Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





МӘРФУГА АПА



Уртача буйлы, янып торган кара күзле, бөдрә чәчле лейтенант Сабир Мифтахов госпиталь ишек алдына килеп керү белән үк бөтен халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте. Иң элек кызлар чыр-чу килделәр. Лейте­нантның юк кына нәрсәгә дә балаларча үпкәләве, аны­сын-монысын таләп итүе аларга кызык тоелды. «Ләкин Мифтаховның матурлыгы өчен генә дә аның капризла­рын онытырга мөмкин», дип уйладылар алар. Доктор­лар аңарда бик каты бизгәк авыруы таптылар һәм шу­ның өстенә аның нервлары шактый какшаган булуын белделәр.

Аңа аш керттеләр. Ләкин ул: «Авызда һичбер тәм юк»,— дип ашны кире какты һәм, үзалдына сөйләгән­дәй, белен ашыйсы килгәнен белдерде. Озак та үтмәде, аның алдына белен китереп куйдылар. Белен шундый тәмле итеп пешерелгән иде ки, башта кабып кына карарга теләгән Мифтахов ничек ашап бетергәнен дә сизмәде. Мондый беленне ул өйдә генә ашый иде, болай тәмле итеп аның әнкәсе генә пешерә белә иде. Ул, сөекле әнкәсе турында уйлый-уйлый, тыныч йокыга талды.

Тагы берничә көн узгач, ул пәрәмәч ашарга теләде һәм аны монда пешерә алмауларына ышанса да, теләген Докторга белдерде. Кич беләй аңа саф татарча пешерел­гән пәрәмәч бирделәр. Моңа хәйран калган Мифтахов түзмәде:

— Бу кадәр тәмле итеп кем пешерә? — дип сестрага сорау бирде һәм оста пешерүченең үзен күрәсе, шифалы ашлары өчен аның үзенә рәхмәт әйтәсе килгәнен бел­дерде...

Палатага өстенә ап-ак халат кигән кечкенә буй­лы, елмаеп торган сөйкемле карашлы бер апа килеп керде.

— Менә ул сезгә беленнәр һәм пәрәмәчләр пешерүче кеше, ■— диде сестра әлеге апага күрсәтеп. — Без аны Мәрфуга апа дип йөртәбез.

Сабир Мифтахов үзенең күзләренә ышанмады. Газиз әнкәсе килә кебек тоелды аңа. Мәрфуга апага ул үз янында урын күрсәтте. Ләкин аларга икәүдән икәүгә генә татарча озак сөйләшеп торырга туры килмәде. Бүтән авырулар да урыннарыннан кузгалдылар һәм:

— Без дә ул пешергән тәмле ашларны ашыйбыз, безнең дә аның белән сөйләшәсебез килә, — диделәр һәм русча сөйләшүне үтенделәр.

— Знам, русский да немножко знам,—Дип, Мәрфуга апа үзе дә русча сөйләүгә күчте.

Аңа күп төрле сораулар бирделәр. Аның 60 яшьтә икәнлеген белгәч, фронтта йөрүенә гаҗәпләнделәр.

— Нишләп кайтып китмисең? — диделәр.

Мәрфуга апа Якупова авылда туган, авылда үскән. Аннары Казанга күчеп килгән һәм тегү фабрикасына эшкә кергән. 1931 нче елдан бирле партия члены. Юга­ры сыйфатлы яхшы эше өчен, норманы һәрвакыт арт­тырып үтәве өчен күп тапкыр премияләр һәм рәхмәтләр алып килгән тегүче Мәрфуга Якупова, күзләре начар кү­рә башлагач, трампаркка күчә. Шунда ук сугышны да каршы ала.

Аның Салих исемле бердәнбер улы була. Ул сугыш­ка киткәч, Мәрфуга апа, Кызыл Армиягә ярдәм итәргә теләп, госпитальгә эшкә керә. Госпиталь фронтка ки­тәргә булгач:

— Син карт инде, сиңа тынычлык кирәк, бармас идең,— дип, аны калырга үгетлиләр.

Ләкин Мәрфуга апаның мондый сүзләрне ишетәсе дә килми.

— Минем өчен борчылмагыз, яшем 60 ка җитеп бар­са да, мин яшь әле. Яралы улларыма тәмле-тәмле аш­лар пешерә алам әле мин, — ди госпиталь начальнигы иптәш Мансуровка.

Шулай итеп, Мәрфуга апа фронтка эләгә. Апа дим, чөнки ул шундый тере, шундый җитез, шулкадәр эш­чән ки, һич тә әби диясе килми.

Сабир Мифтахов та, бүтән авырулар да, Мәрфуга апа белән сөйләшкәч, үзләрен терелеп киткәндәй хис иттеләр. 60 яшьлек карчыкның мәхәббәте аларга шифа булып тоелДы.

Палатадан чыгып китәр алдыннан Мәрфуга апа авы­руларга аналарча җылы караш ташлады һәм:

— Герман башына җитмичә кайтмыйм әле, улла­рым, — диде.

1945

БЕРЛИН ЮЛЫНДА ОЧРАШУ

Без төнлә белән, утларны сүндереп, танкларда бара идек. Алда, таш юлдан бераз уңдарак, ут шәүләсе күрен­де. Без аңа якынлашкан саен, ут үсә, көчәя, ялкын тасма­лары күккә үк сузылалар иде кебек. Тагын бераз бара төшкәч, без моның дөрләп янган бараклар шәүләсе икә­нен аңладык.

Шул вакыт җыр ишетелде. Ул, әнә теге ут-ялкын эченнән чыгып, безгә таба килә, танклар шаулавын үтеп, безнең йөрәкләребезгә үк керә иде кебек. Сүзләрен ачык аңлап булмаса да, көе бик таныш көй иде. Озакламый сүзләрен дә аңлый башладык. Каргалган немец җирендә бу сүзләр һәм бу көй безгә тагын да якын булып ишетел­деләр.

Илем минем, Москвам минем,
Иң кадерлем син минем...

Командир фараларны кабызырга, танкларны тукта­тырга кушты. Җыр кинәт өзелде. Алда шатлыктан елау, илерү тавышлары ишетелде.

— Безнекеләр! Без-не-ке-ләр!—дип кычкырды бер­ничә кеше берьюлы.

Болар немец коллыгыннан азат ителгән безнең кыз­лар булып чыктылар. Алар йөзгә якын иделәр. Башта, әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, дулкынланган хәлдә, аптырап тордылар.

— Без... без күбәү идек... Меңнән артык идек, — ди­деләр алар күз яше аша, — инде йөз кеше чамасы гына калдык. Без сезне бик, бик көттек. Ләкин бу шатлыклы көнне күрү бәхетенә ирешә алмабыз, без дә коллыкта үләрбез дип көеп, хәсрәтләнеп яшәдек...

Колонна кузгалып алга китте. Кызлар янында, алар белән сөйләшү, аларга ярдәм итү өчен, бер генә танк калды.

Үлемнән котылып калган бу кызлар арасында мин 17 яшьлек Хәят Тимербулатованы очраттым. Немецлар аны 1942 нче елда Харьковтан алып киткәннәр. Ул чакта аңа 14 яшь булган.

— Әй, абый җаным, бу кадәр хурлыкка, бу кадәр михнәткә ничек түздем икән дип үзем дә гаҗәпләнәм, — дип, Хәят елый-елый тарихын сөйләде.— Башта безне Франциягә озатканнар иде. Андагы заводлар бомбага тотыла башлагач, Польшага, Польшадан Германиягә күчерделәр...

Хәятлар авиация заводында эшләгәннәр. Аларга бик авыр хезмәт нормасы куйганнар. Норманы тутырмыйча, заводтан чыгып китәргә рөхсәт ителмәгән. 14—15 яшьлек Хәятның эш көне 18 сәгатькә җитә торган булган.

Русча сөйләшү бик каты тыелган. Көнлек ризык 200 грамм эрзац икмәктән һәм бака шулпасыннан гыйба­рәт булган.

— Юк кына нәрсәне дә сәбәп итеп кыйныйлар иде, — ди Хәят,— «Рус дуңгызлары» дип атап, бездән көлә­ләр иде, кадаклы итекләре белән безне типкәлиләр иде, өстебезгә этләр җибәреп, этләрдән талаталар иде безне...

Мин Хәят Тимербулатованың йөзенә карыйм. Ул тә­мам сөяктән генә тора диярлек. Ул 17 дә түгел, 27 дә кебек.

— Каторга хезмәтенә, ач тормышка, авыр хурлыкка түзә алмыйча, — ди ул, — безнең бик күбебез үлеп бет­те. Оля Урбанович, Зина Семенова һәм минем белән бергә Харьковтай алЫп кителгән Елена Дорогойченко ютәлгә калып һәлак булдылар. Женя Зинкович бәд­рәфтә асылынып үлде. Катя Петрова суга ташланды. Ә немецлар тарафыннан үтерелгәннәрнең исәбенә дә чыгар хәл юк.

Коллыкта газап чигү, көн саен рәнҗетелү Хәятның үзәгенә шул чаклы үткән ки, ул хәзер дә әле үзенең азат булып җитүенә ышана алмый.

— Коллык беттеме инде, абый? — дип сорый ул. — Бөтенләйгәме? Без бөтенләйгә азатмы?

— Бөтенләйгә, акыллым, бөтенләйгә,—дим мин.

— Манечка җаным, ишетәсеңме,— дип, Хәят иптәш кызына борыла, аны кочаклап үбә, — без азат, без ко­тылдык. Бөтенләйгә. Таң аткач та илгә кайтып китә­без. Хәзер үк киттекме әллә. Әйдә хәзер. Әткәй-әнкәй- ләрне шундый күрәсе килә... Төн йокламый очып барыр идем...

Ул тагы үксеп-үксеп еларга керешә.

Безгә озак туктап торырга мөмкин түгел иде. Без, кызлар белән саубуллашып, илгә ничек кайту турын­да аларга киңәшләр биреп, яңадан изге сәфәребезгә кузгалдык.

Дөрләп янган коллык бараклары да, туган илгә кай­тырга хәзерләнгән кызлар да артта калдылар. Безгә аларның:

Илем минем, Москвам минем,

Иң кадерлем син минем... —

дип җырлаган тавышлары гына ишетелә иде.

IV. 1945

ТЕТРӘ, БЕРЛИН!

Мин атаклы танкист Катуков гаскәрләре белән бер­гә хәрәкәт итәм. һөҗүм башланыр алдыннан без Вар­шава янында, Вислада тора идек. Биш көн эчендә, җир өстен чүп-чардан тазартып барган көчле өермәдәй, Поз- наньга килеп җиттек.

Дошман оборонасы өзелһәч тә, Катуков танкистла­ры алга ыргылдылар, барлык киртәләрне ватып-җиме- реп, Берлинга таба юл алдылар. Алар, артта калган немец гаскәрләрен куып җитеп, кисә-кисә, безнең бү­тән частьларыбызга юл арчыдылар. Куркуларыннан акылларын югалткан гитлерчылар караңгы төшкәнне көттеләр, танклар төнлә белән бармаслар, туктарлар дип өмет иттеләр.

Ләкин нәфрәт утын сүндереп буламы соң! Совет тан­кистларының юлын изге теләк яктыртмыймыни!

— Тукталмаска! Фараларны кабызып, алга! — ди генерал.

Мусатов, оста маневр ясап, дошманның алдына чы­га, күперне шартлата, аның юлын кисә. Шулай итеп, немецларның 500 гә якын машинасы алга да, артка да бара алмыйча киселеп кала.

Мусатов подразделениесе яңадан алга оча, ә ул ки­сеп калдырган дошман колоннасын безнең арттан килүче гаскәрләребез трофей итеп алалар.

Без яшен тизлеге белән барабыз. Безнең кайбер под- разделениеләребез бер тәүлек эчендә 150 километр юл узалар. Безне туктатырлык көч, куәт юк. Познаньга җи­тәр алдыннан безгә каршы немецларның 4 танкысы чык­ты һәм ата башлады.

— Иптәш командир, рөхсәт итегез дөмектерергә! — диде гвардия кече лейтенанты Сухарев.

— Дөмектер әйдә, ләкин озаклама...

Колонна узып китте, Сухарев немец танкларының эшен бетерергә калды. Өчәвен ул яндырды, берсен кулга төшерде.

Без Шверземга бәреп керәбез. Менә иң яхшы йорт­ларның берсе. Өйдә берәү дә юк. Ләкин ут яна. Өстәл өстендә суынырга өлгермәгән аш тора. Өстәл янындагы урындыкта немец генералының мундиры ята. Кроватьта шинеле, идәндә итекләре. Күрәсең, немец генералы ач- ялангач сыздырткан!

Познань шәһәренә якынлаштык. Познань зур про­мышленность шәһәре. Аннан тармак-тармак булып 8 ти­мер юлы һәм 11 шоссе юлы чыга. Шәһәр тирәсендәге урман эчләрендә «Фокке-вульф» һәм танк заводлары яшеренеп ята. Складлар бик күп.

Познань — поляклар шәһәре. Ләкин немецлар аны үз шәһәрләре итеп хисапларга өйрәнгәннәр. Аңа Бер- Лин алдындагы иң соңгы капка итёп караганнар, һәм аны саклап калу өчен барлык күперләрне дә шартлат­каннар, тирән-тирән чокырлар казыганнар.

Катуковчылар өч урында Варта елгасын кичәләр, дошман уты астында күперләр ясыйлар, шәһәрне читлә­теп узып, Берлин юлына чыгалар. Познань боҗрада кал­ды. Пленга алынган немец профессоры Отто-Мар Бри- халер:

— Бүтән профессорлар белән бергә мине, 56 яшьлек картны да, солдат иттеләр. Минем солдат булуым Германиянең җиңелүен күрсәтә,— ди.

Без немец авыллары аша үтәбез, вак-вак шәһәрчек­ләрен кичәбез. Юллар качарга өлгермәгән немец ал­павытларының фургоннары белән тулган. Алар совет танклары астында шытырдап йомычкага әйләнәләр. Ко­ралларын ташлап, кул күтәрергә өлгергән немец сол­датлары пленга алыналар. Каршылык күрсәтергә ма­ташканнары шунда ук юк ителәләр.

Совет халкының чиксез көч-куәтен күрсәтеп, аның азатлык һәм бәйсезлек байрагын күтәреп, иң алдан ба­ручы данлыклы танкистлар арасында мин татар халкы улларында күрәм. Менә II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары, ике медаль белән бүләклән­гән гвардия капитаны П. Байчурин. Ул үзенең «Летуч- ка»сында оча. Берәр танк зарарлана калса, ул аны хә­зер үк төзәтә.

— Мин карап җибәргән танклар Берлинга барып ке­рәчәкләр, кирәк икән, бөтен Германияне айкап чыгачак­лар, — ди Байчурин.

Менә ике Кызыл йолдыз ордены һәм берничә ме­даль кавалеры гвардия старшинасы Ф. Җиһаншин. Ул — радист.

— Берлинга керүебез турында беренче хәбәрне мин тапшырачакмын, — ди ул.

Менә батыр танкист—гвардия өлкән лейтенанты Б. Хисамов. Командирлар аның турында:

— Кыю, хәйләкәр егет, — диләр.

Мусатовлар, Сухаревлар һәм Хисамовлар белән бер­гә мәшһүр җырчы Җамбулның оныгы — атаклы танкист Кубис Җумабеков та Берлинга бара. Аның экипажын­да 4 милләт вәкиле бар. Бу — очраклы хәл түгел. Ерт­


кыч гитлерчылар оясын туздырырга СССР халыклары­ның мәңге какшамас дуслыгы бара!

Озак көткән, зарыгып көткән вакыт килеп җитте. Моннан ике ел элек без Идел янында идек. Ләкин ул чакта да без «Берлин» сүзен кабатлый идек, хәрабәләр­гә карап авыз эченнән «Берлинга» сүзен әйтә идек.

Идел еракта калды инде. Висла, Варта сулары да кичелде. Без Одер елгасына килеп җиттек.

Мәскәү, Ленинград шәһәрләрен тупка тоткан немец­ларны хәтерләп, Берлинга килеп җиттек без. Ул хәрабә­ләрне истә тотып:

— Тетрә, Берлин! — дибез.

 

— Үлем фашистларга! Үлем иблис токымы гитлерчы­ларга!

Библиотека № 41
Кировского р-на
г. У сһы


ЭЧТӘЛЕК

Кайнар кеннәр җырчысы. Г. Минский

ШИГЫРЬЛӘР

Җырлыйм чынын.................................................................................

Кояш гыйшкы .....................................................................................

Көз ..................................... ■...............................................................

Биш минутка дөнья туктады ..............................................................

*** Комсомолны язам, туктамам .....................................................

Пулеметчылар .....................................................................................

Көн — кадак ........................................................................................

Аттылар................................................................................................

Морҗачы .............................................................................................

*** Кеше! Бугаз кылың нәзек.............................................................

*** Кызыл күлмәк киеп йөрим .........................................................

*** Яратам мин, яратам .....................................................................

Илләр язы.............................................................................................

Карт пычкычы ......................................... •..........................................

Кызыл мәйданда . . . . •............................................................. ..... . .

Өч игезәк турында хикәя....................................................................

Белмиләр .............................................................................................

Озату җыры .........................................................................................

Халык бара ..........................................................................................

Партизанка...........................................................................................

Батыр каберендә...................................................................................

Яна ел бүләге .......................................................................................

Яна частушкалар..................................................................................

Иртәнге уйлар .....................................................................................

Туган ил ...............................................................................................

Талантлар Ватаны (поэма) ..................................................................

ХИКӘЯЛӘР, НӘСЕРЛӘР

Кайнар көннәр .........................................................................................  42

Солтанның бер көне ................................................................................  44

Вөҗдан газабы ........................................................................................  82

Нишләргә ................................................................................................   96

Илһам....................................................................................................... 109


Рәссам....................................................................................................... 117

Яшен ........................................................................................................ 122

Сагыну..................................................................................................... 127

Тапшырылмаган хатлар
............................................................... 129

ПУБЛИЦИСТИКА

Рус әдәбиятының Г. Тукайга тәэсире............................................. ..... 189

Хәйдәр Фәйзи .......................................................................................... 195

Академия театрында «Галиябану» .....................................................  197

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы.............................................. 199

Болай ярамый.......................................................................................... 201

Яза белеп языгыз!.................................................................................... 204

Татар сәхнәсендә опера.......................................................................... 206

Минем фаҗигам ....................................................................................  210

Журналист хатлары ............................................................................... 213

Хикәя өстендә эшләү .............................................................................. 215

«Давид Сасунлы»................................................................................ 219

Һади Такташ .........................................................................................   227

Рус халкының бөек улы ......................................................................   230

Беренче очрашу . ...................................................................................  233

Совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре.......................... 236

һәрвакыт истә ......................................................................................... 250

«Алтынчәч» премьерасында     . . .............................................. 252

Әдәбият эше — дәүләт эше.................................................................... 254

Ул сугышта үсте .................................................................................     258

Күпләрдән берәү ....................................................................................  261

Алар өчәү иде.......................................................................................... 264

Мәрфуга апа ..................................... ...» ............ . 266

Берлин юлында очрашу .....................................................................     268

Тетрә, Берлин ........               .......... .... 270


Адель Кутуй

ИЗБРАННЫЕ ПРОИЗВЕДЕНИЯ

(на татарском языке)

Редакторы С. 3. Сибгатуллина
Художнигы М. В. Виноградова
Художество редакторы Б. М. Альменов
Техник редакторы 3. А. Ибраһимова
Корректоры А. Ш. Зарипова

Производствога бирелде 12/XI-64 ел.
Басарга кул куелды 4/IH-65 ел. ПФ 10055.
Кәгазь форматы 84у108'/32. Учетн.-изд.
табагы 14,12-1-рәс. 0,13. Басма табагы
8,63(14,49)4-рәс. 0,06(0,11). Тираж 20000 экз.
Заказ С-1691. Бәясе тышлыгыннан башка
57 тиен, тышлыгы 10 тиен.

ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең Камил Якуб исемен­дәге матбугат комбинатында басылды. Казан, Бауман урамы, йорт 19, 1965 ел.


[1] Гаммә—масса мәгънәсендә. Ред

[†] Кайбер кыскартулар белән бирела.

[3] Э с л ү б е — стиле.

[4] Әсас — нигез.

[5] Мәүзугъларны — темаларны.

[6] Кярханәңә — лабораторияңә (фабрика) мәгънәсендә.

[7] Назари — теоретик.

[8] «Минем фаҗигам», «Журналист хаты» мәкаләләрен, «Алар өчәү иде» исемле очеркны редакциягә Р. Нуруллина тапшырды.

[9] «Иртәнге уйлар» шигырен укый.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.