Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ЦЕНЗОРГА ХАТ



ЦЕНЗОРГА ХАТ

Музаларның шым сакчысы, күптән кысып җәфаладың, Бүген менә синең белән сөйләшергә мин уйладым. Курыкма, юк: теләмим мин, бирелеп ялгыш фикерләргә, Цензураны начар сүзләр белән сүгеп хур итәргә; Лондонда яраган нәрсә, әле иртә Мәскәү өчен. Беләм, безнең язучы һәм шагыйрьләрнең ниндилеген; Цензор үче кыса алмый һич аларның фикерләрен, Алар хаклы синең алда, саф аларның күңелләре.

Беренчедән, күплемдәге чын уемны әйтим сиңа,^ Бик еш кына мин кызганып карыйм синең язмышыңа: Мәҗбүрсең син кагылырга чуп-чарларның һәммәсенә, Хвостовны һәм Бунинаны укыйсың бит тик син генә. Гөнаһ шомлыгыңа каршы шулай көнең үткәрәсең, Я мәгънәсез нәсер, яки тозсыз шигырь тикшерәсең. Россия авторларының җенләнүе интектерә: Инглиз романый кайбере французчадан алып күчерә, Кайсы шунда ода яза тирләп-пешеп һәм көчәнеп, Кайсы шунда трагедия язып ташлый бик дәртләнеп—• Без аларны белмибез дә; ә син укы, боз каныңны, Киерел, иснә, йөз кат йокла, һәм соңыннан куй кулыңны.

Шулай җәфалана цензор; акылымны яңартыйм бер, Дип укырга ниятли ул; күңлен Руссо, Бюфон, Вольтер, Державин, Карамзин тарта—тик бу насыйп булмый аңа: Нинди булса ялганчының өр-яңа бер чүп-чарына Мәгънәсезгә мәҗбүр була юнәлтергә игътибарын, Укый аның урман, кырлар турындагы тозсыз җырын, Җепнең очын җуя, аннан тагын башлый өр-яңадан, Я булмаса ул сызарга тиеш нечкә журналлардан

Мыскыллаулы көлүләрне, ямьсез, әче сүгенүләрне, Итагатьле шаян телләр ычкындырган бар сүзләрне.

Ләкин цензор — ул гражданин, изге-аның тоткан урны, һәм балкырга тиеш аның акылыннан гыйлем нуры; Күнеккән ул олыларга тәхетне һәм дә чиркәүне, Акылга ул ләкин ирек бирә, кысмый фикерләрне. Тынычлыкны, әдәп, гореф-гадәтләрне нык саклый ул, Закон сызган сызыклардан читкә тайпылмый, чык­мый ул, Газиз туган илен сөя, законны да хөрмәт итә, Үз өстсиә мәсьүлият алырга да җөрьәт итә; Юлларына киртә булмый ул файдалы хакыйкатьнең, Комачаулык китерми ул үсүенә шигъриятнең; Шагыйрь дусты ул, тетрәми өстен халык каршысында. Гакыл, ныклык, иреклелек, чын гаделлек була анда.

Ә син, ахмак, куркак бәндә, әйтче, син нишлисең безне? Башың эшләтәсе җирдә йомгалыйсың тик күзеңне, Безнең уйны аңламыйча, кискәлисең, сызгалыйсың; Тискәрелегеңә бирелеп китеп, акны кара дисең; Сатираны — пасквиль дисең, шигырь — фәхеш, пычрак дисең, Хаклык тавышын фетнә дисең, Куницынны — Марат дисең, Синең карарыңнан соң йөр синең өстән, бир шикаять. Я, әйт, оят түгелмени, синең аркаңда бит фәкать Изге Россиядә һаман күрәлмибез без китаплар? Мөрәҗәгать итеп әгәр сөйләшергә уйласалар, Русның данын, саф акылын чынлап яратканга күрә, Патша үзе, синнән башка, бастырырга бойрык бирә. Хәзер калды фәкать безгә: поэмалар, триолетлар, Балладалар һәм мәсәлләр, элегия һәм куплетлар, Гыйшык тәэсирендә туган һич гаепсез, җиңел уйлар, һәм хыялның бер минутлык чәчәкләре — лирик җырлар. Ах син, вәхши! Кем калды икән Рәсәйдәге җырчы­лардан һәлакәтле айбалтаңа әче ләгънәт яудырмаган? Музаларның арасында турсык булып йөрүеңне Беләсең тик; эретәлми синең туңган күңелеңне 5*

һичбер нәрсә, нечкә зәвык, саф акыл да, тойгылар да, „Туй" җырчысы иҗат иткән шундый гүзәл, саф җыр­лар да.

Ялгыш күрә торган күзең юнәлтәсең һәрбер җиргә, һәрбер нәрсә сиңа шикле, агу күренә һәр әйбердә. Ташла дансыз хезмәтеңне, тәмам бизде синнән күңел, Монастырь да түгел Парнас, хәрәм сарае да түгел, Юк, Пегасны дәрттән һичкем мәхрүм итә алганы юк, Әле андый ат печүче җир йөзендә булганы юк.

Я, нәрсәдән куркасың син? Көлә икән берәр адәм Законнан һәм хөкүмәттән, яки гореф-гадәтләрдән, Ышан миңа, эләкми ул синең кулга беркайчан да. Танымыйсың да син аны, син имзаңны куймасаң да, Аның кулъязмасы йөри рәхәтләнеп җир йөзендә, Без беләбез, югалмый ул, саклана ул ил телендә. Барков шаян одаларын бер дә сиңа җибәрмәде, Коллык дошманы Радищев цензор кулына кермәде, Пушкинның да шигырьләре матбугатта чыкмадылар; Чыкмаса пи? Алар барыбер таралдылар, укылдылар. Тукыйсың тик үзеңнекен, бик хикмәтле безнең гасыр, Бу гасырда зарарсыз тик бер Шаликов булса булыр, һич сәбәпсез пик җәзалыйсың син безне һәм үзеңне? Әйт, „наказын" Екатеринаның күздән үткәрдеңме? Укып чык һәм аңла аны, ачык күрерсең син аннан Бурычыңны, хокукыңны һәм китәрсең башка юлдан. Күренсә дә тар акыллы ахмак сарай хадименә Кутейкин һәм Исус Христос тиңдәш булып бер-беренә, Гаҗәп оста сатирикка, шушы комедия аша, Наданлыкны камчылый дип караган бит әби патша. Державинның сатирасы түрәләрне камчылаган, Кабарынган тәкәббер буш куыкларны ул фашлаган; Хакыйкатьне Хемницер елмаеп кына сөйли алган, „Душенька" авторы ике мәгънәле итеп күп шаярган, Кайчакларда Киприданы шыр-ялангач ул чыгарган — һәм шуларның һичберенә цензор комачауламаган.

Никтер кашың җыерасың? Я, әйт әле, дөресен генә, Алар хәзер котылмаслар иде синнән җиңел генә.

Кем гаепле соң бу эштә? Әнә кара син көзгеңә Александр шаһлыгының тәүге гүзәл көннәренә. Тикшер һәм күр, матбугат ни эшләгәнен ул көннәрдә, Акыл мәйданында безгә ярамый һич чигенергә. Оялабыз без борынгы замандагы ахмаклыктан, Ватанының исмен телгә алудан һәр адәм курыккан, Кол кешеләр һәм матбугат аяк аста үрмәләгән Шомлы коллык заманына кайтыйкмыни без янәдән? Юк, юк! Инде Россиябез наданлыктан җәфаланган һәлакәтле, шомлы заман үтеп киткән, артта калган, Карамзин яшәгән илдә һәм ул дан казанган көндә Цензор булып утырырга тиеш түгел ахмак бәндә... Төзәл инде, акыллы бул, килеш әйдә безнең белән.

„Барысы дөрес, — диярсең син, — бәхәсләшмим, барысын беләм: Ләкин хаклык белән хөкем итү мөмкинме цензорга? Тиешмен мин яки анысын, яки монысын кызганырга. Әлбәттә, бу көлке сезгә, ләкин мин куп вакыт елыйм, Укыйм да чукынам, — күзем йомып сызам, — соң ни кылыйм? Модасы бар һәрнәрсәнең; бар иде бит шундый еллар, Ителәләр иде хөрмәт Бентам, Руссо һәм Вольтерлар, Әмма бүген Миллоты да килеп капты ипләп кенә. Мин бичара кеше; хатын, балалар бар өстәвенә..."

Хатын, бала — бик зур бәла, ышан, дускай, бу сүземә; Тик шулардан таралган бар әшәкелек җир йөзенә. Ләкин берни эшләп булмый. Әгәр инде качып-посып Табан ялтыраталмыйсың икән тизрәк ашык-пошык, һәм хезмәтең падишага артык кирәк булса әгәр, Үз яныңа саф акыллы бер секретарь алып җибәр.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.