Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ТУКАЙ ҺӘМ ПУШКИННАР



ТУКАЙ ҺӘМ ПУШКИННАР

Шагыйрь Тукай рус мәктәпләренә кереп бер систе­малы рәвештә укымаса да, ләкин ул татар шагыйрь­ләреннән рус әдәбиятының тәмен белгән, аны укыган, аның белән нык таныш булганнарның берсе иде. Моңар Тукайның Пушкин, Лермонтов, Кольцовлардан өзек-өзек тәрҗемәләр биреп баруын әйтү дә җитә. Ул, заманында шаулап та, хәзерге көндә гаммә алдында онытылып барган Майков, Федоров кебек шагыйрь­ләрне дә тәрҗемә иткән, Потапенколарны да хәтердә тоткан.

Аннары Тукайны белгән иптәшләр аның «Пушкин­ны» коръән итеп кочаклап йөрүен дә сөйлиләр. Димәк, Тукай рус әдәбиятын укыган, хәтта Тукайның иң матур, иң чәчәкләнгән, шигъри яктан чәчәк аткан әдә­би дәвере дә — аның рус әдәбияты белән ризыклана башлаган, анардан тәрҗемә үрнәкләре бирә башлаган елларына туры килә.

Г. Кариевның язуына караганда, аның беренче шигыре дә «Мужик йокысы» була. Тукайның беренче тәрҗемәләре 1906—1907 нче елларны чыга башлый.

1907 нче елгы шигырендә Тукай болай ди:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам...

Чынлап та, Тукайның төп шагыйрь-мөгаллимнәре әнә шулар булдылар. Ул моны үзе дә бөтен гомере буенча тәкрарлап килде.

Аның:

Хәзрәте Пушкин авылда язды үз Евгениен.

Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәнгенең көен. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән, Тугьры күз салсаң эшемә, ул үзе миннән түбән...—

дип җырлаган җырлары «ярым шаяру» җырлаоы булса да, Тукайның Пушкинга табынганлыгын яки Пушкин­ны өйрәнеп йөргәнен күрсәтәләр. Ул Пушкинның тәрҗемәи хәлен дә укыган, «Евгений Онегин»нын авылда язылганын да белә.

Яки 1911 нче елгы «Җавап» шигырендәгечә:

Шигъри Лермонтов вә Пушкин—олуг саф диңгез ул,

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай—өч йолдыз ул! — дип, үзен Пушкиннар белән рәттән куя. Өч йолдызның берсе — ул мин дип кычкыра! Тукайның рус әдәбияты тәэсиренә (бигрәк тә Пушкиннар, Лермонтовлар тәэ­сиренә) бирелүенә бик күп сәбәпләр, мөмкинлекләр бар. Мәсәлән:

I. Татарның шигьри дөньясында Тукайга чаклы әдәби мирасның аз яки бик аз булуы. Тукай татарның шигъри дөньясында үзенең теле-эслүбе [3] белән дә, кү­тәреп чыккан мәүзуг, мөндәриҗәләре белән дә нова­тор иде. Шуңа күрә дә бу зур вазифаны Тукай рус әдәбиятыннан алган белеме аркасында гына үти алды.

II. Лермонтов һәм Пушкинның (шулай ук болар аша Байронның да) романтизмнары Тукайда туган романтизмга ят түгел, бәлки «Пушкин илә Лермонтов­тан үрнәк алам» дигәндә, үрнәк булырлык, Тукайның бүтән иҗатына да әсас[4] булырлык агым иде. Аннары Лермонтовның тормыш юлы, аның ялгызлык харак­теры белән Тукайның хосусый характеры, тормышы арасында да аларның иҗатларын бер итәрлек сызык­лар, сыйфатлар бар. Билгеле, менә бу бердәмлек сый­фатлары, Тукайга Лермонтов яки Пушкинның роман­тизм шигырьләре азык бирмәделәр дип әйтеп булмый.

III. 1905 нче елгы революция хәрәкәтләре тәэсирен­дә яңалыкка, «европеец» булуга омтылулар. Бу дул­кыннар да Тукайга нык тәэсир иттеләр, аны рус әдәбиятына, рус классикларына таба этеп җибәрүдә яхшы ук бер көч булганнардыр диясем килә.

IV. Каты реакция вакыты... яки Пушкин, Лермон­тов, Некрасовлар җырлаган рус халкы белән Тукай җырлаган татар халкының (төрле дәверләренә кара­мастан) ничәмә гасырлар буенча бер тырнак, бер үк төркемнәр, астында изелүләре...

Менә болар һәм монда кермәгән бик күп яклар Тукайның рус әдәбияты тәэсиренә бирелүенә сәбәпче мотивлар булып яталар, болар аша Тукай:

Мин мәхәббәтсез дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә, йолдыз ул мүктән атылган җиргә Генрих Гейнечә,—

дигәнсыман, Шекспир, Шиллер, Байрон, Гейне кебек әдәбият дөньясының иң бөек шагыйрьләреннән дә авыз итте. Алардан алган тәм белән ләззәтләнде, бөек шагыйрьләрнең иҗатларын хис итеп, үз иҗатын баетты, нечкәртте, шигъриятләндерде. Ә болар өчен Тукай да, Тукайны укучылар да иң беренче нәүбәттә Пушкин, Лермонтовларга яки, тулаем алганда, рус әдәбиятына бурычлы булып калалар. Ләкин Тукай бу бурычны үзенең онытылмаслык шигъри җәүһәрләр бирүе белән түләде инде.

Билгеле, һәрбер шагыйрь яки әдип үз иҗатында елдан-ел алга таба бара. Үсә. Аның һәрбер яңа әсәре


элекке әсәрләренә караганда шагыйрь-әдипнең үсү баскычын күрсәтеп туарга тиешләр.

Ләкин бу үсү, тормыштагы бик күп күренешләргә, вакыйгаларга бәйләнгән кебек үк, кемне яратып укуыңа да, төрле әсәрләрнең йогынты ясауларына да бәйләнгән. Шагыйрь-әдипләргә, җәмгыятьнең сәяси-ижтимагый, икътисади яклары белән бергә, төрле заманның төрле китаплары да киң тәэсир, күп материал бирәләр.

Пушкин рус әдәбиятына зур үзгәреш кертте. Ул үзе­нең теле белән — халык телендәгечәрәк язылган җәү­һәрләре белән — рус әдәбиятында яңа бер чор башлады. Әдәби мәктәп тудырды. Лермонтовлар аны үстерделәр.

Шулай ук Тукай да.

Тукай рус әдәбиятына тотыну белән үк, тәрҗемәлә­рендә дә, оригинал әсәрләрендә дә үзенең тел-эслүбен бик тиз үзгәртте. Гаммә теленә таба борылыш ясады. Төрек тәэсиреннән ычкынып, рус әдәбияты тәэсиренә бирелде. Бу күренеш — яңа туып килә торган әдәби­ятта бик еш очрый торган хәл.

Тик шунсы бар: Тукай русның бер генә язучысына да иярмәде, бәлки рус әдәбиятыннан үзенең эчке ру­хына, татар тормышына якын була алганнарын гына, яки үзе шуларны хис итеп, алардан тәэссорат алып, аларны яңадан бер кат тудырып, якын итә алганнарын гына сайлап, чүпләп алды, шуңа күрә дә Лермонтовның:

Я оплеван, я и бит.

Но вое храню свой гордый вид

лары, Пушкинның:

Великим быть желаю. Люблю России честь: Я много обещаю, Исполню ли — бог весть

лары белән бергә, башка шагыйрьләрнең:

  Вечерний звон, вечерний звон, Сколько дум наводит он...
лары, Погиб я мальчишка. Погиб навсегда...

лары Тукайда, бер караганда, чуарлык та тудырдылар. Ләкин ул, кемдер әйтмешли, «тәкълит ителә алмаслык тәкълитче» иде. Чөнки ул монда китерелгән үрнәкләрне дә башкалардан үз заманына, үз тормышына ягымлы итеп ала белгән.

Я ул «беттем мин яшь малай, беттем гомергә дә», дип турыдан-туры алган... я булмаса:

Кичке аеан, кичке азан. Моңнар, уйлар килә аниан...

яки:

«Телим булырга мин инсани гали»,—дип уңайлабрак та алгалаган.

Димәк, Тукай, хәзрәте Пушкин, Лермонтовлардан үрнәк алып, үзенең иҗатын баеткан, өйрәнчек калә­мен шомарткан һәм Пушкиннарның бу тәэсире Тукай­ның тел-эслүб якларын гамәлләштерүдә дә кечкенә урынны тотмадылар диясем килә. Бәлки минем бу ка­рашыма каршы чыгучылар да булыр... Ләкин монда күрсәтелгән һәм күрсәтелми калган бик күп дәлилләр әнә шушы югарыдагы фикерне куәтлиләр. Хәтта Тукай­ның садәлеккә, халык теленә күчүе рус әдәбиятын укыган саен, өйрәнгән саен көчәя генә барды дияргә дә мөмкин. «    I ' -м

Бу киң тәэсир Тукай шигырьләренең техникасында да, төзелешләрендә дә нык сизелә. Аның шигырьне оста башлап, осталарча тәмамлавы күп җирдә Пушкин ке­бек мастерларны яки Пушкинның мәктәбен хәтерләтә.

Моңар мисал итеп Лермонтовның «Сосна»сы белән Тукайның «Чыршы»сын чагыштыру да җитәр дип уй­лыйм. Яки Тукайның:

Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар тешә...

Шул вакыт мәчет катында дөм сукыр бер карт тора...

Бирсәгезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!..—' :

дигән юллы «Теләнче» шигырен һәм русның халыкла­шып беткән:

Зима. Метель. В охлопьях снега

Старушка божья стоит.

Лишилась голоса и зрения, .

Подайте ж христа ради ей...— дигәнен бергә карап чыгу да җитә. Ләкин Тукай, «Те­лим мин булырга.,.»ларын күрсәтмәгән кебек үк, моны­сын да русчадан дип күрсәтмәгән. Болар тәэсир чиш­мәләре. Алар кайбер вакытта техника, форма ягыннан гына түгел, хәтта фикри яктан да шагыйрьне тезген­лиләр.

Тукай күп җирдә моңардан ычкына алмады. Ләкин ул аннан бик матур иттереп файдалана белде. Кирәк җирдә тәрҗемә дә итте, тәкълитче дә булды, үзләш­терде дә, файдаланды да.

Иртә туып, иртә үлгән талантлы шагыйрь Г. Тукай­ның иҗатында татар тормышы белән аһәңләшә алган әнә шундый мотивлар да булды. Бу бер аңарда гына түгел, башка танылган язучыларыбызда да, соңгы чор язучыларында да бар.

Анысы турында икенче бервакытта тукталырбыз.

1928

ХӘЙДӘР ФӘЙЗИ

Моннан берничә ел элек (4923 нчеелны бугай) миңа элекке татар театрында үзен озын язучы дип тәкъдим иткән озын буйлы, ябык йөзле, сабыр табигатьле бер иптәш белән танышырга туры килде. Без икебез дә «Адашкан күңел»гә керә алмыйча контрамарка артын­нан чабып йөри идек. Сез кем буласыз диюгә, ул:

— Мин әнә шушы «Адашкан күңел» пьесасының ав­торы Мирхәйдәр Фәйзи булам,—диде.

Мин моңар ышанмадым... Ничек ул алай? Үз әсә­реңне куйсыннар имеш тә, мин шуны карарга керә ал­мыйм имеш. Шулай да мин бу икеләнүемне яхшырак белү өчен, спектакль беткәч тә:

— Автор! Автор!—дип кычкырырга тотындым. Та­вышка кушылып акыручылар күп булды, һәм озак та үтмәде, әлеге иптәшем, сәхнәгә чыгып, ояла-ояла башын ия башлады.

Әйе, бу иптәш татар әдәбиятында исеме танылган, вакытында үзенең «Галиябану»ы белән татар театрын шаулаткан шагыйрь-драматург Мирхәйдәр Фәйзи иде. Чынлап та аның шәхесе, тормышы ничектер читтә, кы­рыйда,— башка язучылар белән, каләмдәшләре белән аралашмыйча яшәргә ярата торган иде. Бу каләмдәш­ләре белән генә шулай. Ул бәлки моны үзен язучы ит­тереп күрсәтергә теләмәүдән генә эшли торгандыр, чөнки аның авыл яшьләре арасында йөрүен, эшче яшь­ләр белән бергә йөреп, алар белән бергә көлеп, шаярып, алардан «сабак алуы» турында хатларында бик еш кү­реп була иде.

Хәйдәр ага (ул соңгы елларны үз исемен Хәйдәр дип кенә йөртә иде) 1892 нче елны хәзерге Башкортстанның Җалер кантонында Күкшел утарында туа һәм 16 яшь­ләренә чаклы байда хезмәтчелектә булып торган ата­сында тәрбияләнеп, үзенә хезмәт мәйданы эзли. Бу мәй­данны ул әдәбияттан таба, һәм 1911 нче елны 19 яшь­лек мөхәррирнең «Чәчәкләр арасында» дигән тәрҗемә әсәре басылып та чыга.

Театр аның иң яратып эшләгән хезмәт мәйданы иде. Ул, шигырьләре белән беррәттән үк, монда да моңлана, монда да авылның көнкүрешен җырлый, аннан алып матур-матур сурәтләр тудыра.

Драматургия бабында ул барлыгы 15 пьеса тудыра, алар арасыннан сигезе басылып таралып, төрлесе төрле җирдә сөелеп куелып йөри. Ул 16 нчы елны та­тарның музыкаль әсәрләренә ата булган һәм бу мәй­данда беренче итеп «Галиябану»ны яза. Әнә шуннан соң гына «Яшь йөрәкләр», «Сүнгән йолдызлар» кебек музыкалы әсәрләр туа башлады. Хәтта «Галиябану»да бирелгән Хәлил, Исмәгыйль типларын «Галиябану» энеләре булып туган башка пьесаларда да күрергә мөмкин.

Хәйдәр ага әдәби материалның күп өлешен авылдан ала иде. Ул моны үзенең шигырьләрендә дә җырлый. Авыл комсомоллары белән бергә ул, чәчендә күренгән энҗе бөртекләренә карамастан, үзен дә комсомол дип атый. Моны аның балалар өчен язылган «Коммунага» дигән шигъри пьесасында да күреп була.

Хәйдәр Фәйзи үзен яңарту нияте белән Урал буе эшчеләре арасына эшкә китә. 23 нче елларны ук сәла­мәтлегеннән зарланган сабыр язучы онытылып эшкә ке­решә. Бакыр кою приискаларындагы үзәк эшчеләр кө- тепханәсен ныгыта, яңа чыккан китаплар белән баета. Көтепханә эшеннән башка эшче яшьләр арасында төрле


Түгәрәкләргә катнаша. Күңеле күтәрелә, шатлыгы ар­та... Хатларында да:

«...Эшчеләр арасында яшәү минем өчен зур мәктәп булды. Монда яңа «Галиябану»ларны тудырып була. Ашыкма, Кутуй, ашыкма — монысын да язарбыз, мо­нысын да җырларбыз...» дип, яңа «Галиябану»ларны тудырырга ашкынган иде. Ләкин 20 ел буенча әдәби хез­мәтләр өстендә утырган үпкәләр тагын да какшый тө­шәләр. Үпкә туберкулезын Кырым да.Мәскәү дә бетер­ми, Хәйдәр ага үлә. Ул үзенең соңгы сулышларын да Баймакта эшчеләр арасында сулый. 9 нчы июль көнне җисмән аның соңгы көне була.

192S

АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНДА «ГАЛИЯБАНУ»

Моннан 13 еллар элек татар театрын шаулаткан, та­тар әдәбияты тарихында үзенең мактаулы кыйммәтен алган «Галиябану» хәзерге яңа тамашачы, совет тама­шачысы өчен дә ят түгел, якын әле.

«Галиябану»—Хәйдәр Фәйзинең үз әсәрләре арасын­да да, башка драматургларыбызның пьесалары ара­сында да яктырып торган бер йолдыз ул. Аны үзеннән соң сәхнәгә менгән бик күп татар пьесаларының атасы дпп була. Ул бездә:

— Беренче музыкалы әсәр.

— Мөндәриҗәсе дә беренче иде.

— Типлары да үзенә охшаш Хәлилләр, Галияләр, Исмәгыйльләр — прототиплар тудырды.

«Галиябану» белән татар драма әдәбиятында, Га­лимҗан Ибраһимов теле белән әйтсәк, яңа мәктәп баш­ланды. Шуңа күрә дә Академия театрында аның спек­такльләрен яңарту — тамашачының соравын ишетү ди­гән сүз.

Хәйдәр аганың үлүенә ярты ел тулганда, Шопенның матәм маршы, атаклы Салих Сәйдәшевнең увертюрасы белән без яңадан:

Галиябану, сылуым иркәм...—

дип «Галиябану» пьесасын карый башладык.

Бу пьесаны куймаган режиссер, уйнамаган артйст юктыр. Кариев башлап җибәргән, Мутин да уйнаган. Тинчурин да иҗат иткән, Тарханов, Вәлишин, Синяев- лар да булган. Айдаров, Шамильскийлар да типлар биргәннәр.

«Галиябану»да исем алганнар, анда артистлар үскән.

Соң ничек шундый юлларны кичергән, шундый исем­нәрне күргән «Галиябану» бүгенге куелышларында үз­гәргәнме? Берәр яңа нәрсә өстәлгәнме? Дөресен әйтергә кирәк, бик аз, аз... ләкин кыйммәтле.

Сәйдәшев тарафыннан язылган увертюра, һичшик­сез, аңа зур өстәмә. Аның увертюрасы пәрдә ачылмас борын ук бөтен пьесаның аһәңен сөйләп бирә. Скрипка тавышы йөрәктән чеметә — Галия елый... Гармонь өстә­лә— авыл яшьләре Галиябану көен җырлап узалар. Кларнет шыңшып ала. Хәлил сөйгән яры янына килә, гобой акырып куя — Исмәгыйль арага керә... Бакыр ин­струментлар күтәреләләр, дулыйлар, өермә күнтаралар, виолончель үкси, Галияне мең сумга саталар... тирән тынлык... тагын шыңшу, тагын скрипка, тагын елау, Хә­лил үлә.

Сәйдәшев кул астында телгә килгән музыка әнә шу­ларны сөйли. Алдагы куелышларда бу тел тагы да ачылыр, тигезләнер, нәфисләнер. Оркестрга гармонь кертү — Европа музыкасына хезмәт массасының телен кертү бит ул.

Икенче, Девишев белән Сперанский тарафыннан эш­ләнгән оформление спектакльнең тышкы калыбы, би­зәге. Кечкенә генә сәхнәдә чын тормыштагыча, өй, ишек алды, су буйлары күренешләрен бер йомгакка җыеп бирү өчен бик күп нечкәлекләрне белергә кирәк. Авыл да булсын, театр да булсын, чын да булсын, нәфислеге дә күренсен, тулылыгы да югалмасын. Рәссам Сперан­ский кабыктан ясалган өйләр белән әнә шуларны эче­нә алып, тормышчанлыкны биргән.

Саф һәм матур! Очсыз, ләкин кыйммәтле! Спек­такльнең башка яклары турында (Исмәгыйль ролендә­ге Шамильскийны искә алмасак) өстәмәсез генә тукта­лып була. Галия ролендәге Кушловскаяны да Шамиль- ский рәтенә кертәбез. Алар спектакльнең үзәге булып, ике тормышның көрәшүен бирделәр. Аларда, алар күр­сәткән типларда, Хәйдәр Фәйзинең елавы да, ачуы да күренде; Галиягә булган мәхәббәте, Исмәгыйльгә бул­ган ачуы гәүдәләнде. Шулар аша без ярлының зарын, кулакның «мин Исмәгыйль» дигәнен ишеттек һәм сиз­дек.

Шамильский белән Кушловская Фәйзилекне күрсәт­теләр. Әбҗәлилов (Бодри), Сәлимҗанов (Хәлил) соңгы пәрдәләргә таба гына спектакльнең гомуми аһәңенә ке­рә башладылар. Кем соң ул Бәдри? Кызын байга би­рергә тырышучымы? Ни өчен байга? Кем ул Хәлил? Галияне яратып йөрүче бер мескен, бәхетсез егет кенә- ме? Әллә Исмәгыйль кебек үк авылның берәр катлавын күрсәткән гомуми бер тип тамы? Әбҗәлилов белән Сә- лимҗановның уеннарында без менә шундый сораулар­га тулы җавап таба алмадык. Мин амплуасызлыкны бик яратам. Ләкин аның да чиге бар. Кичә «Югалган ма­турлык» * та үзәк булган, үзенең уены белән кайнар мә­хәббәт калдырган Сәлимҗанов бүген тамашачыга ким­рәк җитте. Яшь талантны мондый нагрузкалардан бу­шатырга кирәк. Кугушева, матур уенына карамастан, җәй көне «Галиябану» авылында йөреп, ничектер, сал­кын тидергән. Состав җитмәгәнгә, монысын «условный» дип алсак та ярар.

Инде тавыклар?

Алар артист та түгел, алар театр мәхәббәтен дә күр­мәгәннәр. Шуңа күрә алардан әллә нәрсә сорап та булмый. Тик бары, тавыклар реализмга пародия иде дип кенә бетерәбез.

1929

САЛИХ СӘЙДӘШЕВ ҺӘМ ТАТАР МУЗЫКАСЫ

Татар музыкасының елдан-ел үсә баруы аерып ала алмаслык рәвештә Салих Сәйдәшев исеме белән бәй­ләнгән. Бу яшь композитор һәрбер яңа әйбер биргән саен үсә, ныгый, канатлана гына бара.

Ул үзенең хәзерге хезмәтләре белән дә нык танылды инде. Аның музыка әсәрләре радио, театр, концерт көч­ләре аркылы Советлар иленең ерак почмакларынача

Һади Такташ драмасы. җәеләләр. Вильом исемендәге мәшһүр Дәүләт квартеты Сәйдәшев музыкасын Европаның иң атаклы компози­торлары белән беррәттән уйнап йөри.

Моның белән татар музыкасы тарихында яңа бер сәхифә ачыла.

Сәйдәшев үзенең иҗатын башкалар кебек уртадан, әллә кайдан башламыйча, иң җиңеленнән алып китте. Ул, аерым җыр, мелодия, балетлар аркылы, музыкаль пьесалар белән операларга таба атлый.

Бу юл ышанычлы һәм өметле юл! Сәйдәшев гармо­ниясе татар халык музыкасын өйрәнү, тикшерү нәти­җәсендә килеп чыккан, Европага башка үзенә бер музыка мәктәбе тудырып бара. Ул яшь вакытларында ук саф халык моңын тыңлый, авыл көйләренә колак сала, аның чын табигый җырчыларын ишетә. Музы­каны этнография хәлендә күрә, гаиләсеннән яшеренеп, Иванова дигән бер музыка укытучысына йөреп, шул көйләрне рояльдә чыгарырга тырыша, Заһидулла Ярул­лин кебек саф халык моңнарын уйнап йөргәннәрдән дә сабак ала. Еллар үтү белән, аның бу укытучылары Корбут, Родзевич, Бормусов кебек профессорлар белән алмашыналар.

Талант, музыка белеме белән сугарылып, мастер­лык arfa; Сәйдәшев эшкә керешә.

Ул 1918 нче елга чаклы укып, 17 яшендә №... армиясенең сәяси бүлеге белән Оренбург, Төркстан- нарга барып чыга. Тормыш бөтен гәүдәсе белән аның күз алдына баса. Шатлыклы минутлар белән ачлык, ялангачлыкны да күрә, татый.

Болар аның музыкасына Сәйдәшев өчен иң харак­терлы булган моңлык эзләрен салдылар. Кайгы, матәм көйләреннән алып, шатлык симфонияләренәчә иҗат баганалары, музыка баскычлары торгыздылар.

Татар музыкасы композитор иҗатында телгә килде.

1922 нче елны инде без Сәйдәшевне татар театрын­да күрәбез.

Әле дә хәтерлим. Артист Сакаев үлгән көн иде. Театрда зур тынлык. Тик күрше бүлмәдән Таҗдарова- ның үксеп-үксеп елаган тавышлары гына ишетелә. Тинчурин авыр уйга баткан. Сәйдәшев кечкенә генә бер кәгазь өстендә авыз эченнән өзек-өзек тавышлар чыгарып нидер сызгалый. 5 минут вакыт үткәнмедер, юкмы, бәлки алай да үтмәгәндер, Сәйдәшев:

— Бетте,— диде.

Бу минем өчен театр эчендә кайгылы, аһ-зарлы күренешләр вакытында күргән минутлар көндәлек дәфтәремнең матур бер сәхифәсе булдылар. Әнә шулай Сәйдәшев үзенең мәшһүр матәм маршын тудырды.

Чылтырап аккан дулкынлы тавышлар үлем орлыгы белән яшәү шатлыгын, яшәү кыйммәтен сөйләп бирделәр.

Сәйдәшевнең музыка адымнары — кыюлы адымнар. Ул оркестрга масса теле булган гармоньны кертү, тирән художестволы әсәрләр бирү белән бергә, революциячел музыка бабында да хезмәт күрсәтте инде. «Наемщик» музыкасы шуның беренчесе иде.

Бүген исә ул тагын бер җиңү күрсәтте. Әгәр дә физиклар съездына килгән академик Иоффе һәм немец профессорлары Сәйдәшев музыкасын Европа музыкасы белән бер дәрәҗәдә күреп тәкъдир итсәләр, бүген без аны революциячел композитор дип тәкъдир итәбез-

Сәйдәшев Кызыл Армиянең XI еллыгы исеменә яңа марш язып, аны татар полкына бүләк итте. Марштан алган тәэсирне каләм белән генә әйтеп булмый...

Өзелмәслек алкышлар яуды... Ура күтәрделәр... Әллә ничәмә тапкыр тәкрарлаттылар, шатлык татар театры бинасына сыймады, кызыл казармаларга күчте.

Сәйдәшев бу хезмәте өчен татар полкының почетный кызылармеецы итеп сайланды.

Тиз көндә Татиздат тарафыннан чыгарыла торган Сәйдәшев ноталары үсеп барган татар музыкасына тагы да бер зур өстәмә булыр диясе килә.

1929

БОЛАЙ ЯРАМЫЙ

Соңгы вакытларда татар совет язучылары алдында, барыбызның да башын ваткан иң зур омтылышлары- бызның берсе булып, зур әдәбият тудыру мәсьәләсе тора.

Без күпне җиңдек. Без вакыты белән чәнечкеле чыбыркы адымыннан да уза алмаган бик ярлы тән кыйть белән генә булса да, идеология уңышлыгына ирештек. Тел, эслүб, формада да үзебезне иркен хис кыла башладык. Кулга каләм тотарга өйрәндек. Инде хәзер күргәнеңне, белгәнеңне сурәтләндерергә, тормыш­тан алган куе буяуларны зуррак романнар, озын хикәяләр хәленә китерергә генә калды.

— Бары шул гынамы?

Юк, татар совет язучылары алдында тагы да, бәлки моннан да зур, моннан да җаваплырак бурычлар тора. Менә бу зур әдәбиятны тудырыр өчен аның башка тармакларын да тудырырга кирәк.

һичбер халыкның, һичбер сыйныфның, һичбер за­манның әдәбияты да үзенең тармакларыннан аерылып, ялгыз бер атау булып кына үсми... һәм үсә дә алмый.

Бездә халык әдәбияты кебек өйрәнелмәгән хәзинә­ләр, юмор-сатира кебек көн тәртибенә этәрелмәгән мәйданнар, журналистиканың иң мөһим, иң көчле баганаларыннан саналган фельетон, очерк кебек жанр­лар татар язучыларыннан читтә, файдаланмыйча торалар әле.

Бездә, хәзерге татар язучылары арасында, көндә­лек мәсьәләләр буенча язучы, шуларны күтәреп чыгып җәмәгать фикере алдына куеп баручы публицистлар юк. Икенче төрле әйткәндә, рус әдәбиятын үстерүдә чиксез рур хезмәт күрсәткән Белинский, Герцен, Черны­шевский, Писарев, Добролюбов, Кольцов кебек язучы- ларыбыз юк...

Безнең татар язучылары арасында газета-журна- листика эшеннән янгыннан качкан кебек качу да бар. Имеш, ул исеме танылган язучы, мәшһүр шагыйрь, газетага мәкаләләр язып, хәбәрче булып, каләмен бозсын. Язса да бары тик матур әдәбият турында гына, яза. Шигырь җитешми икән:

— Мә, рәхим итеп баса бир, әмма мәкалә көтмә,— диючеләр дә бар. Бу сүзләрне бүгенге көннең әһәмия­тен, җитдилеген аңламаган кешеләр генә әйтә алыр.

Хәзерге язучы көндәлек мәсьәләләр белән нык таны­шып барган вакытта гына заман соравын үти ала. Газета-журналистлык эше аны шуның белән таныш­тыра. Мин моны урыннардан килгән хәбәрләрне төзә­теп утыру мәгънәсендә түгел, бәлки фельетон, очерк, газета сыйдырган типлар, новеллалар бирү, яңа мәсьәләләрне, яңа мәүзугъларны[5] күтәреп чыгу киң­легендә алам. Язучы гадәттә хәбәрче күрә алмага^ тота алмаган күренешләрне күрә. Ул 15 юл белән генә аңлатып узган һәм укучы күзеннән югалыр дәрәҗәгә җиткән вак хәбәрне дә әһәмиятле итеп күпертә ала. Журналист-язучы вакыйганың тышкы ягын гына күр­сәтмичә, вакыты белән укучыны сискәндерерлек дәрә­җәдә көчле итеп вакыйганың эчке ягын да тасвир итә. Шунын аркасында ул үзенең теге әдиплек иҗатына да чиләкләп-чиләкләп азык ала. Ләкин, кызганычка кар­шы, безнең язучыларның моңар ирешә алганнары юк әле.

Соңгы айларны «Кызыл Татарстан» битләрендә татар пролетариатын үстерү, яңалиф, сөннәткә каршы, прогуллар белән көрәш, мәчет, чиркәүләрне аң-белем йортларына алу, татарлардан гыйльми көчләр җитеш­терү... һәм башка шуның ише бик күп кампания, вакыйгалар күтәрелеп узды. Ә соң шуларның берәрсе турында гына булса да, татарның берәр танылган яки таныла башлаган язучы шагыйре үзенең сизгер күңеле, укучыны тиз ышандырырлык матур теле белән берәр сүзен әйттеме? Юк, әйтмәде, хәтерләмим.

Инде шушы вакыйгалардан читтә торгачтын, алар­ны үзеңнең иҗат кярханәңә[6] кертмәгәчтен, ничек ит­тереп хәзерге заманның һәм сәяси, һәм мәдәни, һәм хуҗалык сорауларына җавап бирерлек әсәрләр, җәү­һәрләр тудырырга кирәк.

Менә бу мисаллар язучыларның колак салып, журналистика мәйданының ничаклы әһәмиятле бер мәйдан икәнен аңлауларын сорый.

Европа әдәбиятының иң бөек талантлары да әнә шул журналистика мәйданыннан үстеләр. Монда Горь- кийны да, Синклерны да мисалга китереп булыр иде.

Соң нишләргә кирәк?

Минемчә, хәзердән үк зуррак газета идарәләре үзе­нең тирәсенә татар язучыларын туплап, шул турыда (редакция эчендә) фикер алышуларны кузгатырга ти­ешләр.

Татар мәдәнияте йорты каршында яки «Кызыл Та­тарстан» редакциясенең үзендә, журналистика семина­риясен оештырып, тәртипле рәвештә шунда эш, беседа, доклад, лекцияләр алып барылырга тиешле.

«Безнең юл», «Яңалиф» журналларында очерк, фель­етон һәм гомуми журналистика турында назари [7] тик­шеренүләр, тәҗрибәләр эше кузгалырга тиеш һәм баш­калар.

Язучы иптәшләр моңар колак салырлар дип уйлыйм.

1929

ЯЗА БЕЛЕП ЯЗЫГЫЗ!

Газетада, журналда, шигырьдә, хикәядә һәм, гому­мән, бөтен кешелек дөньясында сүз иң зур урыннарның берсен тота. Үзенең төп мәгънәсенә җавап бирерлек рә­вештә урынлы кулланылган сүз фикергә җиңеллек ки­терә, уйның, максатның ачык булуына ярдәм итә. Уйлап әйтелгән, уйлап китерелгән сүзләр ике төрле мәгънәнең килеп чыгуына урын калдырмыйлар.

Ләкин, кызганычка каршы, безнең бик күп язучыла- рыбыз моңар аз игътибар итәләр. Газета-журналлары- бызда басылып килгән бик күп мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр, хәбәрләр ничек эләкте шулай язылалар. Урын­сыз сүзләр кулланыла. Күптән түгел генә әле «Кызыл Татарстан» газетасында бер милиционерның бер ха­тынны кыйнавы турында хәбәр басылган иде. Ләкин шул хәбәр, җөмләнең ялгыш язылуы аркасында, мили­ционер түгел, бәлки киресенчә, хатын милиционерны кыйнаган мәгънәне аңлата. Шушындый кирле-мырлы нә­тиҗәләрне бездә бик еш очратып була. Бу бәладән та­тарның танылган карт язучылары да котыла алмыйлар; котылырлар иде, сүзгә, җөмлә төзелешләренә кирәгенчә әһәмият бирмиләр.

һәрбер сүзнең аерым мәгънәсе, аерым табигате бар. Хәтта язучының нинди сүзләрне алуына карап, аның иде­ологиясен дә билгеләргә мөмкин. Шулай ук сүзләрне, аларның табигатьләренә, эчке мәгънәләренә карап, дөрес китерү аркасында укучыга йогынты да ясарга мөмкин. Мәсәлән, берәү җыелыш турында хәбәр яза. Җыелыш­ны мактый, ә үзе ахырдан гына: «Клуб залы яр­тылаш буш иде»,— дип куя. Укучы: «Ә... клуб буш булган икән», дип кала. Шул җөмләне: «Клуб залы яртылаш тулы иде»,— дип куйсаң, бөтенләй башка бер йогынты ясала.

Менә шуңа күрә дә без язучыны әдәбият-матбугат заводында эшләүче бер эшче итеп таныйбыз. Газета җыйганда хәреф җыючы тиешле хәрефләрне җыярга, эшче үзе эшләп чыгара торган товарны нәрсәдән, ни белән һәм ничек эшләргә тиешлегенә игътибар итсәләр, язучылар да сүзнең, җөмләнең урынлы-урынсыз алыну­ына күңел бирергә тиешләр.

Укучыларыбызга бу мәсьәлә аңлашылсын өчен, «Авыл яшьләре» журналының үткән 4 нче саныннан кайбер мисаллар да китереп узабыз.

Язгы кояш сөеп иркәгән көй

Кырлар кайный — кырлар тилергән. Кем шул вакыт кырлар сулый белән Чыңнашалар корыч — тимерләр.

(М. Сөндекле шигыре.)

Татар телендә «иркәгән» сүзе юк; «иркә», «иркәлә», «иркәләгән» сүзләре генә бар. Шагыйрь монда үлчәүнең тигезлеге өчен бер сүзне бөтенләй ватып, җимереп ташлый. «Иркәгән көй кырлар кайный...» бер-берсенә бәйләнмиләр. «Кырлар сулый белән чыңнашалар ко­рыч — тимерләр» бөтенләй Рәгънәсез булып чыкканнар. Кем сулый? Кырлармы әллә башкамы? Әллә юкса ко­рычлармы «сулый» белән чыңлашалар? Аңлашылмый. «Сулый» урынына «сулы» алсагыз да, барыбер мәгънә­сезлек килеп чыга,-

Без үтәсе юллар ерак әле. Без җитәсе җирләр — таң кебек!

(Әбүзәр Түрәй шигыре.)

Түрәй монда без җитәсе җирләрне таңга чагыштыра. Бердән, таңга җитеп булмый, икенчедән, таң ул һәр көн ата һәм һәр көн бетә. Димәк, без ул «җитәсе» (Түрәй үзе шулай ди!) җирләргә бервакытта да җитә алмабыз. Начар мәгънә килеп чыга. Аннары Түрәй кулланган «таң», «диңгез», «тау» бик иске сүзләр, иске сурәтләр. Аларны яңарак итеп алырга кирәк иде.

Ташкын боздай ташынып ачу килә, Илебездә мүп яшерен исемнәр,

Исерек хулиганны, 'бюрократны

Бергә бәйләп букет ясадым...

(Әюп Гарәй шигыре.)

Ачу бервакытта да «ташынып» акмый, акса да «таш­кын булып» кына килә дияргә мөмкин. Ташыну сүзе бер җирдән икенче җиргә күчү, әйберләр ташып йөрү мәгъ­нәсендә генә кулланыла. Ә бу шигырьдә ул урынсыз. Исерек хулиганнардан, бюрократлардан букет та ясап булмый. Букет бит ул хуш исләр аңкытып торган матур һәм сокланырлык бәйләм рәвешендә йөри. Ә монда ул начар бер күренешне күрсәтергә, шул күренештән әче рәвештә көләргә теләгән шигырьнең көчен югалта. Хули­ган чәчәкләрнең дә булганы юк бит!

Бу мисаллар сайланмыйча, тикшерелмичә алынды­лар. Эзли башласаң, хәтта эзләмәсәң дә, аларны бик күп табып була. Бу хәл безнең язучыларыбызның нәфис сүз өстендә эшләмәүләрен күрсәтә. Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз — ул мәгънә дә, идеология дә, ул матурлык та.

Язучы үзенең сүзлеген баетырга тиеш. Моның өчен куе гаммә эчендә яшәргә кирәк. Язучының сүзгә бай бу­луы, язгай чакта күп сүзләр алуы аның тормыш белән яхшы таныш икәнлеген дә күрсәтә.

1929

ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ ОПЕРА

Опера—матур сәнгатьнең иң югары дәрәҗәдә тор­ган ноктасы. Сөйләү урынына сәхнәдә җырлап кына уйнарга яраклы итеп язылган музыкаль әсәргә опера дип әйтәләр.

Операның төп кыйммәте дә уен яки сүздә генә бул­мыйча, музыканың үзендә була. Моңарчы безнең опера мәйданында бөтен ягы белән дә канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткән пролетариат операсын күргәнебез юк әле. Шулай да рус композиторлары тирәсендә совет про­летариат операсын тудыру юлында уңышлы гына адым­нар да бар инде.

Буржуа тәнкыйтьчеләре һәм буржуа сәнгатьчеләре башта бу мәсьәләгә шаккатып карадылар:

— Драмага да пролетариатны керттегез, шигырь-хи- кәяләргә дә пролетариатны керттегез. Инде музыкага аны ничек кертергә телисез? — диделәр.

Без бу карашның тәнкыйтьтән түбән икәнлегенә ав­торитетлы иптәшләрнең әсәрләреннән өземтә<



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.