Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Намазда рөкүгъкә хәтле һәм рөкүгътән сон кулларны күтәрү.



1 – Намазда рөкүгъкә хәтле һәм рөкүгътән сон кулларны күтәрү.

Намазда рөкүгъкә хәтле һәм рөкүгътән сон кулларны күтәрергә кирәкме – дип кайберәүләр сорау бирергә мөмкиннәр. Чөнки Ибн Гомәр (р.а.) бер хәдистә пәйгамбәребезнен намазын искә төшергәч, аны (с.а.в.) намазда рөкүгъкә хәтле һәм рөкүгътән сон кулларны күтәргән – дип тасвирлаган.

Безнең дәлил[5]: Ибн Мәс’үд (р.а.), гыйлем белән атаклы сәхәбә, хәтта Рәсүлүллах аның турында әйтте: كنيف ملئ علما (гыйлем белән тулган савыт). Бу сәхәбә әйтте: “Пәйгамбәребезнең ничек намаз укуын сезгә күрсәтмәскәме?! Аннары намазны укып ул фәкать кулларын беренче тәкбир-тәхримдә генә күтәргән иде”[6]

     Шулай үк беренче дүрт хәлифтән Әбү Бәкр, Гомәр, Госман һәм Гали (р.а.) намазда бер мәртәбә генә кулларын күтәрүләрен риваять ителә.

2 – Әмин сүзен кычкырып әйтү

Тагын бер хыляфлы мәсъәлә еш күренә торган безнен мәчетләребездә – ул Әмин сүзен кычкырып әйтергә. Белгәнебезчә, Әбү Хәнифә мәзхәбендә “Әмин” сүзе өчтән әйтелә. Дәлил өчен Пөйгембәребезнен (с.а.в.) шундый сүзләрне китереп була: “Әгәрдә имам “гайрил магдуби гәләйһим” сүзен дисә “Әмин” дип әйтегез.Чөнки фәрештәләр дә “Әмин” сүзен әйтәләр. Имам да “Әмин” дип әйтә”.[7] Бу хәдис үз ишәрате белән Әмин сүзен авыз өченнән әйтүен күрсәтә. Чөнки “Әмин” ачык тавыш  белән әйтелсә, хәдиснен килүенә хаҗәте булмас иде.

Имам өченнән әйтсә, шулай үк арттан торучылар да (мәэмум) Әминне өченнән әйтергә тиешләр. Рәсүлүллах (с.а.в.) әйтте:

 “ إنما جُعِل الإمام إنما الإمام ليؤتم به ، فلا تختلفوا عليه ، فإذا كبر فكبروا ، وإذا ركع فاركعوا ، وإذا قال سمع الله لمن حمده فقولوا : اللهم ربنا لك الحمد ، وإذا سجد فاسجدوا . رواه البخاري ومسلم وفي رواية لمسلم من حديث أبي موسى رضي الله عنه قال : قال رسول الله صلى الله عليه وسلم : وإذا قرأ فأنصتوا .

Мәгънәсе: Имам аның артыннан иярү һәм кабатлау өчен куелган. Анарга каршы килмәгез. Тәкъбир-тәхрим әйтсә сез тәкъбир-тәхрим әйтегез, рөкүгъ ясаса сез дә рөкүгъ ясагыз, “СәмигАллахү лимән хамидәх” – дип әйтсә, сез “Раббәнә ләкәл -хәмд” – дип әйтегез.

Хәдисләр җыентыкларында Әмин сүзен кычкырып укырга таләп итүче хәдисләрне табып була, ләкин бу хәдисләр бары тик сәхәбәләрне өйрәтү һәм аңлату максаты белән әйтелгән. Чөнки бу дога даими вакытта яшерен әйтелгән булса бәлки сәхәбәләр анын турында белмәсләр иде. Бу сәзләрне Вәил ибн Хәҗар сәхәбәнен хәдисе исбатлый:

ما أراك إلا ليعلمنا [8]Ул (ягъни пщйгамбәребез) фәкать өйрәтергә генә тели    

Соңрак, Аллаһның илчесе “әмин” сүзен кычкырып әйтү хөкемен бетерде (ягъни нәсх кылды).

  Шундый практика сәхәбәләрнең тормышында күреп була. Мәсәлән, Гомәр (р.а.) “Сәнә” догасын тыштан укуы турында риваять килә. Әбу Һүрайрадан “әгүзү” догасын ачык тавыштан укуы хәбәре килә. [9]Белгәнебезчә, Сәнә һәм Әгүзү догалары өченнән укыла, ләкин бу ике бөек сәхәбә үз эшләре белән дингә каршы чыкмаганнар, алар бары тик халыкка намазда укыла торган ике яшерен доганы өйрәтергә теләгәннәр.

  Әби Ваил хәбәр итә: “Гали һәм Габдулла бисмиллә, әгүзү һәм әмин сүзләрен кычкырып укымыйлар иде”.[10]

Имам Тахави “Игләу Сунан” китабында әйтте: “Сәхәбәләрдән һәм тәбииннардан күбесе Әмин сүзен кычкырмыйча, яшерен әйтәләр иде”[11].



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.