Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





А. П. КЕРНГА. КЫШКЫ кич. САНДУГАЧ ҺӘМ КӘККҮК



А. П. КЕРНГА

Мин хәтерлим гаҗәп бер минутны: Килеп чыктың минем каршыма, Даһие күк керсез матурлыкның, Тиз үтүчән матур төшсыман.

Мин өметсез газап чиккән чакта Борчулар һәм шау-шу эчендә, Нәфис тавышың булды гел колакта, Нурлы йөзең булды төшемдә.

Еллар узды. Ярсу дәртләр ташып, Тараттылар иске хыялны.

Мин оныттым синең нәфис тавышың, Нурлы йөзең күздән югалды.

Ерак җирдә, моңсу, тын сөргендә Акрын үтте минем көннәрем,— Табыну, илһам, тормыш, күз яшен дә, Сөюне дә ул чак белмәдем.

Тагын туды миндә өмет угы: Килеп чыктың тагын каршыма, Даһие күк керсез матурлыкның, Тиз үтүчән матур төшсыман.

Йөрәк тибә тагын шатлык белән, Иске хисләр тагын кузгалды: Табыну, илһам, тормыш, күз яше һәм <Сөю миндә тагын уянды.

КЫШКЫ кич

Өерелә кар, котыра давыл: Күкне каплый төн, томан, Я ерткычтай үкерә ул, Я елый баласыман.

Я безнең иске түбәдә Шаулап салам куптара, Арган юлчыдай килә дә, Кинәт тәрәзне кага.

Бик иске безнең алачык, Күңелсез һәм караңгы, Я ни булды, минем карчык, Ник шулай тынып калдың? Әллә давыл улавыннан, Дустым, арып беттеңме, Орчыгың бызылдавыннан Әллә йоклап киттеңме?

Бәхетсез яшьлегем дусты, Кайгыдан эчик берне, Савыт бармы? Әйдә тулсын, Күтәрикче күңелне.

Песнәкнең диңгез артында Җырла гомер итүен, Гүзәл кызның таң вакытында Җырла суга китүен.

Өерелә кар, котыра давыл: Күкне каплый төн, томан, Я ерткычтай үкерә ул, Я елый баласыман.

Бәхетсез яшьлегем дусты, Кайгыдан эчик берне, Савыт бармы? Әйдә тулсын, Күтәрикче күңелне.


Өмет уты яна канда һәм Йөрәк синнән яраланган: Назла мине, миңа ул татлырак Шәраптан һәм миррадан. Кил, башыңны минем алга сал, Тыныч кына калыйм таңгача! Күңелле көн тын алганчы! Төн пәрдәсе югалганчы!

САНДУГАЧ ҺӘМ КӘККҮК

Урмандагы рәхәт төннәрдә Сандугачның төрле көйләргә Чут-чут сайрап үтә вакыты, Ә мәгънәсез кәккүк, мактанып, Тик лыкылдый, үзенә таң калып; Бар белгәне „кү-кү“ аныкы, Яңгырау кабатлана, нәкъ шулай; Бер үк моңны кабат тукуыннан Качып котылгысыз. Я ходай, Коткар элегия күкүеннән!


 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.