Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Й КЫЗЛАР, МАТУРКАЙЛАР!. БАКЧАСАРАЙ ФОНТАНЫНА



ӘЙ КЫЗЛАР, МАТУРКАЙЛАР!..

Әй... Кызлар, матуркайлар, Дускайлар, җаныкайлар, Уйнагыз, матурларым, Буйлагыз су буйларын!

Җырлагыз бер матур көй. Күңелгә бик якын көй!.. Өндәгез яшь егетне Уенга, җырлашырга, Җырлашырга!..

Уенга, җырлашырга!..

Чакырыйк та егетне, Чакырыйк та егетне, Үзебез качып китик! Чияләр белән бәрик, Җиләкләр белән бәрик, Карлыган белән бәрик, Күңелле матур җырны — Яшеренеп тыңлап йөрмә, Тыңлап йөрмә!..

А!.........................


Каплап алган иде кара болыт Күптән түгел әле һаваны, Матурлыгы белән горурланып Тора иде имән югары.

Күтәрелеп, кинәт син дуладың һәм күкрәдең дәһшәт, дан белән, Кара болытларны куаладың һәм имәнне ектың тамрыннан.

Хәзер инде кояш балкысын да, Шатлык белән җирне нурласын, Тын тирбәлсен камыш яр буенда, Болыт белән зефир уйнасын!

БАКЧАСАРАЙ ФОНТАНЫНА

Әй... мәхәббәт фонтаны, әй... җанлы фонтан!! Бүләк итеп сиңа ике гөл китердем.

Бертуктаусыз сөйләвеңне мин яратам, Тамчыларың шагыйрәнә яшь шикелле.

Синең көмеш тузаннарың нәкъ иртәнге Салкын чыктай тамчы булып йөзгә куна. Ак син, ак син, күңелләрнең дәрт чишмәсе, Челтер-челтер үткәнеңне сөйлә миңа.

Әй... мәхәббәт фонтаны, әй... гамьле фонтан! Синең мәрмәр ташларыңнан мин сорадым. Мин укыдым анда ерак илгә мактау, Ләкин Мәрьям турында син сүзсез калдың.

Гаремнарның әй... караңгы, нурсыз шәме!

Син монда да онытылдыңмы инде күптән? Әллә юкса Заремасы һәм Мәрьяме Бары тәмле хыял гына булды микән?

Әллә юкса хыялый төш монда бары Бер минутлык күз алдыннан кичерүләрне, Йөрәкләрнең билгесез ак идеалларын Буш томанга сурәт итеп төшергәнме?




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.