Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





БАРАТЫНСКИЙГА БЕССАРАБИЯДӘН



БАРАТЫНСКИЙГА БЕССАРАБИЯДӘН

Бу ил даласыман киң һәм олы, Мөкатдәс ул шагыйрь җанында: Ул макталган Державин җырында һәм рус даны белән ул тулы. Әле һаман Назон шәүләсе Эзли биек Дунай ярларын; Аполлон һәм муза моңнары Тарта аны үзенә һәммәсе. Мин еш кына аның белән гизеп, Ярда йөрим айлы һәр төнне, Әмма тере Овидием итеп, Кочар идем, дустым, мин сине.



 


тоткын


 


 

КОШЧЫК

Үтим әле һаман мин чит җирдә Борынгы бер изге йоланы: Кошчык алып, язгы бәйрәм көндә, Азат итәм шунда мин аны.

Бу юаныч бирә йөрәгемә: Ник зарланып торыйм аллага, һич югында бер җан иясенә Үзем ирек бирә алганда!

ТОРМЫШ АРБАСЫ

Күп булса да кайчак авыр йөге Арба җиңел бара юлыннан;

Чая ямщик — картлач вакыт, безне Алып бара, төшми урыныннан.

Без утырабыз бу арбага таңнан, Пошынмыйбыз башыбыз бетсә дә, Нәфрәт белән көлеп ялкаулыктан, Кычкырабыз: әйдә!..

Төш җитүгә гайрәт сүрелә бара; Йончыганбыз; ярлар, чокырлар, Таулы юллар безгә курку сала: Кычкырабыз: юләр, ипле бар!


Гел тәгәри арба элеккечә. Күнгән инде кичен без моңа, Калгып барабыз без кунар җиргә. Ә атларны вакыт гел куа.


 


ДИҢГЕЗГӘ

Хуш, ирекле, чиксез табигать! Чагылдырып горур матурлыгың, Йөгерешәләр зәңгәр дулкыннарың Минем алда бүген соңгы кат.

Соңгы кабат моңлы шаулавыңны, Чакыруыңны синең тыңладым; Якын дусның әрнүе, дип аны, Хушлашуың диеп аңладым.

Йөрәгемнең теләп килгән җире! Бик еш кына ялгыз уйланып, Иң зур хыялыма чумган көе, Ярларыңны синең буйладым.

Шундый сөйдем синен шау-шуыңны, Төптән килгән тонык тавышың, Кичләрендә тынып калуыңны,— Үзсүзләнеп кайчак ярсуың.

Ак җилкәнле күндәм көймәләр, Син теләгән чакта сакланып, Дулкыннарда йөзеп киләләр. Син ярсыйсың,— алар капланып, Кинәт бар да төпкә иңәләр.


 

Күңелсез һәм җансыз ярларыңны Мәңге ташлап китеп булмады, Эшкә ашырып качу 1 хыялымны, Кичеп синең дулкын тауларыңны, Сиңа сәлам юллап булмады.

Син чакырдың, көттең... мин — богауда; Канатландым юкка мин анда:

Көчле дәрткә бирелеп, мин тагын да, Басып калдым синең ярларда.

Үкенергә хәзер ни турында? Кайда китим, ташлап ярыңны? Тик бернәрсә синең бушлыгыңда Таң калдырыр иде җанымны.

Бер кыя тау, данлы бер каберлек... ~ Тын йокыга талып атауда, Мәңге тынды бик күп зур истәлек: Наполеон сүнде шул ярда.

Газаплардан шунда ул тынды... Артыннан ук, шаулап давылсыман, Акылларны безнең буйсындырган Икенче бер даһи күз йомды3.

Югалды ул, тик калдырды таҗын, Тик азатлык елап баш иде.

Шаула, диңгез, һәм дулкынлан тагын: Ул бит сине җырлаучы иде.

Ул яралган иде синең рухтан, Ярсу иде синең төсле ул;

Синең төсле иде, — тирән, уйчан һәм буйсынмый торган көчле ул.

Бушап калды дөнья... Мине хәзер Илтер идең кая, океан?

Кеше өчен язмыш кайда да бер: Кайда яхшы,— сакта тора барыбер Я мәгърифәт анда, я тиран.

Сау бул, диңгез! Бөек матурлыгың Хәтеремдә мәңге югалмас, Колагымда кичке ярсуларың Бик озакка кадәр тыналмас.

Урманнарга, тыныч сахраларга Күчерермен яр һәм тауларың, һәм илтермен шулай мин аларга Синең дулкыннарның шаулавын.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.