|
|||
МӘРФУГА АПА 1 страницаП Реалистик стильдә язылган һәм драматик вакыйгаларга гаять бай булган бу бөек әсәр беренче җырлары белән үк укучыны үзенең эченә алып китә. Гарәп хәлифәлеге тарафыннан таланган Әрмән- станга ясак җыючылар киләләр. Урам буйлап йөргәндә, алар кояшка гына тиң булган бер матур кызны күрәләр. Бу кыз әрмән патшасының кызы гүзәл Совинар була. Ясак җыючылар кешене һуштан яздырырлык күркәм кыз турында хәлифәгә кайтып сөйлиләр. Гарәп хәлифәсе, Совинарны үзенә хатынлыкка таләп итеп, әрмән патшасына кискен хәбәр җибәрә, юкса, илерезңе кыраМ, себерәм, халкыгызны үтерәМ, бетерәм, Шәһәр* ләрегезне көлгә китерәм, ди. Кан коелудан, халык кырылудан курыккан Сови- нар хәлифәгә чыга. Ләкин ул шарт куя: хәлифә аңа сарай салдырырга тиеш һәм бер ел шул сарайга аяк басмаска тиеш. Туган-үскән җирләр белән саубуллашу өчен Сови- нар йөрергә китә. Сөт чишмәсе янына бара, диңгез буйларында йөри. Эчәсе килә, һәм шул ук минутта аның алдыннан татлы су ага башлый. Гүзәл кыз ике уч су эчә һәм балага уза. Тугыз айда тугыз көн һәм тугыз сәгать үткәч, Совинар ике игезәк таба. Тулы уч итеп эчкән судан Санасар, ярты уч итеп эчкән судан Багдасар туа. Хәлифә үзенең палачларына Совинарның башын кисеп ташларга әмер бирә. Ләкин гүзәл кыз бик акыллы һәм бик зирәк була. Ул, сезнең илдә хаклык юк икән, минем башым киселгәч, балаларыма кем күкрәк сөте бирер, дип палачларны кайтарып җибәрә, төрлечә хәйлә корып җәза көнен суза. Багдасар белән Санасар ел үсәсен көн үсәләр. Әнкәсе аларны укырга-язарга өйрәтә. Алар шундый батырлар булып үсәләр ки, уен арасында бүтән балаларга суга калсалар, әкрен сугудан да тегеләрнең куллары өзелә, башлары җимерелә. Вәзирләрнең балалары да шулай яньчелә башлагач, хәлифә Совинарның да, Санасар белән Багдасарның да башларын кисәргә палачлар җибәрә. Батыр Санасар үтерергә килгән палачларның, яңакларына сугып, башларын бәреп төшерә. Ачуланган хәлифә яшь батырларга каршы гаскәр җибәрә. Диңгез суыннан яралган батырлар бу гаскәрләрне дә кырып бетерәләр. Ныгып җиткән Санасар белән Багдасар, гарәп хәлифәлеген ташлап, ерак тауларга китәләр һәм анда ярлыларга йортлар салалар, тау кадәр ташлар ташып, сарай торгызалар. Сарайга Сасун (Ярсу) дип исем бирелә. Санасар, диңгез төбенә төшеп, кешеләрчә сөйләшә белә торган Җәләли исемле ат һәм Яшен кылыч таба. Батыр егетләр, гарәп хәлифәсен үтереп, әнкәләрен коткаралар. Шуннан соң эпоста Санасарның сихерле ил кызы Дехсун-Самга, Багдасарның Дехсун-Сам сеңелесенә өй* ләнүләре һәм халыкны бик күп төрле бәлаләрдән кот* Карулары турында җырлана. Сасун егетләренең батырлыклары турында илдән илгә дан китә. Анда ясак юк, анда тормыш яхшы, дип Сасун шәһәренә төрле җирләрдән халык агыла башлый. Санасарның Вирго, Ован һәм Мһер исемле өч улы була. Ләкин Вирго да, Ован да батыр булып тумыйлар. Ованның бөтен батырлыгы күк күкрәгән тавыш чыгарып бик каты кычкыра алудан тора. Кычкырыр алдыннан ул, корсагы ярылмасын өчен, тәненә әллә ничәшәр кат тиреләр бәйли торган була. Бары тик Мһер генә батыр булып туа. Эпосның беренче өлеше Санасарның үлүе белән бетә. Санасарның үлүен ишеткән дошманнар Әрманстанга каршы яңадан сугыш башлыйлар. Гарәп хәлифәсе Мәлик әрмән халкына зур ясак сала, аның терлек-туарларын ала, алтын-көмешен ташыта, хатын-кызларын әсир итә. Мһер дә, Санасар шикелле үк, ел үсәсен көн үсә, укырга-язарга өйрәнә. Ауга йөри. Шәһәрләрен ачка калдырган арсланны үтерә. Үсеп җиткәч, әнкәсе аңа Санасардан калган сугыш киемнәрен һәм Җәләлине бирә. Коралланган Мһер, диңгез дулкыннарыннан яралган атка атланып, юлбасарларга каршы сугышка китә. Аларны. үтереп, халыкка азатлык китерә. Җиде ел буе әсирлектә яткан гүзәл кыз Армаганны коткара һәм аңа өйләнә. Чит ил җирләрен басып алучы Мсра-Мәлик Мһергә каршы көрәшкә чыга, ләкин өч көн, өч төн барган каты сугыштан соң, Сасун батырын җиңә алмаганын белгәч, килешү ясый. Мһер Сасун өлкәсен ныгыта. Мсра-Мәлик үлгәч, аның яшь һәм матур хатыны Исмил Мһернең Мисырга килеп китүен сорый. Исмилнең хәйләсен сизгән Армаган Мһерне бармаска өнди, аның янына барсаң, син 40 ел минем ятагыма кермәссең дип ант итә. Усал Исмил Мһерне эчемлекләр белән сыйлап исертә, аңа җиде ел буе айнырга бирми һәм аңардан балага уза. Балага Кече Мәлик дип исем кушыла. Мһер, Исмилнең балага тукыган: «Син безнең Мисырыбызны ныгыт, син Сасунны бетер»,—дигән сүзләрен ишетүгә, кинәт айный һәм, шушындый эшкә баруына, дошман хәйләсен башта аңламауга борчылып Сасунга кайта. 40 ел ялгыз яшәргә ант иткән Армаган Мһергә ишек ачмый, һәртөрле түбәнлеккә барырга хәзер торган дин башлыклары ярдәмгә киләләр. Нәрсә кайгырырга! Шәригать безнең үз кулыбызда ич, 40 елны без—40 айга, 40 айны—40 атнага, 40 атнаны—40 көнгә, 40 көнне— 40 сәгатькә, 40 сәгатьне—40 минутка исәплибез дә вәссәлам! диләр. Армаган балага узып, дөньяга Давид исемле батыр китерә. Ләкин озакламый Мһер дә, Армаган да үләләр. Сасунны кайгы баса. Бичара Давид ятим кала. Эпосның иң зур өченче өлеше Давидка багышлана. Ятим калган Давидны күкрәк сөте белән ашатыр өчен Мисырга Исмил янына җибәрәләр. Ләкин Давид өч көн үткәч тә Исмил күкрәген ташлый. Ул Сасун халкы җибәреп торган икмәк, бал, май ашап искиткеч батыр булып үсә. Аның батырлыгына кызыккан Кече Мәлик Давидны үтерергә теләп, төрле хәйләләр кора. Ләкин әрмән халкының яңа батыры бу хәйләләрнең берсенә дә бирелми. Хезмәт яраткан Давид үз иленә кайтып көтү көтә. Ярлы халык белән аралаша. Зур көчкә ия булган Давид Әрмәнстанны талаган, аны бөлгенлеккә төшергән юлбасарларны үтерә, таланган малларны халыкка өләшеп яхшы тормыш тәэмин итә. Ясак җыярга килгән гарәп гаскәрләрен җиңә. Ачуына чыдаша алмагал Кече Мәлик хисапсыз күп гаскәр белән әрмән җиренә килә. Ләкин ул үз иленең ирке һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән Давидка каршы тора алмый — җиңелә. Давид аны кара-каршы көрәштә юкка чыгара. Исән калган гарәп гаскәрләрен гуманист Давид: «Барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз! Мин сезгә ирек бирәм»,— дип кайтарып җибәрә. Сугыш күренешләрен оста тасвирлаганнан соң эпос Давидның гүзәл Хандутка өйләнүе һәм фаҗигале рәвештә һәлак булуы турында сөйли. Давид үлгәч, аның якын иптәше Хандут та манарадан ташланып үлә. Аларның Кече Мһер исемле уллары кала. Эпосның соңгы дүртенче өлеше Кече Мһер турында сөйли. Мһер, Давидның шанлы эшен дәвам итеп, бик күп патшаларны җиңә, попларның пычрак эшләрен фаш итә. Дөнья гизгән, күп урыннарда булган Мһер, җирнең зәгыйфьләнә, кешеләрнең ваклана баруын күреп, авыр уйларга чума. Җир шулхәтле көчсезләнә ки, ул инде Җәләлигә атланган Мһерне үз өстендә бөтенләй тота алмый — уела. Батыр Мһер җирдә усаллык бетмәс борын, җир яңармас борын чыкмаска сүз биреп, текә тау эченә кереп югала. III Унике мең юл шигырьдән торган бу бөек әсәр — әр* мән халкының тарихы, аның әдәби көзгесе. Татар шагыйре Г. Тукайның «Халык — шагыйрь ул, әдип ул» дигән сүзләрен искә алып әйтсәк, «Давид Сасунлы» эпосында .әрмән халкы үзенең өч йөз еллык (VII—X Гасырлар) тарихын җырлый, дошманга каршы өзлексез көрәшеп килүен чагылдыра. Ләкин халык — шагыйрь Генә түгел, ул философ та. Эпосны ул Мһернең үлүе белән бетерми. Мһер җир яңарганчы гына югалып тора. Халык үзенең киләчәген күрә, бәхетле тормыш тууына ышана. Бөек Октябрь социалистик революциясе җир йөзенең алтыдан бер өлешендә җирне яңартты. Халыкның аһ-зарын бетереп, шатлыклы тормыш тәэмин итте. Совет Конституциясе кояшының җылы нурлары ватаныбызны яктыртты. Мһер көткән якты көннәр килде. Эпосның беренче чиратта әйтелергә тиешле тирән фәлсәфи ягы әнә шунда — якты көннәрнең тууына, җирнең һңаруына ышануда. Әсәр баштан алып ахырына чаклы интернационализм белән сугарылган. Сасунлы батырлары халыкка каршы түгел, ә гарәп хәлифәләренә, патшаларга һәм символик нигездә алынган арсланга, юлбасарларга каршы көрәшәләр. Шунысы характерлы, алар һичбер вакытта да чит ил җирләрен басып алмыйлар, сугышка чыкмаган халыкка тимиләр, киресенчә, андыйларга алар ярдәм генә итәләр, һәм шундый яхшы сыйфатлары өчен Сасун батырларына әрмән халкы гына түгел, бүтән ил халыклары да рәхмәтләр әйтәләр. Моңа мисал итеп тагын грузин батырының Давидка ярдәм күрсәтүен алырга була. Яки гарәп карты. Давид янына ул үз баласы янына килгән кебек килә һәм болай ди: Безне бит көчләп, балам. Шул Мәлик 1куып китерде Яу итеп сезгә табан... Дошманың синең — Мәлик ич! Без сиңа дошман түгел! Бар аның белән сугыш син. Гарәп карты Давидка Мәликнең чатырын күрсәтә. Димәк, булыша. Ә Мәликне үтергәч, Давид гарәпләрнең җирләрен дә алмый, ясак та салмый, гаскәрләренә дә тими. Киресенчә, барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз, мин сезгә ирек бирәм, дип кайтарып җибәрә. Эпосның беренче чиратта әйтелергә тиешле мөһим ягы әнә шунда — интернационализм рухта җырланган бөек гуманистик әсәр булуында. Хезмәт әсәрдә гаять зур урынны тота. Туган-үскән җирләре белән саубуллашырга чыккан гүзәл Совинар, хезмәт тавышларын ишетеп, үзенең кайгысын җиңеләйтә. Кыз күрә якты җиһанны, күрә кояшны. Хезмәт яңгырый, һаваларда кошлар сайрыйлар. Әнә—кетүчеләр, менә—җирне казучылар, Ә тегендә әнә сукачылар җырлыйлар. Батыр егетләр хезмәт итеп, халыкка эш күрсәтеп үсәләр. Олы Мһер бала чагында ук ауга йөри һәм бөтен Сасунны ит белән тәэмин итә. Җиде яшьлек Давид үзенең кардәшләреннән, зинһар мине хезмәткә урнаштырыгыз, дип инәлеп сорый. Үз эшен Давид яратып эшли. Пычракка батып үләргә җыенган көчсез хайваннарны ул җилкәсенә күтәреп ташый, кадерләп тәрбияли һәм ярлы халыкны бәладһн коткара. Сасун батырлары чын мәгънәсе белән халык уллары, ватан патриотлары булып күз алдына калкалар. Алар бөтен гомерләрен халыкның көнкүрешен яхшыртуга, азат тормыш тудыруга багышлыйлар. Дан, шөһрәт өчен яшәмиләр алар. Санасар да, Давид та, Мһерләр дә яшьтән үк ярлы халыкның булышчылары булалар. Санасар, ярлыларның өйләре булырга тиеш дип, ярлыларга өйләр сала. Давид көтүчеләрне яклый, юлбасарлар тарафыннан таланган хисапсыз күп малны ул халыкка өләшә, ә үзенә ул бер ат кына ала. Мһер, халык әллә кайдан уратып йөрмәсен һәм суга батмасын дип, күперләр сала. Сасун батырлары, тормышларын аямыйча сугыш уты эченә кереп, халык бәхете өчен көрәшәләр. Эпосның әйтелергә тиешле тагын бер мөһим ягы әнә шунда — хезмәтне раслауда, халыкны сөюдә, патриотизм хисләрен тудыруда. Художество мастерлыгы белән җырланган «Давид Сасунлы» әсәрендә сугыш күренешләре җылы лирика белән, мәхәббәт күренешләре белән аралаш биреләләр. Эпоста укып туйгысыз мәхәббәт вакыйгалары бар. Шунысы характерлы, әсәрдә хатын-кызлар ирләр белән бер хокукка куелалар. Совинар, Дехсун-Сам, Армаган һәм Хандут онытылмаслык матур образлар итеп биреләләр. Сасун батырлары белән бергә алар да халык бәхете өчен яналар, дошманга каршы көрәштә -батырларның сугышчан иптәшләре булып гәүдәләнәләр. Халыкны изелүдән, авыр фаҗигалардан коткарырга теләп, Совинар үзенең тормышын корбан итә. Дехсун-Сам Давидны сугышка озата, җиңеп кайтырга теләк тели һәм кеше телен аңлаган атка болай ди: ........................................................... Җәләли! Атасыз минем Давид — ата бул аңа! Анасыз минем Давид — ана бул аңа! Абыйсыз минем Давид — абый бул аңа! Эпосның әйтелергә тиешле янә бер мөһим ягы әнә шунда — хатын-кыз хокукы өчен көрәшне күрсәтүдә. «Дав'йд Сасунлы» әсәре юмор-сатира элементларына гаять бай әсәр. Җылы юмор белән бирелгән куркак Виргә, бушбугаз Ован образлары бик нык истә калалар. Козбадин, Кече Мәлик һәм Игумен образлары әче сатира буяулары белән биреләләр. Үзе белән иң көчле мең пәһлеванны алып, гарәп гаскәрләренең башлыгы Козбадин Давидка каршы сугышка китә. Давидны юкка чыгарырга бара, янәсе. Юлда хатын-кызлар очрыйлар. Кая барасыз дип сорауга, Козбадин: «Давидны бетерергә, Сасунны җимерергә»,— дип мактанып куя. Давид гарәп гаскәрләрен тар-мар итеп ташлый, ә Козбадинның тешләрен сындырып маңгаена утырта һәм атка атландырып бәйли дә: «Бар, хәлифәңә бүләк ит»,— дип җибәрә. Янадан хатын-кызлар очрыйлар. Алар: Бүре булып киткән идең сугышка, Куркак көчек булып кайттың сугыштан... — дип мыскыл итеп каршы алалар. Чынлап та, мин тегеләй итәм, мин болай итәм, дип мактанган кешенең пычракка батып сәләмә хәлдә кайтуы бик көлке. Бу күренеш Хасан күле янында көлкегә калган япон самурайларын хәтерләтә. Яки менә шундый күренеш: гарәп хәлифәсе Сана- сарны үтерергә җыена. Ул да шулай ук, Козбадин шикелле, мин дә мин дип бик мактанырга ярата торган була. Ләкин Санасар аның арткы битенә шундый тибеп җибәрә ки, хәлифә йөзгә бөтәрләнеп әйләнеп китә, аякка баса, тагын бөтәрләнә һәм егыла. Мәликнең Давидтан куркып базга төшүе, кырык кат тиреләр һәм тегермән ташлары белән каплануы да әче сатира булып яңгырый. Ләкин барыбер Давидның Яшен кылычы дошманны таба. Халык кебек үк, Сасун батырлары да сугыш теләмиләр. Ләкин сугышка чыкканга сабакның менә дигәнен укыталар. Давид дошманга мондый кисәтү ясый: — Моннан соң сугышмагыз... Сугыша калсагыз, белегез, нинди генә базларга качмагыз, нинди генә ташлар, тиреләр белән капланмагыз, барыбер безнең кылыч сезне табар һәм тиешле җәзаны бирер,— ди Давид. Бу сүзләр бүген дә бик урынлылар. «Давид Сасунлы» — халык иҗат иткән җәүһәрләрнең берсе. Андагы батырлар бүген дә 170 миллионлы совет халкының намуслы, кыю, батыр уллары булып яшиләр. 1939 ҺАДИ ТАКТАШ Кабат-кабат укыла торган, укыган саен яңа булып тоелган язучылар бар. Шагыйрь Һади Такташ әнә шушындый язучылар сафына керә. Мин Такташның байтак әсәрләрен үз авызыннан ишеткәнем бар. Аларны ул искиткеч матур итеп укый иде. Аның хискә бирелеп укуы хәтердә нык саклана. Мин аның ялкынлы шигырьләрен көн саен диярлек Гадел Кутуйның Һади Такташ белән төшкән рәсеме. укыйм. Үземә генә түгел, балаларым, танышларым өчен дә укыйм. Һади Такташ бөек шагыйрьләргә генә хас булган җылылык белән гаять матур итеп, гади итеп яза иде. Аның ялкынлы сүзләре, ягымлы гармониясе шагыйрьнең саф йөрәгеннән туганнар һәм укучылар йөрәгенә барып җитәрлек итеп төзелгәннәр. Мин аның язып утырганын күргәнем бар. Мин килеп кергәндә, ул гаҗәп бер фаҗигалы кыяфәттә, зур борчылу, авыр югалту алдында торган кеше шикелле, язып утыра иде. Кашлары җыерылган, болай да җыерчыклы йөзен тирән җыерчыклар баскан. Язу өстәле һәм өстәл тирәсе язылып ташланган кәгазь кисәкләре белән тулган. — Менә ничек язасың!—диюгә, ул: — Мин дүрт юллык шигырь язу өчен, күбесенчә, егерме дүрт юл язам. Шул егерме дүрт юлдан иң яхшы дип табылган дүрт юлны сайлыйм, — диде. — Төсең киткән, Һади, арыгансың, ял итәр идең,— дигәч, ул: — Шигырьгә мин үземдә булган бөтен җылылыгымны, барлык татлы хисләремне, матур фикерләремне, тирән уйларымны бирергә тырышам. Бу эш чиксез шатлыклы да, авыр да,-»-диде. Мин сыйныфның бөек көрәшенә Артык айнык кимеш карадым, һәрбер юлым, һәрбер хисем өчен Мин үземне мәсьүл санадым! — ди Такташ. Ул нык зиһенле шагыйрь иде. Ул үзенең бөтен иҗатын күңелдән белә иде. Бу мәсьәләдә без, берничә иптәш, аңа «имтихан» да ясап караганыбыз бар. Күп санда булган шигырьләре арасыннан берсен сайлап алып, шуның бер генә юлын әйтеп карый идек... Ә Такташ шуны һич тотлыкмыйча дәвам итә иде. Такташ үзенең шигырьләрен басарга биргәнче дусларына, танышларына укырга ярата иде. Җылылык белән әйтелгән тәнкыйтьтән соң шигырен төзәтә иде. Шуңар бәйләп, сөекле шагыйребезнең киң масса белән, халык белән тирән мөнәсәбәттә булуын да әйтергә кирәк. Урамда, бакчада, театрда, клубларда, мәктәпләрдә, җыелышларда аны һәрвакыт яңа кешеләр, яна танышлар белән күреп була иде. Бу танышларны Такташ зурлар арасында гына түгел, балалар арасында да таба иде. Бервакыт ул башлангыч мәктәпкә барып чыккан. Шуны ул зур бәйрәм итеп: — Иң саф, иң якын дусларым арасында булдым,— дип бик озак сөйләп йөрде. Шуннан соң аның «Нәни шаярулары», «Кыр казлары», балалар өчен язылган төрле-төрле шигырьләре туа башлады. Бөек Такташның арабыздан югалуына быел 8 нче декабрьдә 8 ел тулды. Бик авыр, тирән, кайгылы югалту. Ләкин безне бернәрсә тынычландыра: Такташ шикелле бөек талантлы шагыйрьләр үлмиләр. Аларнын әсәрләре тере. Такташның искиткеч матур шигырьләре безнең йөрәгебездә яшиләр. Аның ялкынлы сүзләрен без радиодан да ишетәбез, сәхнәдән дә тыңлыйбыз, өстәлебез өстендәге китаптан да укыйбыз. Пионер, алга! Зур көрәш алда, Комсомолларга Салют бирәбез, Алмашка киләбез!..— дип тере Такташ пионерлар белән бәхетле тормыш строенда яши. 1939 РУС ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК УЛЫ Быел, 29 нчы октябрьдә, атаклы рус язучысы, бөек революционер Николай Гаврилович Чернышевскийның үлүенә 50 ел тулды. Чернышевский үзенең бөтен гомерен халык бәхете өчен царизмга каршы көрәш юлында үткәрде. Крестьяннарны социалистик революция ясарга чакырды. Аның тарафыннан ялкынлы прокламацияләр, гүзәл гыйльми хезмәтләр, үткен уклы әдәби мәкаләләр, яшьләргә юл күрсәткән «Нәрсә эшләргә» дигән роман язылды. Чернышевскийның тормыш юлы — халык эше өчен үзен аямаучы чын көрәшче юлы. Ул 1828 нче елның 24 нче июлендә Саратов шәһәрендә туа. Әтисе зирәк балага яхшы тәрбия бирергә тырыша. Чернышевский крепостной балалар белән бергә уйный, бергә вакыт уздыра. Ләкин аның якын дуслары — китаплары була. Яшьтән үк ул дүрт тел өйрәнә. Берничә ел Саратов гимназиясендә укыганнан соң, Чернышевский университетка укырга керү өчен Петербургка китә. Сөекле әнисе аны үзе озата бара. Тимер юл булмаганлыктан, алар атта бер ай баралар. Университетка кергән елларны Чернышевский үзенең «көндәлек дәфтәр»енә... азатлык, тигезлек һәм туганлык өчен... мин үземнең гомеремне дә кызганмам»,— дип яза һәм шул изге теләкне тормышка ашырыр өчен ант итә. Университетны тәмам итүгә, ул Саратов гимназиясенә укытучы булып билгеләнә. Монда ул үз тирәсенә иң алдынгы яшьләрне оештыра һәм царизмга каршы, крепостной правога каршы алар арасында пропаганда алып бара. 1853 нче елда Чернышевский өйләнә һәм Петербургка күчә. Өйләнер алдыннан сөекле иптәшенә ул: — Бел, Ольга, мине кулга алулары мөмкин. Төрмәдән чыкмавым мөмкин минем, — ди. Бу сүзләр укытучы булган елларында ук Чернышёв- скийның революцион эшкә нык бирелгәнен һәм шул эш өчен кулга алыначагын яхшы төшенгән булуын күрсәтәләр. Петербургта ул, бераз вакыт әдәбият укытучысы булып хезмәт иткәннән соң, язучылык эшенә бирелә, гыйльми әсәрләр өстендә эшләвен дәвам иттерә. Некрасов һәм Добролюбов белән бергә ул «Современник» журналын царизмга каршы көрәш органына әйләндерә. Некрасовның җырлары, Чернышевскийның мәкаләләре халыкның күзен ачалар, яшьләрне революциягә чакыралар. 1861 нче елда «реформа» игълан ителә. Ләкин патша тарафыннан ясалган бу «реформа» крестьяннарны бер коллыктан икенче коллыкка ташлый—халык богауланган килеш кала. Чернышевский әнә шуны аңлатырга керешә. Чын азатлык мондый булмый, «чын азатлык — халык узе хуҗа булган вакытта гына була ул», — дип, Чернышевский революциянең кирәклеге турында сөйли. Шул турыда ул крестьяннарга мөрәҗәгатьләр яза. Патша «реформа»сына крестьяннар бунтлар ясап җавап бирәләр. Бөтен Россия буена восстаниеләр дулкыны җәелә. 1862 нче елда «Современник» журналы туктатыла, ә аның илһамчысы — революционер Чернышевский кулга алына. 678 көн төрмәдә ята, дүрт ай ярым буена аны бер генә тапкыр да допроска чакырмыйлар. Шул вакыт эчендә жандармерия Чернышевский өстеннән ялган документлар хәзерли. Ялкынлы революционер төрмәдә дә тик ятмый. Аның кыю тавышы, үткен сүзе төрмә ишекләрен җимереп чыга. Төрмәдә ул үзенең «Нәрсә эшләргә» исемле зур романын яза.
|
|||
|