Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РУСЛАН ҺӘМ ЛЮДМИЛА



ГУСАР

Атын тазартканда бер көйгә Үз алдына ярсый башлады: „Мине нәләт төшкән бу өйгә Кайсы дошман җиле ташлады!

Шундый хөрмәт монда кешегә,— Син гүяки төрек атышында.

Аракыны исеңә төшермә, Бирәләр тик әче аш кына.

Хуҗа шундый карый кисәтеп, Син ерткыч күк аңар. Хатынына Намус яисә камчы күрсәтеп Чыгарып булмый ишек артына.

Эшләр башка иде Киевта! Үзе сосылып килә салмасы. Аптырау юк кызлар диеп тә, Пар салып та бетмәс аракы!

Ж.ан бирерсең егылып аяктан, Күзен сирпеп куйса кара каш.

Тик бер яктан начар...'

„Кай яктан?—


Сөйләп җибәр әле, я, якташ".


Башлады ул бөтереп мыегын: „Безнең башлар күпне күрделәр. Үпкәләшсез әйтсәк, син, энем, Куркак түгелсең дә, ә юләр.

Тыңла. Полк Днепр буенда- Шул чактагы хуҗа хатыныный Ире күптән үлгән булуын да Истән чыгарма син, акыллым-

Менә шуның белән дуслап1тым, Дәшәм, Марусякәй дип кенә. Шәп яшибез. Карап туймассый- Кыйныйм — каршы әйтсен ниК кенә!

Исерәм икән, җайлап яткыра, Күзне генә кысам — Әй, бикә! Бикәм, тыңлап барын, махмырга Әзерләгән! Моңар ни җитә.

Ни кирәк соң тагын? — тиК яшә, Тормышның бит тәмам тулысЫ- Тик нишләргә? — Кинәт көнләй13 Башладым бит, шайтан коткысы!

Уйлый башладым мин: нигә Ул Әтәчтән дә иртә тора соң? Кемгә кирәк? Шундый иртә уЛ, Марусякәй, кайда була соң?

Эзәрлекли башлыйм мин аны. Күзне кысып, ятам бер карап, (Тышта бары — давыл улавы. Төне төрмәдән дә карарак).

Бервакытны бикәм шундый сак Мич башыннан төште сикереп, Карады да мине ул капшап, Мич күмереннән ул ут өреп

Кабызды да тотып нечкә шәм, Юнәлде ул почмак ягына,



 


Шешә алып килеп шүрлектән, Ул утырды мичнең алдына.

Чишенде дә, ялангач калып, Шешәсеннән нидер йотты ул, Аннан, себеркегә атланып, Морҗа аша тышка тотты юл.

Әһә,— димен, әйтәм бикәне,— Төрек булып чыкты ахрысы!

Мич башыннан төшеп, шешәне Исним,— бу,—дим,— нәрсә ачысы?

Ялгыш бераз түгеп җибәрдем. Шуннан күрәм — нинди могҗиза?— Күрәм ухват белән ләгәннең Сикергәнен мичнең авызына.

Песи йоклый.— Аңа чәчрәттем — Ул да, торып сәке астыннан, Фыркылдады. „Перес!“—мин әйттем, Ул да очты ләгән артыннан.

Мин шешәдән дару бөркүгә, Нигә генә барып ләкмәсен, Чүлмәк, өстәл... Барын шул көйгә Морҗа буйлатып — марш!—һәммәсен.

Я, беткән баш беткән, мин әйтәм, Шешәдәген үзем мин шуннан Эчкән генә идем, кинәттән — Күтәрелеп киттем йонсыман.

Очып барам мин җан-фәрманга. Кая?— белмим. Бары кычкырам Очраган бөтен йолдызга: Уңгарак!—дим. Кинәт егылам.

Карыйм—бер тау. Аның өстендә Ж.ыр-биюләр, кайный казаннар... Туй мәҗлесе — еврей егетенә Кода булып килгән — бакалар.

Тфү,—мәйтәм. Белмим тик — каян Килеп чыкты кинәт Марусям — „Кем чакырды?—ди ул,— кайт, наян, Ашыйлар бит, монда калдырсам!

„Кайтмый торыйм әле,—мин әйтәм,— Юлны каян белим мин өйгә!“ „Кисәү агачына тиз генә,— Атлан да син менеп, шыл, әйдә!“

„Кисәү агачына утыртып Җибәрмәкче гусар иреңне?— Дошманнарны миннән көлдереп! Юк, тунармын, кара, тиреңне!

Ат бир миңа!" „Булыр аты да“. Ул шулай дип өлгерми әйтеп, Карыйм — җирне тырнап ат тора Койрык чәнчеп, муенын кәкрәйтеп.

, „Атлан!" Шундук атка атланам, Йөгән кайда?—юк ич йөгәне!

Очып китә — сизми дә калам Мич янына килеп җиткәнне.

Карыйм—'барысы да урынында.

Ә соң үзем нәрсә өстенә Атланганмын айгыр урынына?— Карыйм — атланганым скамья!

„Үпкәләшсез әйтсәк,— дип гусар Тагын бер кат мыегын бөтерде,— Куркак түгелсез дә сез, дуслар, Юләр сез",— дип сүзен бетерде.


АТ


 


САНДУГАЧ

Сандугачкай, дускай син, Урмандагы кошкай син. Сайрыйсың да җырлыйсың, һич боегып тормыйсың. Мин дә шундый егет идем Башка төште өч кайгы: Иң беренче кайгым минем — Ашыгып өйләнгәнгә. Икенчесе зур кайгымның — Йөгерек атым үлгәнгә. Ә өченче зур кайгым — Сөйгәнемнән аерылдым. Матур кырда, юл буенда Миңа кабер казыгыз, Баш өстемә таш куегыз, Исемемне языгыз. Баш ягыма, таш янына Чәчәкләр утыртыгыз, Сикереп-сикереп ага торган Чишмә ясап куегыз. Матур кызлар чәчәкләрдән Бәйләм ясап уйнарлар. Салкын чишмә суын эчеп, Минем хакта уйларлар.

„Ярсу атым, ник кешнисең, Нигә башың салынды, Авызлыгың кимермисең, Чайкамыйсың ялыңны? Әллә аз кадерләдемме? Солыны мул бирмәдемме? Әллә матур түгелме Синең ефәк йөгәнең, Әллә матур түгелме Көмеш дагаң, өзәңгең?"

Җавап бирә ат моңаеп: „Шуны авыр хис итәм — Еракта уклар улавын, Быргы тавышын ишетәм. Шуңа кешним, чөнки кырда Туры килмәс йөрергә, Рәхәт тормыш, шәп сбруйлар Мөмкин булмас күрергә. Дошман тиздән суырып алыр Сбруй-мазарларымны, Аягымнан каерып алыр Көмеш дагаларымны.

Дошман якын, мин пошынам,. Җитте кайгырыр чаклар, Тунар да тиреңне дошман Минем өстемә каплар".


*

* *

Exegi monumentumЧ

Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым, Ил сукмагы аңа өзелмәс.

Ул — буйсынмас биек; Александр Баганасы аңа тиң килмәс.

Юк, бөтенләй үлмәм, гәүдәм тынса, Җаным яшәр минем җырларда. Даным калыр минем, ай астында

Актык шагыйрь калган чорда да.

Искә алыр бөек Рус илендә Халыкларның мине барлыгы: Мәгърур славян һәм фин, һәм әлегә Кыргый тунгус, дала калмыгы.

Ил онытмас озак, чөнки якты

Дәрт уятты минем җырларым, Кара елларда мин ирек мактап, Изелгәнне яклап җырладым.

1 Мин һәйкәл салдым.


Кимсетүдән курыкма, көтмә зурлау, Тәңрең кушуын тыңла, карышма, Исең китәрмәсен мактау, хурлау, Тинтәк белән, ташла, ярышма.


РУСЛАН ҺӘМ ЛЮДМИЛА

ПОЭМА

БАГЫШЛАУ

Сезнең өчен, йөрәк патшаларым, Гүзәл кызлар, сезгә дип кенә, Әкиятләрен узган заманнарның, Буш вакытлар табып мин менә, Язып чыктым, барып, күп сөйләүче Борын заманнарның эзеннән; Алыгыз шул шаян хезмәтемне! Таләп итми мактау һичкемнән, Татлы хыял белән бәхетлемен: Сөю белән берәр кыз янып, Бу гөнаһлы җырларыма, бәлкем, Яшерен генә чыгар күз салып.

БЕРЕНЧЕ ҖЫР

Яшел имән — диңгез култыгында;

Алтын чылбыр тора бәйләнеп: Өйрәтелгән мәче йөри шунда Чылбыр белән көн-төн әйләнеп; Уңга бара мәче, җырлар җырлый, Әкият сөйли китеп сул якка.

Анда гаҗәп: шүрәлеләр йөри һәм су кызы утыра ботакта; һичкем белми торган юлларында —


Куз күрмәгән ерткычлар эзе;

Бер йорт тора тавык аягында, Юк ул йортның ишек-тәрәзе; Өрәк белән тулган урман-кырлар; Кагылалар анда зур дулкыннар Ком каплаган һәм тын ярларга; Судан чыга тезелеп берәм-берәм, Диңгездәге агалары белән Гүзәл утыз батыр — таңнарда; Узып барган король улы анда Әсир итә усал патшаны; һәм сихерче, халык күз алдында, Урманнарны үтеп һәм кырны, Очырып йөртә күктә батырны; Патша кызы кибә зинданында, Хезмәт итә бүре аңа шунда; Бер убырлы карчык йөри анда Килесенә менеп атланган да; Алтын саклап кибә Кащей патша; Руслык рухы, руслык аңкый анда! Шунда булдым, эчтем бал мин дә; Яшел имән күрдем шул җирдә; Өйрәтелгән мәче шунда иде, Ул әкиятләр миңа сөйләп бирде. Мин шуларның берсен хәтерлим: Шуны сөйлим сезгә хәзер мин...

Булган эшен күптән узганнарының, Әкиятләрен борын заманның...

Арасында дус һәм улларының, Уртасында биек, зур залның Владимир-кояш туй үткәрә; Ул үзенең кече кызын бирә Батыр егет—князь Русланга. Саулык теләп менә шуларга, Бал эчә ул авыр стаканнан. Ә бабайлар ашыгып ашамаган, Акрын йөргән күчеп кулларда’ Аракы һәм сыра кайнап торган Көмеш касә, чүмеч — туйларда. Күбекләнгән касәләрдән алар

Йөрәкләргә шатлык койганнар, Башлар иеп, шуны касәчеләр Кунакларга ташып торганнар.

Аңлап булмый кем ни сөйләгәнне, Кәефләнеп бар да шаулады; Чиерттеләр менә гөсләләрне, Матур тавыш кинәт яңрады; Бар да тынды. Тыңлыйлар Баянны: Ул тотынды җырлап мактарга Гүзәл Людмиланы һәм Русланны һәм Лель1 үргән таҗны аларга.

Ялкынлы дәрт ләкин талдырганга, Гашыйк Руслан берни кабалмый; Уфтана ул, яна, ачулана, Сөйгәненнән күзен алалмый; Ул, пошынып, тарта мыекларын, Саный бушка узган минутларын. Шаулы туйда өстәл янында Өч яшь батыр утыра тагын да, Буш чүмечкә карап, берсүзсез; Боекканнар һәм кайгылы алар, Касәне дә хәтта онытканнар, Бал да тәмсез, мәҗлес күңелсез; Изге Баянны да тыңламыйлар; Хәсрәтләнеп, түбән карыйлар: Руслан белән бар да көндәш алар; Ачу, сөю агуын, бичаралар, Йөрәкләрдә тирән саклыйлар. Берсе — кыю егет Рогдай аның. Кылыч белән Киев кырларының Зурайткан ул чиген яуларда. Икенчесе — Фарлаф. Бик мактанчык. Мәҗлесләрдә аны җиңүче юк, Ләкин тыйнак —кылыч алганда. Өченчесе — дәртле уйга чумган Хәзәр 2 ханы — Ратмир исемле. Өчесе дә моңлы, агарынган, Туй да түгел — һич туй шикелле.


Бүлмә тагын тын һәм буш калды; Салкын тиргә баткан хәлдә, торып, Курку белән егет каранды; Салкын кулын сузып, калтыранып, Караңгыга дәшеп карады... Нинди хәсрәт! Яры бүлмәдә юк! Капшады ул тик буш һаваны; Людмиласын тапмый ул аннан, Билгесез көч аны урлаган.

Аһ, әгәр дә гашыйк газапланса, Мәгънәсезгә бирелеп дәртләргә, Яшәү аңа, дуслар, булмый ансат, Тик шулай да мөмкин яшәргә. Ләкин озак, озак еллар узгач,— Синдә сагыш һәм яшь тудырган Сөйгән ярны инде бер кат кочкач,— Шул минутлык дусны кулыңнан Ычкындыру, дуслар, тагын да... Үләр идем андый чагымда!

Исән әле ләкин мескен Руслан. Ни диде соң князь бу хәлгә? Аңын җуеп яман бу хәбәрдән һәм ачуы чыгып кияүгә, Сарай халкын шундук ул җыйнады. „Ә Людмила кайда?" дип сорады Кияүдән ул, ярсып, шул чакны. Ишетмәде Руслан. „Балалар! Мин Хезмәтләрне сезнең һич онытмыйм: Кызганыгыз, зинһар, мин картны! Риза була юлга кем чыгарга һәм барырга кызның артыннан? Кемнең юлы уңса, мин шуңарга — Ә син, Руслан, ела, газаплан! Сакламадың кызны, явыз җан! — Хатынлыкка кызымны бирермен һәм патшалыгымның яртысын.

Я, балалар, дуслар, риза соң кем?.." Тыя алмый Руслан кайгысын, „Мин!" дип куйды. Кычкырдылар бергә Фарлаф, Рогдай, Ратмир: „Мин! Мин! — дип. Бөтен җирне шат без әйләнергә,

11&


Атыбызны бары иярлик. Чик куярбыз без бу аерылуга, һич курыкма, кызны эзләрбез". Рәхмәт белән шунда берсүзсез Кулын сузды, елап, карт аларга, Хәсрәт белән әрнеп, күңелсез.

Дүртәү бергә чыга алар юлга; Тәмам үлгән Руслан хәсрәттән; Җаны әрни, төшкән ул кайгыга, Аерылганын уйлап кәләштән. Шәп атларга бар да атланганнар; Днепр яры буйлап оча алар, Тын далада тузан туздырып; Булмый инде һични аерып; Менә инде югалдылар күздән... Ә карт князь һаман буш кырдан Күзен алмый тора, күңел белән Батырларның оча артыннан. Эчтән генә Руслан чигә газап, Акылын һәм аңын югалтып. Җилкә аша эре генә карап, Кәпәренеп, билгә таянып, Фарлаф бара Русланның артыннан һәм сөйләнә үзе: „Дусларым! Мин иреккә көчкә чыктым моннан. Великанга тизме очрармын. Агасы бар әле күпме канның! Ауныйсы бар күпме корбаннарның! Җилкен, әйдә, кылычкынаем! Җилкен, әйдә, җитез аткаем!"

Хәзәр ханы инде хыялында Людмиланы кочып, чак кына Биемичә бара иярендә; Йөрәгендә яшь кан ашкына, Өмет уты яна күзләрендә: Бөтен көчкә чабып ул китә һәм ярсыган атын сикертә, Әйләндерә, күккә ыргылдыра, Чабып менә аннан тауларга.

Рогдай бара сүзсез моңсу гына... һәм билгесез язмыш аңарга Курку сала. Ул көнләшеп юкка, Газаплана күбрәк һәркемнән. Еш карый ул Руслан барган якка, Ачу белән, әрнеп күңелдән.

Көне буе бара бер үк юлдан Көндәшләрнең шулай бары да. Төн карасы агыла көнчыгыштан Днепрның сөзәк ярына; Елга өстен әнә томан баса, Ял итәргә вакыт атларга! Тау астында күренә киң юл аша Кисеп чыккан киң юл аларга. Шунда алар: „Тапшырыйк тәкъдиргә! Аерылырга вакыт!"— диделәр, һәм атлары кайсы юлга китсә, Шул юл белән кереп киттеләр.

Ни эшлисең инде, Руслан мескен,. Бер ялгызың тын һәм буш кырда? Людмилаңны, дәһшәтле туй көнен Күрдең ахры төштә барын да. Күзгә төшереп бакыр шлемыңны, Ычкындырып кулдан йөгәнеңне, Атлатасың атың кыр буйлап, Йөрәгеңдә синең акрынлап Ышанычың бетә, өмет сүнә...

Шул чакта ул каршысында күрә Бер мәгарә. Эчтә ут яна. Карт табигать белән яшьтәш булган, Тынып калган түшәмнәр астыннан Кереп китә шунда ул аңа. Тик, моңаеп керсә, күрә шул чак Утырганны ак сакаллы бер карт; Йөзе нурлы, тыныч карашы; Каршысында яна лампасы; Ачып куйган иске бер китапны һәм игътибар белән укый аны. „Бик хуш килдең, балакаем!"—диде


Ул Русланга шунда, елмаеп.— Егерме ел ялгыз сулам инде Карт көнемдә монда саргаеп. Ләкин миңа күрү насыйп булды Күптән көткән шушы көнемне. Язмыш безне бергә очраштырды; Утыр, әйдә, тыңла сүземне. Людмилаңнан, Руслан, мәхрүм булдың; Көчен җуя синең ныклы рухың;

Бу бәлаләр ләкин тиз бетәр, Бу вакытлы язмыш тиз үтәр. Кайгырмыйча, зур ышаныч белән, Өмет белән, улым, алга бар! Кыю күкрәк белән, кылыч белән Төньягына таба юлың яр!

Бел син, Руслан: сине мыскыллаучы — Карт сихерче, явыз Черномор, Төньяк тауларының ул хуҗасы, Яши күптән кызлар урлап ул. Моңа кадәр аның сараена Кергәне юк үтеп беркемнең;

Ә син, явыз җанның уйларына Чик куючы, анда керерсең, һәлак итәр аны синең кулың. Туктатамын сүзем мин монда: Бел, язмышы киләчәкнең, улым, Моннан ары тик уз кулыңда". Аягына егыла Руслан аның, Шатлыгыннан үбә кулларын. Күз аллары яктырдылар тагын, Онытты ул авыр уйларын. Җанланды ул; якты йөзен ләкин Кинәт тагын кайгы каплады... „Хәсрәтеңнең беләм сәбәбен мин,— Дип, карт тагын сүзен башлады.— Куркасыңдыр картның син гыйшкыннан; Кайгың бетерү җиңел, бул тыныч: Юкка ул карт гыйшык тота,—моннан Яшь кыз өчен һич юк куркыныч. Ул төшерә күктән йолдызларны, Бер сызгырса әгәр ул,— ай да

Калтырана; заман законнары Буйсынмыйлар аңа шулай да. Ишекләргә салган йозакларны Калтырап һәм көнләп ул саклый, Тоткын булган яшь гүзәлне бары Мәгънәсезгә шулай газаплый. Сүзсез йөри кызның тирәсендә Ул язмышын каргап шуңа да... Җитәр, егет, үтеп бара көн дә, Ял итәргә кирәк сиңа да".

Барып ята йомшак мүккә Руслан Үлеп барган утның янына; Онытылуны эзләп ул йокыдан, Әйләнгәли төрле ягына.

Ләкин юкка! Ул ниһаять сорый: „Изге ата, никтер йоклап булмый! Ни эшләргә: йөрәк әрни минем, Йокы керми, туйдым дөньядан. Тыңлап изге сүзләреңне синең, Хәл аласым килә яңадан. Ачуланма кыю соравыма: Әй, билгесез язмыш юлдашым, Шәфкатьле карт, син кем, әйтче миңа, Кайдан килдең монда бер башың?"

Карт елмаеп аңа җавап бирде, Авыр сулап: „Улым, мин инде Оныттым да ерак туган илне, Моңсу илне. Үзем — фин,— диде.— Безгә генә таныш тугайларда Күрше авылларның малларын Көтә идем; гамьсез яшь чакларда Күрә идем елга, тауларын, Кара урманнарын туган якның, Хозурларын кыргый ярлылыкның; Сузылмады ләкин озакка Яшәү шулай хозур тын якта.

Ерак түгел ул чак авылыбыздан, Ялгыз үскән матур чәчәксыман Бер кыз яши иде. Матурлыкта


Тиң юк иде аңа авылда. Беркөн шулай мин таң вакытында Быргы уйнап яшел болында Бара идем көтүемне әйдәп, Шаулый иде елга алдымда; Утыра иде, чәчәктән таҗ бәйләп, Бер матур кыз елга ярында. Күрәчәгем мине алып килде... Аһ, батырым, ул — Наина иде! Янына ук шунда аның барып, Мин карадым аңа кыюланып һәм шул кыю бер карашым өчен Газап уты алдым бүләккә, Мин аңладым шунда сөю көчен, Тойдым аның татлы сөенечен һәм сагышын аның йөрәктә.

Ярты еллап үтте. Шунда аңа Куркып кына ачтым йөрәкне: „Сөям, дидем, сине мин, Наина!" Тик кыюсыз минем хәсрәтне Тыңлады ул эреләнеп кенә һәм, масаеп үз гүзәллегенә, Җавап бирде салкын итеп бик: „Юк, көтүче, сөймим сине!“ дип. Бөтен нәрсә миңа шул чагында Күңелсез һәм кыргый тоелды; Туган шалаш, урман ышыгы да, Шат уены көтүчеләрнең дә,— Юатмады мине һичберсе дә. Йөрәк әрнеп сулды, корыды. Карар бирдем шунда фин кырларын' Мин, ниһаять, ташлап китәргә; һәлакәтле диңгез упкыннарын Дуслар белән гизеп үтәргә; Мәгърур Наинаның игътибарын Шул юл белән җәлеп итәргә. Мин җыйнадым батыр балыкчылар Куркыныч һәм алтын эзләргә. Беренче кат шунда яңгырадылар Тыныч торган туган җирләрдә Кылычларның ярсып чыңлаулары, Каекларның шомлы шаулаулары. Йөзеп киттем мин, ул батырларны — Якташларны алып яныма.

Ун ел буе дулкын һәм карларны Буяп йөрдек дошман канына. Даным китте минем: чит патшалар Курка иде миннән бары да. Чигенә иде көчле дружиналар Төньяк кылычлары алдында.

Дәрт һәм гайрәт белән без сугыштык, Күп бүлештек бүләк, ясак без. Җиңелгәннәр белән утырыштык, Дуслар кебек, мәҗлес ясап без. Ләкин йөрәк Наинаны уйлап, һәрвакытта,—мәҗлес, яуларда,— Яшерен генә чигә иде газап Фин ярларын сагынып һаман да. Мин дусларга әйттем: — Вакыт өйгә! Тимер киемнәрне элик чөйгә Кайтып, әйдә, түренә өйләрнең! Әйтү белән киттек без кузгалып, Көймәләр дә бик тиз бардылар, Куркынычлар артта калдылар, һәм без кайтып җиттек, горурланып, Ярларына туган җирләрнең.

Эшкә ашты көткән хыялларым, Теләкләрем эшкә аштылар! Очрашуның татлы минутлары Күз алдыма килеп бастылар! Китереп салдым канлы кылычымны, Энҗе, мәрҗән, алтын-көмешемне Горур кызның аяк астына;

Мин исереп гыйшык белән шунда, Көнче дус кызлары арасында Басып тордым аның каршында Әмерен аның көткән бер кол кебек; Йөзен борды кызкай миннән тик; һәм әйтте ул салкын гына көлеп: „Сөя алмыйм сине, батыр!"—дип.

Кире кайтарылган мәхәббәтнең Газабын син, Руслан, белмисең.

Күргәнең юк мыскыллауны синең. Гаҗәп кеше! Ләкин нишлисең! Сагыш белән юкка син кибәсең. Син бәхетле! — сөеп, сөеләсең.

Аһ, сөйләргә көчем җитмәгәнне Нигә тагын искә алырга? Аһ, хәзер дә, бер ялгызым инде, Рухым сүнеп, кабер алдында Торганда да узганнарны уйлап, Хәтерләсәм кайчак, кайгырып, Әле һаман чал сакалым буйлап Авыр яшьләр төшә агылып.

Ярар, тыңла: безнең ул якларда Ялгыз балыкчылар арасында Бик хикмәтле бер фән сакланган; Урманнарда, ерак почмакларда, Мәңгелек бер тынлык уртасында Сихерчеләр яши —картлардан; Булган хәл дә, хәтта булачак та Яшеренә алмый алардан; Юнәлгән тик бөек хикмәтләргә Бар акылы шушы картларның һәм буйсына көчле теләгенә Мәхәббәт һәм үлем аларның.

Мәхәббәткә сусап шул чак мин дә,. Карар бирдем, көеп хәсрәтемдә, Каратырга кызны сихерләп, Салкын кызның горур йөрәгендә Кабызырга гыйшык әфсенләп. Мин ашыктым ирек кочагына, Тынлыгына кара урманның;

Шул сихерче картлар арасында Үтте минем бик күп елларым. Көткән вакыт килеп җитте менә,— Табигатьнең хәтәр серләрен Мин аңладым якты акыл белән: Сихерләүнең белдем көчләрен. Бүләк килде дәрт һәм сөюемә!

Син, Наина, хәзер минеке!

Мин уйладым: җиңү безнеке! Ә чынлыкта җиңгән язмышым — Гомер буе мине кагучым.

Өмет итеп татлы бүләкләрне, Тыя алмый дәртле теләкләрне, Мин ашыгып укыйм әфсеннәр, Рухлар чакырам, — кинәт урман эче Яктырды да, атты яшеннәр, Давыл купты, күкләр күкрәде, Шомлы итеп җирләр тетрәде... һәм каршыма минем килеп басты, Ап-ак чәчле, хәлсез бер карчык, Үзе бөкре, калтырана башы, Баткан күзе тора ут чәчеп; Тузганлыкның чын күрнеше инде. Аһ, егеткәй, ул Наина иде!.. Котым очты, сүзсез мин тындым, Карап аның котсыз гәүдәсенә, Ышанмыйчан һаман күзләремә, Елап шунда кинәт кычкырдым: „Аһ, Наина, синме! Мөмкинме соң! Кайда китте синең гүзәллек? Күкләр әмере белән синең төсең Калды мәллә шулай үзгәреп? Әйт, күптәнме китеп авылымнан, Аерылдым җаннан һәм ярымнан. Күптәнме соң?“ — „Кырык ел инде, — Шундый җавап миңа ул бирде. — Нәкъ җитмеш яшь бүген миңа тулды. Ни эшлисең ләкин,—диде ул,— Бер-бер артлы еллар узып торды, Безнең язлар күптән үтте шул, Картлык безгә килеп җитте шул. Бәла түгел алдакчы яшьлекне Югалтуы, ләкин колак сал;

Мин, әлбәттә, бик картайдым инде, Бөкремендер бераз, ихтимал;

Түгел яшь чактагы шикелле мин, Түгел җанлы, түгел сөйкемле,—• Өстәп куйды аннан ашыгып: — ләкин, Серем ачыйм: мин дә сихерче!"


Шулай иде эшләр чынлап та. Катып калдым сүзсез мин алдында; Зирәк акылым белән мин янында Булып калдым тиле шул чакта.

Дәһшәт шунда: кызганычка каршы, Эшкә ашкан сихрем. Вакытында Мин табынып йөргән шушы карчык Яна иде сөю утында.

Ул елмаеп тешсез авыз белән. Нәкъ кабердән килгән тавыш белән, Сөйли иде гыйшкын мыгырдап. Минем хәлне шунда уйлап бак- Мин бер җиргә карап, катып калдым, Ул авыр һәм дәртле иттереп, Дәвам итте сүзен йөткереп:

Йөрәгемне, диде, мин аңладым; Күрәм инде, дустым, мин аның Назлы дәртләр өчен туганын; Уяндылар хисләр, янамын мин, Сөю дәрте белән көям мин... Кочагыма минем, әйдә, кер син... Аһ, җанашым, җаным, үләм мин...

Үзе шунда тилмергән төс белән Челт-челт итеп күзен кыскалыи; Үзе шунда арык куллар белән Бишмәтемнән минем тарткалый, Шунда, Руслан, тәмам мин үлдем, Куркуымнан күзләремне йомып, Кинәт кенә түземлегем җуеп, Ычкындым да акырып йөгеР^- Ул кычкырып калды: „Ах, оятсыз: Нигә боздың шулай һич гөнаһсыз, Саф бер кызның тыныч көннәрен? Ирештең дә минем сөюемә, Сөймисең син хәзер үзең менә — Шундый инде бары да ирләрнең. Аһ, үзем шул, үзем гаепле мин. Гашыйк итте алдап, явыз, мине Дәртле сөю белән янам инде... Ах, хурлык бу! Хаин! Алдаучы. Кара аны, кызлар урлаучы!

Без аерылдык шулай! Шуннан бирле Бер ялгызым монда яшим инде, Йөрәгемдә сүнде минем дәрт, һәм юата бу дөньяда мине Тик тынычлык, хикмәт, табигать. Мине инде кабер тора чакырып, Онытмаган ләкин явыз карчык Иске хисен әле бүген дә һәм, кичеккән гыйшык белән ярсып, Ачу саклый миңа күңелдә. Кара җаны туймый явызлыктан Ул карчыкның һаман, һәм менә Дошман күрә ул сине дә, Руслан; Кайгы килми ләкин мәңгегә".

Комсызланып Руслан тыңлап торды Картның сүзен; якты күзләре Аз гына да хәтта йомылмады; Ул, уйларга бирелеп, сизмәде Үтүен дә төннең әкрен генә. Атып килә инде таң да менә... Рәхмәт укып шунда ул картка, Алды аны, аһлап, кочакка; Күңлен аның өмет чолгап алды, Мәгарәне чыкты калдырып; Кешнәп торган атка ул атланды, Рәтләнде һәм куйды сызгырып. „Ярдәм ит син, диде, миңа, атам". Чабып китте ул киң кырга аннан. Карап шунда чал карт яшь дустына, Әйтеп калды: „Хуш, хәерле юлга! Бәхил бул, сөй гомер иптәшең һәм онытма картның киңәшен!"

ИКЕНЧЕ ҖЫР

     

Сугыш эшендәге көндәшләр, сез Татулыкны бер дә белмәгез: Кара данга ясак сез түләгез, Дошманлыктан ләззәт эзләгез! Таңга калсын дөнья сезнең алда,


Җиңүләргә сезнең сокланып, һичкем итмәс сезгә комачау да һәм карамас кем дә кызганып. Башка эштә көндәш булучылар — Парнас3 рыцарьлары! Дау салып, Көлдермәгез кешеләрне, зинһар, Вак талаштан зур шау кубарып; Талашыгыз—ләкин бик сак кына! Ә сөюдә көндәш булганнар, Сез яшәгез тату, — мөмкин булса! Ышаныгыз миңа, туганнар: Язмыш кушып, күңеле кемгә төшсә, Үч иткәндәй җирдә бар кешегә Шул кешене сөяр гүзәл кыз; Ачулану ул чак — файдасыз. Ходай биргән, ләззәт алырлык эш Бер генәме әллә бары тик? Юанырга сезгә вино, сугыш һәм музалар әле кала бит!

Юлдашлардан шактый алга китеп, Газапланып, күңеле нидер сизеп, Ярсый төшеп Рогдай тагын да, Килеп чыгып кешесез бер якка; Тын урманда, менгән килеш атка, Уйга чумып барган чагында — ^выз бер рух аның хәсрәтләнгән Йөрәгенә тынгы бирмәде;

Ачуланып батыр, әйтте эчтән: „Үтерәм!.. ватам барлык киртәне... Син танырсың әле, Руслан мине... Шул вакытта елар кыз менә..." һәм ул кинәт чабып китте кире, Атын борып, бөтен көченә.

Бу вакытта безнең батыр Фарлаф Төш җиткәнче тәмле итеп йоклап, Кызуыннан көннең яшеренеп, Ныгыту өчен рухын тагын да Ашап утыра иде рәхәтләнеп, Бер ялгызы чишмә янында.

Фарлаф күрә кинәт: берәү кырда

Давыл кебек оча атында; Әрәм итми Фарлаф минутын да, Ашамыйча хәтта ашын да, Алып тормый тимер киемнәрен, Перчаткасын, шлем, сөңгеләрен, Атка менеп уктай атыла, Карамый да хәтта артына. Теге кеше аны куып китә:

— „Тукта, качкын!—ди ул, мыскыл итә.— Куып җитим, тукта, артыңнан, Башың гына кисим, явыз җан!" Фарлаф танып Рогдай тавышын шунда, Үләр хәлгә җитә куркудан;

Куа төшә атын ул тагын да, Үлем көтеп Рогдай кулыннан. Куркак куян киң яланнар аша, Түмгәклекләр һәм урманнар аша Эттән кача шулай атылып, Колакларын артка яткырып. Данлы качу барган бу урында Ага иде язгы кар суы.

Җир күкрәген ярган иде монда, Шул болганчык суның ташуы. Гайрәтле ат җитте тирән ярга; Койрыгын һәм ялын селкеде, Чәйнәп корыч авызлыгын, алга Чокыр аша кинәт сикерде, һәм мәтәлеп безнең куркак чаптар Барып төште ярга — пычракка. Күренмәде җир дә, күк тә аңар, Ул үлемен көтте шул чакта. Килеп җитте Рогдай тирән ярга, Кынысыннан кылыч алынды: „Бет, куркак!" дип кычкырды ул аңа... һәм Фарлафны шунда таныды;

Аны күреп, кулы салынып калды, Ул хурланды шундый хәленнән, Йөзен аның ачу каплап алды; Тешен кысып, калып теленнән, Башын иеп, ул, ашыгып кына Яр буеннан китте, җенләнде...


һәм шунда ул инде чак-чак кына Үз хәленнән үзе көлмәде.

Шул вакытта Рогдай тау астында Бетәшкән бер карчык очратты. Бу ак чәчле, бөкре карчык шунда Борылды да, төртеп күрсәтте Таяк белән аңа төньягына: „Табарсың,— дип,—аны тегендә". Бик шатланып шунда Рогдай моңа, Очып китте шиксез үлемгә.

Ә Фарлаф? Ул яр астында калды Тын алырга куркып; уйланды Җирдә яткан көйгә: җаным бармы? Явыз көндәш кая югалды? һәм карчыкның кабер тавышы шунда Яңгырады аның баш очында: „Тор, диде ул, батыр, бик тын кырда, Очратмассың артык беркемне; Алып килдем менә атыңны да; Тор тиз генә, тыңла сүземне".

Аптыраган батыр ирексездән Шуышып чыкты пычрак яр читеннән; Куркып карап тып-тын далага, Җиңел сулап куйды һәм эченнән: „Исән, диде, шөкер аллага!"

„Ышан,— диде карчык, аңа карап: — Людмиланы кыен табуы;

Киткән инде моннан ул бик ерак; Бездән булмас анда баруы.

Куркыныч бит айкап йөрү җирне; Шатландырмас ул эш сине дә. Тот син, егет, минем киңәшемне: Акрын гына юнәл кирегә.

Кайт та ят син Киев янындагы Бабаңнардан калган авылга. Булмас сиңа шуннан яхшырагы. Ә Людмила — качмас, кайгырма".

Юкка чыкты карчык кинәт шунда. Ә сак батыр торып тиз генә, Чын күңелдән онытып дан турында һәм шулай ук Людмила турында, Кайтып китте ашыгып өенә.

Юлда барды ул куркуга төшеп Куйса да бер яфрак кыштырдап, Китсә дә бер нәни кошчык очып, Су бәрсә дә ярга шыпылдап.

Безнең Руслан исә бу чакта, Тын урманнар һәм тын кырлар буйлап, Юанычын — Людмиласын уйлап, Бара иде шактый еракта. Әйтә иде: „Кайда син, дускаем? Табармынмы сине, юлдашкаем? Күрерменме нурлы йөзеңне? Ишетерменме назлы сүзеңне? Язган мәллә сихерче кулында Мәңге сиңа тоткын булырга? Картайганчы моңаерга шунда, Зинданнарда калып сулырга? Килер мәллә яки бер көндәшем?

Юк, юк, булмас бу хәл, юк, сердәшем: Тугры кылыч әле кулымда, Башым минем әле урынында".

Бервакытны шулай, бик соң гына, Безнең батыр елга янында Текә ярлар буйлап, акрын гына Бара иде. Кинәт артында Ул ишетте уклар сызгырганны, Тимер тавышын, бер ат пошкырганны. „Тукта!" — диде көчле тавыш аңа. Ул борылды шул тавышка таба, һәм ул күрде: киң кыр буйлатып, Кулларында сөңге уйнатып, Килә иде ярсып берәү атта. Уктай очты Руслан аңарга.

„Әһә! — диде. — Куып җиттем, тукта!" — Теге атлы шунда Русланга.— „Хәзерлән, дус, үлем сугышына;

Кабер булыр хәзер бу кыр сиңа, һәм эзләрсең шунда ярыңны". Бу сүзләргә Руслан бик хурланды, Ачуыннан тәмам калтыранды һәм кемлеген аның таныды...

Ни булды соң, дуслар, безнең кызга? Егетләрне куйыйк без беразга; Мин кайтырмын тиздән аларга. Вакыт инде юкса күптән миңа Гүзәл княжна белән Черноморга Тукталуны уйлап карарга.

Мин—искиткеч сәер хыялларның Тыйнаклыкны кайчак белмәүче Якын дусты, йөрәк сердәше — Сөйләп үткән идем Людмиланың Көтмәгәндә, кара бер төндә, Калтыранган Руслан күз алдында Югалганын томан эчендә. Мескен княжна! Сине ул чагында Көчле куллар белән явыз җан Урлап алып кияү түшәгеннән, Давыл кебек очып һавадан, Томаннардан үтеп һәм төтеннән, Үз тавына алып киткәндә һәм коточкыч сараена аның Күз йомганчы барып җиткәндә, Син югалткан идең тәмам аңың, Әйтә алмый идең сүзләрең, Агарынган иде йөзләрең.

Күргәнем бар минем бусагамнан Җәй көнендә шулай йорттагы Куркак кына бер тавык артыннан Кетәклекнең горур солтаны — Әтәчемнең чабып йөргәнен, һәм дәртләнеп канат белән аның Кочаклавын, куып җитеп, ярын; Шул вакытта очып килгәнен Соры тилгән — чебеш карагының;

Уйлап шунда бозык эшләрен Бераз очкач, яшен кебек аның Йорт алдына атылып төшкәнен. Ул явыз җан мескенкәйне шунда Эләктереп үткен тырнакка, Аулак җиргә — таулар арасына Алып киткән иде еракка.

Юкка гына шунда хәсрәтләнеп, Яман курку белән, гаҗәпләнеп, Чакырып бакты әтәч сөйгәнен... Күрде ләкин күктә ул тирбәлеп Йоннар гына очып йөргәнен.

Авыр онтылуда таңга кадәр Яшь княжнабыз ятты урында, Гүя, аны куркынычлы төшләр Чолгап алган иде. — Ахырда Уянды ул бик нык әсәрләнеп, Курку белән кинәт, ниндидер; Эзли иде күңеле ләззәтләнеп һәм онтылып яннан кемнедер. „Кайда бәгырем, ди ул, кайда ирем?“ Ул эндәшеп карый ярына;

Төсе китә аның кинәт шунда, Куркып карый тирә-ягына.

Кайда, княжна, тыныч бүлмәң синең? Бәхетсез кыз ята инде монда, Мамык мендәрләрнең арасында, Чыбылдыкның шыгы эчендә; Бөтен җирдә түшәк, чаршау гына, Чук һәм бизәк — бөтен төшендә; Бөтен җирдә парча, асыл ташлар; Янып тора, ут күк, якут кашлар;

Ут ягылган алтын касәләр Тирә якка хуш ис чәчәләр;

Җитәр, дуслар... Серле йортны миңа Кирәк түгел язып торырга: Әллә кайчан инде Шәһәрзадә 4 Сөйләп үтте алар турында.

Тик шул гына: якты сарайлар да Шатлык бирми ярың югында.


Сез беләсез инде, безнең кызкай Калган иде, дуслар, бу төндә. Кушканлыктан аңа шартлар шулай, Нәкъ анабыз Хава киемендә.— Ул — гөнаһсыз, гади кием булган, Табигать һәм Амур5 киеме. Тик, кызганыч, ул модадан чыккан! Людмиланың янында инде Гаҗәп матур өч кыз басып тора—■ Бик җиңел һәм нәфис киемле; Керде алар монда шыпырт кына, Җиргә кадәр башлар иелде; Сиздермичә генә адымнарын Берсе килеп княжна янына, Үрде аның алтын толымнарын, Акрын гына тотып кулына — Безнең көннәрдә дә мәгълүм булган Бер осталык куеп эшенә; Энҗеле таҗ, кидерде ул аннан Агарынган кызның башына. Тыйнак кына килеп берсе аннан, Бик шәп теккән, зәңгәр бер сарафан



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.