Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ЭЧТӘЛЕК 1 страница



 


Б. ПОЛЕВОЙ

 

 
(ПОВЕСТЬ)


 


 


-тө зә телгә н                   ЧИСТАЯ. УЗЭк

таткнигоиздат

матур ә дә бият редакциясе

Казан, 1955

СССР Министрлар Советы карары белә н
, Чын кеше“ повесте ө чен

' БОРИС НИКОЛАЕВИЧ ПОЛЕВОЙ

1948 елда Икенче дә рә җ ә Сталин премгясе белә н
бү лә клә нде.

Тә рҗ емә челә р:

И. Гаьи, Г. Иделле, Г. Гобә й.


беренче

кисә к


Йолдызлар ә ле җ ем-җ ем итеп, чекрә ешеп торалар, лә кин кү к йө зе кө нчыгышта яктыра башлады инде. Агачлар акрынлап караң гылыктан чыктылар. Кинә т аларның баш ө стеннә н кө чле суык җ ил ү теп китте. Урман шунда ук җ анланды һ ә м шаулый, гө рли башлады. Йө зә р еллык наратлар, шомлы пышылдашып, ү зара сө й­лә штелә р, һ ә м тирбә леп торган ботаклардан коры бә с йомшак кына кыштырдап коелды.

Кинә т искә н җ ил кинә т тынды да. Агачлар яң адан катып калдылар. Шунда ук барлык иртә нге урман аваз­лары ишетелә башлады: кү рше аланда ач бү релә р тала­шуы, тө лкелә рнең сак кына ө реп-ө реп куюлары һ ә м йокыдан уянган тукранның кыюсыз гына беренче чуку­лары ишетелде, һ ә м тукранның тукылдатуы шундый музыкаль булып яң гырады ки, ә йтерсең лә, ул агач кә ү ­сә сен тү гел, бә лки скрипканы чукый иде.

Нарат башларының салмак ылыслары арасыннан та­гын кө чле җ ил ү теп китте. Яктырып калган кү к йө зендә соң гы йолдызлар тын гына сү нделә р. Тө нге караң гылык калдыгыннан тә мам арынган урман яшел һ ә м мә һ абә т булып басып калды. Наратларның бө дрә башлары, чыр­шыларның ү ткен очлары кып-кызыл булып нурланудан кояш чыкканлыгы һ ә м бү генге кө ннең аяз, салкын була­чагы беленеп тора иде.

- Тә мам яктырды. Бү релә р, тө нге ашларын сең дерү ө чен, чытырманлык эченә кереп киттелә р, тө лке дә алан­лыктан китеп югалды, аң ардан соң кар ө стендә хә йлә ле итеп чуалткан челтә рле эз калды. Карт урман тигез һ ә м ө злексез шаулый башлады. Бары тик кошларның ыгы- зыгысы, тукранның тукылдатуы, ботактан ботакка очкан саргылт песнә клә рнең кү ң елле сызгырулары һ ә м кү кшә кошларының комсыз, коры авазлары гына урманнын дулкын-дулкын булып таралган сузынкы, шомлы һ ә м са­гышлы тавышына тө рлелек кертә лә р иде.

Кара, ү ткен борынын чистартып, зирек агачында утыр­ган саескан кинә т башын кыйшайтты, тың лап торды һ ә м. муенын сузып, очып китә ргә ә зерлә нде. Ботаклар кыш­тырдап китте. Урман арасыннан, юл-ни сайлап тормый­ча, ниндидер зур, кө чле, бернә рсә чыгып килә иде. Куак­лар шатыр-шотыр итте, яшь наратларның башлары чайкалырга тотынды, кар катламы шыгырдап иң де. Саескан кычкырып куйды һ ә м, койрыгын җ ә еп җ ибә реп, туп-туры очып китте.

Иртә нге бә стә н агарып калган ылыслар арасыннан җ ә п-җ ә п авыр мө гезле озын, соры баш кү ренде. Куркын­ган кү злә р зур аланны тикшереп чыктылар. Кайнар пар бө ркеп торган ал борын тишеклә ре, сулкылдап, хә рә кә т­лә нделә р.

Карт поши, таштан ясалган шикелле, нарат арасында катып калды. Бары тик йоннары укмашып беткә н тиресе генә арка турысында тартышып-тартышып куйгалады. Сак колаклары һ ә рбер тавышны ишетә лә р һ ә м аның ишетү кө че шундый ү ткен, ул нарат кайрысы астында ү зенә юл сала торган агач кортларының кыштырдавын да ишетә. Лә кин шушындый ү ткен колаклар да урман эчендә, кошлар шау-шуыннан, тукран тукылдатуыннан һ ә м нарат очларының тигез генә гө рлә веннә н башка бер­нә рсә дә ишетмә де.

Колагы тыныч булырга куша, лә кин борыны куркы­ныч барлыгын хә бә р итә иде. Эрегә н карның саф исе­нә бу кара урман ө чен ят булган ү ткен, авыр һ ә м шикле ислә р килеп кушылалар. Менә хайванның моң су кара кү злә ре ялтырап яткан кар кабыгы ө стендә кара фигу­ралар кү реп алдылар. Ул, чытырманлык эченә сикерергә хә зер торган хә лдә, пружиналанып, хә рә кә тсез басып торды. Лә кин кешелә р хә рә кә тлә нмә делә р. Алар кар ө с­тен каплап, урыны-урыны белә н берсе ө стендә берсе яталар. Алар бик кү п, лә кин берсе дә урманның мә ң ге­лек тынлыгын бозмый, хә рә кә тлә нми. Янә шә генә ниндидер коточкыч нә рсә лә р кө рт астыннан калкып торалар. Ә леге ү ткен һ ә м борчый торган ислә р шушы нә рсә лә рдә н аң кый иде.

Урман кырыенда, куркынган кү злә ре белә н кырын карап, бу хә рә кә тсез, тын һ ә м кү рер кү згә бө тенлә й кур- кыпычсыз булып кү ренгә н кешелә ргә ни булганын аң ла­мыйча, поши басып торды.

Менә югарыдан ишетелгә н тавыш аның игътибарын җ ә леп итте. Җ ә нлек сискә неп китте, арка тиресе тар­тышып куйды, арткы аяклары тагын да сыгыла тө ш­телә р.

Лә кин бу тавыш та куркыныч тавыш тү гел иде. Гү я берничә коң гыз, каты гү елдә п, чә чә к атып килгә н каен яфраклары арасында ә йлә нә лә р, һ ә м аларның гү елдә ү тавышына кайвакыт: сазлыктагы кичке тартар тавышы­на охшаган кыска-кыска һ ә м еш-еш чатырдап китү лә р килеп кушыла.

Менә коң гызлар ү злә ре дә кү ренде. Канатларын ял­тыратып, алар суык, зә ң гә р һ авада биешә лә р. Югарыда тагын һ ә м тагын тартар кычкыргандай була. Менә коң ­гызларның берсе, канатларын җ ыеп тормастан, аска таба омтылды. Калганнары тагын зә ң гә р кү ктә биешә башла­дылар. Җ ә нлек ү зенең киерелгә н мускулларын җ ибә рде, аланга чыкты, кү ккә кырын кү з салып, каты карны ялап куйды, һ ә м кинә т һ авада биешкә н коң гыз кү ченнә н та­гын берсе иптә шлә реннә н аерылды һ ә м, ү з артында зур, озын койрык калдырып, туп-туры аланга таба тө шә баш­лады. Ул шулхә тле тиз ү сте, поши куаклар арасына сикереп керергә чак кына ө лгерде, шул арада, кө зге да­вылдан да куркынычрак бер мә һ абә т нә рсә наратларның башына килеп бә релде һ ә м җ иргә шундый каты килеп тө ште, бө тен урман гө релдә п, ың гырашып куйды. Яң гы­рау тавышы, битен кө че белә н урман эченә ыргылган пошины узып, агачлар башыннан чапты.

Һ у тавыш яшел, куе ылыслар арасында югалды. Са­молет килеп бә релү дә н сынган агач башларының бә с­лә ре ялтырап, очкынланып коелды. Урманда яң адан куе һ ә м кө чле тынлык урнашты, һ ә м шушы тынлык эчендә ап-ачык булып кеше ың гырашуы ишетелде, һ ә м каты гө рселдә ү тавышыннан куркып, урман эченнә н аланга йө гереп чыккан аюның аяк астында каты карның авыр шыгырдавы ишетелде.

Аю бик зур, бик карт һ ә м йонлач иде. Аның эчкә баткан корсагында сә лә мә соры йоннары укмашып тыр- пайганпар, арык арт саныннан бармак-бармак булып салынып тө шкә ннә р. Бу җ ирлә рдә кө зли сугыш давылы барды. Ул хә тта бирегә, элек ә ллә нигә бер аучы белә н урман сакчысыннан башка бер кеше дә аяк басмаган кара урман эченә дә килеп кергә н иде. Якында гө рселдә ­гә н сугыш тавышы кө здә н ү к аюның кышкы йокысын бү лдереп, аны ө неннә н куып чыгарган, һ ә м менә хә зер ач һ ә м ачулы аю, җ анына тынычлык таба алмыйча, урман буйлап йө ри иде.

Аю урман кырыена, ә ле яң а гына поши басып торган җ иргә, килеп туктады. Пошиның тә мле ис аң кытып тор­ган эзлә рен иснә де, батып кергә н эчен тирбә лдереп, авыр һ ә м йотлыгып сулады, тың лый башлады. Поши китеп югалган, лә кин аның каравы янә шә генә зә гыйфь бер җ ан иясенең булса кирә к барлыгын белдерә торган яң а та­выш килә. Аюның ял йоннары ү рә тордылар. Ул муенын сузды, 'һ ә м ә леге зарланулы ың гырашу тавышы тагын ишетелде.

Аю, йомшак аяклары белә н сак кына басып, кар эченнә н тырпаеп торган хә рә кә тсез кеше гә ү дә сенә таба атлады: аюның аяк асларында коры һ ә м каты кар шы­гырдап инде.

Очучы Алексей Мересьев ике яклы «келә шчә гә » элә к­те. һ ава сугышында очравы мө мкин булган иң ә шә ке хә л иде бу. Бө тен боеприпасларын атып бетереп, асыл­да коралсыз калган очучыны дү рт немец самолеты чол­гап алды һ ә м, ычкынырга, икенче курска борылырга мө мкинлек бирмичә, ү з аэродромнарына таба алып кит­телә р.

Ә ул менә болай башланды. Лейтенант Мересьев командалыгы астындагы истребительлә р звеносы дош­ман аэродромын штурмларга юнә лгә н «иллар»ны озата ( барды. Ул кыю операция уң ышлы чыкты. Штурмовиклар яисә, пехота ә йтмешли, һ ава танклары, нарат башларына орыныр-орынмас очып барып, туп-туры дошман аэродро­мы ө стенә килеп чыктылар, бу вакыт анда зур транспорт самолетлары «юнкерслар» тезелешеп торалар иде. Зә ң ­гә р урман сырты артыннан кинә т килеп чыктылар да, авыр «юнкерс» самолетларын туплардан һ ә м пулемет­лардан корыч һ ә м кургаш белә н коендырып, койрыклы / снарядлар ташлап ү ттелә р. Атака барган җ ирдә ү зенең дү рт самолеты белә н һ аваны саклап торган Мересьев югарыдан бик яхшы кү реп торды: аэродромда кешелә р-


нен кара фигуралары арлы-бирле чабыштылар, такыр кар ө стендә транспорт самолетлары тө рле якка салмак кына ү рмә ли башладылар, штурмовиклар, тагын һ ә м та­гын килеп, аларны утка тоттылар һ ә м «юнкерс»ларның аң га килеп ө лгергә н экипажлары, ут астында стартка чы­гып, машиналарны һ авага кү тә рә башладылар.

Нә къ менә шушы вакытта Алексей ялгышты. Штур­мовиклар эшлә гә н районда һ аваны ә йбә тлә п саклап тору урынына, ул, очучылар ә йтмешли, ансат кына кош тот- макчы булды. Машинасын пикегә ташлап, ул яң а гына җ ирдә н кү тә релгә н авыр һ ә м салмак «юнкерс» ө стенә таштай ыргылды, аның сырлы дуральдә н эшлә нгә н чуар һ ә м дү рт почмаклы фигурасын рә хә тлә неп кургаш белә н коендырды. Ү зенә нык ышанган булганга кү рә, ул дош­манның җ иргә барып тө ртелү ен дә кү зә теп тормады. Аэродромның икенче ягында тагын бер «юнкерс» һ авага кү тә релде. Алексей аны куа китте. Атакалады, лә кин атакасы уң ышсыз чыкты: аның пулялары салмак кына кү тә релеп килгә н самолетның ө стеннә н очып ү ттелә р. Алексей кинә т борылды, тагын атакалады, тагын тидерә алмады, дошманын яң адан куып җ итте һ ә м, аның киң, ^сигарасыман гә ү дә сенә берничә яруслы озын очередь би­реп, каядыр читтә, урман ө стендә бә реп тө шерде. «Юн- керс»ны мә тә лдергә ч, очсыз-кырыйсыз урманның яшел •дулкыннары ө стенә кара тө тен баганасы кү тә релгә н урында ике тапкыр тантаналы рә вештә ә йлә нде дә, Алексей ү зенең самолетын яң адан немец аэродромына таба борды.

Лә кин анда инде барып җ итә алмады. Ул шунда ү з звеносының ө ч истребителе тугыз «мессер» белә н сугы­шып ятканны кү рде. Ахры, аларны немец аэродромының командованиесе штурмовиклар һ ө җ ү мен кире кайтару ө чен чакырткан булгандыр. Ү злә реннә н нә къ ө ч тапкыр артыграк булган немецларның ө стенә кыю-кыю ташла­нып, безнең истребительлә р дошманны штурмовиклардан читкә алып китә ргә тырышалар иде. Урман тавыгы, яра­лангандай кыланып, аучыларны ү з балалары яныннан читкә алып киткә н шикелле, алар дошманны һ аман саен икенче якка тарталар иде.

Җ иң ел эш белә н мавыгып китү е ө чен Алексей оялды, шулкадә р оялды, шлем астында битлә ренең ялкынланып януын сизеп торды. Ул ү зенә цель итеп беркадә р читкә - рә к киткә н һ ә м, кү рә сең, ү зенә шулай ук корбан, тапкан «мессер»ны сайлап алды. Самолетын бө тен кө чкә җ ибә ­реп, Алексей дошманга флангтан ташланды. Ул немец­ны нә къ кагыйдә буенча атакалады. Гашеткага баскан­да, дошман машинасының соры гә ү дә се прицел тә рә зә ­сендә ап-ачык кү ренде. Лә кин дошман тыныч кына ү теп китте. Тими калу мө мкин тү гел, чө нки цель бик якын һ ә м гаҗ ә еп яхшы кү ренә иде. Алексей аң лап алды: «Бое- припаслар беткә н! » — һ ә м шунда ук аркасына салкын тир бә реп чыкканын сизде. Тикшерү ө чен гашеткасына басып карады һ ә м гадә ттә ү з машинасының коралын ходка җ ибә ргә ндә бө тен тә не белә н сизеп тора торган калтыраулы гө релдә ү авазын очучы тоймады. Заряд тартмалары буш иде: «юнкерс»ларны куып йө ргә н­дә ул ү зенең бө тен боеприпасларын атып бетергә н икә н.

Лә кин дошман моны белми бит ә ле! һ ә м Алексей, сан ягыннан гына булса да кө члә рнең нисбә тен яхшырту ө чен, коралсыз килеш сугыш ө ермә сенә килеп керергә булды. Лә кин ялгышты. Ул уң ышсыз атакалаган истребительдә тә җ рибә ле һ ә м ү ткен кү зле очучы утырган икә н. Немец самолетның коралсыз булуын сизде һ ә м ү зенең иптә ш­лә ренә боерык бирде. Дү рт «мессершмит», сугыштан» чыгып, Алексейны дү рт яктан кысрыклап алды һ ә м, аяз, зә ң гә р һ авада ап-ачык кү ренә торган пулялар белә н юл кү рсә теп, аны ике яклы «келә шчә »гә кысты.

Моннан берничә кө н элек Алексей ишеткә н иде: би-' регә, Старая Русса районына, кө нбатыштан немецлар­ның атаклы «Рихтгофен» авиадивизиясе килгә н булган. Бу авиадивизия, фашистлар империясенең иң оста очу- чыларыннан тө зелеп, Герингның ү з карамагы астында эшли икә н. Алексей аң лап алды: ул шушы һ ава бү релә ре тырнагына элә ккә н һ ә м, кү рә сең, алар аны ү з аэродром­нарына алып барырга һ ә м, терелә й плен тө шерү ө чен, шунда утыртырга телилә р. Ул вакытта андый вакыйга­лар булгалый иде. Бер тапкыр аның дусы Советлар Сою­зы Герое Андрей Дегтяренко командалыгы астындагы истребительлә р звеносы бер немец разведчигын безнең аэродромга алып килеп утырткан иде.

Пленга элә ккә н немецның чырайсыз озынча-яшькелт йө зе, чайкала-чайкала атлавы шунда ук Алексейның хә ­теренә килде. «Пленгамы? һ ичкайчан! Бу номер барып чыкмас! »—дип карар итте Алексей.

Лә кин ул ычкына алмады. Немецлар кү рсә ткә н юл­дан чак кына читкә тайпылса да, алар Алексейның юлын пулемет очередьлары белә н кистелә р, һ ә м яң адан аның кү з алдына пленга тө шкә н немец очучысының чырайсыз йө зе, дер-дер иткә н ияге килеп басты. Немецның йө зен­дә ниндидер хурлыклы һ ә м хайваннарча курку бар иде.

Мересьев тешлә рен каты итеп кысты, тулы газ бирде һ ә м, машинасын вертикаль куеп, югарыдан очкан Һ ә м Алексейны җ иргә кысрыклаган немецның астына чумар­га ният итте. Ул конвой кулыннан ычкына алды. Лә кин немец гашеткага басып ө лгерде. Мотор, ритмын Җ уеп, сулкылдап эшли башлады. Бө тен самолет ү лем алды калтыравы белә н калтырана башлады.

Яраладылар! Алексей ак болыт эченә кереп яшере­нергә, куып килү челә рне юлдан яздырырга ө лгерде. Лә кин инде хә зер нишлә ргә? Очучы яралы машинаның калтырануын бө тен тә не белә н сизә, ә йтерсең лә, бу — имгә нгә н моторның ү лем белә н тартышуы тү гел, бә лки аның ү з тә ненең бизгә к утында калтырануы иде.

Моторның кай тө ше яраланды икә н? Самолет тагын һ авада кү пме тора алыр? Баклар шартламасмы? Болар- ның бө тенесен Алексей уйлаудан бигрә к ничектер сизенә генә иде. Ул ү зен, ут тө ртелгә н динамит шашкасында утырган шикелле сизеп, самолетны кайтыр якка, фронт сызыгына, ү зебезгә таба борды, алай-болай була калса, ичмаса якын кешелә р кулы белә н кү мелермен, дип уй­лады.

Лә кин мә сьә лә шунда ук хә л ителде. Мотор тотлыкты һ ә м тынып калды. Самолет, текә таудан шуган шикел­ле, атлыгып аска тө шә башлады. Самолет астында ик­сез-чиксез диң гез булып җ ә елгә н урман яшел-соры дулкыннар шикелле агыла иде. «Шулай да пленда тү гел! » —дип уйлап ө лгерде очучы, — ул арада якынай­ган агачлар самолет канаты астыннан кү з иярмә с тизлек белә н ү теп торалар иде. Урман, ерткыч шикелле, аның ө стенә сикергә ч, ул инстинктив хә рә кә т белә н моторны сү ндерде. Чатырдаган каты тавыш ишетелеп китте, һ ә м кү з ачып йомганчы бө тен нә рсә югалды, ә йтер­сең, ул машинасы белә н бергә ниндидер кара, куе суга батты.

Кыйгачлап тө шкә ндә самолет нарат агачлары башына тиде. Шуң а кү рә бә релү бик каты булмады. Берничә агачның башларын сындырып, самолет кисә клә ргә тарал­ды, лә кин шуң ардан бер секунд алдарак Алексейны утырган җ иреннә н йолкып алып, һ авага атып бә рде, һ ә м ул, киң җ илкә ле чыршы ө стенә егылып, аның ботакла­рыннан тирә н кө рт эченә барып тө ште. Шушы аны ү лем­нә н алып калды.

Хә рә кә тсез һ ә м аң сыз килеш ул кү пме яткандыр, Алексей моны хә терлә ми. Ниндидер билгесез кеше кү лә ­гә лә ре, бина шә ү лә лә ре, ниндидер сә ер машиналар ат­лыгып кү з алдыннан ү теп киттелә р, һ ә м аларның давыл­лы хә рә кә тлә реннә н аның бө тен тә нендә тупа һ ә м каты авырту 'сизелеп торды, һ ә м шуннан соң буталчыклык эченнә н билгесез формадагы ниндидер зур, эссе бернә р­сә килеп чыкты да Алексейның ө стенә кайнар итеп сулый башлады: Ул читкә борылмакчы булды, лә кин бө тен гә ү дә се, карга кереп ябышкан кебек, хә рә кә тсез иде. Билгесез курку тойгысыннан газапланып, ул бик каты тартылды һ ә м кинә т ү пкә лә ренә килеп кергә н салкын һ аваны, битлә ренә тиеп торган суык карны тойды һ ә м бу юлы инде бө тен тә нендә тү гел, бә лки аякларында ү ткен авырту сизде.

Аның аң ында: «Исә н! » дигә н уй ү теп китте. Ул, кү - тә релмә кче булып, хә рә кә тлә неп карады һ ә м кемнең дер аяк астында каты карның шыгырдавын һ ә м кемнең дер гыжлап сулавын ишетте, һ ә м шунда ук аң лап алды: «Немецлар! », һ ә м ул кү злә рен ачарга, ү зен саклау ө чен сикереп торырга телә вен басып ө лгерде. — «Плен, димә к, барыбер плен!.. Нә рсә эшлә ргә соң? »

Алексейның хә теренә тө ште: аның һ ә р эшкә булдык­лы механигы Юра, кичә пистолет кобурасының ө зелгә н каешын тегеп бирмә кче булып, кобураны ү зенә алган иде, лә кин тегеп бирмә де; шуң а кү рә очарга чыкканда, пистолетны комбинезонның ян кесә сенә тыгарга туры килде. Хә зер, аны алу ө чен, ян белә н борылырга кирә к иде. Ә лбә ттә, моны дошманга кү рсә тмичә эшлә ве мө мкин тү гел. Алексей йө зтү бә н яткан. Ул боты белә н писто­летның ү ткен кырын сизеп торды, лә кин хә рә кә тсез ятты: бә лки, аны дошман ү лгә н дип белер һ ә м китеп барыр.

Немец, бер урында таптанып, ничектер сә ер итеп уфылдады, тагын Мересьев янына килде, калын карны шыгырдатып, аның ө стенә иелде. Алексей яң адан аның сасы сулышын тойды. Ул хә зер инде белә: немец ялгыз, һ ә м бу нә рсә ана котылу мө мкинлеге бирә чә к; ә гә р


сагалап торып, кинә т сикереп торсаң һ ә м аның бугазы­на ябышсаң, корал кулланырга ирек бирмичә, кө рә шкә тотынсаң... лә кин моны бик исә плә п, тө гә л итеп эшлә ргә кирә к булачак.

Алексей, урыныннан кузгалмыйча, бик, бик ә крен ге­нә кү зен ачты һ ә м кү з керфеклә ре арасыннан немец урынына соры, сә лә мә бернә рсә кү реп алды. Кү зен киң ­рә к ачты һ ә м шунда ук чытырдатып йомды: аның ал­дында зур, ябык һ ә м таланып беткә н бер аю арткы аяк­ларында утырып тора иде.

з                        -

Кояш нурлары астында кү гелҗ ем тө с белә н ялтырап торган кө рт эченнә н чак кына кү ренгә н хә рә кә тсез кеше гә ү дә се янында аю, ерткыч хайваннарга гына хас тын­лык белә н, утыра.

Аның пычрак борын тишеклә ре сулкылдап куялар. Авызы бераз ачылган, аннан картаеп, саргаеп беткә й, лә кин эл'е нык казык тешлә ре кү ренә, куе селә гә е, нечкә җ еп булып салынып, җ илдә тирбә лә.

Сугыш аркасында кышкы оясыннан кү тә релеп чык­кан бу аю ач һ ә м усал иде. Лә кин аюлар мә ет ашамый­лар. Бензин исе аң кып торган хә рә кә тсез гә ү дә не иснә п карагач, аю, ялкау гына атлап, аланга таба китеп барды, анда шушының шикелле ү к хә рә кә тсез, карга батып каткан кеше гә ү дә лә ре бик кү п иде. Лә кин ың ­гырашу һ ә м кыштырдау ишетеп, аю яң адан борылып килде.

һ ә м менә ул Алексей янында утырып тора. Аң арда ике тойгы — мә еттә н җ ирә нү һ ә м ашыйсы килү тойгыла­ры кө рә шә иде. Ашыйсы килү җ иң ә башлады. Аю тирә н итеп уфылдады, кү тә релде, кар эчендә яткан кешене аягы белә н ә йлә ндерде дә, «шайтан тиресеннә н» тегелгә н комбинезонны тырнагы белә н ерта башлады. Лә кин комбинезон бирешмә де. Аю акрын гына ырылдап куй­ды. Бу минутта Алексейга кү зен ачу. артка тайчанып кычкырып җ ибә рү, ө стенә ишелгә н бу авыр гә ү дә не этеп ташлау телә ген басып калыр ө чен бик зур кө ч кирә к булды. Бө тен җ аны-тә не ү зен яклауга ярсып омтылган бервакытта, ул тойгыларын авызлыклады, кү згә чалын­мый торган салмак хә рә кә т белә н кулын кесә сенә тыкты, пистолетның сырлы сабын капшап тапты, тавыш чыгар­мас ө чен сакланып кына баш бармагы белә н курокны кү тә рде һ ә м пистолетлы кулын саклык белә н генә кесә ­сеннә н чыгара башлады.

Аю комбинезонны тагын да катырак итеп тартты. Нык материал шатырдап китте, лә кин бу юлы да бирешмә де. Аю ярсып ү керде, комбинезонны тешлә ре белә н элә кте­реп алды һ ә м мех, мамык аркылы Алексейның тә нен дә элә ктерде. Алексей, соң гы кө чен җ ыеп, авырту тойгысың басты һ ә м, ерткыч аны кө рт эченнә н ө стерә п чыгарган моментта, пистолетын кү тә реп, курокны басты.

Саң гырау гына ату тавышы яң гырап куйды.

Җ илпенеп кү тә релгә н саескан тиз генә очып китте. Селкенгә н ботаклардан бә с коелып калды. Ерткыч ү зе­нең корбанын ә крен генә ычкындырды. Алексей, аюны кү здә н тө шермичә, кар ө стенә егылды. Ерткыч арткы аякларында утырып тора, һ ә м аның вак йон баскан эрен­ле кара кү злә рендә гаҗ ә плә нү кү ренә иде. Куе кан, аның казык тешлә ре арасыннан саркып, кар ө стенә тама. Ул коточкыч итеп, гырылдап ү керде дә, арт аякларына авыр гына кү тә релде һ ә м, Алексей икенче тапкыр атып ө л­гергә нче, шунда ук гә ү дә се белә н кар ө стенә иң еп тө ште. Кү гелҗ ем кар ә крен генә ‘кызыл тап белә н капланды һ ә м, эри барып, аюның башы яткан җ ирдә пар кү тә релә баш­лады. ’Аю ү лгә н иде инде.

Алексей бераз тынычланып китте. Ул, аяк табанында яң адан ү ткен һ ә м каты авырту сизеп, кар ө стенә егыл­ды һ ә м аң ын югалтты.

Ул аң ына килгә ндә кояш инде югары кү тә релгә н иде. Нарат ылыслары аркылы ү тә торган кояш нурлары кар ө стендә кү з чагылдыргыч булып ялтырыйлар. Кү лә гә дә кар кү гелҗ ем тү гел, ә зә ң гә р булып кү ренә иде, -

«Нә рсә соң бу, аю минем кү земә генә кү рендеме ә ллә? » — аның башына килгә н беренче фикер шул булды.

Аюның сә лә мә һ ә м соры гә ү дә се кү гелҗ ем кар ө стен­дә янә шә ята. Урман шаулый. Тукран агач кайрысын зың гылдатып чукый. Сары тү шле җ итез песнә клә р, бо­таклар арасында сикеренгә лә п, яң гыравыклы итеп сызгырыналар.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.