Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





АЛТЫН ҺӘМ КЫЛЫЧ. СИН ҺӘМ СЕЗ. СУГА БАТЫП ҮЛГӘН КЕШЕ



АЛТЫН ҺӘМ КЫЛЫЧ

„Барысы да минеке",— диде алтын;

„Барысы да минеке",—диде кылыч. „Барын сатып алырмын",— диде алтын; „Барын тартып алырмын",— диде кылыч


СИН ҺӘМ СЕЗ

„Сез" димичә, „син“ дип кенә, Ялгыш кына дәште миңа ул, Кайгы салды йөрәгемә, Шушы җылы сүзе белән ул. Басып торам каршысында, Күзләреннән күзем алмыйм мин. Телем әйтә: „Сез бик чибәр!" Эчтән генә: „Сине сөям!" дим.

СУГА БАТЫП ҮЛГӘН КЕШЕ


СИЗЕНҮ

Минем баш очымда тагын Кара болытлар йөри. Көнче язмыш миңа тагын Яна бәла хәзерли... Язмышка нәфрәт җитәрме? Каршы алырмы аны Нык торып, башын имәүче Горур яшьлегем тагы?

Шау-шулы тормыштан туеп, Тыныч көтәм давылны: Бәлки мин тагын котылып, Табармын тын ярымны... Алдан сизеп, көткәндә мин Коточкыч аерылуны, Фәрештәм, кысарга телим, Соңгы тапкыр кулыңны.

Кил, тыйнак, керсез фәрештәм, Хушлашыйк әкрен генә.

Моңлы итеп һәм наз белән Бер кара күзләремә.

Истәлегең алмаштырыр Минем күңелемдә тагын Яшьлегемнең көчле, батыр, Дәртле, гайрәтле чагын.

Йөгереп керде балалар: „Әти, әти, — ди алар,— Ятьмәбезгә үлгән кеше Эләгеп чыкты елгадан". Аталары: „Әй, шайтаннар, Алдагыз, — дип җикренә,— Сезгә әле күрмәгәнне Күрсәтермен мин менә.

Суд башланыр, җавап алыр, Башың мәңгегә чыкмас;

Яле, карчык, бишмәтне бир, Барып килмичә булмас...

Кая үлек?" — „Әнә ята!" Киң елганың ярында Суга батып үлгән кеше Ята ятьмә янында.

Иләмсез ул, куркыныч ул, Күгәргән һәм күбенгән. Нинди бәндә, нинди мескен Үзен-үзе үтергән? Әллә балыкчы микән ул, Исерек юләр микән ул, Әллә караклар талаган Бер сәүдәгәр микән ул?



Анда картның ни эше бар? Карангалап тиз генә Үлекне ул аягыннан Суга тартып төшерә. Ишкәк белән этә аны, Карамыйча йөзенә, Үлгән кеше агып китә Кабер эзләп үзенә.

Акты мәет дулкын белән Бер калкып та, бер батып, Безнең мужик кайтып китте Як-ягына каранып.

„Сез дә кайтыгыз, көчекләр, Күмәч белән сыйлармын, Бер сүз булмасын бу хакта, Юкса тотып кыйнармын!"

Төнлә елга дулкынланды, Тышта җилләр үкерде. Кич утырып чыраларын Мужик ягып бетерде. Балалары, хатыны йоклый, Үзе менде сәндерәгә.

Җил үкерә, мужик тыңлый: Кемдер чиртә тәрзәгә.

„Кем бар анда?" — „Кертче, зинһар!" „Я, ни булды, кем тиде? Төнлә белән монда сине Нинди шайтан китерде?

Өй бик тыгыз һәм караңгы Синең арттан йөрергә!" Тәрәзәне ача мужик Әкрен генә, ирнеп кенә.

Ай яктыра. Тәрзә алдында Бер ялангач кеше бар. Күзе ачык. Сакалыннан Тамып тора тамчылар.

Баганадай катып тора, Куллары салынганнар.

Аның күбенгән тәненә Кыслалар сырылганнар.

Тиз генә япты тәрәзне, Шәрә кунакны танып.

„Каһәр төшсен!" — диде мужик, Күз йомып, калтыранып. Куркынычлы уйлар уйлап, Ул керфек тә какмады.

Төн буена шакыдылар Тәрәзәне, капканы.

Илдә шундый хәбәр йөри: Елга ел да таша, ди. Мужикның тәрәз төбенә Мәет килеп баса, ди. Көн бозыла, җил улый, ди, Дулап, дөнья актарып; Мәет төн буе кага, ди, Тәрәзәне, капканы.

*

❖ &

Җырлама син, чибәр, минем алда Грузиянең моңлы җырларын: Минем искә төшә ерак калган Бүтән илнең гүзәл кырлары.

Синең җырың хәтерләтә миңа Айлы төнне, матур гөлләрне. Ул бастыра минем күз алдыма Ялгыз калган бер яшь чибәрне.

Иркәм, синең йөзең күргән саен Мин ул матур кызны онытам. Җырлый башласаң син, тагын, тагын Күз алдымда шул кыз, җәйге таң.

Җырлама син, чибәр, минем алда Грузиянең моңлы җырларын: Минем искә төшә ерак калган Бүтән илнең гүзәл кырлары.

*

* *

Козгын козгынга оча, Козгын козгынга дәшә: „Эшне кайдан башлыйбыз? Бүген нәрсә ашыйбыз?"

Козгын козгынга сөйли: „Бүген безнең эш көйле; Тирәк төбендә ятыр Үтерелгән бер батыр.

Кем үтергән, ни өчен, Аны белә тик лачын.

Тагын белә биясе һәм яшь кенә иркәсе.

Лачын очты урманга, Дошман алды биясен, Сөйгән ярын... исән ярын Көтеп тора иркәсе".



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.