Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РУС ӘДӘБИЯТЫНЫҢ Г. ТУКАЙГА ТӘЭСИРЕ 1 страница



 

сайланма әсәрләр


 

 


С(ТАТ.)2 . К86


 

Бу китапны оцэмәгапчелек тәртибендә язучы Габдрахман Минский төзеде.


 


КАЙНАР КӨННӘР ҖЫРЧЫСЫ

Гадел Кутуй совет поэзиясе күгендә үзенчәлекле бер якты йол­дыздай егерменче еллар башында кабынды. Бу кабыну очраклы түгел иде. Бу кабыну шул елларның яшәү һәм көрәш көннәре романтикасыннан, революцион рухның илһамландыргыч көченнән ялкын алды. Кутуйның шагыйрь дә, гражданин да буларак форма­лашуы, күп кырлы әдәби-җәмәгатьчелек эшчәнлегенең үсә, көчәя бару юлында моның аеруча әһәмияте булды.

Яшь Кутуйның әдәбиятка атлау юлы, яшьлеккә хас булганча, гамьсез балачак гүзәллегенә төренгән: букча асып мәктәпкә бар­ганга кадәр үк әле ул өйдә «әни мәктәбен» үтә. Олы җанлы, ша­гыйрь йөрәкле гади татар хатыны Динә апа яраткан Гаделшасына үзе чыгарган бәетләрен көйли, аннары яшь шәкерт туган авылы Татар Кынадысы мәктәбендә уку китабы «Туган тел» битләрендә Тукай шигырьләре белән очраша, һәм баланың саф күңелендә гаҗәеп бай дөнья — шигърият дөньясы ачылгандай була... Менә ул Алексеевск авылы мәктәбендә русча өйрәнә. Хәзер инде Гаделша Пушкин ши­гырьләрен Тукай тәрҗемәсендә генә укып калмыйча,’оригиналында уку бәхетенә дә ирешә...

Кутуевлар Са'марага күчеп киләләр. Булачак шагыйрь биредә танылган рус язучысы А. Неверов җитәкчелек иткән әдәбият түгә­рәгенә йөри, В. Маяковскийның революцион поэзиясе белән таныша, бу зур шагыйрьнең иҗатына гашыйк була, аның кебек итеп дәртле иҗат пафосында яшәргә җилкенә, һәм, ниһаять, шушы яшьлек җилкенүе Кутуйны 1922 елда Казанга алып килә.

Гадел Кутуй әдәбиятка үз заманының революцион колачын, яңа белән иске көрәшендә туган кайнар һәм йөгерек көннәрен җырлап килде. Ул үзенең беренче әсәрләренең берсен «Кайнар көннәр», ә 1925 елда басылып чыккан беренче җыентыгын «Көннәр йөгер­гәндә» дип атады.

Шунысы характерлы, эскиз дип аталган бу нәни парча — «Кай­нар көннәр»дә зур көрәш һәм шул көрәш полководецларыннан бер­се, гражданнар сугышы каһарманы — Чапай образы чагыла. Моны­сы инде бер Кутуй иҗаты өчен гена булмыйча, ә гомумән татар совет әдәбияты өчен дә интернационал мотив үсентеләренең яшь совет иленең беренче елларында ук шытып чыга башлавын күрсәт­кән әйбәт бер факт.

Гадел Кутуй үзенең иҗади һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән заман арасындагы бәйләнеш бердәмлеген тирәннән сизеп иҗат итте. Ә заман Кутуйдан шагыйрь дә, драматург та, публицист та, театр тәнкыйтьчесе дә, тәрҗемәче дә, әдәбият укытучысы да, ялкынлы оратор, актив җәмәгатьче булуны да таләп итте һәм шуңа шарт­лар тудырды. Кутуйны күреп белгән, аның белән эшләгән заман­дашлары аны әнә шулай: ару-талу белмәс, башлаган эшне очла­мый куймас, гаять тере, өлгер, искиткеч эрудицияле берәү итеп күзаллыйлар.

Үзенең бу хәтле күп төрле бай иҗатында Гадел Кутуй газета битләрендә басылган күп санлы мәкалә, фельетон, рецензияләре, микрофон алдында яисә трибунадан ясаган чыгышларыннан, яң­гыравыклы шигырьләреннән алып зур күләмле «Тапшырылмаган хатлар» повестена кадәр бер бөек сыйфатны — кешенең рухи матур­лыгын, мораль сафлыгын, ихтыяр көчен яклады, шуңа дан җыр­лады. Кутуй үзе дә, кеше буларак, матур йөрәкле, шат күңелле, көләч йөзле берәү иде.

Кутуй тормышның шатлыгын тоеп яшәде. Әле иҗатының шедевры булган «Сагыну» нәсерен язганга кадәр күп еллар элек үк без Кутуй шигъриятендә сагыну мотивларының бөреләнә башла­вын күрәбев:

Чыңла!

Чыңла, сазым... Уйна, көем...

Бие, дустым лирика!

Бик сагындым,

Бик сагындым шатлыгымны...

Шатлыгыма пуля тиертмәм, —

дип язды ул 1928 елда.

Кутуйның шигъри авазы бөек Пушкин, Некрасов, Тукай, Шев­ченко, Блок, Горький, Маяковский поэзиясе традицияләрендә камил­ләште. Бу исә Кутуйны кеше буларак та' рухи баетты һәм чынык­тырды, нинди генә авырлыклар, гаделсезлекләр алдында да иелеп төшмәскә өйрәтте. Шуңа күрә дә шагыйрьнең иҗат бакчасында гел яз күкрәде, кояш яктыртты. Гомумән, Кутуй иҗатын кояшсыз, язсыз, сөю, елмаюларсыз күзаллау мөмкин түгел. Әле 23 яшендә чагында ук:

Мин — яшь шагыйрь — үлгәндә дә:

— Безнең кояш ВКП, — дип Коммунарлар язлыгында үләрмен, —


дип җырласа, 20 ел узгач, 1945 елда, Берлин юлыннан язган бер хатында шагыйрь-солдат Кутуй: «Монда яз, җиңү язы туа», дип, сугыш уты, туплар гөрселдәве астында, җиңү алып киләчәк язны күрде.

Без бу солдат-шагыйрьнең ялкынлы иҗаты турында сөйләгәндә, иҗатының башлангыч елларындагы әдәби агымнар арасында эзлә­нүләре һәм шул чагында ясаган теге яки бу ялгышларына басым ясап түгел, ә Кутуйны әдәбиятыбыз күгендә мәңге сүнмәслек йол­дызларның берсе иткән фидакарь эшчәнлеген, халкына, Ленин пар­тиясенә булган чиксез мәхәббәтен, саф бирелгәнлеген искә алып сөйләргә тиешбез. Шушы уңайдан, бу урында, Татарстан язучылар союзы архивында сакланган бер документны тагы бер искә алып китәсе килә.

Бөек Ватан сугышы елларында, фронттан гвардия полковнигы Михайловның Татарстан партия өлкә комитетына язган хатында менә нәрсә диелә:

«Иптәш Гадел Кутуев шикелле йөзләрчә патриотларны тәрбиялә­гән һәм фронтка биргән Татарстан партия оешмасына рәхмәтемне әйтеп бетерә алмыйм... Минем берләшмәгә килгәндә, Кутуев гади солдат иде, натурасы белән тыйнак иде, үзенең югары белеме белән, язучы булуы белән беркайда һәм беркайчан да һаваланмады. Фронтның кырыс чынбарлыгы таләп иткән һәр тапшырылган эшне, һәр боерыкны намус белән үтәде. Иптәш Кутуев сугышта һәрвакыт батыр һәм кыю иде. Үзенең түземлелеге, шат күңеллеге белән баш­каларга үрнәк булды. Ул һәр ’сугышчан йөкләмәне үз вакытында үти иде...

Иптәш Кутуев Волга буе сугышларында катнашып, шунда КПСС сафына керде. Ул тәрбияче-оештыручы буларак, үзен искиткеч сә­ләтле итеп күрсәтте һәм дивизия парторгы итеп сайланды. Иптәш Кутуев фронтта үзен иҗат кешесе буларак та танытты. Ул частьның тарихын язды, әдәби монтажлар төзеде, Кызыл Армия матбугатында, сугышчыларның үзешчән сәнгать эшләрендә актив катнашты...»

Гадел Кутуй иҗатының икенче бер гүзәл ягы, бу аның Г. Тукай, Г. Ибраһимов, һ. Такташ алып барган бөек эшне—татар әдәбия­тын тугандаш халыклар әдәбияты белән якынлаштыру, аралаштыру миссиясен дәвам иттерүе. Моның аеруча якты үрнәген без Кутуй- ның «Тапшырылмаган хатлар» повесте тарихында күрәбез. Бу по­весть рус телендә 9 басмада һәм башка телләрдә дә кат-кат басылды. Татар язучысы тудырган бу повестьның инглиз, француз, албан, корея һ. б. телләрдә дә басылып чыгуы совет әдәбиятының терри­тория чикләрен зурайтуда зур өлеш кертте.

Гадел Кутуй иҗатының иң чәчәк аткан, шагыйрь буларак та, солдат буларак та авыр сынаулар кичеп чыныккан көннәрендә ара­


быздан китте... Ул 1945 елның 16 июнендә Польша җирендә хәрби госпитальдә үлде...

Күкрәге Кызыл Йолдыз ордены һәм солдат медальләре белән бизәлгән көрәшче шагыйрьгә ул көйне әле 42 яшь тә тулмаган иде.

1963 елның ноябрь көннәрендә совет җәмәгатьчелеге, әдәбияты һәм матбугаты татар әдәбиятының күренекле әдибе Гадел Кутуйның тууына 60 ел тулу көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Улья­нов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Зур залында Кутуйның замандашлары аны искә алдылар, бүгенге яшь буынга аларның олы туганнары узган батыр юл тарихын сөйләп, алар кебек булырга чакырдылар...

Г. МИНСКИЙ

Менә ни өчен без бүген татар совет шагыйре, солдат-патриот Гадел Кутуйны искә алганда, артыбызга әйләнеп узган елларга гына түгел, ә алдагы юлыбызга, киләчәк елларга таба да карыйбыз. Шул киләчәк елларга таба атлап баручы күп милләтле совет поэзия­се солдатларының беренче сафларында үз җырлары белән яңгыра­ган Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нур Баян, Гадел Кутуйларпы күрәбез...


ШИГЫРЬЛӘР

ҖЫРЛЫЙМ чынын

Дус шагыйрьгә

Җырлыйм дисәм, җырлыйм чыны Ялган җырлар миндә сатылмый. Әйдә, дустым, җырлыйк дөресен. Чын җырчылар хәзер атылмый. Була шигырь... шунда шигырь... Балаң кебек, Үзең булып Туа йөрәктән.

Ә үсә ул шундый начар... Бүрәнәләр төшә -беләккә! Ә мин батыр:

— Әйдә, төшсеннәр, дим, Бүрәнәләр тими йөрәккә!

Чыңла!

Чыңла, сазым... уйна, көем... Бие, дустым лирика! Бик сагындым, Бик сагындым шатлыгымны... Шатлыгыма пуля тиертмәм — Чөнки,

Үзебез — гаммә[1], телебез — гаммә, Ә илкәем — партия!

Шуңа бирдем бу йөрәкне;

Бер йөрәктән—күп йөрәккә, Күп йөрәктән—бер йөрәккә мәдхиям!


Шунда,

Шунда тәмем, шунда күңелем...

Шунда шаулау хәятым!

Шунда җырлар, тәмле җырлар,

Иң беренче,

Иң яраклы

Чын шагыйрьләр отряды.

кояш ГЫЙШКЫ

Бүген белдем,

Кояш миңа гашыйк булган:

— Кутуйны мин үбәм, — ди.

Үбәр дә шул!

Яшьлек диңгеземдә йөзгән чакта,

Нурга урап мине үбүче—ул син идең, Син идең ул—беләм мин!

Бүген белдем,

Көләч кояш көлә килә, көлә менә.

Карга кереп, кышның карын кимерә.

Ә кыш елый, агып елый:

— Туным жәл, ди.

Җиргә ятып яшен сөртә, Суын агызып йөткерә.

Бүген белдем,

Көләч кояш көлә килә, көлә менә.

Кызны үпкән кебек мине үбә,

Үбә толымлап!

-— Сагындым, ди, оялмый да...

— Кояш туган, оял инде, урам бит бу...

Күрәсеңдер әнә...

Бездән көлгән күгәрченнәр

Көлә-көлә язгы суда коена.

Я, әйтегез:

— Шагыйрь җаны шулай буламы?

Я булмаса,

— Кояш телен белгән кешене шагыйрь

диләрме?

Әгәр шулай булса,

— Мин ул түгел!

Мин—яшь шагыйрь—үлгәндә дә:

— Безнең кояш ВКП, — дип

Коммунарлар язлыгында үләрмен!

көз

Табигать тын. Җәй моңайган.

Болыт шәленә төренеп

Көз килә.

Карт имән дә

Көз кунакка

Яфрак коеп баш ия.

Көз матур ул.

Яңгыр чәчле

Толымнарын җиргә төшерә.

Төшерә дә батыр булып ашлык суга...

Ындырларга барып үкерә.

Бәлки берәү шунда,

Чәчкә юктан

. Чыккан, дияр, елга көз исемле зур эрен.

Ә мин көзлим!

Көзгә тавыш бирәм!

Яраттым мин көзнең туклы ындырын!

БИШ МИНУТКА ДӨНЬЯ ТУКТАДЫ

Еллар...

Меңнәр тарихында булмаган көн:

Биш минутка дөнья туктады.

Бүген          (

Авыл, калаларны урап алган

Кызыл әләмнәрне

Кайгы басты...

Миллионнарча халык, урамнарга чыгып, Актык кайнар сәламнәрен Ильичына сөйләде.


Хәрәкәт юк.

Кайгы көе аны күмә.

— Ильич үлгән...

— Ильич күмелә.

— Кемнең сүзе?..

— Байракларны түбән!..

Бер... ике... өч... бум...

Бах...

Тыррррах

Гууууу...

...Чү!

Завод... мылтык... коралларның тавышлары

белән

Меңнәр җылый...

Меңнәр сөйли...

— Ильич — иптәш — эшче...

Ильич — коммун — крестьян...

— Ильич халык...

* — Үлгән...

— Юк!

Күмдек.

Кайтмас артык... үлде.

Ләкин калды:

Ленинчылар...

Ильиччылар мәңгегә.

Я,

Әйтегез, дошманнарны

Кем кисәр дә,

Кем табар?

Ильич исеме белән ант иттек без

Ильич каберендә:

Эшче-крестьян

һәм

Ильич улы:

РКП!

1924

*

% *

Комсомолны язам, туктамам...

Комсомоллар алар

Авыл саен ячейкалар — домналар...

Тракторны җигеп... җир кашыдык....


Орлык чәчтек үссен дип.

Шул вакыт мин аны үптем...

Миндә хисләр барын белсен дип — Комсомоллар алар «монах» түгел. Көлә-көлә...

Эш битенә йөрәк утын салалар.

Салалар да

Тормыш нурын алар оҗмахлардан түгел, Шундук ала баралар.

Кояш нурларыннан

Нурлы яңгыр яуган чакта Бер эчелеп Сәрвәремә карадым.

— Сөям, дидең, сөя алмадың... Нигә инде мине алдадың!

Бүген ашлык суккан чакта Чынлап үптем Сәрвәрне. Шул үбүдән соңра инде...

Чәчәк атты авыл бәйрәме.

1924

ПУЛЕМЕТЧЫЛАР

Үткен җилле буран.

Кыр җигелгән... Кыр дулый.

Пулеметта ике кызылармеец.

Ярлы илгә көн тугый:

Кыр — кырылдый,

Кыр — карылдый...

Кыр: та-та-та-та...

Кыр буранлы... Ут бураны...

Актык/минутын сорый бу.

Пулеметка төште бомба...

— Хәйрүш!

Бомба екты... Тормый ул...

Оста план үткен барса,

Бер пулемет ала җиңү каласын...

— Пулеметлар көрәш мәйданына!

' Кызылармеец белә аның кала аласын.

Берсе аның

Баш күтәреп... күзләп алдын...

Пулеметка сузды кул...

Хәлсез Хәйрүш:

— Нишлисең, —■ ди ул.

Пулеметны эшкә бирәм... чыда бераз.

Чыдамасаң... хуш...

Кыр — кырылдый, Кыр — карылдый... Кыр: та-та-та-та...

1925

КӨН — КАДАК

Көн — кадак.

Тормыш — чүкеч. Без —

Кеше!

Бәр чүкечне.

Сал кадакка.

Нык

Төшер!

Без — усаллар.

Без — җылылар.

Бездә көннәр Татлысы.

Җир шарын

Ярды бит

уртага Кызыл әләм

камчысы.

Ярды.

Ярылды, һәм үтә ул... һәрберен.

Ул — чүкечләр.

Без — матурлык.

Без — динамо.


Без

Хәзер — ут...

КөЧЛеЛәр!

Көн — кадак.

Тормыш — чүкеч.

Без —

Кеше!

Бәр чүкечне.

Сал кадакка.

Нык
Төшер!

1925

АТТЫЛАР

Көрәш елларында Шашкан тормыш Уйный, көлә.

Уен арасында:

— Атыгыз, — дип приказ чыкса...

Кешеләр үлә.

Төн уртасы. Урам тып-тын, Тик җил исә.

Менә төрмә.

Анда көрәшчене җиңә җиңү уйлары:

— Соңгы җиңү — үлем түгел, Яшәү,—ди ул...

Их, ычкыналмый... Чылбырда аның

I                                   аяк, куллары.

Өзелеп көткән таң җиткәч,

Көрәшчене, Томаннарга урап, Тау битенә алып чыктылар.

Чыктылар да:

— Киемнәрен утка!

— Үзен баганага,—дип,

Күз алдына авыр бер туп куйдылар.

Татлы көрәш таңы татлы була, Әче була аның көрәш корбаны. Киемнәрдән үскән төтен Томаннарга кушылып Ашыктырды үлем сигналын.

Аклар зше шашкан саен шашты, Үлүченең авызына, дәшәлмәсен өчен, Балчык салдылар...

Селкенмәсен өчен тере тәнне Баганага кактылар...

Кактылар да

Менә шунда аны — Безнең Мулланурны Туптан аттылар.

1925

МОРҖАЧЫ

һәр көн шулай иртән

Урам ера «кара карчыга»:

— Кемгә морҗа... кемгә морҗа арчырга!!?

Урам — диңгез.

Өйләр — пристань.

П ароход — үзе «карчыга».

Туктала да тагын суза:

— Кемгә морҗа... кемгә морҗа арчырга!!?

Төтен юлын арчып,

Майлап сылый морҗаны.

Ул шат үзе. Җырлап ала:

— Майларбыз, ди, шулай

Яна дөньяны!

һәр көн шулай иртән

Урам ера «кара карчыга»,

Туктала да тагын суза:

— Тормыш җиңел, корым авыр... '

Арчырга. Арчырга!


£
❖ £

Кеше! Бугаз кылың нәзек...

Авазың тар, Тавыш җитми радио булырга. Ә мин менә бүген теләр идем, Теләр идем шунда — Казан мәйданында

Барлык җанга яңа шигърем укырга!

Ах, бу бугаз... Кан бугазы Җитәмени? Киң шатлыкка Кирәк иде бакыр тавышлар. Ә бу нәрсә? Тавышмыни? Бу тавышка Казан гына тоташкан. Ә шатлыгым минем һаман, һаман тышка сорый:

— Минем турда бөтен илгә акыр, ди. Акыр да син радио бул...

Минем бәйрәмемә

Бөтен станоклар илен чакыр, ди. Нишлим инде?

Әллә юкса Эльбруска басып Яңа телдә яңа чаңнар сугыйммы? Я булмаса, барлык гудокларны җыеп, Шулар аша

Яңа симфонияләр биримме? Эх син көрәш... Тәмле көрәш! Ничек итеп сиңа кереш аккорд бирием... һәм шул аккордта:

— Бөек Октябрьның бөек уңы җитте

диием!..

Кызыл күлмәк киеп йөрим, Кызыл күлмәк киеп урам ерам... Яраттым шул — миндә кемнең ни эше? Син каракүл һәм галстук...

Ә мин прастой күлмәк — Күкрәгемдә күкрәсен дим Канлы еллар билгесе!

Яратам мин, яратам мин табигатьнең утлы машинасын.

Яратам мин аның

Утлы яшен көзен... болыт морҗасын.

Яратам мин                             «

Арыш, бодай тәнен кочып үпкән,

Җылап очкан

Яңгыр тезмәсен!

1925

ИЛЛӘР язы

Дулкын, дулкын булып яна яз нурлары, Яз күлмәген кигән май ае.

Май аеның исмен байрак итеп, Шатлык чәчә бүген ирек мәйданы. Менә бу җирләрне, күңелләрне күрәсезме, Бозлы карлар анда тау иде.

I Тау карларын эртер өчен һәр ел саен урамнарда яз йөри. Майга маем диик, Май ул бөек...

Майның бере бүген оратор:

— Прагул бетсен!

— Хезмәт үссен!

Күңелләрне шатлык каратсын!

Совет иле — киң ил,

Аны чыккач, тагын бик күп илләр, Колонияләр күренә.

Майның бере болытларга менгән

Шатлык булып

Шул илләргә:

— Яз кирәк! — дип илерә.

Менә мин дә бүген авазымны күкрәү итеп Майга тавыш бирәм...

Илләр язы кирәк диеп,

Кояш башына менеп байрак әләм, Тыңлагыз!


— Көчләр яңрасын!

— Мин көрәшче дисәң, һәрбер адымың

Көрәш сафларына баглансын.

КАРТ ПЫЧКЫЧЫ!

Мин карт инде.

Билем — ялан.

Бик күп еллар урман кистем.

Дәштем... Дәшәм:

— Кайда сез!

Урман,

Ул әле дә бик яшь әле,

Ә минем биттә еллар сөте каймаксыз!

Пычкы кисә,

Пычкы йөри, Пычкы, пычкың Пычңыдтап! . » .

,.С    Пычкы сырлый,

v      Пычкы керми,

s       Пычкы чыкмый,

Чыкмый һап!

Еллар белән санаганда Мин карт инде.

Күңел — шаян

Пионер кебек шаулый, туймый ул.

Йөрәк коммун улын сагынып тибә. .

Ярый, кичкә күрем...

Әйдә пычкы!

Бераз тагын уйныйк!

С-1691—2

Пычкы кисә, Пычкы йөри, Пычкы пычкый Пычкылтап! Пычкы үткен. Пычкы күмелә Пычкы чыга.Ч Чыга шәп!

КЫЗЫЛ МӘЙДАНДА

Кызыл мәйдан буйлап яшьлек үтте, Яшьлек булып кырлар яңрады. Киләчәкне алып килгән кебек, Керде илнең яңа сафлары.

Бу сафларда илнең батырлары... Дан тукучы матур кызлары... Алгы сафта бара Стаханов, Бусыгиндай тимер уллары.

Болар ачты машиналар серенг һаваларга болар очтылар. Илебезнең байлыкларын күрепг Шатлык нурларына чумдылар.-

 

Яктырды көн, яңрады ил... һәм муллыкка күмелде. Яшәү күңелле булганга, Эшләве дә күңелле.

Без, иярләп техниканы,, Үттек норма киртәсен һәм шат илгә якынайттык Коммунизм иртәсен!

Хезмәт бездә гарьлек түгел, Хезмәт сөя һәр кеше!

Хезмәт бездә — дан, батырлык һәм бөек намус эше!

Дулкынланып ага халык Байракчылар артыннан,


ЯлкыннарЪш сибеп корыч Шулай ага мартеннан.

Лачын кошлар — Чкаловлар Ерак юллар үтәләр...

Алар безнең җылы хисне Котыпларга илтәләр.

Иртә саен бакчаларга Кояш төшә алланып, Демченколар бакчасында Шикәр үсә балланып.

Кояш карый чая кызга, Сыйпый аның йөзләрен... һәм күрә ул кыю кызның Якты, зирәк күзләрен.

Кара төндә яшен төсле Ыргый алга вагоннар. Кривоносны котлагандай, Шаулап кала каеннар.

Ул китерә илгә байлык.

Ул китерә ташкүмер... Эшелоннар гөрләвендә Җырлап бара шат гомер.

Хезмәт бездә гарьлек түгел, Хезмәт сөя һәр кеше!

Хезмәт бездә —дан, батырлык . һәм бөек намус эше!

1928

ӨЧ ИГЕЗӘК ТУРЫНДА ХИКӘЯ

Төрмә булып үткән бер заманда,

Байлар хөкем сөргән чорларда —

Газап күргән ярлы семьясында Өч игезәк туган дөньяга.

Өч игезәк...

Ләкин бар да кызлар...

— Зур кайгы, — дип ана сыкраган.

Үскән саен кызлар:

— Әннә! — диеп,

— Ашарга!—дип икмәк сораган.

Бу семьяда кызлар бик күп булган, Ә ир бала бер дә тумаган.

Өч игезәк тугач, мескен ата:

— Минем, — дигән, — бәхет булмаган. Җиргә үги булган бу өч кызга «Артыклар» дип исем биргәннәр.

— Артыкҗамал,

— Артыккамал,

— Артыкбиби булып йөрсен, дигәннәр.

Бик күп еллар үткән, Еллар илгә

Зур көрәшләр алып килгәннәр.

Шул көрәштә җиңгән чын батырлар «Артыклар»га бәхет биргәннәр.

Детдомнарда йөреп, бу яшь кызлар Җылы хисләр белән үскәннәр, Илебезнең вузларына кереп, Белем китапларын үткәннәр. Артыкҗамал хәзер бөркетсыман һаваларга очып менә, ди;

Язгы чәчәк кебек ефәк зонтта Салмак йөзеп җиргә төшә, ди. Ул тикшерә данлы Ватан күген, Өйрәнә ул көрәш юлларын, һәм белә ул: Аның самолеты

Тар-мар итәр дошман полкларын. Зур заводта эшли икенчесе, Эшкә аны Серго өйрәткән.

Артыккамал өчен Серго үзе Кояш булып кергән йөрәккә.


Гадел Кутуй тормыш иптәше Галимә ханым
һәм балалары белән,



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.