|
||||||||||||
ПУШКИННЫҢ ТОРМЫШЫ 1 страницаБАЛАЛЫК ҺӘМ ЯШЬЛЕК ВАКЫТЫ Александр Сергеевич Пушкин 1799 елда иске стиль ибелән 26 майда яңа стиль белән 6 июньдә Москвада туган. Аның* атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык белән шөгыльләнмәгән һәм рәте киткән имениеләреннән файда аз күргән. Сергей Львович һичбер эш белән шөгыльләнмәгән, күңел ачуларны бик яраткан. Русча да, французча да шигырьләрне бик ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган Күбрәк французча китаплардан торган бик бай көтепханәсе булган, ул заманның күренекле язучыларыннан Карамзин, Дмитриев, Жуковский һәм Вяземский белән якыннан таныш булган. Пушкинның анасы Надежда Осиповна1 „Петр Великий арабы“ Абрам Ганнибалның баласының баласы булган. Ганнибал Абиссиниядәге бай гына бер вак князьнең улы булып, тоткын итеп Истам- булга китерелгән җиреннән Россиягә алып кайтылган. Петр Великий аны чукындырган, белем биргән һәм үзенә якынайткан. Пушкинның тышкы кыяфәтендә һәм характерында Африка токымыннан булучылыкның байтак яклары сакланган. Пушкинның ата-аналары балаларын тәрбияләү белән .кызыксын маганнар, балалар француз гувернанткалар кулында үскәннәр. Пушкин игътибарсыз һәм ялкау укыган, бигрәк тә математиканы яратмаган. Ләкин китаплар укуга бик иртә бирелгән: атасының көтепханәсенә яшеренеп кереп, сәгатьләр буена кулына эләккәннең бөтенесен укып утыра булган. Сигезенче яшендә инде французча шигырьләр яза башлаган: ул вакыттагы башка дворян семьяларындагы кебек, Пушкин семьясында да французча гына сөйләшкәннәр, һәм Пушкин бала чагында русчага караганда французча яхшырак сөйләшкән. Ул бик үткен, тапкыр һәм шаян малай булган. Ата-аналары аны яратмаганнар, ул алардан бервакытта да иркәләү һәм күңел табу күрмәгән. 1811 елда Пушкинны Царское Селодагы (хәзерге Пушкин шәһәре) Лицейгә —(дәрәҗәле кешеләр өчен яңа ачылган уку йортына биргәннәр. Бер елдан Лицейдәге укытучылар һәм'надзирательләр Пушкинга мондый официаль характеристика биргәннәр: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына ^сәләтлелек күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, [ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел акыллы". Өстән караучан кешеләрдә һәм үзен аз белгән кешеләрдә Пушкин гомере буенча шундый тәэсир калдырды. Чынлыкта исә ул Лицейдә вакытта ук бик күп эшләде, укыды һәм уйланды. Пушкин «Шәһәрчек" дигән шигырендә (1814 ел) үзе яраткан язучыларны санап китә. Унбиш яшьлек бу малайның күп укыган булуына гаҗәпләнергә туры килә. ЗМенә аның яраткан язучылары: Гомер, Виргилий, Гораций, Тассо, Мольер, Расин, Вольтер, Руссо, Парни, руслардан — Державин, Фонвизин, Карамзин, Дмитриев, Крылов. Үткен телле булуы өчен, Пушкинны кайбер иптәшләре яратмаганнар. Ләкин аның үзен бик яраткан дуслары да булган: Иван Пущин (булачак декабрист), барон Дельвиг (булачак шагыйрь) һәм Виля Кюхельбекер. Пушкин начальниклардан куркып тормаган һәм беренче курста ук, укучылар яратмый торган Мартын Плецкий дигән инспекторның Лицейдән китүенә сәбәпче чуалышларның башлап йөрүчесе булган. Лицейдә кулдан язылган журналлар чыгарылган, күп кенә укучылар шигырьләр язганнар. Шагыйрь булу ягыннан Илличевский һәм Пушкин үзләрен аеруча күрсәткәннәр. Пушкин елдан-ел таныла барган һәм иптәшләре аның үсеп килгән талантын ихтирам белән күзәтеп барганнар. Пушкин Лицейдә вакытта бик күп язган. Аның талантын күрә белүчеләр, Пушкинның беренче тәҗрибәләре буенча ук, аның очып китү өчен нык канатларын ышаныч белән җәюче яшь бөркет булуын сизеп торганнар. 1815 елның 8 январенда Лицейдә кече бүлектән өлкән бүлеккә күчүчеләргә кешеләр алдында имтихан ясалган. Имтиханда, почетлы кунаклар арасында, русның унсигезенче йөздәге талантлы шагыйрьләреннән берсе — карт Державин да булган. Пушкинны чакырып чыгарганнар. Ул, Державиннан ике адым чамасы ераклыкта торып, Державинның патриотик одалары стилендә язылган «Царское Село истәлекләре* дигән шигырен укый башлаган. Шигырь гомуми соклану тудырган. Державин, күзләренә яшь тулган 6 хәлдә, Пушкинны кочакларга ташланган. Оялып калган Пушкин йөгереп чыгып киткән, ә Державин аның артыннан: — Менә Державинны кем алыштырыр! — дип кычкырып калган. Пушкин ул замандагы атаклы язучыларның игътибарын үзенә торган саен ныграк тарта башлаган. Карамзин, Батюшков, Жуковский, князь Вяземский аңа өмет белән караганнар. Карамзин 1816 елның язында князь Вяземский һәм Пушкинның агасы шагыйрь Василий Львович белән бергә Лицейгә килгән. Ул Пушкинны чакырып алган һәм аңа: — Бөркет шикелле оч, ләкин очканда тукталып калма,— дигән- Өлкән курсларда укыган чагында Пушкин Царское Селода торган гусарский полкның лейб-гвардиясендәге офицерлар белән танышкан. Ул вакытта гвардия офицерларының күпчелеге хөкүмәткә карата бик нык оппозицион рух белән сугарылган булганнар. Лейб-гусарлар аркылы Пушкин ул вакыттагы яшерен әдәбият белән танышкан. Офицерлардан берсе — соңыннан атаклы булып киткән төпле фикер иясе һәм гаять дәрәҗәдә белемле П. Я. Чаадаев аңа зур тәэсир ясаган. Ул вакытта П. Я. Чаадаев революцион рух белән сугарылган булган һәм Пушкинга политик тәрбия бирүдә зур роль уйнаган. Чаадаев гомумән Пушкинның белем һәм акыл ягыннан алга китүенә дә зур йогынты ясаган. Пушкинның замандашларыннан берсенең уенча, Чаадаев Пушкинга Лицейдән күбрәк ярдәм иткән. 1817 елның июнендә Пушкин һәм иптәшләре Лицейне бетереп чыкканнар. ПЕТЕРБУРГТА Пушкин, дәресләрен шәп белмәгән укучы буларак, Лицейдән коллежский секретарь чины белән чыгарылган. (Дәресләрен яхшы белгән укучылар титулярный советник дигән югарырак чин алганнар.) Ул, елына 700 сум жалованье белән, Петербургтагы Тышкы эшләр дәүләт коллегиясенә чиновник итеп билгеләнгән. Ул вакытта яшь дворяннар хезмәт итүче булып кәгазьдә генә исәпләнгәннәр: алар бернәрсә дә эшләмәгәннәр, эшкә бөтенләй диярлек килмәгәннәр, бәлки чиннарын күтәрү өчен генә хезмәт иткәннәр. Пушкинның буш вакыты бик күп булган. Аның ата-аналары Петербургка күчеп килгәннәр. Пушкин Калинкин күпере янында Фонтанкада ата-аналарында торган. Нәсел мөнәсәбәтләре һәм танышлык буенча, Пушкин югары катлау кеше- ләренең иң яхшы әйләнәсенә кергән. Бу хәл күп акча сораган, аз жалованье гына җитәрлек булмаган. Ә ата-аналарының эшләре һәрвакыттагыча рәтсез булган. Моңа тагын атасының вакчыл саранлыгы да өстәлгән. Пушкин Петербургның кайнап торган тормышына чумган. Балларда биегән, гыйшык тоткан, типтергән. Ләкин аның эчүе күбрәк егетлек күрсәтү өчен, башкалардан калышмау яки уздырып җибәрү өчен эшләнгән. Шул егетлек күрсәтү өчен, ул үзен кешеләрнең ачуларын китерә торган итеп тоткан. Мәсәлән, театрда, Онегин кебек, „урындыклар арасында кеше аякларына басып' йөри, яисә утыручыларга сәхнәне томалап, урындык сафлары арасына туктала, китүен үтенүчеләргә тупаслык белән җавап бирә торган булган, һәрбер юк-бар өчен дуэльгә чакырган; ләкин алар- ның күпчелеген дуслары җайлаганнар. Шул ук вакытта Петербургка күчкән Чаадаев янында кичләрен үткәреп, аның белән бик җитди темаларда беседалар алып барган, яисә кичләрен Карамзин янында үткәреп, акыллы һәм күп укыган булуы белән һәркемне таңга калдырган. Аның күп язуы бик гаҗәпләндергән: „Руслан һәм Людмила'- ның бүлекләрен бер-бер артлы язып бетереп барган. Бик күп лирик шигырьләр язган. Өлкән язучылар аның талантының шулкадәр тиз үсүен сокланып күзәтеп барганнар. Жуковский князь Вяземский- га: — „Искиткеч талант! Нинди шигырьләр! Ул үзенең галантлылыгы белән мине күзгә күренә торган хыялый нәрсә кебек газаплый!'— дип язган. 1820 елның мартында Пушкин „Руслан һәм Людмила'ны язып бетергән. Поэманың матбугатта чыгуы гаять 'зур әдәби вакыйга булган. Поэманың җиңел, нәфис шигыре, картиналарының худо- жестволылыгы, характеристикаларының ачыклыгы, иң „гади халык' әйтемнәреннән курыкмаган простой, яхшы теле,—болар барысы да рус поэзиясендә бөтенләй күренмәгән хәл булган. Ә шул ук вакытта Пушкинның башы өстендә яшенле болытлар җыела башлаган. Александр I нең политикасы торган саен реак- ционлаша барган. Эчке идарәнең башында Россияне казарма га әйләндерергә тырышкан Аракчеев торган. Өзлексез сугышлар аркасында ил бөлгән. Чит ил походларында булучы, бигрәк тә күптән түгел генә бөек буржуаз революция гөрләгән Франциядә булучы яшь офицерлар Көнбатыш Европадагы шактый ирекле политик стройны күреп кайтканнар. Болар барысы да хөкүмәткә карата кискен төстәгедошманлык карашын тудырганнар. Либераль дворяннар арасында, самодержавиене чикләүне максат итеп куйган яшерен оешмалар килеп чыга башлаган. Пушкин җәмгыятьнең оппозицион рухын чагылдыручы сизгер яңгырау (эхо) булып торган. Ул Александрга һәм аның ярдәмчеләренә каршы эпиграммалар язган. „Иреклелеккә ода“ дигән шигырендә, үзләрен „ходаның рәхмәте' белән куелган хакимнәр дип санаучы патшаларга Пушкин: „Әй, хакимнәр! Таҗны бирә сезгә, Юк, табигать түгел, законнар. Сез халыктан өстен, тик сездән дә Югарырак торган закон бар'[1], — дип мөрәҗәгать иткән. „Авыл” дигән шигырендә, крепостной крестьяннарның коточкыч хәлен ачык буяулар белән гәүдәләндергән. Чаадаевка каратып ул: „Ышан, иптәш: безне үзенә тарткан Бәхет таңы туар бер көнне; Россия уяныр йокысыннан һәм куярлар язып патшалыкның Җимерегенә безнең исемне!' — дип язган. Бу шигырьләр кулдан күчерелеп бик тиз бөтен Россиягә таралганнар, азмы-күпме белеме булган прапорщикларга кадәр бу шигырьләрне күңелдән белгәннәр. Иреккә багышланган шигырьләре хөкүмәткә ишетелгәч, Петербургның хәрби генерал-губернаторы Милорадович Пушкинны чакырткан. Пушкин барган. Милорадович аның күз алдында полицмейстерга Пушкинның квартирасына барып тентү ясарга боерган. Пушкин эшнең нәрсә турында баруын аңлаган һәм: — Граф! Сез моны юкка эшлисез. Эзләгән нәрсәгезне анда таба алмассыз. Иң яхшысы миңа кәгазь белән каләм бирергә кушыгыз, мин монда ук барысын да язып бирермен,—дигән. Пушкин шунда утырып, үзенең хөкүмәт рөхсәтеннән башка кулларда йөри торган барлык шигырьләрен язып биргән. Эш җитди төс алган. Император Александр шулар өчен Пушкинны Себергә сөргенгә җибәрергә яисә Соловецкий монастырьга ябарга карар кылган. Пушкинның күп санлы дуслары хәрәкәткә килгәннәр. Карамзин белән Жуковскийныц тырышып йөрүе аркасында, Пушкинны, Себергә яисә Соловкига җибәрү урынына, көньякка — Екатеринославка (хәзерге Днепропетровск), Россиянең көньяк краендагы колонистларның баш попечителе генерал Инзов карамагында хезмәткә җибәрергә карар кылынган. 1820 елның 6 маенда Пушкин Петербургтан киткән. КӨНЬЯКТА Наполеон сугышлары чорында русның бик күренекле гаскәр башлыгы, кавалерия генералы Николай Николаевич Раевский Петербургтан Кавказ суларына барырга чыккан. Генерал белән бергә ике кече кызы һәм кече улы — лейб-гусарский ротмистр Николай да булган. Пушкин Раевскийлар семьясы белән Петербургта таныш булган. Ә Николай белән лейб-гусарский полк урнашкан Царское Селода, Лицейдә укыган вакытта ук дуслашкан булган. Сәяхәтчеләр ял итәргә дип Екатеринославта туктаганнар. Пушкинның монда сөрелгән булуын Николай белгән һәм аны эзләргә керешкән. Ул Пушкинны шәһәр бистәсендәге бер еврейнең фәкыйрь генә өеннән барып тапкан. Кырынмаган, төсе киткән һәм ябык Пушкин такта скамьяда бизгәк белән авырып, калтырап ята икән. Ул Раевскийда бик авыр тәэсир калдырган. Пушкинның күзләренә шатлыктан яшьләр килгән. Инзовның рөхсәте белән генерал Раевский Пушкинны Кавказга алып киткән. Пушкин җәйне Раевскийлар белән бергә Кавказ суларында үткәргән, ванна кергән, ә август башларында, Раевскийларнын чакыруы буенча, алар белән Кырымга киткән. Пушкин анда өч атна вакытын, гомере буенча исендә калган рәхәт өч атна вакытны, Раевскийлар белән бергә Гурзуфта үткәргән. Сентябрь башларында Пушкин генерал Раевский белән бергә Гурзуфтан киткән. Шул вакыт эчендә Инзовның канцеляриясе Екатеринославтан Кишиневка күчерелгән булган, һәм Пушкин шунда киткән. Юлда ул тагын бизгәк белән авырган; бөтенләй авыру килеш Бакчасарайга кереп чыккан, атаклы „күз яше фонтаны" белән хан сараен караган һәм 21 сентябрьдә Кишиневка барып җиткән. Кишиневта Көньяк армиясенең дивизияләреннән берсенең штабы торган. Дивизиягә „Союз благоденствия" дигән яшерен союзның члены генерал Мих. Федорович Орлов командалык иткән. Ул үзенең полкларында солдатлар өчен ланкастер мәктәпләре дип атала торган, белем бирү мәктәпләре ачкан, тән җәзалары бирүгә каршы көчле көрәш алып барган. Ул, Пушкин килгәннән соң озак та үтми, генерал Раевскийның өлкән кызы Екатерина Николаевнага өйләнгән. Пушкинны Орловлар үз кеше итеп кабул иткәннәр. Ул анда Орлов дивизиясендәге офицерлар белән танышкан. Алар арасында акыллы һәм талантлы кешеләр күп кенә булган. „Союз благоденствия“нең ике бүлеге булган. Аларның берсенең үзәге Петербургта, икенчесенең үзәге — көньякта, Көньяк армиясенең баш штабы урнашкан Тульчинда булган. Петербурглылар дворяннарның хокукларын һәм алпавытларның җир биләүләрен саклый торган конституция ягында булганнар. Радикальрәк көньяклылар дворяннарның өстенлекләрен бөтенләй бетерә торган һәм барлык гражданнарның политик хокукларын тигезли торган демократик республика урнаштыруны максат итеп куйган булганнар. Көньяклыларның башында полковник Пестель торган. Пестель Кишиневка килгән вакытларда, Пушкин аның белән очраша булган. 1821 елның 9 апрелендә Пушкин үзенең көндәлегенә:— „Ир- тәне Пестель белән үткәрдем... Ул мин белә торган иң оригиналь акыллардан берсе" —дип язып куйган. Пушкин Кишиневтан берничә тапкыр Киев губернасына Каменка авылына — генерал Раевский анасының бай имениесенә кунакка баргалаган. Каменкада Раевский анасының икенче ирдән туган улы, Көньяк җәмгыятьнең эшлекле членнарыннан — Василий Львович Давыдов тора булган, һәр елның ноябрь ахырларында, Василий Львовичның анасының туган көнен үткәрү сылтавы белән, яшерен җәмгыятьнең членнары киңәшмәгә Каменкага җыелалар икән. Шундый җыелуларның берсенә очраклы рәвештә Пушкин да туры килгән һәм Петербургта очрашкан И. Д. Якушкин белән танышлыгын яңарткан. Якушкин да җәмгыятьнең иң эшлекле членнарыннан берсе булган. Революциянең ул вакыттагы шушы күренекле эшчәннәре белән аралашу Пушкинның политик яктан алга китешенә зур йогынты ясаган. Аның оппозицион настроениеләре ныгыганнар. Европада барган вакыйгалар да шуңа ярдәм иткәннәр. Ул чакларда Испаниядә, Неапольдә революция ялкынланган, Греция Төркиягә каршы баш күтәргән. Пушкин Грециядәге баш күтәрүнең барышын сокланып күзәтеп торган, шунда үзе дә катнашасы килеп хыялланган. Пушкинның, гомумән, башка бервакытта да бу чактагы кебек революцион рух белән сугарылган чагы булмый; ул болай дип язган: „Җил, давыллар! Кузгатыгыз дулкынны, Җимерегез бу һәлакәт буасын,— Кайда күкрәү — азатлыкның символы? Тоткын сулар өстендә ул яңрасын!" Пушкин Кишиневта торган вакытында „Хәнҗәр" дигән революцион шигырен язган. Александр I гә каратылган „Барабан тавышы астында тәрбияләнгән" дигән ачы эпиграммасы да шул вакытта язылган. Ышанычлы карт хезмәтчесен картада оттырган барин турындагы драмасының планын төзегән; бөек Новгородның азатлыгы өчен көрәшүче легендар батыр Вадим турындагы поэма- сын башлаган. Пушкин үзенең политик настроениеләре турындагы сөйләшүләрендә, Петербургтагы кебек үк, саксызлык белән эш иткән. Яшерен агентлар Петербургка: „Пушкин кешеләр алдында һәм хәтта кафеларда хәрби начальникларны гына түгел, хәтта хөкүмәтне дә сүгә“,— дип донос ясап торганнар. Пушкин үзенең карашлары һәм настроениеләре белән яшерен җәмгыятькә якын булса да, аның члены булып тормаган. Революцион хәрәкәт тарихына декабристлар исеме белән кереп калган кешеләрдән берсе дә Пушкин алдында бу яшерен эшне ачып салмаганнар: бер яктан, бәхәс вакытында кызып китеп, ычкындырып ташлавыннан курыкканнар; икенче яктан, аны гаять зур талант итеп саклаганнар һәм, ул үзенең каләме белән безнең максатларыбызга җитәрлек хезмәт итә, дип санаганнар. Петербургтагы дуслары, Пушкинны Кишиневтан культуралырак үзәккә күчертү өчен, бик тырышып йөргәннәр. Нәкъ шул вакытта Одессага генерал-губернатор булып европача белемле булган граф М. С. Воронцов билгеләнгән. А. И. Тургеневның үтенечләре нәтиҗәсендә, тышкы эшләр министры Пушкинны Кишиневтан Одессага күчергән, ә Воронцов аны үз карамагына алырга һәм аның талантын алга җибәрү өчен уңайлы шартлар тудырырга вәръдә биргән. Пушкин Кишиневтан китүенә бик шатланып, Одессага күчеп килгән. Генерал Воронцов Пушкинны бик ягымлы кабул иткән, үзенә килгәләп йөрергә әйткән, үзенең матур хатыны Елизавета Ксаверьевна белән таныштырган. Пушкинның алдында югары катлау кешеләренең ишекләре киң ачылган. Пушкинның материаль хәле бик шәптән булмаган. Ул граф Воронцовның канцеляриясендә эшләүче дип саналган һәм аена 58 сум чамасы жалованье алган. Пушкинның акчаны бер дә саклап тота белмәве һәм киң торырга яратуы аркасында, бу акча, әлбәттә, җитмәгән. Шундый шартлар Пушкинны ул замандагы дворян язучылары өчен бөтенләй яңа һәм чит булган юлга этәргәннәр. Дворян язучылары үзләренең әдәби әсәрләре өчен акча алуны хурлыклы эш дип санаганнар, „илһам белән сату итү* дип караганнар. Пушкин мондый баринлык карашларына кискен рәвештә каршы чыккан, „илһам сатылмый, ләкин кулъязманы сатарга мөмкин", — дигән. Бу аның мәшһүр сүзе. Көньякта вакытта Пушкин бик күп язган. Ул бу вакытта, үз сүзе белән әйтсәк, „Байрон белән шашынган". Байрон йогынтысында язылган „Кавказ әсире", „Бакчасарай фонтаны" һәм „Юлбасар туганнар" дигән поэмаларында ул караңгы чырайлы һәм күңеле кайткан каһарманнарны бик көчле дәртләр һәм бик тирән 12 кичерешләр белән сугарып бирә. Ул вакытта Байрон белән мавыгу гомуми хәл булган. Пушкинның бик шәп итеп язылган, художестволы якты күренешләр белән тулы булган поэмалары гаять зур уңыш казанганнар: поэмаларны күңелдән биклиләр икән. Пушкинның популярлыгы елдан-ел үскән. Пушкин Одессада иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе булган „Евгений Онегин" поэмасын яза башлаган. Пушкин янына Одессага килгәләп китә торган Кишиневтагы дуслары, аның көннән-көн күңелсезләнә, борчыла төшкәнен сизгәннәр. Граф Воронцов белән мөнәсәбәтләре бозыла башлаган. Граф Воронцов ул вакыттагы рус администраторлары арасында культуралы, энергияле һәм эшлекле булуы белән атаклы булган. Ләкин ул салкын табигатьле һәм алдакчы, иң вакчыл рәвештә үзен сөючән, үзен мактауны һәм тәлинкә тотканны яратучы интриган һәм эгоист булган. Пушкин аның канцеляриясендә вак бер хезмәткәр саналган, ләкин ул үзен ирекле тоткан, үзенә кимсетеп карамауларын таләп иткән. Воронцовка тәлинкә тотмаган, башка хезмәткәрләр кебек, Воронцовка сокланып карамаган. Воронцов Пушкин белән көннән-көн салкынрак һәм үзен югары тотып мөгамәлә итә башлаган. 1824 елның маенда Воронцов Пушкинга, үз канцеляриясендә хезмәт итүче сыйфатында, өязләргә чыгып китәргә һәм анда килеп чыккан саранча турында, шулай ук саранчаны бетерү юлында күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җыеп кайтырга рәсми рәвештә тәкъдим ясаган. Пушкин бик нык ярсыган. Бу командировка —Воронцовның аны чын чиновникка әйләндерергә тырышуын күрсәткән. Пушкин командировкадан баш тартырга карар биргән. Дуслары аңа бу карарыннан кире кайтырга киңәш биргәннәр. Пушкин командировкага киткән һәм кайткач, замандашларының сөйләүләренә караганда, Воронцовка болай дип рапорт язып биргән: „Саранча очты да очты һәм җиргә төште. Тирә-ягына каранып, Бөтен нәрсәне бүсте, Аннан тагын очты". Пушкин шунда ук отставка сорап прошение биргән һәм әдәби хезмәт белән яшәргә карар кылган. Ирексез яшәү, Воронцовның кимсетүе, цензура кысуы аркасында ирекле иҗат белән шөгыльләнергә мөмкин булмавы, — болар барысы да акрынлап Пушкинны, Россиядән качып китәргә, дигән карарга китергәннәр. Ул корабльгә утырып Истамбулга качарга
хәзерләнә башлаган. Кайбер дуслары аңа булышканнар. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында качу эшкә ашмый калган. Пушкин чит ил эшләре министрлыгында хезмәттә саналганлыктан, аның отставка турындагы прошениесе Петербургка җибәрелгән. Шул арада Воронцов та йокламаган. Ул Петербургка Пушкин турында бер-бер артлы донесениеләр җибәреп торган. Ул, Одесса җәмгыятенең Пушкин өчен чиктән тыш куркыныч булуына, мондый җәмгыятьнең Пушкинны „саташулар һәм куркынычлы фикерләр" белән агулау мөмкинлегенә, Пушкинның башын әйләндерүче һәм аны бик шәп язучы дип канатландыручыларның урын- сызга мактавыннан Пушкинны коткару яхшырак булачагына, Пушкинның „яхшылык белән телгә алу мөмкинлеге аз булган язучыга— лорд Байронга зәгыйфь иярүче генә" булуына хөкүмәтне ышандырырга тырышкан.
|
||||||||||||
|