Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мәзһәб буенча яшәү-зарурлык



 «И кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар (милләтләр) вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне өйрәнеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлеләрегез Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучыларыгыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар».

 

Димәк, Исламда милләтләр бар, ә нацизм һәм шовинизм юк. Бу төшенчәләрне бутарга ярамый. Әмма кызганычка каршы татар мөселманнары арасында шовинистлар бар. Татар барда- хәтәр бар дигән кебек, биредә дә татар мөселман шовинистлары үз милләтен түбәнсетеп, гарәп милләтен һәм, хосусән, гарәп сектантларын өстен күрә. Алар: “Казан мәдрәсәләрен тәмамлаучыларны мин сакчы итеп тә эшкә алмас идем, татарлар дини яктан наданнар, динне, шул исәптән, хәнәфи мәзһәбен дә гарәп илләренә генә барып өйрәнергә кирәк”- дигән фетнә тараталар. Димәк бу имам, гарәп милләтен үз милләтеннән  өстен саный. Чөнки ул бит татар рухи мирасы белән таныш түгел. Һәм ул бу фикердә ялгыз түгел, аның фикердәшләре бар. Имамнар шулай уйлагач, халык та шулай уйлый башлавы мөмкин. Шуңа күрә Ислам һәм милләт мәсьәләсен аңлау һәм аңлату кирәк.

«Хүҗүрат» сүрәсе Ислам динендә милли мәсьәләне ачыклаучы бик актуаль сүрә булып тора. Күрүебезчә, милләтләр турында хәбәр бирүче аятьтә һәм башка аятьләрдә дә Аллаһы тәгалә гарәпләр башка милләтләрдән өстен димәгән. Киресенчә, гарәп милләте турында киләсе аятьтә Аллаһы тәгалә болай ди: 14 сүрәдә «Күчеп йөрүче бәдәви гарәбләре әйттеләр: "Иман китердек", - дип, син әйт: "Сез иман китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", - дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягъни мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез...»

  Шундый ачык мәгънәле аятьләр булуга карамастан, татар дин әһелләренең кайбер вәкилләре ошбу аятьләргә каршы килеп, гарәп милләтен татар милләтеннән өстен куя. Татарларның мондый хаталануыннан һәм үзләренең гарәп телен яхшы белүләреннән гарәп илләреннән килгән сектант дәгъватчылар бик оста файдалана. Коръәннән һәм хәдистән гарәпчә цитаталар китереп, «мин сезгә, бидгать-хорафатка баткан кавемгә чын, саф Ислам алып килдем» дип оста вәгазь сөйләүче гарәпне күргәч, милли тарихларын белмәгән бер горуһ татарлар аны гүя сәхабәдәй күреп, хөрмәт итеп «саф Ислам»ны кабул итә. «Бидгать-хорафатка баткан халыкка «саф Ислам» ирештерүче ГАРӘП» битлеге астына кем яшеренгән соң хакыйкатьтә? Алар әһле сөннәт вәл-җәмәгать тәгълимәтен өйрәтәме соң, әллә башка юлнымы? «Исламда мәзһәбләргә бүленү дөрес түгел, әйдәгез безгә ияреп мәзһәбләр адашуыннан арыныгыз», дигән купшы лозунглар астында нинди афәт көтә соң милләттәшләребезне?

Аллаһы тәгалә безне фасикъларга иярүдән тыя бит: 49:6. «И мөэминнәр, әгәр бер фасикъ сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен, ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз, кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез».

Бу аятькә буйсынып тикшеренсәк, күрербез: бүген «Саф Ислам»га чакыручы ГАРӘП маскасы астында гарәп илләрендә таралган унга якын секта вәкилләре дәгъват алып бара. Алар: ваһһабчылар, сәләфичеләр, әһле хәдисчеләр, ихванүл-мөслимүннәр, хизбүт-тәхрирчеләр, хизбүт-тәкфирчеләр, хариҗилар, шигыйләр һ.б. Бу секталарга яңа әгъзалар вербовать итәргә һәм яңа географик чикләр яуларга җибәрелгән дәгъватчылар, әлбәттә, мин фәлән секта вәкиле, әйдәгез безнең сектага рәхим итегез, дип игълан ясамый. Аларның һәрберсе, мин сезгә иң саф, иң пакь дин алып килдем, ди. Дини ориентирлары булмаган самими татар үзенең нинди исемле сектага эләгүен берничә елдан гына абайлый башлый. Әмма инде ул үз сектасының иң туры юлда булуына йөрәге белән инанган була. Ә йөрәккә тамыр җәйгән бу инануны «син бит сектага эләккәнсең, кайт, әһле сөннәт вәл-җәмәгать» юлына дигән коры сүз белән генә алып атып булмый шул. Без үзебезне тынычландыра алабыз — бу секталарга эләгүчеләр, милләтебезнең 2-3 процентын гына тәшкил итә дип. Әмма алар да милләттәшләребез, җитмәсә әле, дин әһелләре дә.

Мәзһәбебез - Имам Әгъзам нигез салган хәнәфи мәзһәбе, мәктәбебез - матуриди игътикад мәктәбе, дип горурланабыз. Әмма бүгенге көндә, кызганыч ки, шушы сектант дәгъватчыларның сөременә каршы торып, мәзһәбебез һәм мәсләгебезнең фазыйләтен, өстенлеген аңлатып бирерлек зур галимнәребез аз. Бу большевиклар террорының җимеше. Тарихи документларга күз салсак, 1921 елда гына 600 татар мулласының атып үтерелүен күрербез. Алар бит бәлеш муллалары түгел, ә атеистик режимга куркыныч тоелган хәнәфи галимнәре булган.

  Тагын да тирәнрәк тарихка күз салсак, хәзерге татар халкының бабалары - болгар-сәкалибларның милади буенча 737 нче, һиҗри буенча 119 нчы елда Аллаһы тәгалә тарафыннан олуг нигъмәт - Ислам дине белән нигъмәтләнүен күрербез.

 Мөхәммәд җитәкчелегендәге мөселман гаскәрләре Хазар каганлыгын яулап ала. Хазар ханы һәм ул вакытта Хазар каганлыгына кергән 20 мең болгар-сәкалиб әсир ителә. Әсирләр Ислам динен кабул иткәч, гарәп гаскәрләре кайтып китә. 740 нчы хазар ханы яһүдилеккә күчә. Болгарлар исә Ислам диненә тугры калып Идел буена күченәләр.) Димәк, милләтебез 1300 елдан артык һидаять юлында. Без бәхетле халык түгелмени? Әмма югарыда санап үткән 10 сектаның яңа адептлары болай уйламый, алар халкыбыз 1300 ел бидгать-хорафатка баткан, ә ХХ гасырда барлыкка килгән 10 секта "саф Ислам" миссиясе белән килгән дип лаф ора. Уйлап кына карагыз, бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәндә бит Имам Әгъзам әле исән булган. Ул тәбигин, ягъни сәхабәләрне күрү бәхетен татыган һәм 767 нче елда вафат булган. Ул фикһедә үз мәзһәбенә нигез салса да, игътикадта хәнәфи булган. Чөнки мәсләгебезгә нигез салучы имам Матуриди Имам Әгъзамнан 100 елга соңрак яшәгән. Димәк, без тәбигиннәр чорында хәнәфи мәсләген, хәнәфи мәзһәбен кабул иткән һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнән килгән асыл Исламны саклап калган халык.

Хәнәфи мәзһәбе Коръәнгә, Сөннәткә һәм сәхабәләрнең өйрәтүләренә нигезләнгән. ХХ гасыр секталары исә сөнни мәзһәбләрдә гамәлгә кермәгән сирәк хәдисләрне базис итеп ала. Үзләрен "сәләфичеләр" дип атаучы бер төркем, мәсәлән, дога кылганда кулларын күтәрми, янәсе бу бидгать гамәл!? Бу, әлбәттә, заһир сектантлык билгесе. Ваһһабчылар исә, Аллаһы тәгалә күктә дип инануны фарыз саныйлар. Бабаларыбыз да 1300 ел элек Күк Тәңресенә ышанганнар, Аллаһыга шөкер, бу безнең өчен үткән этап инде. Юк, тәңречелекне тергезергә теләүчеләр бүген дә бар әле, әмма доктриналарын төзергә чыганаклары юк. Аптырап тормыйча ваһһабчыларга мөрәҗәгать итә алалар, икесе бик охшаш дин, тәңречеләр дә каберләрен җир белән тигезләгән, ваһһабчылар да шуның белән мәшгуль.

  Тагын шуны да белеп тору мөһим бу 10 секта бит безне генә адашкан, бидгатькә баткан дими. Алар бер-берсен дә көферлектә, адашуда гаепли. Тәкфирчеләр, мәсәлән, үзләреннән башка бөтендөнья мөселманнарын да кяфер дип саный. Тәхрирчеләр хәлифәт төземичә намаз уку дөрес түгел ди. 13 гасыр бер мәзһәбтә яшәгән халык бер-берсен көферлектә гаепләгән 10 сектага бүленсә, милләтебезне нинди киләчәк көтә соң? Бер дә куанычлы түгел, бик аянычлы киләчәк.

Хәнәфи мәзһәбе фикһе гыйлемендә халыкның гореф-гадәтләрен дә кире какмый. Чөнки пәйгамбәребез дә халык гадәтләрен тыймаган. Мәсәлән, бер кабилә мәчеткә кереп бии башлагач, ул «калдырыгыз аларны, бүген аларның бәйрәмнәре», дигән. Бездә дә Ислам кабул итү чорыннан ук, мәрхүмне вафат булуының 3нче, 7нче, 40нчы көннәрендә искә алу мәҗлесләре үткәрү гадәте сакланып калган.

  Ә ХХ гасыр сектантларының барысы да халкыбызның бу гадәтен юк итүне беренчел максатлары дип саныйлар. Моны тыярга аларның бер генә булса да нигезләре, дәлилләре бармы соң? Коръәндә һәм Сөннәттә мәрхүмнәрне искә алуны тыйган бер аять тә, бер хәдис тә юк. Аларның бар булган дәлиле шул, янәсе, пәйгамбәребез нәкъ менә 3нче, 7нче, 40нчы көннәрдә мәрхүмнәрне искә алу мәҗлесләрен үткәрмәгән. Бу логика белән дәлил эзләгәндә күп бидгатьләр табып була. Мәсәлән, пәйгамбәребез токмач та ашамаган. Токмачтан башка салма да, азу да, башка ашлар да күп бит әле татарларда, сектантларга көрәш мәйданы бик киң. Шулай да нигә каныгалар соң алар бу мәҗлесләргә. Сәбәбе бик гади: бу мәҗлесләрдә уннан артык саваплы гамәл башкарылып, мәрхүмнәргә — безне тәрбияләп үстергән әби-бабаларыбызга багышлана.

1. Бу мәҗлес туганлык җепләрен ныгыта. Озак күрешми торган, ерак шәһәрләрдә яшәгән туганнар төп йортка җыелып бер-берсенең хәлләрен белешә. Коръән багышлаганда килгән кунаклар ошбу мәрхүмне генә түгел, күптән вафат булган уртак әби-бабаларының исемнәрен дә ишетеп туганлык җепләрен ныгыта. Туганлык җепләрен кисүчеләр турында Аллаһы тәгалә болай ди: «Аллаһуга итагать итәргә гәһед биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткән нәрсәдән киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт - җәһәннәм». 13:25.

2. Килгән кунаклар бер-берсенә сәлам бирешә. Сәламләшү өчен 10, 20, 30 савап языла. Сәламгә җавап кайтару исә фарыз гамәл. «Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә сәлам бирелсә, сәлам бирүчегә артыграк сәлам бирегез, яки үзегез алган хәтле җавап бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы». 4:86.

3. Бу мәҗлестә тәгъзыя кылына, ягъни мәрхүм туганнарының кайгысы уртаклашыла. Күп хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, пәйгамбәребез сәхабәләрнең туганнары үлгәндә кайгыларын уртаклашырга барган.

4. Бу мәҗлестә имам хәзрәт вәгазь сөйли. Үлемне искә алу үзе дә зур нәсихәт.

Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә. 16:125.

5. Бу мәҗлестә Коръән укыла. Пәйгамбәребез: «Коръән укыгыз, ул Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр», дигән. Шулай ук, Коръән укыганда һәрбер хәрефе өчен 10 савап язылуы билгеле.

6. Бу мәҗлестә дога кылына. Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен. Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр». 40:60.

7. Бу мәҗлестә садака таратыла. Садака турында пәйгамбәребез ярты хөрмә биреп булса да җәһәннәм утыннан сакланыгыз, дигән. Сектантлар тарафыннан биредә таратылучы садакага карата да мәсхәрәле караш күренә.

8. Бу мәҗлескә килүчеләр вәгазь һәм Коръән аятьләрен тыңлап, дин сабагы ала. Бөтен кеше дә мәдрәсәгә йөрми бит. Аеруча, бала-чага үзенең мөселман өммәтенә керүен биредә тоя. Бу да фарыз гамәл.

 

9. Бу мәҗлестә мөселманнар ашатыла-эчертелә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: «Ий кешеләр, сәламләшүне таратыгыз, ризыкландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, кешеләр йоклаганда төнге намазлар укыгыз һәм сез җәннәткә куркусыз керерсез».

 

10. «Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аятенә буйсынып милләтебезнең гореф-гадәтләре хөрмәт ителә.

 

Имамның никадәрле бөек галим булуын әле бүгенгә кадәр бәяләп бетерү мөмкин түгел. Әбү Хәнифәнең алымы аның мәзһәбен тормыш шартларына нык якынайта. Бары Әбү Хәнифәгә генә Әл-Имам Әл-Әгъзам дигән исем бирелүе һәм мөҗтаһид-мотлак (алар шәригатьтәге һәр сорауга мөстәкыйль рәвештә фәтва чыгара алганнар) дәрәҗәсенә ирешкән укучыларының булуы күп нәрсәләр хакында сөйли. Башка мәзһәбләргә нигез салган имамнардан аермалы буларак, бары Әбү Хәнифәгә җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чорда үзенең фәтваларын чыгарырга туры килгән.

   Шуңа күрә дә хәнәфи мәзһәбе исламдагы иң түземле хокук мәктәбенә әйләнгән. Акылга нигезләнеп гамәл кылудан тыш, хәнәфи мәзһәбенең түземле булуына Аллаһка бөтен калебең белән ихластан ышанып, сүз белән иман кәлимәсен әйтү дә тәэсир итәдер. Мөселманнар өммәте арасында таркалыш китереп чыгарырга сәләтле күп санлы бер-берсенә каршы килүче сектант төркемнәр барлыкка килгәнгә күрә дә хәнәфи мәзһәбе оешуга нигез салган.

   Бу мәктәпнең төп кагыйдәләре Ислам белемен ала алмаган һәм шәригатне тулысынча үтәмәгән миллионнарча кешеләрне дә Аллаһка ышанучы итеп караудан тыймый. Ул хәтта җирле инсаннарга исламга кадәрге иске йолаларны сакларга да комачауламый. Алар хәнәфи мәзһәбендә хокукның өстәмә чыганаклары, дип таныла.

  Шуңа күрә гади мөселманнар да бу мәзһәбне үзләренә аңлаешлы, дип таный. Моннан исә Урта Азия, Алтын Урда, Госманлы дәүләтендә һәм Бөек Маңгуллар империясендә кешеләрнең хәнәфи мәзһәбен кабул итүләре шул сәбәптән икәнлеге ачыклана. Аларның нәселе хәзергә хәтле бу мәзһәбтә булуын дәвам итә.

Тик Россия мөселманнары арасында хәнәфи мәзһәбе киң таралган булса да, Әбү Хәнифәнең карашлары һәм эшләү алымнары киң җәмәгатьчелеккә тулысынча билгеле түгел. Шуңа күрә бүгенге көндә Әбү Хәнифәнең дини мирасын өйрәнү аеруча мөһим гамәл булып тора.

Хәзерге вакытта Көнбатышны һич тә ислам буенча көн күрә, дип әйтеп булмый. Тик алар да Коръәнне өйрәнүдән тайчынмый. Ни өчен без, мөселманнар, бу мәсьәләдә алардан артта калырга тиеш?

Безгә шуны аңлау мәслихәт: радикаль (кискен) идеологияне кайбер илләрдә һәм төбәкләрдәге кебек, бездә көч кулланып юкка чыгару мөмкин түгел. Биредә аңа шундый шартлар тудыру зарури: бу идеологиягә ихтыяҗ барлыкка килмәсен һәм ул үз-үзен юкка чыгарсын. Ә исламның хәнәфи мәзһәбендә кискен идеологиягә урын юк. Кайбер экспертларның: «Хәнәфи мәзһәбе радикализмны тоткарлап торучы көч»,-дигән сүзләрендә хаклык бар. Бу мәктәп кешеләргә түземле һәм уртача карашта булуы белән аерылып тора.

 

3.2. «Мәзһәб ни өчен кирәк?» — дип сораучылар булырга мөмкин.

 Бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешү өчен мәзһәбнең ваҗиб булуында шик юк. Сәхабәләр һәм табигыйньнәр чорында Ислам диненең хөкемнәрен мөкәммәл белүче галимнәр күп иде, икенче төрле әйткәндә Ислам диненең хөкемнәре сәхабәләрнең һәм табигыйньнәрнең акылларында, хәтерләрендә саклана иде.

 Ләкин Ислам динен кабул итүче халкы санының елдан-ел арта баруы, ә Ислам динен мөкәммәл белүче галимнәрнең саны киресенчә кими баруы — Шәригать хөкемнәрен һәркемгә аңлаешлы, кулай тәртипкә китереп, кәгазьгә теркәү зарурлыгын тудырды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, югарыда мәзкүр кылынган дүрт имамның иҗтиһады, тырышлыгы нәтиҗәсендә хәнәфи, шәфигый, мәлики һәм хәнбәли мәзһәбләре барлыкка килде. Алар игътикадлары, ягъни Аллаһы Тәгаләгә иман китерүләре белән бер-берсеннән һич тә аерылмыйлар.

 Шәригатьтәге һәрбер хөкемне мәзһәб имамнары Коръән аятьләренә һәм хәдис шәрифләргә нигезләнеп, йөзләрчә шәкертләре белән кат-кат тикшергәч кенә, кабул иткәннәр һәм теркәп куйганнар.

 Безнең хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы Имам әгъзам Әбү Хәнифә хәзрәтләре милади исәп белән 699 елда туып, сәхабәләр һәм табигыйньнәр белән очраша. Аерым алганда ул Әнәс ибне Мәлик радыйаллаһу гәнһе белән бергә яшәп, аңардан берничә ел дәвамында дәрес ала.

 

 Әнәс ибне Мәлик (р.г.) Мәдинәдә туып, Пәйгамбәребез (с.г.с.) һиҗрәт кылгач, ун яшендә Ислам динен кабул итә һәм әти-әнисе тарафыннан Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) асрамага бирелә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) вафат иткәнче, аның белән яши һәм аңа хезмәт итә. Соңра Басрада яшәп 712 нче елда 103 яшендә вафат була. Мөхәддисләр аннан 2286 хәдис риваять кылганнар.

 Шулай ук башка мәзһәб имамнары табигыйннәр белән очрашканнар. Димәк, алар аяти кәримәләрнең тәфсирен һәм хәдис шәрифләрне Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) иң якын булган кешеләрдән турыдан-туры ишеткәннәр. Шулай булгач, алар кулланган хәдисләрнең сахихлегендә шик булырга мөмкин түгел.

 Хәзерге кайбер «галимнәр»нең мәзһәб хөкемнәре сөннәткә туры килми, без хәдисләргә генә таянып яшәргә тиешбез, диюләрен — фетнә, дип, бәяләргә генә кала.

 Мәзһәбләрнең ваҗиблыгын инкарь итүчеләр, үзләрен әһле сөннәт вәл-җәмәгать, дип саный алмыйлар. Чөнки алар шайтан вәсвәсенә бирелеп, динебезгә төрле үзгәртүләр, бозыклар кертергә тырышалар. Аллаһ Тәгалә аларга иптәш булудан Үзе сакласын.

 Күрәбез ки, бүгенге көндә мөселман дөньясында бик күп фиркалар бар, кызганычка каршы, хәтта татарлар да, бигрәк яшьләре 1100 ел элек бабаларыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәдия кылынган туры юлны, ягъни хак игътикадлы хәнәфи мәзһәбен ташлап, төрле секталарга керәләр. Милләттәшләребезне адашудан кисәтү максатында, әлеге секталарның исемнәрен әйтергә телим. Болар: вәһһабилар, фәйзрахманчылар, нурсичылар, шигыйлар. Кыямәт көнендә хурлыкка калырга теләмәүчеләр алардан ераграк торсыннар.

 Ий Раббыбыз Аллаһы Тәгалә! Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безләрне туры юлга күндер. Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрнең юлына кертүдән сакла.

3.3. Мәзһәб буенча яшәү-зарурлык

        Югарыда әйтелгәнчә, һәр мөселман әһле-сөннәтнең бер мәзһәбендә булырга тиеш. Игътикат юнәлешендәге инану буенча-Матуриди һәм Әшгари мәзһәбе, ә фикъһе, ягъни гамәл-гыйбадәттә-Әбү Хәнифә, Шәфигый, Мәлики яки Хәнбәли мәзһәбләрендә булырга тиеш.

       Үзенең мәзһәбендә булу-Пәйгамбәр с.г.в. һәм аның сәхабәләре юлыннан бару.

       Әмма дини практикада мәзһәбләрне буташтырырга, җиңеллек эзләп, имамнарның хөкемнәрендә сайланырга ярамый.

Дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез: үз мәзһәбегезгә тугры булыгыз! Мәзһәбләргә каршы чыгып, әһле-сөннәтнең нигезен какшатуны максат итеп куйган Һидәят насыйб итмәгән кешеләрне тыңламагыз! Мәзһәбсезләр фетнә чыгарырга һәм динебезне җимерергә тели. Аллаһ сөбханәһү вә тәгалә болардан һәркайсыбызны сакласын!  

 

   Ислам динен тотучы милләттәшләребез, бигрәк тә дин галимнәребез арасында бик еш кына инде канатлы гыйбарәгә әверелеп барган бер фикерне ишетергә туры килә: «Ислам дине татар халкыннан башка да юкка чыкмаячак, ә менә Ислам дине булмаса, татарлар бетәчәк», — ди алар. Һәм моның белән һич кенә дә килешми мөмкин түгел. Шөкер, соңгы елларда иманга кайтып, Ислам дине буенча яшәүчеләр дә көннән-көн арта бара. Әмма ләкин әнә шундый куанычлы вәзгыятьтә дә дин тотучы милләттәшләребез арасында аңлашылмаучылыклар чыгып тора. Берәүләр хәнәфи мәзһәбе буенча яшим дисә, икенчеләр шәфигый мәзһәбе буенча дин тота, ә өченчеләр үзләрен бөтенләй дә сәләфит дип таныштыра һәм башка мәзһәбләрне санга сукмый. Шулай итеп, үзләрен генә хаклы дип санап, бәхәс кузгатучылар да күп. Гомумән, Ислам динендә дүрт мәзһәб ни өчен кирәк булган соң?

  Мәзһәбләр тарихын өйрәнгән, имам Әбү Хәнифә турында фәнни хезмәтләр, китаплар язган, Ислам диненең төрле мәзһәбләргә бүленүе ни дәрәҗәдә мөһим? Мәзһәбсез генә яшәп булмыймыни?

мәзһәб — ул секта түгел. Мәзһәбләр алар — бердәнбер хакыйкый Ислам диненең төрле чикләре. Динебезнең асыл байлыгы әнә шуннан гыйбарәт тә инде. Без — мөселманнар төрле мәктәп вәкилләре булсак та, бер хакыйкый юлдан атлыйбыз. Ислам — ул тар сукмак кына түгел, ә берничә юлдан торган киң трасса һәм анда һәркемгә урын җитәрлек. Домаскъ шәһәрендә Омеядларның 4 михраблы мәчете бар, элек биредә намазларны 4 мәзһәб буенча укыганнар. Кемдер моны фикер каршылыгы, дип шәрехләр. Ә менә берәр храмда 4 алтарь күргәнегез бармы?

Теге яки бу мәсьәләгә ачыклык керткән вакытта бер төркем Ислам галимнәре төрле аять һәм хәдисләрне өйрәнә һәм әкренләп хакыйкатьне ача. Мәзһәбләр теге яки бу милләтләрнең үзенчәлекләрен исәпкә ала. Ләкин бу — Коръән чикләреннән чыгу, дигән сүз түгел.

 Кайсы илләрдә нинди мәзһәбләр буенча яшиләр соң?

 Төрки дөнья хәнәфи мәзһәбе буенча яши. Согыд Гарәбстанында хәнбәли мәзһәбе. Суриядә шәфигыйлар да, хәнәфиләр дә бар. Мәликиләр Төньяк Африкада күп таралган. Шуны ачык аңларга кирәк, Ислам — ул халыклар һәм бөтен заманнар өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән хак дин. Һәр мәзһәб җирле үзенчәлекләрне, традиция һәм гореф-гадәтләрне исәпкә ала. Шуңа күрә бу мәзһөб дөрес, ә тегесе дөрес түгел, дип бәхәсләшергә дә кирәкми. Әйтик, намаз укыганда хәрәкәтләрнең төрле мәзһәбтә төрлечәрәк булуына карап кына диннең асылы үзгәрми бит.

Ә инде мәзһәбчелек кирәкми, дип әйтүчеләр дөрес уйламый. Ни генә дисәгез дә, барлык мәзһәбләр дә Коръән һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте буенча яши. Ә мәзһәбчелектән баш тартырга өндәү ул яңа укытучыларның мөзһәбләре буенча яшәргә чакыруга кайтып кала.

Чынлыкта, мәзһәбчелек чигеннән чыгу, турыдан-туры Коръәнгә, хәдисләргә генә мөрәҗәгать итеп гамәл кылу өчен иң югары дәрәҗәдәге мөҗтәһид булырга кирәк. Ә баланы, яшь буынны дингә күп гасырлык гореф-гадәтләр аша гына китереп була. Башкача була да алмый.

Әйтик, ни өчен бүген ваһһабчылык зур популярлык казанган һәм бик күп яшь кешеләр аңа тартыла? Беренчедән, аларның Коръән һәм сөннәт буенча яшәргә чакырган шигарьләре бик матур яңгырый. Югыйсә, башка мәзһәбләр дә Коръән һәм сөннәт буенча яши, әмма моны шигарь итеп кычкырып кына йөрми.

Күп яшьләр ваһһабчылыкка чын күңелдән, ихластан ышанып тартыла. Ә матур, яңгыравык лозунглар һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. Ләкин шуны ачык аңларга кирәк: глобальләшү чорына аяк баскан бер вакытта ваһһабчылык — ул глобальләшүнең үзенә күрә бер рәвеше. Шулай итеп, кеше эчтән глобальләшә. Ә глобальләштерү үзе бөтен нәрсәне гадиләштерүгә кайтып кала. Мисалга, әйтик, гамбургерны алыйк. Гап-гади бутерброд — тиз генә ясыйсың да ашыйсың.

Баш ватып торырга кирәкми. Замана цивилизациясе индивидуализмга корылган. Элек, урта гасырларда индивид өстендә җәмгыять торса, хәзер — киресенчә. Ягъни элек адәм баласы гаилә, нәсел, кабилә, ыру, өммәт кебек әһәмиятле «оешма»ларның вәкиле булган. Ә хәзер кеше үзен дөньяның кендеге дип хис итә. Ә ваһһабчылык әнә шундый хисләрне үстереп, котыртып тора. Традицион Ислам исә, авыз ачып, бер сүз әйткәнче, яхшылап уйларга куша. Ягъни кеше әби-бабайдан башлап, хәзрәт, остаз, мөфти алдында кечелекле булырга тиеш. Әнә шул баскычлар аша кеше Аллаһка, Аның пәйгамбәренә буйсынырга өйрәнә.

 Мәгълүм әйтемдәгечә, бәндәдән оялмаган Алладан оялмый, дигән сүз инде бу...

   Әйе. Ә ваһһабчылык безгә ни тәкъдим итә? Кеше алдында баш иеп йөрмә! Менә сиңа Коръән, сөннәт. Өлкәннәрне тыңларга кирәкми. Нигә әле тәфсирләр, галимнәрнең аңлатмаларын укып торырга? Үзең дә бик әйбәт беләсең. Монда аңламастан нәрсә юк, янәсе. Бу глобальләшүче дөньядагы аермачык индивидуализм мантыйгы инде. Анда нәфесне, тәкәбберлекне тыеп, Аллаһы Тәгаләгә якынаясы урында, киресенчә, кешенең үзе турындагы фикере күпертеп кабартыла: янәсе, мин үзем дә беләм, мин — иң акыллысы. Нәрсәгә кирәк миңа Әбү Хәнифә? Мәзһәбсезлек — ул — Шәрекъ дөньясында таралган индивидуализм юлы. Шулай итеп, кеше рухи капкынга килеп капканын сизми дә кала. Ягъни ул Коръән һәм сөннәт буенча яшәгән дә кебек, әмма традицияләрдән аерылган кешенең эш-гамәлләре күп очракта нәфесе кушканны үтәп йөрүгә кайтып кала.

Мөселман дөньясы һәрвакыт ике лагерьга бүленде, аның берсе — формаль дини гыйлем, икенчесе — рухи зирәклек, хикмәт белән дингә чакыру. Формаль дини гыйлем хәзер ваһһабчылык нәрсәгә өндәсә, шуңа өнди. Ваһһабчылар, аларны, икенче төрле, сәләфитләр дә, диләр, бөтен нәрсәгә формаль дәлил таләп итә. Ягъни алар бөтен хәл-вакыйга хәдис һәм Коръән аятьләре белән туры килергә тиеш, дип саный, һәм моның белән бәхәскә керүе дә авыр. Шуңа күрә ваһһабчылык яшьләр арасында бик популяр. Кызганыч, формаль дини гыйлем һәрвакытта да хакыйкать түгел.

Имам Әбү Хәнифә хикмәт иясе булган. Фарсыларны дингә өндәгәндә ул аларга исерткеч эчемлек — нәбиз эчүне тыймаган. Нәбиз ул бераз әчеп киткән финик төнәтмәсе, ягъни әче бал кебегрәк нәрсә — фарсыларның милли эчемлеге. Ә бит нәбиз барыбер дә кешенең аңын томалый торган исерткеч эчемлек. Әгәр урта гасырлардагы китапларны укысак, иң күп каршылыклы фикерләр Әбү Хәнифә турында булыр.

Кыскасы, заманында Әбү Хәнифә турындагы бәхәсләр коточкыч була. Шәкертләре аны яклап чыга. Имештер, нәбиз — әз генә әчеп киткән компот булган икән һәм ул аны шуңа күрә рөхсәт иткән. Әмма ул гади компот кына булса, бу турыда кызу бәхәсләр купмас иде. Ә Әбү Хәнифә бик зирәк кеше булган һәм шуны ачык аңлаган — нәбиз эчүдән тыйганчы, фарсыларга иң элек тәүхидне — бер Аллалык идеясен үткәрергә кирәк. Аннары, Аллага, Коръәнгә якынайгач, нәбизне алар үзләре үк ташлаячак һәм ул чынлап та шулай булып чыга да. Ислам динен кабул иткәндә фарсылар әле нәбиздән баш тартмый, ә берничә ел үткәч, мичкә-мичкә исерткечләрне үзләре үк урамга чыгарып түгә.

 

  Иҗади зшемнең төп бүлегенә тәкълид темасын күтәрергә булдым, чөнки бу тема мәзһәбләргә бәйле.

   Тәклид сүзе гәрәп телендәге قلد يقلد تقليدا сүзеннән алынган, иярү мәгънәсе белән килә. Шәригәтьтә тәклид сүзе берәр галимнең фәтвасын алып, дәлилне сорамыйча куллану - дигәнен аңлата. Монда мәзхәбләр артыннан иярү, анын фәтвәләре белән гамәл кылу да керә.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.