Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Намаздан зекер итү



4 – Намаздан зекер итү

Тагын бер бәхәсле мәсъәлә – намаздан сон тәсбих кылу. Сөннәттәнме яки фарызданмы? Аерыммы ләкин җәмәгәть беләнме? Аннары дога кылганда битне сыпырыргамы яки юкмы? Бу сораулар кайберәүләрнен тынычлыгын югалта һәм җавабларын табарга ашыктыра...

    Чыннанда, безнен бабайларыбыз мирасыннан калган тәсбих кылу рәвеше хәнәфи мәзхәбе буенча муафик һәм анарга хыйлафлы түгел. Сөннәт намазы тәмамлангач, меселманнар бер сафка утырып тәсбихне җәмәгать белән әйтәләр. Анарга дәлилләр дә хәдис җыентыкларында мәзкүр ителгән:

من سبح الله في دبر كل صلاة ثلاثا وثلاثين، وحمد الله ثلاثا وثلاثين، وكبر الله ثلاثا وثلاثين، فتلك تسعة وتسعون، وقال: تمام المائة: لا إله إلا الله وحده لا شريك له، له الملك وله الحمد وهو على كل شيء قدير غفرت خطاياه وإن كانت مثل زبد البحر

Бухари үз сәхихендә әйтә: Пәйгамбәр (с.а.в.) әйтте: “Кем һәр бер фарыз намазын укыгач 33 мәртәбә сөбханаллах, 33 мәртәтә Әлхәмдулиллях, 33 мәртәбә Аллаһ Әкбәр, һәм соңыннан لا إله إلا الله وحده لا شريك له، له الملك وله الحمد وهو على كل شيء قدير дип әйтсә – диңгездәге күбек хәтле гөнахлары булсада алар кичерелер.

   Башка хәдистә имам Муслим китерә: Пөйгембәребез (с.в.а.) /фарыз/ намазны тәмамлагач бары тик للهم أنت السلام ومنك السلام، تباركت ذا الجلال والإكرام утыра иде”.

Бу ике хәдис бер-берсенә капма-каршы булмас өчен галимнәребез аларны шулай муафик иттеләр: беренче хәдис иртәнге һәм икенде намазыннан соң тәсбих турында хәбәр итә, чөнки бу намазлардан соң сөннәт намазы юк, икенчесе калган намазлары белән бәйле. Шулай без ике хәдисне дә кулланусыз калдырмадык.

Дога кылган чагында кулларны күтәрү һәм соңыннаң битне сыпыру турында Гомәр (р.а.) әйтте: “ Рәсулүллах кулларны күтәреп дога кылса битне сыпырмыйча /кулларын/ тешерми иде”[15]. Башка хәдистә Пәйгамбәребез әйтте: Әгәрдә дога кылсаң кулларнын эчтәге өлеше белән кыл, тышкы белән түгел, доганы тәмамлагач битеңне сыпыр”[16].

Тәсбихне җәмәгать белән кылу турында Сахих муслим җыентыгында китерелгән хәдис бәйән итә: Пәйгамбәребез (с.а.в.) әйтте: “Әгәр дә бер кавым Аллах йортында җыелса һәм Аны искә төшерсә, фәрештәләр үз канатлары белән аларны капларлар һәм Аллаһнын рәхмәте аларга.”

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.