Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





КЫШКЫ ИРТӘ



ЧӘЧӘК

Хуш исләре беткән, шиңгән, корган Чәчәк килеп чыкты китаптан.

Әллә ничә төрле гаҗәп уйлар Минем башыма килде шул хакта:

Кайда үскән? Кайчан? Күпме үскән? Туган җире аның кай якта? Аны нинди кеше кулы өзгән?

Каян килеп кергән китапка?

Әллә берәр гүзәл очрашуга, Яки аерылуга билгеме, Әллә тын урманда ямансулап Берәр кеше аны өздеме?

Хәзер исән микән, тере микән, Кайда яши икән ул кеше?

Әллә ул да шулай шиңде микән Шушы корып беткән гөл төсле.

АНЧАР1

Эсселектән кызган кайнар комда, Кибеп беткән саран сахрада, Усал сакчы кебек, анчар тора Бер ялгызы бөтен дөньяда.

Суга туймас сахра шулай аны Ачуланган көндә тудырган. Эчләренә үлек яфракларның һәм тамырына агу тутырган.

Агу тама үтеп кабыгыннан, Төш вакытында эреп эсседән һәм ката ул үтә күренә торган Куе сагыз булып кич белән.

Кош та килми, юлбарыс та аңа, Тик кайвакыт кара өермә, Кагылып бу үлем агачына, Агуланып алга йөгерә.

Кайчакларны юл адашкан болыт ' Яфракларын аның сугара. Ботаклардан шунда агуланып, Тамчы тама кайнар комнарга.

Ләкин бер кол, хуҗа кушкач, беркөн Барырга, дип, шушы анчарга, Чыгып киткән юлга. Иртәгесен Алып кайткан агу аңарга.

Ул яфрагы шиңгән бер ботак һәм Бераз сагыз аңа китергән.

Салкын тирләр аның агып төшкән Агарынып калган битеннән.

 

Китергән дә, хәле бетеп ауган Бер чыптага шалаш катында.


һәм ул мескен шунда үлеп калган Хуҗасының аяк астында.

Ә хуҗасы күндәм укларының Очларына агу сеңдергән һәм өстенә күрше халыкларның Шулар белән үлем күндергән.



*

* *

Грузиянең тауларында Кичке томан,

Минем алда шаулый Арагва.

Гамьле дә, ә җиңел.

Кайгым минем якты, Син уемда минем һаман да. һаман син уемда.

Минем хәсрәтемне һичбер нәрсә бүлдерә алмый. Йөрәк яна, йөрәк тибә гел, Чөнки ул Сөймичә һич булдыра алмый.


КЫШКЫ ИРТӘ

Искиткеч көн: кояшлы һәм салкын! Йокымсырап, дустым, син ятасың,— Ач күзеңне, уян йокыңнан: Юнәлдереп назлы күз карашың, Каршыла син төньяк Аврорасын, Таң йолдызы булып балкып ян!

Исеңдәдер, кичә буран иде, Күк йөзендә кара томан иде; Снн утырдың бирелеп сагышка.


 

 


 

 


Болыт аша, булып тонык таптай, Саргылт булып күренә иде тик ай,— Хәзер әнә күзең сал тышка:

Зәңгәр күккә тиеп хәзер анда, Җем-җем итеп кояш нурларында, Келәм кебек ята кар кыры; Күкселләнеп күренә шәрә урман, Яшел чыршы өстен ак бәс сарган, Инеш балкый бозлар аркылы.

Гәрәбә нур белән бүлмә эче Балкып тора.— Чатнап янган мичне Нинди матур читтән карарга! Рәхәт яту, уйлап, урын-җирдә. Кушмыйбызмы ләкин җиктерергә Көрән атны, дустым, чанага?

Шул чананы кардан шудырттырып Ярсып торган атны юырттырып, Сөйгән дустым, барыйк кырларга, Бушап калган тып-тын далаларга, Җәен шаулап торган урманнарга, Мин яраткан теге тын ярга!



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.