|
||||||
МӘРФУГА АПА 5 страницаИкенче көнне капитан Гаяз Әхмәтҗанов үзенең улларына «сынау» ясап карый. Аларның сугышка ничек катнашулары турында сораулар бирә, хәрби-политик белемнәрен тикшерә. Ул үзе Кызыл Байрак һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән була, ә улларының күкрәкләрендә бер генә дә бүләк күренми. — Тырышлыгыгызны, батырлыгыгызны арттырыгыз, улларым, — ди ата. — Мин әле сезнең командирлары- гыздан белешеп карармын: начар сугышсагыз, мәңге риза түгелмен. Немецларны шундый кыйнарга кирәк ки, сугыш тәмам булганнан соң, «Алар өчәү иде» дип, Әх- мәтҗановлар турында дивизия тарихында укырлык булсын... Укучы очеркның азагын көтә. Аны язуы авыр. «Азагын полевая почта адресы буенча Кәрәм Әхмәт- җановтан сорагыз, ул сөйләп бирер», диясе килә. Әлеге очрашудан соң бик каты сугышлар була. Ватанның ялкынлы патриоты капитан Гаяз Әхмәтҗанов үзенең сугышчылары белән иң алгы позициядә торып сугышка катнаша. Пулемет расчеты янына барып, ул күп кенә гитлерчыларны кыра. Аны күреп, безнең сугышчылар искиткеч батырлыклар күрсәтәләр. Ләкин капитан Гаяз сугыштан соң исән калмый: ул корбан була. Агалы-энеле Әхмәтҗановлар сөекле аталары каберендә ант итәләр, аның кабер туфрагын үбеп, шул туфракка яшь коеп, явыз немецлардан үч алырга ант итәләр. Изге антның ничек үтәлүен мин Әхмәтҗановларның күкрәкләренә карап белдем. Икәве дә алар орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Кәрәм Әхмәтҗанов — хәзерге көнне капитан, батарея командиры. Аның батареясы немецларның 32 танкысын зарарлый һәм 24 пулемет ноктдсын юк итә. Капитан Кәрәм Әхмәтҗанов орудиеләрдән ут ачарга команда биргәндә, авыз эченнән бик еш: — Әтием өчен дә! — дип әйтеп куя. 1945 МӘРФУГА АПА Уртача буйлы, янып торган кара күзле, бөдрә чәчле лейтенант Сабир Мифтахов госпиталь ишек алдына килеп керү белән үк бөтен халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте. Иң элек кызлар чыр-чу килделәр. Лейтенантның юк кына нәрсәгә дә балаларча үпкәләве, анысын-монысын таләп итүе аларга кызык тоелды. «Ләкин Мифтаховның матурлыгы өчен генә дә аның капризларын онытырга мөмкин», дип уйладылар алар. Докторлар аңарда бик каты бизгәк авыруы таптылар һәм шуның өстенә аның нервлары шактый какшаган булуын белделәр. Аңа аш керттеләр. Ләкин ул: «Авызда һичбер тәм юк»,— дип ашны кире какты һәм, үзалдына сөйләгәндәй, белен ашыйсы килгәнен белдерде. Озак та үтмәде, аның алдына белен китереп куйдылар. Белен шундый тәмле итеп пешерелгән иде ки, башта кабып кына карарга теләгән Мифтахов ничек ашап бетергәнен дә сизмәде. Мондый беленне ул өйдә генә ашый иде, болай тәмле итеп аның әнкәсе генә пешерә белә иде. Ул, сөекле әнкәсе турында уйлый-уйлый, тыныч йокыга талды. Тагы берничә көн узгач, ул пәрәмәч ашарга теләде һәм аны монда пешерә алмауларына ышанса да, теләген Докторга белдерде. Кич беләй аңа саф татарча пешерелгән пәрәмәч бирделәр. Моңа хәйран калган Мифтахов түзмәде: — Бу кадәр тәмле итеп кем пешерә? — дип сестрага сорау бирде һәм оста пешерүченең үзен күрәсе, шифалы ашлары өчен аның үзенә рәхмәт әйтәсе килгәнен белдерде... Палатага өстенә ап-ак халат кигән кечкенә буйлы, елмаеп торган сөйкемле карашлы бер апа килеп керде. — Менә ул сезгә беленнәр һәм пәрәмәчләр пешерүче кеше, ■— диде сестра әлеге апага күрсәтеп. — Без аны Мәрфуга апа дип йөртәбез. Сабир Мифтахов үзенең күзләренә ышанмады. Газиз әнкәсе килә кебек тоелды аңа. Мәрфуга апага ул үз янында урын күрсәтте. Ләкин аларга икәүдән икәүгә генә татарча озак сөйләшеп торырга туры килмәде. Бүтән авырулар да урыннарыннан кузгалдылар һәм: — Без дә ул пешергән тәмле ашларны ашыйбыз, безнең дә аның белән сөйләшәсебез килә, — диделәр һәм русча сөйләшүне үтенделәр. — Знам, русский да немножко знам,—Дип, Мәрфуга апа үзе дә русча сөйләүгә күчте. Аңа күп төрле сораулар бирделәр. Аның 60 яшьтә икәнлеген белгәч, фронтта йөрүенә гаҗәпләнделәр. — Нишләп кайтып китмисең? — диделәр. Мәрфуга апа Якупова авылда туган, авылда үскән. Аннары Казанга күчеп килгән һәм тегү фабрикасына эшкә кергән. 1931 нче елдан бирле партия члены. Югары сыйфатлы яхшы эше өчен, норманы һәрвакыт арттырып үтәве өчен күп тапкыр премияләр һәм рәхмәтләр алып килгән тегүче Мәрфуга Якупова, күзләре начар күрә башлагач, трампаркка күчә. Шунда ук сугышны да каршы ала. Аның Салих исемле бердәнбер улы була. Ул сугышка киткәч, Мәрфуга апа, Кызыл Армиягә ярдәм итәргә теләп, госпитальгә эшкә керә. Госпиталь фронтка китәргә булгач: — Син карт инде, сиңа тынычлык кирәк, бармас идең,— дип, аны калырга үгетлиләр. Ләкин Мәрфуга апаның мондый сүзләрне ишетәсе дә килми. — Минем өчен борчылмагыз, яшем 60 ка җитеп барса да, мин яшь әле. Яралы улларыма тәмле-тәмле ашлар пешерә алам әле мин, — ди госпиталь начальнигы иптәш Мансуровка. Шулай итеп, Мәрфуга апа фронтка эләгә. Апа дим, чөнки ул шундый тере, шундый җитез, шулкадәр эшчән ки, һич тә әби диясе килми. Сабир Мифтахов та, бүтән авырулар да, Мәрфуга апа белән сөйләшкәч, үзләрен терелеп киткәндәй хис иттеләр. 60 яшьлек карчыкның мәхәббәте аларга шифа булып тоелДы. Палатадан чыгып китәр алдыннан Мәрфуга апа авыруларга аналарча җылы караш ташлады һәм: — Герман башына җитмичә кайтмыйм әле, улларым, — диде. 1945 БЕРЛИН ЮЛЫНДА ОЧРАШУ Без төнлә белән, утларны сүндереп, танкларда бара идек. Алда, таш юлдан бераз уңдарак, ут шәүләсе күренде. Без аңа якынлашкан саен, ут үсә, көчәя, ялкын тасмалары күккә үк сузылалар иде кебек. Тагын бераз бара төшкәч, без моның дөрләп янган бараклар шәүләсе икәнен аңладык. Шул вакыт җыр ишетелде. Ул, әнә теге ут-ялкын эченнән чыгып, безгә таба килә, танклар шаулавын үтеп, безнең йөрәкләребезгә үк керә иде кебек. Сүзләрен ачык аңлап булмаса да, көе бик таныш көй иде. Озакламый сүзләрен дә аңлый башладык. Каргалган немец җирендә бу сүзләр һәм бу көй безгә тагын да якын булып ишетелделәр. Илем минем, Москвам минем, Командир фараларны кабызырга, танкларны туктатырга кушты. Җыр кинәт өзелде. Алда шатлыктан елау, илерү тавышлары ишетелде. — Безнекеләр! Без-не-ке-ләр!—дип кычкырды берничә кеше берьюлы. Болар немец коллыгыннан азат ителгән безнең кызлар булып чыктылар. Алар йөзгә якын иделәр. Башта, әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, дулкынланган хәлдә, аптырап тордылар. — Без... без күбәү идек... Меңнән артык идек, — диделәр алар күз яше аша, — инде йөз кеше чамасы гына калдык. Без сезне бик, бик көттек. Ләкин бу шатлыклы көнне күрү бәхетенә ирешә алмабыз, без дә коллыкта үләрбез дип көеп, хәсрәтләнеп яшәдек... Колонна кузгалып алга китте. Кызлар янында, алар белән сөйләшү, аларга ярдәм итү өчен, бер генә танк калды. Үлемнән котылып калган бу кызлар арасында мин 17 яшьлек Хәят Тимербулатованы очраттым. Немецлар аны 1942 нче елда Харьковтан алып киткәннәр. Ул чакта аңа 14 яшь булган. — Әй, абый җаным, бу кадәр хурлыкка, бу кадәр михнәткә ничек түздем икән дип үзем дә гаҗәпләнәм, — дип, Хәят елый-елый тарихын сөйләде.— Башта безне Франциягә озатканнар иде. Андагы заводлар бомбага тотыла башлагач, Польшага, Польшадан Германиягә күчерделәр... Хәятлар авиация заводында эшләгәннәр. Аларга бик авыр хезмәт нормасы куйганнар. Норманы тутырмыйча, заводтан чыгып китәргә рөхсәт ителмәгән. 14—15 яшьлек Хәятның эш көне 18 сәгатькә җитә торган булган. Русча сөйләшү бик каты тыелган. Көнлек ризык 200 грамм эрзац икмәктән һәм бака шулпасыннан гыйбарәт булган. — Юк кына нәрсәне дә сәбәп итеп кыйныйлар иде, — ди Хәят,— «Рус дуңгызлары» дип атап, бездән көләләр иде, кадаклы итекләре белән безне типкәлиләр иде, өстебезгә этләр җибәреп, этләрдән талаталар иде безне... Мин Хәят Тимербулатованың йөзенә карыйм. Ул тәмам сөяктән генә тора диярлек. Ул 17 дә түгел, 27 дә кебек. — Каторга хезмәтенә, ач тормышка, авыр хурлыкка түзә алмыйча, — ди ул, — безнең бик күбебез үлеп бетте. Оля Урбанович, Зина Семенова һәм минем белән бергә Харьковтай алЫп кителгән Елена Дорогойченко ютәлгә калып һәлак булдылар. Женя Зинкович бәдрәфтә асылынып үлде. Катя Петрова суга ташланды. Ә немецлар тарафыннан үтерелгәннәрнең исәбенә дә чыгар хәл юк. Коллыкта газап чигү, көн саен рәнҗетелү Хәятның үзәгенә шул чаклы үткән ки, ул хәзер дә әле үзенең азат булып җитүенә ышана алмый. — Коллык беттеме инде, абый? — дип сорый ул. — Бөтенләйгәме? Без бөтенләйгә азатмы? — Бөтенләйгә, акыллым, бөтенләйгә,—дим мин. — Манечка җаным, ишетәсеңме,— дип, Хәят иптәш кызына борыла, аны кочаклап үбә, — без азат, без котылдык. Бөтенләйгә. Таң аткач та илгә кайтып китәбез. Хәзер үк киттекме әллә. Әйдә хәзер. Әткәй-әнкәй- ләрне шундый күрәсе килә... Төн йокламый очып барыр идем... Ул тагы үксеп-үксеп еларга керешә. Безгә озак туктап торырга мөмкин түгел иде. Без, кызлар белән саубуллашып, илгә ничек кайту турында аларга киңәшләр биреп, яңадан изге сәфәребезгә кузгалдык. Дөрләп янган коллык бараклары да, туган илгә кайтырга хәзерләнгән кызлар да артта калдылар. Безгә аларның: Илем минем, Москвам минем, Иң кадерлем син минем... — дип җырлаган тавышлары гына ишетелә иде. IV. 1945 ТЕТРӘ, БЕРЛИН! Мин атаклы танкист Катуков гаскәрләре белән бергә хәрәкәт итәм. һөҗүм башланыр алдыннан без Варшава янында, Вислада тора идек. Биш көн эчендә, җир өстен чүп-чардан тазартып барган көчле өермәдәй, Поз- наньга килеп җиттек. Дошман оборонасы өзелһәч тә, Катуков танкистлары алга ыргылдылар, барлык киртәләрне ватып-җиме- реп, Берлинга таба юл алдылар. Алар, артта калган немец гаскәрләрен куып җитеп, кисә-кисә, безнең бүтән частьларыбызга юл арчыдылар. Куркуларыннан акылларын югалткан гитлерчылар караңгы төшкәнне көттеләр, танклар төнлә белән бармаслар, туктарлар дип өмет иттеләр. Ләкин нәфрәт утын сүндереп буламы соң! Совет танкистларының юлын изге теләк яктыртмыймыни! — Тукталмаска! Фараларны кабызып, алга! — ди генерал. Мусатов, оста маневр ясап, дошманның алдына чыга, күперне шартлата, аның юлын кисә. Шулай итеп, немецларның 500 гә якын машинасы алга да, артка да бара алмыйча киселеп кала. Мусатов подразделениесе яңадан алга оча, ә ул кисеп калдырган дошман колоннасын безнең арттан килүче гаскәрләребез трофей итеп алалар. Без яшен тизлеге белән барабыз. Безнең кайбер под- разделениеләребез бер тәүлек эчендә 150 километр юл узалар. Безне туктатырлык көч, куәт юк. Познаньга җитәр алдыннан безгә каршы немецларның 4 танкысы чыкты һәм ата башлады. — Иптәш командир, рөхсәт итегез дөмектерергә! — диде гвардия кече лейтенанты Сухарев. — Дөмектер әйдә, ләкин озаклама... Колонна узып китте, Сухарев немец танкларының эшен бетерергә калды. Өчәвен ул яндырды, берсен кулга төшерде. Без Шверземга бәреп керәбез. Менә иң яхшы йортларның берсе. Өйдә берәү дә юк. Ләкин ут яна. Өстәл өстендә суынырга өлгермәгән аш тора. Өстәл янындагы урындыкта немец генералының мундиры ята. Кроватьта шинеле, идәндә итекләре. Күрәсең, немец генералы ач- ялангач сыздырткан! Познань шәһәренә якынлаштык. Познань зур промышленность шәһәре. Аннан тармак-тармак булып 8 тимер юлы һәм 11 шоссе юлы чыга. Шәһәр тирәсендәге урман эчләрендә «Фокке-вульф» һәм танк заводлары яшеренеп ята. Складлар бик күп. Познань — поляклар шәһәре. Ләкин немецлар аны үз шәһәрләре итеп хисапларга өйрәнгәннәр. Аңа Бер- Лин алдындагы иң соңгы капка итёп караганнар, һәм аны саклап калу өчен барлык күперләрне дә шартлатканнар, тирән-тирән чокырлар казыганнар. Катуковчылар өч урында Варта елгасын кичәләр, дошман уты астында күперләр ясыйлар, шәһәрне читләтеп узып, Берлин юлына чыгалар. Познань боҗрада калды. Пленга алынган немец профессоры Отто-Мар Бри- халер: — Бүтән профессорлар белән бергә мине, 56 яшьлек картны да, солдат иттеләр. Минем солдат булуым Германиянең җиңелүен күрсәтә,— ди. Без немец авыллары аша үтәбез, вак-вак шәһәрчекләрен кичәбез. Юллар качарга өлгермәгән немец алпавытларының фургоннары белән тулган. Алар совет танклары астында шытырдап йомычкага әйләнәләр. Коралларын ташлап, кул күтәрергә өлгергән немец солдатлары пленга алыналар. Каршылык күрсәтергә маташканнары шунда ук юк ителәләр. Совет халкының чиксез көч-куәтен күрсәтеп, аның азатлык һәм бәйсезлек байрагын күтәреп, иң алдан баручы данлыклы танкистлар арасында мин татар халкы улларында күрәм. Менә II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары, ике медаль белән бүләкләнгән гвардия капитаны П. Байчурин. Ул үзенең «Летуч- ка»сында оча. Берәр танк зарарлана калса, ул аны хәзер үк төзәтә. — Мин карап җибәргән танклар Берлинга барып керәчәкләр, кирәк икән, бөтен Германияне айкап чыгачаклар, — ди Байчурин. Менә ике Кызыл йолдыз ордены һәм берничә медаль кавалеры гвардия старшинасы Ф. Җиһаншин. Ул — радист. — Берлинга керүебез турында беренче хәбәрне мин тапшырачакмын, — ди ул. Менә батыр танкист—гвардия өлкән лейтенанты Б. Хисамов. Командирлар аның турында: — Кыю, хәйләкәр егет, — диләр. Мусатовлар, Сухаревлар һәм Хисамовлар белән бергә мәшһүр җырчы Җамбулның оныгы — атаклы танкист Кубис Җумабеков та Берлинга бара. Аның экипажында 4 милләт вәкиле бар. Бу — очраклы хәл түгел. Ерт кыч гитлерчылар оясын туздырырга СССР халыкларының мәңге какшамас дуслыгы бара! Озак көткән, зарыгып көткән вакыт килеп җитте. Моннан ике ел элек без Идел янында идек. Ләкин ул чакта да без «Берлин» сүзен кабатлый идек, хәрабәләргә карап авыз эченнән «Берлинга» сүзен әйтә идек. Идел еракта калды инде. Висла, Варта сулары да кичелде. Без Одер елгасына килеп җиттек. Мәскәү, Ленинград шәһәрләрен тупка тоткан немецларны хәтерләп, Берлинга килеп җиттек без. Ул хәрабәләрне истә тотып: — Тетрә, Берлин! — дибез.
— Үлем фашистларга! Үлем иблис токымы гитлерчыларга! Библиотека № 41
ЭЧТӘЛЕК Кайнар кеннәр җырчысы. Г. Минский ШИГЫРЬЛӘР Җырлыйм чынын................................................................................. Кояш гыйшкы ..................................................................................... Көз ..................................... ■............................................................... Биш минутка дөнья туктады .............................................................. *** Комсомолны язам, туктамам ..................................................... Пулеметчылар ..................................................................................... Көн — кадак ........................................................................................ Аттылар................................................................................................ Морҗачы ............................................................................................. *** Кеше! Бугаз кылың нәзек............................................................. *** Кызыл күлмәк киеп йөрим ......................................................... *** Яратам мин, яратам ..................................................................... Илләр язы............................................................................................. Карт пычкычы ......................................... •.......................................... Кызыл мәйданда . . . . •............................................................. ..... . . Өч игезәк турында хикәя.................................................................... Белмиләр ............................................................................................. Озату җыры ......................................................................................... Халык бара .......................................................................................... Партизанка........................................................................................... Батыр каберендә................................................................................... Яна ел бүләге ....................................................................................... Яна частушкалар.................................................................................. Иртәнге уйлар ..................................................................................... Туган ил ............................................................................................... Талантлар Ватаны (поэма) .................................................................. ХИКӘЯЛӘР, НӘСЕРЛӘР Кайнар көннәр ......................................................................................... 42 Солтанның бер көне ................................................................................ 44 Вөҗдан газабы ........................................................................................ 82 Нишләргә ................................................................................................ 96 Илһам....................................................................................................... 109 Рәссам....................................................................................................... 117 Яшен ........................................................................................................ 122 Сагыну..................................................................................................... 127
ПУБЛИЦИСТИКА Рус әдәбиятының Г. Тукайга тәэсире............................................. ..... 189 Хәйдәр Фәйзи .......................................................................................... 195 Академия театрында «Галиябану» ..................................................... 197 Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы.............................................. 199 Болай ярамый.......................................................................................... 201 Яза белеп языгыз!.................................................................................... 204 Татар сәхнәсендә опера.......................................................................... 206 Минем фаҗигам .................................................................................... 210 Журналист хатлары ............................................................................... 213 Хикәя өстендә эшләү .............................................................................. 215 «Давид Сасунлы»................................................................................ 219 Һади Такташ ......................................................................................... 227 Рус халкының бөек улы ...................................................................... 230 Беренче очрашу . ................................................................................... 233 Совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре.......................... 236 һәрвакыт истә ......................................................................................... 250 «Алтынчәч» премьерасында . . .............................................. 252 Әдәбият эше — дәүләт эше.................................................................... 254 Ул сугышта үсте ................................................................................. 258 Күпләрдән берәү .................................................................................... 261 Алар өчәү иде.......................................................................................... 264 Мәрфуга апа ..................................... ...» ............ . 266 Берлин юлында очрашу ..................................................................... 268
|
||||||
|