Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





КЫШКЫ юл. ТЫЛСЫМЛЫ ЙӨЗЕК



КЫШКЫ юл

Дулкынлы томаннар аша Ай күренеп кала да, Ямансу нурларын чәчә Кышкы моңсу далага.

Кышкы ямьсез юл буйлап Тройка алга омтыла, Бертуктаусыз кыңгырау чыңлап, Күңелне талчыктыра.

Ямщик сузып җырлаганда Ишетелә таныш җырлар: Я егетлек дәрте анда, Я йөрәк өзгеч моңнар,..

Йортлар да юк, утлар да юк, Очраштыргалый бары Ап-ак кар яткан яланда Чакрым баганалары.

Юл күңелсез. Нина, иртән Кайтып җитсәм, тагын да Күзем алмас идем синнән Җылы камин янында.


0323. Сайланма әсәрләр — 6


о Сәгать теле үз көенә Йөреп торыр. Ул армас. Ятларны төн өйдән куар, Ләкин безне аермас.

Бик ямансу! Ямщик тынды. Кыңгыраулар моңлана.

Болыт арасына кереп Ай да инде югала.


*

Няняга

Дусты минем авыр елларымның, Күгәрченем, хәлсез сердәшем, Тынлыгында нарат урманының Күптән мине ялгыз көтәсең. Утырасың аһлап, сакчы кебек Тын бүлмәдә, тәрәз турында, Акрын йөри бәйләү инәләрең Җыерчыклар баскан кулыңда. Тын капкадан, ерак, кара юлдан Син алмыйсың һаман күзләрең; Нидер сизенү, сагыш, кайгыртудан Бертуктаусыз кысыла күкрәгең...


 

*
Ж :j:

Себер рудниклары эчендә сез, Горур торып, сабыр итегез, Бушка китмәс бөек уйларыгыз, Теләгегез, авыр эшегез.

Бәхетсезлекнең сеңелесе — өмет Җир астына сезнең үтеп кереп, Сезгә тагын шатлык, көч бирер,— Көткән көннәр алар бер килер.

Каторгада сезнең куышларга, Җиткән кебек азат җырларым, Мәхәббәт һәм дуслык сезнең янга Бикләр аша салыр юлларын.

Бар төрмәләр төшәр җимерелеп, Өзелерләр авыр богаулар, Сезне сөеп каршы алыр ирек, Кылыч бирер сезгә туганнар.


 


АРИОН

Без күп идек көймә түрендә; Кайберебез җилкән киерде. Кайберебез бердәм иелде


 

Ишкәк батырып суның төбенә. Тирә-як тын; бары койрыкка Ике кулы белән сөялеп, Койрыкчыбыз авыр көймәне Тавыш тынсыз алга сөйрәде. Мин кайгысыз; белмим куркуны, Җыр җырладым ишкәкчеләргә; Кинәт көчле давыл дулкынны Таушалдырып бәрде көймәгә, Койрыкчы да, ишкәкчеләр дә һәлак булды—давыл юк итте. Тик ул мине — серле җырчыны Диңгез ярына илтеп ыргытты. Мин элекке гимннарымны Җырлыйм һәм таш кыя кырында Юешләнгән киемнәремне Киптерәм ал кояш нурында.

ТЫЛСЫМЛЫ ЙӨЗЕК

(Талисман)

Таш кыяларга диңгез гел Чайкалып торган җирдә — Ай тагын да көчлерәк һәм Нурлырак янган төндә — Мөселман кәефләнеп көн Уздырган гаремнарда— Тылсымлы йөзек бирде бер Сихерче яшь кыз миңа, Сихерче яшь кыз миңа.

Ул назлап мине кочты да: „Син моны сакла",— диде. — Аңарда бер серле көч бар, Сөйгәнгә күрә бирдем. Давылдан, өермәдән дә Ул саклый алмас сине, Үлемнән һәм гүреңнән дә Коткара алмас сине;

Коткара алмас сине.

Мәкерле бер күз шулай да Сине кол итсә әгәр, Кич белән ул ирнецнән дә Яратмый үпсә әгәр, Шул вакыт зур җинаять һәм Җан ярасыннан сине Коткарыр чын хыянәттән Тылсымлы йөзегем минем, Тылсымлы йөзегем минем!


 




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.