Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Сафларны тигезләү.



3 – Сафларны тигезләү.

Пщйгамберебезнең сөннәте буенча җәмәгать намазында сафлар тигез булырга тиеш.

   Бер хәдистә әйтелә: “Аллаһнын рәхмәте һәм фәрештәләрнен истигфары беренче сафка төшерләр. Сәхәбәләр әйттеләр: Йә Расүлуллаһ: Икенче сафка (дога кылсаң иде). Ул әйтте: Аллаһнын рәхмәте һәм фәрештәләрнең истигфары беренче сафка төшерләр. Сәхәбәләр әйттеләр: Йә Расүлуллаһ: Икенче сафка. Ул әйтте: икенчегә дә! Сафларны тигезләтегез, җилкәләрегезне параллель, тигез рәвешле куегыз, буш урыннар калдырмагыз...”. (رواه أحمد)

Бу хәдистә сафларны тигезләтер өчен җилкәләрне параллель (бер-берсенә орынып торырлык итеп) куерга әйтелгән. Ул - безнең галимнәребез дәлиле. Фәтәва Хиндия дә мәзкүр ителгән ки, “сафлар җилкәләр бер-берсенә тию белән тигезләнә”.

Кайвакыт мәчеткә кереп шундый нәрсә күз алдына китерелә: җәмәгать бер сафка басып, җилкәләр бер-берсенә тиеп, кайберәүләрнен аяклары да сузыла башлый, ун-сул күршеләрне уңайсызлыкка китерә. Алар бу гамәлне сөннәт- дип аңлаталар. Бу фикер каян килеп чыккан? Ачык формалы катгый рәвештә әмер итә торган хәдис килмәгән бит!

Әнәс (р.а.) әйтте: “/Намазда/ беребез үз җилкәсен күрше җилкәсенә, аягын күрше аягын терәтеп баса иде”. Бу хәдисне китергәч, абруйлы галимыбыз Зафар ат-Тәхәнәви әйтте: “ Безнең заманда (ягъни 20нчы гасырда) кайберәүләр бу хәдисне өстеннүн генә аңлап гамәл кыла башлады. Аларга күз салсаң: сафларны аяклар белән тоташтыралар һәм бу хәл намазның азагына хәтле дәвам ителә. Намазда җилкәләр, аяклар һәм тезләр тоташ булса – бу каты җафалануга кертә, бу бөтенесенә мәгълүм, аеруча, әгәр дә бу тамаша намазның азагына хәтле булса. Чыннан да /динебез/ авырлыкны теләми. Әгәр дә намаз укучылар төрле буйлы булсалар, мәзкүр ителгән әгъзаларны тоташтыру хакыйкәттә мөмкин түгел. Нәтиҗәдә әйтеп була: хәдис бары тик сафларны тигезләйтергә өнди (ягъни мәҗбүри рәвештә аякларны тоташтырырга түгеллеген аңлата)[12].

  Монарга өстәп тагын бер риваять искә тешереп була: Ма’мар исемле сәхәбә хәбәр итә: “Әгәрдә мин сәхәбәләрнен берсе белән шулай эшләсәм (ягъни үз аякларын ун һәм сул күрше аякларына терәтсә), ул миннән /чылбырдан/ очкынган ат кебек качар иде”[13].

Бу хәдис бәхесле мәсъәләгә карата сәхәбәләрнен карашын күрсәтә. Алар сөннәтне торгызыр өчен бетен көч күәтне китерәләр иде. Ләкин бу мәсъәләдә аякларны бер-берсенә терәтеп куюга иһтибар бирмәгәннәр, бәлки киресенчә шундый гамәлне сөймәгәннәр, калдырганнар. Бу хәдис – аякларның бер-берсенә терәтеп куймауга сөннәт булмавына дәлил була.

  Сүзләребезне ныгытыр өчен тагын бер хәдис китерик, анда пәйгамбәребез “муыеннарны тоташтырырга өнди”[14]. Хакыйкатьтә, кеше әллә нинди гимнаст булсада бу эшне эшли алмас, ләкин хәдис ачык туры мәгънәгә өндәми. Ул факәть бик диккать итеп сафларны тигезләүгә әһәммият бирергә таләп итә.

   Намазнын иң мөһим нәрсәләрдән берсе –тынычлык, Аллаһ Тәгаләгә буйсынуны күрсәтү, бетен фикерләрне намаздан тыш чыгармау – ләкин һәр рәкәгать саен аякларны сузып, бер-берсенә җәфалану китереп – намазнын тынычлыгын югалта.

Әлеге әйтелгән хәдисләр безнен хәнәфи мәктәбенең позициясен күәтләндерә, һәм дөреслегенә дәлил булып килә.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.