Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





КИЯТЛӘР



ӘКИЯТЛӘР


 


Noel

Ура! Ура! Россиягә

Күчмә деспот кайта.

Бөтен халык белән бергә Кычкырып елый Гайса.

Мәрьям ана куркытып әйтә, аны көйләп:

„Тының чыкмасын, балакай:

Әнә, рус патшасы — бүкәй!“

Патша керә сөйләп:

„Дөнья белгәнне Россия

Халкы, бел,—ди,— син дә:

Австрия һәм Пруссия Мундирлары миндә.

Шатлан, хадык: мин тук,— ди,— нинди симез тәнем;

Гәзиттә макталып йөрдем,

Ашап-эчеп вәгъдә бирдем, Эштә йончылмадым.

Нишләрмен мин бара-тора, Белеп тор син шуны:

Лавровны мин — отставкага, Сары йортка — Соцны;

Горголи урнына куям тәртип законнарын, Бар кешеләр ирек алыр;

Боларны хәл итә алыр

Күркәм ихтыярым".

Шатлыгыннан түшәгендә

Сикеренә Гайса:

„Эх, боларның һәммәсе дә

Дөрес булып куйса!"

Гайсага анасы: „Йомчы күзләрең,— ди,—

Йокласана, балакаем, Тыңлап патша-атакайның Әкият сөйләвен",— ди.


 

АВЫЛ

Минем аулак, тын почмагым, сәлам сиңа, Сәлам илһам, хезмәт һәм ял тапкан җирем. Синдә бәхет һәм онтылу кочагында Гомер елгам күренмичә ага минем.

Мин синеке: туеп мәҗлес, хозурлардан, Ташлап бозык кызлар торган сарайларны, Сөеп кайттым уйга ирек бирә торган Тын кырларны, шаулап торган урманнарны.

Мин синеке: сөям куе бакчаларың һәм аларның салкын ышык, чәчәкләрен, Болыннарың һәм хуш исле эскертләрең, Куаклыкта шаулап аккан саф суларың.

Бөтен җирдә җанлы күренеш минем алда: Тигез, зәңгәр ике күл бар; кайчак анда Балыкчының күренә ак җилкәннәре;

Күл артында буй-буй басу, калкулыклар, Еракларга сибелгәннәр вак-вак йортлар, Пыскып торган әвеннәр, җил тирмәннәре;

Яр буенда көтүләрдә йөри терлек;

Тора монда муллык, хезмәт эзе күренеп.

Ташлап монда мәгънәсезлек богауларын, Өйрәнәм мин хакыйкатьтән ямь табарга, Азат күңел белән закон олыларга, Тыңламаска надан толпа сукранганын,


Үтенечне һич тә читкә ыргытмаска; Урынсызга кәпрәйгән явыз җанның Я ахмакның язмышына кызыкмаска.

Гасырлардан хәбәр биргән оракуллар 1 Юнәлдерәм соравымны сезгә монда. Шат тавышлар сезнең ачык яңгырыйлар Ялгызлыкның тантаналы тынлыгында; Куып моңсу ялкаулыкны, саф тавышыгыз Хезмәтләргә дәрт уята күңелемдә, Сезнең илһам бирә торган уйларыгыз Җитлегәләр йөрәгемнең иң түрендә.

Тик коточкыч уй сыкрата җанны монда: Чәчәк аткан кыр һәм таулар арасында Кешелекнең дусты әрни күреп бары Наданлыктан булган авыр хурлыкларны. Кешеләрне һәлак итү өчен туган,- Кыргый, хиссез һәм законсыз барин монда Күрми кеше күз яшен дә, аһ-зарын да; Игенченең ул көч белән тартып алган Хезмәтен дә, вакытын да, малларын да. Монда камчы асларында билен бөгеп, Хәлсезләнгән коллык йөри сабан сөреп, Мәрхәмәтсез хуҗасының кырларында. Кабергәчә камыт сөйри монда һәркем, Кыя алмый уйларга да берни хәтта; Явызларның мәрхәмәтсез нәфсе өчен Монда япь-яшь матур кызлар чәчәк ата. Аталарның картлыктагы терәкләре — Яшь егетләр, хезмәттәге иптәшләре, Бусагасын ташлап китеп туган йортның, Арттыралар коллар санын алпавытның. Аһ, тавышым кузгатсачы йөрәкләрне! Юкка яна күкрәгемдә файдасыз ут,— Нигә миндә көчле сүзләр куәте юк? Күрерменме, дуслар, халкым ирек алып, Патша әмре белән коллык егылганны, Мәгърифәтле, азат илгә матурланып, Күрерменме, ниһаять, мин таң туганны?

1 О р а ку л — борынгы грекларда һәм римлыларда киләчәктән хәбәр бирүче.


АРАКЧЕЕВКА «


Бөтен Россияне иңрәтүче, Губернаторларны миңрәтүче, Киңәш йортында ул өйрәтүче, Падишага — дус һәм бертуган, Эче ачу һәм үч белән тулган, Акыл, тойгы, намус аңа ят!.. Кем соң ул — „Берсүзсез буйсынган" Ярты тиен тормас бер солдат.


1 А р а к ч е е в А. А. (1769— 1834) — Пушкин чорында яшәгән т=егН^Ң Реакнионсрль1гы белән танылган түрә. Ул үзе турында пат шага. „Ьерсүзсез буйсынган" дип язып чыга. Пушкин бу эпиграм­мада шуны искә ала.                                                                                               J


 


Назлы музалар яшерен елмайдылар;

Иртә коелды шунда давылларда

Минем кире кайтмас яшьлек чагым, Ташлап мине тиз очучан шатлыкларым, Атты салкын йөрәкне утка анда.

Эзләп мин шунда яңа маҗаралар, Ташлап киттем туган илемнең ярын, Ташлап киттем сезне, хозур сөюче җан­нар, Минутлык яшьлекнең минутлык дусларын.


 


Көн чырагы—кояш сүнде күптән; Төште зәңгәр диңгезгә кичке томан.

Шаула, шаула әйдә, күндәм җилкән, Дулкынлан түбәндә, моңсу океан.

Мин еракта бер яр күрәм, Көньякның күрәм тылсымлы илләрен: Омтылам шунда, уйлап үткәннәрем, Дулкынланып, сагыш белән...

Сизәм, күзгә яшьләрем килә тагын;

Ярсый һәм тына җаным;

Оча әйләнәмдә таныш хыялым;

Искә төшә шашып яраткан чагым, Газапланып якын күргән бөтен нәрсәм, Алданулар өметләнү артыннан...

Шаула, шаула әйдә, күндәм җилкән, Дулкынлан түбәндә, моңсу океан.

Буйсынып бу алдавыч дулкыннарга, Оч, корабым, илт ярына ерак җирнең.

Илтмә тик хәсрәтле бер ярга — Томанлы ярына туган илнең.

Әверелеп анда дәртле ялкыннарга, Беренче хисләр миндә кабындылар,

Сезне, шаян эшләрдәге юлдашларым, Сөймәсәм дә, сезнең өчен җанымны, Тынычлыкны, иркемне һәм данымны Корбан иткән яшь гүзәлләр, алдакчылар, Алтын дуслар, яшьлек серем саклаучылар, Оныттым сезне дә мин, ләкин тирән

Йөрәк яралары әрниләр һаман...

Шаула, шаула әйдә, күндәм җилкән, Дулкынлан түбәндә, моңсу океан!

* *

Буш мәхәббәт хыялында узган Яшьлегемнең язын кызганмыйм,— Дәртле сазым моңлы итеп сызган Серле төннәр өчен сызланмыйм;

Сагындырмый бер дә ялган дуслар, Касәләр һәм хозур кылган чак, Сагындырмый хыянәтче кызлар,— Уен-көлке инде миңа ят.

Тик кайда сез, ләззәт минутлары, ^шь өметләр, илһам өннәре, Йөрәгемдә янган дәрт утлары?..

Эх, кайтсачы яшьлек көннәре!




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.