|
|||
РУС ӘДӘБИЯТЫНЫҢ Г. ТУКАЙГА ТӘЭСИРЕКЕРЕШ Татар матур әдәбиятының көннән-көн гыйльми тикшеренүләр астында чәчәкләнә баруы соңгы елларның киң кырлы җимешләреннән саналырга тиешле. Алдыбызда торган мәүзуг та әнә шул тикшеренүләргә кечкенә генә булса да бер тәҗрибә итеп алына. Тәэсир мәсьәләсе бер бездә генә түгел, хәтта рус матбугатында да аерым язучыларына карата хәл кылынмаган кыен проблемаларның берсе. Бу мәсьәләне хәл кыЛу яки шуңа таба адымнар ясау вакыты бик җиткән инде. Чөнки әдәбият тарихының шактый тармаклары әдип-шагыйрьләрнең иҗатларына бәя кую, аларны таный белү кебек бик күп яклар әнә шушы тәэсир астында чишелмичә кала килделәр. Фатих Әмирханның «Тигезсез»ләре Чеховның «Чайкавына яки Мәҗит ага Гафуриның Некрасовка бәйләнешле булуы һәм башка кайбер әдип-шагыйрь- ләребезнең азмы-күпме рус язучыларының итәкләренә тагылып барулары безнең алдыбызга хәл кылынмаган бик зур һәм тирән мәсьәләләрне китереп бастыралар. ТӘЭСИР — ЙОГЫНТЫ Тәэсиргә бирелү — ул бер кешенең икенче бер кеше канаты астына керүе дигән сүз. Әдәби тәэсир дә шулай ук. Бер әдип яки шагыйрьләр икенче бер әдип- шагыйрьләрнең канатлары астына урнашып, төрлесе төрлечә аларнын иҗатларыннан файдаланалар. Әдәби тәэсир бер милләтнең үз язучылары арасында гына булган кебек үк, ике милләт язучылары арасында да бар. һәм ул бик еш очрый да. Сонгы заман материалларына карап, әдәби тәэсирне өч төргә бүләргә мөмкин; алар түбәндәгечә: I. Тәкълит (иярү). Бу төр тәэсирдә бер язучы икенче бер язучының әдәби көченнән, аның иҗатыннан, канаты астыннан һич тә чыга алмый. Тәэсир итүче язучы нәрсә язса, нәрсә җырласа — тәэсиргә бирелүче дә гел шуны гына, аның җырларын гына җырлап, кабдт- лап бара. Бу вакыт тәэсир итү көче тәэсиргә бирелү көченнән артыграк, көчлерәк була. II. Үзләштерү. Бусында инде тәэсир итү көче белән тәэсиргә бирелү көчләре бер дәрәҗәдә, бер баскычтарак торалар. Бу турыда бер язучы икенче язучының әдәби характерын, жанрын, материалын, рсәрне эшләп чыгу методларын үзләштерә дә үзенчә яза. Шушы материаллардан файдаланып, үзе иҗат итә башлый. Үз көен җырларга керешә... Икенче төрле әйткәндә: «Картузлы Иванны Гайнетдин итә». III. Файдалану. Бусы инде тәэсирнең иң күп таралган төре. Монда тәэсир итү көче тәэсиргә бирелү көченнәң түбәнрәк, көчсезрәк дәрәҗәдә тора. Бу төрдә, күбесенчә, язучының мәүзугларыннан, тел-эслүбеннән яки формасыннан файдаланалар. Билгеле, бу төрләр турында тагы да озынрак туктарга кирәк иде, һәм бу яхшы да булыр иде. Болар арасына тагы IV итеп тәрҗемә мәсьәләсен дә кертәсе калган. Ләкин хәзерге мәкалә моны сыйдырмый, бер. Аннары, Тукайга күчәр өчен шунсы да җитәр кебек тоела.
|
|||
|