|
|||
МӘРФУГА АПА 4 страницаӘдип-шагыйрьләр саны 50 дән арткан Татарстан совет язучылары союзы халык белән бергә сугышның беренче көннәрендә үк үзен сугышка җәлеп ителгән санады. Иң алдынгы каләм көчләребез үзләре теләп фронтка киттеләр. Алар арасыннан кайберәүләрен без инде мәңге күрмәячәкбез: алар туган ил өчен көрәшкә җырларын гына түгел, гомерләрен дә бирделәр. Язучыларыбыз Бөек Ватан сугышы көннәрендә дәүләт эше дәрәҗәсенә күтәрелгән гаять зур, җаваплы эш алып баралар. Фронтларда газеталар чыгаралар, китаплар бастыралар. Газеталар һәм китаплар аша сугышчы- ларыбызга көч, дәрт бирәләр, батырларга дан җырлыйлар. Язучыларыбызның күбесе сугышта күрсәткән хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Кулына мылтык тотып, турыдан-туры сугыш утына кергән язучыларыбыз да аз түгел. Героик халкыбызның бүтән батыр улларыннан алар һич тә аерылмыйлар: немец илбасарларны аяусыз кыйнауда искиткеч кыюлыклар күрсәтәләр. Татарстан Совнаркомы һәм ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан күрсәтелгән җитди игътибар аркасында, татар совет әдәбияты сугыш чорындагы бу өч ел эчендә тагын да ныграк үсте, тирәнәйде, аның халыкка йогынты ясау көче артты. Фронтларда йөргән язучыларыбыз да, тылда яшәгән язучыларыбыз да Ватанга кайнар мәхәббәт, дошманга чиксез нәфрәт белән тулы күп кенә әсәрләр бастырып чыгардылар. Без сугышка кадәр ничектер читтәрәк, тормыштан аерылыбрак эшли идек. Китапларыбызның каһарманнары итеп алына торган кешеләрне дә аз өйрәнә, аз белә идек. Сугыш безне кабинетлардан бәреп чыгарды һәм кайнаган тормыш эченә ташлады. Бу хәл иҗатыбызга уңай йогынты ясады. Китапларда бөек гадилек һәм тормыш чынлыгы, тере кешеләр һәм дөрес тойгылар тулырак күренә башлады. Муса Җәлилнең «Тупчы анты», Фатих Кәримнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт»е, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»ы, Кави Нәҗминең «Фәридә»се, Михаил Бубенновның «Ак каен»ы, Хатип Госманның «Ялкынлы йөрәк»е, Әхмәт Ерикәйнең «Геройлар турын- да»сы һәм башкалар әнә шушындый рухта язылганнар. Гомәр Разинның «Намус»ы да әнә шул ук рухта языла. Депутат иптәшләр! Мин әле Татарстандагы авыл Советлары председательләренең күптән түгел генә булып узган киңәшмәсенә катнаштым. Анда мин иптәшләрнең китаплар, уку йортлары һәм көтепханәләр турында сөйләүләрен аерата кызыксынып тыңладым. Халкыбызның культура үсеше 1944 нче елга билгеләнгән бюджетта да нык чагыла. Бюджеттагы барлык сумаларның 72,4 проценты социаль-культура чараларына билгеләнә. Үткән елдагы үтәлешкә караганда, бу 71 568,8 мең сумга артыграк. Матур әдәбият — культура үсешенең иң зур тармагы. Яшь буынны тәрбияләү өчен яхшы китаплар кирәк. Җырлар, либреттолар рәвешендә китап композиторларга, пьесалар рәвешендә театрга, артистларга кирәк. Китап — сугышчының иң якын дусты. Татар әдәбияты — тамыры гасырларга сузылган бай әдәбият. Ләкин, аянычка каршы, әдәбиятыбызның үткән юлы кирәгенчә өйрәнелми. Әдәбиятка караган бик күп кыйммәтле документлар, язучыларыбызның кулъязмалары, классик әдип-шагыйрьләребезнең тормышларын яктырткан теге яки бу материаллар бер кулга — дәүләт кулына тупданмаганнар. Пушкин язган каләмне күргәнем бар минем. Лев Толстой язган «Яңадан туу» (Воскресение) вариантларының янмас шкафларда мәхәббәт белән саклануына сокланып караганым бар. Пушкин бик күптән, моннан йөз ел элек үлде, ләкин аның каләме дә, кулъязмалары да сакланган. Ә Тукайның үлүенә 30 гына ел, әмма аның каләмен күрсәтүче табылмас. Тукайга баглы материаллар гына түгел, әле бары тик моннан 10—15 кенә ел элек үлгән Мәҗит Гафури, Һади Такташ шикелле шагыйрьләрнең дә материаллары төрле кулларда төрлечә чәчелеп яшиләр. Әдәбият музее кирәк, иптәшләр. Аның мөһимлеген мин түбәндәге исемнәр белән дә исбат итә алам. Казанда Пушкий һәм Маяковский булдылар. Казанда Лев Толстой, Максим Горький һәм русның бүтән зур язучылары озак вакытлар яшәделәр. Бу турыда материаллар җыю һәм әдәбият музее аша шуның белән киң массаны тәрбияләү гаять зур эш бит. Татарстан совет язучылары союзы, ВКП(б) өлкә комитетының Казанда әдәбият музее ачу турындагы карарын котлап, депутатлардан бюджетта шуңа акча билгеләнүне сорый. Казан — университетлы карт шәһәр, югары мәктәпләр шәһәре ул, индустрия шәһәре ул, татар культурасының үзәге ул. Без 1941 нче елда Казанда атаклы француз язучысы антифашист Жан Ришар Блокны, мәшһүр итальян язучысы антифашист Джерманеттоны һәм рус язучыларын- нан Демьян Бедный, Александр Фадеев һәм бүтәннәрне күрдек. Алар Тукай иҗаты белән бик кызыксындылар, Тукай һәйкәлен күрергә теләделәр. Шуны күрсәтүне бездән үтенделәр. Аяныч хәл: татар совет язучысы аларга Тукай һәйкәлен күрсәтә алмады. Бәрсә дә дулкыннарын, һич алмады, гарык итмәде, Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харык итмәде. Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының! Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың, Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың. Мин менә шушындый патриотик әсәрләр язган татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл салу турында әйтәм. Пушкин белән Лермонтовны Тукай үзенең остазлары дип атады. Иң элек ул аларның җәүһәр әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү эшенә кереште. Хәзер дә әле Тукай тавышы иблис хөкүмәте вәкилләренә — адәм ашаучы гитлерчыларга каршы каты җаваптай булып яңгырый: ...Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без, Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп... Китерелгән мисаллар халык шагыйре бөек патриот Тукайга һәйкәл салу турында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан Совнаркомы чыгарган карарны тормышка тизрәк ашырырга кирәклекне җитәрлек аңлаталар дип уйлыйм. Татарстан совет язучылары союзы депутатларга мөрәҗәгать итә һәм сессиядән һәйкәл салырга акча билгеләүне сорый. Депутат иптәшләр! Теге яки бу халыкның культура үсеше турында сөйләгәндә, иң элек аның әдәбиятына тукталалар. Матур әдәбият аның ни дәрәҗәдә торганлыгын күрсәтә. Рус халкы арасында татар язучылары әсәрләрен укырга теләк бик зур. Максим Горький инициативасы белән татар матур әдәбиятыннан кайбер үрнәкләрне революциягә хәтле үк рус теленә тәрҗемә итү эше башланган иде. Бу соңгы елларны безнең кайбер әсәрләребез Америкада да чыкты. Ленин милли политикасы татар әдәбияты алдында киң мәйдан ачты. Мәскәү, Киев, Тбилиси һәм башка шәһәрләр бездән тәрҗемәләр сорыйлар. Язучылар алдында бик мөһим бурычлар тора: ТАССРның 25 еллыгына хәзерләнү, Советлар Союзы Геройлары исемен алган якташларыбыз турында китап чыгару, идея-художество яктан югары сыйфатлы романнар, пьесалар, поэмалар, хикәяләр — һәрбер телгә тәрҗемә итәргә яраклы яхшы китаплар бирү. Менә шушындый зур эшләр өчен язучыларга иҗат командировкалары кирәк, подстрочниклар эшләтү өчен тәрҗемәче кадрларыбызны бүтән эшләрдән бушатып, язу өстәле артына утыртырга кирәк. Татарстан совет язучылары союзы әдәбиятыбызны дәүләт эше дәрәҗәсенә күтәрү өчен сессиядән аңа өстәмә рәвештә акча билгеләүне сорый. Без тарихи чорда, Совет чорында яшибез. Яхшы китап өчен әдип-шагыйрьләр зур сумалар белән бүләкләнеп тәкъдир ителә торган илдә яшибез. Мин күтәргән мәсьәләләр сессия тарафыннан җитди каралыр һәм язучылар союзының үтенече кабул ителер дип уйлыйм. Бу трибунадан минем шагыйрь буларак та файдаланасым килә: шигырь укырга рөхсәт итегез[9]. (Кул чабулар.) УЛ СУГЫШТА ҮСТЕ Без блиндаж янында басып тора идек. Ком сибелгән сукмак буйлап, салмак адымнар белән, ир уртасы офицер узып китте. Минем күптәнге танышым рядовой Петров: — Беләсезме бу кем?—дип миңа сорау бирде.—Белмисезме? Ничек инде белмисез?!—Петров гаҗәпләнде һәм, үзенең иң яраткан кешесе турында сөйләгәндәй, җылы тавыш белән дәвам итте: — Солдатларның иң якын дусты, иң якын киңәшчесе һәм тәрбиячесе Мөхәммәт Едиханов була ул. Петров мине аның тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Ул Сакмар суы буенда үскән. Ләкин аңа матур табигать лҺңЪлНи хклгдь ttefjiaf еумо^йуа juuh 1^ jtu^t^. £■»*/ fftjue&taf) a/t^i /^/'X Hnt Л!^^й (лИл ■ <£«et£ Ща /У Яаа фтдн. J JMoJiJifajLjc,, ZAgz* Ihl^ , s&t ыж сХъьрЩ урдиня Ьуе-л^_ у/Хъхлф t&i > ул эсъдлруз элл ffiuiy tya/’ ty-Wf ЭЦи^уМп Ашам J"— GfjiMiJt ину?, a&d?- y*n &/1&4) (Jyt,- ? ■^*5’ ^гЛс*^ч^ ^amaibi ? f- , ах&лжш / (^тёилъЬа^уАал У''- ftfllkfaut, Млсс^сеулсе уаи ӘСъ$д~ /d^tg&zuA /о/ъА^А, 1^> > - ‘>3’4', ‘fy ! ггц •№* /Ъ> K-"-^ </■£? ^V1? f/i H^f/ii<^i Зллг^З^-, х-^г^. 3fn^- ЪчъЗлф** u^‘V^-> ^'ff>^e_ feutA')”* /&** ‘АОХ-АЛ^А-^У^МВ^Х >a-AX<A-■ ■ X O£<ix. frrtftn /У^*< ^5% <£?.л&и CayJv. ^', *“***■ Ала^гА К^ъи^лэ/ъ cfaf&i, кдгл_ tepbpeJfyb /^Zz^^K, Styl-ViV Ah'lAh ££t; «Uwk /^гал 2ru^- /db^/^-z-A- ^^/О^ЫЪ^ГИ /^цдл<ү>• Яэеръъ аллуоллщ IfAtaz m«um, Jkocrt&iju ^^kje^a с**# ■• ft4* tyi4y</lGlan /a&t'tmjjciftfa uy£,
«Берлин юлында очраш^» исемдәге очеркның кочагында бәхетле балалык көннәрен татырга туры килмәгән. Ул бик иртә ятим калган: аңа 9 яшь чакта әтисе, 13 яшь чакта әнисе үлгән. Мөхәммәтнең ике абыйсы һәм ике сеңелесе булган. Абыйлары яшь Совет республикасын яклаганда Кызыл Гвардия сафында корбан булганнар, сеңелләре авырып үлгәннәр. Ул ялгыз калган. Ләкин безнең илдә кешенең ялгыз калуы мөмкин түгел. Мөхәммәт балалар йортына кергән, илнең мәрхәмәтле кешеләре аңа ярдәм кулы сузганнар, аны тәрбияләгәннәр, аңа белем биргәннәр. Соңыннан ул педагогия институтын тәмам итеп, үзе дә укытучылык эшенә керешкән. Миңа иптәш Едиханов хезмәт иткән полкта берничә көн торырга туры килде. Мин һәрвакыт һәм һәр җирдә дип әйтерлек аның фамилиясен ишетә идем. Я: «Моны Едихановтан сорарга кирәк», диләр, я: «Мин Едихановны күрдем, ул миңа болай дип әйтте», я: «Еди- ханов килсен, ул хәл кылыр», дип аның исемен сөеп әйтәләр, һәр блиндажда, һәр отделениедә аның кулы сизелә. Миңа иптәш Едихановның үзе белән дә танышырга туры килде. Аның агара башлаган чәче, йөзендәге яра эзләре һәм эшкә сәләтлелеге минем дә аңа мәхәббәтемне кузгаттылар. Мин бу юлларны язганда иптәш М. И. Калининның «Кызыл Армиянең тарихи җиңүләре» дигән мәкаләсен хәтерләдем. Ул анда Ватан сугышын рядовой булып башлаган кешеләрнең бүген капитан, майор, хәтта полковник дәрәҗәсенә ирешүләре турында яза. Мөхәммәт Едиханов сугышка рядовой булып килә. Ул катнашкан беренче каты бәрелеш Мәскәү янында, Хорошиловода була. Мәскәү янындагы сугышларда Едиханов, миномет расчеты командиры буларак, күп кенә немецларның башларына җитә. Шул ук вакытта ул дивизия парторгы булып та эшли һәм батарея командиры яралангач, аны алыштыра, шәхси батырлык күрсәтеп, сугышчыларны дошманга каршы җиңүгә рухландыра. Едихановка кече политрук исеме бирелә, һәм ул батареядә комиссар булып кала. Башкалабызны яклап, немецларның арка сөякләрен сындырган сугышчылар Иделгә җитәләр. Монда Едихановка 13 кешедән торган кечкенә генә төркем белән (үзе 14 нче) 250 немецка каршы каһарманнарча көрәш алып барырга туры килә. 14 совет сугышчысы 160 гитлерчыны үтерә, әмма үзләре бары тик бер генә кешеләрен югалталар. Едиханов җитәкчелегендә барган бу каты бәрелешне генерал күзәтә һәм солдатларның батырлыкларына хәйран кала. Алар бөтенесе дә орденнар белән бүләкләнәләр, ә Едихановның үзенә, аның оста командирлыгын тәкъдир иткәндәй, Александр Невский ордены бирелә. Шушы соңгы каты сугышлар нәтиҗәсендә булдыклы офицер Едихановка өлкән лейтенант исеме бирәләр һәм аны батальонга командир урынбасары итеп билгелиләр. Немецлар Идел буенда да җиңеләләр. Мөхәммәт Едихановның сугыш юлы гел үзгәреп тора. Ул ике тапкыр 260 каты яралана, ләкин аның яшьтән үк чыныккан организмы бу яраларны тиз җиңеп чыга. Каты сугышларның берсендә батальон командиры яраланып сафтан чыга, командирлык вазифасын иптәш Едиханов үз өстенә ала һәм ул, авыр шартлар булуга карамастан, барлык операцияләрне дә уңышлы башкара. Мөхәммәт Едиханов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә һәм аның погоннарында тагы бер йолдыз арта: ул капитан була. Минем белән очрашканда, Едиханов майор иде инде. Моңа ул үз өстендә эшләү, сугыш теориясен өйрәнү нәтиҗәсендә ирешә. Хәзер ул полк парторгы булып эшли. Полк командиры аның турында: — Едиханов — яхшы оештыручы, кыю офицер, булдыклы командир, — ди. Подполковник Ибраһим Яхин: — Анда көч чишмәсе бар. Бу чишмә — партиягә бирелү, партия эшен ярату, — ди. Солдатлар аның турында: — Ул һәрвакыт безнең белән, ул безнең янга иң авыр минутларда да килеп чыга һәм безнең хәлне җиңеләйтә. Ул коммунистларны гына түгел, коммунистлар аша полктагы бөтен сугышчыларны да тәрбияли,—диләр. Ватан сугышын рядовой булып башлаган һәм бүгенге көнне майор булган Мөхәммәт Едихановның сугышчан юлы Кызыл Армиянең үсүен һәм ныгуын күрсәтә. Сугыш юлын Мәскәү янында башлаган Едиханов хәзер инде Берлинга якынлашып бара. Аның белән икенче тапкыр очрашуыбызны без Берлинда билгеләдек. 1944 КҮПЛӘРДӘН БЕРӘҮ Нарев елгасының уң яры буенда булган каты сугышларда совет артиллеристлары искиткеч батырлыклар күрсәттеләр. Плацдарм сакланып калу гына түгел, ул бик күпкә киңәйтелде дә. Нарев елгасының аргы ягыңда хәзер юллар әллә ничәшәр километрга сузылалар. Бу юллардан узганда күзләргә щитлар чагыла. Щитларга рәсемнәр эленгән, рәсемнәр астына «Плацдармны саклап калучы баһадирлар» дип язылган. Баһадирларның күбесе — артиллеристлар. Окопларда һәм блиндажларда, танкларда һәм самолетларда сугышчылар кулында листовкалар йөри. Без блиндажга барып кергәндә, капитан X. Муратов шундый листовкаларның берсен укый иде. — Әмма һәйбәт сугышалар да соң безнең артиллеристлар!— Диде ул безгә карап һәм: — Мә, укыгыз! — дип, әлеге листовканы сузды. Кулдан кулга күчеп йөргән бу листовка татар улы Ким Нуретдинов турында иде. Бу кичне безнең бөтен сүзебез орудие командиры сержант Нуретдинов хакында гына булды диярлек. Иптәшләр аның аз сүзле, салкын канлы сугышчы, каты таләпле командир һәм яхшы иптәш булуы турында сөйләделәр. Аның күп төрле сугыш эпизодларын телгә алдылар. Сугышчылар телендә йөргән эпизодларның берсе менә моннан гыйбарәт. Таң вакыты иде. Немецлар безнең позицияләргә каты ут ачалар. Бөтен әйләнә-тирә һичнәрсә күренмәслек тузан һәм. төтен белән каплана. Нуретдинов бу вакыт ут кырында була. Ул траншея буйлап алга чыга һәм дошманның кайда җыелуын, кайсы юлдан килеп чыгарга хәзерләнүен күзәтә, шунда ук, гитлерчыларның, көтү булып, байтак санда бер урында тупланып торуларың сизә. Озак та үтми, ул үзенең расчетына: — Дошман җыелган урынга осколочныйлар белән ут! —дип команда бирә. Немецлар өере өстенә туры төзәп атылган ядрәләр төшә. Көтелмәгән бу дәһшәтле үт фрицларны таралырга, качарга мәҗбүр итә. Элекке урында дошманның Нуретдинов ядрәләре белән сафтан чыгарылган 50 дән артык солдат һәм офицеры кала. Нуретдинов ялгышмаган. Нәкъ ул уйлаган, ул көткән юлдан немецлар танк һөҗүме башлыйлар. Нуретдинов расчеты янында ядрәләр ярыла. Салкын канлы командир куркып калмый. Орудие дошман уты астында бүтән урынга, немец танкларын каршы алу яхшырак һәм җайлырак булган урынга күчерелә, — Атыйк инде, бик якын бит, —ди наводчик. Нуретдинов дәшми. Аның күзләре җилпәзәсыман тезелешеп килгән немец машиналарына текәлгән. Якында дошман ядрәләре ярыла, баш очыннан пулялар сызгырып оча, әле анда, әле монда лып та лып тимер кисәкләре төшәләр. — Атыйк инде! — ди наводчик. Командир бу юлы да дәшми. Бары тик, бөтенесе дә хәзерме дигәнсыман, расчетка күз төшереп кенә ала. Сугышчылар аның сүзен танклар 200 метрга якынлашкач кына ишетәләр. — Ватан өчен! — дип атарга команда бирә ул. Бер-бер артлы утлы ядрәләр очалар. Җилпәзә тәртибе бозылган танкларның икәйе дөрләп яна башлый. — Кая качасыз? Кача алмассыз! Менә монысы туган илем — Татарстан өчен! — дип, Нуретдинов тагын, тагын ата. Өченче танкка да ут каба. Дошманның танк һөҗүме, уңышка ирешә алмыйча, кире кайтарыла. Ләкин бераздан атака яңадан кабатлана. Нуретдинов орудиесе ядрә тиеп зарарлана. Кыю артиллерия расчетын немецлар, камап алып, юк итәргә телиләр. — Совет артиллеристлары тереләй бирелмиләр! — дип, Нуретдинов иң авыр хәлдә дә салкын канлылыгын югалтмый. — Безнең кулларда винтовкалар һәм гранаталар бар әле, шулар белән үтерик дошманны! — ди ул. — Винтовкасыз, гранатасыз калсак, тешләребез бар, дошман бугазын тешләребез белән чәйнәп өзәрбез! — ди ул. Немецлар бу юлы да чигенергә мәҗбүр булалар. ...Капитан X. Муратов Ким Нуретдиновны күреп тә белә булырга кирәк. Ул аның турында җырдай матур, җырдай тыңлап туйгысыз хикәя сөйли. Сүзгә майор Василий Кононюк та катнаша. — Артиллерист Нуретдинов исеме, буыннан буынга күчеп, мәңгелеккә керер. Кешене үлмәс иткән батырлык әнә шул була инде, — ди ул. Без блиндаждан чыгабыз һәм Нуретдинов көрәшеп алган таучыклар аша Көнбатышка таба — алга юл тотабыз. ; АЛАР ӨЧӘҮ ИДЕ Җәйге айлы кичләрнең берсендә офицер Кәрәм Әхмәтҗанов кинога юнәлде. Кайдадыр күктә самолетлар гүләгән һәм якын гына туплар аткан тавышлар ишетелә иде. Ләкин ике ел буе фронтта яшәгән Кәрәм- нең моңа исе китмәде. Ул үзен фронттан ерак шәһәрдә яшәгәндәй хис итеп, кәефле хәлдә атлый бирде. Аңа бүген ял рөхсәт иттеләр. Ул һәйбәтләп кырынды, юынды, өс-башын алмаштырды һәм җырлый-җырлый блиндаждан чыкты.' Бездә биек таулар бар, Тау астында таллар бар, Талда — яфрак, бездә — сагыну, Сездә нинди хәлләр бар? Туган йортың турында уйланудан килеп чыккан җыр өйне сагындырды. Кәрәмнең күптән, бик күптән инде өйдә булганы юк. Өйдән килгән хатларга караганда, өлкән лейтенант Кәрәмнең энесе дә, әтисе дә кайсыдыр фронтта немецларга каршы көрәш алып баралар: ләкин ул алар белән хатлар аша булса да багланышка керә алганы юк. Ай болытлар арасына кереп югалды. Кәрәм кино булачак бина алдында танышларын очратты һәм, кино башланмаганлыктан, алар белән сүзгә кереп китеп, тәмәке кабызды. — Иптәш өлкән лейтенант, сез Кәрәм Әхмәтҗанов түгелме? — дип кемдер аңа сорау бирде. — Әйе, мин Кәрәм Әхмәтҗанов булам,— дип, ул тавыш килгән якка борылды. — Ә сез кем буласыз? — Җентекләбрәк карагыз, бәлки, танырсыз... Кәрәм бер генә секундка кесә фонарен яктырткан иде, кулларын җәеп сикереп куйды, һавада саф татарча әйтелгән «Абый!», «Энем!» сүзләре яңгырадылар. Озак вакыт күрешми йөргән туганнарның бергә туры килүләре, көтмәгәндә очрашулары бик шатлыклы була, ләкин очрашу шатлыгы, гадәттә, сүзсез уза. Бу вакыт кеше шундый хәлдә кала ки, шатлыгын аңлатырга сүз таба алмый ул. Әхмәтҗановлар белән дә шундый хәл булды. — Әткәй дә монда,— диде бераздан кече Әхмәт- җанов. — Кит аннан, кайда? — дип гаҗәпләнде Кәрәм. Шулай итеп, ата һәм аның ике улы безнең фронтыбызда бер дивизиядә булып чыктылар. Командование Кәрәм Әхмәтҗановка, әтисе һәм энесе белән күрешеп туйганчы сөйләшер өчен, өч көнлек отпуск бирә. Төнне Кәрәм йокысыз уздыра. Ул 1940 нчы елдан бирле күрми йөргән сөекле әтисе белән иртәгә иртән очрашуы турында уйлый. Элекке колхоз председателе, хәзер батальон командиры урынбасары капитан Гаяз Әхмәтҗанов үзенең кадерле уллары белән үбешеп, кочаклашып күрешә. Беренче көн үткән тормышны, сугышка чаклы булган шатлыклы тормышны искә төшерү белән уза. Ата кеше: — Әнкәгез Кәнзибану ни хәлдә икән? —дип уйга чума һәм кинәт: — Бүген үк хат языйк, өчәү бергә языйк,— ди.— Алар өчәү бергә икән дип, безнең очрашуга әнкәгез дә куансын, — ди.
|
|||
|