Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ДЕЛИБАШ. КАВКАЗ. ШАГЫЙРЬГӘ



ДЕЛИБАШ

Атыш — калкулык артында.

Лагерьга лагерь каршы.

Ыргый казаклар каршына Дошманның делибашы.

Делибаш, борныңны юкка Син сузып шаярасың;

Беттең, амин, бер секундта Сөңгегә кадаласың.

Әй, казак! Кит, килмә якын;

Юкса үтәр бит, чыннан, Уңган башың делибашның Кәкере кылычыннан.

Чарпылдылар чабып барган Уңайга, һәм, күр, менә Казагыбыз башсыз калган, Ә делибаш — сөңгедә.

дон

Балкып ага инде әнә Ул киң кырда!.. Саумы, Дон! Алып кайттым сиңа сәлам Улларыңнан, данлы Дон.

Белә сине барлык елга, Ул — өлкән туган, диләр. Аракс белән Евфрат сиңа Сәламнәр җибәрделәр.

Сизеп туган-үскән ярны, Онытып хәтәр юлларын, Эчә инде Дон атлары Арапчайның суларын.

Әзерләп куй, сөйгән Доным, Батыр улларың өчен Кайнап торган йөзем суын,— Очкынлы, ялкынлысын!

КАВКАЗ

Минем аста Кавказ. Мин яр кырында Торам карап карлы таулар башыннан: Күтәрелеп ерак бер тау очыннан, Оча бөркет нәкъ минем баш турымда. Күрәм тәүге ташкыннарын тауларның һәм убыла башлауларын карларның.

Аста агыла акрын гына ак болыт; Болыт аша шарлавыклар ыргыла; Түбәндәрәк зур кыялар тын тора; Күренә аннан куаклыклар вак булып;


Иң түбәндә — яшел куе урманнар, Сайрый кошлар, сикереп йөри боланнар.

Анда кеше оя корган тауларга, Сарыклары йөри яшел кырларда, Бер көтүче төшеп бара далага, һәм Арагва ага кагылып ярларга; Тарлавыкта бара, атка атланып, Бер теләнче,— Терек ярсый шатланып.

Читлектән ул азык үтеп барганны Күргән ерткыч кебек улый, үкерә, Файдасызга ачу белән сикерә, Ач дулкыннар белән ялый ярларны... Ләкин юкка! Азык һәм ямь юк аңар: Кысып тора аны сүзсез кыялар.

*

* *

Арасыннан шуның эзләнергә Якынлашкан көнен үлемнең.

Үлем китерер миңа язмыш кайда? Сугыштамы, юлда, өйдәме? Күршедәге әллә болынлыкта Күмәрләрме салкын гәүдәмне?

Жансыз гәүдәм өчен бер булса да Нинди җирдә ятып черүе, Туган җиргә якын бер урында Теләр идем гүргә керүне.

             

Шунда минем кабремнең янында Торсын иде яшь гомер уйнап һәм балкысын иде мәңге анда Матурлыгы белән табигать!


ШАГЫЙРЬГӘ

Көймә, шагыйрь, халык мәхәббәте өчен: Сокланулар һәм мактаулар минутлык ул; Сүксен ахмак, җансыз толпа көлә бирсен, Син кайгырма, һәрвакытта тыныч, нык бул.

Үзең патша: үзенчә тор. Азат фикрең Алып барган туры юлдан читкә китмә, Яхшырта бар сөйгән фикрең җимешләрен, Яхшы эшең өчен бүләк таләп итмә.

Үзеңдә ул бүләк. Хаким син үзеңә; Дөрес бәя үзең бир син үз эшеңә. Ризамы соң үз эшеңә син, художник?

Риза булсаң, әнә толпа сүгә бирсен, Синең изге алтареңа тик төкерсен, , Шук баладай өчаягың[X] селкетсен тик.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.