|
|||
АЛЕКСАНДР ПАВЛОВИЧЛАРНЫҢ ИКЕСЕНӘАЛЕКСАНДР ПАВЛОВИЧЛАРНЫҢ ИКЕСЕНӘ Романов1 һәм Зернов2 бер-берсенә Охшаганңар зур охшаш белән. Зернов, син аксыйсың аяк белән, Ә Романов аксый баш белән. Охшатуны очлап куяр өчен Табармынмы берәр сүз монда? Тегесе борынын кухняда җимергән, Монысы — Аустерлиц янында.
‘Романов А. П. — Александр I. 3 Зернов А. П.— Пушкин укыган Лицейда гувернёрлык хезмәтен үтәгән һәм тупас мөгамәләсе белән билгеле булган кеше.
* Сөймәс булдым инде хыялларны, Теләкләрем бетте, таралды, Тик газаплар гына миңа калды, Җан бушлыгы бирде аларны. Явыз язмыш давылында калып, Сулды чәчәк аткан гөлләрем, Яшим ялгыз, көтәм мин уфтанып, Килерме,— дип,— соңгы көннәрем. Шул давылга ошап сызгыручы Салкын җилләр тавышы ишетелә, Соңга калган яфрак бер ялгызы Ботагында туңып селкенә!.. * * * Грек кызы! Түкмә күз яшь,—баһадирларча ул үлде, Явыз дошман аткан кургаш аның күкрәгенә керде. Түкмә күз яшь —тәүге сугыш алдыннан ук син бит үзең Аңа намус аклау юлын, канлы юлны билгеләдең. Ирең сиңа сузды кулын, сизеп мәңге аерыласын, һәм улына күз яшь белән бирде шунда фатыйхасын. Әмма ирек җиле белән җилфердәде кара байрак. Нәкъ Аристогитон1 кебек кылычына чыбык урап — Мәңге шиңмәс мирт чыбыгын, ташланды ул яу кырына һәм үлеме белән бөек эш эшләде ул халкына. ИЗГЕ ОЛЕГ ТУРЫНДА ҖЫР Чыгып китте изге Олег юлга тагын, Тели ахмак хәзәрләрдән үч алырга: һөҗүмнәре өчен — авыл һәм кырларын Уйлый ут һәм кылыч аша уздырырга. Тугры атта, Цареградның бронясыннан, Гаскәрләре белән князь бара кырдан. Каршысына кара урманның эченнән Килеп чыкты алдан хәбәрләр бирүче, Дога кылып, фаллар ачып гомер иткән, Киләчәкнең язмышларын белдерүче, Тик Перунга буйсынучы изге бер карт. Карт янына җиткәч, Олег калды туктап. „Аллаларның сөеклесе, оста фалчы, Әйт син миңа: ни күрермен гомеремдә? һәм тиздәнме, күршедәге дошманнарны Шатландырып, ятармын мин каберемдә? Курыкмыйчы сөйләп бирсәң хакыйкатең, Бүләк итеп бирермен иң яхшы атым“. „Фалчылар зур князьләрдән курыкмыйлар, Мохтаҗ түгел алар князь бүләгенә, Ирекле тел белән туры сөйли алар, Каршы килми алар күкнең теләгенә. Килер еллар яшеренгән караңгыда, Ләкин күрәм язмышыңны маңгаеңда. Бу сүзләрне хәтереңдә сакла минем: Шатлык бирә сугышчыга һәрвакыт дан; Җиңү белән дан казанды исмең синең; Цареградның капкасында — синең калкан. Башын ия коры җир һәм диңгез сиңа, Көнләп карый дошманнарың язмышыңа. Куркынычлы, шомлы давыл сәгатендә Диңгездәге алдавыч зур дулкыннар да, Таш аткыч та, уклар да һәм хәнҗәрләр дә Кызганырлар җиңүченең гомрен бар да... Үтеп кермәс уклар корыч киемеңне, Күренмәүчән серле бер көч саклый сине. Курыкмыйчы хәтәр эшләр каршысында, Сизеп, атың, теләкләрен хуҗасының, Я тик тора дошман аткан ук астында, Я ыргылып чабып үтә сугыш кырын. Суык яки сугыш аңа берни түгел, Килер ләкин-шул атыңнан сиңа үлем“. Олег көлде; тик чагылды бик аз гына Авыр уйлар йөзендә һәм карашында. Тотынып ул ияренә, сүзсез генә, Хәсрәтләнеп, сөйгән аттан төште шунда; Бәхилләште дусты белән князь аннан, Сыйпап аның муеныннан, ялларыннан. „Хуш, бәхил бул, тугры дустым һәм юлдашым! Безгә инде аерылышу көне килде. Ял ит хәзер; моннан ары аякларым Синең алтын өзәңгеңә куймам инде. Хуш, кайгырма, исеңдә тот мине һаман, Дус-егетләр, сез алыгыз атны моннан! Йомшак келәм, җылы җәймә аңа ябып, Җибәрегез, илтеп, аны минем кырга. Чишмә суы эчертегез, яхшы азык Ашатыгыз һәм йөртегез коенырга". Алып китте егетләре атны шул чак, Ә князьгә китерделәр икенче ат. Бәйрәм итә изге Олег гаскәр белән, Яңгыратып касәләрнең шат тавышын. Бөдрәсенә һәммәсенең чаллар кергән, Каплаган күк иртәнге кар курган башын... Хәтерлиләр шунда алар узганнарны һәм бергәләп сугышып йөргән заманнарны. Олег шунда: „Кайда минем дустым? — диде.— Әйтегезче, йөгрек атым минем кайда? Исәнме ул? һаман шулай гайрәтлеме? Шулай дәртле һәм шаянмы ул һаман да?“ Җавап булды: күптән юк ул бу дөньяда, 1 ын йокыга талган ул бер текә тауда. Батыр Олег түбән иде башын шул чак һәм уйлады: „Димәк, фалчы алдалаган? Эх, син, фалчы, алдакчы һәм акылсыз карт! „ Сүзләреңә ышанасым һич калмаган! Йөртер иде һаман мине атым!“ — диде. Сөякләрен бер күрәсе аның килде. Батыр Олег юлга чыгып китте шунда, Аның белән китте Игорь һәм кунаклар. Бер таулыкта, Днепр ярлары буенда Кадерле бу сөякләрне тапты алар; Яңгыр юган сөякләрне, баскан тузан, Дулкынлана җилләр белән фәкать кылган. Бер аягын ат башына куйды Олег һәм эндәште: „Тыныч йокла шушы җирдә! Хуҗаң синнән озаграк та яшәде бит: Тиздән мине искә алу мәҗлесендә Балта белән башың киселеп егылмассың, Туфрагымны каның белән юалмассың! Менә минем һәлакәтем кайда булган! Сәбәп икән сөяк минем үлемемә!" Шул вакытта килеп чыкты кара елан, Сызгырынып, ат башыннан кинәт кенә. Чорналды ул аягына тасмасыман, Тик кычкырып куйды князь авыртудан. •323. Сайланма әсәрләр — 5 gcj һәм Олегны искә алу мәҗлесендә Күбекләнә касәләрдә эчемлекләр. Ольга белән Игорь утыра тау өстендә һәКт сыйлана яр буенда бөтен гаскәр. Сугышчылар искә ала узганнарны, Бергә-бергә сугышып йөргән заманнарны.
|
|||
|