Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ЧЕГӘННӘР



ҖЕННӘР

Агыла болыт, чаба болыт, Ай читтән генә торып, Яктырта очкан карларны;

Төн сөремле, күк тонык.

Мин барам тигез кырлардан. Кыңгырау тавышы дин дин-дин... Бу япанда, киң яланда Ирексездән куркам мин!

„Каула, ямщик!.." „Булмый, барин: Атлар бармый, арганнар;

Җилләре күзне ачтырмый, Юлны күмгән бураннар. Кирәк үтер, күренми эз, Юлдан яздык! Нишләргә? Җен күп монда, адаштык без, Котылып булмас җеннәрдән.

Әнә, кара, җен шаяра, Төкеренә, биткә бәрә. Әнә атны, арган атны Ярга таба этәрә. Әнә озын казыксыман Басып тора каршымда. Тагын күренә, чаткысыман, Тагын югала шунда".

Агыла болыт, чаба болыт, Ай читтән генә торып, Яктырта очкан карларны; Төн сөремле, күк тонык. Хәлсезләндек буш яланда, Кыңгыраулар тындылар.

Атлар туктый... „Ни бар анда?" ' „Белмим. Төпме, бүреме бар!"

Давыл улый, давыл елый, Сизгер атлар пошкыра; Җеннәр читкә китеп дулый, Күзләре янып тора; Атлар тагын алга чаба, Кыңгырау тавышы дин-дин-дин... Бик күп җеннең киң далада Җыелганын күрәм мин.


7*



 


ЧЕГӘННӘР

Кичке тынлык. Зәңгәр төнгә каршы, Тал-тирәкле суның янында,— Чатырларда җыр һәм уен таушы, Яр буена утлар ягылган.

Әй, бәхетле нәсел, исәнме син? Таныш миңа синең учаклар. Бу чатырлар белән китәр идем Бәлки мин дә бүтән бер чакта.

Иртән монда, таң яктысы белән Эзегез суыныр, кичен ут янмас. Сез китәрсез, ләкин сезнең белән Шагыйрегез инде китәлмәс.

Ул онытты хәзер борынгының Шуклыгын һәм сукбай тормышны. Ул аларны назлы авыл моңы, һәм өй тынлыгына алышты.

Мин монда, Инезилья, Тәрәзәң төбендә. Төн кара, бар Севилья Йокыга күмелгән.

Плащка төренгәнмен, Гитарам кулымда.

Гайрәтле йөренәм мин, Кылычым кынымда.

Йокласаң, уятырмын

Мин гитарам белән, Карт торса, озатырмын Дөньядан мәңгегә.

Син ефәк бауны ал да, Суз миңа бер башын!


Ник озак?.. Әллә бармы Яныңда көндәшем?

Мин монда, Инезилья, Тәрәзәң төбендә. Төн кара һәм Севилья Йокыга төренгән.



ЯҢГЫРАУ1

Тын урманда ерткыч куйса улап, Күк күкрәсә, быргы куйса уйнап, Тау артында бер кыз куйса җырлап,—

Барсына да

Син шуларның кайтарасың җавап Тын һавада.

Давылга һәм күкнең күкрәвенә, Көтүчегә, суның гөрләвенә,— Бирәсең син җавап һәммәсенә.

Ләкин кем дә

Җавап бирми сиңа... Шундый менә, Шагыйрь, син дә!


1 Яңгырау (эхо) — тавышның кире кайтып ише­телүе.


 





  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.