Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ПУШКИННЫҢ ТОРМЫШЫ 2 страница



Пушкин тыныч кына отставканы көтеп яткан. Ә аның башы өстендәге болытлар куерганнан-куера барганнар. Москва полициясе аның бер белешенә язган хатын кулга төшергән. Ул хатта Пушкин алланып барлыгы һәм җанның мәцге яшәве турындагы дәлилләр­нең ышандырырлык булмавы турында язган булган. Воронцов Петербургтан ^кәгазь алган, ул кәгазьдә үзен начар тотуы өчен Пушкинны хезмәттән чыгарырга һәм кичекмәстән, җирле началь­ствоның надзоры астында, Псков^губериасына ата-анасының имение- сенә сөрергәЗкушылган. Пушкин, патшаның' карарын үзенә игълан иткәч, хәйран калган. Бу карар һәркемне гаҗәпкә калдырган һәм үзенең җатылыгы белән һәркемдә’-ачулану тудырган. 1824 елнын 30 июнендә Пушкинны Одесса шәһәр башлыгы Псков губернасына җибәргән.

МИХАЙЛОВСКОЕДА

Пушкин, начальствоның приказы буенча, бер җирдә дә туктал­мыйча, 9 августта ата-анасының имениесенә, Михайловское авылына кайтып җиткән.

Ул ике ел чамасы вакытын авылда, үзенең карт нянясы Арина Родионовна белән бергә чын ялгызлыкта үткәргән. Иртә белән торып бозлы ваннага кергән, аннары язарга утырган. Көндезге ашны бик соң ашаган, аштан соң атта йөргән, кич белән эч пошу­дан үзе генә биллиард уйнаган яисә нянясының әкиятләрен тыңла­ган. Ул үзенең дусларына: „Нинди шәп әкиятләр алар! һәркайсы поэма... Няна — Татьяна нянясының оригиналы; ул минем бердәнбер дустым, миңа аның белән булганда гына күңелсез түгел", —дип язган.

Бәйрәмнәрдә Пушкин, руслар кия торган кызыл күлмәк киеп> биленә каеш бәйләп, күршедәге Святогорский монастырьга ярмин­кәгә барган; сукыр хәерчеләр янына утырып, аларның Лазарь турындагы, хода бәндәсе Алексей турындагы җырларын тыңлаган һәм язып алган.

Пушкин якын-тирәдәге алпавытлар белән аралашмаган, бары тик күршедәге Тригорское авылындагы хатын алпавыт Прасковья -Александровна Осипова белән генә йөрешкән. Осипова, яшь бул- маса да, белемле һәм шактый акыллы хатын булган. Пушкин аны бик яраткан һәм ахыр гомеренә кадәр аның белән дусларча мөнә­сәбәттә булган.

Пушкин күңелсезлек һәм эч пошу белән интеккән. Ул һәр­вакытта шау-шу, хәрәкәт, зур җәмгыять, киеренкеле акыл атмосфе­расын яраткан. Аның Михайловскоедан язган хатларында түбәндәге сүзләр тулып ята: „Миндә изә торган сагыш һәм башымда бер фикер дә юк". „Минем өчен Михайловское тынчу", „Бездә яңгыр бик шаулый, җил шаулый, урман шаулый. Шау-шу бар, ә күңелсез" һ. б. Хөкүмәтнең туктаусыз эзәрлекләүләре аны бер урыннан икен­чесенә куып йөртә, тыныч эшләргә мөмкинлек бирми. Моңа каршы аның йөрәгендә ачу кайный. Пушкинның алдында, котылуның бер­дәнбер юлы булып, чит филләргә качу тагын 'гәүдәләнә башлый. Ләкин аны тагын тормышка ашыра алмый.

1825 елның январенда Михайловскоега Лицейдәге иске дусты Иван Иванович Пущин килә. Ул иртә белән иртә үк килеп төшә. Пушкин аны тәрәзәдән күреп ала һәм 'дусын каршыларга салкын тышка бер кат күлмәктән генә чыга. Очрашу бик шатлыклы була. Пущин аңа, бүләк итеп, Грибоедовның ул вакытта кулъязма килеш таралган „Акыллылык бәласе" дигән комедиясен алып килә. Төшке аштан соң аны укырга утыралар.

Алар яшерен җәмгыять турында да сөйләшәләр. Пущин төньяк яшерен җәмгыятенең эшлекле члены була; ул үзенең анда член булуын Пушкиннан яшереп йөри, хәзер исә анда член булып тор­ганлыгын томанлы гына итеп сиздерә. Пушкин дулкынланган хәлдә сикереп тора. Ул үзенең Кишиневтагы дусы майор Раевскийны исенә төшерә: аны бишенче ел инде Тирасполь крепостенда тота­лар һәм аннан бернәрсә дә әйттерә алмыйлар. Пушкин:

— Дөрес, болар барысы да майор Раевский белән бәйләнгән!— ди. Соңыннан тынычланып,—хәер, сөекле Пущин, мин сине сөй­ләргә көчләмим. Миңа ышанып җитмәвең белән, бәлки, син хаклы­гыңдыр. Дөрес, мин күп тинтәклекләр аркасында андый ышануга лаек түгел, — дип әйтә.

 

Алар кара төнгә кадәр утыралар. Пущинга атлар килә. Дуслар


бик каты кочаклашалар һәм мәңгегә аерылышалар. Шул ук 1825 ел­ның ахырында 14 декабрьдагы баш күтәрүләрдән соң Пущин, кулга алынып, каторгага җибәрелә.

Авылда тәэсирләргә ярлы булып ялгыз узган еллар Пушкинның иҗаты өчен бик уңайлы булып чыгалар. Ул бик күп яза. Үзенә сорауны зур куя бара. Ул: „Рухани көчләремнең тәмам өлгереп җитешүләрен сизәм, мин иҗат итә алам", — дип яза.

Пушкин көньякта башлаган „Чегәннәр" дигән поэмасын 1824 ел­ның Октябренда Михайловскоеда язып бетерә. Пушкин шул ук Михайловскоеда, күптәннән бирле яратып эшләгән зур әсәрен — „Борис Годунов" дигән тарихи трагедиясен тәмамлый. Ул вакытта театрлар „Россия Расиннарының" әсәрләре белән — Франциянең бернинди художество әһәмияте булмаган ялган-классик үрнәкләре буенча эшләнгән түбән әсәрләр белән шөгыльләнәләр. Пушкин театрны Шекспир салган юлга борып җибәрүне максат итеп куя- Ул болай дип яза: „Театрыбызның искергән формалары өр-яңадан үзгәртүне таләп итәләр, дип нык ышанганым хәлдә, үземнең тра­гедиямне атабыз Шекспир системасы буенча яздым... Характерларны ирекле һәм киң итеп гәүдәләндерүдә, типларны гадәттәгедән үзгәчә эшләүдә, гадилектә... аңа иярдем. Расин трагедияләренең сарайга хас гадәтләре түгел ^Шекспир драмасының халыкчыл законнары безнең театрга килешә дип нык ышанам. Заманыбызның рухы драма сәхнәсенә дә зур үзгәрешләр кертүне таләп итә“.

1825 елның көзендә Пушкин „Борис Годунов“ны тәмамлый. Аны үз-үзенә кычкырып укый, кул чаба һәм, шатланып: „Кара син Пушкинны! Эх, син, сукин сын!"—дип кычкыра.

Пушкин Одессада башланган „Онегин“ны Михайловскоеда язуын дәвам итә. Өченче бүлеген тәмамлый, дүртенче һәм бишенче бүлекләрен яза. 1825 елның сентябрь урталарында ике утыруда „Граф Нулин" поэмасын яза.

1825 елда иске стиль белән 19 ноябрьда көтмәгәндә Александр I үлә. Аның варисы булып туганы Константин санала, ләкин ул тә­хеткә утыру хокукыннан күптән ваз кичкән була. Ләкин бу ни өчендер сер итеп сакланган була. Александрның аннан соңгы туганы — Николай император булырга тиеш була. Гаскәрләр башта Константинга ант итәләр, Николай үзе дә аңа ант итә; аннан соң гаскәрләрне Николайга ант иттерә башлыйлар. Яшерен җәмгыять­нең членнары килеп чыккан аңлашылмаудан файдаланмакчы һәм хәрби переворот ясау юлы белән самодержавиене чикләүгә һәм хәтта бәреп төшерүгә ирешмәкче булалар. Алар гаскәрләрне, Кон­стантин көчләп урыныннан төшерелгән, дип ышандыралар һәм 14 декабрьда аларны Сенат мәйданына, Николайга каршы алып чыгалар. Баш күтәрү Николайның туплары белән бастырыла.

Патшаның алмашынуы Пушкинның күңелендә зур өметләр ту­дыра. Ул үзенә ирек бирелүе турында үтенеч кузгатырга карар- бирә. Ләкин үтенеч бирү өчен бу вакыт һич тә уңайлы вакыт булмый. Дөрес, Пушкин үзе яшерен җәмгыятьнең члены түгел. Шулай да, кулга алынучыларның барыннан да диярлек аның рево­люцион шигырьләре чыга. Барлык мәгълүматлар баш күтәрүне хә­зерләүдә Пушкинның гаять зур агитацион роле булганлыгын хөкү­мәткә күрсәтә.

Пушкинның прошениесенә җавап килми. Тикшерү эшләре төгәлләнә. Декабристларның бишесен асалар, йөздән артыгын Себергә каторгага җибәрәләр. Пушкин асылганнарның күпчелеге белән таныш була, сөрелгәннәрнең күбесен белә. Аларга бирелгән җәза Пушкинга коточкыч тәэсир итә. Ул: „Асылганнары асылган­нар инде, ләкин йөз егерме дусның, туганның, иптәшнең каторгасы коточкыч",— дип яза. Пушкин, бик озак вакытларга кадәр үзенең кулъязмаларына биш гәүдәле дар агачы сурәтен ясап, аларның астына „Минем дә шушындагыдай булуым мөмкин иде", „Минем дә шушындагыдай..."—дип яза.

1826 елның 3 сентябрендә Пушкин кичен Тригорскоеда уздыра, һава бик шәп була. Пушкин бик күңелле була, кызлар белән йөри; кичке сәгать 11 нчедә алар Пушкинны Михайловское юлына оза­талар. Ә таң аткач, куркынган, тузгыган һәм кычкырып елаган хәлдә Пушкинның карт нянясы Арина Родионовна Тригорскоега йөгереп килә. Ул, төнлә Михайловскоега ниндидер офицермы, солдатмы килгәнлеген һәм Пушкинны үзе белән каядыр алып кит­кәнлеген сөйли.

Пушкин ул вакытта фельдъегер белән арбада Москвага чаба. Алар көне-төне баралар. 8 сентябрьдә килеп җитәләр. Пушкинга ял итәргә дә, өс-башын алыштырырга да, кырынырга да ирек бир­миләр; туңып калтыранган, пычракка буялып беткән хәлдә туры сарайга алып баралар һәм Николайның кабинетына кертәләр.

Пушкинны император бик рәхимле төс белән каршы ала. Бик озак сөйләшәләр. Патша: „Пушкин, әгәр дә син Петербургта булган булсаң, 14 декабрьда катнашкан булыр идеңме?"—дип сорый.

         
 

Пушкин кыю итеп: „Әлбәттә, падишаһым. Минем барлык дус­ларым заговорда иделәр, мин дә катнашмый кала алмаган булыр идем. Мине Петербургта була алмавым гына коткарды", — дия җа­вап бирә. Николай аңардан — фикерләре үзгәргәнме икәнлеген һәм үзенә ирек бирелсә, башкача уйларга һәм эшләргә сүз бирәме икән­леген сорый. Аннары патша болай ди:

— Син хәзер нәрсәләр язасың?

— Бернәрсә дә язмыйм диярлек. Цензура бик каты.

— Нигә соң син цензура үткәрмәслек нәрсәләр язасың?

— Цензура иң гөнаһсыз нәрсәләрне дә үткәрми.

— Яхшы, мин үзем сиңа цензор булырмын. Нәрсә язсаң да, миңа җибәр.

Император дулкынланган Пушкинны кабинеттан җитәкләп чы­гара һәм кабул итү бүлмәсендә җыелып торган сарай кешеләренә:

— Әфәнделәр! Менә сезгә яңа Пушкин. Искесен онытыйк,—ди. Ләкин бу коры сүзләр генә була. Пушкинның һич тә ул кадәр яңармаганлыгын аның үзен тотышы ук күрсәтеп тора.

Аңардан бервакытта да Державин, Карамзин яки Жуковский чыкмаячагы, патшаның аңа бервакытта да тынычлап ышана алмая­чагы ачык була.

ПАТША ҺӘМ ЖАНДАРМНАР ОПЕКАСЫ АСТЫНДА

Пушкин, ирек алып, Москвада яши башлый. Москва Пушкинны шатланып каршы ала. Ул беренче тапкыр театрда күренгәч, барлык сафларда аның исемен кабатлаган гөрләү яңгырый: бөтен караш­лар, бинокльләр аңа таба юнәләләр, беркем дә сәхнәгә карамый. Җыелышларда һәм балларда гомуми игътибар Пушкинга юнәлә, аны хатын-кызлар әйләндереп алалар һәм өзлексез рәвештә биергә чакыралар. Иртә белән Пушкинның кабул итү бүлмәсе кешеләр белән тулы була: аны бөтен шәһәр белә, барысы да аның белән кызыксыналар. Иң күренекле кешеләр анын белән танышуны дә­рәҗә саныйлар.

Аннан соңгы елларын Пушкин әле Москвада, әле Петербургта тора. Ул бик нык бирелеп зур шәһәрнең хозурлары белән мавыга. Ләкин бик куп ,эшли. .Евгений Онегин'нын бүлекләрен бер-бер артлы яза. 1828 елның былчырак көзендә ике-өч атна эчендә бөтен „Полтава" поэмасын язып бетерә. Ул аны туктаусыз яза. Шигырь­ләр хәтта аның төшенә дә керәләрГул, төнлә белән урыныннан сике­реп торып, караңгыда язып куя. Шигырьгә сыя алмаган фикерләрен проза белән сызгалап куя. Ләкин соңыннан аларны җентекле рә­вештә эшли, берничә кат төзәтә; гомумән, Пушкин үзенең әсәрләре өстендә бик күп эшләгән.

Пушкин сөргеннән кайтканнан соң, патшага һәм хөкүмәткә карата үзен гаепләмәслек итеп тота.

Бу вакытта аның самодержавиегә карашы нинди генә булмасын, ләкин ул үзен политик ышанычсызлыкта гаепләрлек бернинди дә сылта)' бирми. Ләкин Николай аңа иң тирән ышанычсызлык белән каравында дәвам итә. Пушкинга карата патша тарафыннан күрсә­телгән „мәрхәмәтләр", чынлыкта, һәрбер обыватель файдалана ала торган хокукларны да аңардан тартып алалар.

Пушкин белән патша арасында урталык итүче ролен патшаның үз канцеляриясенең атаклы „Өченче бүлек" начальнигы — патшага иң якын торган кеше — жандарм генералы Бенкендорф үти. Мос­квада Пушкин үзенең дуслары арасында „Борис Годунов“ны укый. Шунда ук Бенкендорфтан Пушкинга, әсәрләрен алдан патшага күр­сәтми торып, аларны таратырга хакы юклыгын күрсәткән белдерү килә. Гүяки башкаларга караганда яхшырак шартларга куелган Пушкин, алдан рөхсәт алмыйча, үзенең әсәрләрен дусларына да укый алмый.

Пушкин, „Борис Годунов“ны бастырырга карар кылгач, үзенең пьесасын императорга цензурага җибәрә. Озак та үтми, ул Бен­кендорфтан белдерү ала. Белдерүдә императорның пьесаны зур канәгатьләнү белән укыганлыгы һәм доклад кәгазенә түбәндәге сүз­ләрне язып куйганлыгы күрсәтелә: „Әгәр дә үзенең комедиясен тиешле рәвештә арындырып, Вальтер Скотт "кебек, тарихи повесть яки роман итеп эшләсә, Пушкин әфәнденең теләге үтәлгән булыр иде, дип уйлыйм". Надан император шагыйрьгә даһи әсәрен үзенең күрсәтүе буенча яңадан язарга куша. Әгәр дә „Борис Годунов“ны язганда Пушкинның төп максат итеп театрга тирән реформа ясауны куйганлыгын күз алдына китерсәк, бу ахмак тәкъдимнең бөтен көлкелеге күз алдына килеп басачак. Пушкин Бенкендорфка ачы ирония белән: „Государь император әйткәнчә, минем бу драматик поэмамның трагедиядән бигрәк тарихи романга ошаган булуы белән килешәм. Тик шунысы кызганыч, инде бер кат язган нәрсәмне үз­гәртә алмыйм" —дип җавап бирә. ПатшаныңЧкиңәше— приказ инде ул. Пьесаны бастыруны кичектерергә туры килә.

Даһи шагыйрь.өстеннән жандармның һәм аның ачулы хуҗасының опекасы шулай башлана һәм гомер буена дәвам итә. Аның әдәби хез­мәтләре генә түгел, бәлки тормышындагы һәрбер адымы опека астына алына.

Ике офицердан „14 декабрьга" дигән исем куелган „Андре Шенье" дигән шигырьнең өзекләре табыла. Бу шигырь цензура тарафыннан тыелган була. Бу эш буенча Пушкинны да җавапка тарталар. Аннан берничә тапкыр җавап алалар. Эш ике елга сузыла. Пушкин ахы­рында шигырьнең декабрь вакыйгаларына һичбер мөнәсәбәте юк­лыгын һәм 14 декабрьдән бик күп элек язылганлыгын исбат итә. Нәтиҗәдә, алдан цензурадан рөхсәт алмыйча, әсәрләрен „кешеләргә күрсәтү" бик каты тыела, һәм Пушкин үзе полициянең яшерен күзәтүе астына алына.


Бу эш бетәргә өлгерми, Пушкинга каршы тагын да җитдирәк яңа эш кузгатыла. Хөкүмәткә, Пушкинның Кишиневта вакытта ук язган „Гаврилиада" дигән, дингә каршы язылган поэмасы барлыгы ишетелә. Ул үзенең бу поэмасында Гайсаның (Христосның) гөнаһ­лы юл белән тумаганлыгы турындагы Инҗил әкиятеннән көлә. Шул рәвештә аллага тел тидергән өчен, Пушкинның иң коточкыч монас­тырь төрмәләреннән берсенә гомергә ябылу куркынычы алга баса. Пушкин бик күп санлы җавап алулар вакытында ул әсәрне үзе яз­ганлыгын нык инкарь итә. Ләкин аның күңеле тынычсызлана. „Си­зенү* дигән шигыреннән Пушкинның бу вакытта өзлексез эзәрлек­ләнүләрдән ни дәрәҗәдә арганлыгын бик ачык күрергә була. Ул болай яза:

„Минем баш очымда тагын Кара болытлар йөри.

\ Көнче язмыш миңа тагын Яңа бәла хәзерли...

Язмышка нәфрәт җитәрме?

Каршы алырмы аны Нык торып, башын имәүче Горур яшьлегем тагы?

Шау-шулы тормыштан туеп, Тыныч көтәм давылны...*

Ахыр чиктә, бик үк ачык беленеп җитмәгән сәбәпләр буенча "бу эш туктатыла.

КАВКАЗГА БАРУ

Егерменче елларның ахырына таба Пушкинның якын дуслары аның характерында беркадәр үзгәреш сизә башлыйлар. Ул югары катлау кешеләре арасына теләмичә генә катнаша, үзенең почмагын, семья тормышын булдыру кирәклеген тоя башлый.

1828 елда Москвадагы балларның берсендә, ул Наталья Нико­лаевна Гончарова дигән 16 яшьлек бер кыз белән таныша. Ул Москваның мәгънәсез генә бер туташы була, аның бөтен белеме' французча яхшы сөйләүдән һәм оста гына биюдән гыйбарәт була. Ләкин ул искиткеч дәрәҗәдә матур була. Пушкин аны сөя башлый, аның ата-анасы белән таныша һәм Гончаровларга йөри башлый. Сөйләүләргә караганда, бу вакытта Наталья Николаевна Пушкин­ның шигырьләрен бер дә укымаган була, гомумән ул бөтен гомере буенча поэзия белән һич тә кызыксынмый. Пушкин белән аның арасында рухи уртаклык булуы һич мөмкин түгел. Пушкин аның тышкы матурлыгын күзәтә, мәхәббәт белән яна, ләкин үзенә кызның исе китмәгәнлеген, аны кызыксындырырлык һәм үзенә тартырлык 20

бернәрсәсе дә юклыгын сизә. Беренче тапкыр гашыйк булган яшь егет кебек, аның алдында оялчанлык, тартынучанлык күрсәтә. Ул, гомумән, Гончаровлар йортында үзенә карата салкын караш һәм үзеннән тартыну сизә. Пушкин кызның анасына, Наталья Иванов­нага бер дә ошамый. Шуларга да карамастан, 1829 елның апрелендә Пушкин Наталья Николаевнаны яучылый. Аңа турыдан-туры тис­кәре җавап бирмиләр,— Наташа яшь әле, сабыр итәргә һәм уйларга кирәк,— диләр.

Шул төнне үк Пушкин Кавказга, сугыштагы армия сафына китә.

Бу—Россия белән Төркия арасында сугыш барган вакыт була. Кав­каз фронтында баш командующий Паскевич, Төркия җиренә кереп, Әрзерум крепостена һөҗүм алып бара. Аның армиясендә Нижний- Новгород драгун полкының командиры булып Пушкинның иске дусты Николай Николаевич Раевский (кечесе), ә аның адъютанты булып Пушкинның энесе Лев хезмәт итә. Май ахырларында Пушкин Тифлискә (хәзерге Тбилиси) килә, анда ике атна тора, һәм армияне куып җитәргә дип, фронтка китә. Армияне куып җитә, генерал Паскевич белән таныша һәм Раевскийның палаткасына урнаша.

Пушкинга лагерь тормышы бик ошый. Ул болай дип сөйли:

— „Туп тавышы безне таңнан уята иде. Палаткада йоклау сәла­мәтлек өчен искиткеч яхшы була. Аш янында без Азия шашлыгы ашап, Англия сырасы һәм Таври карларында суытылган шампан­ское эчә идек".

Пушкин, кулына камчы тотып, казак атына атланып йөри. Кара сюртуклы, башына цилиндр кигән штатский кеше сугышчылар ара­сында гадәттән тыш күренеш булып чыга. Солдатлар Пушкинны немец побы дип уйлыйлар.

Армия Әрзерумга җитә һәм 1829 елның 27 июнендә шәһәрне һичбер сугышусыз ала. Бу хәл Паскевичка шәһәрне алуны зур җиңү итеп күрсәтергә комачауламый. Пушкин Әрзерумда өч атна­дан артык тора. Шәһәрдә чума башлана. Ул китмәкче була. Паске­вич, алда күреләчәк чараларның шаһиты булырга тәкъдим итеп, аны җибәрмәскә тырыша. Ләкин бу чараларның нинди характерда булачагы Пушкинга билгеле булган булырга кирәк — ул Паскевич белән саубуллаша һәм Россиягә кайтып китә.

Пушкинның иҗаты җитлеккән саен, алга киткән саен, тәнкыйть­челәр аны азрак аңлыйлар, укучылар да аңа салкынрак карый баш­лыйлар.

Укучылар „Полтава“ны бик салкын каршылыйлар һәм Булгарин чыгара торган „Северная пчела* журналы: ,,„Полтава“ның салкын


каршы алынуы — исемнәрнең таңга калдырулары бетүен ачык раслый“—дип яза.

1830 елда дөньяга чыккан „Борис Годунов" та салкын каршы алына. Аның турында: „Поэзия ул — иҗат, ә монда бер генә дә оригиналь иҗат юк. Борис һәм Шуйский Карамзинның ягымлы прозасыннан шигырьгә генә салынылганнар",—дип язалар. „Оне- гин’нын җиденче бүлеге — романның иң яхшы бүлекләренең берсе турында: „Бөтенләй түбәнгә тәгәрәү",— дип язалар.

Пушкин, салкын һәм тын ялгызлыкка күмелеп, болайЛдип яза:

„Көймә, шагыйрь, халык мәхәббәте өчен: Сокланулар һәм мактаулар минутлык ул; Сүксен ахмак, җансыз толпа көлә бирсен, Син кайгырма, һәрвакытта тыныч, нык бул".

Пушкинның иҗтимагый карашында декабрь баш күтәрүенә ка­дәр үк башланган борылыш вакыт узган саен көчәя бара.

Ул каторгага сөрелгән декабристлар өчен элеккечә бик нык әрни, аларны гафу итүләреннән өметен өзми, аларга Себергә ял­кынлы сәлам җибәрә һәм көтелгән көннәрнең киләчәгеннән хәбәр бирә:

„Бар төрмәләр төшәр җимерелеп,

Өзелерләр авыр богаулар,

Сезне сөеп каршы алыр ирек,
Кылыч бирер сезгә туганнар".

Ул үзен корабль һәлакәте вакытында котылып калган җырчы. Арион итеп гәүдәләндерә:

„Ишкәкчеләр шунда һәм койрыкчы һәлак булды,— тик мин, серле җырчы, Дулкын белән чыктым тын ярга.

Мин җырлыймын шул ук гимннарны һәм кояшта юеш киемнәрне Киптерәмен, элеп кыяга".

Ләкин хәзер аңарда „элекке гимннар“га ышаныч беткән була; ул декабристлар эшен оттырылган эш дип саный.

МОСКВАДА ҺӘМ БОЛДИНОДА

1830 елның яз башында Пушкинның Москвадагы танышларын­нан берсе бер кичәдә Пушкин турында Наталья Николаевна Гон­чарова белән һәм аның анасы белән сөйләшә. Алар аналы-кызлы икесе дә Пушкин турында уңай яктан сөйлиләр һәм аңа сәлам әйтүен 22 үтенәләр, Пушкин шул хәбәрне ишеткәч, җанланып китә. Бик тиз-. генә җыенып, Москвага бара. Гончаровларга килә. Тагын аларда. була башлый һәм алтынчы апрельдә икенче кат тәкъдим ясый.

Пушкинның тәкъдиме кабул ителә.

1830 елның алтынчы маенда Пушкинның Наталья Николаевна Гончарова белән рәсми сүз бирешүләре була. Пушкинның атасы,, улының өйләнүе уңае белән, аңа Нижний-Новгород губернасын­дагы Кистенев авылында крестьяннардан залогка салынмаган 200 „җан" бүлеп бирә. Пушкин көз башында, имениесен алу һәм эш­ләрен рәтләү өчен, Нижний-Новгород губернасына китә. Ул анда аз гына вакыт торырга уйлый. Ә ул вакытта Волга буйлап юга­рыга таба холера авыруы үрмәли. Москвадан ике станция киткәч үк, Пушкин холераның инде Нижнийга килеп җиткәнлеген белә. Ул Болдинога (атасының имениесе) килеп җиткәч, якын тирәдәге авыллар каравыл белән әйләндереп алыналар, һәр җирдә карантин оештырыла. Халык сукрана, әле анда, әле монда бунтлар башлана.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.