Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ПУШКИННЫҢ ТОРМЫШЫ 4 страница



Пушкинның башы өстендә „мөгезле" (хатыны икенче кеше белән йөри мәгънәсендә), дигән коточкыч сүз, бәйләнчек көзге че­бен кебек, туктаусыз әйләнә башлый. Балларның берсендә бозык табигатьле, чалыш аяклы яшь князь П. В. Долгоруков, дус-иш- ләренә Дантесны ымлап күрсәтеп, Пушкинның башы артыннан, мөгез шикелле итеп, бармакларын куя.

ДУЭЛЬ

Драма тизлек белән өлгерә.

Пушкин үзенең хатынына ышана һәм аның турылыгында шик­ләнми. Ләкин югары катлау кешеләре арасында аңа явыз шатлык белән тагыла башлаган „мөгезле" роле —аны котырыну хәленә ки­терә. Бер Дантес турында гына да сөйләмиләр. Пушкин үзенең дусты Нащокинга, Николайның, бер вак офицер шикелле, хатыны артыннан йөргәнлеген, иртәләрен юри берничә тапкыр аның тә­рәзәләре алдыннан узганлыгын, ә кич белән балларда,— ни өчен тәрәзәңдә пәрдәләр төшерелгән иде?—дип сорашканлыгын сөйли.

1836 елның 4 ноябрендә иртә белән Пушкин шәһәр почтасын­нан билгесез кеше тарафыннан почеркын үзгәртеп язылган түбән­дәге пасквильне ала:

„Мөгезлеләр Орденының бөек кавалерлары, командорлары һәм рыцарьлары үзләренең тулы җыелышларында, орденның бөек ма­гистры Д. Л. Нарышкин хәзрәтләренең председательлеге астында, бертавыштан Александр Пушкинны Мөгезлеләр Орденының бөек магистрының урынбасары һәм Орденның тарихын язучысы итеп сайладылар".

Шундый ук хатлар Пушкинның бик күп танышларына да җи­бәрелә. Д. Л. Нарышкин, император Александр 1 белән озак еллар бәйләнештә булган Мария Антоновна дигән матур бер хатынның ире була. Бу пасквиль Пушкинны Нарышкинның урынбасары яса­вы белән, Пушкинның Николайга мөнәсәбәте Нарышкинның Алек­сандрга мөнәсәбәте кебек үк дип саный. Хәзер билгеле булуынча, бу пасквильне П. В. Долгоруков язган була. Ләкин аның артында Пушкинның югары катлау кешеләре арасындагы дошманнарыннан гыйбарәт бөтен бер шайка торган, шул исәптән Пушкин тарафын­нан „Лукуллның терелүенә" дигән шигырендә мыскыл ителгән ха­лык мәгарифе министры Уваров та торган булса кирәк. Ләкин Пушкин ни өчендер бу язуны җибәрүдә Голландия илчесе Геккерн- нән шикләнә. Геккерн уйнашчы һәм әшәке гайбәтче була. Ул Дан­тесны бик ярата һәм моннан ярты ел элек аны үзенә уллыкка ала. шулай итеп, Дантес хәзер барон Геккерн дип атала, Пушкин ил­чене дуэльгә чакыруны уңайсыз саный, чакыруны Дантеска җибәрә.

Карт Геккерн алда торган дуэльнең үз карьерасы өчен һәм уллыкка алган Дантес өчен начар нәтиҗәләр китерүеннән бик кур­ка. Алар Дантес белән бергәләп түбәндәгечә эшлиләр: Наталья Николаевнаның апасы Екатерина Гончарова күптән үк Дантеска гашыйк булган була. Хәзер, Пушкинның дуэльгә чакыруы аркасын­да килеп чыккан уңайсыз хәлдән котылу өчен, Геккерннар Дан­тесны Наталья Николаевна артыннан түгел, бәлки аның апасын яратып йөргән һәм аңа өйләнергә хәзер тора дип белдерәләр. Пушкин үзенең чакыруын кире ала. 1837 елның 10 январенда Дан­тес белән Гончарованың туе була. Шулай итеп, Дантес Пушкин­ның кардәшенә өйләнә. Ул аның янына туй визиты белән килә, ләкин Пушкин кабул итми һәм аның белән бернинди дә мөнәсә­бәттә булырга теләмәгәнлеген әйттерә.

Ләкин алар һәрвакыт балларда һәм уртак танышларында оч­рашалар. Дантес Наталья Николаевна артыннан тагын да зуррак тырышлык белән оятсыз рәвештә ухаживать итә башлый. Ул Пушкин­ның котыру дәрәҗәсенә килүеннән рәхәт таба, һәм аның күз алдында Наталья Николаевна артыннан аеруча тырышып ухаживать итә.

Пушкин акылдан язу дәрәҗәсенә диярлек килеп җитә. 1837 елның 26 январенда ул карт Геккернга коточкыч хурлаулар белән тулган хат җибәрә.

Шушы хаттан соң дуэль котылгысыз төс ала. Пушкин шуны булдырырга тырыша да: ул шушы буталчык хәлдән котылуның баш­кача юлын күрми. Дантес, Геккерн белән аңлашып, Пушкинга ча­кыру җибәрә. Чакыруны алгач, Пушкин шунда ук тынычлана.

Икенче көнне Пушкин иртә тора, ул кичәге кебек үк шат һәм тыныч була. Чәй эчеп, язарга утыра. Дантесның секунданты д’Ар- шиактан хат ала. Ул Пушкиннан сөйләшүләр өчен үзенең секун­дантын җибәрүен сорый. Пушкин секундант эзйәргә чыгып китә. Ул Пантелеймон урамында, очраклы рәвештә, үзенең Лицейдәге иптәшен, инженер гаскәрләре подполковнигы К. К. Данзасны оч­рата һәм аның секундант булуын үтенә, Данзас ризалык бирә. Ул д’Аршиак янына китә, алар икәүләшеп дуэльнең шартларын төзи­ләр. Данзас Пушкинга дуэльнең язылган шартларын китерә. Пуш- 0323. Сайланма әсәрләр— 3                                                                  33


кин аларны укып тормый, барысына да риза була һәм Данзасны пистолет алырга җибәрә. Ә үзе шат килеш „Современник жур­налының эшләре белән шөгыльләнергә утыра. Ишимованың „Бала­лар өчен Россиянең хикәя белән язылган тарихы" дигән китабын ача һәм шуны бирелеп укый.

Ул билгеләнгән сәгатьтә Невский проспект чатында Вольф кон- дитерскоенда Данзас белән очраша. Алар чанага утыралар һәм очрашу, билгеләнгән урынга — Черная речкадагы Комендантская дачага китәләр. Шул ук вакытта үзенең секунданты белән Дантес та килеп житә. Куаклар арасына кереп, бер аланны сайлыйлар. Ул аланга кар өемнәре тулган була, һәр ике секундант һәм Дантес дуэль ясаучылар очрашырга тиеш булган жирдә киң сукмак тап­тый башлыйлар. Пушкин, аю тиресеннән тегелгән тунга төренеп, кар өеме өстендә утыра һәм түземсезлек белән көтә. Секундант­лар сукмакта адымнарны саныйлар, барьерлар итеп карга үзләре­нең туннарын салалар һәм пистолетларны корырга керешәләр. Пушкин түземсезлек белән:

— Я, нәрсә? Бетердегезме?—дип сорый.

Бөтен нәрсә өлгерә. Пушкин белән Дантесны урыннарына ил­тәләр, аларга пистолетлар бирәләр. Данзас, эшләпәсен селкеп, сиг­нал бирә.

Пушкин тиз генә барьер янына килә, туктый һәм пистолетын төзи башлый. Ләкин шул вакытта Дантес, барьерга бер адым ба. рып җитмичә, атып җибәрә. Пушкин барьер хезмәтен үтәүче тун өстенә егыла. Ул йөзтүбән хәрәкәтсез ята. Секундантлар һәм Дан­тес аның янына киләләр. Пушкин күзләрен ача, башын күтәрә һәм:

 Сабыр итегез. Мин үземдә атарга җитәрлек көч сизәм әле,— ди.

Дантес үз урынына кайта, яны белән баса һәм күкрәген уң кулы белән каплый. Пушкин тезләнеп күтәрелә һәм яртылаш яткан хәлдә Дантеска төзи башлый. Ул озак төзи. Аткан тавыш яңгы­рый. Дантес егыла. Пушкин пистолетын ыргыта һәм — „Браво!"— дип кычкыра.

һәм тагынганын югалтып карга егыла. Ләкин Дантес көчле яңгыраудан гына егылган була: пуля, аның кулының итен генә ти­шеп, чалбар төймәсенә тигән була; аны шул төймә коткарып кала.

Пушкин аңына килгәч, д’Аршиактан:

— Мин аны үтердемме?— дип сорый.

— Юк, сез аны яраладыгыз.

— Гаҗәп,— ди Пушкин,— аны үтерү миңа рәхәт бирер дип ун­лаган идем, ләкин хәзер алай хис итмим... Хәер, барыбер. Без те­релү белән яңадан башларбыз.

Секундантлар бергәләп Пушкинны чанага утырталар. Алар Ко­мендантская дача янында, кирәк булса дип, Геккерн җибәргән ка­ретаны очраталар. Дантес белән д’Аршиак Данзаска каретаны Пуш­кин өчен файдаланырга тәкъдим итәләр. Данзас тәкъдимне кабул итә. Ул, кем каретасы икәнлеген Пушкинга әйтмичә, Пушкинны каретага утырта һәм аның белән шәһәргә китә.

Наталья Николаевна йөрергә чыккан җиреннән күптән түгел кайткан була һәм сеңелесе Александриана белән бергә Пушкинны ашка көтәләр. Кинәт, алдан бернәрсә дә әйтмичә, Данзас килеп керә һәм, тыныч кыяфәттә булырга тырышып, Пушкинның хәзер генә Дантес белән аташканлыгын һәм яраланганлыгын, ләкин яра­ның бик җиңел икәнлеген белдерә. Наталья Николаевна алгы бүлмәгә йөгереп чыга, анда инде Пушкинны күтәреп кергән була­лар. Наталья Николаевна һушыннан яза. Пушкинны үз кабинетын­дагы диванга салалар. Хатыны, һушына килгәч, Пушкин янына кермәкче була, ләкин Пушкин каты тавыш белән: — „Кермә!"—дип кычкыра. Ул үзенең ярасын аңа күрсәтмәскә тели. Чишендерелгәч һәм урынына яткырылгач кына, хатынын чакырып кертә.

Бер-бер артлы докторлар җыелалар, Пушкинның дуслары — Жуковский, Плетинев, Вяземский, А. Тургеневлар киләләр.

ҮЛЕМ ТҮШӘГЕНДӘ

Пушкин бик нык газаплана, ләкин еш кына хатыны турында- сораша:           *

Ул, мескен, гаепсезгә газаплана торгандыр һәм әле тагын аның кеше сүзләреннән газаплануы мөмкин.

Ул аның үзенә дә әйтә:

— Минем үлемем өчен үзеңне шелтәләмә. Бу —минем үземә генә караган эш.

Ул лейб-хирург Арендттан дуэльгә катнашкан өчен Данзасны эзәрлекләмәвен императордан үтенүен сорый. Данзас аның яныннан китми. Ул Пушкинга, аның үчен алу өчен, Дантесны дуэльгә чакы­рырга теләвен әйтә. Пушкин кашларын җыера:

— Юк, юк! Татулык, татулык,—ди.

Соңгы айларда өзлексез кайнаган ачу һәм котырыну дәрәҗәсенә җитү хәзер бетә: ул тынычлана, басынкы һәм. тыныч төс ала. Кай­бер дусларында: Пушкин үлем эзләде һәм үзенең чарасыз авыр хәленнән котылу өчен бу хәлгә шатлана,— дигән тәэсир тудыра.

Пушкинның корсагы яралана. Пуля аның бил сөяген (крестец) ваткан була. Корсак эчендә сөяк кисәкләре эчәгегә төртәләр. Андый вакытта дәвалаучыдан иң элек эчәгегә тулы тынычлык бирү, аның 3*               35


хәрәкәтен әфьюн белән туктату таләп ителә. Ә шул ук вакытта, бөтенләй билгесез сәбәпләр буенча, лейб-хирург Арендт авыруга клизма билгели. Коточкыч нәтиҗә килеп чыга. Пушкинның күз­ләре акаялар, һәм атылып чыгарга хәзер торган кебек күренәләр, бите салкын тир белән каплана, куллары суынып китәләр. Ул түзә алмастан һәркемнең котын алырлык итеп кычкыра. Куркынган камердинер Данзаска, Пушкинның язу өстәле тартмасын сорап алганлыгын һәм чыгып китәргә кушканлыгын, ә ул ящикта писто­летлар барлыгын әйтә. Данзас тиз генә Пушкин янына бара һәм аңардан одеял астына яшереп өлгергән пистолетын ала. Пушкин, атылырга теләгәнлеген, чөнки газаплануның чыдап булмаслык дә­рәҗәгә җиткәнлеген әйтә.

Иртә белән авырту беркадәр кими. Пушкин үзен-үзе тота ала. һәм үлгәнгә кадәр бер генә ыңгырашу белән дә, бер генә кычкыру белән дә үзенең газаплануларын сиздерми.

Пушкин квартирасының крыльцосы алдына халык җыела. Ишек янына танышлары һәм таныш түгел кешеләр җыелалар, өзлексез рәвештә: — „Пушкин нишли? Җиңелрәк түгелме? Өмет бармы?“ - дигән сораулар яңгырый.

Пушкинның квартирасы алдындагы урамга халык тыгыла, ишек янына үтәргә мөмкин булмый. Ләкин болар арасында югары катлау кешеләре күренми.

Пушкин сәгать саен начарлана бара. Үлем якынлаша һәм ул моны ачык сизә. Дуслары аңа:

— Без барыбыз да терелүеңне өмет итәбез, синдә өметсезлән­мә,— диләр.

Пушкин:

— Юк, миңа монда тормыш юк. Мин үләм һәм, күрәсең, шулай кирәктер дә,— дип җавап бирә.

29 январьда төш вакытында Пушкин көзге сорап ала, көзгегә карый һәм кулын селки. Пульс начарлана һәм тиздән бөтенләй югала. Куллары суына башлыйлар.

Сулыш алуы торган саен акрыная бара. Соңгы сулыш. Тормыш туктала. Шунда булган кешеләр — үлгән Пушкинның йөзендә җәел­гән бөек, тирән тынычлыкны бөтен гомерләре буенча оныта ал­мыйлар.

КҮМҮ

Мойка буенда, Пушкин үлгән йорт алдында, ул заман өчен бөтенләй ят булган хәл хөкем сөрә. Пушкинның гәүдәсенә баш ияргә теләгән халык төркемнәре диңгез дулкыннары кебек үсәләр. Күреп торучыларның әйтүләренә караганда, Пушкинның табуты янында утыз-утыз биш меңгә кадәр кеше булган. Шәһәрнең барлык поч- 36

макларыннан Мойкага таба экипажлар агылган. Извозчикларны турыдан-туры: — Пушкин янына! —дип яллаганнар.

Пушкин табуты янында югары катлау дворяннар булмаган; табут янында студентлар, ирекле профессия кешеләре, түбән дәрә­җәле чиновниклар, „милли коммерсантлар*', „гади халык",—яңа гына барлыкка килә торган һәм якын арада „разночинецлар" исе­мен алачак радикаль вак буржуазия катлавы җыела. Пушкинны күмүдә разночинецлар беренче тапкыр җәмәгать аренасына чыгалар һәм үзләрен иҗтимагый көч итеп сиздерәләр.

Пушкин соңгы елларында иҗтимагый, мораль, культура, әдә­бият ягыннан коточкыч ялгызлык боҗрасы эчендә яши. Ул әрнү белән үз-үзенә, — ялгыз яшә! — ди. Ул үзе интегә һәм һәлак була торган боҗраның тышында күп меңнәрчә кайнар, чын күңелле дуслары барлыгы турында башына да китерми. Пушкин исән ва­кытта аның күзенә күренмәгән бу дуслары Пушкинның бик күп нәрсәләрен гафу итмәүләре дә мөмкин иде. Үлем аларга Пушкин­ның алмаштыргысыз бөек кыйммәтен һәм кирәклеген сиздерде, һәм алар көчле аваз белән кискен итеп, сүзләр белән түгел, бәлки үзләренең бөтен хәрәкәтләре белән: — Пушкин безнеке! — диделәр.

Ул вакытта әле бөтенләй диярлек билгеле булмаган шагыйрь Лермонтовның ризасызлык белдергән шигыре—ялкынлы поэтик прокламациясе килеп чыга. Шигырь гадәттән тыш тизлек белән күчермәләр хәлендә кулдан кулга тарала һәм Лермонтов артыннан бөтен кеше болай дип кабатлый:

„Ә сез, пычрак даны чыккан аталарның Тәкәббәр токымнары, бәхетеннән Мәхрүм калган ыруларның калдыкларын Таптаучылар буйсынучан аяк белән Комсыз төркем булып тәхет тирәсендә, Суясыз сез ирек, данлык, даһилыкны, Яшеренгәнсез кануннар күләгәсендә, Хөкем, хаклык — сезнең алда авызлыклы, Ләкин сезне — бозыклыкның якыннарын Алда башка хөкем көтә — көчле, яңа: Көче җитмәс ул хакимгә алтыннарның, Ярылып ята сезнең уйлар, эшләр аңа! Анда сезгә ярдәм итмәс пычрак сүзләр, Анда пычрак алдау юлын куалмассыз, Үзегезнең шакшы кара каныгыз белән Шагыйрьнең изге канын юалмассыз!" [3]


Николай башта Пушкинның үлүенә исе китмичә карый һәм Дантесның бу чыгышын бөтенләй аклый. Ләкин соңыннан җәмә­гать ризасызлыгының көчле дулкыны Николайны куркыта. Түбән­нән ясалган басым императорны, эш вак-төяк „язучы" турында түгел, сарайның чинсыз камер-юнкеры турында түгел, бәлки илнең иң киң катлавы тарафыннан бик кадерле итеп саналган кеше ту­рында барганлыгын аңларга мәҗбүр итә.

Николайга — килеп чыккан бу хәлгә карашын ирексездән үз­гәртергә туры килә. Аңа Пушкинның үлеменә — бөек милли югалту итеп караганга салышырга туры килә. Дантес солдат дәрәҗәсенә төшерелә һәм чит ил кешесе сыйфатында Россиядән сөрелә. Гек- кернны Нидерландия хөкүмәте илчелек постыннан чакырып ала.

Икенче яктан, Николай җәмгыятьнең көчле рәвештә кайнаган ризасызлыгын күрсәтмәү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә. Газеталарга, Пушкинның үлеме турында хәбәр иткәндә „тиеш­ле тынычлык һәм әдәплелек тоны сакларга" кушып, ныклы приказ бирелә. Бер газета, „Поэзиябезнең кояшы батты" һәм „Пушкин бөек эш өстендә ярты юлда үлде", дип язылган заметка өчен шелтә ала. Пушкинның квартирасы белән күрше йортларга хәрби пикет­лар куела, подъезд янында һәм квартираның үзендә шпионнар тулып ята. Пушкинның гәүдәсен чыгару алдыннан, 31 январьга каршы төндә, халык таралып бетеп, Пушкинның квартирасында аның берничә иң якын дусты гына калгач, жандармнар корпусы штабының начальнигы генерал Дубелт кул астында жандармнар киләләр. Алар табутны, иртәгесен җеназа билгеләнгән Исааки чир­кәвенә түгел, бәлки Конюшенный чиркәвенә алып китәләр. Җеназа уку көнендә, чиркәүгә керә торган юллар полиция белән камап алына һәм махсус билетлар буенча чакырылган кешеләр генә кер­теләләр. Җеназа укыйлар, табутны чиркәүнең подвалына куялар.

Өченче февральгә каршы төн уртасында чиркәү янына мәет ташый торган арба һәм ике кибитка килеп туктый. Бер кибиткада жандарм офицеры, икенчесендә'— Пушкинның дусты А. И. Турге­нев утыра. Аңа Пушкинның гәүдәсен Псков губернасына, Пушкин туган Михайловское авылыннан ерак түгел җирдәге Святогорский монастырена кадәр озатырга тапшырылган була. Табутны арбага салалар һәм шәһәрдән бөтен көчкә чаптырып чыгып китәләр. Псков губернаторына, табут узып киткән вакытта „һәртөрле аерым бел­дерүне, һәртөрле каршылауны, бер сүз белән әйткәндә, һәртөрле церемонияне тыярга" кушып, алдан ук патшаның приказы җибә­релгән була.

Бу күмү процессиясе карлы кырлар буйлап көне-төне чаба: әйтерсең, җинаятьчеләр, бөтен кешедән яшереп, үзләренең кара эшләрен ахыр чигенә җиткерергә ашыгалар.

Бер почта станциясеннән узганда, профессор хатыны [чыптага төрелгән табут салынган арбаны тизрәк җигәргә ашыктырып йөрүче жандармнарны күргән. Ул карап торучыларның берсеннән: Нәрсә бу? — дип сораган.

— Алла белсен аны шунда, ниндидер Пушкин үтерелгән, чыпта һәм саламга урап почта атлары белән илтәләр. Алла сакласын, эт хәлендә, — дигән җавапны алган.

Рәсми Николай Россиясе русның иң бөек шагыйрен әнә шулай күмә.

* *

*

Пушкин үтерелгәннән бирле йөз ел үтеп китте. Аны эзәрлек­ләгән һәм үтергән самодержавие җимерелде; берәүләр эшләгән һәм азапланган, ә икенче берәүләр бернәрсә дә эшләмәгән һәм рәхәт чиккән кабахәт строй бөтенләе белән җимерелде. Тарих сәхнәсенә җиңүчеләр булып „кара халык" чыккач, Пушкинга „чын" бәя би­рүчеләр:^ „Югары сәнгать өчен шартлар бетте Гһәм безгә, „чын культура" ияләренә, яшерен изге урыннарга китәргә, хәзерге заман тарафыннан сызылып ташланучы Пушкинга гыйбадәт ’кылырга гына кала",—^диделәр.

Ничек булып чыкты соң?

Кайчандыр Пушкин зур ялгызлыкта интеккән хәлдә болай дип язган иде:

„Үзең патша: үзеңчә тор. Азат фикрең Алып барган туры юлдан читкә китмә, Яхшырта бар сөйгән фикрең җимешләрен, Яхшы эшең өчен бүләк таләп итмә.

Үзеңдә ул бүләк. ХакимЧсин үзеңә;

Дөрес бәя үзең бир син үз эшеңә.

Ризамы соң үз эшеңә син, художник?

Риза булсаң, әнә толпа сүгә бирсен, Синең изге алтареңа тик төкерсен, Шук баладай өчаягың[4] селкетсен тик".

һәм менә хәзерге заманДпагыйре (В. Василенко), Пушкинның бу ачынулы юлларын хәтергә алып, аңа болай дип мөрәҗәгать итә:

„Күтәрелде күпме тәхеткә балта,

Күпме даннар үлән кебек чабылды,




 


Дөньяны тетрәтүче „кара халык" Селкетми тик синең өчаягыңны".

Өчаяк селкенми. Ул бөтен вакытларга караганда да ныграк тора. Пушкинга булган гомуми мәхәббәт елдан-ел үсә. Советлар иленең азат ителгән халыклары Пушкинга русның иң бөек шагыйре итеп, рус әдәби телен тудыручы һәм әле дә революцион фикерләр уятучы, кешеләрнең бөек бәхете өчен көрәшкә чакыра торган үлмәс әсәрләр белән кешелек дөньясын баеткан шагыйрь итеп, яңа рус әдәбиятының бабасы итеп карыйлар. Пушкин һәркемгә кирәкле һәм алмаштыргысыз кыйммәтле. Үзенең даһи поэтик куәте өчен, җиңелмәслек баш күтәрүчелеге өчен, туктаусыз эзләнүе өчен, тор­мышка сеңдергән шатлык һәм матурлык өчен, тирән кешелек һәм культуралылык өчен, сүзләрнең тиңдәшсез музыкасы өчен, теленең кыйммәтле гадилеге һәм ачыклыгы өчен — ул шуларның барысы өчен дә кирәкле һәм кыйммәтле.

Пушкин хыялланган халык сукмагы киң һәм нык итеп таптал­ган юлга әйләнә. Пушкинның китаплары миллионнарча данә булып басылалар һәм, даланың коры комына салынган бер чиләк су ке­бек, укучылар тарафыннан шунда ук йотылалар. Аны һәркем белә. Ул Советлар Союзының кайчандыр иң артта калган халык булып саналган халыкларының телләренә тәрҗемә ителде. Пушкинның түбәндәге алдан хәбәр бирүе тормышка ашты:

„Искә алыр бөек Рус илендә Халыкларның мине барлыгы: Мәгърур славян һәм фин һәм әлегә Кыргый тунгус, дала калмыгы".

В. Вересаев.


КАЗАК

Төн уртасы. Уйсу җирне Каплаган томан.

Ат өстендә казак бара Елга буеннан.

Кара бүркен кыңгыр салган,, Тузанланган ул. Пистолет белән кылычны Тагып алган ул.

Каеш йөгәнен сизмичә, Ат алга бара, Озын куе яллар гына Тик дулкынлана.

Әнә, алда бер-ике йорт, Җимерек коймалар, Менә монда авыл юлы, Монда — урманнар.

Казак уйлый: „Карурманда Кызлар булмый ич, Төндә кызлар өйләрендә Булырга тиеш1“

Тартты кинәт тезгеннәрне, Шпорны бәрде.

Ат сикерде. Өй ягына Таба юнәлде.

Җем-җем итеп уйный күктә Көмеш йолдызлар. Әнә тәрәзә төбендә Моңлы бер кыз бар.

Кызны күргәч казак түзми, Йөрәге тибә.

Аты белән якыная, Тәрәзгә килә.

Төн караңгылана бара, Ай бата кинәт.

„Атымны эчер, чибәркәй, Чык син, тизрәк!"

„Юк! Егет янына чыгып Йөрү куркыныч.

Мин куркам өйдән чыгарга, Өйдә мин тыныч!"

„Курыкма, чибәркәй, син бер дә, Чык, танышырбыз!" „Матурларга төн куркыныч!" „Курыкма, матур кыз.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.