Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Тәкълид — иҗтиһад



3.4. Тәкълид — иҗтиһад

Нишләптер соңгы 100-150 елларда барлыкка килгән күптөрле «яңартучылар» Ислам авторитетларына иярергә, тәкълид итәргә теләми. Аеруча мәзһәбкә иярү тәнкыйть ителә. Ә Әбү Хәнифә мәзһәбе белән татарлар 14 гасыр яши бит инде.

   Фәнни фикер үсеше буенча, һәрвакытта баштан ук ниндидер бер акыллы кешенең ачышы була һәм ул карусыз кабул ителә. Мәсәлән, Архимед, Эйнштейн, Ньютон кануннары. Тик ул кануннар галимнәр исеме белән аталса да, алар бит Аллаһы Тәгалә кануннары һәм Аның аша тормышка ашырылып киләләр. Әмма Ньютонга тәкълид берәүдә дә шик уятмый, берәүне дә гаҗәпләндерми бит. Шул ук вакытта: «Без дә Ньютон кебек үк галим. Аның фикеренә иярү Аллаһының берлегенә зыян китерә», — дип сөйли башласалар ни булыр иде? Бу фикер кешедә көлке уятыр иде. Кайбер өлкәләрдә, әйтик механикада инде төп ачышлар ясалып беткән. Ягъни механикада «иҗтиһад ишекләре» ябык инде. Дөресрәге механика өлкәсендә мотлак иҗтиһад мөмкин түгел. Тик ачышларга урын булган икенчел кысалар да кала бирә әле. Шулай ук иҗтиһад өчен илаһияттә дә фәкать мәзһәб кысаларында урын кала бирә.

   Татар галимнәре фән өлкәсендә әйтик «мәңгелек машина» уйлап табу турында уйланмыйлар. Ягъни мөмкин булмаганны уйлап та тормыйлар. Тик менә фәнни илаһият өлкәсендә алар зур яңалыкларга өметләнәләр. Ә бит уйласаң, гап-гади һәм ачык кагыйдәләр инде күптән корылган: намаз уку, ураза тоту кебек. Әмма галимнәр арасында шушы сыналган кагыйдәләргә дә шик белдерүчеләр табыла.

   Шулай килеп чыккан инде. — Фикһ фәненең нигезен Әбү Хәнифәгә салырга туры килгән. Тик ул да нәкъ Ньютон кебек үк бу кануннарны уйлап чыгармаган. Бары тик булган кагыйдәләрне ул системага салган һәм язып куя алган гына. Бу бит тарихи язмыш, тәкъдир. Моңа Аллаһының теләге булган димәк. Һәм безнең кайбер яңартырга омтылучы галимнәребез фикеренә карамастан, Ньютонның да, Әбү Хәнифә кануннары да гомерлеккә калачак. Шунысы мөһим, бу замана галимнәренең масаю, шапырынуларына карамастан шулай дәвам итәчәк. Шул нисбәттән бер хәдисне искә төшереп үтик. Пәйгамбәребез (с.г.в) Җәннәткә 70 мең кеше хисапсыз гына узар дигәч, аннан берсе үзе турында, керә алырмынмы, дип сораган. Пәйгамбәребез: «Әйе», — дигән. Ләкин икенче сораганга исә: «Синнән алда сорадылар инде», — дип сорауны уздырып жибәргән. Шулай иттереп тормышта кемдер беренче була инде.

   Әбү Хәнифә табигыйн булган, ул сәхәбәләр белән очрашырга өлгергән. Бу вакытта әле ялган хәдисләр булмаган. Ул сөннәтне      тулысынча өйрәнә алган. Шулай иттереп аның мәзһәбе тулысынча чын Сөннәткә иярә алган. Ә 100-150 елдан соң бик күп уйдырма хәдисләр барлыкка килгән. Моңа борчылып галимнәр чыннарын саклап калырга тырышкан. Шул исәптән чын дип саналучы 6 җыентык барлыкка килгән. Бохари җыелган 600 мең хәдистән 7 000 не генә сайлап ала алган. Әлбәттә, бу да тулы Сөннәт түгел. — Әбү Хәнифә белгәннең бер өлеше генә бу. Шуңа күрә хәнәфи мәзһәбен Бохари коткарып калган хәдисләр белән төзәтү сәер гамәл.

  Нәкъ менә шушы яссылыкта карап Әбү Хәнифәнең әйткән сүзләрен аңларга кирәк: хәдисләр белән аның фикере арасында тәңгәллек булмаса, Әбү Хәнифә сүзен калдырып хәдискә иярегез. Димәк монда сүз чын хәдисләр турында бара.

 Гомумфәнни үлчәмнәр кануннары бар. Әйтик сантиметрлы линейка белән миллиметрлы үлчәмне үлчәү һәм дөресләү мөмкин нәрсә түгел. Шулай ук Әбү Хәнифәнең дә бары тик Коръән һәм хәдисләргә генә таянып ясалган кагыйдәләрен дә соңыннан тупланган Бохари-Мөслим хәдисләр җыентыгы аша бәяләп булмый. Чөнки алар соңыннан, сәгадәт гасырыннан соң, буталчык заманнар килгәч йөзләрчә мең ялган хәдисләр уйлап чыгарылгач төзелгәннәр. Шуңа күрә тулы Сөннәт белән чагыштырганда алар тулы булмау һәм өлешле булуы белән аерылып торалар.

   Һичшиксез, шәригать буенча иң тулы белемле Пәйгамбәребез (с.г.в) булган. Аннан соң тугъры хәлифәләр, аннан соң сәхәбәләр, аннары табигыйннәр, димәк шулар исәбендә Әбү Хәнифә. Аннан соң булганнары исә азрак белә, бу шиксез.

   Шуңа күрә Әбү Хәнифә мәзһәбенә каршы баручы ялган галимнәрнең эше бернинди кысаларга да сыймый. Тугъры юлны безнең бик белемле бабайлар инде мең еллар элек үк кабул иткән булган. Алар 1000 еллар элек хәнәфи булганнар. Хәттә дәүләт дәрәжәсендә дин кабул иткәндә, аларга Ибн Фадлан тарафыннан чит мәзһәб тәкъдим итүне инкарь итеп хәнәфи булып калганнар. Шуңа күрә хәнәфи болгарлар, хәнәфи Алтын Урда, хәнәфи Казан ханлыгы варислары шундый мирастан баш тартып яңа уйлап чыгарылган ваһһабчылык, ялган җәдидчелек яисә башка төрле зиндыйклыкка бара алмыйлар.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.