Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 4 страница



— Кендек! — диде ул ү зә к ө згеч ә рнү ле тавыш бе­лә н. — Синең чирең нең сә бә пчесе мин бит! — Теге чак кү крә гең не менеп таптамасам, син бу кө нгә тө шмә с идең... Мин, мин гаепле! Гафу ит дип ә йтә алмыйм. Мине гафу итү дә н генә сиң а җ иң ел булмаячак. Аны­сын белә м. Миң а гафу кирә кми дә. Тиеш тә тү гел! Тик син шуны гына кү р, шуны гына бел: синең белә н бергә җ ә фаланам, бергә ө мет итә м, бергә ышанам. Ә гә р мө м­кин булса, бер ү пкә мне кисеп, ярты җ анымны ярып бирер идем. Мин сине эзлә гә ндә, шуны тә вә ккә ллә дем: бә лки, докторлар минем бер ү пкә не сиң а кү череп куя


алырлар. Ә, Кендек? Хә зер бу эшне башкара алалар, дилә р бит. Ә йтеп карыйк докторларга...

— Исә р син, Аркылы баш, — дип юатмакчы иттем мин аны. — Беренчедә н, докторлар хә зергә иске ү пкә не генә кисеп ташлый белә лә р, яң асын куя алмыйлар; икенчедә н, минем ү пкә не бит фашист тимере тишеп ү тте. Бә ланең башы шунда. «Не виноват военкомат, виноват гитлеризм», дигә н җ ырны ишеткә нең бардыр бит. Шуның шикелле, синең катнашың юк монда.

— Белә м. Немец тимере хакында да, «кем виноват> хакында да белә м. Ә гә р теге чак имгә неп калмаган булсаң, шул бармак очыдай юньсез тимер ярчыгына гына бирешер идемени синең ү пкә? Затың андый тү гел синең. Сезнең затны юкка гына «имә н ү зә кле» дип йө ртмилә р бит. Аһ, сабый чак, сантый чак! — дип кө р­сенде ул.

Хә митҗ анны ү гет белә н тү гел, ачу белә н генә җ и­ң еп була торган иде.

— Нә рсә син, Аркылы баш, минем баш очында чең ­лә ргә тотындың ә ле? — дип җ икерендем булдыра ал­ганча. — Мин бит ү лә ргә җ ыенмыйм. Син баядан бирле кү зең нә н дә, авызың нан да селә гә й агызасың.

— Ү лмә ячә ксең дә! —дип раслады Хә митҗ ан. Ә син минем кү з яшьлә ремне, минем вө җ дан газапларымны кимсетмә. Монысы сиң а килешми.

Хә митҗ ан миң а жә л булып китте. Ул яң адан какка- ланып-суккаланып ү скә н ятим малайга ә йлә нгә ндә й тоелды. Каты бә релү емә ү кенеп куйдым.

— Син ү лмә ячә ксең, — дип тыныч кына кабатлады ул, — сиң а бер тапкыр җ еназа укылган иде инде. Хә зер­гә сабыр итеп торсыннар. Югыйсә ешракка туры килер.

— Кайчан? Ничек?

— Нигә, белмисең мени?

— Ю-ю-к! —Мин аптырап калдым.

— 1943 елда. Берә ү дә сө йлә мә демени сиң а?

— Сө йлә мә де.

•— Алайса мин сө йлимме?

— Сө йлә. Ү з җ еназаң турында ә ң гә мә тың лау мә ­зә ктер ул...

Хә митҗ ан минем ө чен, янә се, имин беткә н, башка берә ү лә р ө чен ү тә һ ә лакә тле тә мамланган, кү ң елемә гомерлек яра салган тарихны сө йлә п китте. Ул китте* Соң ыннан баш очымдагы тумбочка ө стендә газета кә ­газенә тө релгә н тө енчеккә кү зем тө ште. Сак кына чишеп карадым. Анда бө ршә еп беткә н саргылт яшел ике алма иде. Ул китте. Шул безнең соң гы кү решү ебез, соң гы аерылышуыбыз булды. Кү п тә ү тми, аның хакында коточкыч кара хә бә р килде. Исерек бандитлардан яшь кенә бер кызны яклаганда, аның йө рә генә пычак када­ганнар. Имеш-мимешкә караганда, бу кө н ул хә тта хезмә ттә дә булмаган. Хә бә р миң а вакытында килеп юлыкмады. Шунлыктан мин аны җ ирлә ргә дә бара алмадым. Ә ле яң арак кына миң а бер ү пкә сен, ярты җ анын ярып бирергә дип килгә н Хә митҗ ан, шулай итеп, бө тен гомерен берьюлы бү тә н бер гомерне саклау ө чен биргә н.

Бу хә бә рдә н соң минем рухымны ө злексез ике хә срә т таларга тотынды. Бердә н, гаҗ ә еп кордашым­ның фаҗ игале ү леме ә рнетсә, икенчедә н, ү з язмышым тынгы бирми. Хә митҗ ан сө йлә гә н нә рсә лә рдә н соң мин ү земне кем исә бенә дер гомер сө ргә ндә й, бурычка яшә ­гә ндә й хис итә башладым. Шушы уй торсам да, ятсам да миемне иги: бурычка, бурычка, бурычка...

Ул исә бу тарихны мине юату, ө метемә куә т ө стә ү нияте белә н, миң а озын гомер юрап сө йлә де. Баксаң, бө тенлә й башкача килеп чыкты. Бер башыма урын таба алмыйм. Врачларны да хә вефкә тө шердем. Менә ул фаҗ ига. Мә рхү м ничек ә ң гә мә иткә н булса, аны сү змә -сү з кабатлап чыгам. Эчемдә сакларга башкача чыдамлыгым җ итми.

((Калды газиз башым яшь кө йгә »

... Менә шушы җ ирдә н маң гай сө яген немец пулясы бораулап ү ткә ч, мин байтак заман исә нгерә п йө рдем. Атна-ун кө н чамасы авылда да булып киттем. Мин кайткан кө нне шулай клубта—халыкның йончу кү ң елен аз-маз кү тә рмә кче булыптыр инде — укытучы­лар концерт куйды. Биеделә р, җ ырладылар, шигырь сө йлә делә р.

Ахырда сә хнә гә синең хатының Рауза чыкты. Кинә т халык арасында ниндидер шомлы чыш-пыш ү тте. Ү тте дә тынды. Бу кө н, ак кү бә лә к кебек саф, чибә р Раузаң ү зеннә н дә сафрак, ү зеннә н дә чибә ррә к иде. Шундый мә ллә р була, ә йтик, кө тмә гә ндә синең алда офык чиге­нә, баш ө стең дә кү клә р кү тә релә, ап-ачык итеп искә н җ илне кү рә сең. Рауза килеп баскач, минем ө чен дө нья­да чиклә р югалды. Ә йтерсең, җ ир йө зендә ге туп тавыш­лары берьюлы тынды, тә ннә рдә ге сызлаулар басылды, яралар уң алды, шиклә р таралды. Чын нә рсә лә рдә н бө тен җ иһ анда бары ул гына — бер Рауза гына торып калды. Аның йө зендә ә ллә сагышлы тантана, ә ллә тан­таналы сагыш чагыла иде. Бә лки, ул да бө тенлә й ү к чын тү гелдер — бер җ ыр җ ырлар ө чен генә кү ктә н тө шкә н сихри заттыр... Кыскасы, ү зеннә н дә илаһ ирак иде ул.

«Ашказар»ны җ ырлады ул. Тә ү дә, җ ырның беренче яртысын җ ырлаганда, баш ө стендә ниндидер куркыныч тынлык асылынып торды. Менә -менә ул авып тө шә р дә адә мнә рне басып ү терер сымак иде.

Чә шкелә ргә китеп вафат булды, Калды газиз башым яшь кө йгә.

Җ ырның икенче яртысын ул бигрә к тә җ ан тетрә т­кеч итеп башкарды. Лә кин нишлә птер, ду килеп кул чапмадылар. Бер-ике җ ирдә чә бә кә й иткә н булдылар. Анысы да кыяр-кыймас кына...

Кинә т арткы рә ттә ге бер хатын сыктап елап җ и­бә рде. Аң а кү ршесе кушылды... Минем яндагы кыз бала Да кулы белә н йө зен каплады. Ә ле тегендә, ә ле монда яше-карты буылып еларга кереште. Бераздан бө тен зал ү ксергә тотынды. Рауза каушап калды. Җ ыры белә н ул кешелә рнең ачык җ ә рә хә тлә ренә кагылды, ахры. Аның йө зенә борчылу чыкты. Ә йе, кү пме «газиз баш­лар калды яшь кө йгә ». Хә ер, алай дисә ң, инде ө ченче ел сугыш бара. Кешелә р кү п нә рсә гә кү нектелә р, җ ыр­ның да моң лысы, фаҗ игалесе ныграк кү ң елгә ятучан булып китте бит.

Кешелә р туктала алмый һ аман ү кси. Берә ү не берә ү юатмый да, тыймый да. Бер минем кү земдә яшь юк. Шундый ук таш бә гырьгә ә йлә ндем микә нни?

— Клубта гел шулай җ ырлап елашасызмы? — дип сорадым мин, ә леге кызга иелеп. Ул тынып калган иде инде.

— Юк, — диде. — Бу юлы чыдап булырлык тү гел шул.

— Нигә алай?

— Бер атна ә ү вә л инде Кендек турында кара кә ­газь килде. Бө тен авыл белә. Раузага ә йтергә телебез бармый. Кү тә рә алмас дип куркабыз, бигрә к ярата иде.

Мин акрын гына җ ир астына батып, кире калык­тым. Алдагы биек урында ә ле булса Рауза басып тора. Ул шундый нечкә, аз гына җ ил тисә дә, чайкалып, авып китә р тө сле. Кечкенә генә шушы хатынның бахыр иң нә ренә менә никадә р хә срә т йө ге ауды. Сабырлыклар бирсен ү зенә! Аягү рә басып, авылдашларга кычкыра­сым килде: «Ни эшегез бу? Нигә гө наһ сыз шушы җ ан иясен кү мә клә п җ ә залыйбыз соң ә ле? Аны, кызганып, 1һ ә лак итә без тү гелме? Иртә гә соң, иртә гә ничек аның •кү зенә кү ренербез? Ничек йө зенә карарбыз? » Кычкыр­мадым. Ихтимал, мин тү гел, авылдашлар хаклыдыр. '. Бә лки, алар рухы имгә нгә нче бу хатын тагы бер тап­


кыр җ ырлап калсын, дигә ннә рдер. Бә хетсезлекнең бер тө нгә соң лап калуы, бә хетнең бер тө нгә китми торуь» кеше ө чен ү зе зур бү лә к тү гелмени? Хатын ө чен ире, димә к, ү з гомереннә н тыш, ә ле булса яшә п ята.

Иртә н, Рауза мә ктә пкә киткә ч, сезгә бардым. Ә тиең - нә р бу хә лне белә иде. Алар да, бө тен хә срә тне ү з кү к­рә клә ренә алып, Раузаны саклыйлар икә н. Язмышны алдап булмаячак, һ аман да яшерү бары алда торган һ ә лакә тне генә арттырачак’■ дип, без шушы хә йлә сез хә йлә гә чик куярга булдык. Чамадан тыш авыр бу ва­зифаны мин ү з ө стемә алдым. Бә ллү дә тыныч йоклап яткан улың а карадым. Котым очып китте. Шушы бала­ны менә -менә атасыз калдырачакмын сымак тоелды.

Миң а ул вазифаны ү тә ргә туры килмә де. Кү рә сең, бө тен авылны басып торган кайгы буасы башка җ ирдә н ерылгандыр. Таш булып каткан Раузаны ике иптә ше җ итә клә п ө йгә алып кайтты. Аны чишендереп сандык ө стенә утырттылар.

— Кендекне ү тергә ннә р, — диде ул байтак торгач, — хә бә ре килгә н. Менә, — таушалып беткә н кә газь кисә ­ген ул ү релеп ө стә лгә куйды.

— Кә газь ә ле ә җ ә л тү гел, — диде Кече инә ең. — Без аң а ышанмадык. Бала минем кү крә гемдә яши. Аның урыны менә монда суынмаган ә ле, димә к, аны кабер алмаган. Сабыр бул, кызым.

Раузага беребез дә якын килмә дек, юатмадык. Кич­кә кадә р диярлек шулай сү зсез утырдык.

— Язмыштан узмыш юк, — дип кө рсенде ә тиең, — ни кылсак та, акрынлап кү негергә туры килер. Шә мгә ут ал, ә нкә се. Якты кү ң елле егет иде, караң гыда озат­мыйк ү зен.

Шул кичне без сине, һ ә ркем ү зенчә җ еназа укып, җ ир куенына тапшырдык.      .

Ни арададыр, ис итмә стә н ү релеп, мин ө стә лдә ге теге язуны алдым. Кат-кат укып чыктым. Ә йе, исеме, фамилиясе, атасының исеме — бө тенесе дә синекенә туры килә. Адресы да сезнеке. Туган елы гына байтак­ка туры килми. Анысын писарь бутаган булырга тиеш. Тукта! Нә рсә эшлә п сон ә ле монда «рядовой» дип языл­ ган?

— Званиесе кем иде? — дип сорадым, «иде» дигә не­мә ү земнең тә ннә рем чемердә п китте.

Җ авапны ә тиең кайтарды:

— Анда баргач, бө тенесе дә бер дә рә җ ә гә кү чә. Званиегә карап тү гел, кылган яхшылыкка карап кабул итә чә клә р.

— Монда «рядовой» дип язылган. Ул бит командир. Шулай тү гелмени?

— Мин язуны укый алмадым, — диде Рауза. Аң а җ ан кергә ндә й булды. Кинә т калкынып куйды. Лә кин шунда ук яң адан бө ршә йде.

— Командир, безнеке командир, — дип пышылдады Кече инә ең, — командирны «рядовой» дип язмаслар ла...

Кү ң еллә рдә зә гыйфь кенә ө мет кузы җ емелдә гә ндә й булды. Язмыштан узарга тырышып, язуның башка ху­җ асын эзлә ргә тотындык. Без башта сезнең фамилияне йө рткә н кешелә рне, аннан синең адашларны, урамнан урамга кү чеп, барлап чыктык. Берә ү дә туры килми. Ә тиең исеме исә, ул бө тен авылга бердә нбер... Бара торгач, Акманай утарына тө шеп киттек. Ул да бит безнең авылга карый. Урамның аргы башыннан бер-ике ө йгә кагылуыбыз булды, Кече инә ең ә рнеп кычкырып та җ ибә рде:

— Кияү! Акманай кияү!! Ой, бахыр Кә фия сең е­лем! Ой, бичара! Киявең не бигрә к яратам, апа, улың а шуның исемен куша кү рче дип, инә лде бит, бә хетсез җ ан!

— Ә йе, кияү нең атасы белә н без адашлар идек. Бик кү птә н дө нья куйды, һ ә йбә т кеше иде, мә рхү мең, — дип раслады ә тиең.

Җ изнә ң нең исеме дә, атасының исеме дә, фамилия­се дә синекенә туры килә. Лә кин ә ле шик таралмады. Куанмадык та. Кө зге озын тө ндә шулай тып-тын уты­рып чыктык, йоклап китсә к, бу ачы ө метебез тө шкә ә йлә нер дә, таралып, юк булыр дип курыктык. Мө гаен, шулай иттек.

Иртә нчә к теге кә газьне тотып, мин авыл Советына киттем. Анда эшлә ү че читтә н килгә н секретарь кыз авылда синең ө лкә нрә к сың арың барлыгын башына да китермә гә н. Барлык тө п кенә гә лә рне актарып чыккан­нан соң, язу синең җ изнә ң хакында булырга тиеш дигә н фикергә килдек. Ә җ ә лне аның ө лешенә чыгар­дык.

Иң авыры икенче кө нне булды. Елый-елый шеше­неп беткә н Кә фия апаң килеп керде сезгә. Кулында шул ук язу. Аны Кече инә ең ә сузды:

— Апа, нигә шулай иттегез инде? Бу кә газь бит сезгә килгә н. Аны сезгә биргә ннә р. Ни ө чен аны миң а аткардыгыз? Шушы гаделлек буламы? Апа, мә ал, кире ал бу каһ ә рле кә газьне! — Кече инә ең аны җ и­тә клә п сә кегә утыртты. Кә фия инде, кү злә рен мө лде­рә теп, Раузага карады:

— Килен! Киленкә ем! Синең балаң нибары берә ү генә, минекелә р итә к тулы! Берә ү ятим калыр урында бишә ү ятим калсынмыни инде? Берә ү тилмерер урын­да, бишә ү тилмерсенмени? Ү зем дә ятим ү стем, тама­гым — аш, ө стем кием кү рмә де... Уф аллакаем!

Ул бераз ү ксеп алды да яң адан Кече инә ең ә эн­дә ште:

— Нә рсә дип кенә, апа, теге чакта киявең нең исе­мен улың а куштың икә н? Бү тә н исем беткә нмени сиң а? Шуны кушмаган булсаң, бә лки, бу кайгыларга да тө шмә с идек.

Кече инә ең кайгысыннан алмашыну чигенә җ иткә н сең елесенең бер сү зен дә кире какмады:

— Алдырыр кө н яздырыр, ди шул. Болай булырла- рын белсә м, бер дә генә кушмас идем дә бит, — дип Кә фиянең башыннан сыйпады.

— Нилә р генә кылыйм инде, нилә р генә кылыйм? Кемгә барып кү з тө бә рлә р минем балаларым? — дип Кә фия яң адан бө гелеп тө ште.

Гаепле кеше кебек, моң ача башын иеп утырган ә тиең сү згә кушылды:

— Исә н-сау чакта ташламабыз, балдыз. Кулдан килгә н ярдә мнә н мә хрү м итмә без балаларың ны. Хә срә ­тең не җ иң елә йтерлек бү тә н сү з таба алмыйм — ү пкә лә ­мә. Ә йткә н вә гъдә м — иман. Син мине белә сең, бал­дыз.

Нә къ кичә ге урында сандык ө стендә бө ршә еп утыр­ган Рауза кинә т атылып торды да Кә фиянең муенына килеп сарылды. Тегенең кулбашына башын салып, тыела алмый еларга кереште. Кә фия дә аң а сыенды. Бер-берсенең кочагына сең еп, ике хатын бик озак яшь тү кте. Ә йе, аларның арасында бер ә җ ә л тора иде. Кем ә җ ә ле? Анысы безгә барыбер бө тенлә й ү к анык тү гел нде ә ле...

... Миң а бер ү пкә сен, ярты җ анын бү леп бирергә дип килгә н Хә митҗ ан менә шуларны сө йлә п китте. Китте дә икенче берә ү нең гомерен саклау ө чен бө тене белә н ү к гомерен бирде.

Кече инә емнең ике туган сең елесе Кә фия апам мон­нан ары гел мине эзә рли торган булды. Аның хә йлә сез зур кара кү злә ре, я ү пкә лә п, я тилмереп, гел миң а карый. Ә йтерсең, мин ү земә тә гаенлә нгә н немец пуля­сын җ изнә мә аткарганмын, шуң а кү рә безгә дигә н кара кә газьне апама җ ибә ргә ннә р. Белә м, минем беркем алдында да гаебем юк. Ү з ө лешемә тө шкә н җ ә фалар да җ итә рлек булды, һ ә м аларны ү зем кү тә рә м. Ө й тү ­бә лә реннә н апрель тамчылары тү гел, минем санаулы кө ннә рем тама. Бә лки, соң гы тамчы минем соң гы сулы­шыма туры килер. Ә шулай да мин хә зергә теремен. Тере кешегә ү кенү дә, шиклә нү дә, газаплану да ят нә рсә тү гел. Хә тта ө мет тә бө тенлә йгә ташлап китмә де хә зер­ гә. Ихтимал, ә нә ул тамчылардан гомерлерә кмендер ә ле?!

Шушы хә вефле кичерешлә р вакытында мин бер гади хакыйкатьне тө шендем: башкаларның ү лемендә минем дә ө лешем булган кебек, минем яшә вемдә мә рхү мнә р­нең дә дә хеле бар. Хә митҗ ан юкка гына юата мине. Мин ә ле ү зем ө чен ү зем ныгытып бер тапкыр да ү лмә ­дем. Бә лки, бү тә ннә р минем ө чен дә һ ә лак булган­дыр — бурычка миң а гомер калдырып?..

... Бервакыт мин, ә ле ү смер чагымда, кояш батып барганда Чагылтау башында йө ргә ндә чакматаш ө еме­нә тап булдым. Кемдер мунча ташына дип җ ыйгандыр кү рә сең аларны. Нишлә птер, иелеп, ө емдә ге бер йомры ташны алдым. Ул җ ып-җ ылы иде. Мин моң а гаҗ ә п­лә ндем. Икенчелә рен дә тотып карадым. Алары да җ ылы иде. Читтә рә к таралып яткан берничә ташны ө емгә алып салыйм дип кул суздым. Болары сап-сал- кын иде. Димә к, кү мә к булганда ташлар да, кояштан алган җ ылыны ү зара бү лешеп, озак заман суынмый­лар икә н.

Ә кешелә р? Кү пме адә мнең җ ылысын, яктысын, дә рманын йө ртә м икә н мин ү земдә? Мин гомер бакый алар белә н аралашып, укмашып яшә дем. Ү з тиң нә рем­нә н миң а ү з җ ылысын бү леп биргә н беренче кеше Ә сгать булды. Ул һ ә рвакыт миннә н ике яшькә олы йө рде. Миң а сигез чакта, аң а ун, миң а унсигез чакта, аң а егерме иде. Тора-бара мин Ә сгатькә караганда ике тапкыр, хә тта аннан да артык ө лкә нрә к булып киттем. Ул гомернең башында торып калды. Ә мин ә ле булса барам да барам. Арырак киткә н саен, артыма ешрак ә йлә неп кү з ташлыйм. Еракта адашып калган моң нарга һ ә м ө ннә ргә колак салам. Алар миң а еш кына намус авазы булып ишетелә. Гаҗ ә п.

Искә ндә р Ә сгате

Ә сгатьлә р урамын «Губернатор урамы» дип йө ртә лә р... «Монда губернатор ү зе яшә гә н имеш... » — дип уйламагыз тагы. Кайчандыр, ә ллә йө з ел ә ү вә л шушы урам шә рә мә теннә н, тройкада җ илдереп, губер­натор узып киткә н, имеш, дилә р. Шулкадә р зур тү рә ­нең кө ймә се туздырып узган тузанда коенып, рә хә тлек­тә н, горурлыкның чигенә җ иткә н бә ндә лә р шунда ук ү з урамнарына яң а исем кушканнар — «Губернатор урамы». Ә йтергә кирә к, биш кенә йорттан торган бу тыкрыкның «Кә җ ә лә р тө бә ге» дигә н элекке исеме дә тиз генә онытылмаган. Губернаторлар, байлар, тү рә ­лә р, кү здә н тө шеп, тү рдә н тә гә рә гә ч, «Кә җ ә лә р тө бә - ге»н яң адан ябыштырырга маташучылар да булган бугай. Лә кин «губернаторлар», . һ ә р йортның нигез буенда кә җ ә лә р кү шә п ятуга карамастан, бу мә схә рә не кабул итмә гә ннә р, бердә м кире какканнар. «Губерна­тор урамы» авылдагы «Туң морҗ а», «Ө ч ә тә ч», «Яба­лак», «Черчә » исемнә рен йө рткә н башка тө бә клә ргә ишмени? Тегелә рнең һ ә рберсеннә н мескенлек, наданлык, томаналык аң кып тора.

Бу урам ү зе асылда ике нә рсә белә н — фә кыйрьлек һ ә м тә кә бберлек белә н аерыла. Биш йортның дү ртесен­дә кә җ ә белә н тавыктан башка мал заты юк. Тик Ә сгатьлә рнең генә сың ар кү зле биясе, бер сыеры белә н яшь ү гезе бар. Ярлылык ата-бабадан мирас булып калган, аның кадерен белә лә р монда. Ә кукыраерга дигә ндә — бала-чагасына кадә р кикриген катырырга тора. Ә йтерсең, аларның һ ә рберсе, ким дигә ндә, чын губернатор нә селе. Җ итмә сә, торып килеп мактанчык­лар. һ ә р «губернаторның », тө птә н уйлап карасаң, баш­каларда юк бер хикмә те килеп чыга. Алар суккан бү ре башмак чаклы, алар тоткан җ ә ен бү рә нә буе, алар аткан ү рдә к торна чаклы була. Тик нишлә птер ү злә ре


бер дә генә котаймыйлар, һ ич кенә дә кә пә ренер урыны булмаган чатан Шә рә й дә хә тта мактанып җ ибә рә. «Чатан кү п йө рер, дип, минем турыда ә йткә ннә р ул. Менә шушы ярман сугышыннан алып кайткан агач аяктан уң дым бит: талмый да, сызламый да, ө шеми дә, тирлә ми дә. Бү тә ннә р бер кием чабата туздырганда, миң а бер сың ары җ итә », — дип шапырына.

Бә лә кә й чакта губернатор урамы минем ө чен чит бер дө нья, андагы кешелә р тоташ бер сер иде. Ул һ а­валы фә кыйрьлә рнең сә ер кылыкларын мин соң рак, олыгая тө шкә чрә к кенә тө шендем. Тә кә бберлек алар- ның коралы, калканы, таяныр терә ге булган икә н. Башкаларның мө лкә тенә, дә рә җ ә сенә, кө ченә нә рсә дер каршы куярга кирә к бит. Алар шул коры мин-минлекне китереп бастырганнар. Бахыр, горур, ә кә мә т «губерна­торлар»! Мин сезнең бө тенегезне дә сагынып искә алам — терелә рне дә, мә рхү мнә рне дә...

Шул «губернаторларның » берсе Ә сгать иде.

... Мин губернатор урамыннан Тау артына бозау эз­лә ргә китеп барам, ү злә ренең капка тө бендә, хас та җ итен тө сле ап-ак чә чле Ә сгать басып тора. Кү злә ре дә җ итен чә чә генә охшаган — зә п-зә ң гә рлә р. Мин аны белә м. Тик ә легә чә бер тапкыр да бергә уйнаганыбыз юк. Бу миң а я таш ыргытыр, я телен чыгарып ү чеклә р, я «Кендек»тә н салдырып исем атар дип, ү земчә җ авап кайтарырга ә зерлә неп килә м.

— Ә й, малай, уң айла болай! —дип боерды теге, так­маклап.

— Ү зең уң айла. Мин бозау эзлә ргә барам, — дип чә й­нә штем мин.

— Шү рлә мә, сиң а булмас һ ичнә рсә, мин кешегә тимим, — диде Ә сгать. Мин туктадым. Ү зем, хаҗ ә те ки­леп чыкмагае дип, уң йодрыкны йомарлап, артка яше­реп куйдым. Ике кү зеннә н зә ң гә р нурлар чә чә -чә чә, «җ итен баш» ү зе миң а табан уң айлады. Килеп җ иткә ч тә учын җ ә еп минем танау астына китереп терә де.

— Нә рсә исе килә?

Мин, авызны йомып, аптырап калдым. Ә гә р яман ният белә н булса, ул уч тө бен тү гел, йодрыгын иснә тер иде. Сугыш чыгарырга чамалаган малайлар шулай йодрык иснә тә лә р.

— Я ә йт инде, нә рсә исе килә? — дип кабатлады.

— Эт исе, — дип, авызын капларга уйлаган идем дә, тегенең хә йлә сез елмаюы тыеп калды.

— Юкчы, бер ис тә килми, — дип баш чайкадым.

— Син яхшылабрак иснә, — дип ү җ ә тлә нде теге, ~ танавың ны җ ыерыбрак...

Ярылып беткә н пычрак уч тө бен мин, бара торгач, чынлап иснә ргә тотындым. Ә мма аерып кына ә йтерлек ис таба алмадым.

— Их, син, — дип кимсетмә кче итте мине Ә сгать, — шуны да белмисең... Кү мә ч исе, май кү мә че. Ә ле генә кү мә ч ашап чыктым.

Монысы да мине шаккатырды — тапкан мактаныр нә рсә! Аның кү мә ч ашавы миң а бик хаҗ ә т ди ә нә. Харап икә н!

— Ашасаң ни... Мин бозау эзлә ргә барам.

— Мин дә сиң а бозау эзлә шимме?

— Эзлә шсә ң ни...

Сай чокыр дигә н җ иргә җ иткә ндә, без Ә сгать белә н җ итә клә шеп китеп бара идек инде. Шул арада ул мине арбап, кулга иялә штереп алды.

— Ә й, тукта ә ле, ыштан кесә ң дә синең нә рсә каба­рып тора ул?!



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.