетте, карашы белә н ө йне байкап чыкты.

— Кодалар кая? Фу, янә саташтым, ахры. Мичә п- мичә п яхшы атлар җ иккә н кодалар, дө ньяны дер селке­теп, авылны бер итеп, кың гыраулар кың гыратып килә ­лә р, имеш, димен. Кү рше-кү лә н кө нлә шү дә н авызын ачкан да читә нгә сө ялеп каткан, имеш, димен. Их, ко­далар, кая булдыгыз?

— Ә нә бит кодаларың, — дип апа безгә ымлап кү р­сә тте.

— Сезмени кодалар?! — дип аптырады Ишбирде.

— Без... Мин... Мин ү зем синең Кү чемдә ге якын гына кодаң ның кодасы булам, — диде Вә летдин, тың ­кышлыгын белдермә скә тырышып. — Минем карт инә ем, Гыйзелниса кодагыең, сезнең бө тен ө й эчегезгә кү птин- кү п, чуктин-чук сә лам җ ибә рде...

— О, минем Гыйзелниса кодагыем дан бичә ул! Баскан җ ирендә очкын уйната, ул җ ыр-биюгә дисең ­ме — хә йран тамаша, тә ң кә лә ренең бер чылтыравы йө ­рә клә рне җ илкетә, — дип Ишбирде шаштырып кемне­дер мактап алды. — Рә хмә т кодагыйга! Сә ламнә рен ка­бул кылдык.

«Нинди Гыйзелнисаны сө йли икә н бу? » — дип апты-; рап торганда, ул миң а тө бә п эндә ште:

— Син дә кодамы?

— Мин дә кода, — дидем, кинә т каушап киттем, . ә мма җ ебеп тө шмә дем. — Тышта тагы биш кодаң кал­ды ә ле, керергә кыймыйча...

Какча яң аклы, озын буйлы, такыр башлы, нечкә генә мыеклы бу агай, ишеккә килеп, аны шар ачын җ ибә рде.

— һ ай, һ ай, һ ай, кодалар! Ө йгә рә хим итегез! Тар­тынмагыз! — диде ул.

Малайлар кыяр-кыймас кына ө йгә керделә р. Апа идә ндә ге балаларны сә кегә алып утыртты.

— Хуш! Искә тө шереп, санга сугып, килеп чыгуы­гыз бик хуп, бик мә слихә т, кодалар, — диде Ишбирде. — Ә нкә й, самоварың ны куй, чә ең не ә зерлә!

Шулай дип ә йтү е булды, эчтә н ниндидер бер рә хә т җ ылы агым узып та китте.

— Самоварын куяр да идем, улым, чә е дә, шикә ре- дә юк. Икмә ген дә килен кичен генә алып кайтачак.. Кунаклар алдында оятка калдык инде болай булгач.

— Оның булса, кө лчә пешер, ярмаң булса, ө йрә бү рттер.

Бу юлы апа бө тенлә й җ авап бирмә де.

— Нә рсә ң бар соң, ә нкә й?

— Бү рттерергә куйган борчак кына бар...

— Борчак! —дип куанды Ишбирде. — Бү рткә н бор­чак ни ул — нә гызь кодалар сые инде. Дан аш ул! Ри­зыкны кабул кылырсыздыр бит!

— Кылырбыз! Кылырбыз! — диештек без. Абруй' саклыйм дип, аш талымлап торыр заман тү гел иде.

Идә н уртасына апа катып беткә н сары ашъяулык' җ ә йде, шуның уртасына зур гына коштабак бү рткә н борчак утыртты. Борчагы ап-ак, эре иде. Чынлап та, мондый эре борчак телә сә кайчан элә кми ул.

— Ә йдә утырышыгыз, җ итешегез! Барыбер бө тене­гезгә дә кашык чыкмас, кул белә н генә согыныгыз! — дип кыстарга кереште хуҗ а. Без, коштабакны тирә ли тубыкланып утырдык та, ашыкмый гына учлап, бор­чакны авызларга ташырга керештек. Кабаланмасак та, эш җ итез бара. Шундый тә мле борчакны гомердә дә <


ашаган юк иде. Менә нинди була икә н ул «кодалар ■ сые» — телең не йотарсың!

Коштабакның тө бен ялтыратып куюга, алдыбызга бер бидрә салкын су да килеп утырды. Читенә зур гына чү меч тә эленгә н.

— Сыйлаганда су эч, дигә ннә р борынгылар, — дип аң латты Ишбирде, — алар белми ә йтмә с.

Суны да тө бендә генә калдырдык.

— Я, хә зер дога кылыйк, — дип, ү зе табынга утыр- маса да, битен сыйпап куйды хуҗ а. Без дә йоланы башкардык.

— Кала кү рергә килдегезме, кодалар? — дип со­рашырга башлады Ишбирде, табын соң ындагы ә ң гә мә гадә тен саклап.

— Ә йе, агай, кода... — дип ихлассыз гына җ аваплады Шаһ идулла.

— Ошадымы соң?

— Ә ллә инде... Йортлары матур, коймалары биек, — диде шул ук башлык, — тик кешелә ре ү тә кабаланып йө ри.

— Ярар, килеп ә йбә т иткә нсез, дө нья кү реп ү сә ргә кирә к шулай. Калада да бө тен адә м гел калач кына ашап тормый. Икмә ге дә юк чак була, гаеп итеп кит­мә гез... каланы.

Бу ө йдә Вә летдин, сү згә кушылып бармаса да, без-. гә караганда ү зен иркенрә к тотты. Урыннан да ул бе­ренче булып кузгалды. Ни дисә ң дә — тө п кода.

— Сый-хө рмә тегез, якты чыраегыз ө чен рә хмә т, кода, рә хмә т, кодагый, — диде ул, ө лкә ннә ргә охша­тып, — гаеплә п калмагыз. Без авылга уң айлыйк инде. — Бө тенебез дә пыр итеп урыннан тордык.

— Ярар инде алай булгач. Кайткач, кодагыйга сә ­лам тапшыр бездә н, ү зе кунак булып килсен, — диде Ишбирденең инә се. — Ну, шул фә кыйрьлек! Биреп җ и­бә рергә кү чтә нә чем дә юк, ичмасам...

— Яхшы сү з ү зе кү чтә нә ч ул, ә нкә й, — дип юатты улы.

Без ишек тө бенә килеп ө йкә лештек.

— Кайтыр юлыгызны онытмадыгызмы? — дип сора­ды Ишбирде кода.

— Онытмадык, — диде Ә сгать. Ул эт кебек. Ә ллә нинди кара урманда булмыйк, бер ү ткә н җ иреннә н, һ ич тә адашмый, кире ә йлә неп кайта белә. Ү з эзенең исен тоя ул. Ә мин ә рем арасында да адашам. Шундый аң ­гыра мин.

Кат-кат рә хмә тлә р ә йтеп, без бу сә ер, кунакчыл ө й­дә н чыгып киттек. Кемгә кемнең кодасы булып чыкты соң ә ле теге Ишбирде? Кодамы икә н ә ле?

— Ү тә бай тормасалар да, кодаң юмарт икә н, ма­лай, — диде, тышка чыккач, Шаһ идулла Вә летдингә. — Җ анын ярып бирергә ә зер тора.

— Чә йлә ре булса, чә й дә эчерер иде ә ле, валлаһ и... Кү тә реп ү к алыр дидемме мин сезгә... — Масаюдан Вә - летдиннең тың кышлыгы кими тө ште хә тта. Масаерга хакы да бар шул: кем кодасы дисең, аның кодасы сый­лады безне.

Бу шыксыз каладан без ярыйсы ук бизеп кайтып киттек. Кайтыр юл тагы да озынрак, тагы да йончыт­кычрак булды. Ә мма берә ү дә сукранмады, берә ү дә бә ла салмады. Каладан алып кайтып килгә н бердә н­бер табышыбыз — Насыйпның маң гаендагы оры иде. Янә Хә митҗ анның култык астында баягы икмә кне тө р­гә н тастымал бар.

Кү з бә йлә нгә ндә генә без Имә нлек ү ренә килеп җ иттек. Иркен тын алып, артка ә йлә неп карадык. Анда, сыек эң гергә баткан ерак офык читендә, каланың утлары балкый. Алар, берсеннә н-берсе уздырырга ты­рышып, шундый еш җ емелди — хә йран калымсың!

— Белә сезме, малайлар, ул утлар - ә рсә ди? — Бу сорауны, ә лбә ттә, Ә сгать бирде, җ авабын да ү зе кай­


тарды, — «Семә йттекме [IV]? », «Семә йттекме? » — дип безне’ ү чекли алар.

— Мә схә рә иттең безле, ну, кала! — дип Насыйп йодрык кү рсә тте. Аның артыннан, «менә сиң а», «менә сиң а» дип, без дә кукиш суздык тегенең тә кә ббер ут­ларына. Лә кин моның белә н генә ачу кайтмады, ү ч алынмады. Тагы нә рсә дер кылырга кирә к иде ә ле.

— Ә йдә гез, малайлар, каланы ныгытып мә схә рә итә ­без! — диде бу хә ерсез сә яхә тнең бө тен оятын кү тә реп килгә н башлыгыбыз.

— Ничек итеп?

— Менә ничек итеп... — диде ул, ыштанын тезенә хә тле тө шереп, калага артын ә йлә нде. Без дә шулай иттек.

— Кала, мә яла! Мә схә рә сиң а! Мә схә рә сиң а! Мә с­хә рә сиң а! — диде ул. Без аның сү злә рен тагы да кыч­кырыбрак кабатладык:

— Мә схә рә сиң а! Мә схә рә сиң а! '! Мә схә рә сиң а!!!

Кайсыбыздыр берә ү шартлатып, баягы борчак белә н атып та җ ибә рде.

Ү ч тә мам алынды. Хә зер инде каланың утлары җ ем- җ ем итеп янмый, былт-былт нтеп тона, сү нә бара иде. Чө нки бу чак кала баштанаяк мә схә рә гә баткан иде. Шул кирә к тә аң а!

Ү ч алынып, ачу басылгач, без калган юлны тизрә к,, җ иң елрә к, кү ң еллерә к ү ттек...

... Нибары җ иде ел узгач, шушы калага китә рмен дә бө тенлә йгә олагырмын дип, шул чак я кем уйлаган;. нде? Ә йе, киттем дә баттым. Гомерлеккә. Башта тә ­нем алада булса да, җ аным авылым кырларында ада­шып йө рде. Бара торгач, ул таш диварлар эчендә тө як тапты. Кешенең кү ң еле кайда соң гы тө яген таба, шул җ ир — аның рухи Ватаны. Уфа минем җ анымның оясы,, рухымның Ватаны булды.

Иомры Талип

— Теге кә җ ә тирелә рен Талипка аткарасы иде. Ү зе, нишлә птер, кү ренми, — дигә н булды ә тием, ир­тә нге чә йне эчкә ндә. Ү зе, ат җ игеп, каядыр чыгып китте. Агайларым белә н Кече инә ем ерак басуда кунып тары ура. Шулай булгач, ул кә җ ә тирелә рен кем илт­сен? Ү злә ре бармаслар да инде алар. Ә тиемнең шун­дый мә зә к гадә те бар: ул йомышны атап кына кушмас. «Тегене тегелә й итә ргә иде, моны болай итә ргә иде», — дигә н булыр да сө йлә нер. Таяк башы кемгә тигә нен ү зең тө шен шуннан. Беркө нне кичке аштан соң, агаем- нарга тө бә п, ә тием шундый хикә ят сө йлә де.

... Имеш, борын-борын заманда, бер бабай буйга җ иткә н улына кә лә ш ә йттермә к булган икә н. Ә змә вер­дә й улын беркө нне кызлар суга йө ри торган сукмакка алып чыккан, ди, бу. Бер тө ркем кызлар якынлашып килү ен кү реп калган да карт ә леге егетне камчы белә н кыйнарга керешкә н, ди. Кызларның берсе сорый икә н:

— Улың ны ни ө чен тукмыйсың, бабай?

— Ә йткә ч тә, белә, кушкач та, эшли. Шуның ө чен тукмыйм, — дигә н бабай. Кызлар шаркылдашып кө леш­кә ннә р дә:

— һ и, исә р карт... Менә дигә н улын тукмый, — дип узып киткә ннә р.

Болардан байтак артта уйланып кына тагы бер кыз килә икә н. Бабай янә улын тукмарга тотына.

— Ни ө чен тукмыйсың улың ны, бабай? — дип сорый монысы да.

— Ә йткә ч тә, белә, кушкач та, эшли. Шуның ө чен тукмыйм, — дигә н карт.

— Ә йдә, ныграк, ү зә генә ү тә рлек итебрә к яр, бабай. Улың ның инде ә йтмичә дә белер, кушмыйча да эшлә р чагы җ иткә н. — Шулай дигә н дә кыз узып киткә н. Шушы кө нне ү к бабай бу кызга яучылар җ ибә ргә н.

Ә тием соң гы сү зен суза биребрә к ә йтте дә тынып калды. Ө лкә н агаемның колаклары тырпаеп китте:

— Ә яучыларга нә рсә дигә н ул кыз? —дип сорар­га ашыкты. — Ризалык биргә нме?

Ә тием юри генә тукталган икә н. Шунда ук сү зен ялгап китте:

— Яучылар кайтып менә шундый хә бә р салганнар: «Кыз ниндидер килделе-киттеле булып чыкты. Сө йлә гә н сү зе, кылган кылыгы лө гатькә сыймый. Ыру-заты да шик-шө бһ ә легә охшый. Без ниятебезне ниятлә ми кай­тып килдек», — дигә ннә р. Шулай да ә леге карт иң ө л­кә н яучыга ишеткә н-кү ргә пен бә йнә -бә йнә сө йлә п би­рергә кушкан. «Без барып кергә ндә, ө йдә кыз ялгызы гына иде... » — дип алып киткә н ө лкә н яучы.

— Ә тиең кайда? '—дип сорауга кыз: «Дустан дош­ман ясарга китте», — дигә н җ авапны кайтарды.

— Ә ниең кайда? ■ — дигә ч: «Бер кешене ике итә ргә китте», — диде.

Ә рле-бирле итү гә, чумарлы шулпа сосып, зур табак белә н безнең алга утыртты.

Ашап-эчеп утыра торгач, ө й бү рә нә лә ренә кү зебез тө ште. Яман эре бү рә нә дә н салынган икә н ө йлә ре.

— Бу тикле юан бү рә нә лә рне урманнан ташуы кыен булгандыр инде, — диештек без. — Берьюлы ничә шә рне тө йи идегез? «Атлар арык, хә лсез чакта ө чә рне, хә тта дү ртә рне сала идек, симерә биргә ч, икешә рне генә сала башладык, тә мам симереп алгач, берә ү сен дә ярты юлда тө шереп калдыра торган булдылар», — дип аң лат­ты аң гыра кыз. Менә шундый ни акыллы, ни тиле җ а­ваплар алып кайттык, — дигә н ө лкә н яучы, — калганына ү зең хө кем чыгар.

— Их сез, пешмә гә н башкодалар! — дигә н моң а карт, баягы «ә йткә ч тә, белә » торган егетнең атасы. —■ Сү знең сө яге була, сө як эчендә җ илеге була. Сез шу­ның сө яген генә ялап кайткансыз лабаса. Болай бул­гач, фә һ емне биргә н сезгә кыз!.. Атасы аның дусты


алып торган бурычны сорарга, ә нкә се туып килгә н бә ­бине кабул итә ргә киткә н. Бү рә нә дигә не дә бө тенлә й бү рә нә тү гел, сез ашаган чумар ул. Ачрак чакта сез, тамакайланып, кашыкларыгызга, мө гаен, берьюлы ө чә р- дү ртә р чумар соскансыздыр. Туя килгә н саен, кимрә к элә ктерә баргансыздыр. Азакка табан берне дә тө ше­реп калдыргансыздыр. Шулай булдымы?

— Шулай булды, — диешкә ннә р дә яучылар ө йлә ­ренә кайтып киткә ннә р.

Икенче кө нне кыз ө енә карт ү зе барып, бө тенесен дә җ айлап, вә гъдә лә шеп кайткан. Менә Мортазага да шундыйрак кә лә ш кирә к иде. Ул да бит ә йткә ч тә, белә... Сә лихы да агасыннан калышмый, кушкач та, эшли...

Ә тием ә ң гә мә сен шулай дип очлап куйды.

Агаемнар тын да алмый тың лады бу хикә ятне. Алар гына тү гел, ә тиемнең кинаясен мин дә аң ладым. Без­нең башка да чү бек тутырмаганнар...



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.