Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мәзһәбләрдән баш тарту.



3 Бүлек

3.1. Мәзһәбләрдән баш тарту.

Аллаһы тәгаләнең барча галәмнәргә рәхмәт итеп күндерелмеш ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең өммәтен кисәтеп әйткән ки: «Минем өммәтем киләчәктә җитмеш өч фиркага бүленер, шуларның берсе генә котылыр, ягъни газапларсыз җәннәткә керер, калганнары җәһәннәм утына дучар булырлар» (якынча тәрҗемә).

 Әлбәттә, бу хәдисне ишеткән гакыйль мөселманнарда, кемнәр соң алар котылучылар, дигән сорау тууы урынлы.

 Мөселман дөньясының күпчелек галимнәре раславынча бу кешеләр — әһле сөннәт вәл-җәмәгать. Кыскача гына әйткәндә — сөнниләр. Хәзер инде сөнниләрнең кем булуларын карап үтик. Сөнниләр Коръән Кәримнең Аллаһы Тәгаләнең сүзе булуына иман китерәләр һәм Коръән аятьләрен бозып аңлатучыларның, яки алардагы хөкемнәр белән килешмәүчеләрнең көферлек кылуларына ышаналар. Икенчедән, Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) Сөннәте, ягъни әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре Имам Бохари, Мөслим, Тирмизи, Әбү Давыт, Ибне Маҗәһ һәм Нәсаи рахмәтуллаһи галәйһимнәрнең хәдис җыентыкларында тупланган, дип ышаналар. Өченчедән, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре булган Имам Әгъзам, Имам Шәфигый, Имам Мәлик һәм Әхмәд ибне Хәнбал рәхмәтуллаһи галәйһимнәр нигез салган дүрт мәзһәбнең дә хак булуына ышаналар һәм шулардан берсенең хөкемнәре буенча гомер итәләр.

 

Мәзһәб гәрәпчәдән-юл юнәлеш сөнни юнәлештәге мөселманнарда дини агым. Хәзер мөселманнарда гомуми танылган дүрт мәзһәб бар. Алар-

 Хәнәфи,

 Малики,

 Шәфигый,

 Хәнбәли мәзһәбләре.

 Бу мәзһәбләрне башлап җибәргән Әбү Хәнифә, Мәлик ибне Әнәс, Шәфигый, һәм Хәнбәли мөҗтәһидләр, ягъни мөселман фикыһын аңлатуда иң олы, дәрәҗәле кешеләр буларак танылганнар. Мәзһәбләрнең  ислам динендәге секталарга бәйләнеше юк, чөнки мәзһәбләр сөнни юнәлешкә генә хас. Мәзһәбләр бер берсеннән фикыһны аңлату һәм йолаларны ни рәвешле үтәү мәсьәләләрендә генә аерылалар. Ул мәзһәбләр барысы да тигез хокуклы санала. Һәр мөсөлман үзе теләгән мәзһәбтә була ала. Россиядәге мөселманнарның күпчелеге-хәнәфиләр.

  Мәзһәб сүзе тәрҗемәдә диннең-Фикхи юнәлеше дигәнне аңлата. Мәзһәбләр күп булган, ләкин аларның барысы да киң таралмаган. Аларның дүртесенә  бөек ислам галимнәре нигез салган. Ихтыяҗ булганда, бу галимнәр үзләре Коръән һәм хәдисләрне кулланып хөкем чыгарганнар, дини белемне тәртипкә салганнар, аларны без хәзер өйрәнә торган хәлгә китергәннәр. Без аять һәм хәдисләрнең күбесен ул галимнәрнең аңлатмасыннан башка төшенә алмаган булыр идек. Тик шуны истә тотыгыз: мәзһәб буенча түгел, ә сөннәт буенча гамәл кылырга кирәк дип раслау үзе үк дөреслеккә туры килми. Биредә мөхтәрәм дин галимнәрен кимсетергә омтылыш сизелә, чөнки сөннәтне алардан да яхшырак белүче булмаган. Аннары, алар гыйлемне дә Пәйгамбәрнең сәхабәләреннән алганнар.

 

  Беренчедән, бу хәнәфи мәзһәбе. Әбү Хәнифәнең табигыйн булуы һәм аның белемне пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) сәхабәләреннән алуы сер түгел. Кайберәүләр аңа, имеш, ышанычлы хәдисләр барып җитмәгән, шул вакытта киң таралган секталар ялган хәдисләр чыгарганга күрә, ул хәдисләргә алдан ук үтә дә кискен булган карашта торган, дип әйтә. Чынлыкта исә, Әбү Хәнифәнең бай булуы һәм белем җыяр өчен мөмкинлекләре күп булуы билгеле. Аның имам Мәлик, Җәгъфәр әс-Садыйк һ.б. күп кенә замандашлары белән очрашып фикер алышулары турында күп санлы риваятьләр бар.

      Моннан тыш, хәнәфи мәзһәбе – бер танылган кеше мәктәбе генә түгел, бу, хәзерге заман күзлегеннән чыгып караганда, тулы бер фәнни-тикшеренү университеты. Әбү Хәнифәнең төп максаты булып, мәзһәб нигезләнгән кагыйдәләрне чыгару булган. Соңрак аның иҗтиһад рухында тәрбияләнгән укучылары – Әбү Йосыф, Мөхәммәд, Зөфәр – укытучылары төзегән нигез һәм кагыйдәләргә таянып, Коръән һәм Сөннәттән шәригать кануннарын чыгаруны дәвам иттерәләр. Алга таба дин әһелләренең чираттагы буыны – Тәхави, Әбү әл-Хәсән әл-Кархый, Хәссаф Сәрхаси, Казыйхан – аерым мәсьәләләрне чишү өстендә эшли (алар шулай ук үзләренә кадәр язылган хезмәтләрне дә тикшерә). Алардан соң яшәгән һәр киләчәк буын дин әһелләре дәлилләрне тикшерә, аңлатмалар яза, заманга яраклы яки, алар күзлегеннән чыгып караганда, чыганакларга якынрак булган фәтваларны сайлый.

    Нәкъ шундый ук эш хәнәфи гакыйдәсе өлкәсендә дә алып барыла. Мисал өчен, хәнәфи мәзһәбенә нигез салган Әбү Хәнифәгә тоташкан остазлар чылбыры: Әбү Хәнифә ән-Ногманның шәкерте – Мөхәммәд бине әл-Хәсән әш-Шәйбани; аның шәкерте – Әбү Сөләйман Муса бине Сөләйман әл-Җәүҗазани; аның шәкерте – Әбү Бәкер әл-Җәүҗазани; аның шәкерте – Әбү Мансур әл-Матуриди. Алга таба Әбү Хәнифә гыйлеме имам Әбү Мансур әл-Матуриди аша Урта Азиягә, Идел буена һәм ислам дөньясының көнчыгыш районнарына тарала. Күренекле татар дин әһеле Ш.Мәрҗанинең билгеле хәнәфи-матуриди галиме имам ән-Нәсәфи төзегән гакыйдәгә аңлатма (шәрех) язуы да бу мәзһәбнең безнең җирлектә киң таралган булуына дәлил булып тора.

Безнең рухи гореф-гадәтләребезнең тагын бер өлеше булып рухи-әхлакый тәрбия бирүче төрле мәктәпләр тора. Болгар чорында Ясәви мәктәбе үсеш ала, соңрак аны Нәкышбәнди мәктәбе алыштыра. Мәкалә авторы беркемне дә бу мәктәпләрнең берсенә дә керергә өндәми, ләкин борынгы бабаларыбыз мирасына игътибар итмәскә, аларны бидгатьтә һәм ялгышуда гаепләргә ярамый. Билгеле булганча, Габдрахман Утыз Имәни: “Нәкышбәнди тәрикате пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сөннәтенә иң якын юл, сәхабәләр һәм табигыйннәр юлы”, – дип атаган. Моннан тыш, күп кенә мөхтәрәм татар дин әһелләре бу мәктәп шәкерте булган. Могтәбәр Ш.Мәрҗани хәзрәтләре шәех дәрәҗәсенә ирешеп, остазлыкка иҗәзә дә алган. Бәлки, кем дә булса Мәрҗанине дөрес юлдан бармаучы, адашкан, каберләргә табынучы мөшрик, дип атарга батырчылык итәр? Нәтиҗәләр чыгарганда ашыгырга кирәкми. Бүгенге көндә мөселманнар бәхәсләшкән, хәтта бер-берсен үтергән низаглар нигезендә иҗтиһади сораулар ята. Динебез галимнәре ул сорауларга төрлечә җавап кайтара, шуңа күрә дин кардәшләребезгә һәм бабаларыбыз мирасына ихтирамлырак, түземлерәк булырга кирәк. Агачның тамырын киссәләр, ул корый, аның киләчәге булмый.  

Аллаһ илчесе Мөхәммәд с.г.в исән вакытта мәзһәбләргә һәм фикъһе мәсәләләр булмаган. Ниниди дә булса проблема тууга сәхәбәләр Пәйгамбәребез с.г.в. янына барып киңәшләшә һәм төгәл җавап ала торган була. Алар Пәйгамбәребездән өйрәнгән һәм алган гыйлемнәрен башкаларга да өйрәткән.

 Пәйгамбәребез үлеменнәнән соң Ислам тагында тизерәк тарала башлый һәм төрле культура һәм цивилизация кешеләре мөселман динен кабул итә. Исламның дошманнарын бу куркыта һәм алар динебезгә ят булган идея һәм карашларын таратып, Исламны эчтән какшату өчен тырыша башлый. Мәсәлән, Йәмән кешесе –Ибне Саба исемле раввин мөселманга салышып, Исламга каршы көрәшкә үзен корбан итәргә вәгъдә бирүчеләрнең берсе.

 Күп мәҗүсиләр, утка табынучылар һәм насаралар да мөселманнарның диненә йогынты ясарга тырышып карый. Алардан саклану максаты белән тәбигыйннардан булган мөҗтәһитләр һәм тәбгы-табигыйннар булган Коръән һәм хәдисләрдән иманга һәм гамәлгә кагылышлы дин тәгълимәтләрен төзи башлый. Шул рәвешле гакыйдә һәм фикъһе буенча мәзһәбләр барлыкка килә.

“Безгә мәзһәбләр кирәкми, без Коръән буенча гына яшибез”, -дип лаф оручылардан сорыйк: “Ничек намаз укырсыз, кемнең фикеренә таянырсыз, ничек хаҗ кылырсыз?.....”

Гакыйдә һәм фикъһедә мәзһәбләр булмаса Исламның чисталыгы безнең көннәргә никадәр дәрәҗәдә сакланган булыр иде икән?

Әһле-сөннәтнең гакыйдә һәм фикъһе чикләрен саклау Коръән, Пәйгамбәребез с.г.в. һәм аның сәхабәләре юлына тугры килү дигән сүз. Мөҗтәһит дәрәҗәсенә ирешмәгән булса һәр мөселман мәзһәб имамнарына иярергә тиеш.  

Мәзһәбләр Пәйгамбәрнең сөннәтенә каршы килмиләр. Кайбер мәсьәләләрдәге аермалар, хәдисләрнең эчтәлеген аңлатканда гына килеп чыкканнар.

Ә мәзһәбләр кирәкми, хәдисләр буенча гына гамәл кылу тиешле дип йөрүчеләр нәфес колына әйләнеп куюлары бик ихтимал. Андыйлар теге яки бу мәсьәләне чишкәндә үзләренә ошаган яисә җиңел тоелган хәдисләрдән файдаланырга яки кулланырга мөмкиннәр. Ә мәзһәбләр теге яки бу хәлдә ничек гамәл кылырга дигән сорауларга тәгаен җавап бирә. Мәсәлән: “Татарлар гасырлардан гасырларга -хәнәфи мәзһәбендә, ә Кавказ халыклары шәфигыйда булганнар”, аларга бу яки теге Галимнең Хәдисләрне аңлатулары туры килгән.

Бөтен дөнья мөселманнары яңа меңеллык алдыннан замандашларның каршылыгына очрады: әһле ислам яшәгән илләрдә дини экстремизм һәм кискен хәрәкәт итү (радикализм) вирусы җибәрелде. Алар вөҗдан иреге гамәленең яңа рәвешләрен барлыкка китерде. Бүген тардицион диннең рухи мохитен төрле деструктив агымнар чолгап алды. Алар халыкның милли үзенчәлеген һәм күп гасырлар буена ныгып урнашкан гадәтләрен, йолаларны җимерә.

Бүген мондый агымнарга иярүчеләр йогынтысына мәчетләр бирелә, аларда яңа тәртипләр урнаша. Мөгаен, боларның барысы да мөселманнарның арасын өзү, аларның рухи тормышында тотрыксызлык китереп чыгару өчен алдан уйлап хәрәкәт итүнең җимешләредер. Кызганыч, бүген эшләр хәтта шуңа барып җитә ки, мөселманнар үзләренең иң зур дини бәйрәмнәрен дә үзара килешеп, бергәләп уздыра алмыйлар. Шуңа күрә татар зыялылары, дәүләт вәкилләре белән берлектә үткәрелгән дини тарихи җыенында, мөселманнар арасында килеп туган хәлгә борчылу белдерде.  Анда мондый хәлдән чыгуның бер ысулы итеп эшләрне Әбү Хәнифә калдырган юнәлештә, ягни хәнәфи мәзһәбендә алып баруның зарурлыгы турында әйтергә булдылар.

 

 

Милләт Ислам динендә бик мөһим институт булып тора. Әмма Исламда милләт юк дип, сөйләүчеләр дә бар. Ләкин бу сүзләр дөрес түгел, чөнки алар Аллаһы тәгаләнең Кәлам шәрифенә каршы киләләр.

Аллаһы тәгалә «Хүҗүрат» сүрәсендә безгә боера:

 

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ {الحجرات/13}

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.