|
|||
МӘРФУГА АПА 2 страницаПатша хөкүмәте Чернышевскийны каторгага, ә аннан соң мәңгелек сөргенгә Себертә җибәрергә карар чыгара. 1864 нче елның язында ерткыч хөкүмәт, халык улын мәйданга чыгарып «хурлык баганасына» бастыра. Черны- шевскийның муенына «Дәүләт җинаятьчесе» дип язылган такта тагыла, аның баш өстендә кылыч сындырыла. Ләкин бу вакыйга шунда җыелган халыкның күзләрен ачарга гына ярдәм итә. Чернышевскийга чәчәк ыргыталар. Яшьләр: — Без синең шәкертләрең, — дип, Чернышевский утырып киткән карета артыннан йөгерәләр. Чәчәк ыргыткан кеше кулга алына, халык куыла. Минем алдымда Чернышевскийның ике рәсеме тора. Беренчесендә — ул яшь, батыр, кыю, сакалсыз, мыексыз, яп-якты йөз. Монысы аның кулга алынганчы төшкән рәсеме. Икенчесендә — ул бөтенләй карт булып күренә. Чал сакаллы, хәлсез чырайлы. Монысы аның 21 ел каторгада һәм сөргендә йөргәннән соң төшкән рәсеме. 21 ел... 21 ел буе ул иң авыр шартларда яши. Сөргендә ул ревматизм эләктерә, цынга белән авырый. Ничә ел буе ул ит- май күрми. Сөргенлек аны шулхәтле изә, яньчи ки: — Син хәзер азатсың, — дигән сүзләрне ишетүгә, нык Чернышевский шатлыктан елап җибәрә. Ләкин царизм аны бөтенләйгә азат итми. Чернышевский Астраханьга күчерелә. Рудникта эшләгәндә дә, Якутиянең иң ерак почмагында яшәгәндә дә революцион пропаганда эшен ташламаган Чернышевский Астраханьда да өзлексез эш алып бара. Эшсез яту — үлем ул, дип караган бөек революционер 4—5 елда Веберның 12 томнан торган 10 мең битле китабын русчага тәрҗемә итә. Добролюбовның биографиясенә карата яңа материаллар хәзерли. Замандашларының белдерүенә караганда, Чернышевский һәр көн иртә белән 7 сәгатьтә торган. 8 сәгатьтән 1 сәгатькә кадәр язган. Бердә ашаган. Аштан сон газета-журналлар укыган. Кич белән китап укыган, беседа алып барган. 1889 нчы елның июлендә Чернышевскийга туган шәһәренә Саратовка күчәргә рөхсәт итәләр. 9 нчы июльдә ул Саратовка күчә, ә 29 нчы октябрьда үлә. Аның каберенә Мәскәүдән, Петербургтан, Харьковтан, Варшавадан һәм башка шәһәрләрдән веноклар килә. «Чернышевскийның хезмәтләре исән, даны исән», дип телеграммалар җибәрелә. Әйе, аның хезмәтләре исән, аның даны исән. Чернышевский халыкның якты киләчәгенә ышанып яшәде һәм халыкны шуңа чакырды. «Киләчәк якты һәм гүзәл. Аны сөегез, аңа омтылыгыз». «Тарихта көрәшсез бернәрсә дә алынмый», ди ул. һәм ул үзенең бөтен бөек гомере буена шул якты киләчәк өчен көрәште. Хәтта, «Нәрсә эшләргә» исемле романында ул шул киләчәк бәхетле тормышны үз аңлавынча күрсәтергә дә тырышты. Кешелек дөньясының иң алдынгы бөек галимнәре — даһи юлбашчыларыбыз Карл Маркс, В. И. Ленин Чернышевскийның хезмәтләренә зур ихтирам белән карыйлар. Рус телен өйрәнгәннән соң Карл Маркс беренче чиратта Чернышевскийның әсәрләрен укып, аңа «русның бөек галиме һәм критигы» дип бәя бирә. Чернышевский әсәрләре, аеруча аның «Нәрсә эшләргә» романы — совет яшьләре өстәлендә булырга тиешле әсәрләр. 1939 БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ 1925 нче елның кышы. Мәскәүдә матбугат йортында язучылар киңәшмәсе бара. Доклад буенча фикер алышуларда чыккан драматургларның берсе, бик кызыклы бер фактка тукталып: — Бәлки мин ялгышамдыр, мин сөйләгән нәрсә бәлки дөрес түгелдер, — диде. Шул вакытта иң арткы сафлардан берәү калын тавыш белән: — Мин раслыйм: дөрес!—дип кычкырды. Әлеге драматург: «Әнә Маяковский раслый»,— дип сүзен дәвам итә башлаган гына иде, без, залда утыручы яшьләр, гөр килеп, калын тавыш килгән якка борылдык һәм ишек янында басып торган озын буйлы мәһабәт кешене күрдек. Киңәшмәдә атаклы язучылар һәм шагыйрьләр күп иде. Ләкин башлап язучылар арасында һәм, гомумән, бүтән шәһәрләрдән килгән шагыйрьләр арасында Маяковский иҗаты белән кызыксынучы, ялкынлы шагыйрь- rq мәхәббәт тотучы иптәшләр шулкадәр күп иде, алар тәнәфес вакытында Маяковскийны сырып алдылар. Киң коридор халык белән шыгрым тулды. Үз бәхетләрен матур әдәбиятта сынарга теләгән башлап язучыларның шушындый кайнар мәхәббәтләренә Маяковский, әлбәттә, бик шат иде. Коридорда пальтосын салып ук, көлә-көлә: — Гадәттән тыш киңәшмә ачык. Мин председатель. Кем сүз ала? — диде. Маяковский белән күңелле генә сөйләшкән вакытта берәү: — Меһә бу иптәш Казаннан. Татар шагыйре. Сезнең «Сул марш»ны ул татарчага тәрҗемә иткән, — диде. Ул елларны Маяковскийны бик нык «тәнкыйть» итәләр иде. Матбугатка кереп сырышкан дошманнар һәм аларга ияргән җиңел акыллы кешеләр Маяковский талантыннан көлеп, аның турында пычрак мәкаләләр язып чыгалар иде. Хәтта әлеге киңәшмәгә дә Маяковский киңәш бирү хокукы белән генә чакырылган иде. Менә шундый көннәрдә үз әсәрләренең төрле телләргә тәрҗемә ителүен белү Маяковскийга бик җылы тоелды. Таза гәүдәле, җитди чырайлы шагыйрьнең йөзендә рәхәт дулкынлану сизелде. Әле хәзер генә аңа шигырьләренең украин теленә тәрҗемә ителүе турында сөйләгәннәр иде. Инде менә татарчага да бар. — Ничек чыкты соң? —дип, ул миңа сорау бирде. Мин аңа әле яңа гына басылып чыккан «Көннәр йөгергәндә» китабын суздым һәм шул китапка кергән «Сул марш»ны күрсәттем. Русчадагы кебек үк, юллары чәчелеп басылган татарча сүзләргә карап бераз торганнан соң, Маяковский: — Кызганычка каршы, мин татарча укый белмим! Үзегез укып күрсәтегез, — диде. Маяковский шигырьләрен мин яшьтән үк яратып укый идем һәм, шигырьнең үзенчәлеген саклап, дөрес укырга тырыша идем. Яраткан шагыйрең укы дигәч, мин оялуымны оныттым. Тәрҗемәдәге беренче тәҗрибәне дә уңышлы итеп күрсәтәсе килде ахры, мин дәртләнеп: Марш эчендә көчле әйләнегез! Буш сүзләргә монда урын юк, Ораторлар, акрын! Сезнең Сүз, Иптәш маузер...— дип шигырьне яттан укып чыктым. — һәйбәт яңгырый!—дип ул, минем кулымны кысты. Без сөйләшеп киттек. Шунда ул Казан хәлләрен сорашты, татар әдәбияты турында сораулар бирде һәм үз!енең дә Казанга килергә җыенуын әйтте. «Сул марш»ны татарча тыңлау тәэсирен Маяковский соңыннан үзенең «Казан» дигән шигырендә чагылдырды. Беренче очрашуның икенче көнендә Маяковский доклад буенча фикер алышуга катнашты. Аның чыгышын без түземсезлек белән көттек. Аны тыңлау гаҗәп рәхәт. Трибун-шагыйрьнең үткен "акылы, образлы теле, кызыклы мисаллары тыңлаучылар күңелендә ораторлык сәнгатенең онытылмаслык үрнәге булып калалар. Маяковский төшенкелеккә каршы, урынсыз сүзләр куллануга каршы сөйләде һәм киңәшмәнең кайбер «түрәләре» тарафыннан макталган берничә китапны тәнкыйть уты астына алды. Сугышчан шагыйрьнең тәнкыйтенә түзә алмаган «түрәләр» Маяковскийны җыелыштан куып чыгару мәсьәләсен күтәрделәр. Ләкин Маяковскийның көрәштә чигенеп калмавы һәм делегатлар арасында аны яклаучыларның күплеге бу тупас тәкъдимне шунда ук юкка чыгарды. Маяковский җиңүче булып киңәшмәдә калды. Революция җырчысының бу киңәшмәдә никадәр хаклы булуын еллар тулысынча расладылар. Аңа каршы чыккан «язучылар» да, алар мактаган «әсәрләр» дә күптән онытылдылар. Ә Маяковский иҗаты яши һәм яшәр. СОВЕТ ЭПОХАСЫНЫҢ ИҢ Укучыга тәэсир итү ягыннан Пушкинның «һәйкәл» исемле шигыре белән янәшә торган «Бөтен тавыш белән» поэмасында Маяковский: Төкерәм мин Мәрмәр лайласына, бронзалар авырлыгына. Дан хакында килешербез — Без үз кеше бит,— Булсын безгә әйдә Сугышларда төзелгән социализм уртак памятник,— дип язды. Маяковский 20 еллык иҗат юлын үтте. Үтелгән данлы иҗат юлына карап, ул: — Кешелекнең матур киләчәге өчен көрәшүчеләргә уртак һәйкәл — социализм! — дип әйтергә хаклы иде. Чөнки социализм темасы аның иҗатында төп темаларның берсе булып тора. Революциягә кадәр үк Маяковский буржуа җәмгыятенә каршы бунт күтәреп чыкты. Игорь Северянин, Бальмонт шикелле тормыштан ерак торган шагыйрьләр төрле аһәңнәргә бирелеп мещанлыкны җырлаганда, Маяковский дингә, милекчелеккә, буржуа мораленә каршы тавыш күтәрде һәм шигырьләрне тормыш турында язарга чакырды. Буржуа җәмгыятенә каршы шигырь көрәш алып барырга тиеш, диде. Ул елларны Маяковский капитализмга каршы көрәшнең реаль юлларын белми иде әле. Бунтарь, ялгызак иде ул. Үзен ялгыз хис итү нәтиҗәсендә, шагыйрь, коточкыч образлар тудырды. Бер шигырендә Маяковский үзенең бөтен байлыгын, үлмәс даһилыгын әйтә дә: Телисезме, Шуның һәммәсен мин тик бер сүзгә, кешелекле, ягымлы дип фаҗигалы пафос белән кычкыра. Әй, син! Күк! Мине каршыла! Эшләпәңне сал да Мине каршыла! Тынлык. йолдызлар белән кысылган колагын куеп аягына йоклый бар дөнья. Капитализм тарафыннан изелгән кешеләрнең авыр газапларын аңлаткан бу юллар — буржуа җәмгыятенә каршы көчле протест булып яңгырадылар. Иҗатының беренче дәверендә үк иске дөньяга каршы бунт күтәрү белән бергә, Маяковский яңа көннәрнең туачагын да җырлады. Җирдә оҗмах төзелүен теләде ул, һәм: Мин җырлаган ирекле кеше килер, Ышаныгыз миңа, мин беләм!.. — дип кешенең азатлыкка ирешәчәген хәбәр итте. Кайдан бу кадәр ышаныч? Шагыйрьнең алгы көннәрне күрә белүенә сәбәп 'нәрсә? Бу сорауларга җавап бирү өчен шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә күз төшерик. Гүзәл Грузия иленең Багдади исемле кечкенә генә авылы түбәләре күккә менгән очлы таулар, виноград тулы яланнар белән уратылып алынган. Авыл уртасыннан көмеш тавыш чыгарып тау елгасы — Ханис- Цхали ага. Елга аша күпер салынган. Әнә шул күпер янындагы өйдә, 1893 нче елның 19(7) нчы июлендә ярлы урманчы семьясында шагыйрь Владимир Маяковский туа. Ир баланың тууына ата-аналары бик куаналар. Семьяда үсеп килгән Люда белән Оля исемле кыз балалар да «энебез булды» дип шатланалар. Шагыйрьнең атасы — урманчы Владимир Константинович көр тавышлы, шат күңелле, озын буйлы кеше була. Аны крестьяннар бик яраталар, аңа дус итеп карыйлар һәм үз итеп аңа кунакка йөриләр. Урманчы буларак, Владимир Константиновичка йөрергә, урман гизәргә туры килә. Өйгә кайтырга туры килмәгәнлектән, ул башын ияргә куеп, урманда ук йокларга да мәҗбүр була. Аның көченә кешеләр сокланып карыйлар. Бүтәннәр ике кул белән күтәрә алмаган әйберне ул бер кул белән күтәрә. Ачуланып кычкырган вакытларда аның калын тавышы киң Ханис-Цхали елгасының аръягында ишетелә. Володя әтисенә охшап үсә. Әтисе аны үзе белән бергә урман карарга алып бара. Ата белән бала гаять дус булып яшиләр. Алты яшендә Володя Маяковский укырга өйрәнә. Ләкин ялгыз гына укып чыгарга туры килгән беренче китабы бик начар китап булып чыга. Күңеле кайтып. Володя: «Моның өчен укырга өйрәнәсе дә калмаган. Барлык китаплар да шундый күңелсез була торган булсалар, тотам да укый белүемне онытам!» — ди. Аның апасы Люда бервакыт шулай дәрес хәзерләгәндә Пушкинның «Тоткын» исемле шигырен кычкырып укый. Бу шигырь Володяга шулкадәр тәэсир итә ки. ул, дулкынлануын кыз балалардан яшерү өчен, тауларга кача. Пушкинның «Тоткын»ын тыңлаганнан соң ул үзе дә күп укырга һәм шигырьләр язарга керешә. Урманчы семьясына кунакка килгән кешеләр русча, грузинча, украинча җырлар җырлыйлар. Володяны урындыкка бастыралар. Володя шигырьләр укый. Ә сокланып тыңлап торучылар урманчыга карап: — Синең улың зур кеше булыр,— диләр. Володяның да көр тавышлы буласы килә, һәм ул бик кызыклы тәҗрибәләр ясый. Виноградтан эчемлек ясар өчен ишек алдында җиргә зур чүлмәкләр казылып куелган. Володя буш чүлмәк эченә керә, апасын ишек алдының икенче ягына җибәрә, ә үзе: — Тыңла, еракмы ишетелә? —дип шигырь укырга керешә. Озакламый туганнары Володяда тагын бер яңа нәрсә сизәләр. Ул шигырь чыгара башлый, хәтта рифмаларны да килешле итеп китерә. Сервантесның «Дон-Кихот»ын ул баштан алып ахыргача берничә тапкыр укып чыга. Агачтан кораллар ясап Володя үзе дә романда язылган кешеләр шикелле кыланып йөри башлый. Володя динсез булып үсә. Бервакыт ул ата-анасы белән монастырь карарга бара. Монастырь янындагы чиркәүгә керәләр, Грузин телендә поп «Мамиса, дадиса, сулиса...» дип нәрсәдер мыгырдый. Шул вакыт Володя, поп көйләгәнчә көйләп: Әйләндер тәгәрмәчне әйдә. Юкса безнең эш тора бәйдә, — дип кычкыра башлый. Баланың тавышы яхшы ук көчле булганга, моны чиркәүнең һәрбер почмагында ишетеп алалар һәм, түзә алмыйча, кычкырып көлә башлыйлар. Володяны чиркәүдән куып чыгаралар. Сигез яшь тулгач, әнисе, Александра Алексеевна, аны Кутаиси гимназиясенә укырга илтә. Бу хәл 1902 нче елны була. Арифметика буенча имтихан яхшы уза. Күңелсезлек тел буенча булган имтиханда туа. Поп аңардан: — «Око» нәрсә? — дип сорый. Уйлап-нитеп тормыйча, Володя җавап кайтара: — Өч кадак. Володя грузин балалары белән уйнап үсә һәм грузинча «око» сүзенең «өч кадак» икәнен белә. «Око»ның нинди мәгънәдә диндә йөргәнен ул уйлап та карамый. Мондый җавапка ачуланган поп Володяга: — Син грузин базарында түгел, ә гимназиядә утырасың,— дип кычкыра. Шулай да аны гимназиягә кабул итәләр, яхшы укуы, таза булуы, рәсем ясый белүе, кирәк чагында көлдерә алуы белән укучылар алдында ул бик тиз дан казана. Иң яраткан әйбере аның рәсем төшерү була. Люда белән ул бервакыт художник Краснуха студиясенә барып чыга. Люда художникка үзенең рәсемнәрен күрсәтеп дәрес турында сөйләшкән арада, Володя кәгазь кисәгенә художникның үзен төшереп ала. Рәсемне ул карикатура итеп эшли. Моны сизеп, Люда оялуыннан нишләргә белми. Ә художник рәсемгә карап түзә алмыйча кычкырып көлә. Художник Володяның талантлы бала булуын сизә һәм аңа рәсем буенча түләүсез-нисез дәрес бирергә хәзер икәнлеген әйтә. 1906 нчы елны Володяның әтисе үлә. Семьяда болай да ярлы яшиләр. Ә Владимир Константинович үлгәннән соң, бу ярлылык тагы да көчәя. Шул турыда сөйләшкәндә шагыйрьнең апасы Людмила Владимировна: — Әти үлгәннән соң безнең семьяда бары тик өч кенә сум акча калган иде, — ди. Володя төрле-төрле рәсемнәр ясап сата башлый. Квартирант булып аларда революционерлар торалар. Алар Володяның иң якын дуслары булалар. Володяга алар халык бәхете өчен көрәшүчеләр турында укырга китаплар бирәләр. Володя -Яхшы дип санаган кешеләрне патша хөкүмәте төрмәләргә утырта. Володя хаксызлыкны күрә, һәм үзе дә революцион хәрәкәткә катнаша. Аны гимназиядән чыгаралар. Шуннан соң Володя Мәскәүгә күчә, ул анда Мәскәү большевиклары оешмасында пропагандист булып эшли. Патша хөкүмәте 16 яшьлек Володяны ике тапкыр кулга ала. Ләкин нык үсмер бала яшерен саналган, сер булган бер генә әйберне дә жандармнарга әйтми. Иптәшләре кулга эләкмәсен өчен, ул адреслар язылган блокнотны переплеты белән бергә чәйнәп йота. Патша хөкүмәте аны бер ел чамасы Бутырка төрмәсендә яткыза. 1909 нчы елның январенда Маяковский төрмәдән болай дип яза: «Кадерле Люда! Теге көнне мине өйдән чыккач та иртә белән 11 сәгатьтә урамда кулга алдылар. Хода белсен, нәрсә өчен, һич көтелмәгәндә булды бу хәл, шунда ук тентү ясап, участокка озаттылар». Маяковский китаплар китерүне сорый һәм болай ди: «Бу китапларның һәммәсен дә минем бүлмәдә табарсың. Аннары Владимирдан яки Сергейдан белеш, аларда Маркс «Капитал»ының I томы юкмы икән». 16 яшьлек Маяковскийның Маркс әсәрләрен белүе, төрмәгә эләккәч тә шул әсәрләр белән кызыксынуы бик характерлы нәрсә. Хатның соңгы өлеше Маяковскийлар семьясының ул елларда кыенлыкта, мохтаҗлыкта яшәвен аңларга мөмкинлек бирә: «...Сергейдан мин плакат ясаган Виктор Михайловичның адресын сораш һәм барып акча ал (8 сум сора), әгәр дә плакатта тагын берәр нәрсә буярга кирәк булса, зинһар, шуны минем өчен эшлә. Бирелгән акчага училищега барып акварель краскалар сатып ал... Ләкин 3—5 сум калырлык булсын, һәм шуны миңа җибәр: монда акча кирәгер. Хуҗалыгымны рәткә китерермен дә ак- рын-акрын яши башлармын...* Күрәсез, төрмәдә утырганда да Маяковский үз тормышын үзе кайгырта. Читлеккә озакка эләктем дип уйласа да, пошынмый, төшенкелеккә бирелми: «хуҗалыгын» рәткә китереп, иҗат эшенә чумарга хәзерләнә. Тәэсиргә тиз бирелә торган Маяковский ярлы халыкның изелүен күрә. Аның якын дуслары булган грузин революционерларын эзәрлеклиләр, кулга алгач, кыйныйлар, төрмәләргә ябалар. Менә болар барысы да Маяковскийда буржуа җәмгыятенә каршы утлы нәфрәт тойгыларын үстерәләр. Төрмәдән чыккач, ул «социалистик сәнгать» тудыру турында уйлый башлый. Мәскәүдә рәсем мәктәбенә керә һәм шунда футурист Давид Бурлюк белән очраша. Маяковский белән танышуга Бурлюк бик шатлана һәм Василий Каменскийга хат яза: «Тизрәк кайт, безгә Володя Маяковский исемле яңа көрәшче килеп язылды. Шаян, бик бәйләнчек һәм гаять тапкыр сүзле. Синең шикелле үк, безнең бөтенебез шикелле үк табигать баласы. Күрерсең. Синең белән очрашуны, авиация турында, шигырь һәм бүтән футуризмнар турында синең белән сөйләшүне түземсезлек белән көтә. Маяковский гел минем янда гына тора һәм яхшы шигырьләр яза. Табигый талантлы егет, үз-үзенә ышану белән яна. Мин аны яшь Джек Лондон дип ышандырдым. Бик канәгать...» Күп тә үтми, алар халык алдына чыгалар. Шагыйрьнең әнисе Александра Алексеевна әдәби кичәдә чыгар өчен улына сары кофта тегә. Мәскәү урамнарына сары афишалар эленә. Политехнический музей кассасында сары билетлар сатыла. Кичә буласы көнне буржуа газеталары Маяковскийлар турында мәкаләләр, фельетоннар басып чыгаралар. Фельетоннарның берсенә «Кесәләрегезне саклагыз» дигән исем бирелә. Ахмак журналист: «Футуристлар кичәсенә бармагыз, футуристлар шагыйрь түгел, ә алдакчылар, караклар, сәхнәгә чыккан бер төркем алдакчы начар шигырьләр укыган вакытта, икенче төркеме сезнең кесәләрегезне капшап йөриячәк», — дип яза. Әдәби кичә зур уңыш белән уза. Маяковскийның сары кофтасы турында ул елларны күп яздылар һәм күп сөйләделәр. Ә хакыйкатьне белүче бик аз иде. Сары кофта турында Василий Каменский менә мондый аңлатма бирә: «Беренчедән, бу — тамашачылар алдына чыгучы язучылар өчен шарт итеп куелган сюртукларга һәм фракларга каршы протест иде. Икенчедән, бу — эстет әфәнделәрнең «күркәм җәм- гыяте»н тынычсызлый иде. Өченчедән, бу — ике генә сум тора иде. Дүртенчедән, Маяковский бик ярлы яши иде, хәтта пиджагы да юк иде аның. Бишенчедән, сары төс—кояш төсе». Маяковскийларга каршы булган көрәш әдәби кичәдән соң оешкан төс ала. Маяковскийны рәсем мәктәбеннән чыгаралар. Ләкин шагыйрь пошынмый. Бу мәктәптә уку-укыту эшләре шулкадәр начар куелган була ки, чыгарылуын ишеткәч, Маяковский болай дип җавап кайтара: — Чыгарасызмыни? Рәхмәт! Бу мәктәптән чыгу — бәдрәфтән саф һавага чыгу белән бер бит. Маяковский әдәбият эшенә бирелә. Аның иҗат итү минутлары бик үзенчәлекле була. Өстәлсез яза ул. Теманы урамда да, кешеләр белән сөйләшкәндә дә эшли. Шигырь юлларын кычкырып, декламировать итеп иҗат итә. Искиткеч зиһененә аның гаҗәпләнмәгән кеше булмый. Бер-ике тапкыр укып чыгуына, шигырьләрне генә түгел, гыйльми мәкаләләрне ул яттан сөйли ала. Дуслары арасында гаҗәп җылы сүзле булган Маяковский дошманнар белән очрашканда, аларга каршы көрәшкә чыкканда кискен төс ала һәм өзлексез утлы тапкырлыгы белән дошманны адәм мәсхәрәсе итеп ташлый. Маяковский үзенең беренче дәвер әсәрләрендә үк («Штанлы болыт», «Владимир Маяковский», «Сугыш һәм дөнья» һ. б.) индивидуаль бунтарьлык тойгыларын җырлау белән бергә, байларга, изүчеләргә, тукларга капма-каршы куеп, ярлылар, изелүчеләр, ачлар дөньясын да җырлый. Шагыйрь көрәшкә чакыра. Таш, пычак һәм бомбалар алып мәйданга чыгыгыз, ди, куллары булмаганнар маңгайлары белән көрәшсеннәр, ди. Империалистик сугышка каршы чыгып, сугышның йөзенә төкерә. Бөтен Европага ут төртелгән, һәм Европа шәмдәл итеп күккә эленгән, — дип гигант образлар тудыра. Буржуа шагыйрьләре, авыз суларын корытып, империалистик сугышны мактаганда, патша һәм дин исеменнән халыкны үлемгә чакырганда, Маяковский «Тере кешегә мәхәббәтемне ничек итеп җиткерим», — дип кайгыра. «Улау, чинау эчендә» чын кеше тавышын саклауга, «киләчәк халыкларның хәбәрчесе булып» йөрүгә ул шатлана. Революциянең чәчәкләр бәйләмен күтәреп, уналтынчы ел килә, —
|
|||
|