Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ПУШКИННЫҢ ТОРМЫШЫ 3 страница



Атна артыннан атна, ай артыннан ай уза. Ә Пушкин һаман Болдинода тора. Холера тарала, Москва тирәсенә килеп җитә, бөтен юлларны карантин белән кисәләр, Москваның үзен хәрби кордон белән әйләндереп алалар. Москвада да холера башланган икән,— дип сөйли башлыйлар. Пушкин үзенең кәләшенең исәнлеге турында нык борчыла; шуның өстенә,— туй ясалмый икән, Наталья Николаевна бүтән кешегә чыга икән,— дигән хәбәрләр ишетелә. Ул Москвага ыргыла, ике тапкыр Болдинодан китә, ләкин икесендә, дә карантин аркылы үтә алмыйча кире кайта.

Болдинода үткәргән көздә Пушкинның иҗат көче гадәттән тыш үсә. Өч ай эчендә ул „Кечкенә трагедияләр“ен, „Коломнадагы йорт“ны, „Белкин хикәяләре“н, „Онегин“ның соңгы ике бүлеген, утызлап лирик шигырьләр яза. Пушкин бу вакытын „үрчемле көз" дип атый.

Бу вакыт эчендә Пушкин язган әсәрләр күп санлы һәм югары сыйфатлы булу ягыннан гына түгел, бәлки бертөрле настроениедән бөтенләй икенчегә бик җиңел күчү белән дә гаҗәп яхшы чыккан­нар. „Барышня-крестьянка", „Буран", „Коломнадагы йорт" кебек күңелле хикәяләр, „Саран рыцарь", „Моцарт һәм Сальери", „Чума вакытында мәҗлес" кебек тирән, серьез драмалар белән чиратла­шалар. Бу көздә язылган лирик шигырьләр дә бик күп төрле һәм бер-берсенә капма-каршы настроениеләрне эчләренә алалар.

Пушкин декабрьда гына Болдинодан китә ала. 5 декабрьда ул Москвада була.

Никах 1831 елның 18 февралендә Зур Никитский (хәзерге Герцен) урамындагы Зур Вознесение чиркәвендә ясала. Пушкин

1.                                                                            23.
соңгы көннәренә капма-каршы буларак, күңелле, шат йөри, күп көлә һәм дуслары белән бик җылы мөнәсәбәттә була. Ләкин никах йоласы вакытында, балдаклар алышканда, Пушкинның балдагы идәнгә төшә. Аннан соң шәме сүнә. Ырымнарга ышанучы Пушкин агарына һәм:

— Болар барысы да начар фал,— дип әйтеп куя.

ӨЙЛӘНГӘЧ

Пушкин хатыны белән Москвада торырга уйлый. Алар Арбатта җыйнак кына итеп җиһазланган квартира алалар. Пушкин Плет­невка: „Мин өйләндем һәм мин бәхетле. Минем теләгем — тормы­шымда бернәрсә дә үзгәрмәсен иде; миңа шуннан да яхшысы бул­мас. Бу хәл минем өчен шулкадәр яңа, бөтенләй яңадан тудым кебек“,— дип яза. Ләкин әбисе — хатынының анасы — белән бәре­лешләр торган Саен ешаялар. Наталья Ивановна үзенең кызын Пушкинга каршы котырта. Пушкинны һәрьяклап караларга ты­рыша. Шундый ызгышлар башлана ки, Пушкин чыдый алмас хәлгә килә. Ул Москвадагы квартирасын бетереп, май урталарында ха­тыны белән Петербургка 'китә. Алар шунда торырга карар кыла­лар. Җәй көне Петербург янында, Царское Селода дача алалар.

Пушкин хатынын ярата. Ләкин Наталья Николаевна киенү һәм шул заманның югары катлаулы кешеләре арасында уңыш ка­зану белән генә чын-чынлап [кызыксына. Ул иренең көчле иҗат һәм гакыл тормышына берничек тә катнашырлык хәлдә булмый: Пушкин, иҗат белән тулы рәвештә дулкынланган хәлдә, аңа үзе­нең яңа шигырьләрен укый башлагач, ул: „Я аллам, шигырьләрен ■белән шулкадәр туйдырдың, Пушкин",—ди.

Кыш көне бетеп торган холера, яз башлану белән тагын ко­тырына һәм Петербургка таба килә башлый. Патша үзенең кеше­ләре белән Царское Селога; күчә. Пушкин Плетневка: „Царское Село кайный башлады һәм башкалага,әйләнде“,— дип яза.

Бервакыт Царское Село паркында Пушкин император белән ■очраша. Николай Пушкин белән бик рәхимле булып сөйләшә, аның эшләре турында сораша һәм сүз арасында Пушкинның ни өчен хезмәт итмәгәнлеге турында сорый. Пушкин хезмәт итәргә хәзер торганлыгын, ләкин әдәби хезмәттән башка бернәрсә дә белмәгән- леген әйтә. Шуннан соң патша аңа Петр I нең тарихын язу белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.

Пушкинның матур хатыны император хатынына бик ошый, император исә Наталья Николаевнаны элек үк, Москвада булган вакытларында ук, бәйрәмнәрдә очраткан һәм аны бик сөйкемле, матур дип тапкан була. Император хатыны Наталья Николаевна- ның сарайда булуын теләгәнлеген белдерә.

1831 елның көзендә Пушкин Царское Селодан Петербургка күчеп килә. Ул рәсми рәвештә тышкы эшләр дәүләт коллегиясенә алына, озакламый аның чинын күтәрәләр һәм 5000 сум жалованье бирәләр. Ләкин Пушкинның хәзерге кирәкләре өчен бу сума гына җитми инде.

Наталья Николаевнаның гомере өзлексез күңел ачулар, бәй­рәмнәр һәм балларда үтә. Ул өйгә иртәнге сәгать дүрттә, биштә кайта, соң тора; кичке сәгать 8 ләрдә төшке ашны ашыйлар, аш­тан соң Наталья Николаевна яңадан киенә һ әм тагын чыгып китә. Ире аның белән бара. Пушкинның биюләр белән кызыксынган вакыты күптән инде узган була. Ләкин хатынын ялгыз йөртү ки­лешми бит инде. Пушкин бөтен кичләрен балларда үткәрә; стена янында басып тора, биючеләргә ялыгып кына карый, мороженое ашый, йокы килүдән һәрвакыт иснәп йөри. Бервакыт ул, авыр тына сулап, таныш бер хатынга болай ди:

„Тоткынлык, тоткынлык, бояр йорты!

Аяк үрә ашау, аяк үрә йокы".

Дуслары хәзер Пушкинның иҗат өчен никадәр авыр шарт­ларда яшәвен туктаусыз үсә торган әрнү белән күзәтәләр. Пушкин ■үзе дә дусларыннан берсенә, әрнү белән: „Язу өчен кирәк бул­ган хатынсыз, иркен тормыш юк миңа. Югары катлау кешеләре арасында әйләнәм, хатыным зур модада,— болар барысы да акча сорыйлар, ә миңа акча хезмәт аша килә, ә хезмәт ялгызлыкны сорый",— дип яза. Яна әсәрләр язар өчен аулак тормыш юк: инде язылган хезмәтләрне бастыру өчен, Пушкинга күрсәтелгән зур „мәрхәмәт“тән — әсәрләрен цензурага императорның үзенә бирү хокукыннан — килеп чыга торган киртәләр әледән-әле булып тора.

Пушкин моны үзенең хокукы дип уйлаган була, ә ул аның хезмәт бурычы булып чыга, һәм Пушкин Бенкендорфка: „ Бер мәрхәмәтегезне үтенергә кыюлык итәм: моннан ары үземнең вак әсәрләрем белән гади цензурага мөрәҗәгать итү хокукы бирелсен иде",— дип яза. Пушкинга менә нинди мәрхәмәт турында үтенергә туры килә башлый!

     
 

Пушкин, Петр I нең1патша тарафыннан аңа кушылган тарихын язар өчен материаллар эзләп, архивта бик нык эшли. 'Ләкин Петрның тарихына хәзерлек эшеннән 'аны [бүтән эш читкә тарта. Пушкин XVIII йөздәге казак-крестьяннар хәрәкэтенең юл­башчысы Пугачев белән кызыксына. Шул ук вакытта ул пугачев- чылар заманыннан алып роман язу турында да уйлый. Моның өчен


Пушкинга Көнчыгыш Россиянең Пугачев хәрәкәт иткән җирлә­рендә булырга кирәк була. Пушкин 4 айга отпуск ала һәм 1833 елның 17 июлендә Петербургтан ^китә. Ә аның артыннан, Пушкин булырга тиешле губерналарның начальникларына: „Аның тормы­шын һәм үзен тотышын күзәтү өчен, сездә торган чакта титуляр­ный советник Пушкин артыннан яшерен полиция надзоры куярга",— дип яшерен боерыклар ява башлый.

Пушкин Казанда, Оренбургта, Уральскида була. Пугачев ту­рында картлардан сораша, сугышлар булган урыннарны карап йөри. Ул Оренбургтан Пугачевның башкаласы булган Берды станица­сына бара.

Бердыда Пушкин Пугачевның үзен белгән 75 яшьлек бер казак карчыгын эзләп таба. Ул таңга кадәр аңардан сорашып утыра, аның җырларын тыңлый һәм киткәндә алтын червонец бирә.

Пушкин китә. Берды обывательләре зур аптырашта калалар: ул кеше ни өчен килгән, юлбасар турында нигә шулкадәр дәрт белән сорашкан, карчыкка алтын червонецны ни өчен биргән? Эш шикле, бәла булмагае! Ат яллап Оренбургка китәләр, алтын червонецлы карчыкны начальствога күрсәтәләр:

— Кичә ниндидер ят бер әфәнде килде. Билгеләре: кечерәк кенә буйлы, кара бөдрә чәчле, карасу йөзле, Пугачев яклы бу­лырга котыртты һәм алтын өләшеп йөрде, антихрист булырга кирәк, чөнки бармакларында адәм тырнагы түгел, ерткыч тырнагы иде (Пушкин тырнакларын бик озын йөрткән).

1833 елның 1 Октябренда Пушкин Болдинога кайта һәм язарга утыра. Чак кына уңайлырак шартлар туа, иҗат яңадан чишмә булып ага башлый. Ул канәгатьләнеп, хатынына: „Бик күп яз­дым",—дип яза. Болдинода торган ай ярым вакыт эчендә „Патша­ның үле кызы турында әкият", “Балыкчы һәм балык турында әкият" һәм „Анджело" дигән әсәрләрен яза. Мицкевичның ике балладасын тәрҗемә итә, Пугачев тарихын тәмамлый. Үзенең иң күренекле ике әсәрен: „Бакыр һәйкәл" дигән поэмасын һәм „Пики дамасы" дигән повестен яза.

1833 елның ноябрь урталарында Петербургка кайта.

САРАЙ ТОТКЫНЛЫГЫНДА

Аничков сараенда патшаның үз кешеләре генә катнаша тор­ган кичәләр уздырыла. Аларга сарай дәрәҗәсе булган кешеләр генә кертеләләр. Наталья Николаевнага ул кичәләргә керү мөм­кинлеге бирү өчен, Николай 1834 нче яңа ел алдыннан: „Тышкы эш­ләр министрлыгында хезмәт итүче титулярный советник Александр Пушкинга сараебызның камер-юнкеры дигән дәрәҗәне зур хөр­мәт белән бүләк иттек",— дигән указга кул куя. Николай Пуш­кинны камер-юнкер дәрәҗәсенә күтәрү белән берьюлы ике мак­сатка ирешә — Наталья Николаевна белән ешрак очрашу мөмкин­леген ала һәм чын күңелдән дошманы дип санаган Пушкинны бик нык мәсхәрәли: чөнки камер-юнкер дәрәҗәсе гадәттә бик яшь ке­шеләргә генә бирелә, ә инде чал кереп килә торган 35 яшьлек Пушкин алар арасында бик көлке хәлдә калырга тиеш була.

Пушкин, бу турыда ишеткәч котырыну хәленә килә. Ул, үзен- үзе тота алмыйча, патшаның сараена бармакчы һәм аца төрле ту­паслыклар сөйләмәкче була. Ул үзенә мондый дәрәҗә бирелүнең сәбәбен бик яхшы аңлый.

Пушкин күңелсезлеккә бата. Ул үзенең авыр тормышыннан берәүгә дә зарланмый, ләкин дуслары аның йөзендә күңелсез ты­нычсызлану күрәләр. Ул килә, киң чалбарының кесәләренә кулла­рын тыгып күңелсезләнеп йөри һәм, моңаеп кына:

— Күңелсез. Эч поша,—дип кабатлый. Хәзер ул һәрвакыт күңелсез һәм кайгылы кыяфәттә йөри, • элекке шаянлык аңарда бик сирәк күренә.

Пушкинның язучы буларак ялгызлыгы көннән-көн көчәя бара. Поэзиясенең җитди һәм җыйнак гадилеге, прозасының коеп куйган­дай булуы Бенедиктовның эффектлы шалтыравык шигырьләрен, Марлинскийның чәчәкле прозасын мавыгып укучыларны бер дә канәгатьләндерми, алар Пушкинга илтифат итмиләр. Тәнкыйтьче­ләр мондый карашны искә алалар һәм Пушкинга тагын да тарты- нусызрак һөҗүм итә башлыйлар.

Пушкин аз яза, язганнарына бик нык игътибар итә, шунлык­тан күп бастырмый. Бик күбесен цензура тыя. Укучылар аның соңгы алты ел гомере эчендә художестволы зур әсәрләреннән бары тик „Пики дамасы" һәм „Капитан кызы" белән генә таныша ала­лар.

Югары катлау кешеләре арасында аны яратмыйлар, чөнки аның үтереп ташларлык үткен эпиграммаларыннан куркалар. Ул эпиграммалар язуга саранлык күрсәтми: һәм шулар аркасында югары катлау кешеләре арасында аның рәхимсез дошманнары күбәя.

1834 елның масленица атнасында Наталья Николаевна, бик күп бию аркасында, авыруга сабыша һәм терелгәч, көзгә кадәр дип, барлык балалары белән Калуга губернасына ир туганы янына китә. Пушкин Петербургта кала һәм „Пугачев бунты тарихы“н басу­
ларын күзәтә. Шул чагында ул көтмәгәндә Царское Селодан Жуковскийдан борчулы хат ала. Ул хатта Пушкинның ниндидер хаты патшага ишетелгәнлеге һәм патшаның бик ачуланганлыгы әйтелә. Москва почтасы Пушкинның хатынына язган хатын ачкан һәм өченче бүлеккә җибәргән булып чыга. Пушкин бу хатта тәхет варисының балигъ булуы бәйрәменә катнашырга уйламаганлыгын әйткән һәм үзенең камер-юнкерлык дәрәҗәсе турында начар сүзләр язган була. Жуковский бу эшне үзе җайлаштыра.

Пушкин хөкүмәт ябып куйган читлектән ычкынырга карар кыла. 1834 елның 25 июнендә, отставкага чыгаруны үтенеп, Бен­кендорфка прошение бирә. Бу прошение патшада бик каты риза­сызлык тудыра. Жуковский куркуга төшә һәм, Пушкинны ахмак­лыкта һәм тактсызлыкта гаепләп, Царское Селодан аңа хатлар яудыра башлый. Пушкин Жуковскийның басымы астында проше- ниесен кире ала.

Хөкүмәтнең Пушкинга карашы ни өчен шулкадәр дошман һәм шикле булган? Пушкин үзенең бөтен тормышы белән само­державие өчен яраулы кеше булмый. Пушкинның патшаны „тануы* гына җитми иде. Патша уенча, Пушкин аны танырга түгел, бәлки шатланып яратырга һәм тәнкыйть итмичә, як-якка карамыйча, бик нык мактарга тиеш иде. Пушкин үзенең „Россиягә яла ягучыларга* һәм „Бородино еллыгы* дигән одалары белән бу юлга басса да, шунда ук кире борыла һәм ул юлга бер дә кире кайтмый. Ә Нико­лайга үзен мактамый торган даһи шагыйрь нигә кирәк? Пушкин Николай самодержавиесенең дошманы булу ягыннан түгел, бәлки аның рамкаларын үсеп чыккан гаять зур культура күренеше булу ягыннан Николай самодержавиесенең рамкаларына сыймый иде. Пушкин шулай ук сарай тирәсендәге дәрәҗәле кешеләр тормы­шының рамкаларына да, аны инкарь итүче булу ягыннан түгел, бәлки патша сарае кешесе булырга — кол булырга органик рә­вештә сәләтле булмау, тирән культуралы кеше булу ягыннан сый­мый иде.

Николай аны ’тезләндерүгә иреште, ләкин Пушкин тезләнгән хәлендә дә горурлык белән югары күтәргән башын ими иде. Импе­ратор моны күрә һәм Пушкинны „чит кеше* итеп, бөтен усаллык­ларны эшләргә сәләтле кеше итеп сизә иде.

Ә Пушкин турындагы бик күп нәрсәне император әле белми иде. Пушкин „кара халык“тан йөзен борган шул ук 1827 елда, үзенең эшләнеп бетмәгән 6epf кулъязмасында, ’тирән уйларга тө­шеп, түбәндәге юлларны язды:

.Бәхетледер зур түрәләр арасында

Бәетченең патшалардан тыңланганы.

Буяп ачы хакыйкатькә чын ялганны, Көлдереп тә, елатып та барын шунда, Кытыклый ул боярларның тупас зәүкын һәм уята аларның ул данга дәртен. Аларның туй-мәҗлесләрен матурлый ул, Акыл сату, мактауларын гел тыңлый ул. Ә шул чакта калын ишек артларыннан, Кара якның баскыч төбен сырып алып, Куыла-куыла хезмәтчеләр тарафыннан, Читтән генә җырын аның тыңлый халык*.

Хезмәтчеләр тарафыннан куыла-куыла, шагыйрьне кара як ише­ге янында хөрмәт белән тыңлаучы бу халык хәзер Пушкин алдына бик көтелгән яңа тыңлаучы булып килеп баса. Үләреннән ярты ел элек, поэзиянең бурычларына һәм үзенең поэтик хезмәтләренә бәя бирү ягыннан Пушкин өчен бөтенләй яңа булган .һәйкәл" дигән әсәрен яза. Бу шигырь үзенең4 формасы ягыннан Державинның шул ук исемдәге шигыренә ошаган. Державин „һәйкәл* дигән ши­гырендә, үзенең уенча, киләчәк буыннарның истә тотуын тәэмин итә торган хезмәтләрен саный. „Аллага ошашлы Фелиңа"—Екате­рина икенченең җырчысы Державин бу хезмәтләрен түбәндәгеләр­дә күрә:

„Рус телендә мин беренче кыюлык иттем Фелицаның изгелеген игълан итәргә;

Чын гадилек белән сөйләп алла турында, Патшаларга, курыкмыйчан, дөресен әйтергә*.

Пушкин үзен аңа каршы куеп, дан алуга булган хокукын тү­бәндәгечә нигезли: һәйкәл янына халык йөри торган сукмакта үләм үсмәячәге һәм бу һәйкәлнең иелмәс баш белән һәртөрле патша па- мятникларыннан югары күтәрелүе белән горурлана. Нинди эшләр- өчен халыкның тануын көтә соң ул?

,Ил онытмас озак, чөнки якты Дәрт уятты минем җырларым, Кара елларда мин ирек мактап, Изелгәнне яклап җырладым*[2].

,һәйкәл*нең түбәндәге соңгы юллары гаҗәп тоелалар:

„Кимсетүдән курыкма, көтмә зурлау, Тәңрең кушуын тыңла, карышма, Исең китәрмәсен мактау, хурлау, Тинтәк белән, ташла, ярышма*.


Әгәр дә без шигырьдә, Пушкинның элекке поэтик эшләренә йомгак ясавын гына түгел, бәлки бөтенләй яңа поэтик позицияләр­гә күчүен кискен рәвештә белдерүен дә күрсәк, бу юллар аңлаеш' лы һәм бөтенләй урынлы төс алалар. .Якты дәртләр уяту", „ирек­не мактау", „изелгәннәрне яклап җырлау",—менә Пушкин хәзер үзенең элекке эшләрендә барыннан да бигрәк шуларга бәя бирә башлый һәм үзенең киләчәк эшләре өчен „тәңренең кушуы" шулар дип саный. Ул, шушы яңа юлга аяк басарак, ахмакларның мәсхә­рәләүләренә, җәберләүләргә һәм ялаларга хәзер тора, бу юлда аңа мактаулар да, даннар да кирәк түгел.

Пушкин хәзер Белинский белән якынлашырга тырыша, үзенең аристократ дусларыннан яшереп, аңа үзенең „Современник" жур­налын җибәрә, аны бу журналда эшләргә чакырырга җыена. Пуш­кинның поэзиясендә үзе инде күптән оныткан авазлар яңгырый башлыйлар.

Пушкинның „Җәмәгать власте" дигән исем астындагы шигыре гражданлыкның тирән ризасызлыгы белән тулган. Пушкин, ул ва­кытның демократиясе — крестьяннар һәм үсеп бара торган шәһәр мещаннары тарафыннан рыцарьлык дворянлыгының тар-мар ите­лүен күрсәтү теләге белән, феодаль рыцарьлык заманнарындагы тормыштан драма яза башлый. Драманың башлангыч өлешләре генә язылалар, ләкин бөтен драманың планын эченә алган кон­спект безнең заманга килеп җитә һәм аннан бу драманың нинди революцион пафослы булырга тиешлеге күренә.

Пушкинның материаль хәле торган саен ныграк чуала бара. Хатынының югары катлау эчендәге уңышлары һәм сарай тормышы куйган таләпләр белән Петербургта яшәү өчен аның акчасы һич җитәрлек булмый. Кредиторлары аның бурычларын даулыйлар, бу­рычларын түләүне таләп иткән хатлар явып кына тора. 1835 елның җәендә Пушкин тагын Петербургтан ычкынырга тырышып карый. Ул Бенкендорфка:

— .Бары тик бурычка батуга гына алып бара торган һәм ми­нем өчен, әгәр дә инде хәерчелек һәм өметсезлек үк булмаса, һәр­хәлдә тынычсызлану һәм кыенлыклар белән тулган киләчәк хәзер­ли торган акча туздыруларны туктатырга үземне мәҗбүрмен дип саныйм. Өч яисә дүрт ел авылда тору — миңа Петербургка яңадан кайту мөмкинлеген һәм галиҗәнапның шәфкатьлелеге өчен мин күрсәтергә тиешле хезмәтләргә тотыну мөмкинлеген бирәчәк",— дип яза!

Патша тагын аның үтенечен канәгатьләндерүдән баш тарта һәм, жалованьесыннан тотып калу шарты белән, Пушкинга көтәчәккә утыз мең сум акча бирергә генә рөхсәт итә. Бу акчалар иң кирәк­ле бурычларны түләүгә китәләр. Пушкин жалованье алудан туктый һәм аның өчен бердәнбер доход чыганагы булып әдәби хезмәт кенә кала. Ләкин хәзер ул яза алмый, чөнки чиксез борчулар һәм күңелсезлекләр арасында яши. Ул үзенең атасына: .Монда, Петер­бургта, бернәрсәдә эшләмим, бары тик ачуым бик нык кабарганчы ярсыйм гына",— дип яза. Авылда да яза алмый башлый. Пушкин эшләр өчен гадәттә авылга көз көне киткән. 1835 елда көзне уз­дырырга Михайловскоега бара, анда бер ай тора һәм хатынына: „Мондый нәтиҗәсез көзне гомеремдә күргәнем юк иле. Бик авыр­лык белән генә язам, илһам өчен җан тынычлыгы кирәк, ә мин һич тә тыныч түгел",— дип яза.

„Хыялланам күптән матур язмыш белән, Мин, арган кол, күптән йөрим качарга дип, Хезмәт һәм рәхәт йортына, еракка бик".

Ләкин Наталья Николаевна бу „качу“га һич тә теләктәшлек күрсәтми. Ул авылны бер дә яратмый. Пушкин белән торган бө­тен гомере буенча Михайловскоеда да, Болдинода да бер тапкыр да булмый. Алар җәй өчен Петербургның модалы атауларының берсендә кыйбат бәяле дача алалар, анда, кыш көнендәге кебек үк, шау-шулы һәм күңелле итеп яшәргә мөмкин була. Наталья Нико- лаевнаның югары катлау арасындагы уңышлары үсә бара. Хәзер инде аны Пушкин үзенең даны белән нурландырмый, киресенчә, һәркемне таңга калдыра торган беренче матур хатын булып үзе Пушкинны — кече күңелле титулярный советникны һәм „язучыны"— нурландыра.

1834 елда Петербургка яшь француз барон Жорж Дантес килә. Ул „законлы" Бурбоннар нәселенең ихласлы иярчене була. 1830 елда Бурбоннарны бәреп төшергән июль революциясеннән Соң, ул Франциядә хезмәт итәргә калырга теләми. Петербургта Дантес та­нышлары аркасында гвардейский кавалерия полкларыннан иң бе­ренчесе булган кавалергардский полкка офицер итеп алына. Ул югары катлау кешеләре арасында бик тиз күренекле урын ала. Озын буйлы, матур, шат, үзенә ышанган, тапкыр акыллы бу кеше һәр җирдә көтелгән кунак була.

     
 

Дантес Петербургка килгәннән соң озак та үтми, Пушкин аның белән таныша. Дантесның французларча җанлылыгы, күңеллелеге һәм тапкырлыгы Пушкинга ошый. Дантес аның өенә бара башлый. Ул Пушкинга якын торган Карамзиннарда, Вяземскийларда да яхшы каршы алына. Еш кына очрашалар. Дантес Пушкинның ха­тынына гашыйк була. Наталья Николаевна да Дантесны бик ошата. Дантес һич калмыйча аның^артыннан йөри, ул булган бөтен җиргә


бара, балларда аның белән генә бии. 1836 елның җәендә, модалы минераль суларда (Елагин атавында) булган бер-ике балдан соң, Дантесның Пушкин хатыны артыннан йөрүе турында бөтен югары катлау кешеләре сөйли башлый. Пушкин Наталья Николаевна бе­лән бу турыда сөйләшә. Дантесны өенә китерми башлый. Ләкин яратышучылар уртак танышларында һәм югары катлау кешеләренең балларында күрешә бирәләр.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.