|
|||
МӘРФУГА АПА 3 страницадип алдан ук хәбәр итә. Күрәсез, Маяковский бик азга ялгыша. Табигый, шагыйрьне эзәрлекләү туктамый. — Барыгыз, чиратка басыгыз һәм Маяковскийның «Штанлы болыт» китабын сатып алыгыз! — диючеләр берәм-сәрәм генә булалар. Тынчу һавада Маяковскийны яклап чыккан бердәнбер зур язучы бөек Максим Горький була. Буржуа тәнкыйтьчеләренә каршы чыгып, Горький болай ди: «Мисалга сез Маяковскийны алып карагыз: Ул яшь, аңа бары 20 генә, ул акыручан, ләкин, һичшиксез, талантлы ул. Аңа эшләргә, укырга, өйрәнергә кирәк, һәм ул менә дигән яхшы шигырьләр язачак. Мин аның шигырьләр китабын укып чыктым. Бу китап чын сүзләр белән язылган». Социалистик революция гуманист шагыйрь Маяков- скийга язу өчен бөтен мөмкинлекләрне бирде. Октябрь социалистик революциясен кабул итәргәме, юкмы дип Маяковский уйланып тормады. Прогрессив кешелекнең даһие Ленин тарафыннан җитәкчелек ителгән Бөек Октябрь революциясенең көчле өермәсендә шагыйрь үзенә якын һәм кадерле булган нәрсәне күрә, кешене азатлыкка илтә торган көчне сизә һәм: — Бу революция — минем үз революциям!—дип Бөек Октябрьны җырларга керешә. Шунысы характерлы, Маяковскийның Бөек Октябрьдан соң язылган әсәрләрендә шәхси моментлар, төшенке рухлы шигырьләр бөтенләйгә диярлек югалалар. Аның «мин»е хәзер «без» булып яңгырый. Эшчеләрнең, Зур сыйныфның дошманнары Минем дә күптәнге һәм явыз дошманнарым барысы да. Ачлы-туклы көннәр һәм хезмәт еллары - Әйдәделәр безне Кызыл флаг астына. Бер җирдә дә, бервакытта да сатлыкта булмаган иҗатын шагыйрь революциягә бирә һәм кызыл ракета- сыман югары күтәрелгән Октябрь байрагына дан җырлый. Маяковский күп санда шигырьләр, поэмалар, пьесалар яза. Бу әсәрләрдә ул үзен социалистик революциянең ялкынлы трибуны, политик шагыйрь-көрәшче итеп таныта. Маяковский тормышта булган һәрбер хәлне, һәрбер политик вакыйганы социализм төзү бурычларыннан карый. Ул социализм төзү өчен файдалы әсәрләр бирүче кешеләрне генә чын язучы дип атый. Мәгълүм ки, В. И. Ленин тарафыннан макталган беренче совет шигыре дә Маяковский шигыре була. 1922 нче елның 6 нчы мартында металлистлар съездында речь сөйләгәндә, В. И. Ленин Маяковскийның шигыренә карата: «Политик һәм административ күзлектән караганда, мондый ләззәтне мин күптән татыганым юк иде... Шигърият ягыннан ничектер, белмим, әмма политик яктан, өстемә алам, бик дөрес», — дип әйтә. Бүтән шагыйрьләр социалистик тематика өстендә эшләргә кирәк дип сөйләнеп йөргәндә, Маяковский берсе артлы берсе әсәрләр бирә. Маяковский РОСТАда эшли. Анда ул фронттан алынган хәбәрләр буенча рәсемнәр ясый һәм рәсемнәргә шигырь белән аңлатмалар яза. Шатлыклы хәбәрләрне халыкка тизрәк җиткерү өчен ул төннәр буенча йокламыйча иҗат итә. Ял итәргә ятканда да озак йокламас өчен баш астына утын агачы куеп ята. Маяковскийның шул чордагы тау кадәр эшләренә карап, аның революцион эшкә, Советлар власте өчен көрәшкә никадәр тирән, ярсу бирелгәнен күрәсең! Барлыгы 1800 плакат ясала, шуларның иң күп өлеше Маяковскийның шигырьләре белән чыгалар. РОСТАда чыккан шигырьләрен шагыйрь үзе «алар минем икенче җыелма әсәрләрем», дип атый. Киләчәк токымнарга мөрәҗәгать итеп, Маяковский: Әгәр дә сез китап курганнарында шигырь юлларының тимер кисәкләрен тапсагыз, сез аларны иске, ләкин дәһшәтле коралдай хөрмәт белән тотып капшагыз,— дип әнә шул елларда язылган әсәрләрен истә тота. Әйе, алар дәһшәтле кораллар иде! Гражданнар сугышы елларында социализм темасы Маяковскийның бөтен эшенә кайнар дәрт бирә. РОСТА плакатларына язылган шигырьләр, «Мистерия — Буфф» пьесасы, «150000000» поэмасы, «Сул марш» кебек әсәрләр — менә болар бөтенесе дә социализм темасы белән яктыртылганнар. Ленин партиясе җитәкчелеге астында көрәш алып барган халыкның җиңүенә Маяковский нык ышанган иде. Көрәштә ул миллионнарны күрде, миллионнар белән бер сафта үзе дә барды+1әм миллионнарны җырлады. Маяковский СССРның 56 шәһәрендә булды. Үз ватанын ул бик яхшы белә иде һәм Октябрьга багышланган «Яхшы» поэмасында шундый юлларны язды: Кешелекнең хезмәттә һәм сугышларда туган язы шикелле, Туган илне җырлыйм җырларымда, Җырлыйм Республикамны! В. И. Ленин образын әдәбиятта чагылдырырга теләү Маяковскийда күптән туа. Ленинга багышлап ул берничә шигырь яза. Ленинның үлүе Маяковскийны тирән кайгыга сала. Аның бер сулышы өчен, куана-куана гомеремне бирер идем мин аңа,— ди Маяковский. Йң кешелекле булган бөек кеше турында Маяковский үзенең «Владимир Ильич Ленин» исемле поэмасын яза. Социализм өчен көрәштә большевиклар партиясенең роле никадәр зур икәнен бик ачык аңлаган шагыйрь бу әсәрдә, бөек Ленин образын бирү белән бергә, Ленин партиясе турында да мәңге җуелмас шигъри юлларны язды. «Владимир Ильич Ленин» поэмасы Маяковский иҗатында иң мактаулы зур урынны ала. Ленинга ул дөнья ышанычын һәм үз ышанычын җырлады. Маяковский гасыр белән, заман белән бергә барды. Үз чорының алдынгы вәкиле буларак, ул көнкүрешнең гади тоелган вакыйгаларында да иртәгәсе көннең тууын күрде. Чын шигърият, безнең бүгенге көнебезне чагылдыру белән бергә, безнең иртәгәбезне дә күрергә тиешле. 1925 нче елны Маяковский совет авиациясенә багышлап «Очучы пролетариат» исемле реалистик фантазия яза. Бу фантазиянең инде тормышка ашуына, котыплар аша үткәндә, дошманны җимергәндә сыналган самолетларның һәм геройларның бүген чынбарлыкта булуларына без үзебез шаһит. Шул ук 1925 нче елларны Маяковский метро турында шигырьләр яза, моның да инде тормышта булуына без шаһиТбыз. Совет балаларын Маяковский кем булырга өйрәтә. Яна винтовкалар алыйк, Өермәле сугыш купса, сафка килик,— Дошманнарга туры төзәп ата белик... — дип, Маяковский балаларны сугыш һөнәрен өйрәнергә чакырган иде. Шул җырны җырлап төз ату түгәрәкләренә йөргән элекке балалар хәзер ак финнарга каршы көрәштә батырлыклар күрсәттеләр, данга күтәрелделәр. Иртәгәсе көн турында уйлау, киләчәккә омтылу, киләчәк кешеләргә мөрәҗәгать итү — менә болар бөтенесе дә Маяковскийны совет эпохасының иң талантлы шагыйре итеп характерлыйлар. Иҗат кыюлыклары чорының иң яхшы шагыйре Владимир Маяковский үз әсәрләрендә яңа кешенең социалистик хисләрен чагылдырды. Зур пафос, гаять көчле тойгы белән җырланган «Совет паспорты турындагы шигырь» совет патриотизмы темасын, Ватан өчен булган гражданлык горурлыгын әдәбиятта беренче тапкыр югарылыкка күтәрә. «Ураклы, чүкечле совет паспорты» социализм иленең көче, куәте, символы булу дәрәҗәсенә үсә. «Укыгыз, көнләшегез: мин — Советлар Союзының гражданины!» — дигән сүзләр совет кешесенең горурлыгын аңлата торган шигъри формула булып калдылар. Совет патриотизмы темасы Маяковскийда интернат ционализм тойгысы белән нык бәйләнгән. Әдәбият трибунасында торып, Маяковский Англия эшчеләре белән дә сөйләшә. Халыкара аренада күренгән һәрбер политик вакыйга Маяковскийда тирән кызыксыну тудыра... Бер ел болгатсаң да, Болгата алмассың безне, һәрбер маневрда һәм алдан узган роталарда мин ишетәм тик бер көйне: 1 Әй, англичанка, сак бул борылышларда! Моннан 13 ел элек язылган бу юллар Англия империалистларының бүгенге кыланышларына карата әйтелгән түгелме! Чит ил специалистлары тарафыннан җимерелмәс дип табылган ак финнарның сугыш крепостьларын Кызыл Армия ватып ташлады. Шул сугышта дан казанган батырлар турында Маяковский нинди гүзәл шигырьләр язар иде! Шагыйрьнең үткен күзе моннан 13 ел элек үк англичаннарның бомбалар, миналар төяп Финляндиягә «кунакка» килүләрен күргән иде. Дуска — мәхәббәт, дошманга — нәфрәт тойгысы Маяковскийда бик көчле бирелә. Сатирик темпераментының бөтен көче белән ул сыйнфый дошманнар, капитализм калдыгы булган мещанлыкны, бюрократизмны, вак «мин»лекне, төрле төстәге буржуа милләтчелеген фаш итте. Сыйнфый дошманны һәм аның идеологиясен шулай кискен фаш итүе өчен троцкийчы-бухаринчы бандитлар Маяковскийны күралмадылар. Шагыйрьнең көр тавышын юкка чыгарырга теләделәр алар. Совет чорының казанышларын җырлаган революция җырчысы турында алар пычрак мәкаләләр язып чыктылар, шагыйрьнең иң яхшы әсәрләрен бозып күрсәтергә маташтылар. Маяковский үлүгә 10 ел узды. Бу 10 еллык вакыт эчендә без Маяковский иҗаты никадәр тормышчан, никадәр көчле икәнен аеруча нык сиздек. Аның шигырьләре әле генә язылгансыман безне дулкынландыралар, бездә матур тойгылар кузгаталар. Маяковский тормышка якын иде, кайнап торган тормыш эчендә иде һәм аның иҗаты да тормыш турында иде. Үзен аңламаган яки аңларга теләмәгән тәнкыйтьчеләргә ул: — Сезгә мин шагыйрь түгел, мин — тормыш! — дия иде. Әйе, ул тормыш иде, ләкин тормыш белән бергә ул искиткеч шагыйрь дә иде. Тормыш аның иҗатында тулысынча чагылды. Аның әсәрләрендә гаять зур җылылык бар. Моны без «Бу турыда» дигән мәхәббәт поэмасында да, «Атларга карата яхшы мөнәсәбәт» дигән шигырендә дә һәм бүтән әсәрләрендә дә күрәбез. «Безнең җаннар төрле, сугышларда — күкрәү, ә кроватьта — пышылдау», — дип Маяковский кешенең төрле хәлдә булуын әйтте һәм кеше хисенең бөтен якларын эченә алган лирика тудыру өчен көрәште. «Мәхәббәткә дә без мамыктан түгел, ә йөрәктән ясалган үз сүзебезне табарбыз»,—дип, ул мамыклы лирикага каршы торды. Маяковский шигъриятенең көче — аның социалистик фикер, революцион дәрт, революцион хис шигърияте булуында. Маяковский иҗаты революцион эчтәлекле һәм шул эчтәлекне тулысынча аңлата ала торган яңа формалы иҗат. Маяковский яңа стиль тудырды. XIX гасыр башларында рус әдәбиятына өр-яңа темалар, өр-яңа шигырь белән кояшлы яктылык алып Александр Пушкин килде һәм шуның белән үз исемен мәңгеләштерде. XX гасыр башларында әдәбиятка өр-яңа темалар, өр-яңа шигырь белән кояшлы яктылык алып Владимир Маяковский килде һәм шуның белән үз исемен мәңгеләштерде. Халык шагыйре Александр Пушкинның юлы — реалистик шигърият югарылыгына җиткән юл иде. Халык шагыйре Владимир Маяковский юлы — социалистик реализм шигърияте югарылыгына җиткән юл. Пушкинга багышлап язылган шигырендә Маяковский үзен Пушкин һәм Некрасов белән тиңли. Шагыйрь хаклы. Маяковский исеме Пушкин, Лермонтов, Некрасов шикелле халык шагыйрьләре исеме белән янәшә тора. Совет әдәбияты хәзер бөтен дөнья әдәбиятының авангарды булырлык хәлгә килде. Тираж зур булса да, китапларның тиз таралып бетүе, язучылар белән укучылар арасында булган нык мөнәсәбәт, төрле-төрле конференцияләр, юбилейлар, иҗат кичәләре — менә болар барысы да халыкның әдәбиятны никадәр якын итүен күрсәтәләр. 180 язучыны СССР орденнары белән бүләкләү дә шул ук тойгыны аңлаталар... Маяковский иҗаты, Маяковский көрәше, аның намуслы хезмәте — язучыларыбыз өчен яхшы үрнәк булырга тиешләр. «Бөтен тавыш белән» дигән иң соңгы әсәрендә ул, 20 еллык иҗатына нәтиҗә ясап, болай ди: Баштанаяк коралланып беткән, егерме ел җиңүләрне үткән шушы гаскәремнең барын да соңгы битенәчә бирәм • сиңа — Планетаның пролетариатына... ...Партияле китапларымның томнарын алып, барырмын мин киләчәк һәм якты көннәр Цека Ка Ка сына, һәм аларны большевистик Партбилет күк итеп күтәрермен комсыз һәм өтелгән Шигъри бандаларның өстенә. В. И. Ленин 1905 нче елны ук «Әдәбият партияле булырга тиеш» дип әйтте. Үз иҗатын Ленин карашына буйсындырган шагыйрьләр арасында Маяковский беренче шагыйрь иде. Даһи шагыйрь булу, әлбәттә, зур нәрсә. Ләкин гасырларга керү өчен коры даһилык кына җитми. Даһилыкның халык өчен, прогрессив кешелек өчен хезмәт итүе дә кирәк. Маяковский әнә шул сыйфатны әдәбиятны партияле итеп караудан тапты. Әнә шуңа күрә дә Маяковский иҗаты, үлмәс совет халкының үлмәс әдәби байлыгы булып, буыннан буынга, гасырлардан гасырларга күчәр... Ленин турындагы китабының беренче битенә /Маяковский бу әсәр большевиклар партиясенә багышлана дип язды. Шагыйрьнең бөтен иҗаты большевиклар партиясенә һәм аның идеяләренә багышланды. Максим Горький һәм Владимир Маяковский ленинизм идеяләренең шигъри трибуннары иделәр. Ленинизм беркайчан да үлмәс. Ленинизм идеяләрен җырлаган Маяковский иҗаты да мәңге яшәр. 1940 ҺӘРВАКЫТ ИСТӘ 1928 нче елда Максим Горькийның Казанга килү хәбәре шәһәребезгә бәйрәм төсе кертте. Шатлыклы хәбәр яшең тизлеге белән таралды — пристань тирәсе халык белән тулды. Без ерактан күренгән аксыл пароходтан күзебезне алмыйча, аның тизрәк килеп җитүен көттек... Пароход палубасында рәсемнәре буенча күптән таныш булган сөекле кешенең озын буйлы сыны күренде. Бу — бөек Горький иде. Ул, башындагы бизәкле түбәтәен кулына алып болгый-болгый, аңа кайчандыр университет булган тарихи Казанны һәм Казанның яңа кешеләрен котларга кереште. Җыелган халык бөек давыл кошын, әдәбиятның горур лачынын ура кычкырып сәламләде. Каршы алырга килгән партия, хөкүмәт вәкилләре һәм язучылар белән салонда бераз вакыт дусларча сөйләшкәннән соң, Алексей Максимович Горький яр буена чыкты. Халык диңгезе аның сөйләвен көтте. Ләкин кайнар рәвештә каршы алып олылаудан һәм яшь чагында йөргән җирләрне кабат күрүдән дулкынланган Горький 2—3 кенә җөмлә әйтә алды. Китәргә торган машинада аягүрә торып болай диде ул: — Иптәшләр, хәйран калырлык эшләр торгызгансыз... Бик шатмын. Мин искиткеч үзгәреш күрәм... Котлыйм... Чын йөрәктән котлыйм... Мин шулкадәр дулкынланганмын ки, хәзер сөйләрлек хәлдә түгелмен... Рәхмәт, иптәшләр!.. Кич белән зур театрда тантаналы утырыш булды. Язучыларның һәм матбугат работникларының Горький белән очрашуларына аерым кичә багышланды. Элекке мәдәният йортында булырга тиешле бу кичәгә чакырып, мәрхүм Такташ белән мин «Казан» гостиницасына Горький янына бардык һәм җыелыштан соң, Островский, Бауман урамнары ерып үтмәслек дәрәҗәдә халык белән тулганга күрә, Горькийны без караңгы тыкрыклар буенча яңадан номерга озаттык. Бөек әдипне күрергә теләгән халык бик озак таралмыйча торды. Горький гостиница балконына чыгып кыска гына речь сөйләде. Язучылар белән очрашу кичәсендә А. М. Горький илебездәге уңышларга тукталып, бу уңышлар турында кичекмәстән язарга кирәклекне әйтте, һәм шуңа багышланып чыгачак «Наши достижения» журналына язышырга чакырды. Татар әдәбияты белән болай да таныш булган Горь- кийның татар культурасына мәхәббәте һәм аны тагын да күбрәк белергә тырышуы гаять зур иде. Татар җырларын яратып тыңлавы әле дә хәтеремдә. Тәнәфес вакытларында һәм банкетта Горький: «Татар халкының талантлы Тукае бар», — дип кайта-кайта сөйләде. Шундый ук югары бәяне ул соңыннан (татар язучылары Мәскәүдә Максим Горькийда кунак булганда), татар телендә шигырьләрен тыңлаганнан соң, Һади Такташка да бирде. Казанга Горький үзенең улы Максим Алексеевич белән килгән иде. Казанның һәрбер почмагы диярлек Горькийга аерата якын тоелганга күрә, ул күп кенә җирләрдә булырга тырышты. Үзе булырга өлгермәгән урыннарга улының баруын үтенде, һәм без, берничә татар совет язучысы, Максим Алексеевичны Казан белән таныштырып йөрдек. Соңыннан Горький: — Рәхмәт, улым — минем булышчым. Аны таныштыру—мине таныштыру дигән сүз. Ул миңа барын да сөйләр, — ди иде. Заманыбызның бөек әдибе белән очрашу бездә, татар совет әдәбиятының яшь вәкилләрендә, мәңге җуелмас- лык кайнар тойгы калдырды. Бу тойгы безгә аны һәрвакыт тере күрергә, безне намуслы эшкә, халык бәхете өчен көрәшкә чакырган әдәби атабыз итеп һәрвакыт күз алдында тотарга ярдәм итә. 1941 «АЛТЫНЧӘЧ» ПРЕМЬЕРАСЫНДА Яхшы әсәр бервакытта да үзенең кыйммәтен югалтмый. Киресенчә, аның көче тарихи вакыйгалар фонында тагы да ачыграк сизелә. Нәҗип Җиһановның Татар дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара торган «Алтынчәч»е (М. Җәлил либреттосы) әнә шундый бөек әсәрләр рәтенә керә. Бу гүзәл операда без халыкның үлмәс көч булуын, халык улларының Ватанга булган кайнар мәхәббәтләрен күрәбез, опера безне җиңелмәс Тугызак шикелле көчле булырга, табигать баласы Җик шикелле батыр, патриот булырга чакыра. Әсәр бевгә кояш төсле Алтынчәчнең матурлыгын һәм Җик Мәргән белән Алтынчәч арасындагы мәхәббәтнең сафлыгын, тирәнлеген җырлый. Баһадир Җик Тугызак иленә кыргый һөҗүм ясаган канечкеч Мәмәт ханның гаскәрләрен тар-мар итә. Ул, елан нәселеннән килгән Кулупайны үтереп, халык азатлыгы өчен көрәшә. Бер үк вакытта ерткыч та һәм куркак та булган Мәмәт хәзерге заман каннибалларын күз алдына китерә. Ул Тугызакның күзләрен чукып алдыра, аның аякларын яралата, йорт-җирләрен яндыра һ. б. Мәмәтнең котырынуы халык тарафыннан аның юкка чыгарылуы белән бетә. Тамашачылар беләләр: шакал гитлерчылар шулай ук юкка чыгарылачаклар. Җиһанов — көр тавышлы композитор. Аның музыкасында безнең илебезгә хас яхшы авазлар күп. Аның әсәрләрендәге образлар да хезмәт халкының көчен-куә- тен чагылдыра торган батыр образлар. «Качкын»дагы Булат, «Ирек»тәге Шамил һәм «Алтынчәч»тәге Җик — болар барысы да композиторның төп иҗат юлын билгели торган образлар. Лирик нечкәлекләрне оста бирү белән бергә (Алтынчәч, Җик һәм Тугызак арияләре), хорларда һәм дуэтларда композитор элекке операларына караганда тагын да тирәнрәк художество югарылыгына ирешә. Дирижер Җәләл Старҗиһанов, әсәрне сәхнәгә куючы Л. Баратов, художник Б. Матрунин, хормейстер В. Гаврилов, режиссер 3. Сафин һәм постановка өстендә эшләгән бөтен коллектив бу спектакль белән опера театрыбызның тарихында иң яхшы сәхифәләрнең берсен ачтылар. Спектакльдә театрның балет труппасы да күренекле урын ала. Балет солистларыннан анда Балтачеева, Шәм- сетдинов, Кумысников һәм Рәхимов иптәшләр катнашалар. Балетмейстер Г. Таһиров аргамакларда җилдәй очкан атлыларны хәтерләткән «Аучылар биюе»н һәм сарай пәрдәсендә кызларның шарфлы биюләрен сәхнәгә куюда күп кенә иҗат кыюлыгы күрсәткән. Ләкин бүтән биюләр куелыш ягыннан канәгатьләнерлек түгел әле. Алар я әсәргә ятышлы түгелләр, я Җиһанов музыкасындагы матурлыкны биреп җиткермиләр. Төп партияләрне башкаручыларга килгәндә, Рахман- кулова, Зәбирова (Тугызак), Әлмиев (Урмай) һәм Кай- бицкая белән Котдусова (Алтынчәч) иптәшләрнең җырлауларыннан, уйнауларыннан тамашачыларда тәмамлашкан образлар тәэсире калуын әйтергә кирәк. Тугызак аерата көчле тәэсир калдыра. Бүтән партияләр дә уңышлы башкарылалар. Ләкин алар өстендә эшлисе бар әле. Насретдинов һәм Даутов, лирикага күбрәк әһәмият биреп, Җикнең баһадирлыгын, аның эчке һәм тышкы мәһабәтлеген ачып җиткермиләр. Ростовцев ханы вокаль яктан яхшы үтәлсә дә, образ буларак, сәхнәләрдә күренеп узган рыцарьларны хәтерләтә. Алеев ханы уңышлырак бирелә, бары тик образга хас булган кара буяуларны (ерткычлыкны, комсызлыкны) тагын да арттыра төшәргә кирәк. Музыкада болар бик табигый һәм мул бирелә. Тугызакның Мәмәткә «җәллад» дип эчке нәфрәт ташлавы Алеевның уенында тулысынча күренергә тиеш. Сәйфетдинов Урмае да начар тәэсир калдырмый. Ләкин анда Алеев бирә алган мәкерлек һәм тапкырлык җитешми. Бу кимчелекләр операның кыйммәтен югалтмыйлар һәм спектакльгә зур зарар китермиләр, әлбәттә. «Алтынчәч» — зур спектакль. Ул татар совет сәнгатенең бөтен дөнья культурасы юлына чыгуын күрсәтә һәм совет чорында чәчәк аткан татар культурасының зур казанышы булып тора. 1941 ӘДӘБИЯТ ЭШЕ —ДӘҮЛӘТ ЭШЕ Председатель: Сүз фронтовик язучы иптәш Кутуйга бирелә. Кутуй: Ленинград фронтында, юлда очраган барлык киртәләрне җимереп, берөзлексез алга барган совет гаскәрләре арасында Волга буе сугышларында туган Н нче гвардия часте бар. Аның солдатлары һәм офицерлары Ватан өчен көрәштә үзләрен һәм үзләренең дәһшәтле коралларын мәңгелек данга күмделәр. Бу частьта татарлар да, Татарстаннан булган рус иптәшләр дә байтак санала. Җай туры килүдән файдаланып, аларның әманәтләрен үтим: сезгә, сезнең аша Татарстандагы барлык хезмәт солдатларына һәм командирларына фронтовик якташларыгызның ялкынлы сәламнәрен тапшырам. (Кул чабулар.) Элек «Туплар сөйләгән чакта, музалар тын тора»,— диләр иде. Хәзер бүтәнчә әйтәләр: «Совет орудиеләре тавышы шагыйрьләр тавышы белән бергә кушылып яңгырый», — диләр. Ватан өчен барган изге көрәш сугышта шагыйрьнең һәм әдипнең урынын күрсәтте. Шагыйрь сүзе — сөнгегә тиң: ул дошманны чәнечте һәм чәнчә. Әдип сүзе трибун большевик сүзенә тиң; ул совет кешеләрен батырлыкларга өнди.
|
|||
|