Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ИЗБРАННЫЕ ПРОИЗВЕДЕНИЯ. В ДВУХ ТОМАХ. САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР ИКЕ ТОМДА. ПУШКИННЫҢ ТОРМЫШЫ



Төн уртасы. Уйсу җирне Каплаган томан.

Ат өстендә казак бара Елга буеннан.

Кара бүркен кыңгыр салган,, Тузанланган ул. Пистолет белән кылычны Тагып алган ул.

Каеш йөгәнен сизмичә, Ат алга бара, Озын куе яллар гына Тик дулкынлана.

Әнә, алда бер-ике йорт, Җимерек коймалар, Менә монда авыл юлы, Монда — урманнар.

Казак уйлый: „Карурманда Кызлар булмый ич, Төндә кызлар өйләрендә Булырга тиеш1“

Тартты кинәт тезгеннәрне, Шпорны бәрде.

Ат сикерде. Өй ягына Таба юнәлде.

Җем-җем итеп уйный күктә Көмеш йолдызлар. Әнә тәрәзә төбендә Моңлы бер кыз бар.

Кызны күргәч казак түзми, Йөрәге тибә.

Аты белән якыная, Тәрәзгә килә.

Төн караңгылана бара, Ай бата кинәт.

„Атымны эчер, чибәркәй, Чык син, тизрәк!"

„Юк! Егет янына чыгып Йөрү куркыныч.

Мин куркам өйдән чыгарга, Өйдә мин тыныч!"

„Курыкма, чибәркәй, син бер дә, Чык, танышырбыз!" „Матурларга төн куркыныч!" „Курыкма, матур кыз.

Ышан миңа, читкә ташла Шул куркаклыкны!

Чык тизрәк, әрәм итмә Алтын вакытны.

Без китәрбез бик еракка, Атыма утыр.

Дустың белән дөнья җәннәт, Бәхетең булыр".


ТӘРӘЗӘ ’

Кич иде. Күктә ай йөзә, Ә җирдә томан иде.

Мин бер кыз күрдем — тәрәзә Каршында тора иде.

Утыра иде уфтанып һәм ямансылый иде, Еракка, юлга күз салып Нәрсәдер уйлый иде.

Мин монда!—диде берәү, һәм, Калтырап, кыз куллары Тәрәзә ачты... Күләгә Каплады ай нурларын.

„Син бәхетле!— дидем аңа,— Күңелеңне ачар иркәң.

Кайчак, кем шулай миңа да Тәрәзә ачар икән?“

ҖЫРЧЫ

Ишеттегезме сез агачлар артында Төнлә белән зар һәм сөю тулы җырны? Иртә белән тынлык чолгаганда кырны, Гади генә моңлы курай тавышын шунда

Ишеттегезме сез?


             
 

1 Ода—мактау шигыре.

2 Ц и т е р а — Греция ярлары янындагы бер атау. Бу атауда мәхәббәт алласы Афродитаны бик яратып олылаганнар.

3 Бөек г а л л — Франциядәге революциянең беренче адымна­рын мактап җырлаган шагыйрь Андре Шенье яки шагыйрь Экушар- Лебрен. Галлар — французлар.

0323. Сайланма әсәрләр — 4


Аһ! кай җиргә күзем мин салсам да, Көчсез яшен күрәм коллыкның, Күрәм бары кылыч, камчы анда һәм законның авыр хурлыгын; Хорафатның кара томанында Хөкем сөрә һаман бер көе Хаксыз власть—-шомлы сусау данга һәм коллыкның явыз даһие.

Нык бәйләнгән кайда бер-берсенә Закон белән изге азатлык, Тик шул җирдә патша баш өстендә Халыкларны изгән газап юк. Корыч калкан кебек алар шунда, Тигез карап, саклый һәркемне; Кылыч анда ышанычлы кулда — Ул, һәркемгә карап бертөрле,

Җинаятьне кисә бер айкауда, Кемлегенә аның карамый, Аны тоткан кулны куркулар да, Комсызлык та сатып алалмый. Әй, хакимнәр! Таҗны бирә сезгә, Юк, табигать түгел, законнар. Сез халыктан өстен, тик сездән дә Югарырак торган закон бар.

Нинди кайгы закон, саксызланып, Тын йокыга талган илләргә, Ул законны патша яки халык Үзенә буйсындырган җирләрдә! Газап чигеп балалары өчен, Данлы ялгышларның давылында Таҗлы башын корбан иткән кеше *, Шаһит итәм сине мин монда.

Күтәрелә Людовик үлеменә Тынып калган токым каршында. Таҗсыз калган башы иелә менә

‘Таҗлы башын корбан иткән кеше —Франция греволюциясе вакытында үтерелгән король Людовик XVI.


 

Хыянәтчел балта астына.

Халык, закон сүзсез тора басып, Бер айкала балта.., һәм менә Явыз җанның төшә порфирасы[5] Богауланган галлар өстенә.

Явыз хаким, синең тәхетеңне һәм үзеңне дошман күрәм мин. Нәселең һәм үзең үләр көнне Күреп торам шатлык белән мин. Син халыклар өчен бары нәләт, Син куркыныч бөтен дөньяга, Табигатьнең син ояты фәкать, Син шелтәсе җирнең аллага.

Тын, караңгы Нева турысында Төн йолдызы балкып янганда, Гамьсез башны тыныч йокы басып, Акрын гына авырайтканда, Уйчан шагыйрь күзен юнәлдерә Бер тиранның томан эчендә Йокымсырап торган һәйкәленә — Бушап калган сарай [6] өстенә.

Ул ишетә дивар артларында Клионың[7] шомлы тавышын, Күз алдына Калигуланың да [8] Китерә ул соңгы язмышын; һәм ул күрә: посып йөгерәләр, Исерешеп хәмер, үч белән, Лента, йолдыз таккан үтерүчеләр,— Куркак йөрәк, кыю төс белән.


ЧААДАЕВКА [IX]

Озак вакыт назлап юатмады Безне тын дан, сөю һәм өмет, Юк булдылар яшьлек хозурлары Иртән төшкән томан, төш кебек. Кайный ләкин бездә дәртле теләк, Шомлы власть изгән заманда Чакырганын илнең көтә йөрәк Түземсезлек белән һаман да. Без көтәбез изге азатлыкның Минутларын һаман интегеп, Ышанычлы кавышу минутларын Көткән кебек гашыйк яшь егет. Исән чакта йөрәк намус өчен һәм азатлык теләп янганда, Күңелләрнең гүзәл омтылышын Багышлыйк без, дустым, ватанга! Ышан, иптәш: безне үзенә тарткан Бәхет таңы туар бер көнне; Россия уяныр йокысыннан һәм куярлар язып патшалыкның Җимерегенә безнең исемне!


1 П. Я. Чаадаев—язучы һәм философ.


 




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.