Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Тәклид проблематикасы



3.5. Тәклид проблематикасы

Тәклид сүзе гәрәп телендәге قلد يقلد تقليدا сүзеннән алынган, иярү мәгънәсе белән килә. Шәригәтьтә тәклид сүзе берәр галимнең фетвасын алып, дәлилне сорамыйча куллану - дигәнен аңлата. Монда мәзхәбләр артыннан иярү, анын фәтвәләре белән гамәл кылу да керә.

Тәклид проблематикасы хәзерге көндә безнен мәхәллә мәчетләрендә бәлки иң беренчеләрдән тора. Ни өчен ул бу көннәрдә күтәрелә башлаган? Мөселманнарнын карашлары аңарга нинди булырга тиеш? Ничек аны хәл итәргә?

Чыннанда, сонгы вакытта кайбер мөселманнар, аеруча яшьләр, берничә бәләкәй дини китаплар укып, берничә хәдис (хәдис – ул Пөйгембәребезнең (с.а.в.) сүзләре) ятлап, үзләрен галим дип санадылар һәм гасырлар дәвамында кулланган мәзһәбләрдән баш тарттылар. Алар әйтәләр: Әгәрдә хәдис сахих (ягъни дөрес, шебһәсез) булса, ул минем мәзһәбем, мин аны кулланам. Әгәрдә зәгыйф (сахих дәрәҗәсенә җитмәүче хәдис) булса, мин аны калдырам. Бер яктан карасак, бу сүзләр һич шиксез дөрес, чөнки дөрес хәдискә генә таянып хөкем биреп була. Ләкин, икенче яктан, кем соң дини хөкемнәр, фәтвалар бирә ала? Әлбәттә бөек галимнәребез, мөдҗтәһидләр һәм алардан гайри беркем бирә алмый.

Кызганычка, бу кешеләр хәдисне таләп итеп “фикхны” калдырдылар. Фикх дигән сүз шаригатьнең асылларын өйрәнә торган фәнне аңлата. Ничек Көръән һәм Пөйгембәребезнең (с.а.в.) хәдисләре белән камил рәвештә кулланырга бары тик фәкых (фикх сүзеннән алынган – дин белгече) генә белә. Бу кешеләр хәдис белән фикхны аердылар. Ә, безнең бөек галимнәребез шулай аералар идеме?! Хафиз Әбу Сөлеймән әйтте: “Халык ике төркемгә бүленгән: хәдис әһелләре һәм фикһ әһелләре. Бер төркем икенче төркемсез яши алмый – алар бер-берсенә мохтаҗдыр”. Мөхәммәд ибн әл-Хәсән әш-Шәйбәни әйтте: “Хәдисне фикхтан гайри кулланып булмый, шулай ук фикхны хәдискә нигезләнмичә кулланып булмый”. Бу сүзләрдән аңлашыла ки, Пөйгембәребезнең (с.а.в.) сүзләре – хөкемнәрнең асылы, ләкин анын белән куллану өчен фикх фәнненең кагыйдәләрен белгече карарына нигезләнергә кирәк. Ченки ул дәлилләрне аера ала, куллану чараларын белә. Бу гомуми кагыйдәне тагында аңлаешлы сүрәттә күрсәтер өчен мисал китерәм:

Пөйгембәребез (с.а.в.) әйтте: “الوضوء مما مست النار” мәгънәсе “Ут тигән нарсәдән тәһарәт алыгыз”, ягъни утта пешерелгән ризыкны ашаганнан сон тәхарәтне яңартырга кирәк., чөнки хәдис шулай куша. Әгәрдә бу хәдиснең ачык мәгнәсен алсак, безгә төшке яки кичке аштан соң тәһәрәтне алу ләзем була. Ләкин, әйдәгез фәкыйхларга карыйк, алар бу хәдискә карата нинди карар чыгарганнар икән?! Бу хәдисне турыдан туры гамәлгә керткәннәрме?!

  Ибн Гәббәс, сәхәбәләрнең атаклы галиме, бу хәдисне инкарь итте. Ул әйтте: “Кайнаган су белән тәһәрәтне алсам миңа яңадан тәһарәт алырга кирәк булырмы?!”.

  Факыхларның бу хәдискә караганда инкарь итүләренең сәбәбен Ибн Мухаллиб шундый сүзләр белән ачыклый: “Җәһилийәт вакытында (ягъни гарәпләргә Ислам диненен беренче килү вакытында) чисталыкка, пакълыкка бик нык игътибар бирмәделәр. Бу сәбәпле утта пешерелгән ризыкны ашаганнан сон аларга тәһарәтне яңадан алырга әмер ителгән. Ислам дине таралгач, чисталык дигән нәрсә арткач, әлеге әйтелгән тәһарәт хөкеме нәсх[1] кылынган, ягъни бетерелгән.

  Имам ән-Нәвәви әйтте: “Бу мәсъәлә сәхәбәләр һәм тәбииннар вакытында мәгълүм булган. Соңыннан бу чор үткәннән соң галимнәр бетенесе ут тигән нәрсәдән тәһарәтне алмаска дигән фикергә килделәр”. Үсүлюл фикх фәнендә бу иҗма’ дип атала.

  Бу сүзләрне китереп ике терминны аеруча искә тешерергә кирәк: насх һәм иҗма’. Әгәрдә безнең факыхләребез мисал итеп китерелгән хәдистә шушы ике нечкәлекне бәйән итмәсәләр, барчабызга ашаганнан соң тәһарәт алырга вәҗиб булыр иде. Фәкыхларның иҗтиһатлыгы, һәр бер мәсъәләне аерым өйрәнүләре, ишеткән хәдисләргә анализ ясау һәм нечкәлекләрен чыгарулары, аның белән кайда һәм ничек куллану чараларын белүләре – бу бөтен нәрсә аларнын диндә булган дәрәҗәләрен, әһәммиятен күрсәтә. Шуңа, әл-Әгмәш дигән тәбиин әйткән:

 “يا معشر الفقهاء أنتم الأطباء و نحن الصيادلة”

Йә фәкыйхләр җәмәгате! Сез табиблар, без фармацевтлар” [2]. Фармацевт (ягъни дарулар белгече) нинди дару нинди авырудан гадәттәгечә булушуын белә, ләкин табиб шушы даруны ни күләмендә авыру кешегә бирергә һәм ничек куллануын белә.

   Табигый хәл, һәр Әдәм баласы фәкых-мүҗтаһид (ягъни мәзхәб җитәкчеләре кебек) дәрәҗәсенә җитә алмый, хәттә тулысынча үзен гыйлемгә бирсә дә. Әгәрдә бөтен халык гыйлем белән генә шөгельләнсә, кем табиб, кем төзүче, кем һөнәрче булыр иде?! Дөнъядагы мәсләхатләр юкка чыгар иде. Әдәм баласы чирли башласа – ул табибка юнәлә, анын иршәденә, сүзләренә ышанып язган даруларны өчә. Шул рәвешле, ислам дөнъяга килгән бирле, Әдәм балалары дини сорауларына җавапларны галимнәрдан, фәкыйхләрдән эзләгән. Дәлилне сорамыйча фәтвәләренә таянганнар. Бу тәклиднен хакыйкате. Тәклид буенча Имам Әхмәд әйтте: “Кем диндә тәклидка урын юк дисә – ул Аллах Тәгалә һәм Аныч илчесе каршында фәсик, гөнаһлы дип саналыр”.

Тәклид диннән булганлыгын Көръәндә дә Сөннәттә дә дәлилләре бар.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.