Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Имам Хәнбәл хәзрәтләре.



2.13.Имам Хәнбәл хәзрәтләре.

                                                    

Тулы исеме- Әхмәд бин Мөхәммәд бин Хәнбәл Абу Абд`аллаһ әш-Шәйбани

Һөнәре- фәкыйһ, мүхәддис

Туу датасы- 778/780 еллар тирәсе

Туу җире- Багдад

Үлем датасы- 855/856 еллар тирәсе

Балалары- Салих, Абдулла.

 

Әхмәд бин Мөхәммәд бин Хәнбәл Абу Абд`аллаһ әш-Шәйбани — гарәп. (780—856) — Ислам диненең фикыһ, хәдисләр, гакыйдә  һ. б. өлкәләрендә дан казанган галим, хәнбәли мәзһәбенә нигез салучы.

 

2.14.Тормыш юлы

 

Ислам дөньясында кояш нуры кебек балкып олугъ галимнәр арасында гаять ихтирам белән зикер ителмәктә булган барлыгы белән галәме Исламны шатлыкка ирештереп, милләте Исламиягә иткән хезмәтләре белән исемнәренең кыямәткә кадәр хаер белән искә алынуларына сәбәп булганнары кебек үз заманында булган һәр төрле милләтләрнең сыеныр кешесе булучылык кебек шәрифләргә янә ирешкәндер. Исемнәре исә Әхмәд бине Хәнбәл булып, Әбү Габдулла дип кушамат бирелгәндер. Аталары Шәйбан кешеләреннәндер. Ул 780 елда Багдад шәһәрендә туа. Әхмәд кечкенә булган вакытта, аның әтисе Мөхәммәд 30 яшендә вафат була. Әхмәдне тәрбияләү вазыйфасы әнисе Сафия бин Мәймүнә бин Мәлик әш-Шәйбәни җилкәсенә төшә. Әхмәд бераз үскәч, әнисе аны Коръән, хәдис һәм башка гыйлемнәрне өйрәнү өчен мәктәпкә бирә. Әхмәд бин Хәнбәл хәдис фәне белән аеруча кызыксына һәм 15 яшьтән ныклап бу фән белән шөгыльләнә башлый. Шул вакытта ук ул Багдадта галимнәр җыеннарына йөри башлый. Әхмәд бин Хәнбәл хәдисләрне җыю өчен төрле җирләргә сәяхәт кыла. Шулай ул заманынының мәшһүр мөхәддисенә әйләнә. Имам Әхмәд фикһ һәм хәдисләр гыйлемен Әбү Хәнифәнең билгеле шәкерте - имам Әбү Йосыфтан, һәм шулай ук имам әш-Шәфигыйдан өйрәнә. Шулай ук Муфәддәл, Исмәгыйль ибне Уляйа, Җәрир ибн Габдел-Хәмид, Яхъя бин Сәид әл-Кәттан, Әбү Давыд, Габдулла ибн Нәмир, Уәки ибн әл-Җәррах аның укытучылары булалар. Кайбер укытучылары - Әбү Давыд, имам әш-Шәфигый, Яхъя ибне Әдәм, имам Бухари, имам Мөслим һәм Язид ибн Харун аңардан хәдисләр тапшыралар.

Имам Әхмәд әш-Шәфигыйны аеруча якын күргән, Шәфигый да Әхмәдне хөрмәт иткән. Имам Шәфигый, заманының күренекле галимнәреннән булуына карамастан, хәдисләрдә авырлыклар күрсә, аңа мөрәҗәгать иткән.

Муатәзилиләр хакимияткә килеп "михнәт" урнаштыргач хәлифәлектә бердән-бер үзенең фикерен үзгәртмәгән галим була.

Имам Әхмәд үз дәверенең иң атаклы мүхәддисләреннән санала. Төп игътибарын хәдискә юнәлтеп ул фикыһ һәм башка фәннәрне өйрәнүгә керешә. Аның укытучылары, Әбү Хәнифәнең укучысы, имам Йосыф, имам әш-Шәфигый һәм башка бөек галимнәр булган. Имам Әхмәд 1 000 000 хәдисне яттан белгән. Имам Әхмәднең дәресләренә кайчак 5 000 артык укучы җыелган иде. Хәнбәл хәзрәтләренең китап язуларыннан Әль-Мөснәд исемендә булган китабы өч мең олугъ хәдисләрне эченә алып булган мәсьәләләре камил дөреслек тикшерелеп язылгандыр. Үзе сәламәт вакытларына угыллыры булган Габдуллаг эндәшеп: “Углым! Минем бу китабымны яхшы хифыз әйлә, чөнки бер вакыт киләчәктер шул заман, минем бу китабым белән гамәл ителәчәктер димешләрдер. Моннан башка “Мөнасикель-Кәбир”, Әль-Мөкәддәм вәл-Мөәххәл филь-Коръән”, “Җавабәтель-Коръән”, “Ән-Насәх вәль Мәнсәх” кебек күркәм әсәрләре дә бардыр. Хәнбәл хәзрәтләре бик түбәнчелекле иде, хәттә йөргән вакытларында артыннан һич бер кемне йөртми, бер тигез яныннан йөрүчелек белән әмер итәрләр иде. Тырышлык теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнү кебек макталган сыйфатларның иң соң дәрәҗәсен тапканнардыр. Һәр көн өч йөз рәкагать намаз кылып вә һәрвакыт Аллаһу Тәгаләгә буйсыну вә гыйбадәттә булырлар иде. Гомерендә биш мәртәбә исламның нигезләре булган хаҗ шәрифне зыярәт кылмышлар иде.

Һилал бинел-Галә исемле зат әйткәндер- “Имам Хәнбәлнең һәр фәннән хәбәре булып суфилык вә тәкъвалык диндар булу белән сыйфатланган кадерле бер зат булгандыр. Илле ел бергә кара-каршы сөйләшү вә мәҗлесләрендәдә булдым һич бер вакыт мактануга караган сүзләр сөйләмәде”.

Хәттә бер вакыт: “Я Имам! Ахмак кемдер?” дип сораган адәмнәрнең җавабына: “Үз үзен мактаучыдыр”диделәр. Имам Хәнбәл хәзрәтләренең озтазларына күрсәткән хөрмәт вә олылаулары гадәттән тыш, читкән ашкан иде. Хәтта озтазының махсус изгене рөхсәте булмаенча хозурларына утыруы булмагандыр. Үзләре бик ятлауга, хәтергә салуга көчле булып хәтерләрендә ун мең хәдисе бар иде. Бер кат ятлаган нәрсәләрне һич онытмаслар иде. Һәр урында бәхәс вә сүз көрәштерү вакытларында имам Хәнбәл хәзрәтләренең уе һәр кем тарафыннан икеләнүсез кабул кылыныр иде. Шәригать хөкемнәренең иң тирән вә нечкә мәкалләренә, урыннарына кадәр аңлаучы булган бер кадерле зат, акыл иясе иде. Һәр җирдә Хәнбәл хәзрәтләренең макталуыннан бәхәс булып искә алудан каләмнәр тую дәрәҗәсендәдер. Габдерахман Әль-Жузи исемле зат имам хәзрәтләренең тәрҗемәи хәленнән язды “Мөнакый Әхмәд бине Хәнбәл” исемле олугъ әсәрендә имам Хәнбәл хәдис кабул иткән галимнәрнең исемнәрен әлифба тәртибе белән санап, барсының тугыз йөз затка ирешкәннәрен күрсәткәннәрдер. Үзләре бик чыдам вә сабыр булып күркәм холыкта һәм камил шәхес иде. Табигый сыйфаты һәм тәрҗемәи хәле белемсез булганнарга хәдисе аңлатмаслар иде. Һәр вакыт тәһарәттә булып, бозыклык, мәгънәви начарлыкларны китергән кебек тәһарәтсезлек тышкы авыру вә кимчелекләрне китерәләр дияләр иде.

Фәкырь вә мохтаҗ булган адәмнәргә артык мәхәбәт вә шәфкатле булганга һәр кайда фәкырь бер авыру ишетер булсалар шунда ук хәлен сорар өчен барып мөмкин булган кадәр ярдәм бүлерләр иде. Хәнбәл хәзрәтләре кырык яшьләрендә өйләнгәннәрдер. Салих, Хәсән, Хөсәен, янә Хәсән, Мөхәммәд, Сәгыйд Зәйнәп исемнәрендә алты балалары булып иң олугълысы Салихтыр, бу һәм Әбуль Фазыйль кушаматы белән мәшһур булгандыр. Салих һиҗрәтнең 230 нче елында дөньяга килеп имам хәзрәтләренең балалары арасында иң сөекле булгандыр. Аталары, вафат иткәннән соңра, Хорасан тарафларына китмештер. Хәттә Салих дәрес араларында атасы хәзрәтләренең тормышы вакытында, үзенә булган мәхәббәт кайгыртуын исенә төшереп, көенечле тавышлар белән елар иде. Һиҗрәтнең 303миладиенда вафат булгандыр. Икенче угыллары Сәгыйд Куфәдә бераз казый булып торганнан, соңра ул вафат булгандыр. Имам Хәнбәл хәзрәтләре бер атна хаста булып авыртып ятканнан соңында 241 нче елда Рабигыль-әүвәл аенда җомга көн дөньядан күчтеләр. Имам Хәнбәл хәзрәтләренең, авыру вакытларында һәркем хәлләрен белмәк өчен килерләр иде. Вафат хәбәрләре бөтен Багъдад кешеләренең кайгы-хәсрәткә төшеп елауга мәҗбүр итмештер. Ул тарафларда еламаган адәм калмагандыр, хәттә яшь вә сабый балаларга кадәр вафат хәбәрләре тәэсир итеп көенечле тавышлар белән бөтен Багъдад шәһәре кыямәт хәленә кергәндер. Шул вакыт халыкның күплеге, тыгызлыгы җәһәтеннән Багъдад халкы өй ишекләрен ачып “Тәһарәт алырга теләгән адәм килсен” дип кычкырырлар иде. Бөтен шәһәр авыллардан нәтиҗәдә һәр җирдән килгән җәмәгать мөселманнар хатын кызларыннан башка бары җитмеш сигез меңгә ирешеп, болардан башка егерме сигез меңе кадәр чит милләт халкыннан тагын булып, бу мөбәрәк затның җеназасына кабер шәрифләренә кадәр туксан сигез мең кеше тарафыннан гаять ихтирам белән озатылгандыр. Заманы вафат вакытыннан дүрт көнгә кадәр бөтен адәмнәр тарафыннан мәтәм вә кайгы тотылып, һәркемнең күңеле аерылу, югалту кайгысы белән тулгандыр.   

  



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.