Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 5 страница



— Икмә к катысы.

— Булмас, я таштыр ә ле.

— Менә, ышанмасаң, — дип мин кесә дә ге зур гына икмә к катысын чыгарып кү рсә ттем, — бозау алдатырга. Менә...

— Бозауны ни аны болай гына, алдатмый гына куып кайтырбыз. Ә йдә икмә кне утырып ашыйк.

— Ү зең ә ле генә, май кү мә че ашадым дип, мактан­дың...

— Кү мә ч кенә тамакны туйдырмый шул, аны ик­мә ккә кушып ашарга кирә к.

— Ә нигә соң кушып ашамадың?

— Икмә к булмагач...

Ә кә мә т бу дө нья. Берә ү лә рдә гел генә кү мә ч, икмә к юк, икенчелә рдә икмә к бар, кү мә ч юк. Бездә, ә йтик, кү мә ч бары җ омга кө нне генә була. Ә сгать минем кул­дагы икмә к кисә генә йотылып карады да иреннә рен ялап, авызын чапылдатып куйды.

— Мә, аша, — дип сыныкны аң а тоттырдым. Кисә к­не ул сак кына уртага сындырып яртысың миң а сузды. Мин баш чайкадым.

— Икмә ктә н туйган адә м дә булыр икә н, — дип, арык ботларын сузып, ү лә н ө стенә утырды. Кү лмә к итә ген тез башларына ә йбә тлә п япты да ашыкмый гына ашарга кереште. Итә генә тө шкә н валчыкларны шунда ук алып каба барды.

— Икмә кне басып ашарга ярамый, — дип аң латты миң а. — Басып ашасаң, тукландырмый ул. Ә гә р бер валчыгын җ иргә тө шерсә ң, язык була. Язык булгач, тә мугта яндыралар ү лгә ч. — Ул соң гы кабымын чә йнә п йотты. Тик урыныннан торырга ашыкмады. Туенып, кү ң еле хушланып алгач, ул гыйбрә тле бер ә ң гә мә сө й­лә п ташлады.

— Ә тием ә йтә, борын-борын заманда бер патша дала буйлап сыбай [III] китеп бара икә н, ди. Бара торгач, моның корсагы ачкан. Куенындагы икмә ген алып, атыннан тө шми генә ашарга керешкә н бу. Вакыты кыстау булган, ди, патшаның. Актык кабымны каптым дигә ндә генә, бер валчыгы җ иргә тә гә рә п тө шкә н. Патша шунда ук ияреннә н сикергә н дә ә леге валчыкны эзлә ргә тотынган. Ә й эзлә гә н, ә й эзлә гә н. Ө ч кө н, ө ч тө н буе, мү кә йлә п, бө тен тирә -якны кыдырып чыккан. Тә ки таба алмаган. Дү ртенче кө нне ө енә кайтса, бө тен сарайны кара кайгы баскан, ди. Моннан нә къ ө ч кө н элек патшаның иң яраткан улы суга тө шеп ү лгә н икә н. Ходай каһ ә ренең тагы да яманрагы тө шү дә н куркып, патша ә леге икмә к валчыгы тө шкә н урынга куш мана­ралы мә чет салдырган, ди. Моннан соң аны ходай яр­лыкагандырмы, юктырмы — анысы безгә мә гълү м тү ­гел...

Ә нә нинди нә рсә лә р белә бу сә ер малай!

Шыкыр-шыкыр шыкырдап баш ө стеннә н тү бә ннә н генә бер тө ркем саескан очып ү тте. Монысын мин дә белә м: инә саескан балаларын очарга ө йрә тә. Ү ткә н атнада гына сыерчыклар белә н карлыгачлар бала очырган иде. Бү ген — саесканнар. Мин җ ә һ ә т кенә бер таш табып, саесканнарга тө бә п ыргыттым:

— Саескан, саескан, кү кә й эчкә н, май эчкә н!

— Тидерсә ң соң! —дип сикереп торды Ә сгать.

—• Тисә, тия бирсен, сандугач балалары тү гел ә ле.

— Саенсканга да ү з баласы газиз. Аның да эчендә җ аны бар. Бө тен нә рсә лә рнең дә җ аннары бар — агач­ларның да, ташларның да, ү лә ннә рнең дә... Җ аннары булмаса, яшә рлә р идемени алар? Безнең бармак кисел­сә, кызыл кан ага, агач ботагын кырыксалар, ак кан ага. Тимергә тимерне суксаң, чың лый бит, ә йеме. Шул —тимерның елавы була инде.

Белмә гә не юк бу Ә сгатьнең. Адә м затыннанмы икә н бу? Аның җ итен чә че, зә п-зә ң гә р кү злә ре, сары керфек­лә ре мине бераз шомландырып та куя. Бө тен тө бә ктә бердә нбер ак малай ул — кара тавык оясында ү скә н ак ү рдә к баласы тө сле. Бишектә чакта аны пә ри алыш­тырмадымы икә н? Пә ри шулай ү зенең баласын калды­ра да кеше баласын алып китә, ди бит. Булмас ла! Калган тагы пә ри баласына шундый акыллы, шундый ә йбә т булырга!

Без Сай чокырны да, Тирә н чокырны да бер итеп,


бө тен Тау артын ә йлә неп чыктык. Юкә ле кул урманына барып җ иттек, Мө кеш чишмә сенә тө шеп су эчтек. Ә ллә ничә бозау очраттык, ә безнең Акмаң гайның эзе дә юк. Арып-талып ө йгә ә йлә неп кайттык. Кайтсак, безнең койма кү лә гә сендә Акмаң гай сузылып ята. Тиз генә капканы ачып, бозауны курага куаладык.

Алачык тирә сендә нә рсә дер мә шә катьлә неп йө ргә н Олы инә ем мине мактап каршы алды.

— Менә рә хмә т, улым, зур ү стең инде, кул арасына керә сең.

— Мин тү гел, Олы инә й, бозау зур ү скә н...

— Алайса икегез дә зур ү скә н.

— Олы инә ем, бу Ә сгать исемле малай. Ул миң а бозау эзлә ште.

•— Аң а да рә хмә т. Болай булгач, ө чегез дә зур ү с­кә н. Барыгыз ә нә, баздан алып, кунагың белә н салкын катык эчегез.

— Икмә клә пме?

— Икмә ге дә шунда алачыкта,

— Ярар, мин кайтыйм инде, — дигә н булды Ә сгать, — ө йдә я йомырка пешергә ннә рдер.

Моны ишетеп калган Олы инә ем, хә йлә кә р елмаеп Ә сгатьне кыстарга ук тотынды.

— Аш — ашка, урыны башка, йомыркага да урын табылыр. Катык савытларыгызга берә р кашык кай­мак та салып бута. — Монысын ул миң а ә йтте.

Ә сгать башкача инә лтмә де... Алачык эченә җ илә скә утырып, без тиз ү к кашыкларны биетергә керештек. Ү з савытын ялап куйгач, кунагым миң а яң а хә бә р салды:

— Кү мә ч турында бая мин шыттырдым. Ачлыкны адаштырыр ө чен генә ә йтелгә н алдакчы сү з ул. Йомыр­касы да шулай. Без икенче атна инде кө ненә бер тап­кыр умач уып кына торабыз. Ә ти мә четтә н кайтмый, олы абыем калага китеп олакты. Дө ньяны без Ибрай белә н икә ү генә алып барган булабыз. —Хә зер инде тавышында баягы тә кә ббер гамьсезлекнең ә сә ре дә юк. Минем каршыда бә лә кә ч кенә бабай утырган да ү зе­нең аһ -зарын сө йли. — Безнең тә ндә хә зер бер тамчы да май калмады. Кичә Ибрай белә н икә ү, корсакларны ачып, ә ллә ничаклы кояшта кыздырып карадык. Бө рчек тә май чыкмады. Шуннан мин агаемны ү чеклә п, җ ыр чыгардым. Кешегә сө йлә мә с булсаң, сиң а да ә йтә м.

■ — Икмә к ө сте, ант! —дидем мин.

— Болай да, ант итмә сә ң дә ышанам.

Ибырашка-дурашка

Артын ачкан кояшка. Ике кадак мае чыккан Кү чтә нә чкә кү мә чкә.

Кызыкмы җ ыры?

— Кызык, Ибрай нә рсә диде соң?

— Чабата калыбы белә н башка тондырды. Менә орысы ә ле дә бү лтә еп тора. Бетә р ә ле, мә ң гегә бармас. Ә тө ртмә җ ыр калыр. Аң а калып белә н сугып булмый.

Ә сгать беркатлы малай булып чыкты. Аның эчендә ­ге тышында икә н. Сер артыннан серен чишә генә бирде.

— Минем кушаматым «Сары черки», — диде. — Тө се­мә карата да, телемә карата да кушылган ул. Телем ә че минем. Тартай теленнә н таба дигә ндә й, шул телем аркасында элә геп кенә тора миң а. Ә кушаматтан мин гарьлә нмим. Исем атаудан бер җ ир дә кимеми. Харап икә н — «Сары черки» имеш...

— Минем дә кушамат бар ла ул, — дигә н булдым мин, аннан калышмаска тырышып. — Тик, ә йтсә лә р, гарьлә ндерә.

— И-и-и-и-һ и, — дип кү тә реп алды Ә сгать, — синең кушамат бер дигә н — Кендек! Дө ньяда иң кирә кле ә й­бер — кендек ул. Арт арбаны ал арба белә н нә рсә то­таштыра? Кендек! Иң гайрә тле ир узаманына нә рсә ди­лә р? «Дө нья кендеге» дилә р. Аның ө стә венә, син авылда бә би туган саен, ө йдә н ө йгә, сыйдан сыйга йө реп, кү пме игелек кү рә сең — шул кендек аркасында!

— Кара аны, тагы бер исем атасаң, сугышам, — дип искә рттем мин.

— Исә р син, синең кушамат миң а элә ксә, мин мак­таныр гына идем.

— Бик мактанасым килеп тормый ә ле, — дип кырт кистем мин. Ул да сү зне ары сузмады.

Шулай да «Кендек»не Ә сгать авызыннан ишеткә ндә мин чыгырдан чыгып гарьлә нмә дем, аны тыюым да ачудан тү гел, ә «кунак булсаң, тыйнак бул» дигә нне аң латуым гына иде. Ә бү тә ннә р ә йтсә, я ә йтергә уй­ласа, җ енем, кузгала. Шуннан соң кү п тә ү тми без Хә митҗ ан белә н, кө зге ә тә члә р сыман, канга батып су­гыштык бит инде. Лә кин «Кендек» бара торгач миң а нык ябышты, теш белә н умырып та, тырнак белә н куп­тарып та алырлык тү гел. Ул мине җ иң де, мин җ иң ү че алдында баш идем...

Бер кө н эчендә Ә сгать мине бө тенлә й сихерлә де. Ул кайтып киткә ч тә ү зен сагына башладым. Моннан ары без ташлашмас дуслар булдык.

Ә сгать бә хетле затлардан тү гел. Гомер буе аның башы бә ладә н чыкмады. Корбан бә йрә ме алдыннан гына аң а бер-бер артлы ике җ ә фа килде.

Кө тү кайткач та, бакча артыннан гына чыгып, Ә с­гатьлә ргә бардым. Болар агасы Ибрай белә н икә ү лә п арткы абзарга мал ябып йө ри. Ү гезлә ре абзарга кү н­дә м генә керә, ә сыерлары карыша. Ү гетлә п тә, чыбык­лап та карыйлар — тың ламый. Ахрысы, сыерлары ү з абзарыннан бизгә н. Аптырагач, Ибрай сыерны атла­нып та ә йдә п карады. Барып чыкмады. Теге кинә т бер якка тайчанды да пешмә гә н сыбайлыны тирес ө стенә атып бә рде. Аң а шул таман да. Ү зе ул кешедә н кө ­лә ргә, адә м котыртырга бик ә вә с.

Энесе шунда ук такмаклап та алды:

Атың арык, Ибырай, Артың ярык, Ибырай! Ат дигә нең пар мө гезле, Тоз ялый да су сорай.

Ибрай акаеп Ә сгатькә килә башлаган иде, энесе елт кына сү зне икенчегә борды:

— Ү гез кө члеме, сыер кө члеме? — диде ул.

— Ү гез!! — дидек без Ибрай белә н берьюлы, чө нки ир затының кө члерә к икә нен бот буе малай да белә.

•— Ә йдә гез, алайса сыерны тарттырып кертә без.

— Ничек?!

— Койрыгын ү гез койрыгына бә йлибез дә! — Ибрай- ның баш юка аның. Мондый җ ә пле фикер аның уена бервакытта да килә чә к тү гел, лә кин абый кеше алны бирмә гә н булды:

— Тинтә к, юньсез! Агаең башында яралган акылны ә йтеп ычкындырырга кем кушты сиң а?

— Ә ллә инде.

— Агаең исә н чакта ким-хур булмассың, энем, баш тү гел бездә — хә зинә, — китте, китте бу «губернатор» кукыраеп. Бу сү злә рен ул бигрә к тә минем колакка тө ­бә п ә йтте бугай. — Бар, китер монда ү гезне!

Ә сгать юаш ала ү гезне сыер янына куалап китерде. Ибрай ү з куллары белә н койрыкны койрыкка ныгытып бә йлә де. Ә сгать, ү гезнең мө гезеннә н тотып, җ ай гына эчке абзар ягына уң айлады. Сыер киресенчә, дү рт аягын да терә п, җ иргә ябышты. Ү гез дә буй бирмә де, егетлеген итте, бар куә тен җ ыеп алга омтылды. Ике хайванның да койрыклары, сузылып, нечкә ргә ннә н-неч- кә рә барды. Дә рманга дә рт ө стә п, Ибрай озын чыбык белә н ү гезнең сырт буена сыдырды. Ала мә хлук, ү рә сикереп, алга омтылды. Нә рсә дер шырт итте. Баксаң, ү гез койрыгы булган урында бер карыш чамасы гына йонтә ч кыркынды серә еп тора иде. Кыркындыдан аты­лып кан килеп чыкты. Ү гез яман итеп ү кереп җ ибә рде дә, бө тен кураны бер итеп, ү рсә лә неп чабарга кереш­те. Ө й кырындагы утыртма читә нгә килеп бә релде, чи­тә н авып тө ште. Шашып котырган бичара хайван Тау артына чыгып качты.

Без ө чә ү лә п ү гез артыннан торып йө гердек. Тик эң гер тө шү гә генә аны кире алып кайттык. Ул шул чаклы чабудан, сызланудан тә мам йончыган иде. Ба­шын да кү тә рә алмый. Авызыннан туктаусыз селә гә й ага.

Чалмасын киеп, мә четкә ястү намазына барырга дип чыккан Искә ндә р агай безне капка тө бендә каршы алды. Бу ү гез маҗ арасын Ә сгатьнең апасы кү реп тор­ган иде. Эшнең асылын атасына җ иткергә ндер, кү рә ­сең. Шуң а да Искә ндә р агай бә йнә -бә йнә сорашып тормады:

— Кайсыгызның этлеге бу? — дип кулындагы ү гез койрыгын селтә п куйды.

— Ә сгатең уйлап чыгарды, — диде Ибрай. — Башка да кергә н нә рсә тү гел иде, ә ти.

— Ә леге син! Атаң яхшы, инә ң яхшы, эттә н туган эт баласы! — Мә чет карты оятсыз, ә шә ке сү злә р ә йтеп, кече улының колагыннан элә ктереп алды. Икенче ку­лындагы ү гез койрыгының канлы юан башы белә н Ә сгатьнең аркасын каезлый-каезлый, абзар эченә алып кереп китте. Ястү намазы урынына карт ү зенең кече улын — тә нендә бер тамчы да май ә сә ре калмаган Ә сгатьне — хә лдә н тайганчы ярды. Ибрай шунда ук каядыр шылды. Ә сгатьнең ыһ дигә н тавышы ишетел­мә де, тик ү гез койрыгы гына чыелдады. Бө тенлә й кү з бә йлә нә башлады. Абзар эченнә н Искә ндә рнең ак чал­масы килеп чыкты.

— Сиң а нә рсә калган монда? Бар ө ең ә кайт! — дип җ икеренде миң а. Ә мма тукталып тормады, ары китте. Ишек тө бендә ге комганны тибеп очырды да ө йгә керде.

Мин посып кына Ә сгать янына кердем. Ул тирес ө еме ө стендә капланып яткан. Ара-тирә сулкылдап куя. Аң а ә йтер бер сү з дә таба алмадым. Баш очына тезлә неп утырдым. Ул, акрын гына кулын сузып, минем тез ба­шымны капшады. Шул чак якында гына Олы инә емнең мине чакырган тавышы ишетелде.

— Мин монда, Олы инә ем!

— Кайда?

— Абзар эчендә. Искә ндә р агайлар абзарында! — Ү зем тавыш бирә м, торып китә ргә ү земнең ә ллә хә лем, ә ллә зиһ енем җ итми.

Олы инә ем абзар авызына килеп туктады.

— Нә рсә эшлә п утырасың монда, кеше абзарында, эң гер тө шеп беткә ч?

— Ә сгатьне атасы ү тергә нче тукмады. Ү гез койры­гы ө чен. Ул тора алмый хә зер.

«Нинди ү гез, нинди койрык? » — дип тө пченеп тор­мады ул. Ың гырашып яткан Ә сгатьне караң гыда кап­шанып килеп тапты да җ ай гына кулыннан тартып торгызды.

— Ә йдә, улым, ө йгә керик.

— Ә л-лә аркам! —дип кычкырып җ ибә рде Ә сгать. Олы инә ем, җ итә клә п, аны ө йгә алып керде.

Искә ндә рлә рнең тү р ягында сукыр лампа яна. йорт­тагы барлык җ ан иясе чаршау эчендә, ахрысы. Шылт иткә н тавыш юк. Бу якта бер Искә ндә р генә — сә ке ө стендә тезлә неп дисбе тартып утыра.

— Дисбең не куеп тор ә ле, Искә ндә р! —диде Олы инә ем, тавышын кү тә рә тө шеп. Теге, тың ламады. — Сиң а ә йтә мче! — дип кабатлады.

Карт дисбесен куймады, шулай да тартудан туктады. Алга сузылган ике кулының бармаклары, тө ймә тоткан кө е бө гә рлә неп, катып калды.

— Ә йдү к, җ иң ги. Хуш... —диде, тешен кысып кына. —• Тү рдә н уз.

— Иманың бармы синең? — Ул Ә сгатьнең буй-буй булып кан сауган аркасын ачып кү рсә тте. — Ерткыч син. Алай дисә ң, ерткыч та ү з баласын бу кадә р ү к изеп, имгә теп ташламас. Син аннан да кансызрак. Ходайдан курыкмасаң, ә дә мнә н оялыр идең. Болай булгач, синең мә четтә н чыкмый намаз укуың корысын!

— Хода гамә ленә тел тидермә, җ иң ги. Тә ң ре кар­гышы тө шә кү рмә сен...

— Ә син адә м баласын рә нҗ етмә. Адә м каргышы тө шсә, гү рең дә дә урын таба алмассың.

Олы инә емнең болай ачуланганын мин бер тапкыр да кү ргә нем юк иде. Ә йтерсең, ул, бә бкә лә рен яклап, тил­гә нгә ташланган ана каз. Бә бкә се дә ү зенеке тү гел бит ә ле. Ү зенеке тү гел димен дә... Мө гаен, Олы инә ем Ә с­гатьнең дә кендек ә биедер ә ле.

— Кара аны, — дип кисә тте картны, — бармак белә н чиертә се булма балага. Аның кү ң еленә хә зер ачу чә ч­сә ң, соң рак нә фрә т урырсың. Иң яман каза — ата белә н бала дошманлыгы.

Искә ндә р карт бү тә нчә ә реплә шмә де. Башка кеше аң а шулайрак тел тидерсә, карт пыр тузар иде. Минем Олы инә емә каршы ә йтә алмый шул. Авылда аң а берә ү дә каршы ә йтми.

— Ә й, кем бар анда чаршау эчендә? — дип кычкыр­ды Искә ндә р. — Кунак килгә нен ишетмисезмени? Само­вар куегыз!

Теге якта нә рсә дер кыштырдады, нә рсә дер шалтыра­ды, лә кин җ авап булмады. Олы инә ем, Ә сгатьне кулын­нан тотып, сә кегә утыртты да без кайтып киттек.

— Ө зелгә н ү гез койрыгы тө зә лә ме, Олы инә ем? —■ дип сорадым мин кайтып барышлый.

— Тө зә лә. Бө тенесе дә тө зә лә. Тик ө зелгә н ө мет бе­лә н калган хә тер генә тө зә лми. — Аның бу соң гы сү з­лә рен мин, ә лбә ттә, аң лап бетермә дем.

Икенче бә ла Ә сгатькә иртә гә гает дигә ндә килде. Бә йрә м кө нне тө штә н соң урамдагы бө тен малайлар Акманай суына ат йө здерергә барабыз дип, алдан сө й­лә шеп куйдык. Мортаза абыем миң а да кук алашаны биреп торырга вә гъдә итте. Акманайда ат йө здерү ү зе бер тамаша ул. Анда барганчы һ ә р малай ү з атын кыр­гычлап тазарта, ялларын тигә нә клә рдә н ә рчи, хә тта, кызлар чә чесымак, толым-толым итеп ү реп тә куя. Куп­шыраклары ә леге толымнарга тө рле-тө рле тасмалар да тагып җ ибә рә. Безнекелә р алай кыландырганны ярат­мыйлар. Мин кү к алашаны буем җ иткә нчә җ ирдә н, буем җ итмә гә н урыннарын ө стенә менеп кыргычладым. Сыладым-сыйпадым да Ә сгатьлә ргә киттем. Ә сгатьнең инде аркасындагы кутырлары кубып тө шә башлады, йө зендә ге кара янган урыннар да саргылт зә ң гә ргә ә йлә нде. «Нишлә дең? » — дип сораганнарга ул: «Ү гез сө зде», — дип җ авап кайтарды. Миң а да шулай ә йтер­гә кушты. Бахыр ү гез ө стенә юк гаепне ташлап, нигә ал­дашабыз икә н без? Монысын мин аң лап җ иткермим ә ле.

Кура уртасында, кияү куенына керергә ә зерлә нгә н кә лә шсыман, бизә лгә н сың ар кү зле кара бия гамьсез басып тора. Бия тү гел, торганы белә н кә ртинкә. Ике колагына чигелгә н чуклы кулъяулыклар бә йлә нгә н, ялына аллы-зә ң гә рле тасмалар кушып ү релгә н, хә тта алгы бә кә ллә ренә ак чү прә клә р уралган, койрыгына эреле-ваклы тә ң кә лә р тагылган. Ү зе, кара сө лек тө сле, елкылдап тора. Тик кү з генә берә ү. Анысы да, гамә лгә калгандай, чылт-чылт йомылып, эрен агыза, каһ ә рең. Бу кадә р бай җ иһ аз кара биягә каян килде икә н, дисез­ме? Чамалавы кыен тү гел: малайлар ике апасының да бирнә сандыгына ярыйсы гына тирә н чумып чыккан булырга тиеш. Я алай да тү гелдер. Я апалары ү злә ре биреп торгандыр. Ә сгать хә л эчендә калганнан соң, алар бө тенесе дә йомшара тө ште.

Шундый итеп бизә неп-тө зә неп, купшылыкның чиген узган кыска муенлы кү пкә к кара биянең юкә нуктасын ике яктан Ибрай белә н Ә сгать тотып алган. Алар, так­мак ә йтеп, бер урында сикергә лә п биеп тора:

Һ айт, кара юрга! Һ айт, кара юрга!

Аккош муен, нечкә бил, Җ илне узып җ ил дә җ ил, һ айт, кара юрга!

Тавис койрык, шә м колак. Бер адымы биш булыр. Аны менгә н узаман Хан кызына иш булыр, һ айт, кара юрга! Һ айт, кара юрга!


Алтын тояк, ефә к ял! Бер мө лаем караш сал! Сал! Сал! Сал!

Шушы кадә р олы мактауны кара бия азагына чаклы баш та какмый, койрык та кыймылдатмый, ү тә тыныч, ү тә сабыр тың лап торды. «Бер мө лаем караш сал! Сал! Сал! » — дигә н ялвару сү злә рен ишеткә ч кенә, дертлә п киткә ндә й итте. Шулай да җ ырның кү рә лә тә ярамсак булуы ошамады бугай биягә. Ә сгать ягына кинә т башын борып, тегенең сул колагын тө беннә н ү к умырып та алды, ә иртә гә гает иде...

Быелгы бә йрә мнең кызыгы булмады. Мин кан тө ­кереп ү ткә рдем, дустым гомерлеккә сың ар колаклы булып калды.

Кү п тә ү тми Ө ч ә тә ч урамында Кадергол картның җ иде ел буе бә би китерми йө ргә н яшь бичә се малай тапты. Мин соң гы тапкыр, рә хә т чигеп, бә би сыйларын­да сыйландым, сукрана-сукрана бә би мунчасы кердем. Кадергол бабай хә лле тора, тугаң -тумачасы да калын. Кү чтә нә чне мул китерделә р, ә мма коймаклары майда йө зсә дә, хуҗ аларның кү ң еллә ре шатлыкта йө змә де. Боек каршы алдылар малайны. Олы инә ем белә н бер ә бинең аш ө ендә пыш-пыш сө йлә шү е дә миң а сә ер тоелды.

— Томшыгына кара чак кына, торганы белә н коз­гын заты бит, — диде теге карчык.

— Кемнә н туса да, дө ньяга килгә н, ахирә т, — диде Олы инә ем. — Ул ү з телә ге белә н килмә гә н, бү тә ннә р телә геннә н килгә н, ә мма ул барыбер ү зе ө чен туган, ү з язмышы белә н. Рә хим итеп, ачык чырай кү рсә теп кабул кылыгыз. Шик-шө бһ ә таратсагыз, бө тен ыруыгыз мә с­хә рә гә калыр. Кагып-сугып рә нҗ етмә гез — язык тө шә р. Белеп булмый, бә лки, ул бер изге рухлы бә ндә булып китә р. Хә тта пә йгамбә рлә рнең дә кайберлә ре шулай чит җ ил кагылудан яралган, дип сө йлилә р.

Мин баш ватам: нишлә п ул козгын затыннан икә н? Нинди «чит җ ил»? Ә ллә бу малайны берә р кош оясын- нан алып кайттылармы икә н дисә м... Юк инде! Имеш, «бә бине коедан алалар» яки «торна оясыннан барып табалар» дигә н ә киятлә ргә ышана торган заманнар ү тте инде. Кешенең ничек туганын да, нә рсә дә н туганын да белә без хә зер. Шуң а кү рә «козгын заты» дигә не акылга сыймый да. Шушы акылга сыймас нә рсә нең се­ренә берничә ел ү ткә ч тә тө шендем. Баксаң, бө тенесе дә гап-гади генә икә н...

Кадергол картның бә рә ң ге бакчасына Козгын куша­матлы Исмә гыйльнең бакчасы килеп тоташа, диярлек. Ике арада ерганак кына, ерганак тө бендә чылтырап агып яткан елгачык кына бар. Кү рә сең, ерганагы артык тирә н, елгачыгы артык киң тү гелдер. Кадергол карт калага он сатарга киткә н тө ннә р чамасыз караң гы да, чамасыз якты да булмагандыр. Адашмый кү решерлек кенә, аулакта ышыкланырлык кына, ягъни тап-таман гына, булгандыр ул тө ннә р. Ә й, нә рсә эшлә п имеш-ми­меш сө йлә п торам ә ле мин монда! Ничек булганын мин кү ргә нме дә мин кү зә ткә нме? Куй, кеше сү зе кеше ү те­рер, ди...

Ишморза исемле малай ай ү сә сен кө н ү сте. Ү скә н саен Кадергол кү ң елен яулый барды, иң яраткан улына ә йлә нде. Ишморза тә ү тапкыр атка атлангач, Кадергол карт ү зенең кордашларына шундый ә ң гә мә сө йлә гә н, имеш. «Ишморзаның ә нкә се килен булып тө шкә н язда, — дигә н ул, — минем бә рә ң ге бакчасында бер ал­магач сабагы баш тө ртеп чыкты. Утырткан, чә чкә н нә р­сә м тү гел. Орлыгын ходайның рә хмә те белә н, кү рә сең, кайдандыр җ ил китереп ташлагандыр. Кү пме кырау, кү пме боз-яң гыр кү рде шушы зә гыйфь кенә сабак. Эссе җ иллә р кө йдерде, салкын җ иллә р ө шетте. Ә нә теге кыштагы зә һ ә р суыкларда олы алмагачлар туң ып ко­рыды. Бу торып калды. Барча михнә тлә р белә н алты ел алышты да, җ иденче язны чә чә к атып, җ ә ен җ имеш бирде. Шушы җ ә йдә тә ң ре миң а кече улымны бү лә к итте. Бө тенесе дә кү ктә гелә р ихтыярында, бө тенесе дә җ ил иркендә ».

— һ ай-һ ай, — дип баш чайкый дө нья кү ргә н кеше­лә р, — алмагач хикә ятен карт ү з теле белә н ү зе сө й­лә мә с, аның теле белә н бү тә ннә р лыкылдыйдыр, мө гаен.

Шулай булуы да ихтимал. Бер табында утырып Ка­дергол авызыннан ү зем ишеткә н сү з тү гел. Ә мма Иш­морза михнә т-җ ә фа кү рми ү сә бирде...



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.