Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РУС ӘДӘБИЯТЫНЫҢ Г. ТУКАЙГА ТӘЭСИРЕ 3 страница



Ике-өч минут дәшми барган Солтан, Розаның кәе­фен күтәрергә теләп, матур сүзләр эзләде. Ул Розаның борчылуын сизеп, сулышын тыңлап барды. Бу җавап­лы кичне дустының тыныч булуын теләде ул. Ләкин, га­дәттә була торганча, фикерләр бер гөлдән икенче

С-1691 —5


гөлгә сикерделәр. Розаның булачак диплом проекты ту­рында уйлый-уйлый, Солтан Советлар иленең никадәр алга киткәнен хис итте. Элек урта мәктәп күрмәгән, сөйгән егетләренә сәлам хаты да яза алмаган авыл кызлары бүген инженерлар! Нинди генә инженерлар әле! Яна дөньяны тагы да матуррак, тагы да ямьлерәк итәр өчен проектлар күтәреп киләләр.

Матур сүзләр эзләвен оныткан Солтан:

— Яхшы хәтерлә, — диде Розага, — докладыңны тартынып сөйләмә. Таныш мәсьәләң буенча җаваплар­ны кыю бир. Сүзләрең ачык, фикерең тирән булсын.

Бу сүзләрдән соң Роза тагы да якынрак итеп Сол­танга сырышты. Ул үзендә Солтаннан күчкән җылы­лыкны һәм шул җылылыкка каршы йөрәктә туган та­гын бер серле җылылыкны татыды. Сулыш алуы арт­ты, адымнары җиңеләйде.

— Әгәр дә җавап бирә алмасам, анда ничек? — ди­де Роза, елмая төшеп.

Аның чәч бөртекләре Солтанның колак яфракларын кытыкладылар, йөзгә ләззәтле хуш ис бәрде. Кочасы, үбәсе килү тойгысы туды. Ләкин бу рәхәт омтылыштан һәр икесе үзләрен тотып калдылар.

Ягымлы хәрәкәткә шундый ук ягымлылык белән җа­вап "бирергә теләп, иреннәрен Розаның сокландыргыч бит алмаларына тигезер-тигезмәс, Солтан дәвам итте:

— Башта уйла, исәплә, — диде, — инде җавап бирә алмыйсың икән, мәгънәсез сүзләр ярдәме белән ерып чыгарга тырышма. «Бу сорауны хәзергә мин аңлап җитмим яки аз аңлыйм, шуңа күрә җавап бирмәвем дөресрәк булыр», — дип туп-туры әйт.

— Бер сүз әйтсәм, ачуланмассыңмы?—диде Роза назлы, ләкин борчылган тавыш белән.

— Нишләп ачуланыйм? Урынлы сүз булса, әйт тә бир...

Бу сүзләр Солтан тарафыннан бик тыныч әйтелсәләр дә, үзе ул тирән уйга чумды.— Нәрсә турында икән?

— Я, мин тыңлыйм, — диде ул.

— Ләкин начарга алма... Мин... мин... синең кайтып китүеңне теләр идем.

— Ни өчен?

— Бу юләрлектер бәлки, теләсәң ничек аңла. Мин синнән оялам. Трибунага чыгып сөйли башлау белән сине күрсәм, саташырмын, фикерләремне чуалтырмын төсле.

— Бу сүзләрең белән син үзең минем фикерләремне чуалттың. Гомергә бер килә торган шатлыгыңны уртак­лашудан аерасың.

— Юк, Солтанчик, аермыйм. Диплом защитасы бет­кәч тә, мин сиңа, синең бүлмәгә йөгерермен. Ә хәзер... үтенәм, кайт. Син юкта, мин үземне тынычрак тотармын.

Солтан белән Розаның таныш булуларына ике ел­лап вакыт үтсә дә, бер-берсен алар тәмам аңлап, өй­рәнеп җиттек инде дип уйласалар да, менә хәзерге ши­келле көтелмәгән яклар ике арада, сирәк булса да, чыга торды. Вакыт-вакыт бу аңлашылмаулар үпкәләшү белән башлана, мәхәббәтнең әйтеп бирә алмаслык иң нечкә назланулары белән бетә иде. Шулай да дөресен әйтергә кирәк: күбрәк Роза үпкәли иде, ә Солтан, үпкәләсә дә, сиздермәскә тырыша иде.

Розаның кайт дип куюына каршы Солтан мең төрле дәлилләр китереп карады. Ләкин ул Розаның җаваплы эшкә, биш ел буенча институтта алган белеменең соңгы нәтиҗәсен гыйльми бәхәс нигезендә дауларга барганын истә тотып, йомшак булырга тырышты. «Кайт, имеш, нинди юләр теләк, урынсыз каприз!» — дип уйласа да, каты сүз әйтмәде. Тик институтка җитәр алдыннан гына, үпкәләгәнсыман:

— Ярар алайса, бар... Мин сине кө-тәр-мен...—диде.

— Кара аны, ачуланма! —диде дә Роза, һич көтмә­гән җирдән, Солтанны үбеп алды һәм, башы әйләнде булса кирәк, узган-барганнарга бәрелә-сугыла, йөгерә- йөгерә институтка кереп китте.

Бу хәлгә Солтан елмайды да, гаҗәпләнде дә.

— Бәхет... бәхет телим үзеңә! — диде ул Роза кит­кән якка.

IX

— Ә, Солтан Харисович... исәнмесез! Нишләп болай тирән уйга чумып урам чатында басып торасыз? Ми­ровая проблеманың койрыгыннан тоттыгызмы әллә?— дип берәү Солтанга кул сузды.

Бу — шәһәр советының мәгариф секциясендә Сол­тан белән бергә эшләгән профессор Евгений Алексеевич Долгов иде.

Эшлекле тәкъдимнәре белән секциядә үзен яхшы белгеч методист-педагог итеп таныта алган профессор Долговка Солтан тиз ияләште. Аның җылы юморы, иң җитди әйберләрне дә гап-гади сүзләр белән җиңел аң­латуы, тыныч табигате Солтанга нык тәэсир иттеләр.

— Ә, бик шатмын!—диде Солтан, аның кулын кысып.

— Нәрсәгә бик шатсыз?

Бу сүзләрне Евгений Алексеевич елмаеп, күзлек ас­тыннан күренгән хәйләле соргылт күзләрен уйнатып әйтте- һәм, аптырашта калган Солтанны култыклап, институтка таба алып та китте.

— Әйе, нәрсәгә бик шатсыз?

— Нәрсәгә булсын, сезнең белән очрашуга, әлбәт­тә,— диде Солтан. Ә үзе: «Розаның үбеп китүен күр­мәгән булса ярар иде»,— дип уйлады.

— Алай бик шат булсагыз, мин сезне институтка алып керәм. Ярыймы?

— Мөмкин түгел, вакытым юк, Евгений Алексеевич.

— Мировая проблеманы тота алмадыгыз, ычкын­дырдыгыз; театрга барырга иртә; кинога дисәгез, ун сәгатьтәге сеанска да өлгерәсез. Димәк, кердек. Сви- даниегез юктыр бит?

— Бар иде шул.

— Институт янындамы? Мәсьәләне институт дирек­циясе алдына куярга туры килер: штрафсыз котыла алмассыз. Әйдәгез, Солтан Харисович, кердек.

— Ярамый, кушмады.

— Кем?

— Ул.

— Кара син аны, нинди «зур трагедия»: ул кушма­ды, имеш. Иртә командовать итә башлаган. Инде карт кешенең киңәшен тыңлагыз: кушмагач, бигрәк тә керергә кирәк. Беренче айларда кызлар киресен эш­ләгәнне яраталар. Сез тартынып тормагыз — мин бер­нәрсә дә күрмәдем.

Солтан уңайсызланып башын иде.

— һе, бала, — диде Евгений Алексеевич, — мәхәб­бәттән оялалармыни!.. Акыллы кыз ул. Бүген аның за- щитасы. Әйдәгез, кердек.

— Сүзендә тормады, дияр.

— Сезне мин аңа күрсәтмәм. Читтән генә карап торырсыз. Күрә калса, шатланыр гына,— дип, профес­сор Долгов Солтанны институтка кертте.


Ишектән кергәндә, Солтан алтын хәрефләр белән русча-татарча язылып стенага беркетелгән пыяладагы язуны укыды:

М. Горький исемендәге
Казан Коммуналь төзелеш
инженерлары институты.

Солтанның монда килүе беренче тапкыр гына түгел. Роза белән бергә төрле кичәләргә килгәне бар. Ул үзе монда укымаса да, бу матур бинаның байтак кабинет, аудиторияләре, бай лабораторияләре белән яхшы та­ныш иде.

Ишекне ачуга, алар төрле сыннар, гөлләр һәм рә­семнәр белән яратып бизәлгән зур, озын вестибюльгә керделәр. Ал, зәңгәр, күк, сары төстәге шакмаклы пыялалардан эшләнгән тәрәзәләрдән төшкән кичке яктылык күзләргә матурлык биреп тора.

Профессор хәрәкәтләренә буйсынып, Солтан, ыгы- зыгы килеп йөргән студентларга карый-карый, укыту­чылар элгеченә узды, пальтосын һәм эшләпәсен салды. Аннан деканат бүлмәсенә үттеләр.

Дәүләт комиссиясенең-кайбер членнары килеп җит­мәгәнгә күрә, защита башланмаган иде әле. Шунлык­тан деканатның гөлләр белән бизәлгән, зур кәнәфиләр, йомшак креслолар белән җиһазланган бүлмәсе гыйль­ми эшчеләр белән тулы иде. Профессор Долгов алар- ның бөтенесе белән дә Солтанны таныштырып чыкты. Монда Солтан Роза мактап сөйләгән берничә атаклы профессорны күрде.

Солтаннар килеп кергәндә, сүз бүген бетереп чыгу­чы студентлар турында бара иде.

— Бүген өч-дүрт сәгатьтән дә артык утырырга ту­ры килмәс,— диде профессор Полушин.

— Ник?—дип арадан берәү сорау бирде.

— Бүген биш дипломникның дүртесе — отличник­лар: алар вакытны күп алмаслар.

— Беренче булып кем чыга, белмисезме?

Бу сорауны, беренче булып кем чыкканын үзе яхшы белсә дә, профессор Долгов бирде. Моның белән ул Солтан өчен якын тоелган исемнең профессорлар те­лендә яңгыравын, яратып әйтелүен теләде.

— Беренче булып Роза Вахитова чыга, — диде укы­ту бүлеге мөдире доктор Хәкимҗанов,— ә аның артын­нан Дудуев. Икәве дә отличниклар.

Профессор Долгов сары сакалын сыпыра-сыпыра, ишетәсеңме дигәндәй, Солтанга карады. Дусты, иптәше, йөрәк сердәше турында шундый җылы характери­стика ишетүгә, Солтан куанды. Ләкин, аның үзен мактыйлар кебек хис иткәнгә, уңайсызланып кызарып утырды.

Инженерный конструкцияләр профессоры Васильев Роза Вахитованың әзер формулалар белән генә фикер итмичә, «Ник?», «Ни өчен?» сорауларына үзе җавап табарга тырышуына, мәсьәләнең нигезен, тамырын бе­лергә көч куюына тукталды.

— Вахитовада хыял һәм кыюлык бай. Аның проект­ларын күргән иптәшләр бүген гаҗәпкә калачаклар,— диде яшь, ачык чырайлы архитектор Гыйльметдинов.

Солтан сокланып архитекторның йөзенә карады: киң маңгай, зур зәңгәр күзләр, ниндидер бер романтика­лы, алга омтылышлы караш. Әле күптән түгел генә Солтан СССР Фәннәр академиясе конкурсында бу яшь архитекторның проектлары икенче урынны алган­ны ңшеткән иде.

«Элек рәсем ясаудан курыккан татар халкы бүген үзенең рәссамнарын, архитекторларын үстерә».

Солтанның бу уйлары Гыйльметдиновның ике җөмлә арасында тын алу өчен бер секундка тукталган вакытында булды.

— Минемчә, — диде Гыйльметдинов дәвам итеп,— Вахитова иптәшне институтта аспирантурага калды­рырга кирәк.

Бетереп чыгучы студентлар турында сөйләшкәннән соң, сүз ара сүз чыгып, иске мәктәпкә күчтеләр. Истә­лекләр сөйләнде. Карт профессорлардан берәү, үзенең студент чагын хәтерләп, укырга керә алмыйча озак вакыт җәфаланып йөрүен телгә алды. Лекцияләр тың­лаган өчен акча түләргә кирәклекне, җәй көне при­станьда грузчик булып эшләвен, кыш көне үзе уку белән бергә, өйдән өйгә йөреп балалар укытуын аңлатты.

— Уйлана башласаң, хәйран каласың,—диде ул сүз ахырында,— нәфис бүлмәләр, зур-зүр тораклар корып, йөзәр, йөз иллешәр, икешәр йөз сум стипендия түләп кайда, нинди илдә студентларны укыталар. СССР дан башка андый ил юк ул. Элекке елларны, революциягә хәтле, күрше бинада — промышленное училищеда укы­та идем мин... Ул елларны безгә халык улы — Киров та килеп укыды. Миңа аның, үзе яраткан укытучыларга килеп, оялчан кадерле кунак булуын күрергә туры килгәләде. Ә хәзер нәрсә? Чагыштыруы да урынсыз: Зәйнуллин дигән отличникны беләсездер, шул быел вестибюльдә үземне туктатты да, ояла-ояла гына: «Бер үтенечем бар, Павел Иванович, кире какмасагыз, әй- тәм»,— ди. «Әйтегез, әйтегез, нәрсә?» — дим. «Кире какмассызмы соң?» — ди. «Мөмкин икән — юк, как­мам»,— дим. «Тулай торакта бер бүлмәдә торучы ип­тәшләр исеменнән мин сезне иртәгә кич алтыда, үзе­безгә студентлар чәенә, кунакка чакырам,— ди һәм бераз елмаеп,— студент чәе дигәч тә, курыкмагыз, яр­лы булмас»,— ди. Күрдегезме ничек?— дип профессор сүзен бетерде һәм трубкасын алып тәмәке төя башлады.

Иске мәктәптәге тәртипкә бәйләп, профессор Долгов түбәндәге «ачкыч вакыйгасын» сөйләде.

— Безнең иң күралмаган профессорыбыз — Бого­явленский иде. Ул үзе укыта торган фәне буенча бер генә дә яңа оригиналь фикер әйтә алмый иде. Лекция­ләргә йөрү мәҗбүри булмаганга күрә, аның дәреслә­рен тыңлаудан без баш тарттык. Шуннан соң профес­сорыбызның борыны салынып төште. Революцион омтылышны кысучы кара йөрәк төрле чаралар күрә башлады. Гаризалар язып җәнҗал чыгарды. Безнең курс студентларын, деканатка чакырып, берәм-берәм үгетләргә тотындылар. Безгә анда: «Профессор Бого­явленский патша хәзрәтләренә җаны-тәне белән бирел­гән кеше, министрның якын дусты, аның дәресләренә йөрмәү—бунт ясау була ул. Университетны яптырырга яки үзегез яраткан профессорларны һәм байтак кына студентларны университеттан чыгартырга теләмәсәгез, Богоявленский дәресләренә йөрегез»,— диделәр. Кара реакция еллары иде. Эшне тирәнгә җибәрергә курык­тык. Үзара киңәшкәннән соң, без Богоявленский дәрес­ләренә чиратлашып йөрергә булдык.

Ул елларны эчке тәртип буенча аудиториядә бер генә студент утырса да, профессор лекция укырга тиеш иде. Богоявленский дәресләре дә шулай, айга якын бер кеше­гә уку белән үтте. Мин дә үземнең чиратымны уздыр­дым. Ләкин бервакытны көтелмәгән хәл килеп чыкты. Чират буенча лекция тыңларга килергә тиеш булган студент сырхаулап килми калган. Ә шул көнне дүр­тенче курс студентларыннан гаҗәп кыю берәү, иртә белән зачет хәзерләргә бүлмә эзләп йөри-йөри, Бого­явленский аудиториясенә эләккән. Швейцар Порфирий аңар ачкыч биреп, «Мә, киткәндә бикләрсең, ачкычны үземә тапшырырсың»,— дигән. Бер-ике сәгать чамасы дәрес хәзерләп утырганнан соң, әлеге студент янына Богоявленский килеп керә һәм «Милостивый господин, үткән лекциядә без фәлән җирдә туктаган идек», дип лекциясен укырга тотына. Студент аптырап кала. Нишләргә? Бүлдерергә ярамый. Ташлап чыгып китүдә уңайсыз. «Бер туктар әле», дип, студент, профессорга игътибар итмичә, үз эше белән шөгыльләнергә кере­шә. Ләкин Богоявленскийның башта кызык тоелган чәрелдәвек әче тавышы озакламый эчне пошыра баш­лый. «Бу саташканны нигә тыңлыйм соң мин?» — ди дә студент урыныннан кузгала, һәм Богоявленский арка­сында университеттан чыгарылган иптәшләре өчен нәфрәт белдерергә теләп: «Профессор әфәнде, сез озакмы тагын сөйләрсез?» — ди. «Аңламыйм, мондый урынсыз сорауның нигә кирәге бар? — ди гаҗәпләнгән Богоявленский.— Минем бик мөһим фикерләр әйтәсем бар әле». «Ә минем китәсем бар. Менә ачкыч, мөһим фикерләрегезне әйтеп бетергәч, аудиторияне бикләп чыгарсыз»,— ди дә студент демонстратив рәвештә чы­гып китә.

Евгений Алексеевич сөйләп бетерүгә, звонок шалты­рады. Халык залга таба агылды.

— Ә теге кыю студентка бернәрсә дә булмадымы?

— Студентка гына түгел, швейцарга да эләккәндер әле. Шулай түгелме? — дип «ачкыч вакыйгасы» белән кызыксынган кешеләр профессор Долговка сораулар биреп бардылар.

— Анысын икенче вакытта сөйләрмен,— дип, Евге­ний Алексеевич залга кермичә, Солтанны җитәкләп, өченче катка менеп китте. Озын коридор һәм караңгы бүлмә аша үтеп, алар ложасыман ясалган балконга керделәр.

— Менә монда тыныч булыр. Монда «ул» сезне күрмәс, — диде Долгов Солтанның колагына.

Балконның алгы рәтенә утырган студентлар урын­нарыннан торып профессорга һәм аның иптәшенә үз­ләренең урындыкларын тәкъдим иттеләр. Профессор­ның шаян телле кеше икәнен якынтын белеп алган карт чырайлы бер студент:

— Яшьлегегез искә төштеме әллә, Евгений Алексе» евич, галеркага мендегез,— диде.— Сезгә бит түбәндә иң алгы креслолар хәзерләнгән.

— Сезгә дә анда урын бар. Л1ине карт дияргә сез үзегез дә бик яшьтән түгелсез. Чәчегезне энҗе бөртек­ләре каплаган: математика җимешеме әллә? — дип профессор көлеп җавап кайтарды һәм:— Сез теләсә нәрсә уйлагыз,ә мин бүген галеркага качкан студент­лар белән элемтә тотарга булдым, — дип өстәде.

Солтанның күзләре залда иде. Беренче секундта ул зур, якты, биек залның төрле рәсемнәр, сыннар белән матур итеп бизәлүенә сокланды. Икенче секунд­та аның күзләре сәхнәдәге щитларга беркетелгән та­ныш чертежларга төштеләр. Бу чертежлар Роза тарафыннан ватман, калька кәгазьләренә эшләнгән проектлар һәм планнар иде.

Сәхнә алдында бераз булдарак комач хәтфә җәймә җәелгән, чәчәкләр белән бизәлгән озын өстәл артында комиссия членнары утыралар. Күкрәгендә Кызыл Бай­рак ордены ялтыраган председатель звонок биреп тынлык сорый һәм:

— Дәүләт квалификация комиссиясенең сессиясе дә­вам итә. Бүгенге утырышта беренче мәсьәлә итеп, М. Горький исемендәге Казан Коммуналь төзелеш ин­женерлары институтын бетереп чыгучы Роза Вахитова иптәшнең диплом эше карала, — ди.

Комиссия члены доктор Хәкимҗанов Розаның туган елын, чыгышын, комсомол члены булуын, институтка кайчан һәм нинди мәктәп бетереп керүен, институтта ничек укуын, нинди җәмәгать эшләренә катнашуын сөйли.

Солтан алдыннан тагын бер тапкыр Розаның бөтен тормышы уза.

Шуннан соң сүз диплом эшен яклау өчен Розаның үзенә бирелә. Солтан аның җиңелчә, матур адымнар белән чыгып трибунага басуын күрә.

— Иптәшләр! Минем проектымның темасы — «Ка­зан шәһәре өчен Зур Идел янында су вокзалы салу», — дип Роза сөйли башлый.

Профессор Долгов шатлыклы елмаю белән Солтанга иелә һәм колакка:

— Карагыз, йөрәгегез сикереп чыкмасын! — ди.

Солтанның йөрәге, чынлап та, сикереп чыгарлык иде. йөрәк тибеше кызуланган кебек, уйлар да куер­дылар. Әле күптән түгел генә Роза аның бүлмәсенә килеп:

— Син рус теле укытучысы: хаталары юкмы, кара әле,— дип проектка карата язылган аңлатма язуын— язма защитасын күрсәткән иде. Хаталар юклыгын Сол­тан да, Роза үзе дә яхшы белә иде. Бу—ике яшь дус­ның бер-берсенең эше белән таныш булырга теләү йөзеннән генә шулай әйтелгән иде.

Ул кичне алар бик озак серләштеләр.

Проекттагы терминнарны, формулаларны тиешенчә аңлап җиткермәгәнгә күрә, Солтан башта авырсынып утырды. Ләкин ярты сәгать вакыт үткәннән соң ул тәмам онытылды. Розаның никадәр зур эшне башкарып чыкканын күрде. Шунда ук ул проектның отличнога эш­ләнгәненә ышанды. Гигант пароход стилендә ясалган су йокзалын үз күзе белән Казанда күргәндәй булды.

Роза сөйли башлаган минутларны Солтан әнә шу­ларны уйлады. Роза белән беренче тапкыр танышуын хәтерләде. Бөтенесе дә күз алдында кебек.

Шатлыклы Беренче Май. Яз киемнәренә киенгән урамнар буйлап халык диңгезе агыла. Ал байраклар җилферди. Җырлар яңгырый.

Демонстрациядә алдан баруны даулап Галактионов урамында Педагогия институты белән Коммуналь тө­зелеш инженерлары институты колонналары очраша­лар, һәр ике якның студентлары беренчелекне үзләренә алырга телиләр. Мәсьәләне хәл кылыр өчен колонна башлыклары район башлыгы янына китәләр. Шул ва­кыт алдынгы сафлар кузгала. Педагогия институтының байрагын күтәргән Солтан:

— Байрак артыннан калмагыз!—дип үзенең колон­насына кычкыра һәм алга ыргыла.

Төзелеш инженерлары институты колоннасындагы иң алгы рәткә баскан отличниклар башлыгы Роза Солтанны туктата:

— Кая сикерәсез? Тәртипне бозмагыз! Сез безнең арттан,— ди һәм үзе алга чыгарга омтыла.

— Гафу итегез, иптәш «командир», алдан барыр өчен сезнең институтка тырышлык күрсәтәсе бар әле. Чигенегез! — ди Солтан, көлеп.

Шуннан алар бераз әрләшеп алдылар.

— Күзләрегез матур булсалар да, мәгънәсез тала­шуыгыз белән Беренче Майның ямен бозасыз. Алдынгы колоннаның башында торуымнан файдаланып, мин сезгә кайтып китәргә кушам,— ди Солтан.

Розаның кәефе китә.

— Тагын нинди «акыллы» сүзләрегез бар икән. Яныгызда басып торып тыңлыйсым килә,— ди ул.

— Миңа гашыйк булуыгызны аңлавым өчен гафу үтенәм. Элекке әмеремне кире алам: кайтып китмәгез, янымда басып торыгыз,— ди Солтан, ул колонналар туктаган арада Розаны култыкларга тели.

— Нахал! — дип, Роза аны этеп җибәрә.

Ләкин этеп җибәрүе — җиңелчә шаяру, «нахал» диюе — «исемең ничек?» дип сорау бирү шикелле генә чыга.

Татар театры янына җиткәч, колонналар яңадан бер­гә тукталдылар. Төзелеш, инженерлары институты саф­ларында оркестр яңгырады. Тротуарларда һәм урам уртасында боҗра-божра биюләр башланды. Автомаши­наларга куелган брусларда төрле физкультура үрнәк­ләрен күрсәтү, баш әйләндергеч фигуралар ясау, «Дина­мо» стадионы каршында һавага чөюләр китте. Солтан белән Роза шунда тагын бергә туры килделәр. Бер төр­кем студентлар, аларны урап алып:

— Егетләр, ике вуз арасында совет туганлыгының элемтәсе булсын! — дип аларны һавага чөйделәр.

Бу кичне Солтан өйгә ниндидер бик мөһим әйберне югалткан кеше кыяфәтендә кайтты. Икенче көнне ул Культура паркына маевкага барды. Анда Розаны күрде.

Шуннан көн саен киңәя, зурая барган тирән тойгы башланды.

Калын китапка керерлек вакыйгаларны ике-өч ми­нут эчендә күз алдыннан кичергән Солтан яңадан сәх­нәгә карады.

— Шәп, шәп! — диде бинокль тоткан профессор Дол­гов. Ул Роза проектындагы вокзалның фасадына сок­ланды: — маяк булып күккә күтәрелгән Ленин фигура­сы, факел тоткан сыннар, яшел зона, фонтаннар — бөтенесе дә оста эшләнгән.

һичшиксез, бу гүзәл вокзал Роза проектында гына калмас, тормышка да ашырылыр. Матур залларда утырып пароход көткән пассажирлар ул вакыт Розаны җылы итеп искә алырлар.

Роза үзенең математик расчетларын сөйли башла­ганда, Солтан үзен булачак вокзалның киң вестибюлен­дә, Иделгә карап торган хәлдә хис итте.

Покрытие, балка, тимер-бетон расчетларын аңлат­каннан соң, Роза эшнең оештыру проектын сөйләү­гә күчте. Күпме ком, ничә мең кирпеч кирәк булачак, ничә йөз эшче эшне башкарачак, яр буе ничек ныгыты­лачак, нинди растворлар алыначак — барысын да сөй­ләде.

— Инженер исеме бик җиңел генә алынмый икән: никадәр җитди эш, никадәр белем!—диде Солтан авыз эченнән.

Роза сөйләп бетерүгә, бер минутлык тынлык урнаш­ты. Бу бер минут Солтанга сәгать булып тоелды. Бер­бер артлы бирелә башлаган сорауларга хәтле нәрсәләр генә уйламады ул! Профессорларның, белгечләрнең, комиссия председателенең йөзенә, залдагы хәрәкәткә карап защитаның ничек тәэсир итүен белергә тырышты. Янында утырган студентларның пышылдап сөйләшү­ләрен аңларга теләде.

— Ә кыш көне бу вокзал ни хәлдә булачак? — диде калын тавышлы берәү.

— Кыш көне су вокзалын спорт өчен файдаланыр­га мөмкин,— дип, Роза яңадан сөйләп китте.

Вентиляциягә, ягу системасына карата һәм тагын шуның шикелле берничә сорау бирелде.

Тулы җаваплар алынганнан соң, рецензентлар, ка­федра җитәкчеләре торып сөйли башладылар. Роза проектына алар югары бәя бирделәр һәм «Вахитова иптәшкә беренче дәрәҗә инженер исемен бирергә мөм­кин» дип нәтиҗә чыгардылар.

Солтан утырган урыныннан торып китәргә, Роза яны­на тизрәк очарга ашыкты. Ул инде Долговның: «Кот­лыйм, котлыйм»,— дип сөйләвен дә рәтләп ишетми. Залга йөгерә. Анда Дудуевның защитасы башлана.

XI

Солтан, Розаны эзли-эзли, зал янәшәсендәге бүлмәгә килеп керә. Студентлар тарафыннан камалып алынган Роза озак вакыт аны күрми тора, ә күреп алгач, йөгереп килеп:

— Бетте бит, Солтан, шундый рәхәт хәзер, юкка гына сине кайтарып җибәргәнмен,— дип йөрәккә үткән җылылык белән Солтанның кулларын кыса.

— Матур сөйләдең, Розочка, котлыйм. Бер генә со­рауны да җавапсыз калдырмадың.

— Бу хәтле мәгълүматны сиңа кем сөйләде?

— Ачуланмасаң, әйтәм.

— Нинди ачу ди хәзер...

— Берәү дә сөйләмәде, балконга менеп үзем тыңлап утырдым.

Бу җавап Розага күптән күрмәгән ананың назлавы, йомшак сүзе булып тоелды.

— Бу эшең өчен нишләтергә белермен мин сине. Усал! — диде дә акрын тавыш белән: — Әп итәрмен,— дип өстәде.

Тагын бер-ике сәгатькә алар институтта калдылар. Башка студентларның да защиталарын тыңладылар. Ро­за да, Солтан да, залдагы халык та Дәүләт квалифи­кация комиссиясенең карарын түземсезлек белән көт­теләр. Розаның «защитам бетте» дип шатлануы — по­шыну, борчылу белән алмашынды. Бөтенесе дә «от­личнога» дип торганда, «уд» кына дип карар чыга­рылса...

Роза белән беррәттән, комиссиянең карарын көтеп, Солтан да борчылды. Ләкин ул тыштан мөмкин кадәр тынычрак булырга тырышып:

— Юкка пошынасың, Розочка, комиссиядә тере ке­шеләр утыра бит... Защитаның ничек үткәнен бик яхшы беләләр алар.

— Мин әнә теге доцент Ибраһим Вафиннан кур­кам... Доктор Уфанов та бераз борчу сала. Икесе дә бик галимнәр. Вафинның соравына да канәгатьләнер­лек җавап бирмәдем.

— Балка турындамы?

— Әйе.

— Җавабың бик шәп иде.

— Юк, Солтан, сиңа гына шулай тоела. Формуланы бутадым мин. Ә Вафин «минем сорауларым бетте» дип елмайды да Уфановка карады.

— Шулаймыни... мин аңламый калганмын алайса.

Солтанның бу сүзләре борчылуны куәтләде генә. Ул үзенең хатасын төзәтергә теләп:

— Формулалар өчен справочниклар барич,— диде.

Кечкенә генә тәнәфестән соң Дәүләт квалификация комиссиясе үзенең карарын укыды. Биш студентның өчесенә (шулар арасында Розага да) беренче дәрәҗә инжеңер исеме бирелеп, диплом эшләре отличнога үтәлгән дип табылды.

Бу минутта ике яшь йөрәк бергә типте. Солтан Ро­заны беләгеннән кысып котлады. Чиксез шатлыкка бит алмалары уттай янган Роза комиссия председателенә, комиссия членнарына һәм шунда булган профессор- укытучыларга рәхмәтләр әйтте.

Институттан чыккач, туп-туры телеграфка киттеләр. Институтны тәмамлау турында Мәрдәнша абзыйга те­леграмма суктылар. Кем .белә, бу телеграмма Мәр­дәнша абзыйның үз гомерендә алган беренче теле­граммасы булгандыр бәлки.

Телеграфтан Солтан бүлмәсенә кайттылар.

XII

Туачак яңа семьяның таңын алар бүген бергә кар­шыларга теләделәр, Солтан: «Кал, кадерлем, кунарга кал!» — димәсә дә, Роза калырга хәзер иде. Ләкин үзара булган ихтирам һәм тирән мәхәббәт сүзсез иде. Үткән кичләрдәге кебек, бу кичне дә мәхәббәт үзенең сафлыгын саклады. Солтан: «Кал, иркәм!» — димәде, Роза «Калам, сөеклем»,— димәде. Ләкин һәр икесенең күңелендә шул калу теләге иде.

Мәхәббәт утында гөрләп янарга торган тәнне татлы ялкыннан коткарыр өчен Роза торып киенә башлады. «Ашыгасың, сөеклем, тагын бераз утырыр идең»,— ди­яргә җыенган Солтан аеруча бер игътибар белән Ро­зага киенергә булышты.

Чыгарга дип бүлмәдә утлар сүндерелде. Электрик утларын тәрәзә аша төшкән ай яктысы алмаштырды. Аның зәңгәрсу утлары ишек төбендә басып торган ике яшь йөрәкнең битләрен сыйпады.

...Мәхәббәт! Син нинди көчле. Син вакыт исәбен белмисең. Менә ярты сәгать инде Солтан белән Роза чыгып китәргә хәзерләнүләрен онытып синең кочагың­да торалар.

...Син очсыз-кырыйсыз, син чиксез, мәхәббәт! Шек­спир да сине жырлап бетерә алмады. Синең турыда меңләгән җырлар җырлаган Пушкин да синең соңгы чикләреңә барып җитә алмады. Толстойлар, Мопассан- нар, Ролланнар сиңа том-том әсәрләр багышладылар— син анда да сыймадың. Бөек Горький сине үлемнән дә көчле, үлемне дә җиңә ала торган тойгы дип атады.

...Син хаксызлыкны, ялганны дошман күрәсең. Ан­дый илләрдә син нәфрәткә әйләнәсең.

...Тик безнең илдә генә син кадерле. Тик безнең илдә генә йөрәкләр ачык.

...Әнә Солтанга кара. Кадерле Розасын гына түгел, ул сине дә, мәхәббәт, үзенең күкрәгендә илтә. Ул син­нән аерылырга теләми. Ул сине үзенең йөрәгенә үзе үлгәнче чыгармаслык итеп урнаштырган.

...Ә Роза... матур Роза... менә бер сәгать инде ул, үзен озата килгән Солтаннан аерыла алмыйча, урам буй­лап йөри. Син аны, мәхәббәт, сөю тойгылары белән исерт­кәнсең. Син аларның икәвен дә назлап шаяртасың.

...Солтан Розаны озата, Роза Солтанны озата... Бер­берсең озатып тик йөриләр-алар...

— Яраткан кешең белән бергә булу — никадәр бә­хет! — ди Роза һәм унынчымы, унберенчеме тапкыр поч­макка чаклы Солтанны озата китә.

Алар яшел канат җәйгән юкә агачлары күләгәсеннән үтәләр. Кичке йомшак җил аяк астына гөлләр сибә. Югарыда, качыш уены уйнагандай, бер-бер артлы бо­лытлар йөзәләр. Болытлар астыннан җем-җем итеп йол­дызлар чыгалар.

— Үзең теләгән кешене сөяргә чиксез ирек ачкан илдә сөю һәм сөелү — зур бәхет! — ди Солтан һәм: — Ялгызыңны җибәрмим,—дип яңадан Розаны озата китә.

Ике яшь йөрәк бер-берсен озатышып озак йөрделәр. Хәер, саубуллашкач та алар бер-берсе турында татлы уйлар уйлап «бергә» булдылар.

XIII

Сәгать 11 ләр тирәсендә Солтан бүлмәсендә яңадан утлар кабынды. Бүлмәгә кереп чишенү белән, ул әрле- бирле йөрергә кереште. «Менә шунда Роза утырып торды. Менә биредә бүләкләрне карады. Әнә тегендә ма­тур итеп елмайды»,—дип Роза турында уйлады.

Бу бәхетле тормышка, бу гүзәл шат тойгыларга ире­шүен белергә теләп, ул өстәл янына утырды. Күзләре әнисе рәсеменә төштеләр.

— Әни!.. Үләр минутыңда син минем өчен газап чик­тең. «Ялгыз нишләрсең, бәбкәм»,—дип актык күз яшеңне минем өчен түктең. Мин ялгыз түгел, әни. Мин бик бә­хетле хәзер. Әгәр исән булсаң, күрер идең, әни... Без сине шундый кадерләр идек, син шундый рәхәттә яшәр идең,'әни...

Бу вакыт өстәлдә әле күптән түгел генә Роза белән бергә укылган «Миңа егерме яшь» дигән китап ята иде. Ул кадерле бернәрсәгә тотынган хис белән китапны ку­лына алды. «Белланже» дип әсәрнең авторын укыды. Белланже аның өчен бер язучы гына түгел, ул чит илдә җәфа чигүче иптәш тә. Китапны укып чыккан көнне үк Солтан аңарга хат язарга булган иде. Әлегәчә язмый то­руына үзен тирги-тирги, хәзер язарга кирәк дигән фи­кергә килде. Янадан бер кат китапның эчтәлеген хәтер­ләде, һәм, кирәк булыр әле дип, русча-французча сүзлек алып, хат язарга тотынды.

Бу хат түбәндәгечә булып чыкты:

«Кадерле Белланже!

Бу хатны мин Сезгә Советлар Татарстаныннан язам. Миңа шушы арада сезнең французчадан русчага тәрҗемә ителгән «Миңа егерме яшь» дигән китабыгызны укып чыгарга туры килде. Берничә сәгатькә сез мине рә­хәт тормышымнан аерып, Париж буйлап йөрттегез, ка­питализм тырнагы астында калган яшь егетнең уйла­ры, хисләре белән таныштырдыгыз. Мин сезнең эш тапмыйча газап чигүегезне, сезнең коточкыч караңгы тормышыгызны күрдем. Никадәр хаксызлык, Беллан­же дус!

«Миңа егерме яшь,—дисез сез,—ләкин миндә миңа бәхетсезлек китерә торган тормышка нәфрәт туды». Сез өметсезлекнең иң соңгы чигенә җиткәнсез. Газлы бомба­лар күтәреп килгән дөнья сугышы һәм аны башлап җи­бәрергә теләүче министрлар сезне аптырашта калдыр­ганнар.

«Миңа егерме яшь, ә мин тормыштан туйдым»,— дисез. Мин дә яшь. Ләкин минем тормышым бөтенләй


башка. Мин чын ирекнең нәрсә икәнен үзем татып бе- ләм. Мин халкыбызның рәхәт яшәвен күрәм.

Мин югары белемле укытучы. Урта мәктәптә рус теле һәм әдәбият укытам. Хезмәтем миңа әйтеп бетергесез шатлык китерә. Эшсез калу уема да керми минем. Мин Казан шәһәр советы члены. Ну, шәһәрдә бөек Ленин, Киров иптәшләр укыганнар. Монда Толстой, Лобачев­ский, Горький яшәгән. Шул шәһәрдә татар шагыйре Ту­кай коточкыч заманда халыкның аһ-зарын җырлаган, караңгы тормышта яшәгән хезмәт ияләренә йөрәктән чыккан шигырь яктылыгын биргән.

Мин бик еш хөкүмәт утырышларында булам. Хал­кыбызның мөһим заданиеләрен үтим. Комсомолда аги­татор булып эшлим. Ә үткәнем минем — фаҗигале әки­ят. Әтиемне минем патша строе асып үтергән. Абыемны минем шул ук строй сугышка озатып югалткан. Әнием ачлыктан үлгән.

Яна кешелек дөньясын тудырган Бөек Октябрь мине, урам чатыннан алып, җылы өйгә, яңа тормыш кочагына кертте.

1917 нче елга хәтле татарлар арасында бер генә дә профессор, архитектор юк иде. Ленин партиясе татар халкына көч бирде. Шул халыкның яшьләре бүген сезнең илнең Ромэн Ролланы, Стендале, Барбюсы, Анатоль Франсы кебек язучылар белән таныша. Шул халыкның бер улы бүген сезгә француз телендә хат яза.

Буржуа илендә хурланмыйча, тәлинкә тотмыйча, уңышлык казанып булмый, ди Стендаль. Безнең Совет­лар иленд&



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.