Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Имам Мәлик хәзрәтләре



2.12.Имам Мәлик хәзрәтләре

 

Имам Мәлик һиҗрәтнең 95-нче елында Мәдинәдә дөньяга килгән. Ул бик олуг галим булу өстенә гаять дәрәҗәдә түбәнчелекле бер кеше булган. Аның пәйгамбәребезне олуглау шул дәрәҗәдә булган ки, Мәдинә шәһәрендә һичбер вакыт атка атланмаган, арбага утырмаган: «Пәйгамбәребез дәфен кылынган шәһәрдә атка утырып йөрмәячәкмен», дия торган булган. Ул пәйгамбәребездән хәдис риваять итмәкче булса, әүвәл тәһарәт ала, аннан соң бик мәһабәт кенә урынына утыра да шуннан соң гына хәдис риваять итә торган булган. Аның да бик күп галим шәкертләре булып, шулар эчендә иң олугысы имам Шәфигыйдер. Шәригать белемнәрен дөньяның һәр тарафына кадәр таратып үзеннән никадәр Ислам галимнәре белән артыгы белән җитештерү кебек, олугъ бер шәрифкә ирешкән бу имам дурт имам арасында олуг хөрмәтләргә ирешкәннәр. Гыйлем көченнән башка тагын күркәм холык, суфилык вә дингә бирелгәнлеге белән бөтен дөньяга шөһрәт тапкан бер зат.

Исем шәрифләре Мәлик бине Әнәс кушаматы исә Әбу Габдулладыр. Нәсел нәсәбәсе Әнис бине Мәлик бине Әбә Галиф бине Гомәр бине әл-Харис тән гыйбарәттер. Үзе тәбе тәбигыйн (сәхабәләрнең иярченнәреннән) булып Хиҗаз тарафларыннан килгәнлеге сөйләнсәдә дөресе Ямән иленнәндер. Үзеннән милләтебезнең олугъларыннан булган (имам Шафигый вә Мөхәммәд бине Ибраһим бине Диар вә Әбү-Һашим) кебек затлар тәрбия кылынгандыр.

Имам Мәлик хәзрәтләре (Һарун Рашид) белән бер заманга туры килгәннәрдер. Хәзрәте имам Шәфигый Мәлик Рахматуллаһы галәйһегә имамнарның йолдызы кушаматын биргәндер. Гасырында булган галимнәр арасында иң белемлесе, мәгърифәтлесе булып, күп адәмнәр үзенең олугъ хәдисләрендә риваять сөйлиләрдер. Имам Мәлик хәзрәтләре бик гыйлемле, яхшы әхлакъ иясе булып диндарлыгын исә сөйләүгә мондый хәҗәт юктыр. Хәтта Мәдинәи Мөнәвәрә дә йөргән вакытларында әдәптән тыш бер эш билгеле булмасын дип, башмагын салып ялан аяк йөрер булганнардыр. Имам Шафигый хәзрәтләре әйткәндер: “Хиҗаз” җирен гыйлеме белән тергезүче Имам Мәликтер дип. Хәдис белемендә артык сәләтлек иясе булып заманасында һәркемнән өстен булганнардыр. Бер хәдис шәриф укырга теләгән вакытларында тәһарәт алып ике рәкәгать намаз укымаклык гадәтләре булгандыр. Дәрес вакытларында бер адәм тавышын чыгарыр булса, ул хакта булган аяте шәрифне укып тыярлар иде, мәчеттә тавыш күтәрү дөрес түгелдер дияләр иде. Гасырында бер кадәр олугъ галим мәгърифәтле адәмнәр дә булып, алардан иң мәшһүрләре (Күфә) дә Шәмдә иде. Галимнәр арасында бер хәдис турысында бәхәс булса, хәзрәт Имам Мәликкә мөрәҗәгать кылып хәл иттерерләр иде. Ул заманда Мәдинәи Мөнәвәрә кешеләренең күбрәге Имам Мәлик мәзһәбендә иделәр. Бер вакыт кешенең төп, үзәк көче нидер? Вөҗдандыр җавабын биргәннәрдер. Янә бер кеше көн шәкертләреннән берсе Я Имам! Ни өчен адәм, дусны якыннларыннан артык сөядер дип сорау кылгач, озтаз хәзрәтләре: Якын адәмнәр әйбердән, эчкерсез дус рухтан якынлык кәсеб кылганнардыр мәгьнәсендә булган җавабын биргәннәрдер. Имам Мәлик хәзрәтләре юлда йөргән вакытларда ашамак, эчмәк вә бәвел итмәк кебек эшләрдән һәр вакыт тыелырлар иде. Бер көн, бер адәм Я остаз! Вөҗданның башы нидер? Дип сорагач, тугъры сөйләмәк, вә әманатны сакламак, файдасыз буш сүзләрне сөйләмәүдер җавабын алгандыр.

Имам Мәлик хәзрәтләре озын буйлы, йөзләре гаять ак булгандыр Хәтемендә (йөзек мөһерендә) “Хәсбүнәлләһү вә нигъмәл-вәкил”, дип язылган иде. (Габдулла бине Габбас) ның Мәдинәи-Мөнәүвәрдә губернатор булып торган заманда бер көн икенче вакытларында авырый башлап, һиҗрәтнең 197 нче сәнәсе Рабигыль әүвәлнең 14 нче көнендә иртән яше 80 булган хәлдә  җан тәслим кылып, Мәдинәи-Мөнәүвәрнең “Бакый” исемле урынына дәфен кылынгандыр.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.